Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Таа сииин. Болар – Коръәннең, [хөкемнәре] ачык булган Китапның аятьләре.
2. [Бу аятьләр] Мөэминнәр өчен [туры юлны күрсәткән] һидаять һәм сөенеч.
3. Алар [фарыз] намаз укыйлар, зәкят бирәләр, Ахирәткә дә шиксез ышаналар.
4. Ахирәткә ышанмаган кешеләр өчен Без [сынау булсын дип, шәһвәт һәм шикләнүләр биреп, начар] гамәлләрен бизибез. Шул сәбәпле, алар [кылганнарының нәтиҗәсен уйламыйча, шулар белән мәшгуль булып] аптыраган хәлдә йөриләр.
5. Алар өчен [дөньяда үтерелү һәм әсир ителү кебек] каты җәза [әзерләнгән]. Ахирәттә исә алар – [мәңгелек газап тиеш булган өчен] иң күп зарар күрүчеләр.
6. Һичшиксез, бу Коръән сиңа [бөтен хөкемнәрне һәрьяктан уратып алган шәкелдә белгән] Хикмәт иясе һәм [һәрнәрсәне] Белүче хозурыннан бирелә.
7. Муса [галәйһиссәлам] Мәдйәннән Мисырга барган вакытта салкын һәм караңгыда юлын югалткач] гаиләсенә: «Мин бер ут күрдем. Шуннан сезгә бер хәбәр китерәчәкмен яки сезгә, җылыныр өчен, утлы кисәү алып киләчәкмен», – дигән иде.[1]
8. Ул анда баргач, аңа мөрәҗәгать ителде: «Бу уттагы кемсә дә, аның тирәсендәгеләр [фәрештәләр] дә мөбарәк булсын! Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһ [сүзенең кеше сүзенә охшашлыгыннан ерак һәм] пакь![2]
9. И, Муса [галәйһиссәлам]! Һичшиксез, Мин – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе булган Аллаһ.
10. [Хәзер сиңа бирәсе могҗизаларны күрер өчен] Таягыңны [җиргә] ташла!» Ул аны [ыргыткач] гүя елан кебек боргаланганын күргәч, артына борылып качты һәм кире кайтмады. [Шулвакыт Без әйттек:] «И, Муса! [Бездән башка беркемнән дә] Курыкма! Чөнки Минем катымда [вәхи килгән] пәйгамбәрләр [бернәрсәдән дә] курыкмый.
11. Ләкин [бүтән кешеләрдән] кем дә кем золым итсә, шуннан соң начарлыгы артыннан [тәүбә итеп] аның урынына бер игелек кылса [аңа да куркырга кирәк түгел, чөнки], һичшиксез, Мин – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.
12. Янә [уң] кулыңны куеныңа тык, бернинди [авыру-фәлән кебек] кимчелек булмыйча, бер могҗиза буларак ап-ак булып чыксын. [Инде хәзер син] Тугыз могҗиза белән фиргавенгә һәм кавеменә [бар]. Чөнки, һичшиксез, алар [Аллаһның әмереннән чыккан] фасикълар кавеме булдылар».[3]
13. Могҗизаларыбыз аларга ап-ачык хәлдә килгәч [фиргавен һәм аның кешеләре иман китерәсе урында]: «Бу – ап-ачык бер сихер», – диделәр.
14. Нәфесләре аларга [күрсәтелгән могҗизаларның Аллаһтан икәнлегенә] ышанган булса да, хаксызлык һәм тәкәбберлек белән [иманнан качар өчен] аларны инкяр иттеләр. Кара, ул бозыклык чыгарганнарның [фиргавен һәм аның кешеләренең] ахыры нинди булды!
15. Без Давыдка һәм Сөләйманга [галәйһимәссәлам] гыйлем бирдек тә, алар [бу нигъмәткә шөкер өчен ничәмә гамәлләр кылдылар һәм]: «Барча мактаулар – Аллаһныкы гына, Ул иман китергән колларының күбесеннән безне өстен кылды», – диделәр.
16. Сөләйман [галәйһиссәлам] [атасы] Давыдка [галәйһиссәлам] пәйгамбәрлек һәм хакимлек мәсьәләсендә] мирасчы булды һәм [бу нигъмәт өчен, Раббысына шөкер итәр өчен]: «И, кешеләр! Безгә кошларның теле өйрәтелде һәм [җеннәр, кешеләр һәм җилләр белән идарә итү кебек дөнья вә Ахирәт эшләрендә ихтыяҗ тойган] һәрнәрсәдән безгә [бер насыйп өлеш] бирелде. Һичшиксез, бу – [Аллаһтан безгә кылынган] ачык бер игелек», – дигән иде.
17. Җеннәрдән, кешеләрдән һәм кошлардан торган гаскәрләр Сөләйман [галәйһиссәлам] янына җыелды. Аларның [төркемнәре буталганлыктан, беркем дә артта калмасын дип] алдагылары арттагылары өчен туктатылалар.
18. [Шамның] Кырмыскалар [белән тулы бер] үзәненә барып җиткәч, [аларның хөкемдарлары булган] бер ана кырмыска: «И, кырмыскалар! Ояларыгызга керегез! Сөләйман [галәйһиссәлам] һәм аның гаскәрләре сезне абайламыйча таптамасын!» – диде.[4]
19. [Сөләйман [галәйһиссәлам] кырмысканың уяулыгына хәйран калып] Аның сүзләреннән көлә башлап елмайды һәм: «И, Раббым! Миңа һәм ата-анама биргән нигъмәтеңә шөкер итүемне, [калган гомеремдә] Син разый булган бер гамәл эшләвемне миңа илһам ит һәм рәхмәтең белән мине изге колларың [булган Ибраһим, Исмәгыйль һәм Ягъкуб (галәйһимүссәлам) кебек элекке пәйгамбәрләрең] арасына керт», – диде.
20. [Сәфәрдә Сөләйман [галәйһиссәлам] күләгә ясаган] Кошларны эзләде һәм әйтте: «Миңа ни булды? Нишләп һөдһөдне күрмим? Әллә ул югалганнардан булдымы?
21. Аны каты газап белән җәзага дучар итәчәкмен, яки аны чалачакмын, яисә ул миңа [гаепсезлеге хакында] ачык [һәм көчле] дәлил китерәчәк [тә, җәзадан үзен шулай гына коткарачак]».
22. [Һөдһөд Сөләйманнан [галәйһиссәлам] башка] Озак булмаган бервакыт көтте дә [хозурына килеп] әйтте: «Мин [нечкәлекләре белән] син белмәгән бернәрсә турында белдем һәм [Йәмәндәге] Сәбәдән [кавемнән] сиңа ышанычлы хәбәр китердем.[5]
23. Мин [Бәлкыйс исемле] бер хатын таптым, ул аларга [Сәбә кавемендәгеләргә] хөкемдарлык итә, [падишаһларга кирәк булган] һәрнәрсә аңа бирелгән һәм аның зур тәхете бар.
24. Аны һәм кавемен, Аллаһны калдырып, кояшка сәҗдә калган хәлдә таптым. Шайтан [кояшка табыну кебек начар] гамәлләрен бизәп күрсәткән дә аларны ул [Ислам диненнән гыйбарәт хак] юлдан яздырган, шуңа күрә алар [туры юлга] һидаять таба алмыйлар.
25. [Яңгырлар һәм үсемлекләр кебек] Күкләрдә һәм җирдә яшерен булганнарны [мәйданга] чыгарган, яшергәннәрегезне дә, ачып күрсәткәннәрегезне дә белгән Аллаһка сәҗдә кылмасыннар дип [шайтан аларның туры юлдан ераклашуларына сәбәп булган].
26. Аллаһ, Аннан башка илаһ юк. Ул – бөек Гарешнең Раббысы».
27. Әйтте: «Дөресен әйттеңме, әллә ялганладыңмы, тиздән карарбыз.
28. Шушы хатымны [алып] барып, аны аңа ташла, шуннан [беркемнең дә күзенә чалынмыйча, җавапларын ишетә алырлык якын урынга] алардан читкәрәк кит тә кара, [минем хатыма] җавап итеп нәрсә эшләрләр».
29. [Сәбә якларына барган һөдһөд, сарайның тәрәзәсеннән кереп, йоклаган чагында аны Бәлкыйсның өстенә ташлады. Ул шомланып уянып китте дә, ашыгыч киңәшмә туплап] Әйтте: «И, олуглар! [Мин нәрсә эшләргә белмәслек бер хәлдәмен] бик шәрәфле бер хат ыргытылды миңа.
30. Һичшиксез, ул Сөләйманнан [галәйһиссәлам] һәм [бөтен барлыкларына карата соң дәрәҗә кызганучы һәм аларны бик аяучы] Рахман һәм Рәхим булган Аллаһның исеме белән [башланган].
31. [Ул безгә берничә әмер дә язган, мәсәлән] «Миңа карата тәкәбберләнмәгез һәм, [динемә ышанып, әмерләремә буйсынган] мөселманнар буларак, миңа килегез».
32. [Бәлкыйс олугларының фикерләрен белер өчен] Әйтте: «И, олуглар! Эшем хакында миңа киңәш бирегез, [беләсез бит] сез минем янымда булганчыга кадәр, мин бер эшкә дә кискен хөкем биргән кеше булмадым».
33. Әйттеләр: «Без [сан һәм мөмкинлекләр ягыннан] зур куәткә иябез, [сугыш мәсьәләсендә] көчле каһарманлык ияләребез, [әмер итсәң, алар белән сугыша алабыз] ләкин әмер – синеке. Нәрсә әмер иткәнеңне кара».
34. Әйтте: «Хөкемдарлар берәр мәмләкәткә [сугыш ачып, җиңү белән] килгән чакта, [биналарны җимереп] харап итәләр һәм аның халкының олугларын [төрле хурлыкларга дучар итеп] түбән хәлгә китерәләр. Алар һәрвакыт шулай итәләр.
35. Мин аларга бүләкләр җибәрәчәкмен һәм җибәрелгәннәрнең ни белән кайтканнарын караячакмын».[6]
36. Сөләйманга [галәйһиссәлам] килгәч, ул [алар китергән бүләкләрне азсынып] әйтте: «Сез миңа мал белән ярдәм итәсезме әллә? Аллаһ миңа биргән нәрсәләр сезгә биргәннәрдән өстенрәк. Бүләкләрегезгә сез үзегез генә сөенәсез.
37. [И, илче! Китергәннәреңне алып] Аларга кайт [һәм шул хәбәрне җиткер, әгәр алар мөселман булмасалар], һичшиксез, алар каршы тора алмаслык [көчле] гаскәр белән аларга барырбыз, аларны [әсир итеп] кимсетелгән һәм хур ителгәннәр буларак аннан чыгарырбыз».[7]
38. [Сөләйман [галәйһиссәлам] тирәсендә булган олугларга] Әйтте: «И, олуглар! Алар миңа мөселманнар хәлендә килмәс борын, миңа аның тәхетен кайсыгыз алып килә?»
39. Җеннәрдән бер гыйфрит әйтте: «Син урыныңнан тормас борын, мин аны сиңа алып килермен, мин бит моңа бик көчле һәм ышанычлымын».
40. Янында [Тәүрат һәм Зәбүр кебек алда иңдерелгән] китаптан гыйлеме булган [Асаф ибне Бәхрия исемле тәкъва] кеше: «Карашың сиңа кире кайтмас борын, мин аны алып килермен», – диде. Ул [Сөләйман [галәйһиссәлам] аны янында урнашкан хәлдә күргәч: «[Кыска вакытта] Бу [теләгемнең гамәлгә ашуы] шөкер итәрме, әллә шөкерсезлек кылырмы дип, мине сынау өчен, Раббымның [миңа насыйп иткән] фазылыннан [бирелгән]. Кем дә кем шөкер итсә, үзе өчен шөкер иткән булыр, кем дә кем шөкерсезлек кылса, һичшиксез, минем Раббым –Бай, Юмартларның юмарты», – диде.
41. [Сөләйман [галәйһиссәлам] Әйтте: «Аның [гаҗәпләнүе] өчен тәхетен [үзгәртеп] танымаслык хәлгә кертегез, карарбыз, [аны тану мәсьәләсендә] турыны таба алырмы, әллә турыны таба алмаучылардан булырмы?»
42. Ул килгәч, әйтелде: «Синең тәхетең дә моның кебекме?» Ул: «Гүяки бу [нәкъ] ул [инде]! Моннан алда безгә гыйлем бирелгән иде дә, без мөселманнар булган идек», – диде.
43. [Ул һөдһөднең хәбәре белән Ислам динен кабул иткән иде] Әмма [элек] Аллаһны калдырып, табынган нәрсәсе аңа комачаулаган иде, чөнки, һичшиксез, ул [ата] кяферләр булган бер кавемнән иде.
44. Аңа: «Сарайга кер!» – дип әйтелде. Ул аны күргәч, аны тирән су дип уйлады да балтырларын [берникадәр] ачты. Ул [Сөләйман [галәйһиссәлам] күзләрен читкә борып]: «[Итәгеңне күтәрүнең кирәге юк] Бу бәллүрдән шомартып төзелгән сарай бит», – диде. Ул [Бәлкыйс бу вакыйга каршысында] әйтте: «И, Раббым! Мин үз-үземә золым эшләдем. Сөләйман белән бергә бөтен галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһка буйсынам».[8]
45. Сәмудкә [нәсел ягыннан] кардәшләре [булган] Салихны [галәйһиссәлам] Аллаһка гыйбадәт кылыгыз дип [әмер итүе өчен] җибәрдек. Ләкин алар [мөэмин һәм кяфер булган] ике фирка [булып], бер-берләре белән низаглашалар.
46. [Салих [галәйһиссәлам] кяферләргә] Әйтте: «Әй, кавемем! [Тәүбә һәм иман кебек] күркәм нәрсәдән алда [башыгызга киләчәк газаплар кебек] начар нәрсәне ни өчен ашыктырасыз? Сез [бәла сорыйсы урында, тәүбәгез кабул ителеп], рәхмәт ителүегез өчен, Аллаһтан ярлыкау сорасагыз иде».
47. Алар әйттеләр: «Без синдә һәм синең яндагы [мөэмин] кешеләрдә куркыныч билгеләр күрдек». Әйтте: «Сезнең шомлануыгыз [сәбәп биргән нәрсә] Аллаһ хозурында [язылган инкарыгыз һәм каршы килүегез]. Әйе, сез [кайчак нигъмәтләр, кайчак бәла-казалар белән] сыналган бер кавемсез».
48. Ул [Хиҗр исемле] шәһәрдә [абруйлы һәм сүзе үтә торган] гаиләләрнең [балаларыннан] тугыз кеше бар иде, алар җирдә бозыклык чыгаралар, [бер генә мәртәбә дә] төзәтергә тырышмыйлар иде.
49. Кяферләр бер-берләренә] Әйттеләр: «Сез: «Аңа һәм гаиләсенә бер төнне һөҗүм итәчәкбез», аннары, һичшиксез, [кан кардәше булган] иң якын туганына: «[Аларга һөҗүм итү түгел] Без аның гаиләсенең һәлак булуына хәтта шаһит та булмадык, һичшиксез, без – дөресен сөйләгән кешеләр», – дип әйтәчәкбез дип, Аллаһ [исеме] белән ант итешегез».
50. Алар [Салихны [галәйһиссәлам] үтермәкче булып] хәйлә белән тозак кордылар, Без аларга шул мәкерлекләренең җәзасын ирештердек, әмма алар белмәделәр дә.[9]
51. Тозак коруларының [фаҗигале] ахыры нинди булганын кара [да күр]! Без аларны да, [үтерергә йөрүчеләр арасында булмасалар да, теләктәшлек күрсәткән] кавемнәрен дә – бөтенесен кырып бетердек.
52. Аларның [ширек кушып һәм могҗиза таләпләре белән кыядан чыгарылган дөяне суеп, Аллаһның аятьләренә карата кылган] золымнары сәбәпле, җимерелеп, асты өскә килгән өйләре. Һичшиксез, монда [белергә тиешле нәрсәләрне] белгән кешеләр өчен бер аять [һәм гыйбрәт] бар.
53. Без иман китергән һәм [инкярлардан да, гөнаһлардан да сакланып] тәкъва булган кешеләрне [кяферләрнең башына төшкән бәладән] коткардык.
54. Лутны да. Менә ул кавеменә әйтте: «Сез кабахәт эшне кыласызмы? Сез бит [кылган гамәлегезнең кабахәтлеген] беләсез.
55. Сез, хатыннарны калдырып, шәһвәт белән ирләргә киләсезме әллә? Чыннан да, сез шундый бер кавем ки, акылсызлык кыласыз».
56. Кавеменең җавабы: «Лут гаиләсен шәһәреннән куып чыгарыгыз. Һичшиксез, алар [җенестәш белән якынлык кылуны начар эш санап] пакь булырга теләгән кешеләр», – дигәннән башка берни булмады.
57. Без аны һәм [мөэминнәрдән генә торган бөтен] гаиләсен [газаптан] коткардык. Мәгәр [кяфер булган] хатыныннан башка. Без аны [газап эчендә] калганнардан буларак тәкъдир иттек.
58. Өсләренә [яндырылган балчыктан] яңгыр яудырдык. Кисәтелгәннәрнең яңгыры нинди яман!
59. [Расүлем!] Әйт: «Барча мактаулар – Аллаһныкы, Аның сайлап алган колларына сәлам [һәм иминлек] булсын!» Аллаһмы яхшырак, әллә алар ширек кушкан [ул гаҗиз] нәрсәләрме?
60. [Дөньяның яралтылышы һәм сезнең яшәешегез мәсьәләсендә бернинди тәэсире булмаган ялган илаһлар хәерлерәкме] Әллә күкләрне һәм җирне яралткан һәм сезнең өчен күктән су иңдерүчеме? Без аның белән [караучыларны] сөендергән матурлыкка ия бакчалар үстердек. Аның [җимешләрен һәм башка сыйфатларын яралту түгел] агачын [да] үстерә алмыйсыз. Аллаһ белән бергә-бер илаһ бармы? Әйе, алар – [хак булган тәүхид игътикадыннан] тайпылган [хаталы] бер кавем.
61. [Дөньяда матур итеп яши алуыгыз өчен, сезгә бернинди мөмкинлек тудырмаган бичара илаһлар яхшыракмы] Әллә җирне [тигез итеп түшәп, җан ияләре өчен] яшәү урыны иткән, араларында елгалар булдырган, аның [өстендәгеләрне селкетмәс] өчен, нык таулар корган, [төче һәм тозлы] ике диңгез арасында [бер-берләренә кушылмасыннанр өчен] киртәләгән нәрсәне мәйданга китергән Затмы? Аллаһ белән бергә-бер илаһ бармы? Әйе, аларның күпчелеге [нәрсә ул хак, нәрсә ялган булганын] белмиләр.
62. [Үзләренә дога кылучыларны белә дә алмаган потлар яхшыракмы] Әллә Үзенә дога кылган чакта кыенлыкта калучыга җавап биргән, начарлыкны бетергән һәм сезне [элекке өммәтләр артыннан] җирнең [идарә ителүенә вәкаләтле] хәлифәләр кылган Затмы? Аллаһ белән бергә-бер илаһ бармы? Бик аз үгетләнәсез шул![10]
63. [Корылык килгән чакта тереклек биргән яңгырлар җибәрүдән тулаем гаҗиз бер төркем барлыклар файдалымы] Әллә коры җирнең һәм диңгезнең караңгылыкларында [йолдызлар, җилләр һәм төрле-төрле юлда йөрү чаралары белән] сезне максатыгызга ирештергән Затмы, янә җилләрне рәхмәтенең [әсәре булган яңгыр] алдыннан сөендерүче итеп җибәргән Затмы? Әллә Аллаһ белән бергә бер илаһ бармы? Аллаһ аларның ширек кылуларыннан өстен.
64. [Сезгә үзләре дә бар ителгән гаҗиз мәхлуклар файдалыракмы] Әллә халыкны иң башта [юктан] бар иткән, шуннан [җаннарын алганнан соң] соң аларны [терелтеп, мәңгелек тормышка] кайтарган Затмы; әллә күктән дә, җирдән дә сезне ризыкландырган Затмы? Аллаһ белән бергә-бер илаһ бармы? [Расүлем!] Әйт: «[Аллаһтан башка берәүнең әйтелгәннәрдән берәрсен кылырга көче булуына акыл белән аңлашыла торган] Дәлилләрегезне китерегез. Әгәр дә [дәгъвагызда] дөрес сөйләүче булсагыз».
65. [Расүлем! Синнән Кыямәтнең кайчан кубачагын сораган мөшрикләргә] Әйт: «Күкләрдә һәм җирдә Аллаһтан башка кем дә гаибне [Ул белдерми торып] белми. Алар [кайчан үләчәкләрен дә] кайчан тереләчәкләрен дә белмиләр.
66. Аларда Ахирәт хакында гыйлемнәр юк. [Шик-шөбһәләрен китерә алырлык дәлилләре була торып та] Алар аннан [гыйлемнән] шөбһә эчендәләр, хәтта [күрә алу сәләтләре бозылганлыктан] алар аңа карата сукырлар».
67. Кяфер булган кешеләр әйтте: «Без һәм аталарыбыз, [үлемебездән соң] бер туфракка әйләнгәч, [каберләребездән] чыгарылачакбызмы әллә?
68. Безгә дә, аталарыбызга да элек [Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) моны хәбәр иткәнче] болар вәгъдә ителгән иде. Бу [терелү вәгъдәсе] әүвәлгеләрнең [уйлап чыгарып] язган хикәяләре генә».
69. [Расүлем!] Әйт: «Җирдә йөрегез һәм [ширеккә төшкән] гөнаһлыларның [үкенечле] соңы нинди булганын карагыз».
70. [Расүлем!] Син аларга көенмә, корачак хәйләләренә тарсынма [чөнки Аллаһ сине аларның явызлыгыннан, һичшиксез, саклаячак].
71. Әйтәләр: «Бу [газап турындагы] вәгъдә кайчан [киләчәк соң]? Әгәр дә [дәгъвагызда] дөрес сөйләүчеләр булсагыз [безгә вакытын белдерегез]».
72. Әйт: «[Мыскыл итеп] Ашыктырган [газап тулы] нәрсәләрнең бер өлеше сезгә бик якындадыр, мөгаен. [Моны бик тиздән Бәдердә күрәчәксез]».
73. Һичшиксез, синең Раббың кешеләргә карата мәрхәмәтле [һәм шуның өчен газапларын кичектереп тора]. Ләкин аларның күбесе [бу нигъмәткә] шөкер итмиләр.
74. Һичшиксез, синең Раббың аларның күкрәкләре [сиңа каршы] яшергән [дошманлык һәм нәфрәт кебек] нәрсәләрне дә, ачкан [кимсетү һәм инкяр тулы ишарәләр һәм сүзләр кебек] нәрсәләрне дә белә.
75. Күктә дә җирдә дә ап-ачык [Ләүхелмәхфүз исемле] китапта булмаган, яшеренгән берни дә юк.
76. Һичшиксез, шушы Коръән Исраил улларына алар ихтилаф иткән нәрсәләрнең бик күбесен [дөрес итеп] сөйли.
77. Һичшиксез, ул [Коръән] мөэминнәр өчен һидаять һәм [мәңгелек газаптан саклануларын тәэмин иткән] бер рәхмәт.
78. Һичшиксез, синең Раббың алар [Коръәнгә ышанучылар белән аны инкяр итүчеләр] арасында Үз хөкеме белән карар бирәчәк. Ул – Бөек [Җиңелмәс], [һәрнәрсәне] Белүче.
79. Син [бөтен эшләреңне] Аллаһка [тапшырып, Аңа] тәвәккәл кыл, чөнки, һичшиксез, син ап-ачык хаклык юлындасың.
80. Һичшиксез, син [ишеткәннәреннән файдалана алмаган калебләре] үлеләргә дә [хакыйкатьне] ишеттерә алмассың, саңгырауларга да чакыруны ишеттерә алмассың, бигрәк тә алар артка борылып качкан вакытларында.
81. Син сукырларны [юлдан] адашуларыннан борып, туры юлга кертә алмаячаксың. Син Безнең аятьләребезгә ышанган кешеләргә [хакыйкатьләрне] ишеттерә алырсың, чөнки алар [гына] – [хакка ияргән ихлас] мөселманнар.
82. [Кыямәт кубасы хакындагы] Сүз [тормышка ашу вакыты якынлашып] аларга төшкәч, Без алар өчен җирдән [коточкыч] Даббәне чыгарырбыз. Ул аларга кешеләрнең [Кыямәт белән бәйле] аятьләребезгә шиксез ышанмауларын әйтәчәк.[11]
83. [Расүлем!] Без һәрбер өммәттән аятьләребезне ялган дип санаганнар төркемен [мәхшәргә] туплаган көнне [исеңдә тот], [бер-берләрен куып җитеп, берьюлы газапка кертелсеннәр дип] аларның алда барганнары артта калганнары өчен туктатылалар.
84. Алар [мәхшәргә] килгәч, Ул [Аллаһы Тәгалә аларга]: «Сез аятьләребезне ялган дип санадыгызмы әллә? Аларны бит [уйлап] гыйлем ягыннан колачламадыгыз. Нәрсәләр кылдыгыз?» – дип әйтер.
85. Золымнары сәбәпле [газап турындагы] сүз аларга төште, инде алар сөйләшә алмыйлар.
86. Алар күрмәделәрме, Без төнне [кешеләр] анда тынычлык тапсыннар дип [караңгы итеп] яралттык, көнне исә [ихтыяҗларын үтәсеннәр өчен] яктылык буларак [бар иттек]. Һичшиксез, иман китергән кешеләр өчен монда билгеләр бар.
87. Сурга өрелгән көнне дә [искә ал]. Аллаһ теләгән [кайбер фәрештәләр, шәһитләр һәм Муса [галәйһиссәлам] кебек] кешеләрдән тыш, күкләрдә һәм җирдә булганнар дәһшәткә төшәчәк. [Сурга икенче мәртәбә өрелгәч] Һәркем Аңа түбәнчелекле кешеләр буларак барачак.
88. [Сурга тәүге мәртәбә өрелгәч] Тауларны күрерсен дә, аларны урыннарында торган нәрсәләр дип санарсың, хәлбуки алар болытлар йөреше кебек йөриләр. [Болар бөтенесе] Һәрнәрсәне кимчелексез иткән Аллаһның яралтканы буларак [гамәлгә ашачак]. Һичшиксез, Ул сезнең нәрсә кылганнан хәбәрдар.
89. Кем дә кем [мәхшәргә шаһадәт кәлимәсе кебек] күркәм нәрсә китерсә, үзе өчен [җәннәт кебек] тагын да яхшырак нәрсә бар. Ул көнне алар куркудан имин булырлар.
90. Кем дә кем [Ахирәткә көферлек һәм ширек кебек] яман нәрсә китерсә, аларның йөзләре Ут эченә йөзтүбән ыргытылыр. [Шулвакыт аларга:] «Сез [дөньяда чакта] кылган нәрсәләрегез өчен генә җәзаландырылмыйсызмы соң?» [– дип әйтеләчәк].
91. [Расүлем, әйт] «Миңа шушы [Мәккә дигән] шәһәрнең Раббысына гыйбадәт кылырга әмер ителде, аны Ул харам кылды. Һәрнәрсә – Аныкы гына. Миңа мөселманнардан булу әмер ителде.
92. Һәм [кешеләрне дәгъват итү, эчендәге нечкә гыйлемнәргә ия булуым өчен] Коръән уку [боерылды]». Кем дә кем [сиңа һәм Коръәнгә ияреп] һидаятькә ирешсә, ул үзе өчен һидаятькә ирешкән булыр [чөнки моның бөтен файдасы үзенә генә булачак]. Кем дә кем [инкяр итеп һәм йөз чөереп] адашса, син әйт: «Мин кисәтүчеләрдән генәмен [сезне көчләп ышандыру өчен, җаваплы түгелмен]».
93. [Расүлем!] Әйт: «Барча мактаулар – Аллаһка гына. [Тиздән] Ул сезгә [айның ярылуы һәм Бәдердә фәрештәләрнең сезнең белән сугышыр өчен иңүе кебек] могҗизаларын күрсәтәчәк, һәм сез аларны [Аллаһтан икәнен] аңлаячаксыз [әмма ул чакта сезгә файдасы булмаячак]». Синең Раббың – сезнең ни кылганнарыгыздан гафил [һәм хәбәрсез] түгел [шуңа күрә кяферләр газапларының кичектерелеп торуын Аллаһ алар турында онытты дип санамасын].
[1] Коръәнне тәфсирләүчеләр бу вакыйганың Муса (галәйһиссәлам) хатыны һәм Шугайб (галәйһиссәлам) кызы белән Мәдьян халкыннан Мисырга барган чакта булганын әйтә. Төн дөм караңгы һәм бик салкын була, алар өшегән һәм юлда адашканнар.
[2] Учак янына килгән, Муса (галәйһиссәлам) гаҗәеп күренешкә тап була: яшел агач якты тигез ут булып яна иде, әмма, үзе ул утта көймичә, шундый ук яшел булып кала бирде.
[3] Бу Аллаһы Тәгалә Мусага (галәйһиссәлам) иңдергән могҗизаның икенчесе иде. Кулын киеме астына тыгып кире чыгаргач, ул аның якты ак ут булып балкып торуын күрә. Әмма бу нинди дә булса бер чиргә охшаш түгел иде – бу, һичшиксез, Аллаһы Тәгаләнең бер могҗизасы булды.
[4] Кәгъб әл Әхбардан (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, Сөләйман (галәйһиссәлам) җилгә утырган чагында, гаиләсен, хезмәтчеләрен һәм бик күп кешене, бигрәк тә алар өчен кирәк булган тимер мичләр һәм зур казаннар кебек күп кенә кирәк-яракларны үзе белән ала торган булган. Шулай итеп, күк белән җир арасында чакта казаннар кайный, икмәкләр пешә торган булган. Җил аны күчергән вакытта, алдында атлар чаптыра торган булган. Бервакыт, Истархтан юлга чыгып, Һәмәнгә китеп барышлый, юлы Мәдинәи Мөнәүвәрәгә төшкән. Аны янындагыларга күрсәтеп: «Менә бу – ахырзаман пәйгамбәренең һиҗрәт йорты, аңа иман иткәннәргә һәм ияргәннәргә сөенеч булсын!» – дигән. Мәккәгә барып җиткәч һәм Кәгъбәтуллаһ янындагы потларны күргәч, үтеп киткән. Ләкин Бәйтуллаһ елагач, Аллаһы Тәгалә аның елавының сәбәбен сораган. Ул: «Я Рабби! Синең пәйгамбәрләреңнән берсе янындагы әүлияләр җәмәгате белән янымнан үтеп киттеләр, төшеп намаз укымадылар, тирә-ягымда исә Сиңа түгел, потларга табыналар», – дигәч, Аллаһы Тәгалә аңа: «Елама, тиздән сине сәҗдә кылучылар белән турырачакмын, синдә Коръән дип аталган өр-яңа бер китап иңдерәчәкмен, иң сөекле пәйгамбәрем булган ахырзаман нәбиен синдә җибәрәчәкмен һәм аның өммәтенә хаҗны фарыз кылачакмын да, араларыннан, сине зиярәт итеп, Миңа гыйбадәт кылган бик күп коллар яралтачакмын. Алар бөркет оясына ашыгып кайткан кебек сиңа йөгерәчәкләр, дөянең – бутасына, күгәрченнең йомыркасына әһәмият биргәне кебек, сине зурлаячаклар. Менә шулвакыт сине потлардан һәм шайтаннардан пакьләячәкмен», – дип әйткән. Шулай итеп, Сөләйман (галәйһиссәлам) Мәккә аша Таифтә булган Сүдәйр үзәнлегенә, аннан кырмыскалар үзәнлегенә килгәч, кырмыскаларны уяткан, әлеге ана кырмысканың бу сүзләрен ишеткән (Хазин, Алуси).
[5] Аллаһы Тәгалә һөдһөдкә бу сүзләрне илһам итеп Сөләйманга (галәйһиссәлам) әйттерү белән, ул ия булган пәйгамбәрлек, хакимият һәм моның кадәр гыйлемнәргә карамастан, иң зәгыйфь бер барлыкның да аның бернинди мәгълүматы булмаган бер мәсьәләдә тулы бер гыйлемгә ия була алганын күрсәткән, моның белән нәфесен түбәнчелекле һәм гыйлемен зәгыйфь дип күрүенә ярдәм итеп, голәмәның иң зур фетнәсе булган үз-үзеңне иң акыллы дип санау гөнаһыннан һәрвакыт саклану хосусында аңа рәхмәт әйләгән.
[6] Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһ) болай дип әйтә торган булган: «Әгәр Сөләйман (галәйһиссәлам) бүләкләрне кабул итсә, димәк, ул шушы дөнья нигъмәтләренә генә кызыга һәм аның белән сугышырга ярый, дигәнне күздә тотты ул».
[7] Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһ) болай дип әйтә торган булган: «Бәлкыйснең илчеләре Сөләйманнан кайтып, аңа сөйләшүләрне бәян иткәч, ул: «Мин аның гади генә патша булмаганын белә идем. Безнең аның белән сугышыр хәлебез юк», – дип әйтә. Шуннан Сөләйманга: «Дәгъват иткән динеңнең нинди икәнлеген күрер өчен, халкымның бөтен хакимнәрен җыеп сиңа киләчәкмен», – дип җиткерергә куша. Һәм ул үзенең унике мең гаскәр башлыклары белән шунда җыена башлый.
[8] Бәлкыйсне Сөләйманның (галәйһиссәлам) мәһабәт сараена керергә чакыралар. Ул шома һәм чиста пыяла я бәллүрдән төзелгән һәм су өстендә торган була. Пыяла шуның кадәр үтә күренмәле иде ки, анда керүче кеше диварларны судан аера алмаган һәм үзен суга кергәндәй хис иткән. Бәлкыйскә дә шулай тоела һәм ул суда чыланмасын дип, итәген күтәрә. Сөләйман исә аңа зур залдагы үзенең техәтендә утырып карап торган. Шунда Бәлкыйс боларның барысы да Аллаһы Тәгаләнең чиксез кодрәте билгеләре икәнлеген аңлый. Ул моңарчы күкләр һәм җирнең хак Иясенә табынмыйча, Кояшка баш иеп, һәрвакыт үз-үзенә золым кылганын раслый. Иман китереп, ул Исламны кабул итә һәм яхшы мөслимә була (Ибне Кәсир).
[9] Риваятьтән күренгәнчә, Салих (галәйһиссәлам) Хиҗрдәге бер үзәнлектә үзенә бер мәчет оештырган һәм шунда намаз укый торган булган. Аны үтерергә ниятләп йөргән кяферләр: «Салих өч көннән соң бездән котыла дип саный, ләкин, өченче көн җитмәс борын, без аның үзеннән дә, гаиләсеннән дә котылачакбыз», – дигәннәр һәм: «Намаз укыр өчен, монда килгән чагында, аны үтерербез, шуннан гаиләсенә барып, аларны да юк итәрбез, әгәр дә туганнарыннан кем дә булса гаеплене эзли башласа: «Без берни дә белмибез!» – дип, эшне бетерербез», – дигәннәр. Шундый уйлар белән алар ул үзәнлеккә таба китеп барганда, юлларын капларлык һәм бар якларын томаларлык итеп ауган кыя һәм ташлар аларны һич чыгып булмаслык урынга бикләп куя. Кавемнәре аларны күпме генә эзләсәләр дә, һич таба алмыйлар. Шулай итеп алар бикләнеп калган урында һәлак булганнар, Салихны (галәйһиссәлам) үтерүне оештыручыларга фикердәш булган кавем исә Җәбраилнең (галәйһиссәлам) үтергеч тавышы белән һәлак ителгән. Аллаһы Тәгалә Салихны (галәйһиссәлам) һәм мөэминнәрне аларның явызлыгыннан шушылай коткарган (Нәсәфи, Бәйдави, Алуси).
[10] Кыен хәлгә төшкән кайбер кешеләрнең догаларын тиз арада кабул булмавы аяте кәримәнең мәгънәсенә каршы килми, чөнки Аллаһы Тәгаләгә дога кылган колның файдасы, һичшиксез, я дөньяда, я Ахирәттә үзенә барыбер кайтачак. Кемгәдер дөньяда нәкъ үзе сораган нәрсәсе бирелмәсә дә, сораганыннан тагын да өстенрәге Ахирәттә бирелә, кемгәдер нәкъ сораган вакытында түгел, бераз соңрак бирелә. Кемдер нәрсәнедер үзенә яхшы дип сорый, ләкин аның ул теләге үтәлмичә, ул үзе дә белмичә, аңа игелек кылына (Алуси).
[11] Ибне Әби Шәйбә, Тирмизи, Ибне Маҗә һәм Мөснәде Әхмәд кебек бик күп сахих чыганакларда теркәлгән йөзләгән хәдис-шәриф һәм риваятьләрдән әһле Сөннәт голәмәсы чыгарган игътикади хөкемнән күренгәнчә, Даббә – һич кеше төреннән булмаган, гайре табигый зурлыктагы йонлы һәм дүрт аяклы мәхлук. Ул Мәккәдән чыгачак, янында булган Мусаның (галәйһиссәлам) таягы белән кяферләрнең борыннарын ватачак, Сөләйманның (галәйһиссәлам) мөһере белән мөселманнарның йөзен тамгалап нурландырачак (Табәри, 10/14-16; Ибне Әби Хати, 9/2923-2926; Сүютый, әд-Дүрр әл-мәнсур: 6/377-383; Алуси, 20/21-26). Шуңа күрә: «Моның кебек риваятьләрне акыл да, мантыйк та кабул итми», дип, бу хайванны: «Кешелекнең бозылуы, кешеләргә һәм яңа чыккан кайбер аппаратларга йоктырган микроб һәм вируслар, яки шөкәтсез бер төркем кешеләр», – дип юрау, дини кешеләрнең акылларына якынайту кебек, изге ният белән кылынган бер аңлату кабул ителми. Чөнки сәхабәи кирам һәм табигыйннардан торган сәләфтән килгән аңлатма беркайчан да игътикади яктан бер хөкем дә китерми, киресенчә, динне үзгәртү мәгънәсендә генә санала ала. Гаибкә, күренмәгәнгә ышану – «акыл кабул итмәсә дә, Аллаһ һәм Аның расүленең бөтен боерыкларына бернинди дә юраулар кушмыйча ышану» дигән сүз. Акылым кабул итми дип, Исламның зарури бер хөкеменә ышанмау исә – саф кяферлек. Аяте кәримәдә белдерелгәнчә, бу иләмсез зур мәхлук чыккач, Кыямәт галәмәтләре белән бәйле аять һәм хәдисләргә ышанмаганнарга тиешле җавапны бирәчәк.