Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Таа сииин мииим.
2. Болар [Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән мөбарәк һәм мәгънәләре] ап-ачык булган [бөек] Китапның аятьләре.
3. Алар иман итәсе кешеләр түгел дип, [борчылудан] үз-үзеңне үтерү дәрәҗәсендәсең.
4. Теләсәк, өсләренә күктән бер аять иңдерербез дә, [иманга мәҗбүр иткән ул бәла каршысында] муеннары аңа иелер.
5. Аларга [мөшрикләргә] Рахманнан яңа бер искәрмә килгән саен, алар аңардан йөз чөерделәр.
6. Алар [үзләренә килгән Коръәнне дә] ялган дип санадылар, ләкин алар мыскыл иткән ул нәрсәнең [дәһшәт бирәчәк] хәбәрләре [дөньяда Исламның балкып чыгуы белән җиңелгәч, Ахирәттә исә җәһәннәм газабына төшкәч] аларга киләчәк.
7. Алар җиргә карамадылармы, Без анда [төрле үсемлекләрдән бик файдалы] һәр яхшы пардан ничәне үстердек?
8. Һичшиксез, боларда бик зур аять [һәм галәмәт] бар. Әмма аларның күбесе [явызлык белән тамгалы булганнары өчен, бу аятькә] инанмадылар.
9. Һичшиксез, синең Раббың Бөек, Рәхимле.
10. Менә Раббың Мусага [галәйһиссәлам] мөрәҗәгать итте: «Бар залимнәр кавеменә!..
11. Фиргавеннең [үзенә һәм] кавеменә! Алар [иманга килеп һәм итагать итеп, һаман Аллаһның газабыннан] курыкмыйлармы?»
12. [Бу әмерне алган Муса [галәйһиссәлам] Әйтте: «И, Раббым! Мин аларның мине [һич сүз әйтергә ирек бирмичә] ялганчы дип санауларыннан куркамын.
13. [Алар мине инкяр итәрләр дип] Күкрәгем кысыла, [сакаулыгым сәбәпле] телем дә чишелми. Син [миңа ярдәм итүе өчен] Һарунга да [галәйһиссәлам] пәйгамбәрлек бирер өчен, Җәбраилне] җибәр.
14. Алар каршында минем өстә [кыйптыйның үтерелү дәгъвасы белән бәйле] гөнаһ бар. Шул сәбәпле мине үтерүләреннән дә куркамын».
15. [Аллаһы Тәгалә аның бу ике теләгенә дә җавап итеп] Әйтте: «Юк! [Курыкма! Алар сиңа берни дә эшли алмаслар]. Икегез дә аятьләребез белән барыгыз. Без сезнең белән бергә тыңлаячакбыз.
16. Икегез дә фиргавенгә барыгыз да әйтегез: «Без – галәмнәр Раббысының илчеләребез.
17. Исраил улларын безнең белән бергә [Шам якларына] җибәр [дип әйтергә] дип [сиңа җибәрелдек]».
18. [Муса [галәйһиссәлам] моны фиргавенгә әйткәч, фиргавен] Әйтте: «Без сине туганнан соң арабызда тәрбияләп үстермәдекме? Син гомереңнең күп елларын безнең арабызда тормадыңмы?
19. Һәм син нигъмәтемне инкяр итүчеләрдән булып, кылган эшеңне кылдың».
20. [Муса [галәйһиссәлам] фиргавенгә җавап итеп] Әйтте: «Ул вакытта мин аны кылдым, әмма [аның бер сугуда үләчәген] белмәгәннәрдән идем.
21. Сездән курыккач, арагыздан качтым. Шуннан соң Раббым миңа хөкем [пәйгамбәрлек, гыйлем, аңлау сәләте] бирде һәм мине җибәрелгәннәрдән итте.
22. Ул [«Утыз ел буена сине мин тәрбияләдем», – дип] син мине битәрләгән нигъмәт исә, Исраил улларын кол иткән булуың. [Син аларның ир балаларын үтергәнең өчен, мин синең кулыңа төштем. Син изү-җәбер булган нәрсәне игелек дип саныйсыңмы?]
23. Фиргавен әйтте: «Нәрсә ул галәмнәрнең Раббысы?»
24. Ул әйтте: «[Ул] Күкләрнең, җирнең һәм алар арасындагыларның Раббысы [яралтучысы һәм идарә итүчесе]. Әгәр [хакыйкатькә] шиксез ышанган кешеләр булсагыз».
25. Ул янәшәсендәгеләргә: «[Күкләрнең һәм җирнең соңыннан яралтылганы хакында моның сөйләгәннәрен] Ишетмисезме әллә?» – диде.
26. Ул: «Сезнең дә Раббыгыз, әүвәлге аталарыгызның да Раббысы!» – диде.
27. Ул: «Һичшиксез, сезгә җибәрелгән бу расүлегез бер тиле», – диде.
28. Ул: «[Минем Раббым] Көнчыгышның, көнбатышның һәм икесе арасында булганнарның Раббысы. Әгәр сез аңласагыз [сүземнең дөреслеген белерсез]», – диде.
29. Ул: «Әгәр миннән башка бер илаһ алсаң, мин сине төрмәгә ябылучылардан итәрмен», – диде.
30. Ул: «Мин сиңа ап-ачык нәрсә китерсәм дәме?» – диде.
31. Ул: «Әйдә, аны китер [дә дөреслегеңне кабул итим]. Әгәр син [бу дәгъваңда] тугърылардан булсаң [моны эшли алырсың]», – диде.
32. Ул таягын [җиргә] ташлады, һәм кинәт ул [һич шик тудырмый торган зур һәм озын] ап-ачык еланга әверелде.
33. Янә кулын [куеныннан] чыгарды, кинәт ул караучылар өчен [гадәттән тыш нурлар чәчеп, күзләрне камаштырган һәм офыкны каплаган] ап-ак иде.
34. [Фиргавен] Янәшәсендә булган абруйлы затларга [ялварырдай итеп] әйтте: «Һичшиксез, бу – [сихер гыйлемендә иң югары ноктага ирешкән] бик белемле сихерче.
35. Ул сезне [Мисырда яшәп яткан] туфрагыгыздан сихере белән чыгарырга тели. [Аңа карата ничек кылануым кирәклеге хакында миңа] Нәрсә әмер итәсез?»
36. [Фиргавенгә] Әйттеләр: «Аны һәм кардәшен кичектер дә [бу арада иң оста сихерчеләрне] җыючыларны шәһәрләргә җибәр.
37. Алар сиңа һәр белемле сихерчене алып килсеннәр».
38. Сихерчеләр [бәйрәм дип] танылган бер көннең билгеләнгән [төш] вакытында [күрешер өчен] бер урынга китерелде.
39. Кешеләргә әйтелде: «Сез җыелдыгызмы?
40. Бәлки, без сихерчеләргә иярербез. Әгәр алар җиңсәләр [шулай итүебез кирәк булыр]».
41. [Чакырып йөрүчеләр туплаган] Сихерчеләр фиргавенгә килгәч: «Әгәр дә без җиңүчеләр булсак, безгә бер түләү булырмы?» – диделәр.
42. Ул: «Әйе! Ул тәкъдирдә сез якын ителгәннәрдән булачаксыз», – диде.
43. [Ун мең чамасы сихерчене каршысында күргән] Муса [галәйһиссәлам] аларга: «Сез ыргытасы нәрсәләрегезне ыргытыгыз [да карап карыйк]», – диде.
44. Алар бауларын һәм таякларын [үзәнлеккә] ыргыттылар да: «Фиргавеннең көче хакына, һичшиксез, без җиңүчеләрбез», – диделәр.
45. Муса да [галәйһиссәлам] таягын ташлады, һәм кинәт ул алар уйлап чыгарган [асылы булмаган] нәрсәләрне [тотып] йотты.
46. Сихерчеләр [үз-үзләренә хуҗа була алмыйча, беркем тарафыннан да мәҗбүр ителмичә] сәҗдә кылучылар хәлендә [җиргә] капланды.
47. Һәм әйттеләр: «Без бөтен галәмнәрнең Раббысына иман китердек.
48. Мусаның һәм Һарунның [галәйһимәссәләм] Раббысына».
49. [Фиргавен] Әйтте: «[Димәк] Мин сезгә рөхсәт бирмәс борын, сез аңа иман иттегез. Һичшиксез, ул – сезгә бу сихерне өйрәтүчегез. Әмма [кылган бу эшегезнең авыр нәтиҗәсен] тиздән беләчәксез! Кулларыгызны һәм аякларыгызны [сул кул, уң аяк шәкелендә] төрле яктан чабачакмын, аннары бөтенегезне дә асачакмын».
50. [Ул сихерчеләр] Әйттеләр: «Бер зарар да юк! Һичшиксез, без Раббыбызга [Аның җәннәт һәм рәхмәтенә] кайтачакбыз.
51. Без [бу җәмәгать арасында] иман китерүчеләрнең тәүгеләре булдык дип, Раббыбыздан безнең өчен [көферлек һәм сихерчелек кебек] хаталарыбызны ярлыкавын өмет итәбез».
52. Без Мусага [галәйһиссәлам]: «[Сиңа иман китергән] Колларымны төнлә йөрт [Мисырдан алып кит]! Һичшиксез, [фиргавен һәм аның гаскәрләре] сезнең эзегезгә төшәчәкләр», – дип вәхи иттек.
53. Фиргавен шәһәрләр буйлап [өстәмә көч] туплаучылар җибәрде.
54. [Ярсу белән ул болай дия иде:] «Һичшиксез, алар бит аз санлы бер көтү генә.
55. Алар безне бик нык ачуландырдылар.
56. Әмма, һичшиксез, без хәстәрен күрә торган [уяу, яхшы коралланган] кавембез».
57. Шулай Без аларны [Нил ярында булган] бакчалардан һәм чишмәләрдән чыгардык.
58. [Алтын һәм көмеш] Хәзинәләрдән һәм яхшы урыннардан да.
59. [Хәл] Менә шулай! Без [фиргавен һәм аның гаскәрен суга батырганнан соң] аларга Исраил улларын мирасчы иттек.
60. Алар [фиргавен һәм аның гаскәре] кояш чыккан вакытта алар артыннан куып киттеләр.
61. Ике төркем [шактый якынлашып] бер-берсен күргәч, Мусаның [галәйһиссәлам] аркадашлары: «[Алдыбызда диңгез, артыбызда дошман] Һичшиксез, без [дошманнар тарафыннан] куып җителгән кешеләрбез», – диде.
62. Ул [Аллаһның вәгъдәсенә ышанып]: «Юк! [Алар безне һич тота алмаслар! Аллаһ хакында начар уйламагыз!] Һичшиксез, Раббым минем белән бергә, Ул [котылуыбыз өчен] миңа юл күрсәтәчәк!» – диде.
63. Без Мусага [галәйһиссәлам]: «Таягың белән диңгезгә сук», – дип вәхи иттек. [Ул бу әмерне үтәүгә] Диңгез ярылды һәм һәрбер өлеш зур бер тау кебек булды.
64. Башкаларны анда [мөэминнәргә таба] якынлаштырдык.
65. Мусаны [галәйһиссәлам] һәм янында булганнарны барысын бергә коткардык.
66. Шуннан [алар диңгездән чыкканнан] соң, башкаларны [өсләренә диңгезне каплап] суга батырдык.
67. Һичшиксез, боларда [Аллаһы Тәгаләнең өстен көчен күрсәткән] бер билге [һәм галәмәт] бар. Әмма аларның күбесе иман китерүчеләр түгел иде.[2]
68. Һичшиксез, синең Раббың – Бөек [Җиңелмәс], Рәхимле.
69. [Расүлем!] Аларга Ибраһимның [галәйһиссәлам] хәбәрен дә укы.
70. Менә ул әтисенә һәм кавеменә: «[Аллаһны калдырып] Сез нәрсәгә табынасыз?» – дигән иде.
71. Алар: «Без потларга табынабыз һәм аларга ялваруыбызны дәвам итеп торабыз», – диделәр.
72. Ул әйтте: «[Аларга] Ялварган чагыгызда, алар сезне ишетәләрме?
73. Яки [табынган чагыгызда] сезгә файда биреп, [табынмаган чагыгызда] зарар китерәләрме?
74. Алар: «Әмма без аталарыбызны шулай иткән хәлдә таптык», – диделәр.
75. Әйтте: «Сез соң табынган нәрсәләрегез турында уйладыгызмы?
76. Сез һәм әүвәлге аталарыгыз?
77. Һичшиксез, [хәзер мин ул потларга табына калсам] алар [Ахирәттә] минем өчен дошман, ләкин галәмнәрнең Раббысы [дошман] түгел.
78. Ул мине бар иткән һәм Ул [бар иткән һәрнәрсәсе кебек] мине [дә дин һәм дөнья мәнфәгатьләренә] һидаять итә.
79. Ул мине ашата да, эчерә дә.
80. Авырып киткән чагымда, Ул миңа шифа [һәм сихәт] бирә.
81. Ул минем җанымны алачак, шуннан соң мине [Ахирәттә] терелтәчәк.
82. Ул Җәза көнендә минем [белеп-белмичә кылган] хатамны ярлыкар дип өмет итәм.
83. [Ибраһим [галәйһиссәлам] Аллаһы Тәгаләнең аңа насыйп иткән нигъмәтләрне кавеменә аңлатканнан соң, Раббысына дога кыла башлап әйтте] И, Раббым! Миңа [гыйлем һәм гамәлдә камиллеккә ирештерә торган] бер хөкем бир һәм мине [олы-кече барлык гөнаһлардан сакланган] изгеләргә куш!
84. Соңгылар арасында мине [макталган] яхшылык белән искә алсыннар [ки, күркәм нәтиҗәләрен Ахирәттә күрим].
85. Мине нигъмәтләр белән тулы җәннәтнең мирасчыларыннан кыл.
86. Атамны да [иманга һидаять итеп] ярлыка, чөнки ул адашкан [кяфер] кемсәләрдән булды.
87. Мине алар терелтеләчәк көнне оятка калдырма.
88. [Хәерле юлда сарыф ителсә дә] Бер малның да, [шәфәгать итә алырлык дәрәҗәдә булган] улларның да [беркемгә] файда бирмәгән көнне.
89. Мәгәр [көферлек һәм монафикълык кебек хасталыклардан тәмам котылып] керсез күңел белән Аллаһка килүче булмаса гына».
90. [Мәхшәр көнендә] Җәннәт тәкъвалык ияләренә якынайтылган.
91. Ут исә адашканнарга [ялкыны кагылыр дәрәҗәдә] ачык күрсәтелгән.
92. [Шулвакыт] Аларга әйтелер: «[Дөньяда чакта] Табынган нәрсәләрегез кайда?
93. Аллаһны калдырып [аларга табына идегез]. [Инде хәзерге читен хәлгә төшергән газаптан котылуыгыз өчен] Сезгә ярдәм итә алмыйлармы әллә? Яки үзләренә [булса да] ярдәм итә алалармы?
94. Алар да [табынылганнар да], адашучылар да [аларны көтеп торган җәһәннәмнең] эченә йөзтүбән ташландылар.
95. Иблиснең [нәселе дә, кешеләр, җеннәрдән аңа буйсынган] гаскәрләре дә – барысы бергә.
96. Алар анда бер-берләре белән бәхәсләшеп әйттеләр:
97. «Аллаһ белән ант итәбез ки, без ап-ачык бер адашу эчендә булганбыз.
98. Сезне галәмнәрнең Раббысына тиң тотканда.
99. Безне гөнаһлылар гына юлдан яздырды.
100. Безгә шәфәгатьчеләрдән [пәйгамбәр һәм фәрештәләрдән] беркем юк.
101. [Интегүләребезне җиңеләйтергә] Тугры бер дус та юк.
102. Әгәр дә безгә [дөньяга кабат] кайту булса иде дә, иман китерүчеләрдән булса идек!»
103. Һичшиксез, монда [Ибраһимның [галәйһиссәлам] кыйссасында] аять [һәм гыйбрәт] бар. Әмма аларның күбесе [аңа] ышанган кемсәләр булмады.
104. Һичшиксез, синең Раббың Бөек [Җиңелмәс], Рәхимле.
105. Нухның [галәйһиссәлам] кавеме [аны инкяр итү белән] бөтен җибәрелгәннәрне ялганчы дип санады.
106. [Нәсел ягыннан] Кардәшләре [булган] Нух [галәйһиссәлам] аларга әйтте: «[Аллаһка ширек кылудан] Һич курыкмыйсызмы?
107. Һичшиксез, мин – сезгә [Аллаһтан җибәрелгән] ышанычлы бер илчемен.
108. Аллаһтан сакланыгыз һәм миңа итагать итегез.
109. Мин бит сездән моның өчен түләү сорамыйм. Минем әҗерем – Аллаһта гына.
110. Аллаһтан куркыгыз һәм миңа буйсыныгыз».
111. Әйттеләр: «Иң түбән кешеләр сиңа ияргән икән, без дә сиңа иман китерикме әллә?»
112. [Нух [галәйһиссәлам] Әйтте: «Минем алар кылган нәрсәләр белән бәйле белемем юк.
113. Аларның хисабы Раббымда гына [чөнки Ул гына аларның күңелләрен белә]. Әгәр шуны аңласагыз иде.
114. Мин [сезне канәгатьләндерим дип] мөэминнәрне [янымнан] кумаячакмын.
115. Мин [ярлы-бай дип аермыйча, һәркемгә җибәрелгән] ап-ачык кисәтүчемен [инде мин сезгә аңлаткан дөрес дәлилләр белән кәкрене турыдан аера алырсыз].
116. Әйттеләр: «И, Нух! Әгәр дә [бу сүзләреңнән] ваз кичмәсәң, таш атылганнардан булырсың».
117. [Нух [галәйһиссәлам], кылачак бәддоганың хаклы сәбәбен ачыклар өчен] Әйтте: «И, Раббым! Һичшиксез, кавемем мине ялганчыга санады.
118. Минем белән алар арасында хөкем белән карар бир, мине дә, янымда булган мөэминнәрне дә [болардан] коткар».
119. Без аны һәм янында булганнарны [кешеләр, кошлар һәм хайваннар] тулы көймә эчендә коткардык.
120. Шуннан соң артыннан [кяфер булып] калганнарны суга батырдык.
121. Һичшиксез, монда [Нухның [галәйһиссәлам] кыйссасында] бер билге [һәм гыйбрәт] бар. Әмма аларның күбесе [аңа] ышанган кемсәләр булмады.
122. Һичшиксез, синең Раббың – Бөек [Җиңелмәс], Рәхимле.
123. Гад [кавеме расүлләрен инкяр итү белән] бөтен җибәрелгәннәрне ялганчы дип санады.
124. Кардәшләре [булган] Һуд [галәйһиссәлам] аларга әйтте: «[Аллаһка ширек кылудан] Һич курыкмыйсызмы?
125. Һичшиксез, мин – сезгә [Аллаһтан җибәрелгән] ышанычлы бер илчемен.
126. Аллаһтан куркыгыз һәм миңа итагать итегез.
127. Мин бит сездән моның өчен түләү сорамыйм. Минем әҗерем Аллаһта гына.
128. Һәр биек урында уен уйнап, файдасыз биналар корасызмы әллә?
129. Янә [тонналап су сакларлык] нык манаралар саласыз, гүя сез [дөньяда] мәңге калачаксыз.
130. Җәзаландырырга теләгән кешеләрне] Тотып алгач, [кызганмыйча ачу белән кыйнап үтергән] җәберләүче кешеләр буларак тотасыз.
131. Аллаһтан куркыгыз [бу эшләрне ташлагыз] һәм [мин дәгъват кылган нәрсәләрдә] миңа буйсыныгыз.
132. Сезгә мәгълүм [нигъмәт тулы моның кадәр] нәрсәләр белән сезгә ярдәм итүчедән куркыгыз.
133. Ул [Раббыгыз] терлекләр һәм ир балалар белән сезгә ярдәм итте.
134. Бакчалар һәм чишмәләр белән дә [сезгә игелек кылды].
135. Мин олуг көннең газабыннан сезнең өчен куркам».
136. [Моның кадәр нәсыйхәтләргә җавап итеп] Әйттеләр: «Вәгазьләсәң дә, вәгазләүчеләрдән булмасаң да, безгә барыбер [без белгәнебездән ваз кичмибез]».
137. Бу [яшәү рәвешебез] – әүвәлгеләрнең ышану һәм гадәтеннән башка берни түгел [алар – кешеләр яшәп үләләр, терелү һәм хисап бирү һич юк, дип уйлаганнар].
138. Без – газап ителәчәк кешеләр түгелбез».
139. Алар аны ялганчы дип санады һәм шул сәбәпле, Без аларны [зур бер давыл белән] һәлак иттек. Һичшиксез, монда [Һуд [галәйһиссәлам] кыйссасында] бер аять бар. Әмма аларның күбесе [аңа] ышанган кемсәләр булмады.
140. Һичшиксез, синең Раббың Бөек [Җиңелмәс], Рәхимле.
141. Сәмуд [кавеме расүлләрен инкяр итү белән] бөтен җибәрелгәннәрне [пәйгамбәрләрне] ялганчы дип санады.
142. [Нәсел ягыннан] Кардәшләре [булган] Салих [галәйһиссәлам] аларга әйтте: «[Аллаһка ширек кылудан] Һич курыкмыйсызмы?
143. Һичшиксез, мин – сезгә [Аллаһтан җибәрелгән] ышанычлы бер илчемен.
144. Аллаһтан куркыгыз һәм [Ул әмер иткән тәүхид игътикадында да, гыйбадәтләр мәсьәләсендә да] миңа итагать итегез.
145. Мин бит сездән моның өчен түләү сорамыйм. Минем әҗерем – Аллаһта гына.
146. Сез биредә [инкарыгыз сәбәпле башыгызга киләчәк газаплардан] имин кешеләр буларак калдырылачаксызмы әллә?
147. Бакчалар һәм чишмәләр арасында.
148. Игеннәр арасында һәм җимешләре салынып торган хөрмәлекләр арасында.
149. Тәкәбберләнеп тауларда өйләр тишәсез.
150. Аллаһтан куркыгыз һәм миңа итагать итегез.
151. Ул [адашуда чиктән ашкан тугыз кабиләдәге] исрафчыларның әмеренә буйсынмагыз.
152. Алар җирдә бозыклык тараталар һәм төзәтергә тырышмыйлар».
153. Алар әйттеләр: «Син бит сихерләнгән кешеләрдәнсең.
154. Син бит безнең кебек бер кеше! [Дөреслегеңне исбатлаган] Бер аять [һәм могҗиза] китер. Әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсаң [моны эшләргә тиешсең]».
155. Әйтте: «Бу [таләбегез белән, минем догам сәбәпле, Аллаһы Тәгалә кыя таудан чыгарган буаз] ана дөя ки, билгеләнгән көнне аңа су насыйп, һәм [шуның икенче көнендә] эчү вакыты сезнеке [бу дөянең суына күз атмагыз].
156. Аңа [сугып] явызлык белән кагылмагыз, югыйсә олуг көннең газабы сезне тотачак».
157. Ләкин [үзара килешеп] аның аякларын кисеп, [эшкә керешкәч] аны бугазладылар, шул сәбәпле, [килгән газапны күргәч] үкенүчеләрдән булдылар.
158. Газап аларны [өч көннән соң] тотты. Һичшиксез, монда [Салихның [галәйһиссәлам] кыйссасында] бер билге [һәм гыйбрәт] бар. Әмма аларның күбесе [аңа] ышанган кемсәләр булмады.
159. Һичшиксез, синең Раббың Бөек [Җиңелмәс], Рәхимле.
160. Лут [галәйһиссәлам] кавеме бөтен җибәрелгәннәрне [пәйгамбәрләрне] ялганчы дип санады.
161. [Нәсел ягыннан] Кардәшләре Лут аларга әйтте: «[Аллаһка ширек кылудан] Һич курыкмыйсызмы?
162. Һичшиксез, мин – сезгә [Аллаһтан] ышанычлы бер илчемен.
163. Аллаһтан куркыгыз һәм миңа итагать итегез.
164. Мин бит сездән моның өчен түләү сорамыйм. Минем әҗерем – Аллаһта гына.
165. [Күпчелеге хатын-кыз булган Адәм балаларыннан оешкан моның кадәр] Галәмнәр арасыннан [җенси теләкләрегезне канәгатьләндерергә] ирләргә киләсезме әллә?
166. Һәм Раббыгызның, сезнең [файдалануыгыз] өчен, бар иткән хатыннарыгызны калдырасызмы? Юк! Сез чикне ашкан кешеләрсез».
167. Алар әйттеләр: «И Лут! Әгәр дә [сүзләреңнән] ваз кичмәсәң, [арабыздан] чыгарылганнардан булачаксың».
168. [Лут [галәйһиссәлам] Әйтте: «Һичшиксез, мин сезнең [бу] эшегезгә бик каты ачуланучыларданмын.
169. И, Раббым! Болар кылган нәрсәләрдән мине һәм гаиләмне коткар».
170. Без аны һәм [кызлары һәм калган мөэминнәрдән торган] гаиләсен [газаптан алда гөнаһлылар җиреннән] барысын бергә коткардык.
171. Мәгәр [газап эчендә] артта калучылар арасындагы бер карчыкны гына [коткармадык, Лутның [галәйһиссәлам] хатыны булган бу хатын үзе имансыз, үзе кавеменең начар эшләрен күңеле хуш күргән бер кеше иде].
172. Шуннан башкаларны [Җәбраилнең [галәйһиссәлам] канатында күкләргә күтәреп, астын өскә әйләндереп] кырып бетердек.
173. Өсләренә [кызган балчык ташларыннан тиңе булмаган] бер яңгыр яудырдык. Кисәтелгәннәрнең яңгыры нинди начар ул!
174. Һичшиксез, монда [Лутның [галәйһиссәлам] кыйссасында] бер билге [һәм гыйбрәт] бар. Әмма аларның күбесе [аңа] ышанган кемсәләр булмады.
175. Һичшиксез, синең Раббың – Бөек [Җиңелмәс], Рәхимле.
176. Әйкә [урманы] халкы да [пәйгамбәрләрне инкяр итеп] бөтен җибәрелгәннәрне ялганчы дип санады.
177. Шугайб [галәйһиссәлам] аларга әйтте: «[Аллаһка ширек кылудан] Һич курыкмыйсызмы?
178. Һичшиксез, мин – сезгә [Аллаһтан җибәрелгән] ышанычлы бер илчемен.
179. Аллаһтан куркыгыз һәм миңа итагать итегез.
180. Мин бит сездән моның өчен түләү сорамыйм. Минем әҗерем – Аллаһта гына.
181. Үлчәүне тулы итегез һәм киметүчеләрдән булмагыз.
182. [Авырлыкны үлчәгәндә дә] Төгәл мизан белән үлчәгез.
183. [Хаклары булган мал һәм] Әйберләрен кешеләргә киметмәгез. Явызлык кылган кешеләр буларак җирдә бозыклык чыгармагыз!
184. Сезне дә, әүвәлге буыннарны да яралткан Заттан куркыгыз».
185. Алар әйттеләр: «Син бит сихерләнгәннәрдән.
186. Син бит безнең кебек бер кешесең [ничек инде пәйгамбәр булганыңны әйтә аласың]! Без сине ялганчы дип саныйбыз.
187. Өстебезгә күктән [безне һәлак итәчәк] берәр кисәк төшер, әгәр дөресен сөйләсәң [моны эшләргә мәҗбүрсең].
188. [Шугайб [галәйһиссәлам] Әйтте: «Минем Раббым сезнең ни кылганнарыгызны яхшырак белә [шуңа күрә сезгә ничек итеп һәм кайчан газап бирәсен дә Ул гына белә]».
189. Алар аны ялганчы дип санадылар, һәм аларны болыт көненең [фаҗигале] газабы тотты. Һичшиксез, ул олуг көннең газабы иде.
190. Һичшиксез, монда [Шугайб [галәйһиссәлам] кыйсасында] бер билге [һәм гыйбрәт] бар. Әмма аларның күбесе [аңа] ышанган кемсәләр булмады.
191. Һичшиксез, синең Раббың – Бөек [Җиңелмәс], Рәхимле.
192. Һичшиксез, ул [Коръән] – бөтен галәмнәрнең Раббысының иңдерүе.
193. [Дин мәсьәләсендә кешеләрне терелткән вәхи ышанычлы бер юл белән китергәне сәбәпле] Рух әл-Әмин [дигән исеме дә булган Җәбраил] аны иңдерде.
194. Синең күңелеңә, син [дә элек вәхи алган пәйгамбәрләр кебек, өммәтеңне хәвеф-хәтәрләрдән] кисәтүчеләрдән булырсың дип.
195. [Кавемеңә яхшы таныш булган] Гарәпчә ап-ачык бер телдә.
196. Һичшиксез, ул [Коръән хакында] әүвәлгеләрнең китапларында [язылган] иде.
197. Бәни Исраил галимнәренең аны [һәм ул иңдерелгән затны аңа хас сыйфатлары белән танып] белүе алар өчен [Коръән һәм Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тууы турында мөһим] бер дәлил булмадымы?
198. Әгәр дә аны гарәпчә сөйләшә белмәгәннәрнең берәрсенә иңдергән булсак та.
199. Ул аны [бу тиңсез хәлендә] аларга укыган булса, алар барыбер [үҗәтлек һәм тәкәбберлекләре аркасында моның кадәр ачык могҗиза каршында да] аңа ышанган кешеләр булмаслар иде.
200. Аны [Коръәннең могҗиза икәнен] гөнаһлыларның күңелләренә шулай керттек.
201. [Әмма янә] Алар, [иманга мәҗбүр итәрлек] тилмерткеч газапны күргәнчегә кадәр, аңа ышанмаслар.
202. Ул, [газап] алар сизми калганда, кинәт киләчәк.
203. Алар: «Безгә кичектерелү бирелерме?» – диячәкләр.
204. Әллә алар [«Вәгъдә иткән газапны тизрәк китер!» – кебек сүзләр сөйләп] Безнең газабыбызны ашыктыралармы?
205. Инде күрдеңме? Без аларны [нигъмәтләребез белән] еллар буена файдаландыра калсак.
206. Шуннан соң вәгъдә ителгән нәрсә аларга килә калса.
207. Файдаланган нәрсәләре аларга [газапны ераклаштырырга] нинди файда китерә алыр?
208. Без бер генә шәһәрне дә анда кисәтүчеләр [пәйгамбәр] җибәрми торып һәлак итмәдек.
209. [Бу] Бер үгет. Без [инкяр итүче кавемнәрне кисәтмичә һәлак иткән] залимнәр [кебек эш итүне килешле дип санаучылардан] түгелбез.
210. [Мөшрикләр әйткәнчә] Аны шайтаннар иңдермәде.
211. Аларга бу килешми дә, аларның көчләре дә җитми.
212. Чөнки алар [элек фәрештәләр сөйләшүләрен ишетү мөмкинлегенә ия булсалар, Коръән иңгәннән соң] ишетүдән читләштерелделәр.
213. Аллаһ белән бергә башка бер илаһка табынма, югыйсә газап ителүчеләрдән булырсың.
214. [Расүлем! Иң башта] Син иң якын туганнарыңны [ширек сәбәп булган газаплардан] кисәт.
215. [Нәсел ягыннан ерак булсалар да] Сиңа ияргән мөэминнәргә исә [шәфкать] канатыңны җәй.
216. Әгәр дә [туганнарың] сиңа [иярмичә] карышсалар, әйт: «Һичшиксез, мин сез кылган [начар] нәрсәләрдән еракмын».
217. Син Бөек [Җиңелмәс], Рәхимлегә тәвәккәл кыл.
218. Ул Зат синең [намазларга, бигрәк тә тәһәҗҗүдкә] торганыңны да күрә.
219. [Имамлык иткән чагыңда] Сәҗдә кылучылар арасында [әле аягүрә, әле утырган килеш бер хәлдән бер хәлгә] үзгәргәнеңне дә.
220. Һичшиксез, Ул – [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] белүче.
221. [Расүлем! Коръәнне сиңа шайтаннар иңдергәнен яки сине яхшы бер шагыйрь дигәннәргә әйтәмен:] «Шайтаннарның кемнәргә иңгәнлекләрен сезгә хәбәр итимме?
222. Алар [Расүлем кебек тугры кешеләргә түгел] һәр ялганчы һәм гөнаһлы кешегә иңәләр.
223. Алар [шайтаннарга] колак салалар [алардан өйрәнгән фаразга үзләреннән өстиләр] һәм күбесе – ялганчылар.
224. Шагыйрьләргә килгәндә, аларга адашканнар иярер.
225. Күрмәдеңме, алар һәр үзәнлектә каңгырап йөриләр.
226. Янә алар [китерәчәк начар нәтиҗәләрне уйлап тормыйча һәм тәнкыйтьләргә колак салмыйча] эшләмәячәк нәрсәләрен сөйлиләр.
227. Мәгәр [Коръәнгә һәм Пәйгамбәргә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) иман китергән, [намаз, ураза, хаҗ һәм зәкят кебек] изге гамәлләр кылган, Аллаһны күп итеп зикер иткән һәм [кяферләр тарафыннан мыскыл ителеп] золымга дучар ителгәннән соң, үч алган кешеләр булмасалар гына. [Инкяр итеп һәм баш күтәреп] Золым кылган кемсәләр исә [дөньядагы рәхәтлекләре артыннан] нинди кайту урынына [җәһәннәм төбенә] барачакларын тиздән беләчәк».
[1] Ибне Габбасның (радыйаллаһу ганһ) риваятенә күрә, 224 нче-227 нче аяте кәримәләр мәдинәи.
[2] Чөнки фиргавеннең кавеменнән бары тик хатыны Асия генә, йорт әһелләреннән яшерен иман иткән Хизкыйл һәм Йосыфның (галәйһиссәлам) каберен күрсәткән Мәрьям исемле карчык, янә кыйптыйлардан булганлыклары хәбәр ителгән кайбер сихерчеләр ышанган була.