Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. [Кеше һәм җен җәмгыятен исәпкә алып] Бөтен галәмнәр өчен бер үгетләүче булсын дип, Фурканны [Коръәнне] колына [Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) иңдергән Зат – [һәрнәрсәдән хәерле] Бөек.
2. Күкләрнең һәм җирнең милке Аныкы гына, Ул Үзенә бала алмады, [потпәрәстләр санаганча] Ул хакимлекне беркем белән дә уртаклашмады, [мәҗүсиләр уйлаганча, нур һәм караңгылыкның бернинди тәэсире булмыйча] Ул һәрнәрсәне яралтты һәм аны [Үзе теләгән үзенчәлекләргә ия итеп] бер үлчәү белән тәкъдир итте.
3. Алар [кяферләр] исә Аны калдырып, [гаҗиз һәм бичара] илаһлар алдылар. Алар бернәрсә дә бар итә алмыйлар, үзләре исә бар ителгәннәр. Алар үзләре өчен хәтта ни бер зарарга [һәм аннан котылуга], ни бер файдага ия түгелләр, ни бер җан алу, ни бер [кемсәне] яшәтү, ни бер [үлене] терелтүгә ия түгелләр.
4. Ул [Нәдр ибне Харис кебек] кяферләр: «Бу [Коръән] – үзе уйлап чыгарган ялган гына, һәм [Мәккәдә булган] башка [әһле китап] кешеләр аңа аны [уйлап табарга] ярдәм иткәннәр», – диде. Шулай итеп, алар [Аллаһтан килгән могҗиза бер китапны уйдырма дип кабул итеп һәм гаепсез кешене Аллаһка яла ягуда гаепләп], һичшиксез, золым һәм [дөреслеккә туры килмәгән] ялган чыгардылар.
5. Алар [Коръәннең адәм баласы тарафыннан уйлап чыгарылган булганын дәгъвалаганнан соң]: «Бу [Коръән Аллаһ хозурыннан түгел] борынгыларның әкиятләре генә, ул аларны үзе өчен яздырган, һәм алар аны аңа [ятласын өчен] иртә-кич укыйлар», – диделәр.
6. [Расүлем! Син дә] Әйт: «Аны күкләрдәге һәм җирдәге серләрне [киләчәктә буласы гаибләрне һәм Үзеннән башка беркем дә белә алмаган яшерен нәрсәләрне] белгән Зат иңдерде, чөнки, һичшиксез, Ул [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле».
7. Янә алар әйттеләр: «Нәрсә булган соң бу пәйгамбәргә? [Безнең кебек] Тәгам ашый, базарларда йөри. Әгәр аңа бер фәрештә җибәрелсә һәм янында бер үгетләүче булса иде [без, фәрештәнең раславы белән, аның пәйгамбәр икәнлеген җиңел генә аңлаган булыр идек]!
8. Яисә аңа [күктән] бер хәзинә бирелсә иде [дә, шуның белән ихтыяҗларын үтәсә иде]! Яки [ким дигәндә] аның матур бер бакчасы булса һәм ул [мәшәкать чикмичә] аннан ашаса иде!» Һәм ул залимнәр [мөэминнәргә]: «Сез сихерләнгән кешегә иярәсез», – диде.
9. [Расүлем!] Кара [да күр] әле, алар синең турында нинди [сүзләр сөйләп һәм чагыштырулар уйлап чыгарып] мисаллар китерәләр. Алар [хактан тәмам] тайпылдылар. Инде алар [хак пәйгамбәрне ялганчыдан аеру мәсьәләсендә үзләрен дөреслеккә алып барган] юлны таба алмаслар.
10. [Аллаһы Тәгалә] Бөек Зат ки, әгәр теләсә, сиңа [дөньяда] моннан да яхшыракны – асларыннан елгалар агып торган бакчалар бирер, сарайлар корыр иде.[2]
11. Алар Сәгатьне ялган дип саныйлар [һәм, шул сәбәпле, өстенлекне дөньялыкта гына дип санап, фәкыйрьлегең аркасында пәйгамбәрлегеңә каршы төштеләр]. Әмма Без Сәгатьне ялган дип санаучыларга ялкынлы Ут әзерләп куйдык.
12. Ул [җәһәннәм] алар күрерлек арада булган чакта, алар аның куркыныч гүләвен һәм озын-озын сулыш алуын ишетерләр.[3]
13. Богауланган хәлдә аның [ут катламнарының] тар урынына [тактага кадак каккан шикелле көчләп] ыргытылгач, шунда [үләргә теләп: «И, үлемем! Кайда син? Кил тизрәк!» – дип] юк булуны сорарлар.
14. [Шулвакыт аларга әйтелер] Бүген юк булуны бер мәртәбә сорамагыз, күп мәртәбә юк булуны сорагыз. [Чөнки сезнең газабыгыз төрле-төрле булганлыктан, аның һәрбере бер үлем сәбәбе булыр, шул ук вакытта газабыгыз беркайчан да бетмичә, яңарып торыр].
15. [Расүлем!] Әйт: «Бу яхшыракмы, әллә тәкъвалык ияләренә вәгъдә ителгән мәңгелек җәннәтме? Ул [җәннәт] алар өчен [Аллаһы Тәгаләнең гыйлемендә һәм Ләүхелмәхфүздә игелекле гамәлләренә] әҗер һәм [нәтиҗәдә] бару урыннары булачак.
16. Мәңге калучылар буларак! Алар өчен анда үзләре теләгән [рухи һәм җисми төрле-төрле нигъмәтләр һәм җаннары тансыклаган бик тәмле] һәрнәрсә бар. Бу – [сөенечнең гамәлгә ашуы] Раббым өстенә йөкләгән һәм [мөэминнәр тарафыннан өмет ителгән кебек фәрештәләр тарафыннан да мөэминнәр хакына] соралган бер вәгъдә».
17. Аның [Аллаһның] аларны [кяферләрне] Аллаһны калдырып табынган [фәрештәләр, пәйгамбәрләр һәм потлар кебек] нәрсәләре белән бергә [хозурына] җыячак һәм [табынучыларны хур итәр өчен, аларга]: «Минем шушы колларымны сез адаштырдыгызмы, әллә алар үзләре юлдан яздымы?» – диячәк көнне [кичерәчәк дәһшәтләрне аңлатып бетереп булмас].
18. Алар [бу авыр сорауга]: «Син [иш һәм уртактан, хата-кимчелектән] пакь! Сине калдырып, дуслар алуыбыз безгә килешә торган нәрсә түгел [аларны юлдан яздыручылар без түгел]. Ләкин Син аларны да, аталарын да нигъмәтләндердең, алар зикерне оныттылар. Алар [Синең төкәнмәс гыйлемеңдә һәм аянычлы тәкъдирләреңдә] һәлак булган бер кавем булдылар», – диделәр.
19. [Шулчак Без, аларны рисвай итәр өчен, болай дидек: «И, ялган илаһларга табынучылар! «Безне менә шушылар юлдан яздырды», – дип] Сез сөйләгән нәрсә хакында алар сезне ялганда гаепләделәр. [И, мөкәлләфләр!] Арагыздан кем дә кем залим булса, Без аңа каты газапны татытачакбыз».
20. [Расүлем, мөшрикләргә шуны белдер] Без синнән алда да ризык ашамаган һәм базарларда йөрмәгән пәйгамбәрләр җибәрмәдек. Сезнең берләрегезне икенчеләрегезгә фетнә [һәм сынау сәбәбе] иттек. Сабыр итәрсезме икән? Раббың бит күреп торучы.
21. [Терелүне инкяр иткәннәре өчен] Безнең белән [куанычта] очрашуга өмет итмәүчеләр: «Безгә [кешеләр түгел, ә] фәрештәләр иңдерелсә [һәм Мөхәммәднең пәйгамбәрлеген безгә белдерсәләр иде] яки без дә Раббыбызны күрсә идек [тә аңа иярүне безгә Ул әмер итсә иде]!» – диделәр. Алар нәфесләрендә тәкәбберләнделәр, зур азгынлык белән чиктән аштылар.
22. Аларның [үлем һәм газап китерүче] фәрештәләрне күрәчәк көнне [хәлләре бер дә яхшы булмаячак]. [Фәрештәләр аларга]: «Бүген [сезнең кебек] гөнаһлылар өчен бер сөенечле хәбәр дә юк» [диячәкләр]. Алар: «Һиҗран мәһҗүра!»[4] – диячәкләр.
23. Без аларның [мосафирга хөрмәт күрсәтү һәм туганлык җепләрен өзмәү кебек] кылган [игелекле] гамәлләренә юнәлдек тә, аны туздырылган тузан [кебек файдасы булмаган әһәмиятсез бернәрсә] хәленә китердек.
24. Ул көнне җәннәт әһеле урнашу урыны ягыннан да яхшырак, [көн уртасында] ял итү урыны ягыннан да күркәмрәк.
25. [Беренче кат] Күкнең [ап-ак] болыт белән ярылачак һәм [анда булган] фәрештәләрнең [мәхшәр җиренә] иңдереләчәк көнне [хакимлекнең Аллаһныкы икәне аңлашылачак].
26. Ул көнне хак хакимлек Рахманныкы гына [булачак]. [Кыямәт көне] Кяферләр өчен бик авыр бер көн булачак.
27. Ул [Гукбә ибне Мугайт исемле] залимнең ике кулын тешләячәк көнне [дә хәбәр ит]. [Бу кеше хәсрәтен аңлатып] Әйтәчәк: «И, [халык]! Шул пәйгамбәр белән [котылуга илткән] бер үк юлны тоткан булсам иде!
28. Ни үкенеч миңа! Шул фәләнне дус итмәгән булсам иде!
29. Миңа [зур мөмкинлек] килгәннән соң, ул [кәлимәи шаһадәт, Коръән кебек] зикердән мине тайпылдырды. Шайтан – [кебек юлдан яздыручы иптәшләр] кеше өчен [һәлакәткә сөйрәгәнчегә кадәр дуслыгын дәвам иткән, шуннан ярдәмгә иң мохтаҗ булган вакытта ярдәмсез] ташлап китүче».
30. Расүл [сезне Миңа шикаять итәр өчен] әйтте: «Я, Раббым! Минем кавемем бу Коръәнне кире какты».
31. Без шулай һәр пәйгамбәргә дә [ширек гөнаһын кылган] гөнаһлылардан дошманнар бар иткән идек. Раббың туры юлга Ирештерүче һәм Ярдәмче буларак җитә.
32. Кяфер булган кешеләр [синең пәйгамбәрлегеңә каршы төшәр өчен]: «[Бүтән пәйгамбәрләргә иңдерелгән китаплар кебек] Коръән [дә] аңа нишләп тулысынча берьюлы иңдерелмәде?» – диде. Аның белән синең күңелеңне куәтләндерик [тә аны җиңел генә хәтереңдә калдыр] дип [аны егерме өч ел кебек дәвамлы вакыт эчендә өлешләп иңдердек]. Һәм Без аны тәфсилләп бәян иттек.
33. Алар сиңа [зарар китерерлек яки акыл кабул итә алмаслык теләкләр мәсьәләсендә яисә синдә булырга тиеш дип күргән сыйфат хакында] берәр мисал китергән саен, [аңа каршы] Без сиңа хакны һәм [ул мәсьәләдә] иң яхшы аңлатманы китерәбез.
34. Йөзләре белән [мәхшәргә сөйрәлеп] җәһәннәмгә җыелачак кемсәләр – алар урын ягыннан да иң начар, юл ягыннан да бик адашкан.[5]
35. [Сиңа Коръәнне биргәнебез кебек] Без Мусага [галәйһиссәлам] Китап биргән идек. Янында [бертуган абыйсы булган] кардәше Һарунны [галәйһиссәлам] ирештерү вазифасын үтәүдә аңа ярдәмче булсын дип] бер вәзир иттек.
36. Без: «Икегез дә аятьләребезне ялган дип санаган кавемгә барыгыз!» – дигән идек. [Чакыруга колак салмыйча, инкярда кирелек күрсәтүләре өчен] Соңыннан аларны [турая алмаслык бер шәкелдә] һәлак итү белән кырып бетердек.
37. Нухның [галәйһиссәлам] кавемен дә. [Аны һәм аңардан алдагы] Расүлләрне ялганчы дип санагач, аларны суга батырдык һәм кешеләр өчен [гыйбрәтле] аять иттек. Без залимнәргә тилмерткеч бер газап әзерләдек.
38. [Һудның [галәйһиссәлам] кавеме] Гадне дә, [Салихның [галәйһиссәлам] кавеме] сәмудны да, [пәйгамбәрләрен үтереп коега ташлаган] Расс халкын да. Болар арасында күп [гасырлар буена килгән] нәселләрне дә [инкяр итүләре аркасында һәлак иттек].[6]
39. Без аларның һәрберенә [аларны көферлек һәм гөнаһлардан тыя торган гаҗәеп] үрнәкләр китергән идек. Һәрберен тулысынча тар-мар итеп бетердек.
40. Алар [корәеш кабиләсеннән булганнар] начар [таш] яңгыр яудырылган [Лут [галәйһиссәлам] кавеменең һәлак ителгән биш вилаятенең иң зурысы булган Сәдум диелгән] авылга барганнар иде. [Сәфәр вакытында] Аны да күрмәделәрме [Аллаһ газабының моның кадәр әсәрләреннән гыйбрәт алмыйлармы]? Юк! Алар [үлгәннән соң] терелүгә өмет итмәделәр.
41. [Расүлем!] Алар [Әбү Җәһел кебекләр] сине күргәч, сине мыскыл итәләр. [Синнән көләр өчен әйтәләр:] «Аллаһ пәйгамбәр итеп җибәргән кеше менә бумы әллә?
42. [Безне динебездән борып, Исламга кертер өчен, шулкадәр гайрәт күрсәтә ки] Без [потларыбызга ныклы ябышып] аларга [гыйбадәттә] сабыр итмәгән булсак, әлбәттә, ул безне илаһларыбыздан [тулысынча аерып, туры юлдан] тайпылдыруга якын иде». Тиздән, газапны күргән чакларында, кемнең күбрәк адашкан булуын беләчәкләр.
43. [Расүлем!] Яман теләген үз илаһы иткән кешене күрдеңме? Әллә аңа син Яклаучы буласыңмы?
44. Әллә син аларның күбесе тыңлыйлар яки аңлыйлар дип уйлыйсыңмы? Алар бит [ишеткәннәреннән, күргәннәреннән файдалана белми торган бер төркем] терлек кебек. Алар юлдан тагын да күбрәк язган.
45. [Расүлем!] Раббыңның [көн туу белән кояш чыгуы арасында] күләгәне ничек сузганын [һәм җир шарын аның белән каплаганын] күрмәдеңме әллә? Теләгән булса, аны [кояш югалта алмый торган шәкелдә] какшамас итәр идек. [Бераз] Соңрак кояшны аңа бер күрсәткеч иттек.
46. Шуннан соң Без [кояшны балкытып] аны [күләгәнең озынлыгын] Үзебезгә таба [сузып, кояш биегәйгән саен аз-азлап, игътибарны алмыйча гына] акрынлап түбәнәйтәбез.
47. Ул сезнең [ял итүегез] өчен төнне – [караңгылыгы белән сезгә япкан] бер кием, йокыны исә [хис һәм хәрәкәтләрне туктатып, эшчәнлегегезгә] бер рәхәтлек [сәбәбе] иткән, көнне [ихтыяҗларыгызны үтәү өчен] терелү [вакыты] иткән Зат.
48. Ул җилләрне [колларына] рәхмәтенең [бер әсәре булган яңгырның] алдыннан сөенечле хәбәр итеп җибәрүче Зат. Без күктән саф су иңдердек.
49. Үле бер җирне аның сәбәпле [төрле-төрле үсемлекләр белән яшелләндереп] җанландырыйк һәм аны [үзәнлекләргә агызыйк, сулык һәм кое кебек урыннарда туплыйк та, су чыганакларыннан ерак җирләрдә] Без бар иткән бик күп терлек һәм кешеләргә эчерик дип [иңдердек].
50. Без аны алар [яшәгән төрле җирләр] арасында таратабыз. Бәлки, алар [фикер йөртеп] үгет алырлар [да нигъмәтебез өчен шөкер итәрләр]. Әмма кешеләрнең күпчелеге [үгет алу түгел] инкярдан башка һәрнәрсәдән баш тарталар [һәм көферлек, һәм кирелекләрен дәвам итәләр].
51. Теләгән булсак, һәрбер салага бер кисәтүче [пәйгамбәр] җибәргән булыр идек.
52. Шулай булгач, кяферләргә буйсынма һәм аның [Коръәннең салмак өслүбенең кисәтерлек бәяннары] белән аларга каршы олы җиһад белән көрәш.
53. Ул – ике диңгезне янәшә куючы. Бу [елгалар] татлы, сусауны баса торган, теге [диңгезләр] исә тозлы, ачы. Ул бу икесенең арасына [кодрәтеннән] бер киртә һәм күренми торган пәрдә куйды.
54. Ул [мәни кебек бик әһәмиятсез бер] судан [мөкәммәл] бер кеше бар иткән һәм аны [кайсысын] нәсәп һәм [кайсысын өйләнү-кодалашу ягыннан] туган итте. Синең Раббың – [һәрнәрсәгә] кодрәт иясе.
55. Алар исә, Аллаһны калдырып, үзләренә файда да, зарар да китермәгән [гаҗиз] нәрсәләргә табыналар. Шулай итеп, кяфер кеше Раббысына каршы [баш күтәрүдә шайтанга] ярдәмче [һәм таяныч].
56. [Расүлем!] Без сине [иман китерүчеләр өчен] сөенечле хәбәр китерүче һәм [инкяр итүчеләрне җәһәннәм белән] кисәтүче буларак җибәрдек.
57. [Расүлем!] Әйт: «[Иман һәм гыйбадәт белән] Раббысына бер юлга юнәлергә теләүче кешедән тыш, бу [пәйгамбәрлек вазифамның сезгә ирештерелүе] өчен мин сездән [үземә] бер түләү дә сорамыйм. [Инде сез: «Мөхәммәд дәгъваты өчен бездән малларыбызны сорый. Бу безгә авырга килгәнгә күрә, без аңа иярмибез», – дия алмассыз]».
58. Син үлмәячәк булган Мәңге исәнгә тәвәккәл ит һәм Аны [өстен сыйфатлары белән] мактап [кимчелекле сыйфатлардан пакьләп] тәсбих ит. Ул колларының гөнаһларыннан хәбәрдар буларак җитә.
59. Ул күкләр белән җирне һәм алар арасындагыларны [дөнья көннәреннән] алты көндә яралтты, шуннан соң [ниндидер бер урынга урнашудан пакь буларак Затына килешкән шәкелдә] Гарешкә истива кылды. Ул – Рахман. Син [бу яралтылыш мәсьәләсен үзләре яралтылганнардан түгел, яралтылганнардан бик яхшы] хәбәрдар булган Аңардан сора.[7]
60. [Расүлем!] Аларга [синең тарафыңнан]: «Рахманга сәҗдә кылыгыз!» – дип әйтелгәч, алар [синең аларны Аллаһтан башка берәүгә сәҗдәгә дәгъват иткәнеңне уйлап]: «Нәрсә ул Рахман? Без син әмер иткән нәрсәгә сәҗдә кылыйкмы әллә?» – диләр. Бу [Рахманга сәҗдә кылу әмере] аларның [иманга карата] нәфрәтләрен арттыра гына.
61. Күктә [биек гөмбәз кебек күренгән йолдызларны, планеталар һәм] йолдызлыкларны бар иткән һәм анда [кояш кебек җылылык һәм яктылык чыганагы булган] бер кандил белән ялтырап торган айны яралткан Зат – Бөек.
62. Ул – уйларга [һәм Яралтучысының бөеклеген аңларга] теләгән яки [ия булган нигъмәтләр сәбәпле Аллаһка] шөкер итәргә теләгән кешеләр өчен төн белән көнне бер-бер артлы килә торган итүче.
63. Рахманның [рәхмәте, нигъмәтенә ирешкән] коллары шулар ки, алар җирдә түбәнчелек белән йөриләр. Надан [һәм акылсыз] кешеләр аларга [кимсетеп] дәшкән чакта, [аларга иярмичә, үзләрен, кыенлык һәм яла ягудан котылыр өчен, гөнаһтан] пакь сүз әйтәләр.
64. Алар Раббылары өчен сәҗдә кылып һәм аягүрә торып [намазда хәлдә] төнне үткәрәләр.
65. Алар [догаларында] әйтәләр: «И, Раббыбыз! Бездән җәһәннәм газабын ал! Аның газабы бит – аерылмый торган һәлакәт.
66. Тору һәм урнашу өчен бу нинди яман урын!»
67. Алар [үзләре яки бала-чагалары хакына] сарыф иткәндә исраф та итмиләр, кысып та тотмыйлар. Болар арасындагы үлчәүдә була.
68. Янә алар Аллаһ белән беррәттән башка илаһка табынмыйлар [үтергән бер кеше өчен кыйсас, Исламга кергәннән соң диннән чыгу һәм өйләнгән килеш зина кылу кебек] хак белән булмыйча, Аллаһ тыйган җанны үтермиләр, зина да кылмыйлар. Кем дә кем боларны кылса, [гөнаһының] җәзасын алачак.
69. Кыямәт көнендә газап аның өчен икеләтә биреләчәк, һәм аның эчендә ул хур ителгән хәлдә мәңге калачак.
70. Тик [көферлектән] тәүбә иткән, иман китергән һәм изге гамәл кылган кешеләр булмаса гына! Аларның [тәүбәләре сәбәпле сөртелгән] начарлыкларын Аллаһ күркәм нәрсәләр белән алмаштырачак. Аллаһ Гафу итүче, Рәхимле.
71. Кем дә кем [гөнаһларын ташлап] тәүбә итсә һәм изге гамәл кылса, ул, чыннан да, [гөнаһлары сөртелеп, саваплар казандырган] бер кайту белән Аллаһка кайткан булыр.
72. [Рахманның сайлап алынган коллары] Янә ялганга шаһит булмыйлар [киресенчә, начарлыкка катнашмас өчен ялганчыларның һәм гөнаһлыларның мәҗлесләреннән, бигрәк тә музыка уйналган урыннардан соң дәрәҗә сакланалар]. Кире кагылырга тиешле хәерсез нәрсәләр яныннан исә [йөз чөереп] намусларын саклап, үтеп китәләр[8].
73. Алар [Коръән укылып яки вәгазь сөйләнеп] Раббыларының аятьләре белән үгетләнгәч, аларга карата саңгыраулар һәм сукырлар булып [сабышуга] төшмиләр. [Киресенчә, төшенгән колаклар һәм хакыйкатьне күргән күзләр белән аятьләрдән файдаланалар һәм аятьләрне ишетер-ишетмәс сәҗдәгә капланалар].
74. Алар [догаларында]: «И, Раббыбыз! Хатыннарыбыздан һәм нәселебездән [бер өлешен иман һәм итагатькә ирештереп] безгә күзләргә куаныч [китерә торган хатыннар һәм балалар] бир. Һәм безне [җитәрлек гыйлемгә һәм гамәлгә ирештереп] тәкъвалык ияләре өчен имам [һәм һидаятьтә үрнәк алырлык кешеләр] ит!» – диләр.
75. Алар [Исламның хөкемнәрен кирәгенчә үтәүнең кыенлыкларына] сабыр иткәннәре сәбәпле [энҗе вә якуттан ясалган] биек сарайлар белән бүләкләнәчәкләр. Алар анда [фәрештәләр тарафыннан хәерле озын гомер теләге мәгънәсендә килгән] сәламләү һәм [һәртөрле афәтләрдән] иминлек [теләкләре] белән каршы алыначаклар.
76. [Үлмичә һәм аерылмыйча] Эчендә мәңге калучылар буларак. Урнашу һәм тору урыны буларак ул нинди күркәм [җир]!
77. [Расүлем!] Әйт: «Догагыз [һәм гыйбадәтегез] булмаса, Раббым сезгә нинди әһәмият бирсен? Ләкин сез [минем дингә чакыруымны] ялган дип санадыгыз, шуңа тиздән ул [газап] котылгысыз булачак».
[1] Ибне Габбас һәм Катадәнең (радыйаллаһу ганһүм) риваятенә күрә, 67 нче-70 нче аяте кәримәләр мәдинәи.
[2] Әбү Үмамәдән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән бер хәдис-шәрифтә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай ди: «Раббым миңа Мәккә үзәнлеген алтын ясап миңа бирергә вәгъдә итте. Мин: «Юк, я Рабби! Мин бер көн туям, бер көн ач калам. Ачыккач Сиңа ялварыйм һәм Сине зикер кылыйм, туйгач та Сиңа шөкер итим һәм Сине мактыйм», – дидем». (Тирмизи, Зүһд: 35, № 2347, 4/575)
[3] Әбү Үмамәдән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән бер хәдис-шәрифтә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Миңа, белә торып, яла яккан кеше җәһәннәмнең ике күзе арасында урынын әзерләсен!» – дип әйткән. Бу сүзне сәхабә бик авыр кабул иткән: «Я Расүлуллаһ! Без синнән кайбер хәдисләрне сөйләгәндә бераз арттыра я киметә алабыз бит», – дигәннәр. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Мин сезне күз уңында тотмыйм, мин, Исламны пычрату максаты белән, миңа каршы яла яккан кешене күз уңында тотам», – дигән. Шулвакыт: «Я Расүлуллаһ! Син «җәһәннәмнең ике күзе арасында» – дидең, җәһәннәмнең күзе дә бармыни?» – дип сорагач, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Ике күзе булмаган аларны ничек күрә алсын?» – дип җавап биргән. (Табәрани, әл-Му’җәм әл-кәбир, № 7599, 8/131; Мүснәд әш-Шамиййин, № 3434, 4/320/321)
[4] Кайбер мөфәссирләр әйтүенчә, Корәеш мөшрикләре харам айларда бер куркыныч кешене күрсәләр, аның начарлыгыннан имин булу өчен, «һиҗран мәһҗүра», дип әйтә торган булганнар. Бу сүзне әйткәч, ул кеше аларга зыян китермәгән. Шуның кебек, мөшрикләр тәмуг утын һәм фәрештәләрне күргәч, моның зарарыннан имин булабыз, дип хәйләләп, «һиҗран мәһҗүра» дип әйтәләр. Ләкин аларның бу эшләре һичбер файда китермәс (Тәсһилүл бәйән, 200 б).
[5] Әбү Һүрәйрәдән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән бер хәдис-шәрифтә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай ди: «Кыямәт көнендә кешеләр өч сыйныф буларак кубарылып җыелачаклар: бер сыйныф – җәяүлеләр хәлендә, бер сыйныф – менге хайваннарда, бер сыйныф – йөзтүбән капланган килеш». Шулвакыт: «Я Расүлуллаһ! Йөзтүбән ничек йөри алырлар?» – дип соралгач: «Һичшиксез, аларны аяклары өстендә йөртергә кодрәтле булган Зат аларны йөзләре өстендә йөртергә дә кадир. Һичшиксез, алар чырайларын һәрбер түмгәктән һәм чәнечкедән сакларга тырышачаклар», – дип әйткән. (Тирмизи, Тәфсир: 18, № 3142, 5/305)
[6] Вәһб ибне Мүнәббиһтән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, Расс коесы халкы терлекчелек белән көн күргән кавем булган, потларга табынганнар. Аллаһы Тәгалә, аларны Исламга дәгъват итәр өчен, Шугайбны (галәйһиссәлам) җибәргән. Ләкин алар бозыклыклары аркасында Шугайбны (галәйһиссәлам) мыскыл итеп, бик күп җәфалар чиктергәннәр. Беркөнне коеларының тирә-ягында булган өйләрендә чакларында, кое убылып, үзләре дә, йортлары да җир астына киткәннәр. (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин)
[7] Мүтәшабиһ аятьләрдән булган «Гарешкә истива» хакында тәфсиллерәк мәгълүмат алу өчен, карагыз: «Әлү Гыймран» сүрәсе, 7; «Әгъраф» сүрәсе, 54; «Таһа» сүрәсе, 5
[8] Мөхәммәд ибне Хәнәфия һәм Мөҗаһид (радыйаллаһу ганһүмә) бу аяте кәримәне тәфсир кылганда: «Алар күңел ачу һәм музыкалы мәҗлесләрдә катышмыйлар», – дигәннәр. Ибне Мәсгуд (радыйаллаһу ганһ) исә: «Су игенне үстергән кебек, музыка уен коралы да күңелдә монафикълык үстерер», – дип әйткән. Бу аятьтән аңлашылганча, ялган сөйләнелгән, рөхсәт ителмәгән күңел ачулар булган һәм мәет өстендә такмаклый-такмаклый кайгыдан еланган мәҗлесләрдә булу – Аллаһ мактап телгә алган колларның сыйфатларыннан түгел, чөнки рөхсәт ителмәгән вакыйгаларга шаһит булу – шул вакыйгага катнашкан булу дигән сүз. Аеруча мондый мәҗлесләрдә булу һәм аларга карау бертөрле канәгатьлек китергәнлектән, мондый урыннарда булучылар бу гөнаһны эшләүчеләргә уртак булырлар. Шуңа күрә Гайсә (галәйһиссәлам): «Гөнаһлылар белән утырып торудан соң дәрәҗәдә сакланыгыз», – дип әйткән. (Нәсәфи, Хазин, Алуси)