Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. [Бу] Сүрә, Без аны иңдердек, аны фарыз кылдык һәм эчендә бик ачык аятьләр иңдердек. Бәлки, сез уйларсыз.
2. Зина кылган хатын һәм зина кылган ир [балигъ, акыллы, мөселман һәм кол булмаган кешеләр икән – һәрберенә йөзәр мәртәбә [камчы белән] суктырыгыз. [Ләкин итләренә, сөякләренә зарар китерү максатыннан чамадан чыкмагыз, баш, йөз, корсак, җенси әгъзаларга сугудан да сакланыгыз]. Аллаһка һәм Ахирәт көненә ышансагыз, Аллаһның дине мәсьәләсендә сезне кызгану [хисе] биләп алмасын. Мөэминнәрдән бер төркем ул икәүнең җәзасына шаһит булсын.
3. Зина кылган ир зина кылган бер хатыннан яки ширек кушкан бер хатыннан башкага өйләнми. Зина кылган хатынны исә, аны зина кылган бер ир яки ширек кушкан бер ир генә хатынлыкка ала. Бу [зиначыларга өйләнергә яки кияүгә чыгарга] иман китерүчеләргә харам кылынды.[1]
4. [Зинадан] Сакланган [намуслы, кол булмаган, мөселман һәм мөкәлләф] хатыннарга [«Фахишә, зиначы, азгын хатын» кебек сүзләр белән яла ягып] гаеп ташлаган, шуннан соң дүрт шаһит китермәгән кешеләрне сиксән мәртәбә [камчы белән] суктырыгыз һәм беркайчан да аларның шаһитлыкларын кабул итмәгез. Алар – [итагатебездән чыккан] фасикълар.
5. Мәгәр болардан соң тәүбә иткәннәр һәм [яла ягып, гаеп ташлаган кешеләргә кичерү сорап, үлгән булсалар, алар өчен истигъфарда булып, бозган эшне] төзәткән кемсәләр булмасалар гына. [Аларның шаһитлыклары элеккечә кабул ителмәсә дә, алар фасикъ саналудан туктаган булыр]. Чөнки, һичшиксез, Аллаһ –Гафу итүче, Рәхимле.
6. Хатыннарын гаепләгән, әмма [әйткән сүзләрен исбатлар өчен] үзләреннән башка шаһитлары булмаган кешеләрнең шаһитлыгы – үзенең [бу гаепләүдә] тугры булганлыгына Аллаһ [исеме] белән дүрт [мәртәбә] шаһитлык кылу.
7. Бишенче [шаһитлык исә] – әгәр ул ялганчы булса, Аллаһның ләгънәте үзенә булсын дип.
8. Һичшиксез, ул кеше, ялганчылардан булуы хакында Аллаһ исеме белән вә дүрт шаһадәт белән шаһитлык кылса, аннан [хатыннан] җәза кире кагыла.
9. [Хатынның] Бишенче [шаһитлыгы] буларак, әгәр [ире хатынының зина кылуында] хаклы булса, Аллаһның ачуы хатынның үзенә булсын [дип әйтүе була].
10. Әгәр сезгә Аллаһның рәхмәте һәм фазылы булмаса [гөнаһлыларның җәзасын шундук биреп, ялганчыны ачып салыр, сезне шуның белән хур итәр]. Аллаһ – Тәүбәләрне кабул итүче һәм Хикмәт иясе.
11. Һичшиксез, [сөеклеләрнең сөеклесе булган Гайшәнең [радыйаллаһу ганһә] гыйффәте хакында] яла ягучылар – арагыздан [ун белән кырык арасы] бер төркем. Моны сез үзегезгә [Аллаһ хозурында] бер начарлык дип санамагыз, киресенчә, ул – сезнең [савап казануыгызга сәбәп булыр] өчен бер хәер. Аларның һәрбере кылган гөнаһларына күрә [җәзасын да] алыр. Әмма алар арасыннан [гөнаһның] зур өлешен үз өстенә алганына [Ибне Үбәйгә] каты газап әзерләнгән.[2]
12. Ни өчен соң сез моны ишеткәч, [бер җан кебек булган] ир һәм хатын мөэминнәр, күңелләрегездән үзегезгә игелек теләп: «Бу бит – ап-ачык яла!» – дип уйламадыгыз?
13. Ни өчен соң алар [яланы уйлап чыгаручылар] дүрт шаһитларын китермәделәр? Шаһитларын китермәгәннәр икән, димәк, алар – Аллаһ хозурында ялганчылар.
14. Әгәр дөньяда [тәүбә кылу форсатын да исәпләп, шуның кадәр нигъмәтләр биргән] вә Ахирәттә Аллаһның фазылы һәм рәхмәте булмаса, җәелеп сөйләгәннәрегез [ялган һәм яла тулы сүзләрегез] өчен, бу яла сәбәпле сез, һичшиксез, каты газапка дучар булыр идегез [аның белән чагыштырганда шелтәләнү яки таяк җәзасы алу бик җиңел булып калыр иде].
15. Сез бу яланы телдән телгә таратасыз, [дөреслеген] белмәгән нәрсәгез хакында сөйләнәсез һәм моны [җаваплылык китерми торган] әһәмиятсез нәрсә дип саныйсыз. Хәлбуки, бу – Аллаһ хозурында бик зур [ялгыш].
16. Нигә соң сез аны ишеткәч: «Безгә болай сөйләү килешми. Сөбханаллаһ! Бу бит – бик зур ялган!» – дип әйтмәдегез?[3]
17. Әгәр сез, чыннан да, [Исламга] иман китерсәгез, Аллаһ [гомерегез эчендә] тагын бер мәртәбә моңа охшаш хәлне кабатлаудан сакланырга үгетли. [Бу нәсыйхәткә колак салыгыз, чөнки чын иман яла, гайбәт һәм имеш-мимеш кебек чирканыч эшләрдән киртәләп тора].
18. Һәм Аллаһ сезгә [шәригать хөкемнәрен һәм мөселманнар белән үз-үзеңне тоту әдәпләре мәсьәләләрен бәян иткән] аятьләрне ачыклый. Аллаһ – [һәрнәрсәне] Белүче, Хикмәт иясе.
19. Мөэминнәр арасында [зина һәм яла кебек] әшәке нәрсәләрнең таралуын теләгәннәр өчен дөньяда да, Ахирәттә дә тилмерткеч бер газап бар. [Аларның бер өлеше дөньяда чулаклык, сукырлык һәм шәригать җәзасына тартылу кебек бәлаларга тап булдылар. Ахирәттәге урыннары исә җәһәннәм булачак]. Аллаһ [күңелләрдәге теләк һәм ниятләрнең барысын да] белә, сез исә белмисез.[4]
20. Әгәр дә сезгә Аллаһның фазылы һәм рәхмәте булмаса. Аллаһ – бик Аяучан һәм Рәхимле.
21. И, [Аллаһның дуслыгына һәм шайтанның дошманлыгына] иман китерүчеләр! [Ялаларга колак салып, аларның таралуын теләүдә] Шайтанның адымнарына иярмәгез, чөнки кем дә кем шайтан адымнарына иярсә, һичшиксез, ул [шайтан] бит [гайбәт һәм яла кебек] әшәке булган нәрсәләрне һәм [шәригать тарафыннан кабул ителмичә] хуп күрелмәгәнне әмер итә [һәм бер дошман булганга күрә, вәсвәсәсенә колак салучыны, һичшиксез, һәлак итә]. Әгәр Аллаһның фазылы һәм рәхмәте сезгә булмаса, [һәм Ул сезгә гөнаһларны сөрткән тәүбәне насыйп итмичә, начарлыкларга кәффарәт булачак шәригать җәзасын тиеш кылмас иде һәм] арагыздан берегез дә [гомере буенча] беркайчан да [гөнаһ керләреннән] пакьләнмәс иде. Ләкин Аллаһ Үзе теләгән кешене [рәхмәт һәм мәгъфирәте белән бөтен керләрдән] пакь кыла. Аллаһ – [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Белүче.
22. Арагыздан [Әбү Бәкер Сыйддикъ кебек диндә] юмартлык һәм байлык ияләре туганнарына, мескеннәргә, Аллаһ юлында һиҗрәт итүчеләргә [ярдәм] бирмәячәкләре хакында ант итмәсеннәр. Аларны гафу итсеннәр һәм [күрмәмешкә салышып, җәза бирмичә] йөз чөерсеннәр. Аллаһның сезне гафу итүен теләмисезме? Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.[5]
23. [Зинадан] Сакланган һәм [гаепләнгән нәрсәләрдән] хәбәрсез булган иманлы хатыннарга [зина кылу гаебе] ташлаган кешеләр [тәүбә итми торып] дөньяда һәм Ахирәттә ләгънәтләнгәннәр. Алар өчен бик каты газап бар.
24. Телләре, куллары һәм аяклары [телгә китерелеп] кылган [яла һәм ялган кебек] нәрсәләре турында аларга каршы шаһитлык итәчәк көн.
25. Ул көнне Аллаһ аларга җәзаларын хаклы рәвештә бирәчәк, һәм алар да Аллаһның ап-ачык Хак [Зат] булганын беләчәкләр[6].
26. Әшәке хатыннар [һәм сүзләр] – әшәке ирләргә, әшәке ирләр – әшәке хатыннарга. Пакь хатыннар – пакь ирләргә, пакь ирләр – пакь хатыннарга. [Боларның бер-берләре белән өйләнешүе генә дөрес]. Аларның болар [монафикълар] сөйләгән нәрсәләргә катнашы юк. Аларга [бәндә буларак котыла алмаган гөнаһлары] өчен мәгъфирәт һәм [җәннәт нигъмәтләре кебек] күркәм ризык бар[7].
27. И, иман китерүчеләр! Үз өйләрегездән башка өйләргә, [хуҗаларыннан] рөхсәт алмый торып һәм халкына сәлам бирмичә, кермәгез. Бу [шәкелдә сәлам биреп, рөхсәт сорау җаһилият дәверендәге кебек кинәт килеп керүдән] сезнең өчен яхшырак. Бәлки, сез үгет алырсыз.
28. Әгәр анда [җавап кайтарачак] беркемне дә тапмасагыз, сезгә рөхсәт бирелгәнче анда кермәгез. Әгәр сезгә: «Китегез [керергә рөхсәтем юк]!» – дип әйтелсә, китеп барыгыз, бу – сезнең өчен хәерлерәк [бер гамәл]. Аллаһ – ни кылганнарыгызны [бик яхшы] белүче.
29. [Кәрвансарай, юлаучылар йорты, хәммам кебек җәмәгать урыннары булып] Кеше яшәми торган, эчләрендә сезнең өчен [суыктан я эсседән саклану һәм әйберләрегезне куеп тору кебек] файдалану [хакы] булган йортларга [рөхсәтсез] керүегездә сезгә бер гөнаһ та юк. Аллаһ сезнең ачык кылган нәрсәләрне дә, яшергән нәрсәләрегезне дә белә.
30. [Расүлем!] Иманлы ирләргә әйт, [харамнарга караудан] күзләрен яшерсеннәр [дә, хәләлләргә генә карасыннар] һәм җенес әгъзаларын [зина һәм ливата кебек харамнардан] сакласыннар. Бу алар өчен хәерлерәк [бер гамәл]. Һичшиксез, Аллаһ – аларның [кемгә караганнарыннан һәм] ни кылганнарыннан хәбәрдар.
31. Иманлы хатыннарга әйт, күзләрен [ирләрнең һәм хатыннарның гаурәт урыннарына караудан] яшерсеннәр һәм җенес әгъзаларын [зинадан] сакласыннар. Күренгәннәреннән [йөз, аяк һәм кул чукларыннан] башка [капланылуы тиеш булган беләзек, аяк беләзеге, алка һәм муенса кебек] бизәнгечләрен күрсәтмәсеннәр. Бөркәнчекләрен башларыннан [җаһилият дәверендәге кебек аркаларына табан түгел] якалары өстенә [муенсаларын, күкрәкләрен һәм бөтен гәүдәләрен капларлык һәм гәүдәне белендермәслек итеп] салындырсыннар. Матурлыкларын [беркемгә дә] ачмасыннар, мәгәр ирләренә, яки аталарына, яки ирләренең аталарына, яки улларына, яки ирләренең [башка хатыннардан булган] улларына, яки ир [бер] туганнарына, яки ир [бер] туганнарының улларына, яки кыз [бер] туганнарының улларына [яки аталары, аналарының бертуганнары булган абыйлары кебек гомерлек мәхрәмнәренә], яки үз [динендә] хатыннарга, яки [кяфер булсалар да, җарияләрдән] уң куллары ия булганнарга, яки [хатынны ир-аттан аермаслык дәрәҗәдә акылга зәгыйфь яки ахмак] хезмәтче ирләрдән [хатын-кыз белән җенси якынлык кылу] ихтыяҗы булмаганнарга, яки хатыннарның гаурәтләреннән хәбәрләре булмаган [кечкенә] балаларга [күрсәтүләре] булмаса гына. [Аяк беләзеге кебек] Яшергән бизәнгечләрне беленсен [дә, игътибар ителсен] дип аяклары белән [җиргә махсус] каты басмасыннар. И, мөэминнәр! Бөтенегез бергә Аллаһка тәүбә итегез! Бәлки, сез [ике җиһан бәхетенә ия булып] уңышка ирешерсез.[8]
32. Арагыздан буйдакларны, колларыгыздан һәм җарияләрегездән иман һәм тәкъвалык иясе булган кешеләрне никахлагыз. Әгәр алар фәкыйрь булсалар, Аллаһ аларны Үз рәхмәтеннән [ризык белән] бай итәчәк. Аллаһ [белеме һәм мәрхәмәте мәңгелек киң булган] һәрнәрсәне Чолгап алучы, [һәрнәрсәне] Белүче[9].
33. Өйләнү [мөмкинлеге] тапмаганнар [фәкыйрьләр] Аллаһ аларны Үз рәхмәтеннән бай [итеп мәһәр бирү, гаиләне асрау мөмкинлегенә ия] иткәнчегә кадәр [зинага төшмәс өчен] гыйффәтле булырга тырышсыннар. [Кол һәм җария буларак] Уң кулларыгыз ия булган кемсәләр [сездән] язу таләп итәләр, әгәр аларда бер хәер белсәгез, аларга языгыз. Аллаһ сезгә биргән малдан аларга [зәкятегезне] бирегез. [Җарияләрегезнең зина кылуына беркайчан да күз йоммагыз, бигрәк тә] Алар [зинадан] сакланырга теләсәләр, [фәхешлектән акча табу юлы белән] дөнья тормышы малына ирешер өчен, җарияләрегезне зинага көчләмәгез. Кем дә кем аларны ирексезләсә, һичшиксез, Аллаһ ирексезләнүләреннән соң да Гафу итүче, Рәхимле.
34. Без сезгә [бу сүрәдә хөкемнәр, әдәпләр һәм шәригать җәзасы белән бәйле] ап-ачык аятьләр һәм сездән алда килеп киткәннәрдән [Йосыф һәм Мәрьям [галәйһимәссәлам] кебек яла ягылуга дучар булганнардан] берсенә охшаш [Гайшәнең [радыйаллаһу ганһә] гаҗәеп] кыйсса, тәкъвалык ияләре өчен [Исламның хөкемнәрен гамәлгә ашырганда беркемне дә кызганмауларына карата] нәсыйхәт иңдергән идек инде.
35. Аллаһ – күкләрне һәм җирне [кояш һәм ай яктысы белән] яктырта. Аның нуры эчендә [зур һәм ялтырап торган] кандил булган [һәм, тәрәзәсез булганы өчен, яктылыкны нык саклаган] бер уем кебек, ул кандил пыяла эчендә, пыяла исә, әйтерсең, энҗе кебек [ялтырап торган] бер йолдыз. [Эчендәге филтәсе] Көнчыгышныкы да булмаган, көнбатышныкы да булмаган [Урта Көнчыгыш төбәгенең бәрәкәтле туфракларында үсә торган бик файдалы] һәм мөбәрәк агач булган зәйтүннән [ясалган майдан] яндырып җибәрелә. Аның мае аңа ут кагылмаса да, яктыртырга әзер. [Менә бу – Хакның нурына мисал булган нур] Нур өстенә [кушылган] нур! Аллаһ теләгәннәрен нурына ирештерә. Аллаһ кешеләр [гыйбрәт алсыннар] өчен үрнәкләр китерә. Аллаһ – һәрнәрсәне белүче.[10]
36. Биек итеп корылуына һәм эчләрендә исеме искә алынуына Аллаһ рөхсәт биргән йортларда [бөтен мәчетләрдә] – әнә шунда иртән һәм төштән соң [иртә, өйлә, икенде, ахшам һәм ястү намазларын укып] Аны тәсбих итәләр.
37. Шундый ирләр, сәүдә дә, сату да аларны [тел һәм күңел белән] Аллаһны зикер итүдән, намаз укудан һәм зәкят бирүдән читкә юнәлдерми. [Чөнки] Алар йөрәкләр һәм күзләр әйләнеп торасы көннән куркалар.
38. Аллаһ аларга, кылган [күркәм] нәрсәләрнең иң яхшысы өчен, әҗерен бирсен һәм аларга фазылыннан [аларның хәтта акылларына да килмәгән нигъмәтләрне] арттырсын өчен [тәсбих итәләр]. Аллаһ [болар кебек] Үзе теләгән кешеләрне хисапсыз ризыкландырыр.
39. [Мөэминнәр, изге гамәлләре өчен, хисапсыз әҗерләр алачаклар] Әмма кяфер булучыларның [якын туганнарына, мәзлумнарга ярдәм кебек игелек хакына кылган] гамәлләре [төп-төз һәм киң] даладагы рәшә кебек, сусаган кеше аны су дип уйлар, аның янына килгәч, аның [су түгел] бер әйбер дә булмаганлыгын аңлар, әмма аның янында Аллаһны [Аның җәзасын] табар. Ул исә аңа [тиешле булган] хисабын тулысынча бирер. Аллаһ хисапны бик тиз тота.
40. Яки [кяферләрнең гамәлләре Хакның нурыннан мәхрүм ителү ягыннан] диңгез упкынындагы өсле-өсле караңгылыклар кебек: [диңгезнең] үзен бер дулкын каплый, аның өстеннән – бер дулкын, аның өстеннән – [йолдызларны капларлык дәрәҗәдә куе] бер болыт [диңгезне тулысынча уратып ала]. [Менә бу болытның, өсле-өсле һәм бер-бер артлы килгән дулкыннарның һәм диңгезнең караңгылыклары] Караңгылык өстенә [кушылган] караңгылык. [Бу караңгылык эчендә калган кеше] Кулын [күз алдына] чыгаргач, аны күрә алмас диярлек. Аллаһ кемгә нур бирмәгән, аңа бернинди нур [һәм һидаятьтән һичбер насыйп та] юк.[11]
41. [Расүлем!] Күрмәдеңме ки, Аллаһны күкләрдә һәм җирдә булганнар, янә [һавада канатларын] ачып сузган рәт-рәт кошлар [барлык кимчелекле сыйфатлардан ерак тотып] тәсбих итәләр? Һәрбере [үзенә илһам ителгән] догасын һәм тәсбихен белә. Аллаһ исә аларның ни кылганнарын [бик яхшы] белүче.
42. Күкләрнең һәм җирнең милке [аларның идарәсе һәм хөкемдарлык вәкаләте] Аллаһныкы гына. Кайту тик Аңа гына [булачак].
43. [И, кеше!] Күрмисеңме әллә, Аллаһ [кисәк-кисәк] болытларны [теләгән якка таба] куа, шуннан соң аларны берләштерә, шуннан соң аны берсе өстенә берсе килгән хәлгә китерә. Син яңгырның алар арасыннан чыкканын күрәсең. Янә Ул күктә булган таулардан [зур кисәкле] боз [бөртекләре] иңдерә һәм аны теләгәненә [зарар итеп] җибәрә, теләгәненнән исә аны ала. Яшеннең яктылыгы [үтә нык ялтыравыннан, тизлегеннән] күз күремен чак бозмый.
44. Аллаһ төн белән көнне әйләндереп тора. Һичшиксез, монда күрә белгән [һәм фикерли алган] кешеләр өчен гыйбрәт бар.
45. Аллаһ [җирдә] хәрәкәт иткән һәр җанлыны судан яралтты. Алардан [сөйрәлүчеләр кебек] корсакларында шуышканнары бар, алардан [кешеләр һәм кошлар кебек] ике аякта йөргәннәре бар, янә алардан дүрт [аяк] өстендә йөргәннәре дә бар. Аллаһ теләгәнен [теләгән шәкелдә] яралта. Һичшиксез, Аллаһ – һәрнәрсәгә Кодрәтле.
46. Без [төрле дәлилләр белән] ап-ачык аятьләр иңдердек. Аллаһ [һидаятьне сайлаганын белгәне өчен, дөрес иманга ирешүне] теләгән кешене туры [җәннәткә илтә торган] юлга һидаять итә.
47. Әмма алар [Аллаһның һидаятеннән мәхрүм калган монафикълар]: «Без Аллаһка да, расүлгә дә иман китердек һәм [аларның әмер-тыюларына] буйсындык», – диләр. Шуның артыннан алар арасыннан [бозыклыкта чаманы югалткан] бер фирка [бу дәгъва кирәк кылган нәрсәне җиренә җиткерүдән] йөз чөерә. Алар мөэмин кешеләр түгелләр.[12]
48. Алар араларында, [уртак фикергә килә алмаган мәсьәләләрдә] хөкем бирү өчен, Аллаһка һәм Аның расүленә чакырылгач, араларыннан бер фирка [хаксыз булганлыкларын белгәннәре өчен, Исламның хөкеменнән] ваз кичә.
49. [Әмма] Әгәр хак аларга булса [аларга каршы түгел, алар файдасына], буйсынган кемсәләр хәлендә аңа [йөгерә-йөгерә, пәйгамбәрнең карарына] киләләр.
50. Әллә аларның күңелләрендә [көферлек һәм залимлеккә тартылу кебек] бер чир бармы? Әллә [синнән бер ялгышлык күреп, ышанычлары какшап, синең хакта] шиккә төштеләрме? Яки Аллаһның һәм Аның расүленең аларга золым кылачагыннан куркалармы? Юк! [Бу саналганнарның берсе турында да сүз бармый, чөнки алар Ислам хөкемендәге гаделлекне бик яхшы беләләр. Әмма асылда] Алар үзләре – [башкаларга хаксызлык кылуга җөрьәт иткән] залимнәр.
51. Араларында, хөкем бирүе өчен, Аллаһка һәм расүленә чакырылган чакларында, мөэминнәр сүзе: «Ишеттек һәм итагать иттек!» – дию булды. Алар – уңышка ирешүчеләр.
52. Кем дә кем Аллаһка һәм Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) итәгать итә, Аллаһтан курка һәм Аңарга карата тәкъва булса, шулар – котылуга ирешүчеләр.
53. Алар иң көчле ант – Аллаһ белән ант иттеләр, әгәр аларга [җиһадка чыгарга] әмер бирәсе булсаң, алар, шиксез, чыгачаклар. Әйт: «[Ялганлап] Ант итмәгез! [Сезнең бу итагатегез ялган булганы] Билгеле бер итагать. Һичшиксез, Аллаһ сезнең ни кылганнарыгыздан хәбәрдар.
54. [Расүлем!] Әйт: «Аллаһка да итагать итегез, Аның расүленә дә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) итагать итегез! Әгәр йөз чөерсәгез [аңа түгел, үзегезгә генә зарар китерерсез]. [Чөнки ирештерү вазифасы белән бәйле] Җаваплы кылынган нәрсә аның өстендә генә бит, [әмерләренә иярүегез мәсьәләсендә] сезгә йөкләнгән нәрсә – сезнең өстә [вазифа буларак билгеләнгән]. Әгәр [бөтен әмерләрендә] аңа итагать итсәгез, [хакка һәм] һидаятькә ирешерсез. Расүл (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) өстендә – ап-ачык ирештерү генә.
55. Аллаһ сезнең арадан иман [шартларын шиксез-шөбһәсез тәсдыйк] итеп, [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] игелек кылганнарга, алардан әүвәлге [иманлы һәм итагатьле] кешеләрне [җир йөзендә хөкемдар итеп] хәлифә кылганы кебек, аларны да җирдә [теләгәннәречә идарә итеп] хәлифә итәчәген, янә алар өчен ошатып сайлаган [Ислам] диннәрен [бөтен диннәрдән өстен кылып, дошманнарының аңа каршы тырышлыкларын юкка чыгарып] куәтләячәген һәм куркудан соң аларга иминлек бирәчәген вәгъдә итте. Чөнки алар Миңа [гына] гыйбадәт кылалар, һичбернәрсәне Миңа тиңдәш күрмиләр. Кем дә кем моннан соң кяфер булса, шулар [көферлек һәм бозыклыкта чиктән чыккан] фасикълар булыр.[13]
56. [И, мөэминнәр!] Намаз укыгыз, зәкят бирегез һәм Расүлгә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) итагать итегез. Бәлки, сез рәхмәткә ирештерелерсез.
57. [Расүлем!] Кяфер булган кешеләрне җирдә [аларны тотып алудан Аллаһны] гаҗиз калдырырлык кемсәләр дип санама. Аларның сыеныр урыннары Ут булачак. Ул барасы урын нинди яман!
58. И, иман китерүчеләр! Уң кулларыгыз ия булганнар [кол һәм җарияләрегез] һәм арагыздан [балигълык яшенә кереп] төшләнүгә ирешкәннәр иртә намазы алдыннан, төш вакытында [кайлүлә йокысы өчен] киемегезне салгач һәм ястү намазыннан соң [ятар алдыннан берәр йомыш белән яныгызга керүләре кирәк булганда] өч мәртәбә сездән рөхсәт сорасын. [Бу өч вакыт] Сезнең [ял итәр] өчен өч [мәртәбә] гаурәт [җирләрегезне ачык калдыра алган вакытлар]. Алардан соң сезнең өстә дә, алар өстендә дә [рөхсәтсез яныгызга керүләре мәсьәләсендә] бер гөнаһ та юк. [Коллар, хезмәтчеләр, балалар өй йомышлары белән йөргән кебек] Берләрегез икенчеләрегезгә йөрисез. [Шуңа күрә сездән рөхсәт сорап тормасалар да була]. Аллаһ [сорауларыгызга җавап булган] аятьләрен сезгә шулай [тиңсез бер аңлату белән] бәян итә. Аллаһ – Белүче, Хикмәт иясе.[14]
59. Сездән [булган] балалар [балигълык яшенә җитеп] төшләнүгә ирешкәч, үзләреннән алдагылар [балигълык яшенә җиткәннәр] рөхсәт сораган шикелле, алар да [һәрвакыт] рөхсәт сорасыннар. Аллаһ аятьләрен сезгә шулай [җентекләп] бәян итә. Аллаһ – [һәрнәрсәне] Белүче, Хикмәт иясе.
60. [Хәез һәм бала тудыру яшеннән узып] Утырган хатыннар никахка өметләнмиләр. Аларның [чәч, муен, тамак һәм тез кебек яшерүләре кирәк булган] матурлыкларын ачып күрсәтергә тырышмыйча [җилән, бөркәнчек кебек тышкы] киемнәрен салуларында бер гөнаһ та юк. Әмма [яшьләр кебек бөркәнчекләр салмыйча] гыйффәтле булырга тырышулары алар өчен яхшырак. Аллаһ – [һәрнәрсәне] Ишетүче, Белүче[15].
61. [И, гозерлеләр! Сау-сәламәт булган кешеләр сезнең белән бергә ашарга теләмәсләр дип уйлап, яки яуга чыкканда, ачкычларын сезгә кертеп калдыручылар өйләреннән нәрсә дә булса ашавыгыз мәсьәләсендә сезгә рөхсәт бирсәләр дә, күңелдән риза булмаслар дип борчылып, алар белән бергә ашаудан яки өйләренә кереп, ихтыяҗларыгызны канәгатьләндерүдән тартынмагыз. И, сау-сәламәт кешеләр! Сез дә гозерле кешеләр белән бергә ашаганда шиккә бирелмәгез, чөнки] Үз [хатыннарыгыз һәм балаларыгызныкы булган] өйләрегездә, яки аталарыгызның өйләрендә, яки аналарыгызның өйләрендә, яки абый-энеләрегезнең өйләрендә, яки апа-сеңелләрегезнең өйләрендә, яки атагыз белән бертуган дәү абыйларыгызның өйләрендә, яки атагыз белән бертуган дәү апаларыгызның өйләрендә, яки анагыз белән бертуган дәү абыйларыгызның өйләрендә, яки анагыз белән бертуган дәү апаларыгызның өйләрендә, яки [вәкаләт ягыннан яисә саклау өчен вазифалы буларак] ачкычларына ия булган [колларыгызның өйләрендә яисә бакча һәм кура кебек] нәрсәләрдә, яки [үзләре юк чакта өйләренә кереп ашаган очрагыгызда соң дәрәҗәдә шат булачакларын белгән] дусларыгызда ашавыгыз мәсьәләсендә сукырга бер гөнаһ та юк, аксакка бер гөнаһ та юк, авыруга бер гөнаһ та юк, үзегезгә дә бер гөнаһ та юк. Бергәләп яки аерым гына ашавыгызда сезгә бер гөнаһ та юк. [Телгә алынган урыннардан] Өйләргә кергән чагыгызда Аллаһ тарафыннан бәрәкәтләнгән [һәм дөньяның күңелен] хуш [иткән, хәерле, озын] саулык теләге белән [дин, нәсел-нәсәп ягыннан] үзегезгә сәлам бирегез! Аллаһ аятьләрне шулай сезнең өчен бәян итә. Бәлки, [аңлатылган хөкемнәрне] аңларсыз [да, тиеш булганча гамәл кылып, ике җиһан бәхетенә ирешерсез].[16]
62. Мөэминнәр тик шулар гына ки, алар Аллаһка һәм Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) чын күңелдән] ышанганнар һәм аның белән берлектә [кешеләрне] бер арага китергән уртак бер эштә булган чакта аннан рөхсәт сорамыйча китмиләр. [Расүлем!] Һичшиксез, синнән рөхсәт сораучылар – алар Аллаһка һәм Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ихластан] иман китергән кешеләр. Алар кайбер эшләре өчен синнән рөхсәт сорагач, алардан теләгәнеңә рөхсәт бир. [Бер гозергә нигезләнгән булса да] Янә [дөнья эшен дин эшеннән өстен иткәнлекләреннән] алар өчен Аллаһтан ярлыкау сора. Һичшиксез, Аллаһ [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.
63. Расүлнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сезне мөһим бер эш өчен] чакыруын арагызда берләрегезнең икенчеләрегезне чакыруы кебек [рөхсәтсез китеп баруга ирекле булган бер чакыруга тиң] итмәгез. Сездән бер-берегезнең аркасы артына качып, яшерен рәвештә китеп баручыларны Аллаһ белә. Аның [Аллаһы Тәгаләнең] әмеренә каршы төшкәннәр үзләренә [дөньяда зилзилә, каты бәгырьлелек кебек] зур фетнә [һәм бәла-каза] килүеннән яки [Ахирәттә] аларга тилмерткеч бер газап килүеннән саклансын.
64. Күкләрдә һәм җирдә булганнар – [идарә һәм хөкемдарлык вәкаләте ягыннан] Аллаһныкы гына. Ул [Раббыгыз] сез тоткан [иман, гамәл, нифак, ихлас һәм вәгъдәдә тору кебек] нәрсәне дә, аларның [монафикъларның] Аңа кайтарылачакларын, шуннан соң Аның аларга кылган нәрсәләрен хәбәр итәчәк Көнне дә белә. Һичшиксез, Аллаһ һәрнәрсәне белүче.
[1] Зинаның харамлыгы хакында фикер берлеге бар, ләкин зиначылар белән өйләнешү Исламның башыннан ук харам булса да, бераз соңрак, шушы ук сүрәнең, гыйффәтле-гыйффәтсезгә бүлеп карамыйча, буйдакларны һәм толларны өйләндерергә әмер иткән 32 нче аяте кәримәсе белән нәсех ителгән. Фасикъларга охшау, гаептә шикләнү, начар сүзләргә мөмкинлек ачу кебек бик күп сәбәпләр аркасында гыйффәтсез хатыннарга өйләнү мәкруһ саналса да. (Нәсәфи)
[2] Бу һәм моңардан соң килгән унбиш аяте кәримә «Ифк (яла ягу) вакыйгасы» дип билгеле булган хәл турында иңгән. Гайшә (радыйаллаһу ганһа) бу вакыйганы болай дип аңлата: «Бәнү Мусталик газвәсендә бер муенсамны югалтканым өчен, артта калдым. Бик ябык булганым өчен, минем дөя өстендәге ябулы урынымда юклыгымны абайламаганлыктан, мине эчендә дип санап, кәрван юлга чыккан. Кәрван артыннан барып, тәртип урнаштыру белән вазифалы Сафуан исемле кеше, мине күргәч, дөясен чүктереп, мине атландырды һәм кәрванга илтеп җиткерде. Моннан соң беренче булып монафикъларның башлыгы булган Габдуллаһ ибне Үбәй тирәсендә оешкан бер төркем, минем хакта яла-ялганнар чыгара башлап, һәлак булдылар. Бу вакытта минем боларның берсеннән дә хәбәрем юк иде, мин каты чирли идем. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хәл-әхвәлемне сораса да, әүвәлге йомшак мөгамәләне күрмәвем мине сагайтты. Шулай бер төнне әтиемнең дәү апасы булган Өмме Мистах киеменә абынгач, улына бәддога кылып: «Каһәр суккыры үзеңне, Мистах!» – диде. Мин: «Нишләп алай әйтәсең?» – дип, каршы төшүемә, ул миңа бу яла турында сөйләп бирде һәм улы Мистахның да, көлеп булса да, бу эшкә катнашканын әйтте. Моны ишетеп, мин бөтенләй чирли башладым. Әтием белән әнием янына бардым. Төннәр буе күземә йокы керми, яшьләрем агудан туктамый иде. Әнием белән әтием бу елау минем эчәкләремне өзгәләп үтерәчәгенә күнгәннәр иде инде. Шулай озак кына вакыт үткәннән соң, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) яныма килеп: «И, Гайшә! Сөен, һичшиксез, Аллаһ синең гаепсез икәнеңне ачты!», – дигәч: «Сиңа түгел, Аллаһка мактаулар булсын!» – дидем». (Нәсәфи, Хазин, Бәйдави, Алуси; кыйсса хакында тәфсиллерәк мәгълүмат алыр өчен карагыз: Бохари, Тәфсир: 244, № 4473, 4/1774/1778)
[3] Риваятьтән күренгәнчә, Әбү Әюб әл-Әнсариның (радыйаллаһу ганһ) хатыны аңа: «Халыкның Гайшә хакында сөйләнгәннәрен ишеттеңме? – дип сорагач, Әбү Әюб: «И, Аллаһ! Сөбханаллаһ! Аларның барысы да – ялган һәм уйдырма!» – дигән, бу аять аның сүзенә туры килеп иңгән. (Хазин)
[4] Димәк, Аллаһы Тәгалә кешенең күңеленнән кичергән кинә, көнчелек һәм начар хәбәрләрнең таралуын теләү кебек нәрсәләр аркасында, аңа җәза бирелә ала, ләкин без теләк һәм ниятләр өчен сорау ала алмыйбыз, бары тик күргәннәребезгә таянып кына эш итәбез.
[5] Бу аяте кәримә Әбү Бәкер Сыйддикъ (радыйаллаһу ганһ) хакында иңгән. Ул кызы Гайшә (радыйаллаһу ганһа) турындагы ялаларны ишетеп көлеп ялгышкан, ләкин мөһаҗирлек һәм Бәдер сугышында катнашу кебек, өстен сыйфатларга ия булган, анасының бертуганының улы булганы өчен, туганлык хакы да булган фәкыйрь Мистахка (радыйаллаһу ганһ) бирә килгән ярдәмен туктатачагы турында ант иткән. Ләкин Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аңа бу аяте кәримәне укыгач, «Әлбәттә, Аллаһның мине гафу итүен телим!» – дип, ант кәффарәте биреп, Мистахка (радыйаллаһу ганһ) ярдәмен дәвам итә, чөнки Мистах (радыйаллаһу ганһ) ялаларны тыңлап ялгышса да, беркайчан да ул ялага катнашмаган. (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин)
[6] Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә бернинди гөнаһ турында да Гайшәгә (радыйаллаһу ганһа) яла ягучыларның гөнаһы кебек авыр янаулы сүзләргә урын бирмәгән. Шуңа күрә Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһүмә): «Кем дә кем бер гөнаһ эшләп, соңыннан тәүбә итсә, тәүбәсе кабул ителер, тик Гайшәгә (радыйаллаһу ганһа) яла ягучылар арасында булмаса гына», – дип әйткән. (Нәсәфи)
[7] Тәфсирләрдә хәбәр ителгәнчә, Аллаһы Тәгалә Йосыфның (галәйһиссәлам) гаепсезлеген бишектәге баладан сөйләтеп, Мусаның (галәйһиссәлам) гаепсезлеген киемнәрен алып киткән ташны сөйләтеп, Мәрьямның (радыйаллаһу ганһа) гаепсезлеген улы Гайсәне (галәйһиссәлам) сөйләтеп белдергән. Гайшәнең (радыйаллаһу ганһа) гаепсезлеген Кыямәткә кадәр укылачак могҗиза булган бердәнбер Китабында моның кадәр бөек аятьләр белән һәм моның кадәр көчле сүзләр белән уртага куйган ки, бу үзе – Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тоткан урынының югарылыгын күрсәткән зур бер дәлил.
[8] Хәнәфи мәзһәбендә йөз, куллар һәм аяклар гаурәт булмасалар да, боларга шәһвәт белән карау харам. Шуңа күрә, хатын кешенең үзенә кемнеңдер шәһвәт белән күз салачагы мөмкин булган очракта, аның бу әгъзаларын чит ирләргә күрсәтүе рөхсәт ителми. Бигрәк тә фетнә кайнаган заманыбызда, шәһвәт белән караган белән карамаганны аерыр өчен, һәр хатынның һәрвакыт билгели алырлык бер нәрсәсе булмаганлыктан, ирләре һәм мәхрәмнәреннән башкаларга бу әгъзаларын, бигрәк тә үзенә тартып торган үзәк булган йөзләрен күрсәтмәүләре – иң дөрес юл. Биредә телгә алынган «хумур» сүзенең бүгенге ияк астына китереп бәйләнгән баш яулыгы итеп тәрҗемә ителүе бу мәсьәләдә сәхабәдән һәм сәләфтән килгән карашларга туры килми, чөнки бу турыдагы риваятьләр бу сүзнең баштан аска табан бөтен гәүдәне капларлык «бөркәнчек, фәраҗә, чадра» кебек япмалардан гыйбарәт булганын ап-ачык итеп ачыклап куя. Мондый урыннарда сәхабә һәм сәләфтән килгән риваятьләрне күрмәмешкә салышып, сүзлеккә карап кына мәгънә бирелергә тиеш түгел, чөнки Коръәннең тәфсирен иң яхшы белүчеләр, һичшиксез, вәхинең иңүенә шаһит булган һәм күз уңында тотылган мәгънәләрне беренче авыздан алган сәхабәләр җәмәгате белән аларны күреп, алардан белем алган табигыйннар буыны. Гайшә (радыйаллаһу ганһа) бу аятьнең тәфсирендә болай ди: «Аллаһ мөһаҗирләрнең хатын-кызын рәхмәт әйләсен! (Алар Коръәннең әмерләре белән гамәл кылуда шулкадәр игътибарлылар иде ки) Аллаһы Тәгалә «Бөркәнчеләрен башларыннан якалары өстенә салындырсыннар» аятен иңдергәч, алар шундук чаршау кебек зур бөркәнчекләрен башларына ябынып шулар белән бөркәнделәр». «Әнсар хатыннарының ирләре аларга бу аятьне укыгач исә, Коръәнгә алардан да көчлерәк ышанган беркемне дә күрмәдем. Аларның һәрбере торып, зур чаршауларга төренде һәм иртәнге намазга шундый кыяфәттә чыктылар». (Бохари, Тәфсир: 251, № 4480-81, 4/1782, 1783; Ибне Хәҗәр, Фәтх әл-Бари, Тәфсир: 24/12, № 4758-59, 8/347, 348) Бу сахих риваятьләрдән ачык аңлашылганча, бу аяте кәримә белән гамәл кылган сәхабә хатын-кызлардан берсе дә башын гына капларлык итеп яулык ябынмаган, зур чаршауларның кырларын тигезләп һәм баш турысына ярык ясап бөтен гәүдәләрен капларлык итеп төренгәннәр. Менә бу риваятьләрдә кулланылган «мурут» һәм «узур» сүзләренең берлек сан формалары булган «миртъ» һәм «изар» сүзләре сүзлекләрдә «чаршау, чадра» мәгънәсенә килә торан «мүлаә» сүзе белән аңлатылган. Биредә кулланылган «хумур» сүзенең берлек сан формасы булган «химар» сүзе дә бөек мөфәссир Алуси (рәхимәһуллаһ) тарафыннан чаршау, чадра, фәраҗә кебек бөтен гәүдәне каплый торган зур бөркәнчек мәгънәсен белдергән «микънәа» сүзе белән аңлатылган. Шуңа күрә турыдан-туры сүзлеккә караучылар да бу сүзнең көнебездә билгеле булган баш яулыгы мәгънәсендә килмәгәнлеген ап-ачык күрәчәкләр. Коръән аятьләренең бер-берсе белән каршы килмичә, һәммәсе дә бер-берсен тәфсир кылганга күрә, «Әхзаб» сүрәсенең 59 нчы аятендә «җилбаб» әмер ителгәндә, баш яулыгы гына әмер ителә дигән нәрсә аңлашылмаска тиеш. Ул аятьтә кулланылган «җилбаб» сүзе дә, мондагы шикелле үк, Ибне Габбас һәм Ибне Җүбәйр (радыйаллаһу ганһүмә) тарафыннан: «Баш түбәсеннән аяк тырнагына кадәр бөтен бәдәнне каплаган чаршау» мәгънәсенә килгән «микънәа» һәм «милхәфә» кебек сүзләр белән аңлатылган (Табәри, № 25977-78, 9/306; Ибне Кәсир: 10/218-219; Алуси: 18/142, 22/88). Бөтен аерма шунда ки, тегендә хөр хатыннарның җарияләрдән аерылып торуы хикмәтенә нигезләнеп «җилбабларын өсләренә салсыннар», – дип боерылган, монда исә чаршауның өске өлеше күкрәк турысын ачык калдырып аркага салындыру белән, җаһилият чоры гадәтен гамәлдән чыгару өчен, «Бөркәнчеләрен башларыннан якалары өстенә салындырсыннар», – дип әйтелгән. Омәр Насухи Билмән әфәнде тәфсирендә бу урында «Чадралары белән башларын капласыннар», – дип мәгънә биргән. Коньялы Мәхмәд Вәһби әфәнде дә «Хуласат әл-бәян» исемле Зур Коръән тәфсирендә: «Чаршауларын бөтен буйларына салындырсыннар» мәгънәсенең аңлатмасында бу аяте кәримәдән ачык аңлашылган дүртенче хөкемне: «Өсләренә чадра уранулары» шәкелендә бәян итеп, төгәл мәгънәгә китергән. Аеруча монда «хумур» сүзе белән генә канәгатьләнеп, «якалары өстенә» дип кенә әйтелмәсә, кайберәүләрнең хатын-кыз сәхабәләрнең гамәленә игътибар итмичә, кайбер сүзлекләрдәгечә «башны гына каплаган нәрсә» мәгънәсен алга чыгарулары урынлы да була алыр иде. Ләкин «якалары өстенә» гыйбарәсе моның баш белән генә чикләнмичә, чаршауның өске өлеше турында сүз барганын ачыклый.
[9] Бу өйләндерү әмере буйдакларны һәм толларны өйләндерү һәм кияүгә бирү кебек хәерле гамәлгә вәлиләрне һәм җаваплы кешеләрне өндәү сыйфатында әйтелеп, бу эшнең Аллаһ хозурында хуп күрелгән мөстәхәб бер эш булганын бәян итә, чөнки һәр әмер сүзе ваҗиблекне белдерми.
[10] Мондагы чагыштыруларның тәфсирендә бик күп аңлатмалар булса да, кайбер голәмәнең бәяныннан күренгәнчә, Аллаһның туры юлга кертүе – икеләнүгә урын калдырмыйча, көчле ышану ягыннан яктылыкны саклап таралуын кисәтү белән куәтләндереп, диварда булган тәрәзәсез бер уемга; кандилнең анда сүнмичә саклануы – Коръәннең үзгәртелүдән саклануына; Исламның һидаяте – хакыйкатьләрне уртага кую ягыннан янып торган кандилгә, заманалар үтү белән шик тудырмавы ягыннан үтә күренмәле пыялага; Коръән белән сөннәтне чагылдырган вәхи – туры юлга кертү дәлилләренең чыганагы булу ягыннан мөбәрәк бер агачка; Исламның йомшаклыгы һәм җайлылыгы – ул агач үскән уртача климатка; дини тәгълиматларның Кыямәткә кадәр яңарып дәвам итүе – филтәнең дәвамлы янып торуына; Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Коръән хөкемнәрен өммәтенә аңлатуы – сөртелгән урынны яктырта торган зәйтүн маена; ул хөкемнәрнең, бер өйрәтүчегә дә ихтыяҗ булмыйча, үзеннән-үзе аңлашылырлык дәрәҗәдә ап-ачыклыгы – ул майның, ут кагылмыйча да, үз-үзеннән яктыртырлык дәрәҗәдә булу сыйфатына; кандилнең агачта өлгергән зәйтүннән чыгарылган майдан януы исә гасырлар буена дин галимнәренең иҗтиһатының әһәмиятенә охшатылган.
[11] Риваятьтән күренгәнчә, бу аяте кәримә җаһилият дәверендә хакыйкый динне эзләгән һәм раһиблыкка кергән, Ислам килгәннән соң исә үҗәтләнеп инкяр иткән Гутбә ибне Рабига турында иңгән, ләкин аның хөкеме бөтен кяферләргә дә кагыла. Аятьтә телгә алынган караңгылыклар хакында Үбәй ибне Кәгъб (радыйаллаһу ганһ) болай дигән: «Имансыз кеше дәвамлы сурәттә биш караңгылык эчендә әйләнеп йөри: әйткән ширек сүзләре – бер караңгылык, кылган начар эшләре – башка бер караңгылык, керәчәк кабере тагын бер караңгылык, чыгачак мәхшәр – дөм караңгылык, соңгы торагы булган җәһәннәм исә – караңгылыклар үзәге» (Хазин).
[12] Бу аяте кәримә Бишр исемле бер монафикъ хакында иңгән. Бу кеше белән бер яһүди арасында җир кишәрлеге өчен бәхәс килеп чыккач, яһүди: «Карарны Мөхәммәд бирсен!» – дип әйткән, теге исә: «(Яһүдиләрнең абруйлы затларыннан) Кәгъб ибне Әшрәф бирсен, чөнки Мөхәммәд – кеше хакына керүче ул», – дип әйткән. Менә бу аять «Ышандык», – дия торып, Исламның хөкемнәренә риза булмаган монафикъларның көферлеген терки.
[13] Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның сәхабәләре Мәккәдә ун ел курку эчендә яшәгәннәр. Мәдинәгә һиҗрәтләреннән соң да, иртә-кич корал йөртергә мәҗбүр булгач, араларыннан берсенең: «Иминлектә яшәгән һәм коралларыбызны ташлый алган бер көн дә күрмәдек», – дип әйтүенә бу аяте кәримә иңгән.Шулчак Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Бик тиздән арагыздан берегез, бик зур җәмәгать уртасында янында бернинди корал да йөртмичә, иминлек эчендә утыра алачак!» – дип әйткән. Аллаһы Тәгалә вәгъдәсендә торып, Пәйгамбәренең сүзенең дөреслеген раслаган. Шулай итеп, сәхабә җәмәгатен Гарәп ярымутравына хаким иткән, көнчыгыш һәм көнбатышның иң ерак почмакларын хәтта алардан яулап алдырган, кисраларның, кайсәрләрнең империяләрен аларның куллары белән тар-мар иттергән һәм мөэминнәрне дөньяда хөкемдар иткән. Табигый, бу аять гаиб белән бәйле бер хәбәрнең дөреслеккә чыгуы ягыннан Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) пәйгамбәрлегенә дәлил булганы кебек, дүрт тугры хәлифәнең дә хәлифәтенең дөреслегенә дәлил тәшкил итә, чөнки бу аятьтә вәгъдә ителгән сөенечле хәбәрләрнең алар дәверендә чынга ашуы беркемдә дә шик уятмый. (Нәсәфи, Бәйдави, Хазин)
[14] Риваятьтән күренгәнчә, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Мүдлиҗ исемле бер баланы төш вакытларында Гомәрне (радыйаллаһу ганһ) чакырырга дип җибәргән, теге көтмәгәндә килеп кереп, аны чит кешегә күренергә ярамаган бер хәлдә күргән. Шуннан Гомәр (радыйаллаһу ганһ): «Аллаһы Тәгаләнең бу вакытларда балаларыбызның һәм хезмәтчеләребезнең яныбызга керүләрен тыюын теләр идем», – дигән теләктә булган. Шул вакыйга уңае белән Аллаһы Тәгалә шушы аяте кәримәне иңдергән. Моны ишеткән Гомәр (радыйаллаһу ганһ) сәҗдәгә капланган. Шуңа күрә кешеләр гаурәт мәсьәләләрен һәм мәхрәм хәлләрен чит-ятларга аңлата алырлык булган балаларга Исламның бу хөкемен өйрәтеп кулландырырга тиешләр. (Алуси)
[15] Билгеле булганча, бу хөкем шәһвәттән туктаган бик өлкән хатыннарга капланып йөрү хосусында билгеле шартлар белән берникадәр ирекле хәрәкәт итү мөмкинлеге бирә, ләкин һәр төшкәнне күтәреп алучы булыр дигән шикелле, аларның да каплану мәсьәләсен соң дәрәҗәдә үтәүләре тагын да яхшырак күрелгән.
[16] Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, Аллаһы Тәгалә: «Арагызда малларыгызны ялган юл белән ашамагыз!» аятен иңдергәч, мөселманнар авыру, паралич суккан, сукыр һәм аксак кебек гозерлеләр белән бергә ашаудан тартына башлаганнар һәм: «Ашамлык безнең иң кадерле малыбыз, Аллаһ безгә малыбызны ялган юл белән ашауны тыйганы өчен, игътибарлы булырга тиешбез, чөнки күрми торган кеше ризыкның яхшы-яман ягын аера алмый, аксак иркенләп утырып ашаганда безгә кушыла алмый, авыру кеше дә ашау теләге булмаганы өчен үз хакын ашый алмый», – кебек борчылуга төшкәннәр. Гозерлеләргә килгәндә, алар еш кына мөсафир булып, кемнең дә булса өенә бара торган булганнар. Өй хуҗасы аларны сыйларлык берни дә таба алмыйча, аларны алдагы аятьтә әйтелгән якыннарының өйләренә илтеп ашата торган булган. Параличлылар: «Безне алуын алды, ләкин башка берәүнең өенә илтте», – дип борчуга төшкәннәр. Янә шулай җиһадка китүчеләр өйләренең ачкычларын параличлыларга биргәннәр дә: «Без сезгә өебездә булган нәрсәләрне ашавыгызны хәләл иттек», – дип әйтә торган булганнар. Ләкин гозерлеләр: «Без хуҗасы булмаган өйләргә керә алмыйбыз», – дип бу эшкә бармаганнар. Менә Аллаһы Тәгалә бу аяте кәримәне иңдереп, алардан бу борчуны алган. (Хазин)