Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 23. Әл-Мүэминүүн (Мөэминнәр) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. Иман китерүчеләр хәзердән уңышка иреште [һәм өметләре гамәлгә ашты].

2. Кемнәр [Аллаһның хозурында булган кебек] намазларында [карарга тиешле урынга карап, бөтен әгъзаларын да тыныч тотып һәм күңелләре белән Раббыларына юнәлеп] түбәнчелеклеләр.

3. Буш нәрсәләрдән йөз чөерүчеләр.

4. Зәкят [гыйбадәтен] башкаручылар.

5. Җенес әгъзаларын [харамнардан] саклаучылар.

6. Хатыннарыннан һәм [җарияләрдән] уң куллары ия булганнардан башка. Чөнки алар [болар белән кылган рөхсәт ителгән бәйләнешләре өчен] тәнкыйть ителмиләр.

7. Кемнәр исә [дүрт хөр хатын һәм сансыз җариядән файдалану кебек] моннан артыгын эзләсә [һәм шәһвәтен хәләл булмаган юлларда канәгатьләндерергә теләсә], алар – чиктән ашучылар.

8. [Аллаһы Тәгаләгә карата да, колларга карата да] Әманәтләрен һәм сүзләрен үтәүчеләр.

9. Кемнәр намазларын [үз вакытында укып, тышкы, эчке шартларын] саклыйлар.

10. Әнә шулар – мирасчылар.

11. Алар [җәннәтнең иң өстен урыны булган] Фирдәвесне мирас итеп алачаклар. Алар анда мәңге калачаклар.

12. Һичшиксез, Без кешене саф балчыктан яралттык.

13. Шуннан соң аны [нәселенең яралтылу матдәсен] ышанычлы бер урын [булган аналык] эчендә су тамчысы иттек.

14. Шуннан соң ул су тамчысын [сөлек кебек аналык диварына ябышып, кан белән тукланган йомыркадан гыйбарәт] оешкан канга әверелдердек. Аннары ул оешкан канны бер чәйнәлгән ит хәленә китердек, ул чәйнәлгән ит кисәген сөякләргә әверелдердек, шуннан соң ул сөякләргә ит кундырдык. Шуннан соң аны башка бер яралтылыш белән бар иттек [тә, аны сөйләшә, ишетә, күрә белгән җанлы бер кеше хәленә китердек]. Яралтучының иң күркәме булган Аллаһ – Бик бөек. [Чөнки Аллаһы Тәгаләдән башка шәкел бирүчеләр Ул яралткан нәрсәләргә бер рәвешле шәкелләр бирә алалар, ләкин аларны терелтә алмыйлар. Ул исә юктан бар кылган барлыкларга шәкел дә бирә, аларны терелтә дә].

15. Шуннан соң, моның артыннан [әҗәлләрегез җиткәч] сез үләчәксез.

16. Шуннан соң, Кыямәт көнендә сез [хисап һәм җәза өчен] терелтеләчәксез.

17. Без сезнең өстегездә [йолдызлар, фәрештәләр йөри торган җиде кат күк] җиде юл яралттык. Без [күкләрдән дә, җирдән, аларның эчендәгеләрдән дә һәм башка] барлыкларыбыздан да гафил түгел. [Киресенчә, Без бөтен мәхлукларның төзек булуын тәэмин итеп торабыз].

18. Без [кешеләргә җитәрлек] күләмдә күктән су иңдердек, аны җирдә [файдалана алырлык рәвештә] урнаштырдык. Һичшиксез, Без [тәмен бозу, буга әйләндерү һәм төпкә җибәрү кебек бик күп юллар белән] аны [кире] алырга да кодрәтле[2].

19. Шул сәбәпле, сезнең өчен хөрмә һәм йөзем бакчалары барлыкка китердек, сезнең өчен аларда җимешләр бар. [Аларның бик күбесен сатып, керем аласыз, бер өлешен] ашыйсыз.

20. [Мисыр белән Әйлә арасында булган] Сина тавыннан [үсеп] чыккан бер агачны да [сезнең өчен яралттык], ул май һәм ашаучылар өчен тәмләткеч [буларак кулланыла торган зәйтүннәр] үстерә.

21. Терлекләрдә сезнең өчен гыйбрәт бар. Аларның карыннарында булганны сезгә эчерәбез. Аларда сезнең өчен бик күп файдалар бар. Алардан [ашарга яраклы булганнарының итләрен] ашыйсыз.

22. Сез [йөкләрегез белән бергә корыда] алар өстендә һәм [диңгездә] көймәләрдә йөрисез.

23. Һичшиксез, Без Нухны [галәйһиссәлам] кавеменә [пәйгамбәр итеп] җибәрдек тә, ул: «И, кавемем! Аллаһка гыйбадәт кылыгыз! Сезнең өчен Аннан башка һичбер илаһ юк! [Аллаһтан] курыкмыйсызмы?» – диде.

24. Кавеме арасыннан кяфер булган абруйлылары әйтте: «Бу – сездән өстен булырга теләгән [ләкин сездән бер аермасы да булмаган] сезнең кебек бер кеше бит. Аллаһ [сезгә берәр пәйгамбәр җибәрергә] теләгән булса, [моның урынына] фәрештәләр җибәрер иде. Безнең бу турыда [кеше кебек адәм балаларыннан пәйгамбәр буларак җибәрелгән һәм Аның безгә әмер иткән хак дине турында] әүвәлге аталарыбыздан ишеткәнебез булмады.

25. Ул – җүләрләнгән кеше генә. Шулай булгач, [я акылы кайтканчы, я үлгәнче] бервакытка кадәр [чыдап, башына киләчәкләрне] көтегез».

26. Кавеменең иманыннан өметен өзгән Нух [галәйһиссәлам] Әйтте: «И, Раббым! Мине ялганчы дип санаулары сәбәпле, миңа ярдәм ит!»

27. Без аңа: «Безнең күзәтүебез белән белән көймә яса. [Көймәгә утыру] Әмеребез килгәч һәм [Хавадан [радыйаллаһу ганһа] калган таш] мич [су ургылып һәм бик көчле итеп] кайнап чыккач, [суга батудан котылачак кешеләрнең һәрбереннән [анасы һәм атасы итеп] берәр пар һәм [мөселман булган хатының белән өч улыңның һәм аларның хатыннарыннан торган] гаиләңне аңа керт. Әмма [кяфер булган хатының, улың кебек] алар арасыннан [батып үләселәре турындагы] сүзем алдан әйтелгәннәрне түгел. Золым кылучылар хакында [догалар кылып] Миннән сорама. Һичшиксез, алар суга батырылачак.

28. Яныңдагылар белән бергә көймәгә урнашкач, [Миңа шөкер итеп] әйтегез: «Барча мактаулар – Аллаһка, Ул безне залимнәр кавеменнән коткарды».

29. Янә син [көймәгә утырганда һәм төшкәндә]: «И, Раббым! Мине бәрәкәтле бер урынга [шушы көймә эченә] урнаштыр. Син бит – урнаштыручыларның иң яхшысы».

30. [Расүлем!] Һичшиксез, боларда аятьләр бар. Һичшиксез, Без [колларыбызны] сыныйбыз.

31. Шуннан соң алар артыннан [гад һәм сәмуд кебек] башка гасырлар [халкын] мәйданга китердек.

32. Алар арасында да: «Аллаһка [гына] гыйбадәт кылыгыз! Сезнең өчен Аннан башка һичбер илаһ юк. [Шуны белә торып, ширектән] Сакланмыйсызмы?» – дип, [вәгазьләү өчен] үзләреннән үк бер Расүл (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) җибәрдек.

33. Кавеме арасыннан кяфер булган, Ахирәт [һәм анда булган хисап, җәза] белән очрашуны ялган дип санаган һәм Без дөнья тормышында үзләренә нигъмәтләр биргән абруйлы затлар [бер-берләренә] әйтте: «Бу – сезнең кебек бер кеше генә, ул сез ашаган нәрсәләрне ашый, сез эчә торган нәрсәләрне эчә.

34. Үзегез кебек бер кешегә [буйсынып, һәр кушканына] итагать итәсе булсагыз, һичшиксез, сез [үз-үзләрен хур иткән һәм алданган кешеләр хәленә төшкәнегез өчен, акылларын] югалтучылар булырсыз.

35. Әллә ул сезгә үлгәнегездән соң, туфрак һәм сөякләр булгач, [каберләрегездән терелеп] чыгуыгызны вәгъдә итәме?

36. Сезгә вәгъдә ителгән нәрсәләр [чынбарлыктан] никадәр ерак, никадәр ерак!

37. Ул [тормыш] безнең [шушы яшәгән] дөнья тормышыбыз. Без үләбез һәм яшибез. Һәм без [үлемебез артыннан] терелтелмәячәкбез.

38. Ул [үзен пәйгамбәр дип санаган, Аллаһы Тәгаләнең сезне терелтәчәген вәгъдә иткән бәндә] Аллаһка яла яккан бер кеше генә. Без аңа һич ышанмыйбыз».

39. [Иманнарыннан өметен өзгән пәйгамбәрләре] Әйтте: «И, Раббым! Мине ялганчы дип санаганнары сәбәпле, миңа ярдәм ит!»

40. [Аллаһы Тәгалә илчесенең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) догасын кабул итеп] Әйтте: «Бик аз вакыттан соң алар үкенәчәкләр».

41. [Җәбраилдән [галәйһиссәлам] Куркыныч һәм көчле тавыш аларны [Аллаһы Тәгаләдән] бер гаделлек белән тотты да, [йөрәкләре ярылудан барысы да үлделәр] шулай итеп, Без аларны [ташу кебек] аккан чүп шикелле иттек. Юк булсыннар залимнәр!

42. Шуннан соң, [җир белән бертигез ителүләре] артыннан [Салих, Лут һәм Шугайбнең (галәйһимүссәлам) кавемнәре кебек] башка гасырлар [халкын] барлыкка китердек.

43. Һичбер өммәт вакытын уза алмас һәм алар [ул юк ителү вакытлары җиткәч, аны бер мизгелгә] кичектерә дә алмаслар.

44. Шуннан соң без расүлләребезне бер-бер артлы җибәреп тордык. Һәр өммәткә расүле килгән саен, аны ялганчы дип саный тордылар. Без исә аларның берәүләрен икенчеләренә буйсындырдык. [Шулай итеп, бер-бер артлы һәлак иттердек] Һәм аларны [башына килгәннәрне гаҗәпләнеп тыңлана торган гыйбрәтле] хикәяләр иттек. Иман итмәгән кавем юк булсын!

45. Шуннан соң Муса һәм кардәше Һарунны [галәйһимәссәләм] могҗизаларыбыз белән, һәм ап-ачык дәлил белән җибәрдек.

46. Фиргавенгә һәм аның абруйлыларына, ләкин алар [пәйгамбәрләргә иярүдән] тәкәбберләнделәр һәм масайган кешеләр булдылар.

47. Алар: «Кавемнәре [Исраил уллары] безгә [хезмәт һәм] коллык итә торып, безнең кебек булган ике кешегә иман итикме әллә?» – дип әйттеләр.

48. Алар ул икәүне ялганчы дип санадылар һәм, шул сәбәпле, [Кызыл диңгездә батып] һәлак ителгәннәрдән булдылар.

49. Без Мусага [галәйһиссәлам] китап бирдек. Бәлки, алар һидаятьне табарлар.

50. [Әнисенә ир-ат кулы тимичә туган] Мәрьям улы [Гайсә] белән анасын да бер аять иттек. Ул икәүне урнашу урыны итеп агымсулы [булган Кодер туфракларындагы тигез, киң һәм мул җимешле] бер калкулыкка сыендырдык.

51. [Без пәйгамбәрләребезгә болай дидек] «И, Расүлләр! Тәмле һәм хәләл нәрсәләрдән ашагыз һәм изге гамәл кылыгыз. Һичшиксез, Мин – сезнең ни кылганнарыгызны [бик яхшы] белүчемен.

52. Һичшиксез, бу – [Ислам дине] бердәнбер шәригать буларак, сезнең динегез, Раббыгыз да – Мин генә. Шулай булгач, Миннән куркыгыз!».

53. Әмма алар эшләрен араларында төрле өлешләргә бүлделәр [дә, кайсы яһүди, кайсы насара, кайсы мәҗүси буларак, китаплы-китапсыз бик күп ялган диннәргә бүленделәр]. Һәрбер фирка [үзенең дөреслегенә ышанып] үзләрендә булганга сөенә.

54. [Расүлем!] Син аларны [алар тәүбә итәчәк яки үлеп китәчәк] бервакытка кадәр билгесезлекләре эчендә [шулай] калдыр.

55. Әллә [инкяр итүчеләр] Мин мал һәм ир балалар бирәм дип уйлыйлармы?

56. Без аларны игелек белән нигъмәтләндерергә ашыгабыз [дип]? Юк шул! Белмиләр!

57. Һичшиксез, алар Раббыларыннан куркып тетриләр.

58. Алар Раббыларының аятьләренә [һәм китапларының бөтенесенә] иман итәләр.

59. Алар Раббыларына [кылган гыйбадәтләрендә беркемне дә] уртак кушмыйлар [ширекнең ачыгын да, яшеренен дә кире кагалар].

60. Алар биргән [зәкят һәм садака кебек] нәрсәләрен [биргәндә] үзләре Раббыларына кайтарылачаклар [да, шулчакта гамәлләре кабул булмас] дип, күңелләре белән куркып бирәләр.

61. Әнә шулар хәерле гамәлләрдә [ярыша-ярыша] узышалар һәм алар башкалардан алга узачаклар.

62. Без бер җанга да көченнән килмәгәнне йөкләмибез. Хакны сөйләгән [һәм бөтен колларыбызның гамәлләрен теркәгән Ләүхелмәхфүз һәм гамәл дәфтәрләреннән гыйбарәт] китап – Безнең хозурыбызда. Алар [саваплары киметелеп яки җәзалары арттырылып] рәнҗетелмәячәкләр.

63. Аларның [кяферләрнең] йөрәкләре – моңа [Коръәнгә] карата гафләт эчендә. Алар өчен моннан башка [яман] гамәлләр дә бар һәм аларны [бертуктаусыз] эшли торалар.

64. [Расүлем!] Без нигъмәт муллыгы эчендә булганнарын [җиде ел дәвам иткән, хәтта үләксә ашарга да мохтаҗ иткән корылык рәвешендәге] газап белән тоткач, алар ярдәм сорап кычкыра башларлар.

65. [Без аларга әйтербез] «Бүген ярдәм сорап кычкырмагыз, чөнки, һичшиксез, сез Бездән ярдәм күрмәячәксез.

66. Аятьләрем сезгә [бер-бер артлы] укыла торды, ләкин сез [йөз чөерү белән] үкчәләрегезгә таба борылдыгыз.

67. Шул сәбәпле [мөселманнарга карата] тәкәбберләнеп, төне буе [Коръән хакында шигырь, кәһанәт кебек мәгънәсез сүзләр әйтеп] буш сүзләр сөйлисез.

68. Алар [Коръәнгә дошман булучылар] ул [илаһи] боерыкны һич уйлап карамадылармы? Әллә [Исмәгыйльнең [галәйһиссәлам] өммәте һәм нәселе булган] әүвәлге аталарына килмәгән нәрсә аларга да килдеме?

69. Яки алар расүлләрен танымадылар һәм шул сәбәпле аны инкяр иттеләрме әллә? [Юк! Бик яхшы таныдылар, ләкин инкярларының сәбәбе тик көнчелекләре һәм үҗәтлекләре булды].

70. Яки: «Аңарда бертөрле җүләрлек бар», – дип әйтәләрме? Ул аларга [инкяр итеп булмаган] хак белән килде. Аларның күбесе исә хакны яман күрәләр.

71. Әгәр дә хак аларның начар теләкләренә иярсә, күкләр, җир һәм аларда булганнан [күптән] бозылып беткән булыр иде. Без аларга нәсыйхәт [булган Китапны] бирдек. Ләкин алар нәсыйхәтләреннән йөз чөерделәр.

72. Әллә син [ирештерүең өчен] алардан бер түләү сорыйсыңмы? Раббыңның ризыгы [тагын да күбрәк һәм дәвамлы булганлыктан, һәркемнең биргәненнән] яхшырак. Ул – ризык бирүчеләрнең иң яхшысы.

73. Һичшиксез, син аларны туры юлга дәгъват итәсең [акыл да аның дөреслегенә шаһитлык итә].

74. Ахирәткә ышанмаганнар исә, һичшиксез, ул юлдан тайпылалар.

75. [Расүлем!] Әгәр Без аларга [«Туганлык хакы өчен дога кылыгыз да, бу корылыктан котылыйк!» – дип, сиңа мөрәҗәгать итүләренә] рәхмәт итсәк һәм аларда булган зарарны алсак, алар барыбер [тәүбә итмичә] каңгырап, бозыклыклары эчендә кирелекләрен дәвам итәрләр иде.

76. Без аларны [Бәдердә] газап белән тоткан идек, әмма алар [сугыштан соң исән калганнар] Раббыларына буйсынмадылар. Хәзер дә ялварып сорамыйлар.

77. Алар алдына көчлерәк бер газапка ия булган [кытлык һәм ачлык, Мәккәне алу, үлем сәгате һәм мәхшәргә чыгу кебек] бер капка ачкан чагыбызда, алар аптыраш эчендә [бөтен хәерле нәрсәләрдән] бик зур борчуга төшәләр.

78. Сезнең [Коръән аятьләре белән җиһан аятьләрен күреп, фикер йөртүегез] өчен колаклар, күзләр һәм күңелләр барлыкка китергән Зат – Ул. [Моның кадәр нигъмәтләрегезгә] Бик аз шөкер кыласыз.

79. Җирдә сезне тараткан Зат – Ул. Сез [Кыямәт көнендә] Аңа җыелачаксыз.

80. Терелтеп һәм җан алып торган Зат – Ул. Төн белән көннең бер-бер артлы килеп китүе дә – Аныкы гына. Сез һаман аңламыйсызмы?

81. Юк! Алар [бу хакыйкатьләрне һич аңламыйча] әүвәлгеләр [кяферләр] сөйләгән нәрсәне үк әйтәләр.

82. Алар әйттеләр: «Үлгәнебездән соң туфрак һәм сөякләргә әверелгәч, [кабат] терелтеләчәкбезме әллә?

83. Безгә дә, аталарыбызга да элек бу вәгъдә ителгән иде инде. Бу [терелтелү хәбәре] әүвәлгеләрдән калган ялганнан башка берни түгел».

84. [Расүлем! Ул инкяр итүчеләргә] Әйт: «Җир һәм аңарда булганнар кемнеке? Әгәр белсәгез [әйтеп карагыз]

85. Һичшиксез, алар [әллә ни тирән уйларга кереп торырга мохмаҗ булмыйча, мәҗбүри рәвештә генә]: «Аллаһныкы!» – диячәкләр. Әйт: «[Шуны белә торып] Һаман уйламаячаксызмы?»

86. [Расүлем! Ул акылсызларга] Әйт: «Җиде [кат] күкләрнең һәм [алар белән чагыштырганда] бөек Гарешнең Раббысы кем?»

87. [Бу сорауга да, һичшиксез] Алар: «[Галәмнәрнең Раббысы булган] Аллаһ!» – диячәкләр. [Расүлем! Аларны шелтәләү өчен] Әйт: «[Бу хакыйкатьләрне белә торып] Һаман [Аның газабыннан] курыкмыйсызмы?»

88. [Расүлем! Бу юлы аларга] Әйт: «Һәрнәрсә өстеннән хакимлек фәрманында булган, Ул [теләгәнен] саклый алган, ләкин Аңардан сакланып булмаган Зат кем? Әгәр белсәгез [әйтеп карагыз]

89. Һичшиксез, алар: «[Бу өстен куәт һәм хакимият] Аллаһныкы!» – диячәкләр. [Син бу гаепләү һәм кимсетүләренә карата] Әйт: «Ничек сез [шайтан вәсвәсәсенә] алданасыз!»

90. Без аларга [ширек кылучыларга] хак китердек, алар исә ялганлыйлар.

91. Аллаһ бернинди бала да алмады. Аның белән берлектә һичбер илаһ та юк. [Әгәр дә башка илаһлар булса] Һәрбер илаһ үзе бар иткән нәрсәләр белән [үзе белгәнгә] китерер иде һәм, һичшиксез, аларның берәүләре икенчеләреннән өстен чыгар иде. Аллаһ алар [ширек кушып] сыйфатлаган нәрсәләрдән пакь [һәм ерак].

92. Ул бөтен яшерен һәм ачык булганнарны белә! Ул аларның ширек кушкан нәрсәләреннән өстен.

93. [Расүлем! Кяферләр куркытылган газапның зурлыгы каршысында син Миңа сыенып] Әйт: «И, Раббым! Аларга вәгъдә ителгән [куркыныч] нәрсәне миңа күрсәтәсе булсаң.

94. И, Раббым! Андый хәлдә мине [ширек кушкан] залим кешеләр арасында [булучылардан] итмә!»

95. [Расүлем!] Һичшиксез, Без аларга вәгъдә иткән ул нәрсәне сиңа [хәзер үк] күрсәтергә кодрәтлебез.

96. [Расүлем! Дингә зарар китермәү шарты белән] Явызлыкка яхшылык белән җавап бир. Без аларның [сине яман сыйфатлар белән] сыйфатлауларын яхшы беләбез.

97. [Расүлем!] Әйт: «И, Раббым! Шайтаннарның вәсвәсәләреннән Сиңа сыенамын!

98. Раббым! [Намазда, Коръән укыган чакта, соңгы сулышта, йоклаганда һәм һәртөрле хәлемдә] Аларның янымда булуларыннан Сиңа сыенамын!»

99. [Кяферләр ширек кылуларын дәвам итәчәкләр]. Аларның берәрсенә үлем килгәч, [кылган гамәлләренә үкенеп] әйтер: «И, Раббым! Мине [тормышка] кире кайтар!

100. Бәлки, мин калдырып киткәнемдә [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек кылырга тиешле булган] изге гамәл кылырмын». Юк! [Аның бу үтенече берничек тә кабул ителмәячәк]. Һичшиксез, ул [тормышка кайтарылу үтенече турында әйтелгән буш] бер сүз ки, аны ул [үзенә] әйтә. Аларның алларында терелтеләчәк көнгә кадәр [дәвам итәчәк] бер киртә бар [ул – кабер киртәсе, һәм кабер галәме аларның кабат дөнья тормышына кайтуларына бер комачау булып калачак. Ахирәттәге тормышлары исә дөньядагыдан бик нык аерылачак].

101. Сурга өрелгәч исә, ул көнне [күрәчәк авырлыклары аркасында] араларында [дөньяда булган кебек] туганлыклар булмаячак, алар бер-берләреннән [хәл-әхвәл] сорашмаячаклар.

102. Кемнең үлчәве авыр басса, шулар уңышка ирешерләр.

103. Кемнең үлчәве җиңел булса, шулар үз-үзләренә зарар китергән һәм мәңге җәһәннәм эчендә калачаклар.

104. Ут [ялкыннары] йөзләрен яндырачак. Алар анда [янып-көеп һәм] иреннәре [аска, өскә таба ачылып] тешләреннән тартылган хәлдә.

105. [Анда алардан болай дип сораячакбыз:] «Минем аятьләрем сезгә [бер-бер артлы] укылмадымы, сез аларны ялган дип саный килмәдегезме?»

106. Алар әйттеләр: «И, Раббыбыз! Адашуыбыз бездән өстен чыкты һәм без [туры юлдан] тайпылган кешеләр булдык.

107. И, Раббыбыз! Безне моннан чыгар, әгәр [инкярга] әйләнеп кайтсак, һичшиксез, без [үз-үзләренә] золым иткән кешеләр булырбыз».

108. [Аллаһы Тәгалә аларның өметләрен өзәр өчен] Әйтте: «[Куып җибәрелгән эт кебек] Анда [рәхмәтемнән] ерак булыгыз һәм Минем белән сөйләшмәгез!

109. Чөнки, һичшиксез, колларымнан бер фирка [дөньяда чакта]: «И, Раббыбыз! Без [Синең динеңә] иман китердек, Син безне ярлыка һәм безне кызган. Син бит – мәрхәмәтлеләрнең иң яхшысы», – дип әйтәләр иде.

110. Сез исә аларны адәм мәсхәрәсе иттегез дә, ниһаять, алар [белән маташуыгыз] сезгә Минем зикеремне оныттырды, һәм сез алардан көлдегез.

111. Мин, сабыр иткәннәре өчен, бүген аларга әҗер бирдем. Һичшиксез, алар – котылуга ирешүчеләр».

112. Аллаһы Тәгалә, колларын терелткән көнне кяферләргә] Әйтте: «[Бик кайтасыгыз килгән] Җирдә [һәм кабердә] ничә ел булдыгыз?»

113. [Ахирәттә юлыккан чиксез дәһшәткә төшеп, дөньяда яшәгән озын гомерләрен азсынган кяферләр] Әйттеләр: «Я бер көн, я көннең бер өлеше кадәр [дөньяда] булдык. Син [төгәл] санап баручылардан сора [чөнки без бу газап аркасында хисапны бутап бетердек]».

114. [Аллаһы Тәгалә] Әйтте: «[Дөрес әйтәсез! Ахирәттәге мәңгелек тормышыгыз белән чагыштырганда дөньяда] Бик аз [вакыт] калдыгыз [әмма, әйткәнегезчә, бер көн яки көннең яртысы кадәр кыска вакыт түгел]. Әгәр сез [бүген аңлаганыгызны ул көнне дә] белсәгез иде!

115. Сез [яралтылыш максаты турында баш ватмыйча, дөрес мәгълүматка ирешмәгәнегез өчен] Без [барлыкларның яралтылуын бер хикмәткә нигезләнмичә] сезне күңел ачар өчен яралттык һәм сез Безгә кайтарылмаячаксыз дип санадыгызмы әллә?

116. [Һәрнәрсәгә хакимлек иткән] Хак падишаһ булган Аллаһ – өстен. Аннан башка һичбер илаһ юк, Ул – хөрмәтле Гарешнең Раббысы.

117. Кем дә кем [мондый бөек бер] Аллаһ була торып, [илаһлыклары] хакында бернинди дәлил булмаган башка бер илаһка [үзенә генә яки Аллаһка уртак итеп] гыйбадәт кылса, аның хисабы – Раббысы хозурында. Һичшиксез, кяферләр уңышка ирешмәячәк.

118. [Расүлем! Өммәтең өчен] Әйт: «И, Раббым! Ярлыка һәм мәрхәмәт ит! Син – рәхимлеләрнең иң яхшысы!»

[1] «Әл-Иткан»да бәян ителгәнчә, 64 нче-77 нче аяте кәримәләр Мәдинәдә иңгән.

[2] Аллаһы Тәгаләнең күктән яудырган суны җир йөзендә тотмавы – мәхлуклар өчен зур бер нигъмәт. Югыйсә, бу суларның төпкә китүе яки сил хәлендә агып китүе, һәм үзе белән туфракны агызуга сәбәп булуының кешеләргә никадәр зарарлы булачагы көн кебек ачык. Әлбәттә, биредә җир өстендәге суларның булганы кадәр җир астында булган суларның да күктән иңдерелеп, барлыкларның файдалануына бирелгән хакыйкате дә белдерелгән.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире