Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. И, кешеләр! Раббыгыздан куркыгыз [да, әмерләрен тотып, тыюларыннан тыелыгыз], чөнки Сәгатьнең зилзиләсе – бик зур нәрсә!

2. Сезнең аны күрәсе көнне һәрбер имезә торган хатын [куркуыннан] имезгәнен онытыр, һәрбер йөкле хатын [вакытыннан алда] йөген төшерер. [И, боларны күрүче! Ул көнне] Син кешеләрне исерекләр [кебек] күрерсең, ләкин алар исерек түгелләр. Аллаһның газабы бик каты [булганлыктан, аларның акыллары югалган булыр][2].

3. Кешеләр арасында шундыйлар бар, алар, Аллаһ хакында белмичә, сүз көрәштерәләр һәм [шул чакта] һәрвакыт яманлыкта булган шайтанга иярәләр[3].

4. Аңа [шайтанга ияргәннәргә, аның кылачак мөгамәләсе хакында бер тәкъдир итеп] язылган, кем дә кем аны дус итсә, һичшиксез, ул аны юлдан яздырыр һәм аны ялкынлы [җәһәннәм] ут газабына китерер.

5. И, кешеләр! Әгәр [үлеп] терелтелүдән шөбһәләнсәгез [тәүге яралтылышыгызга каравыгыз бу шикне юкка чыгарачак]. Без бит сезне [атагыз Адәмне [галәйһиссәлам]] туфрактан [сезне дә туфракта үскән матдәләрдән], шуннан соң [мәни дип аталган] су тамчысыннан, шуннан соң [сөлек кебек аналыкка ябышып аталанган йомыркадан гыйбарәт] оешкан каннан, шуннан [баш, кул һәм аяк кебек кайбер әгъзаларының] шәкеле билгеле-билгесез бер ит кисәгеннән яралттык ки, сезгә ачык итеп аңлатабыз. Без теләгәнебезне аналыкларда билгеләнгән вакытка кадәр тотабыз, шуннан соң сезне [аннан] бәбиләр хәлендә чыгарабыз. Шуннан [куәт, акыл һәм танып-белү мәсьәләсендә] көчле чагыгызга [унсигез-утыз яшь арасына] ирешүегез өчен [сезне үстерәбез]. Арагыздан [бу яшькә җитәр-җитмәс, яки аннан алда, яки соңрак] вафат булганнар да бар, белгәннән соң [балалык чагындагы кебек] берни дә белмәгән картаю чорына кайтканнар да бар. Син туфракны үле һәм коры хәлдә күрәсең. Без аның өстенә су иңдергәч, ул [уңыш бирү өчен] хәрәкәтләнә, кабара һәм [караучыларны сөендерә торган] күркәм парлар [һәм төрле-төрле үсемлекләр] үстерә.

6. Бу [шәкелдә кешенең төрле халәтләрдә яралтылып, араларында уртаклык булмаган төрле кыяфәтләргә кертелүе һәм коры туфракның терелтелүе] шул сәбәпле ки, Аллаһ Хакның үзе. Һичшиксез, Ул үлеләрне терелтә һәм Ул һәрнәрсәгә кодрәтле.

7. Һәм шул сәбәпле, Сәгать [Кыямәт көне], һичшиксез, киләчәк, аңарда бернинди дә шик юк. Һәм дә Аллаһ каберләрдәгеләрне терелтәчәк. [Аллаһы Тәгалә, сүзен бозмаган бер Хаким буларак, боларны вәгъдә итте, Аның бу сүзен тотуында шик юк].

8. Кешеләр арасында шундые бар, ни [тиешле] гыйлеме, ни җитәкчесе, ни [вәхи ителгән] нурлы китабы булмыйча, [наданлык белән] Аллаһ турында сүз көрәштерә. [Әйтик, Әбү Җәһел – моның бер үрнәге].

9. Аллаһ юлыннан яздырыр өчен, [тәкәббер кыяфәт белән] муенын борган берсе буларак [сүз көрәштерүне дәвам итә]. Бу кешегә дөньяда хурлык бар. Кыямәт көнендә исә өтеп ала торган.

10. [Шулвакыт аңа] Бу – ике кулыңның алга сөргән [көферлек һәм гөнаһлар кебек яманлыклар эшләп барлыкка килгән] нәрсәләре сәбәпле. Аллаһ колларына золым итүче түгел

11. Кешеләр арасында шундые бар, [ныклык күрсәтмичә] бер чиктә [булып] Аллаһка гыйбадәт кыла [әмма уеннан кире кайтып, гыйбадәтеннән туктарга мөмкин]. Әгәр аңа хәерле нәрсә килсә, шуның белән тынычланыр. Әмма [җаны, малы һәм гаиләсе мәсьәләсендә] аңа [мәшәкать тудырган] бер сынау кагылса, [имансызлык] ягына кабат кайта. Ул дөньяны да, Ахирәтне дә югалта. Менә бу – [һәркем аңларлык] ап-ачык бер зарар.

12. Ул [мөртәт кеше], Аллаһны калдырып, аңа ни зарар, ни файда китермәгән нәрсәләргә табына. Әмма бу – [хактан бик ерак һәм] тирән бер адашу.

13. Ул шундый бернәрсәгә табына ки, аның зарары файдасыннан якынрак. Ул – нинди яман ярдәмче! Ул – нинди яман иптәш!

14. Һичшиксез, Аллаһ иман китергән һәм изге гамәлләр кылганнарны [агачлары һәм сарайлары] асларыннан елгалар аккан җәннәтләргә кертәчәк. Аллаһ [иманлыларга әҗер, инкяр итүчеләргә газап мәсьәләсендә] теләгән һәрнәрсәне [комачау күрмичә] кыла.

15. Кем дә кем Аллаһның дөньяда һәм Ахирәттә аңа [Расүлем] ярдәм итмәячәк дип уйлый, [ачуын басар өчен, кулыннан килгәнне эшләп, өенең түбәсе булган] күккә таба бер бау сузсын, шуннан соң [аны муенына кидереп, яхшылап кысып сулышын] киссен [һәм шулай үз-үзен үтерсен] дә карасын, [пәйгамбәремә биргән ярдәмгә комачаулау хакына корган] хәйләсе ачуын китергән нәрсәне китәрә алырмы?[4]

16. [Бу мәсьәләдә] Шулай итеп, Без аны [тулысынча] ап-ачык аятьләр итеп иңдердек. Һәм [шуны да бел] Аллаһ [туры юлга кертергә] теләгәнен һидаять итә [һәм һидаятен арттырып, туры юлда ныгыта].

17. Һичшиксез, [ышанырга тиешле бөтен нәрсәләргә] иман китерүчеләр, янә яһүди булганнар һәм [фәрештәләргә һәм йолдызларга табынган] сабииләр[5], һәм насаралар, [утка табынган] мәҗүсиләр һәм [потлар кебек ялган илаһларга табынып, Аллаһка] ширек кылучылар – Аллаһ Кыямәт көнендә [боларга бер үк мөгамәләдә булмаячак һәм] араларында аера торган хөкем бирәчәк. Һичшиксез, Аллаһ – һәрнәрсәгә шаһит.

18. [И, кеше!] Күкләрдә булганнар, җирдә булганнар, кояш, ай һәм йолдызлар, таулар, агачлар, хайваннар һәм кешеләрдән бик күбесенең [итагать һәм гыйбадәттә булып] Аллаһка сәҗдә кылганнарын күрмәдеңме әллә? [Инкяр итеп, итагатьтән тайпылган] Күбесенә [күләгәләре дә теләр-теләмәс кенә Аллаһка сәҗдә кылганга] исә [үз теләкләре белән сәҗдә кылмаганнары өчен, аларга] газап хак булды. Аллаһ кемне хур итсә, беркем дә аның хөрмәтен күтәрә алмый. Һичшиксез, Аллаһ [көчле итү яки хур итүне дә исәпкә алып] теләгәнен эшли.[6]

19. Менә бу ике фирка [булган кяферләр белән мөэминнәр] – Раббылары хакында сүз көрәштергән ике төркем. Кяфер булучылар өчен [Кыямәт көнендә чыгарылачак илаһи мәхкәмә карары нәтиҗәсендә] уттан киемнәр киселгән. Башларына исә бик кайнар су түгеләчәк.[7]

20. Карыннарында булганнар һәм тиреләр моның белән эрелтеләчәк [эчләре тышларына чыгарылачак, шуннан соң, газап дәвам итсен өчен, элекке хәленә кайтарылачак].

21. Янә алар өчен тимер камчылар бар [кешеләр һәм җеннәр барысы бергә аларның берсен дә урыннарыннан селкетә алмаслар].

22. [Ул камчылар аларны җәһәннәмнең авызына якынайтып, чиккән] Хәсрәтләреннән аннан чыгарга теләгәннәре саен [башларына сугылган тимер тукмаклар белән җитмеш еллык тирәнлеккә атылып] аның эченә кире кайтарылачаклар [һәм шулчак аларга әйтерләр]: «Яндыра торган газапны татыгыз!»

23. Һичшиксез, Аллаһ иман китергәннәрне һәм [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге гамәлләр кылучыларны [агачлары һәм сарайлары] асларыннан елгалар аккан җәннәтләргә кертәчәк. Алар анда алтын беләзекләр һәм энҗеләр белән бизәндереләчәк. Андагы киемнәре исә – ефәк.

24. Алар [тәүхид кәлимәсе, Коръән, башка зикерләр кебек] бик хуш сүзләргә өйрәтелгәннәр, һәм алар – Мактауга лаеклының юлына ирештерелгәннәр.

25. Һичшиксез, кяфер булучылар [Хөдәйбия елында гомрә кылу нияте белән килгән Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның әсхабен] Аллаһ юлыннан һәм Без анда яшәүчеләр һәм юлчы булган бөтен кешеләр өчен тигез иткән Харам мәчетеннән тыялар. Кем дә кем анда [гөнаһлар кылу кебек] бер золым сәбәпле хактан тайпылырга теләсә, Без аңа интектергеч газаптан татытырбыз[8].

26. Менә Без: «Миңа бернәрсәне дә ширек кушма! Тәваф кылучылар, [намазда] кыям итүчеләр, рөкүгъ кылучылар белән сәҗдә кылучылар өчен йортымны [матди нәҗесләрдән, потлар кебек рухи нәҗесләрдән] пакьлә!» – дип, Ибраһимга [галәйһиссәлам] йортның урынын күрсәттек.

27. [Иске нигезләр өстенә Кәгъбәне төзеп бетергәннән соң, аңа әмер иттек] «Кешеләр арасында хаҗны [фарыз буларак] игълан ит, [аталарының билләрендә, аналарының аналыкларында булганнарга чакыруны ишеттерим дә, анда тәлбия китергәннәр дөньяга килгәннән соң] җәяү һәм һәр ерак юлдан килгән арык [һәм алҗыган] дөя өстендә сиңа килсеннәр.

28. Үзләренә [килгән] файдаларга шаһит булсыннар һәм аларга ризык буларак бирелгән хайваннарның терлекләре [булган дөя, сыер, сарык һәм кәҗә төрләрен чалып, һәрбере] өстенә [Корбан гаетенең баштагы көне булган] билгеле көннәрдә Аллаһның исемен искә алсыннар. [И, корбан чалучылар! Чалган вакытта Аллаһның исемен искә алыгыз һәм] алардан үзегез дә ашагыз, бичара фәкыйрьне дә ашатыгыз.

29. [Хаҗ кылучылар корбаннарын чалып, кырынып, ихрамнан чыкканнарыннан] Соңра [мыекларын кыскартып, тырнакларын кисеп] керләреннән арынсыннар, [хаҗ вакытында хәер һәм гыйбадәт хакына кылган] нәзерләрен үтәсеннәр һәм [кешеләрнең гыйбадәте өчен иң беренче бина кылынган] борынгы йортны [хаҗның фарызларыннан булган зиярәт тәвафын үтәү нияте белән] тәваф кылсыннар.

30. Шулай [бу әмерләрне тотыгыз]! Кем Аллаһ хөрмәтле кылган нәрсәләрне олыласа, менә бу аның өчен Раббысы хозурында хәерлерәк. [Харамлыклары] Сезгә бер-бер артлы укылып торганнардан [үләксә һәм бисмилләһсез суелган хайваннардан тыш, дөя, сыер, сарык һәм кәҗә кебек] терлекләр сезгә хәләл кылынды. Моннан соң [матди нәҗесләрдән сакланганыгыз кебек, рухи] нәҗес булган потлардан да сакланыгыз, ялган сүздән дә [һәм ялган шаһитлыктан да] качыгыз.

31. Аңа [һичбернәрсәне] ширек кушмыйча һәм Аллаһ өчен [ихлас гыйбадәт кылган] хәнифләр буларак [потларга табынудан һәм ялган сүздән саклануны дәвам итегез]. Кем дә кем Аллаһка ширек кушса, ул күктән төшкәндә, аны кошлар эләктергәннәр, яки җил аны бик ерак бер җиргә ташлаган кебек.

32. Менә шулай! Кем дә кем [Сафа-Мәрвә кебек] Аллаһның [диненең] билгеләрен [бигрәк тә корбанлык хайваннарын] олыласа, һичшиксез, улкүңелләрнең [Аллаһы Тәгаләгә карата булган] тәкъвалыгыннан.

33. [Чалынулары белән бәйле] Билгеләнгән вакытка кадәр аларда [корбанлык хайваннарының сөте, йоны, балаларында] сезнең өчен бик күп файдалар бар. Шуннан соң аларның [корбан ителү] урыны борынгы йорт [булган Кәгъбә урнашкан Харам] янында [булыр].

34. Ризык итеп бирелгән хайваннарның терлеге [булган дөя, сыер, сарык һәм кәҗә] өстенә [чалыр алдыннан] Аллаһның исемен искә алсыннар дип, һәрбер өммәт өчен бер корбан чалу урыны билгеләдек. Сезнең илаһыгыз – бердәнбер Аллаһ. Шулай булгач, Аңа гына буйсыныгыз. [Расүлем! Ислам белән тынычлык тапкан, тәкъдиренә разый булган, гыйбадәттә бик күп тырышлык куйган һәм золымга дучар булса да, үч алмаган] Ихласлыларны сөендер.

35. Шуларны [сөендер] ки, Аллаһ искә алынганда кемнәрнең күңелләре курку белән тула, башларына килгән [хасталык, михнәт кебек] нәрсәләргә сабыр итәләр һәм [фарыз] намазны [вакытында] укыйлар, ризык буларак биргәннәребездән [хәерле юлларда] сарыф итәләр.

36. Зур башлы хайваннарны [дөяләрне] Без сезнең өчен Аллаһның билгеләреннән иттек, аларда сезнең өчен файда бар. Инде [дөяләрне ятып торганда түгел, аякларын] сузган хәлендә чакта [корбан итегез һәм чалган вакытта] алар өстендә Аллаһның исемен искә алыгыз. [Җаннары чыгып] Яннарына аугач, [теләсәгез] алардан ашагыз, канәгатьле булганга да, [сораныр өчен юлыгызга аркылы төшкән] теләнчегә дә ашатыгыз. Без шулай итеп аларны сезгә итагать иттердек [шуңа аларны бәйләп бугазлый аласыз]. Бәлки, сез шөкер итәрсез.

37. Аларның итләре дә, каннары да Аллаһка ирешәчәк түгел. Аңа сездән бары тәкъвалыгыгыз гына ирешә. Сезне һидаятькә ирештерде дип [«Аллаһу әкбәр» диеп] Аллаһка тәкбир әйтүегез өчен Ул аларны сезгә буйсындырды. [Расүлем!] Күркәм гамәл ияләрен сөендер.

38. Һичшиксез, Аллаһ иман китергәннәрне саклый. Аллаһ [әманәтләргә карата] хыянәтче һәм [нигъмәтләргә карата] кадер белмәүчеләрне сөйми.

39. [Бу вакытка кадәр Мәккә мөшрикләреннән җәфа чиккән сәхабәләргә алар белән сугышу рөхсәте бирелмәсә дә, хәзер] Рәнҗетелгәннәре сәбәпле, үзләре белән сугышучыларга [мөшрикләргә] каршы [сугыш ачарга] рөхсәт ителде. Һичшиксез, Аллаһ аларга ярдәм итәргә кодрәтле.

40. [Бу рөхсәт шундыйларга бирелде] Алар: «Раббыбыз – Аллаһ!» – дип әйткәннәре өчен генә хаксызга йортларыннан куып чыгарылдылар. Әгәр Аллаһ [мөэминнәргә кяферләр белән сугышу рөхсәте биреп, аларны җиңдереп] кешеләрне бер төркем белән икенче төркемнәрен [явызлыктан] якламаса, эчләрендә Аллаһның исеме еш искә алынган монастырьлар да, чиркәүләр дә, синагогалар да, мәчетләр дә җимерелер [һәм беркайчан да Аллаһка гыйбадәт кылына алмас] иде. Әлбәттә, Аллаһ Үзенә [һәм диненә] ярдәм итүчеләргә, һичшиксез, ярдәм итә. Һичшиксез, Аллаһ – [дусларына ярдәм итүне дә исәпкә алып, аларның бөтен теләкләрен үтәргә соң дәрәҗәдә] Иң көчле, Бөек [Җиңелмәс].[9]

41. [Бу ярдәм шундыйларга күрсәтеләчәк] Аларга җирдә көч һәм хакимият бирсәк, алар [фарыз] намаз укыйлар, зәкят бирәләр, игелеккә өндиләр һәм [ширек һәм гөнаһлар кебек] яманлыктан тыялар. Һәрнәрсәнең ахыры исә Аллаһка бәйле.

42. [Расүлем!] Әгәр алар сине ялганчы дип саныйлар икән, алардан алда Нух [галәйһиссәлам] кавеме дә, гад һәм сәмуд та [Нух, Һуд һәм Салихны (галәйһимүссәлам) ялганчы дип санаганнар иде.

43. Ибраһимның [галәйһиссәлам] кавеме белән Лутның [галәйһиссәлам] кавеме дә [пәйгамбәрләрен инкяр иткән иде].

44. Муса да [галәйһиссәлам] шундый көчле һәм ачык могҗизалар күрсәтүенә карамастан, кыйптыйлар тарафыннан] ялганчы дип саналды. Мин ул кяферләргә кичектерү бирдем, шуннан соң аларны [газаплар белән] тотып алдым. [Аларның нигъмәтләрен – михнәткә, тормышларын – һәлакәткә һәм төзеклекне җимереклеккә әйләндереп] Минем [аларны] фаш итүем нинди булды!

45. Залим булганнары өчен Без һәлак иткән [тәмам җимерелеп] түбәләре өстенә ауган ничәмә-ничә шәһәр бар! Ничәмә-ничә кулланылмаган кое һәм биек сарай [бар, шуларны күреп тә гыйбрәт алмыйлармы?]

46. [Аңларга кирәкле булган хакыйкатьләрне] Аңлый ала торган йөрәкләре яки ишетә торган колаклары була торып, [сине инкяр иткән Мәккә кяферләре үзләреннән алда һәлак ителгән инкяр итүчеләрнең хәрабәләрен күрер өчен] җирдә һич гизмәделәрме әллә? Һичшиксез, күзләр сукыр түгел, ләкин күкрәкләр эчендәге йөрәкләр сукыр.

47. [Корәеш мөшрикләре, мыскыл итеп] Синнән [үзләренә булган] газапны ашыктыралар! Аллаһ вәгъдәсен һич бозмый. Һичшиксез, Раббың хозурында бер көн сезнең хисап белән санаган мең ел кебек. [Сезгә бик озын булып тоелган вакыт Аның хозурында бик кыска].

48. [Халкы инкяр итүче һәм] Залим булган ничәмә-ничә мәмләкәт бар иде, [Корәеш мөшрикләренә вакыт биргәнем кебек] аларга да кичектерү биргән идек, шуннан соң аларны [төрле-төрле газаплар белән] җәзалаган идем. Кайту Миңа гына бит. [Шулай итеп, һәркемгә гамәленә күрә мөгамәлә кылыначак].

49. [Расүлем! Колларга шушы сөенеч һәм кисәтүләрне ирештерер өчен] Әйт: «И, кешеләр! Мин – сезнең өчен ап-ачык кисәтүчемен [һәм сөендерүчемен]».

50. Иман китергән һәм [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге гамәлләр кылучылар өчен мәгъфирәт һәм [җәннәт нигъмәтләре кебек] кадерле ризык бар.

51. Әмма Безнең аятьләребез [турында «шигырь», «сихер» һәм «әүвәлгеләрнең әкиятләре» кебек килешмәгән сыйфатлар биреп, мөэминнәрнең булдыра алганча ачыклык кертергә тырышуларына каршы төшеп, аларны туктату] хакында [бер-берләрен] гаҗиз итәргә тырышканнар – әнә шулар – Ут әһелләре.

52. [Расүлем!] Синнән алда [вәхи иңеп, аятьләрдән нәрсә дә булса] укыган вакытта шайтан арага керергә тырышмаган бер Расүл дә, бер Нәби дә җибәрмәдек. Аллаһ шайтанның [пәйгамбәр укыганнары арасына] ташлаган нәрсәсен юк итә, шуннан соң Аллаһ аятьләрен нык [һәм сакланган] итә. Аллаһ – Белүче, Хикмәт иясе.[10]

53. [Әйе!] Ул [Аллаһы Тәгалә] шайтанның [пәйгамбәрләр укыганнары арасына] ташлаган нәрсәне күңелләрендә [шикләнүчәнлек кебек] бер чир булган [монафикъ] кемсәләргә һәм күңелләре катканнарга [Мәккә кяферләренә] бер сынау итеп [шайтанга моны эшләргә рөхсәт бирде]. Һичшиксез, [монафикъ, мөшрик] залимнәр исә бик ерак булган ихтилаф эчендәләр.

54. [Аллаһның дине турында] Гыйлем бирелгәннәр белсеннәр, һичшиксез, ул [Коръән] – Раббыңнан килгән бер хак, менә шулай алар аңа инансыннар да, шул сәбәпле күңелләре аңа хөрмәт белән буйсынсын. [Аллаһ бу хикмәтләр белән шайтанның кысылуын арадан алган]. Һичшиксез, Аллаһ иман китергәннәрне туры юлга һидаять итә.

55. Әмма көтмәгәндә Сәгать килгәнче яки [артыннан бернинди көн тумаган] кысыр көннең газабы килгәнче, кяферләр [Коръәннең хак булып-булмавы турында башлары әйләнгәнлектән] аның хакында шөбһә эчендә калуларын дәвам итәчәкләр.

56. Ул Көнне бөтен хакимият – Аллаһныкы. Алар [инанган һәм инанмаган коллар] арасында Ул хөкем бирәчәк. Иман итеп, [намаз, ураза, зәкят, хаҗ кебек] изге гамәлләр кылучылар нигъмәтләр тулы җәннәтләрдә [булачаклар].

57. Әмма кяферләр һәм Безнең аятьләребезне ялган дип санаучылар өчен хурлыклы газап [әзерләнгән].

58. Аллаһ юлында [җиһад өчен] һиҗрәт иткәннән соң [һиҗрәт кылу вакытында мөшрикләр тарафыннан шәһит ителеп] үтерелсәләр яки [үзләре] үлсәләр, әлбәттә, Аллаһ аларны [бәрзах галәмендә дә, җәннәттә дә бер дә туктамый торган] яхшы ризык белән ризыкландырачак. Һичшиксез, Аллаһ – [кабат сорамыйча, хисапсыз] ризык бирүчеләрнең иң яхшысы.

59. Ул аларны разый булачак [иң күркәм] бер керү урынына [җәннәткә] кертәчәк. Һичшиксез, Аллаһ – [һәрнәрсәне] Белүче, Мәрхәмәтле.

60. Менә [хәл] шулай! Кем дә кем [җәфа күргән кеше] үзенә кылынган газаптан соң [артыгы белән түгел, кыйсас нигезендә] шундый ук [газап] белән җәзаландырса, шуннан соң [хакын алырга теләгән] кешегә карата [җәзалауга мөрәҗәгать ителеп] гаделсезлек кылынса, Аллаһ аңа, һичшиксез, ярдәм итәчәк. Һичшиксез, Аллаһ Кичерүче, [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче.

61. Бу [ярдәм] шул сәбәпле ки, Аллаһ төнне көнгә кертә [көнне төннән озынрак итеп, теләгәнен кылырга кодрәтле булганын белдерә], көнне дә төнгә кертә [төнне көннән озынрак итеп, тиңсез көчен күрсәтә], һәм дә Аллаһ – [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Күрүче.

62. Бу [өстен кодрәт һәм гыйлем сыйфаты] шул сәбәпле ки, Аллаһ – Хакның үзе, [мөшрикләрнең] Аннан башка [илаһ итеп] табынган нәрсәләре, һичшиксез, ялганның үзе, һәм дә, һичшиксез, Аллаһ – Бөек, Олуг Зат.

63. [И, кеше!] Аллаһның күктән суны иңдергәнен һәм шул сәбәпле туфрак ямь-яшел бер хәлгә кергәнен күрмәдеңме? Һичшиксез, Аллаһ – [колларга] Мәрхәмәт итүче, [һәрнәрсәдән] Хәбәрдар.

64. Күкләрдәгеләр дә, җирдәгеләр дә Аныкы гына. Һичшиксез, Аллаһ – [бернәрсәгә дә мохтаҗ булмаган] Бай, Мактауга лаеклы.

65. [И, кеше!] Күрмәдеңме әллә, Аллаһ җирдә булганнарны да, Аның әмере белән диңгездә йөзгән көймәләрне дә сезнең [тәэмин итәр] өчен, буйсындырды һәм, рөхсәте булмыйча, җир өстенә төшмәсен дип, күкне дә Ул тотып тора. Һичшиксез, Аллаһ – кешеләргә карата бик Аяучан, Рәхимле.

66. Ул – [җансыз чагыгызда] сезгә гомер биргән, шуннан соң [әҗәлләрегез җиткәч] сезнең җаныгызны алачак, шуннан соң [мәхшәр көнендә] сезне терелтәчәк Зат. Һичшиксез, кеше [моның кадәр нигъмәтләрне юкка санап] игелек кадерен белми.

67. [Расүлем! Корбан чалуыгызга каршы төшеп: «Үзегез үтергәнне ашыйсыз, Аллаһ үтергәнне нишләп ашамыйсыз?» – дигән кяферләргә игътибар бирмә]. Без һәр өммәт өчен корбан [гыйбадәте] билгеләгән идек, һәм алар шуның белән гамәл кылалар. Алар [дин һәм корбан белән бәйле] ул эш хакында синең белән сүз көрәштермәсеннәр. Син [кешеләрне] Раббыңа [гыйбадәткә] дәгъват ит! Һичшиксез, син – туры юлдасың.[11]

68. [Хаклык ачылганнан соң] Янә алар [дин мәсьәләсендә] синең белән сүз көрәштерсәләр, әйт: «Сез кылган [ялган] нәрсәләрне Аллаһ яхшырак белә.

69. [Хакны инкяр итеп] Тартышкан нәрсәләрегез хакында Аллаһ Кыямәт көнендә арагызда [катгый] хөкем бирәчәк».

70. [И, Расүлем һәм өммәтеңдә булган һәркем!] Аллаһның күктә һәм җирдә булган нәрсәләрне белгәнен белмәдеңме әллә? [Сез кылган, кылачак бер генә нәрсә дә Аннан яшерен кала алмый]. Һичшиксез, бу китапта [Ләүхелмәхфүздә теркәлеп куелган]. Һичшиксез, бу Аллаһ өчен бик җиңел.

71. Алар [ширек кушканнар], Аллаһны калдырып, шундый нәрсәләргә табыналар, Ул алар турында [вәхигә нигезләнгән] бернинди дәлил дә иңдермәде, янә шундый нәрсәләргә [табыналар], үзләрендә дә алар турында бернинди дә гыйлем юк. [Ширек кылган] Залимнәр өчен [карашларын куәтләүче һәм аларны туры юлга ирештерүче] бернинди дә ярдәмче юк.

72. [Расүлем!] Безнең [дөрес иманга һәм төгәл хөкемнәребезгә күрсәткән] аятьләребез аларга ап-ачык бер хәлдә [бер-бер артлы] укылганда, кяферләрнең йөзләрендә инкяр [галәмәте күрерсең һәм шуның белән кире кагуларын] аңларсың. Алар үзләренә безнең аятьләребезне укыган кешеләргә [ачуланып] ташланырга әзерләр. [Расүлем! Коръән дошманнарын кисәтер өчен] Әйт: «Сезгә моннан да [тыңлаганнан соң да аятьләребезгә ярсуыгыздан] яманрак булган нәрсәне хәбәр итимме? Ут! Аллаһ аны кяфер булганнарга вәгъдә итте. Ул нинди яман бару урыны!»

73. И, кешеләр! [Аллаһтан башка табынылган нәрсәләрнең гаҗизлеге хакында Кыямәткә кадәр арагызда телдән-телгә сөйләнгән бик кызык] Бер мисал китерелә, шуны тыңла! Аллаһны калдырып табынган нәрсәләрегез бер чебен генә дә ярата алмаслар, хәтта моның өчен барысы бер урынга җыелсалар да. Чебен алардан [алларына куелган азык-төлектән яки өсләренә сөртелгән исле буяулардан] берәр нәрсә капса, шуны гына да аңардан тартып ала алмаслар. [Алардан берәр нәрсә] Сораганнар да [мөшрикләр], соралганнар да [потлар] бик зәгыйфьләр.

74. Алар [ширек кушканнар] Аллаһны тиешле рәвештә олугламадылар. [Шуңа күрә гыйбадәткә лаек булмаган нәрсәләрне Аңа тиңдәш иттеләр]. Һичшиксез, Аллаһ – [һәрнәрсәгә] Көчле, Бөек.

75. [Расүлем! Мөшрикләр синең пәйгамбәр буларак җибәрелүеңне кабул итмичә: «Арабыздан вәхи аңа җибәрелдеме?» – дип әйттеләр]. Аллаһ фәрештәләрдән дә [Җәбраил, Микаил, Исрафил һәм Газраил (галәйһимүссәлам) кебек] илчеләр сайлый [һәм аларга Үзе белән пәйгамбәрләре арасында вәхи йөртү һәм башка вазифалар йөкли], кешеләрдән дә [Ибраһим, Муса, Гайсә һәм Мөхәммәд (галәйһимүссәлам) кебек затларны Үзе исеменнән бүтән колларына илче итеп җибәрә]. Һичшиксез, Аллаһ –Ишетүче, Күрүче.

76. Ул аларның алларында булганны да, артларында булганны да белә. Бөтен эшләр Аллаһка кайтарылачак.

77. И, иман китерүчеләр! Рөкүгъ кылыгыз, сәҗдә кылыгыз, [бөтен фарызларны үтәп] Раббыгызга гыйбадәт кылыгыз һәм [нәфел гыйбадәтләр, туганлык җепләрен саклау, күркәм әхлаклы булу кебек] игелек эшләгез. Бәлки, сез уңышка ирешерсез.

78. Аллаһ өчен [булган бар көчегезне сарыф итеп] тиешенчә җиһад кылыгыз. Сезне Ул сайлады һәм диндә сезгә бернинди кыенлык кылмады. Атагыз Ибраһимның [галәйһиссәлам] милләтенә [һәм диненә ябышыгыз]. Расүл (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) илчелек вазифасын үтәвенә карата] сезгә шаһит булсын, сез дә [пәйгамбәрләрнең өммәтләренә Аллаһның илчелеген үтәвенә карата] кешеләргә шаһит булыгыз дип, Ул [Аллаһы Тәгалә] моннан [Коръәннән] алда [җибәрелгән Тәүрат, Инҗил кебек китапларда] да, монда [Коръәндә дә] сезгә мөселманнар исеме бирде. [Мондый сайлауга лаек булганыгызга шөкер итәр өчен, фарыз] Намаз укыгыз, зәкят бирегез һәм [һәр эшегездә Аңа таянып] Аллаһка ябышыгыз. Ул – Яклаучыгыз. Ул нинди яхшы Яклаучы! Ул – нинди яхшы Ярдәмче [аның ярдәме тигән кеше хур булмас һәм оттырмас].[12]

 

[1] 19-24 нче аяте кәримәләрнең Мәдинә Мөнәүвәрәдә иңгәнлеге теркәлгән.

[2] Гыймран ибне Хөсәеннән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, бу ике аять бәни Мусталик газвәсендә иңгән төнне Рәсулуллаһ (салләллаһу галәйһи вәсәлләм), кешеләрне җыеп, бу аятьләрне аларга укыгач, шул төннән дә күбрәк бер төндә дә шулкадәр елау күрелмәгән. Таң аткач, сәхабәләр йөкләрен хайваннарыннан бушатмаганнар, чатырлар кормаганнар, ашарга да пешермәгәннәр. Кешеләрнең кайсы елаган, кайсы боеккан хәлдә утырып, уйга бирелгән. Шуннан соң Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вәсәлләм): «Бу аятьтә әйтелгән көн кайсы көн?» – дип сорагач, «Аллаһ һәм Аның расүле белә», – дигәннәр. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вәсәлләм): «Аллаһы Тәгаләнең Адәмгә: «Тор, нәселеңнән җәһәннәмгә китәчәкләрне җибәр!» – дип әйтәчәк көн ул. Шулвакыт Адәм: «Җәһәннәмгә китәчәкләр никадәр?» – дип сораячак. Аллаһы Тәгалә: «Һәр меңнән тугыз йөз дә туксан тугызы», – дип әйтәчәк», – дигән (Бохари, Әнбия, 10, № 3170, 3/1221).

[3] Бу аяте кәримә Нәдр ибне Харис хакында иңгән. Ул, чыннан да, аятьтә сыйфатланган кебек бик сүз көрәштерүчән кеше булган. Ул – Коръәни Кәримдә кире кагылган: «Фәрештәләр – Аллаһның кызлары», «Коръән – әүвәлгеләрнең уйдырмалары ул», «Үлемнән соң терелү юк» кебек бик күп сүзләрнең иясе.

[4] Риваятьтән күренгәнчә, бу аяте кәримә Әсәд һәм Гатафан кабиләләреннән торган бер җәмәгать хакында иңгән. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) аларны Исламга дәгъват иткән, ләкин аларның яһүдиләр белән кайбер килешүләре булган өчен, «Безнең мөселман булуыбыз мөмкин түгел, чөнки Мөхәммәдкә ярдәм килмәс дип куркабыз. Бу юлы да яһүдиләр белән арабыздагы килешүләр бозылганга күрә, алар да безгә ризык бирмәсләр һәм безне сыендырмаслар», – дип, бу тәкъдимне кире какканнар. Аллаһы Тәгалә аларны бу аять белән туздырып ташлаган (Хазин, Алуси).

[5] Сабииләрнең кем икәнлекләре хакында Коръәнне тәфсирләүчеләр арасында бердәй фикер юк. Ибне Кәсир үзенең тәфсирендә түбәндәге аңлатма бирә. Галимнәрнең берләре аларны динсез зәрдәштиләр, яһүдиләр һәм насаралар төркеме дип әйтә. Икенчеләре аларны Зәбүрне укый торган Китап әһелләреннән дип саный. Өченчеләре фәрештәләргә табынучылар, ди. Имам Шиһабетдин Мәрҗани болай дип язган: «Әс-Сәрәхсинең «әл-Мабсут» китабында сабииләр Идриснең галәйһиссәләм пәйгамбәрлеген генә таныган һәм аңа гына иңдерелгән китапка ышанган, диелгән. Алар фәрештәләрне олылаган һәм үз мәсләкләрен яшергән. Әбү Хәнифә аларны – күк җисемнәренә табынмаган, бары мөселманнар Кәгъбәне олылаган шикелле олылаганнар гына, ә Әбү Йосыф һәм Мөхәммәд исә сабииләр шуларга (күк җисемнәренә) табынган, дип санаган. Әбү Хәнифә (рахимәһуллаһи) сабииләрне – Китап әһелләренә, ә аның ике укучысы мөшрикләргә кертеп караган.

[6] Иман иткән кешеләрнең маңгайларын җиргә куеп кылган сәҗдәләре мәгълүм булса да, бүтән җанлыларның сәҗдәләре мөфәссирләр тарафыннан ике шәкелдә аңлатылган: А) акылсыз-аңсыз барлыкларның Бар итүче куйган табигать кагыйдәләренә буйсынып, вазифаларында бернинди кимчелек тә күрсәтмәүләре «тулы буйсыну» мәгънәсенә килгән «сәҗдә» тәгъбире белән аңлатыла; Ә) һәрбер мәхлукта матди һәм рухи бер тормыш булып, безгә аңлашылмаган бер шәкелдә һәрнәрсәнең үзләренә күрә сәҗдәләре һәм тәсбихләре бар. «Исра» сүрәсенең 44 нче аяте кәримәсе дә бу карашны раслый.

[7] Ибне Габбастан (радыйаллаһу гаһүма) риваять ителгәнчә, яһүдиләр: «Безнең китабыбыз һәм пәйгамбәребез сезнекеннән элеккерәк булганга, без Аллаһка якынракбыз», – дип әйткәч, мөэминнәр: «Сез, безнең китабыбызның һәм пәйгамбәребезнең хак булганын белә торып, көнчелегегездән инкяр иткәндә, без бөтен китапларга һәм пәйгамбәрләргә ышанганыбыз өчен Аллаһка сездән якынракбыз», – дип җавап биргәннәр. Менә бу сүз көрәштерү сәбәбе белән шушы аяте кәримә иңгән.

[8] Бу аять турында Ибне Габбас һәм Ибне Мәсгуд (радыйаллаһу ганһүм) кебек затлар Мәккәдә гөнаһ эшләү теләге белән йөрү, бу теләк гамәлгә ашмый калса, газапны кирәк кыла торган нәрсә булганын белдергәннәр. Шуңа күрә Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһүмә): «Әгъзаларыма ия була алырмын, ләкин күңелемә ничек хуҗа була алыйм», – дип, Мәккәдә яшәп кала алмыйча, Таифкә күченеп киткән һәм шунда вафат булган. Башка кайберәүләр бу теләкнең гамәлгә ашуына бәйле яки гамәл белән бергә булган бер теләк булган очракта гына җәза кирәклеген белдергәннәр.

[9] Аллаһы Тәгалә белдергән бу саклау китап әһеле диннәрен үзгәрткәнчегә кадәр булган һидаятькә ишарә итә. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) җибәрелгәннән соң, аның диненә каршы куелган һәр дин көчен югалткан (Сави).

[10] Риваятьтән күренгәнчә, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), мөшрикләр булган бер мәҗлестә «Нәҗм» сүрәсен укыган вакытта, потларның шелтәләнүе хакындагы аятьләргә җиткәч, һәрчактагы тәртил (аңлаешлы һәм ачык итеп уку) гадәте буенча кыска гына тукталыш ясап алган, шул мизгелдә шайтан Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тавышын кабатлап, мөшрикләр ишетерлек итеп, аларга потларны мактаган һәм аятьләрнең рәвешенә туры килгән берничә сүз кыстырган. Бу сүзләрнең Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) тарафыннан укылганын уйлап шатлыгыннан шартлар дәрәҗәгә җиткән мөшрикләр сүрәнең ахырында мөселманнар белән бергә сәҗдә кылганнар. Шуннан соң Җәбраил (галәйһиссәлам) килеп, Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бу вакыйгадан хәбәр биргән, шулай итеп Аллаһ, шайтанның эшен бозып, аятьләрен саклаган. «Гараникъ кыйссасы» дип билгеле булган вакыйганың асылы – менә бу (Табәри, Бәгави, Нәсәфи, Сүютый, Ибне Кәсир, Алуси, Хазин, имам Раббани, әл-Мәктүбат, № 273, 1/294).

[11] Бу аяте кәримәдә һәрбер өммәтнең үзенең аерым шәригате белән гамәл кылырга тиешлеге бәян ителгән. Шуның нигезендә Муса (галәйһиссәлам) белән Гайсә (галәйһиссәлам) арасында булган өммәтнең шәригате Тәүратка таянган булса, Гайсәдән (галәйһиссәлам) соң Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) җибәрелүенә кадәрге өммәтнең шәригате чыганагы – фәкать Инҗил. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) җибәрелгән гасырда яшәүчеләр һәм аңардан соң Кыямәткә кадәр киләчәкләр исә бер генә өммәт тәшкил итәләр һәм аларның шәригате дә – Коръән. Бу аяте кәримә Бүдәйл ибне Вәрка, Бишр ибне Суфьян, Йәзид ибне Хунәйс кебек Хузага кабиләсе кяферләре хакында иңгән. Алар Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сәхабәләренә: «Нишләп сез үз кулларыгыз белән үтергән хайваннарның итләрен ашыйсыз, Аллаһ үтергән хайваннарның итләрен ашамыйсыз?» – дип, мөселманнарның чалынмыйча, үз үлеме белән үлеп, Исламда үләксә саналган итләрне ашамауларына каршы төшәләр һәм хәләл-харам кебек дини мәсьәләләрдә бәхәскә керәләр (Алуси, Хазин, Тәнвир).

[12] Имам Рагыйб (рәхимәһуллаһ) бәян иткәнчә, җиһад, дошманны куып җибәрү өчен, булган бар көчне куллану мәгънәсендә килә һәм өч өлештән тора: беренчесе – кяферләр кебек күренгән дошманнар белән җиһад, икенчесе – шайтан белән көрәшү, өченчесе – нәфес белән сугышу. Бу, табигый, күзгә күренгән дошманнар белән җиһадтан тагын да җитдирәк. Җәбирдән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) яудан кайтып төшкән бер җәмәгатькә: «Иң кече җиһадтан иң зур җиһадка хуш килдегез!» – дип әйткәч, алар: «Ул иң зур җиһад нәрсә соң?» – дип сораганнар һәм: «Кол нәфесенең начар теләге белән җиһады», – дигән җавап алганнар (Бәйһәкый, әз-Зүһд, № 374, б. 198; Хатыйб, Таһир Багдади, № 7345, 13/498). Әлбәттә, бу өч өлешнең бергә күз уңында тотылуы иң дөрес караштыр. Мәсәлән, Хәсән (радыйаллаһу ганһ) бу аяте кәримәне укыганнан соң: «Кеше бер мәртәбә кулына кылыч алмыйча да җиһад кыла ала», – дип моңа ишарә ясаган. Әһле Сөннәттән тыш ялгыш карашларга ия булган бидгать әһелләренең бозык игътикадларын кире кагарга тырышу да бу җиһадтан санала (Алуси).

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире