Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Кешеләргә [Аллаһы Тәгалә тарафыннан] хисаплары бик якынлашты. Алар исә [хисаптан, аңа әзерләнүдән] гафләт эчендәләр, [бу мәсьәләне җитдигә санамыйча] йөз чөерәләр.
2. Раббыларыннан аларга нинди яңа зикер килмәсен, алар аны уйнап [һәм таркау хәлдә] тыңлыйлар иде.
3. Күңелләре [дөньяның ялтыравыклары белән мәшгуль булганы өчен, Ахирәтне уйлаудан] гамьсез булып [вәгазьләрне тыңларлар]. [Ширек кушып] Залим булганнар [кешеләрдән пәйгамбәр җибәрелүне мөмкин түгел дип санаганнары өчен, бу мәсьәлә хакындагы] пышылдашуларын [башкалар күрә алган урыннарда ишеттермичә] яшерделәр һәм: «Бу [Мөхәммәд] сезнең кебек үк [ашый, эчә торган] бер кеше түгелмени? Инде сез [аның укыганнары күз буяу булганын] күрә торып, сихергә иярәчәксезме әллә?»
4. [Мөхәммәд [салләллаһу галәйһи вәсәлләм] аларның бу сүзләренә җавап итеп] Әйтте: «Раббым күктә дә, җирдә дә [ачык яки яшерен сөйләнгән бөтен] сүзләрне белә. Ул – [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Белүче».
5. Алар әйттеләр: «[Мөхәммәднең безгә сөйләгәне] Буталчык төшләр генә! Дөресрәге, аны үзе уйлап чыгарган! Дөресрәге, ул [бик сәләтле] бер шагыйрь! [Бөтен бу дәгъва иткәннәребезне кабул итмичә, Аллаһтан җибәрелгән чын пәйгамбәр булуында киреләнсә] Ул хәлдә безгә [аҗдаһага әверелгән таяк, кояш кебек балкыган ап-ак кул, сукырларны күзле итү, үлеләрне терелтү кебек] әүвәлгеләргә [пәйгамбәрләргә] җибәрелгән нәрсәләргә охшаш бер аять китерсен».
6. Алардан алда [чамасыз могҗиза сораганнары өчен] Без һәлак иткән бер генә шәһәр дә иман итмәгән иде. Әллә [хәзер теләгәннәрен эшләсәм] болар ышаначаклармы?
7. [Расүлем, аларга белдер] «Без синнән алда да вәхи белән ир кешеләрне генә [пәйгамбәр итеп] җибәргән идек. Зикер әһеленнән [галимнәрдән] сорагыз, әгәр сез белмәсәгез».
8. Һәм Без аларны ризык ашамый торган [җансыз] җәсәд итмәдек. Алар [дөньяда] мәңге калган [үлемсез] кемсәләр дә түгелләр.
9. Шуннан соң [биргән ярдәм сүзебезне тотып] вәгъдәбездә тордык һәм аларны һәм Үзебез теләгәннәрне [инкяр итүчеләрнең башына төшкән бәладән] коткардык. [Кяфер булып] Чиктән ашканнарны исә һәлак иттек.
10. [И, Корәеш кавеме!] Һичшиксез, Без сезгә сезнең шәрәфегез булган Китап иңдердек. [Башкаларга түгел, сезгә бирелгән бу өстенлекне] Һаман аңламыйсызмы әллә?
11. [Халкы мөшрик] Залим булган ничәмә-ничә мәмләкәтне [кабат аякка баса алмаслык дәрәҗәдә] җимердек һәм алар артыннан бүтән кавемнәр мәйданга китердек.
12. Алар Безнең [каты] газабыбызны [күргән кебек] хис иткәч, алар [менге хайваннарын куалый-куалый] аннан качалар.
13. [Газап фәрештәләре аларга] «Качмагыз! Сезгә нигъмәт итеп бирелгән нәрсәләргә һәм [рәхәт яшәгән] торакларыгызга кайтыгыз! Сез соралырсыз» [дияләр иде].
14. [Кача алмаячакларын аңлаучылар:] «Ни үкенеч безгә! Һичшиксез, без залимнәр булдык!» – диделәр.
15. Без аларны урылган иген [кебек җир белән тигезләгәнче] һәм уты сүнгән [үле] кемсәләр хәленә китергәнче, бу [сүз] аларның ялварулары буларак дәвам итә.
16. Без күк белән җирне һәм икесе арасындагыларны уйнап яралтмадык.
17. Әгәр дә Без [хатын һәм бала кебек] бер күңел ачу [чарасы] булдырырга теләгән булсак, аны Үзебездән генә булдырыр идек [һәм аларны сезгә күрсәтмәс идек]. Әгәр дә Без кылырга теләгән булсак [сездән сорамыйча да эшләгән булыр идек, әмма хатын һәм бала Безгә килешә торган нәрсә түгел].
18. Без хакны [Коръән һәм Исламны] ялган [булган шайтан һәм ширек] өстенә атабыз да, ул аны җимерә, һәм ул [ялган бөтенләй] юкка чыга. [И, кяферләр! Аллаһка карата] Яла яккан [хатын һәм бала нисбәтләү кебек] нәрсәләрегез сәбәпле, сезгә үкенеч [һәм һәлакәт] бар.
19. Күкләрдә һәм җирдә булганнар – Аныкы гына. [Бар итүче белән бар ителгән арасында, мал иясе белән аның малы арасында нинди нәселдәшлек мөнәсәбәте була алсын?] Аның хозурында булганнар [бигрәк тә фәрештәләр] Аңа гыйбадәт кылудан һич кенә дә масаймыйлар һәм аз гына да арымыйлар.
20. Алар төнлә һәм көндез [Аллаһны] тәсбих итәләр. Һич хәлсезлек күрсәтмиләр.
21. Аларның [мөшрикләрнең] туфрактан алган илаһлары [үлеләрне] терелтәчәкме әллә?
22. Әгәр ул икәүдә [күкләрдә һәм җирдә] Аллаһтан башка илаһлар булса, ул икәү җимерелеп беткән булыр иде. Гарешнең Раббысы булган Аллаһ алар яла яккан нәрсәләрдән [өстен һәм] пакь!
23. Аннан [Аллаһы Тәгаләдән], кылган нәрсәләре өчен, соралмаячак. Алардан исә соралачак.
24. Алар Аннан башка илаһлар алдылармы әллә? [Расүлем!] Әйт: «[Бу хакта] Дәлилләрегезне китерегез!» Бу [Коръән ачыклаган Аллаһның берлеге] минем белән бергә булганнарның да нәсыйхәте, миннән алда булганнарның да вәгазе». Әмма аларның күбесе хакны белмиләр, шул сәбәпле алар йөз чөерәләр.
25. [Расүлем!] Без синнән алда: «Миннән башка һичбер илаһ юк. Шулай булгач, Миңа [гына] гыйбадәт кылыгыз», – дип вәхи итмичә, бер расүл дә җибәрмәдек.
26. [Фәрештәләр – Аллаһның кызлары, дип ышанган Хузага кабиләсе:] «Рахман үзенә бала алды», – диделәр. Ул [моның кебек килбәтсез сыйфатлардан] пакь! Алар – шәрәфле коллар.
27. Алар [Раббыларыннан әмер алмый торып] сүз белән Аннан алга чыкмыйлар. Алар Аның әмере белән генә эш итәләр.
28. Ул аларның алларындагыны да, артларындагыны да [үткәннәрен һәм киләчәкләрен дә, дөнья һәм Ахирәт белән бәйле нәрсәләрен дә] белә. [Фәрештәләр дә моны аңлаганлыктан, тиешенчә гамәл кылалар]. Алар [Аңардан бик курыкканнары өчен] Аның ризалыгына ирешүчеләрдән башка берәүгә дә шәфәгать итмәсләр. Алар Аңардан куркудан тетрәп торалар.
29. Аларның берәрсе: «Мин – Аннан башка илаһмын», – дип әйтсә, Без аны җәһәннәм белән җәзалаячакбыз. Без бит [үзен илаһ дип санаган яки шулай санаган берәүнең дәгъватына ияреп, Аллаһка ширек кушкан] залимнәрне шулай җәзага дучар итәчәкбез.
30. Күкләр һәм җир [бер-берсеннән аерылмаган дәрәҗәдә] ябышкан нәрсәләр иде, шуннан соң Без аларны [җир һәм күк дип, ике аерым барлык хәленә китердек, бигрәк тә җиде кат күк һәм җирдәге катламнарга] аердык. Янә Без [кешеләр, хайваннар һәм үсемлекләр кебек] бик күп җанлы нәрсәне [күктән иңдерелгән] судан яралттык. Кяфер булучылар [шуларны] күрмәделәрме әллә? Әллә [Яралтучының кодрәтенә] ышанмаячаклармы?
31. Без, селкенмәсен өчен, [су өстенә түшәлгән] җирдә какшамас таулар урнаштырдык. Һәм анда киң юллар яралттык. Бәлки, алар дөрес юлны табарлар.
32. Без күкне [төшеп китү, бозылу, таралудан] саклана торган бер түбә иттек. Алар исә аның [кояш, ай һәм йолдызлар кебек] билгеләреннән йөз чөерәләр.
33. Ул шундый Зат ки, төнне, көнне, кояшны һәм айны яралтты. Алар һәммәсе дә бер күктә йөзәләр.
34. [Расүлем! Синең үлемеңне көткән кяферләргә Безнең шушы фәрманыбызны белдер] «Без синнән алда да бер кешегә дә [дөньяда] мәңгелек бирмәгән идек. Инде син үлсәң, алар мәңге калачаклармы әллә?»
35. Һәр җан иясе үлемне татыячак. Без, коткы салыр өчен ,сезне [авыру һәм фәкыйрьлек кебек] яманлык белән дә, [саулык һәм байлык кебек] яхшылык белән дә сыныйбыз. Әмма [ахырда, хисап һәм җәза өчен] Безгә кайтарылачаксыз. [Сабыр итүегез белән шөкер итүегезнең әҗерен менә шул вакытта күрәчәксез].
36. Кяфер булучылар сине күргәч, сине мыскыл итәләр [дә сине бер-берләренә күрсәтеп, әйтәләр]: «Илаһларыгызны [начарлык белән] телгә алган кеше менә бумы?» Үзләре исә [аларга шуның кадәр нигъмәтләр биргән] Рахманның [югары сыйфатлар белән] телгә алынуын инкяр итәләр.
37. Кеше ашыгудан яралтылган. [Болай итеп ашыгу, аның табигатенең аерылмас бер төсен алган; бик тиздән] Мин сезгә дәлилләремне күрсәтәчәкмен. Сез исә Мине ашыктырмагыз.
38. Алар [сиңа һәм сәхабәләреңә каршы]: «Бу [Кыямәт кубачак турындагы] вәгъдә [гамәлгә ашасы вакыт] кайчан соң? Әгәр [газапның киләчәге турындагы сүзегездә] туры кешеләр булсагыз [аны безгә тизрәк китерегез]», – диләр.
39. Кяфер булучылар ни йөзләреннән, ни аркаларыннан утны китәрә алмаячакларын һәм үзләренең ярдәмгә ирештерелмәячәкләре вакытын белсәләр [әлбәттә, көферлекләрен ташлап, газапны ашыктырудан ваз кичәрләр] иде.
40. Ул [Кыямәт һәм җәһәннәм] аларга көтмәгәндә киләчәк һәм аларны хәйран калдырачак. Аны кире борырга көч таба алмаячаклар. Аларга [тәүбә итү һәм гафу үтенү өчен] кичектерү дә бирелмәячәк.
41. [Расүлем!] Синнән алда [җибәрелгән] расүлләрне дә мыскыл иткәннәр иде, ләкин алардан көлгән кешеләрне мыскыл иткән нәрсәләре [газап буларак] тар-мар итеп уратып алды.
42. [Расүлем! Исламны мыскыл иткән ул кяферләргә] Әйт: «[Әгәр дә Аллаһы Тәгалә сезне һәлак итәргә теләсә] Сезне Рахманнан төнлә һәм көндез кем саклый алыр?» Алар Раббыларын искә алудан [һәм уйларына китерүдән хәтта] йөз чөерәләр.
43. Юкса аларны Бездән саклый алган илаһлары бармы? Алар [табынучыларга түгел, хәтта] үз-үзләренә ярдәм итә алмыйлар. Алар Бездән дә ярдәм күрмәсләр.
44. Юк! [Аларны Без генә саклыйбыз, башка һичкем түгел!] Без шушыларны да [кяферләрне], аларның аталарын да [сөйгәнебез өчен түгел, гөнаһлары артып, газаплары арткан тәкъдир үтәлсен өчен] муллык эчендә яшәттек. Гомерләре озайды [да, алданып, хактан йөз чөерделәр һәм нәфесләре аларга бизәп күрсәткән яман эшләргә иярделәр]. Алар [янауларыбызның чынга ашачагын инкяр итеп торганда] Безнең [аларныкы булган] җирләргә [әмеребез белән] килгәнебезне һәм аны чит-читләреннән [мөселманнарны җиңдереп, Ислам җирләренә кушу белән] киметкәнебезне күрмиләрме әллә? Инде алармы җиңүчеләр [әллә Безме]?
45. [Расүлем!] Әйт: «Мин сезне вәхи [булган Коръән] белән кисәтәм. Әмма ул [хакны ишетмәүче] саңгыраулар кисәтелгән чакларында чакыруны ишетмиләр».
46. Әгәр дә аларга Раббыларының газабыннан кечкенә бер өлеш кагылса, алар [гөнаһларын танырга мәҗбүр булгач, үз-үзләренә бәддогада булып]: «Ни үкенеч безгә! Без бит [үз-үзләребезгә зарар китергән] залимнәр булдык», – диячәкләр.
47. Без Кыямәт көне өчен мизаннарны [мәхшәргә] куячакбыз. Бер генә җан да бернәрсә белән дә рәнҗетелмәячәк. [Кешенең гамәле] Бер хәрдәл [горчица] бөртеге авырлыгында гына булса да, Без аны китерербез. [Һәркемнең ни кылганын белеп] Хисап итүчеләр буларак Без җитәрлекбез.
48. Без Муса һәм Һарунга [галәйһимәссәләм] хакны ялганнан аеру мәгънәсенә килә торган] Фуркан [сыйфатына ия Тәүрат – котылу юлын яктырткан] яктылык чыганагы һәм тәкъвалык ияләре өчен бер нәсыйхәт биргән идек.
49. Ул [Китаптан файдаланган тәкъвалык иясе] кешеләр Раббыларыннан Аны күрмичә [дә] куркалар. Алар Сәгатьтән тетриләр.
50. Бу [Коръән] мөбәрәк бер үгет ки, аны Без иңдердек. Инде сез аны инкяр итәсезме әллә?
51. Без моңа кадәр [Мөхәммәдтән (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), хәтта Муса һәм Һаруннан [галәйһимәссәләм] алда] Ибраһимга да [галәйһиссәлам] пәйгамбәрлек бирелгәнче, балигълык яшенә җиткәнче үк] хак юлны биргән идек. Без аны [бөтен бу күркәм сыйфатларга һәм югары хасиятләргә балачагыннан ук лаек булганын] да белә идек.
52. Менә ул әтисенә һәм кавеменә: «Сез бик нык табынган бу [ерткыч хайван, кош һәм кеше шәкелендә ясап табынган] сыннар нәрсәләр соң?» – диде.
53. Алар: «Без аталарыбызны боларга табынган кемсәләр хәлендә таптык [һәм аларга иярдек]!» – диделәр.
54. Ул: «Сез һәм аталарыгыз ап-ачык бер адашу эчендә булдыгыз», – диде.
55. Алар [Ибраһимның [галәйһиссәлам] бу сүзен бик гаҗәпсенеп һәм үзләрен мыскыл итә дип санап]: «Син безгә хак [һәм җитди булган бер дәгъва] белән килдеңме, әллә син [безнең белән] уйныйсыңмы?» – диделәр.
56. Ул әйтте: «Юк! [Мин сезнең белән уен уйнамыйм]. Сезнең Раббыгыз – күкләрнең һәм җирнең Раббысы, Ул аларны юктан бар итте. Мин исә моңа [дәлил күрсәтә алырлык дәрәҗәдә] шаһитлык итүчеләрдәнмен.
57. Аллаһ белән ант итәмен, сезнең [табынуыгызны туктатып, ул һәйкәлләргә] артыгыз белән борылып [бәйрәмегезгә] китүегездән соң, мин, һичшиксез, ул потларыгызга [бер] тозак корачакмын»[2].
58. [Кавеме потлар яныннан китеп баргач] Ул [кулына балта алып, сыннар янына килде дә] аларның иң зурысыннан башкаларын ватып чәлпәрәмә китерде [һәм соңыннан балтаны иң зурысының муенына элеп куйды], бәлки, алар аңа мөрәҗәгать итәрләр [дә, ул, аларны зур потка сылтап, җиңеп чыгар].
59. Алар [бәйрәмнәреннән кайтып, потларын мондый хәлдә күргәч]: «Кем безнең илаһларыбызга моны эшләгән булса, ул – залимнәрдән», – диделәр.
60. Алар: «Без Ибраһим исемле егетнең аларны һәрвакыт [яманлап] телгә алганын ишеткән идек. [Бәлки, бу эшне ул эшләгәндер]», – диделәр.
61. [Бу хәбәрне ишеткән Нәмруд һәм аның кавеменең аксөякләре] Әйттеләр: «Аны кешеләрнең күзләре каршына китерегез. Бәлки, алар [аның сүзенә яки кылганына] шаһитлык итәрләр».
62. Алар [Ибраһимны [галәйһиссәлам] үзләре алдына чыгарып]: «И, Ибраһим! Безнең илаһларыбызга моны син эшләдеңме?» – диделәр.
63. Ул әйтте: «Юк [мин эшләмәдем]! Моны менә бу иң зурлары эшләгәндер, сорагыз үзләреннән. Әгәр алар сөйләшә торган булсалар [сезгә сөйләсеннәр]»[3].
64. Алар үз-үзләренә мөрәҗәгать итеп: «[Илаһларыгызга моны кылган залим дидегез, ләкин] Һичшиксез, сез үзегез бит залимнәр [чөнки үзләрен дә коткара алмаган гаҗиз әйберләрне илаһ итеп алдыгыз]», – диделәр.
65. Соңыннан [элекке ялгыш фикерләренә кайтып] башларын иеп [әйттеләр]: «Син үзең дә беләсең бит, алар сөйләшә алмыйлар».
66. [Ибраһим [галәйһиссәлам] Әйтте: «Сез, Аллаһны калдырып, сезгә бернинди файда да, зарар да китерә алмаган нәрсәләргә табынасызмы әллә?
67. Сезгә дә, Аллаһны калдырып табынган нәрсәләрегезгә дә тфү! Һаман да аңламыйсызмыни?»
68. [Нәмруд һәм аның кешеләре: «Аны яндырыгыз һәм илаһларыбызга ярдәм итегез! Әгәр [аларга ярдәм] кылачак кешеләр булсагыз [Ибраһимга газапларның иң катысын бирегез]», – диделәр.
69. [Алар аны зур бер ут эченә аткан вакытта] Без: «И, ут! Ибраһим өчен салкынлык һәм тынычлык бул!» – дидек.
70. Алар аңа зур бер хәйлә кылырга теләделәр, Без исә аларны иң зур зарар күргән кемсәләр хәленә төшердек.
71. Без аны һәм [Һарун углы] Лутны [галәйһиссәлам] Гыйрактан һиҗрәт иттереп] галәмнәр өчен бәрәкәтле кылган [Шам һәм Фәләстыйн дигән] җиргә ирештереп коткардык.
72. [Бала сорап кылган догасына җавап итеп] Без аңа Исхакны [галәйһиссәлам] бирдек. Ягъкубны да [галәйһиссәлам] бер өстәмә итеп [бирдек]. Аларның һәрберсен изге кешеләр иттек.
73. Без аларны имамнар [һәм башлыклар] иттек ки, Безнең әмеребез [һәм вәхиебез] белән [алар халыкны Хакка] һидаять иттеләр. [Шулай итеп, аларны мөкәммәл коллар хәленә китердек]. Без аларга хәерле [һәм изге] гамәлләр кылуны, намаз укуны һәм зәкят бирүне вәхи иттек. Алар Безгә генә [ихластан] гыйбадәт кылучылар иде.
74. Лутка да [галәйһиссәлам] Без хөкем [пәйгамбәрлек] һәм гыйлем бирдек. Без аны [ир белән ирнең мөнәсәбәттә булуы кебек] кабахәт эшләр кылган авылдан [Сәдумнән] коткардык. Һичшиксез, алар яман бер кавем, [Безгә итагатьтә һәм пәйгамбәрләребезгә буйсынмаган] бозык кешеләр иде.
75. Без аны [дөньяда] рәхмәтебезгә керттек. Һичшиксез, ул [бөтен игелекләрне үзенә туплаган] изге кешеләрдән иде.
76. [Расүлем!] Нухны да [галәйһиссәлам] искә ал]! Менә ул моннан [Ибраһим һәм Лутның [галәйһимәссәләм] гасырыннан] алда [кавеменең һәлак ителүе өчен, Безгә дога кылып] дәште, һәм Без аңа җавап бирдек, аны да, [иман китергән] гаиләсен дә [үҗәт кавеменең башына килгән су басу бәласеннән һәм] хәсрәттән коткардык.
77. Аятьләребезне ялганга санаган кешеләрдән Без аны сакладык. Һичшиксез, алар начар кавем иде. Без [олы-кече, ир-хатын димичә] аларны барысын бергә суга батырдык.
78. Давыдны һәм Сөләйманны да [галәйһимәссәләм] искә ал]! Менә алар чит кавемнең [төнлә көтүчесез калып] сарыклары таптаган игенлек хакында хөкем бирделәр. Без аларның [пәйгамбәрләр белән аларга хөкем сорап килгән дәгъвачыларның] хөкемнәренә шаһитлар идек.
79. Без аны Сөләйманга [галәйһиссәлам] аңлаткан идек. Һәрберенә дә хөкем [пәйгамбәрлек] һәм гыйлем биргән идек. [Тәсбих белән мәшгуль булган вакытта] Давыд [галәйһиссәлам] белән бергә тауларны һәм кошларны әмергә буйсындырдык ки, алар [үз телләре белән Безне мактап] тәсбих әйтәләр иде. [Моның кебек эшләр сезгә бик кызык булса да] Без [бөек пәйгамбәрләргә моның кебек могҗизаларны бирү эшен] кылучылар булдык[4].
80. Сугышыгыздан сезне сакласын дип, [сугыш вакытында] кием [булган көбә ясау] сәнгатен Без аңа сезнең өчен өйрәттек. Ләкин сез шөкер итәсезме соң?
81. Сөләйманга исә [теләгенә карап кайчак җиңел, кайчак] көчле искән җилне [буйсындырдык]. Ул [аны һәм гаскәрен теләгән җиренә ирештерә, кайтышлый исә] Без бәрәкәтләндергән туфракка [үзенең йорты булган Шамга] аның әмере белән алып бара. Без [һәрвакыт бөтен барлыкларыбыз турында] һәрнәрсәне беләбез.
82. Шайтаннардан шундыйларын да [аңа итагать иттердек] ки, аның [әмерен үтәр] өчен [иң тирән диңгезләрнең төпләренә] чумалар [энҗе-мәрҗән кебек кыйммәтле әйберләр чыгаралар] һәм [кальгалар, һәйкәлләр, сарайлар, зур ләгәннәр һәм нык казаннар кебек] моннан башка [бик күп] эш эшлиләр иде. Без аларны [аның әмереннән чыкмаулары һәм кешеләргә һөҗүм итеп, фетнә чыгармаулары өчен тыеп] саклый идек.
83. [Расүлем!] Әюбне дә [галәйһиссәлам] искә ал]! Менә ул [каты чир белән авырып, еллар буена сабыр иткәннән соң, намазга тора алырлык та көч таба алмагач] Раббысына [дога белән] эндәште: «Һичшиксез, миңа бер зарар кагылды. Син исә мәрхәмәтлеләрнең иң мәрхәмәтлесесең».
84. Без [догасын кабул итеп] аңа җавап бирдек һәм аңа килгән зарарны китәрдек. Хозурыбыздан бер рәхмәт һәм гыйбадәт кылучыларга бер үгет булсын дип, [үлгән балаларын терелтеп, картаеп беткән хатынын яшәртеп] аңа гаиләсен һәм [шулкадәр үк бала, онык биреп] янында булган кадәрен [кабат] биргән идек.
85. [Расүлем! Исмәгыйльне, Идрисне һәм Зүлкифлне дә [галәйһимүссәләм] искә ал]! Аларның һәрберсе сабыр итүчеләрдән иде.
86. Без аларны рәхмәтебезгә керттек. Һичшиксез, алар изге кешеләрдән иде.
87. [Расүлем!] Балык иясен дә [искә ал]! Менә ул [Юныс [галәйһиссәлам] ярсыган хәлдә [кавемен ташлап] киткән иде дә, Без, аңа каршы хөкем бирмәячәкбез дип, санаган иде. [Утырган бер көймәдә, шобага нәтиҗәсендә, диңгезгә ыргытылуыннан соң аны йоткан балык эчендәге] Караңгылыклар эчендә: «Синнән башка һичбер илаһ юк! Син пакь! Һичшиксез, мин залимнәрдән булдым!» – дип дәште.
88. Без аңа җавап бирдек һәм аны [йоткан балыкка: «Бераздан аны диңгез ярына илтеп чыгар!» – дип әмер итеп] хәсрәтеннән коткардык. Мөэминнәрне дә шулай коткарырбыз[5].
89. Зәкәрияне дә [галәйһиссәлам] искә ал]! Менә ул [үзеннән соң хәерле бер мирасчы калдыра алмаячагы өчен бик өзгәләнеп] Раббысына: «И, Раббым! Минем берүземне калдырма! [Әмма Син болай тәкъдир иткәнсең икән, моңа да разыймын, чөнки] Варисларның иң яхшысы – Син», – дип мөрәҗәгать кылган иде.
90. Без аңа җавап бирдек һәм аңа Яхъяны [галәйһиссәлам] бирдек, хатынын да [кысырлыгы артыннан тудыруга яраклы итеп] аның өчен төзәттек. Һичшиксез, алар хәерле эшләргә омтылалар һәм көчле бер теләк вә курку белән Безгә ялваралар иде. Алар Безгә карата [ялварып, һәрвакыт курыккан] тыйнак кешеләр иде.
91. Гаурәт урынын саклаган [Мәрьям [радыйаллаһу ганһа] исемле] хатынны да [искә ал]! Без аның эченә рухыбыздан өрдек [аналыгында Гайсәне [галәйһиссәлам] бар иттек] һәм аны да, улын да галәмнәр өчен [чиксез кодрәтебезне күрсәткән] бер билге иттек[6].
92. [И, кешеләр!] Һичшиксез, бу – бер генә өммәт буларак, сезнең өммәтегез [динегез]. Раббыгыз – Мин генә, шулай булгач, Миңа [гына] гыйбадәт кылыгыз.
93. [Бөтен пәйгамбәрләр Исламга чакырганнар] Әмма алар [өммәте] эшләрен араларында бүлгәләп бетерделәр [фикер каршылыгына дучар булдылар]. Һәрбере Безгә кайтачак [һәм кылган гамәлләренең әҗерен алачак].
94. Кем, мөэмин буларак, изге гамәлләрдән берсен эшләсә, аның тырышлыгын танымау дигән нәрсә була алмый. Һичшиксез, Без аны [колыбызның гамәл дәфтәренә] яза барабыз.
95. Без һәлак иткән авылның [яңадан дөнья тормышына] кайтулары – мөмкин булмаган нәрсә.
96. [Хакны белә торып, кяфер милләтләрнең һәлак булулары шулай булачак] Ниһаять, Яэҗүҗ вә Мәэҗүҗ [чыгып, койма] ачылганчыга кадәр, алар биек урыннан [төшеп, игеннәргә, җанлыларга ташланыр өчен] ябырылачаклар[7].
97. [Колларның терелтелүе турындагы] Хак сүз якынлашкач [сурга өрелгәннән соң, һәркем кабереннән торгач], кяфер булган кемсәләрнең күзләре ачык калып, йомыла алмаячак. [Менә шулвакыт кяферләр:] «Ни үкенеч безгә! Һичшиксез, без [дөньяда вакытта] моннан [бу көннең булачагыннан] гафләт эчендә идек. Дөресе, без [кисәтелүебезгә карамастан, инкяр итеп, үзебезгә зарар китергән] залимнәр булдык» [диячәкләр].
98. [И, Мәккә мөшрикләре!] Сез дә, Аллаһны ташлап табынган нәрсәләрегез дә, һичшиксез, – җәһәннәм утыннары. Сез [мәхшәрдә көтеп торудан бик алҗыгач: «Утка ташлап булса да, безне тынычландыр!» – дип әйтәчәгегез өчен, сусаган хайваннарның суга йөгергәннәре шикелле] анда керәчәксез.
99. Әгәр алар [чыннан да] илаһ булсалар иде, анда кермәсләр иде. [Табынучыларның һәм табынылганнарның] Барысы да анда мәңге калачак.
100. Аларга анда [газаплары аркасында] ыңгырашудан башка берни дә калмас. Алар анда [бер-берләренең акыруын да, үзләренә кычкырганны, үзләрен сөендерә торган бер сүзне дә] ишетмәячәкләр.
101. Һичшиксез, Бездән хәерле нәрсә [булган иман белән яшәп үлә алу хөкеме] тәкъдир ителгәннәргә килгәндә, алар [җәннәткә керәчәкләре өчен] аннан [потларның һәм аларга табынганнарның дөрләп яначак ут чокырыннан] ераклаштырылачаклар[8].
102. Алар аның гөрелдәвен [дә] ишетмәячәкләр, күңелләре теләгән нигъмәтләр эчендә мәңге калачаклар.
103. [Кяферләр кичергән] Зур дәһшәт аларны көендермәячәк. [Каберләреннән калкып чыкканда] Аларны фәрештәләр каршы алачак. [Сәламләүдән соң аларга:] «Бу – [ия булган иманыгыз һәм итагатегез өчен, дөньяда чакта] вәгъдә ителгән көнегез!» [диячәкләр].
104. Китаплар өчен [язылган] сәхифә төрелгән кебек, күкне төрәчәк көнне [исеңдә тот]! Без әүвәлге барлык буларак [юктан бар итә] башлаган нәрсәләребез [иҗат ителгәндә һич авырлык кичермәгәнебез] кебек, аны [терелтеп, кабат тормышка] кире кайтарачакбыз. Өстебезгә алган бер сүз буларак [моны вәгъдә итәбез]. Һичшиксез, Без [комачау күрмичә, һәр теләгәнебезне] кылучылар булдык.
105. Зикердән [Тәүраттан] соң Зәбүрдә дә яздык инде, ул җиргә [Мәһди һәм Гайсә [галәйһиссәлам] чорында] Минем изге колларым мирасчы булачак.
106. Һичшиксез, монда [бөтен теләкләре Аллаһка коллык иткән, биш вакыт намазны җәмәгать белән кылган] гыйбадәт кылучылар өчен җитәрлек хәбәр бар.
107. [Расүлем!] Без сине [җеннәр, фәрештәләр, кяфер һәм мөселман барча кешеләрне кертеп] бөтен галәмнәр өчен бер рәхмәт итеп җибәрдек.
108. [Расүлем!] Әйт: «Миңа илаһыгызның бер генә булганы [шуңа күрә Аның гына хөкемнәренә иярелергә тиешлеге] вәхи ителде. Инде сез [бу вәхигә ияреп] мөселманнар түгелсезме?»
109. Әгәр алар [вәхигә игътибар итмичә, Исламнан] йөз чөерсәләр, [аларга] әйт: «Мин [үземә әмер ителгән нәрсәләрне, арагыздан беркемне дә аермыйча] сезгә тигез итеп белдерәм. Әмма сезгә [мөселманнарның җиңүе һәм Исламның хакимлек итәчәге турындагы] вәгъдә ителгән нәрсә якындырмы, ерактырмы – мин белмим.
110. Һичшиксез, Ул [Раббым Исламга каршы кулланылган] ачык сүзләрне дә белә, [ачу һәм нәфрәт белән] яшергән нәрсәләрегезне дә белә.
111. Белмим, бәлки ул [җәзагызның кичектерелүе] – сезнең өчен сынау һәм [тәкъдир ителгән әҗәлегез белән бәйле] якын бервакытка кадәр яшәтүдер».
112. [И, мөшрикләр! Минем пәйгамбәрем сездән чиккән җәфалардан Миңа сыенып] Әйтте: «И, Раббым! [Минем белән ул газапны ашыктырган Мәккә мөшрикләре арасында] Хак белән хөкем бир! Сезнең [Ислам байрагының күтәрелмәячәге һәм дәүләтнең һәрвакыт кяферләр кулында булачагы кебек мактана-мактана] сурәтләп аңлаткан нәрсәләрегезгә каршы Рахман булган Раббыбыздан ярдәм соралырга тиеш.»
[1] «Әл-Иткан» исемле әсәрдә 44 нче аяте кәримәнең Мәдинәи Мөнәүвәрәдә иңгәне теркәлгән.
[2] Риваятьтән күренгәнчә, Ибраһим (галәйһиссәлам) кавеменең елына бер мәртәбә җыелып үткәрелә торган бәйрәмнәре булган. Бәйрәмнән кайтышлый, алар потлары янына сугылып, аларга сәҗдә кылганнар, шуннан соң гына өйләренә кайтып киткәннәр. Чираттагы бәйрәм җиткәч, Ибраһимның (галәйһиссәлам) әтисе: «И, Ибраһим, син дә безнең белән бәйрәмне котларга бар, бәлки динебезне ошатырсың», – дигән. Шулай итеп Ибраһим (галәйһиссәлам) алар белән юлга чыккан. Бераз барганнан соң җиргә яткан да: «Мин – хастамын, аягым авырта», – дигәч, аны калдырып, юлларын дәвам иткәннәр. Ул артта калган зәгыйфь кешеләр ишетерлек итеп менә шушы сүзне әйткән. Шуннан соң, кайтып, бер-берсенә янәшә тезелгән потлар алдына куелган азык-төлекне күргәч, мыскыллы бер тавыш белән: «Ашагыз инде!» – дигән. Тегеләр җавап бирмәгәч: «Нигә сөйләшмисез?» – дип, кулындагы балта белән барысын да берәм-берәм ватып чыкканнан соң, балтаны иң зур потның җилкәсенә салган (Хазин).
[3] Хәдис-шәрифләрдә Ибраһимның (галәйһиссәлам) өч урында дөрес, ләкин тышкы яктан ялган кебек күренгән сүз әйткәне хәбәр ителә. Менә бу – шушы өч урынның берсе (Бохари, Әнбия: 11, № 3179, 3/1225). Аның бу сүзен чын мәгънәдә ялган булудан чыгара торган бик күп аңлатмалар бар: А) бу сүз образлы итеп әйтелеп, Аллаһы Тәгаләнең потка табынучыларга бик нык ачулы булганына игътибарны юнәлтә. Риваять ителгәнчә, Ибраһим (галәйһиссәлам) аларга: «Бу пот шушы кечкенә потларга табынуыгызга ачулангандыр һәм шуңа аларны җимергәндер», – дип әйтеп, ширекне калдырулары мәсьәләсендә аларны хикмәтле бер ысул белән кисәткән; Ә) Ибраһим (галәйһиссәлам) бу сүзе белән: «Моны мин эшләмәдем. Әнә теге иң зурлары эшләде», – дигән мәгънәне күз уңында тотмаган, кирегә сукалап һәм мыскыл тулы җөмләләр белән ул эшне үзенең башкарганын иң билгеле рәвештә ачып салган. б) Ибраһимның (галәйһиссәлам) бу сүзе, конверсия кулланып: «Әгәр сөйләшә белсә, менә бу эшләгәндер», – мәгънәсен йөртә, бу зур потның башкаларны җимергән булуын кечкенәләрнең сөйләшүләре шартына бәйләү белән, аларның илаһлары гаҗизлеген дәлилләп исбат итәргә тырышу була. Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһис вә сәлләм): «Ялган сөйләү тыелган урыннарда максатны аңлатмаган кинаяле әйләнмәләр әйтүдә, әлбәттә, ялганнан котылу өчен киң мөмкинлек бар» (Бәйһәкый, әс-Сүнән әл-күбра, Шәһадәт: 45, № 20843, 10/336) хәдис-шәрифе дә бу хакыйкатькә ишарә ясый; В) Ибраһимның (галәйһиссәлам) бу гамәлне иң зур потка кайтарып калдыруы сәбәбият ягыннан дөрес, чөнки Аллаһка ширек кушылу белән бергә бизәлгән һәм тезелеп куелган бер хәлдә аларны күрүе аны бик үпкәләткәндер, бигрәк тә иң зурларын олылау аңа бу эшне эшләргә этәргеч булгандыр (Фәхр әр-Разый, Бәйдави, Әбүссугуд, Хазин, Алуси).
[4] Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, берсе игенчелек белән, берсе терлекчелек белән шөгыльләнгән ике кеше, араларында хөкем бирсен өчен, Давыд (галәйһиссәлам) хозурына килгәннәр. Берсе: «Моның сарыклары төнлә минем игенлегемә кереп зарар китергән. Бер генә исән нәрсә дә калдырмаганнар», – дигән. Сарыкларның бәясе белән зарар күргән иген өчен, түләүне бертигез дип күргән Давыд (галәйһиссәлам), сарыкларны игенчегә бирергә, дип хөкем чыгарган. Ул көнне әле унбер яшендә генә булган Сөләйманның (галәйһиссәлам) яныннан үтеп барганда, ул тегеләрдән әтисенең хөкеме турында сораган. Җавапларын алгач: «Әгәр бу эш миңа калдырылган булса, мин башка бер хөкем бирер идем, чөнки башка хөкем ике тараф өчен дә файдалырак булачак ки, бу хөкем буенча, сөтләреннән, бәрәннәреннән һәм йоннарыннан файдаланыр өчен, сарыклар зарар күргән игенчегә бирелергә тиеш, игенлек тә элекке төзек хәленә кергәнче, аңарда калырга тиеш, соңыннан һәркем үз малын үзенә алыр», – дигән. Әтисе бу хөкемне ишеткәч: «Хөкем синеңчә бирелсен», – дип фәтвасын алмаштырган (Хазин, Бәйдави, Нәсәфи, Алуси).
[5] Тәфсирләрдә хәбәр ителгәнчә, Юныс (галәйһиссәлам), кавеменең имансызлыгына ачуланып, аларны ташлап киткәч, диңгез ярында юлга чыгарга торган бер көймәне күргән һәм шуңа утырган. Бераз барганнан соң диңгез уртасында давыл чыгып, көймә батарлык бер хәлгә килгән. Көймәне идарә итүчеләр: «Мондый хәлгә төшкәнбез икән, димәк, арабызда хуҗасыннан качкан бер кол бар. Хәзер шобага аның кем булганын ачыклар. Гадәтебезгә кергәнчә, шобага салырбыз, ул кемгә чыкса, шуны диңгезгә ташларбыз», – дигәннәр. Өч мәртәбә шобага салганнар, өчесендә дә ул Юныска (галәйһиссәлам) чыккач, аны диңгезгә ташлаганнар. Озак та үтми бер зур балык аны кабып йоткан. Аллаһы Тәгалә ул балыкка: «Мин сине аның өчен төрмә иттем, аны сиңа азык итмәдем. Сак бул, аның итенә дә, сөягенә дә кыл кадәр дә зарар китермә!» – дип вәхи иткән. Төрле риваятьләрдән күренгәнчә, Юныс (галәйһиссәлам) балык карынында дүрт сәгать яки кырык көн (яки Аллаһ теләгән кадәр) калган һәм зикер белән мәшгуль булган. Догасы кабул ителгәч, балык аны тиресе юкарган бер хәлдә диңгез ярына илтеп, карыныннан чыгарган. Ул янында үсеп утырган кабак агачының (кресценция) күләгәсенә сыенып, аның җимешләрен ашаган, иртә-кич аңа килгән бер җәйранның (дала антилопасы) сөтен эчеп көчен җыйган. Шуннан соң кавеменә кайткач, аларның барысын да иман иткән хәлдә тапкан (Алуси, Сави).
[6] Ирсез бала тапкан хатын белән атасыз туган баланың хәле хакында үткен фикерле кешеләр Аллаһы Тәгаләнең һәрнәрсәгә кодрәтле булганын бик яхшы аңлыйлар.
[7] Яэҗүҗ белән Мәэҗүҗ – Адәм балаларыннан булган ике кабиләнең исеме. Кыямәт якынлашкач, Гайсә (галәйһиссәлам) иңеп, Дәҗҗалны үтергәннән соң, Зөлкарнәйн төзегән койма ачылып, Яэҗүҗ вә Мәэҗүҗ кавемнәре тау башлары кебек биек урыннардан агым булып кешеләр арасына кереп кушылачак һәм, һәрнәрсәне ашап-эчеп бетерә барганнары өчен, хәтта күлләр кибеп калачак, нәтиҗәдә, зур кытлык башланачак. Шуннан соң Гайсәнең (галәйһиссәлам) догасы белән Аллаһы Тәгалә аларның муеннарына кортлар җибәрәчәк һәм алар барысы да шул сәбәпле үлеп бетәчәк. Мәетләре дөньяны тутырып ятканга күрә, Гайсә (галәйһиссәлам) янә дога кылачак һәм Аллаһы Тәгалә озын муенлы дөяләргә охшаган кошлар көтүе җибәрәчәк, һәм шулар мәетләрне Аллаһ теләгән җиргә илтеп ташлаячаклар. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә җибәргән яңгырлар белән җир йөзе аларның шакшыларыннан чистарачак. Аннары Аллаһы Тәгалә җир йөзен җәннәт кебек яшелләндерәчәк һәм Гайсә (галәйһиссәлам) янында булган бөтен мөэминнәрнең хәлләре яхшырачак (Ибне Маҗә, Фитән: 33, № 4075-4077, 2/1358; Тирмизи, Фитән: 59, № 2240, 4/510). Зөлкарнәйн коймасының төзелүе турында карагыз: «Кәһф» сүрәсе: 93-99
[8] Риваятьтән күренгәнчә, мөшрикләр үзләре табынган нәрсәләрнең җәһәннәм утыны булачагын ишеткәч, Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) килеп: «Бу безнең табынган нәрсәләргә карата гынамы, әллә Аллаһтан башка табынылган нәрсәләрнең бөтенесен дә эченә аламы?» – дип сорагач, бөтен ялган илаһларны да колачлаячагы җавабын алганнар. Шулвакыт: «Син – насаралар табынган Гайсәнең, яһүдиләр табынган Гозәернең һәм бәни Мүләйһ кабиләсе табынган фәрештәләрнең изге коллар булганын сөйләгән кешесең, шулай булгач, ничек аларның җәһәннәм утыны булачакларын хөкем итә аласың?» – дигәннәр һәм, өстен чыкканнарын санап, шатлыктан көлә башлаганнар. Шул сәбәп белән, шушы аяте кәримә иңеп, әзәлдә бәхетле, дип язылган кешеләрнең бу янаудан ерак булуын бәян иткән һәм аларга ябышырлык бер дәлил дә калдырмаган. Аяте кәримәнең иңү сәбәбен карагыз: «Зүхруф» сүрәсе, 57.