Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Та һа.
2. [Расүлем!] Без бу Коръәнне сиңа [«Кяферләр нигә ышанмыйлар икән?» дип борчылып, тәһәҗҗүд намазында бик озак аякта торып һәм рәттән тоткан уразалар белән ач вә сусыз калып] ялыгуың өчен иңдермәдек.
3. Фәкать [Аллаһы Тәгаләдән] курыкканнарга бер үгет булсын дип [иңдердек].
4. Җирне һәм биек күкне Яралтучыдан [бер-бер артлы] бер иңдерелү белән[1].
5. Рахман [ниндидер бер урынга урнашудан пакь буларак, Затына килешкән рәвештә] Гарешкә истива кылды.
6. Күкләрдәгеләр дә, җирдәгеләр дә, икесе арасындагылар да [һава, болыт, кошлар һәм билгеле булмаган әллә никадәрле барлыклар], туфрак астындагылар да – [хакимлек һәм ия булу җәһәтеннән] Аллаһныкы гына.
7. [Расүлем! Зикер, дога яки башка эш өчен] Кычкырып сөйләр булсаң, [бел: Аллаһы Тәгаләнең моңа ихтыяҗы юк, чөнки] Ул бит [күңелеңдә саклаган] серне дә, [син әле үзең дә белмәгән, күңелеңдә булмаганнардан] яшерен булганны да белә.
8. Аллаһ, Аннан башка һичбер илаһ юк! Иң күркәм исемнәр – Аныкы гына.
9. [Расүлем! Синнән алда да пәйгамбәрләр бу дәгъва юлында бик зур җәфалар күрделәр]. Сиңа Муса турында хәбәр ирештеме?
10. Менә ул [әнисенең хәлен белеп кайтыр өчен кайнатасы Шугайбтан [галәйһиссәлам] рөхсәт алып, Мисырга китеп барганда, Тур тавы урнашкан Тува үзәнлегенә кергәч, карлы һәм караңгы бер кыш төнендә хатыны бала тудырган чакта] бер ут күрде һәм гаиләсенә: «Шунда торып торыгыз, мин бер ут күрдем. Бәлки мин сезгә утлы кисәү белән килермен [дә җылынырсыз] яки ул ут янында юл өйрәтүчеләрне табармын», – дигән иде.
11. Ул анда баргач, [аңа]: «И, Муса!» – дигән тавыш килде.
12. Һичшиксез, Мин – синең Раббың! Аяк киемнәреңне сал [аякларың бәрәкәтләнсен]. Син – мөкатдәс [һәм мөбәрәк] Тува үзәнлегендә.
13. Мин сине [пәйгамбәрлек вазифасы өчен] сайладым, вәхи ителәчәк нәрсәләрне яхшы тыңла.
14. Һичшиксез, Мин – Аллаһ, Миннән башка һичбер илаһ юк. Миңа гына гыйбадәт кыл, намазны да Мине искә төшерер өчен укы.
15. Һәркем тырышкан гамәленең әҗерен алсын дип, һичшиксез, Сәгать киләчәк. Мин аны [алардан] яшерергә телим.
16. Аңа ышанмаган һәм [нәфесенең] начар теләкләренә төшкән сине алардан [намаздан, Сәгатькә ышанудан] тыймасын, югыйсә, соңыннан һәлак булырсың.
17. И, Муса! Уң кулыңда нәрсә ул?»
18. Әйтте: «Бу – минем таягым. [Арыганга, көтүләр башында торганда] аңа таянамын, аның белән сарыкларыма яфрак коеп төшерәмен. Аңарда минем өчен башка ихтыяҗлар да бар [йөргәндә, аны иңбашыма салып, кайбер әйберләрне шуңа асып куям, аңа бәйләнгән бау белән коедан су чыгарам, еланнарны үтерәм, кыргый җәнлекләрне куркытам]».
19. [Аллаһы Тәгалә:] Әйтте: «И, Муса! Аны [җиргә] ыргыт!»
20. Ул аны ыргытты. Шунда ук ул шуышкан бер елан [булып әверелде].
21. [Муса [галәйһиссәлам] куркып кача башлауга, Аллаһы Тәгалә] Әйтте: «Ал аны! Курыкма! Һичшиксез, Без аны әүвәлге шәкеленә кайтарачакбыз».
22. Һәм [уң] кулыңны [сул култыгың астындагы] янтыгыңа тык, бернинди кимчелек булмыйча, бер могҗиза буларак, [күзләрне камаштырган кояш яктысы кебек] ап-ак булып чыксын.
23. Без сиңа иң зур могҗизаларыбыздан бер өлешен күрсәтер өчен [эшлибез].
24. [Бу ике могҗиза белән] Фиргавенгә бар [да, аны Миңа коллыкка дәгъват ит]. Һичшиксез, ул [үзен раббы дәрәҗәсенә куеп] азынды».
25. [Мондый олы вазифа йөкләнгәннән соң, Муса [галәйһиссәлам] Аллаһы Тәгаләдән кайбернәрсәләрне үтенер өчен] Әйтте: «И, Раббым! Минем күкрәгемне киң кыл! [Йөрәгемә иркенлек бир, Синнән башка беркемнән дә курыкмыйм!]
26. [Илчелек вазифамны фиргавенгә ирештерү] Эшемне миңа җиңел кыл.
27. Телемдәге [бала чагымнан калган] төенне чиш.
28. Сүземне яхшы аңлый алсыннар.
29. [Бу эшләрдә ярдәмче булуы өчен] Гаиләмнән миңа бер вәзир билгелә.
30. Кардәшем Һарунны [галәйһиссәлам].
31. Аның белән көчемне ныгыт.
32. [Нәбилек, расүллек] Эшемдә дә аны уртак ит.
33. [Арабызда ярдәмләшеп гыйбадәткә форсат буларак] Без Сине күп итеп тәсбих итәр өчен.
34. Һәм Сине күп итеп зикер итәр өчен.
35. Һичшиксез, Син бит безне күрәсең».
36. Ул әйтте: «И, Муса! Сораганнарың сиңа бирелде инде.
37. Һичшиксез, Без сиңа башка вакытта да игелек кылган идек.
38. Менә Без вәхи ителгән нәрсәне әниеңә [төшендә] вәхи иттек:
39. Аны [баланы] табутка сал, шуннан аны елгага [Нилгә] җибәр, диңгез аны ярга чыгарсын. Минем дошманым һәм аның дошманы аны алсын. Мин сиңа Үземнән бер сөю бирдем. Син – Минем күзәтүем астында [иң күркәм рәвештә] үстерелүең өчен.
40. Менә [әниең сине сандык эчендә елгага агызып җибәрде, фиргавен табып уллыкка алды. Синең бер сөт анасының имчәген дә алмаганга, ул борчуга төште. Бу хәбәрне алган] апаң барды да [фиргавеннең сараена кереп]: «Аны карый алырлык кешене күрсәтимме сезгә?» – диде. Шулай итеп, күңеле тыныч булсын һәм сагышланмасын өчен, Без сине әниеңә кире кайтардык. Син [Мисырда чагыңда кыйптыйлардан ялгыш] бер [кяфер] кешене үтердең, Без исә сине ул хәсрәттән коткардык [һәм Мәдйән кебек имин бер җиргә һиҗрәт иттердек]. Шушылай Без сине төрле-төрле фетнәләр белән сынадык. И, Муса! Син еллар буена Мәдйән халкы арасында булдың, соңыннан тәгаенләнгән вакытта [кырык яшең тулган көнеңдә вәхиемне алыр урынга] килдең.
41. Мин сине Үзем өчен сайладым.
42. Син һәм кардәшең [сезгә бирелгән могҗиза һәм] аятьләрем белән барыгыз. Әмма зикерем мәсьәләсендә йомшаклык күрсәтмәгез.
43. Фиргавенгә барыгыз! Һичшиксез, ул чиктән ашты.
44. Аңа йомшак бер сүз әйтегез. Бәлки ул үгетләнер яки куркыр.
45. [Муса [галәйһиссәлам] белән бу вакытта Мисырда булган, Җәбраил [галәйһиссәлам] алып килгән вәхиләрне алган Һарун [галәйһиссәлам] Әйттеләр: «И, Раббыбыз! Без аның үзебезгә каршы чамадан узуыннан яки азуыннан куркабыз».
46. Әйтте: «Икегез дә курыкмагыз! Һичшиксез, Мин – сезнең белән бергә. [Сүзләрегезне] Ишетәм һәм күрәм.
47. Икегез дә аңа барыгыз һәм әйтегез: «Без – синең Раббыңның ике илчесе. Исраил улларын безнең белән бергә җибәр һәм аларны җәзалама. Без сиңа Раббыңнан могҗиза белән килдек. Бөтен сәламнәр һидаятькә иярүчеләргә [булсын].
48. Һичшиксез, безгә: «[Дөньяда да, Ахирәттә дә] Газаплар [пәйгамбәрләрне] ялганга чыгаручыларга һәм [иманнан] йөз чөерүчеләргә [булачак]», – дигән вәхи килде.
49. [Моны ишеткән фиргавен] Әйтте: «И, Муса! Сезнең икегезнең Раббысы кем соң?»
50. Әйтте: «Безнең Раббыбыз – һәрнәрсәгә шәкелен биргән, шуннан соң [аны ия булган мөмкинлекләрдән ничек файдалану белеменә] ирештергән».
51. [Фиргавен] Әйтте: «Ул [потка табынган] әүвәлге нәселләрнең [үлемнәреннән соңгы] хәлләре нинди?»
52. [Муса [галәйһиссәлам]]: Әйтте: «Алар турында гыйлем Раббым хозурындагы [Ләүхелмәхфүз дип аталган] китапта. Раббым [кемгә нинди мөгамәләдә булуы турында] ялгышмый һәм [кемнең нәрсә кылганын беркайчан да] онытмый[2].
53. Ул җирне сезнең өчен түшәк итте, анда сезнең өчен [таулар, үзәнлекләр арасында] юллар барлыкка китерде һәм күктән су яудырды. Аның белән Без төрле үсемлекләр үстердек.
54. [Без колларыбызга әйттек:] «[Бу ризыклардан] Үзегез дә ашагыз, терлегегезне дә ашатыгыз. Акыл ияләре өчен, һичшиксез, боларда [Аллаһы Тәгаләнең кодрәтен күрсәтә торган] бик күп билгеләр бар.
55. Без сезне аңардан [тыйнаклык һәм түбәнчелекнең иң танылган үрнәге булган туфрактан] яралттык, [үлемегездән соң] янә сезне аңа кайтарачакбыз, тагын бер мәртәбә сезне аңардан чыгарачакбыз».
56. Без аңа [фиргавенгә, Мусага [галәйһиссәлам] бирелгән] могҗизаларның бөтенесен күрсәттек, ләкин ул ялган дип санады һәм [хакны кабул итүдән] баш тартты.
57. [Мусадан [галәйһиссәлам] күргән могҗизалар каршында куркуга төшеп] Әйтте: «И, Муса! Син сихерең белән безне торган җиребездән чыгарыр өчен килдеңме әллә?
58. Без сиңа, һичшиксез, моның кебек бер сихер күрсәтәчәкбез. Безнең белән синең арада бер килешү [урыны] буларак тигез бер урын билгелә дә без дә, син дә аны бозмас булыйк».
59. [Муса [галәйһиссәлам] Әйтте: «Сезгә вәгъдә ителгән вакыт – зиннәт [киемнәрегезне һәм бизәнгеч әйберләрегезне кигән бәйрәм] көне һәм кешеләр җыелачак төштән алдагы вакыт».
60. Фиргавен [Муса [галәйһиссәлам] яныннан] борылып китте, [бөтен сихерчеләрне чакырып] хәйләсен туплады һәм шуннан соң [күрешү урынына] килде.
61. Муса [галәйһиссәлам] аларга [сихерчеләргә]: «Ни үкенеч сезгә! [Җибәргән могҗизаларын «сихер» дип атап] Аллаһка карата ялган кормагыз, шуннан соң Ул сезне газаплар белән тамырыгызны корытып һәлак итәр. [Аллаһка каршы] Яла яккан кеше уңышсызлыкка ирешәчәк», – диде.
62. Алар эшләре турында үзара тартыштылар һәм пышылдашуларын яшерен тоттылар[3].
63. [Бер-берләренә] Әйттеләр: «Һичшиксез, бу икәү – сихерчеләр. Алар сихерләре белән сезне торган җирегездән чыгарырга һәм сезнең өстен юлыгызны юк итәргә [фиргавенне илаһ итеп күрсәтү дәгъвагызны тәмам юкка чыгарырга] телиләр.
64. Хәйләгезне [һәм һөнәрләрегезне] берләштерегез дә, бер саф булып [Мусага каршы] килегез. Бүген өстен чыккан кеше морадка ирешер».
65. [Сихерчеләр күрешү урынына килгәч, Мусага [галәйһиссәлам]] Әйттеләр: «И, Муса! Синме беренче булып ыргытасың, безме беренче булып ыргытыйк?»
66. Ул: «Юк, сез ыргытыгыз», – диде. [Алар һөнәрләрен күрсәткәч] Сихерләре сәбәпле [гүя] җепләре вә таяклары аңа [чын еланнар булып] хәрәкәтләнгән кебек күренде. [4]
67. Муса күңелендә бер курку сизде.[5]
68. Без әйттек: «Курыкма! Һичшиксез, син өстен чыгачаксың.
69. Уң кулыңдагыны [кечкенә булып күренгән таягыңны җиргә] ташла, алар ясаган нәрсәләрнең бөтенесен [Минем кодрәтем белән] йотып бетерсен. Алар ясаган ул әйберләр – һичшиксез, сихерче хәйләсе. Сихерче исә кая барса да, уңышка ирешмәс».
70. Сихерчеләр [үзләре күрсәткән әйберләренең кечкенә бер таяк тарафыннан йотылганын күргәч, могҗиза икәнлеген аңлап] сәҗдә кылып [җиргә] капланды һәм: «Без Һарун белән Мусаның Раббысына иман китердек», – диделәр.
71. [Фиргавен] Әйтте: «Мин сезгә рөхсәт бирүдән алда, сез аңа иман иттегез! Һичшиксез, ул [Муса] – сезгә бу сихерне өйрәткән сезнең башлыгыгыз. [Сез бу эшне үзара аңлашып, аңардан кечерәк сихерләр ясадыгыз, ул исә, сездән өстенлеген күрсәтеп, сезне җиңде]. Мин сезнең кулларыгызны һәм аякларыгызны [уң кул, сул аяк шәкелендә] чалыштырып чабып өзәчәкмен, шуннан соң сезне хөрмә кәүсәсенә кагып куячакмын. Менә шулвакыт кайсыбызның [минме, Мусаның илаһымы] көчлерәк һәм дәвамлырак икәнен белерсез».
72. [Сихерчеләр, фиргавеннең бу янауларына карамастан] Әйттеләр: «Безгә килгән ачык могҗизаларга һәм безне юктан бар кылган Ул Затка каршы сине сайламаячакбыз. Син карар биргән нәрсәңә хөкем ит. Син дөнья тормышында гына хөкем итәсең. [Синең көчең бу фани дөньяда гына бар, бик тиздән ул юкка чыгачак].
73. Һичшиксез, хаталарыбызны һәм син көчләп кылдырган сихерчелегебезне гафу итсен дип, Раббыбызга иман китердек. Аллаһ яхшырак, [савап, газап ягыннан да] дәвамлырак.
74. Кем дә кем [кяфер булып үлеп] гөнаһлы килеш Раббысына килсә, аның өчен җәһәннәм бар ки, ул анда үлә дә алмаячак, [бер яшәү белән] яши дә алмаячак.
75. Әмма кем дә кем изге гамәлләр кылган бер мөэмин буларак, Аңа килсә, аларга иң өстен дәрәҗәләр [әзерләнгән].
76. [Аларга] Гаден җәннәтләре [булыр, агачларының һәм сарайларының] асларыннан елгалар агып тора. Алар анда [кергәннән соң] мәңге калачаклар. [Көферлек һәм гөнаһ керләреннән] Пакьләнгән кемсәләрнең әҗере менә бу».
77. Без Мусага [галәйһиссәлам]: «Колларымны төнлә [фиргавен иленнән чыгарып, яшереп] йөрт, [таягың белән сугып] алар өчен диңгездә коры юл сал. Сине [фиргавен] куып җитәр [дә диңгезгә батып үлерсез] дип курыкма», – дип вәхи иттек.
78. [Ул Исраил улларын төн башларында ук юлга чыгарды, бу хәбәрне соң алган] Фиргавен гаскәрләре белән бергә аларның эзенә төште, шуннан соң аларны диңгездә каплаган нәрсә [зур дулкын] каплады.
79. Фиргавен, кавемен юлдан яздырды да туры юлдан алып бармады.
80. [Без әйттек:] «И, Исраил уллары! Без сезне дошманыгыздан коткардык һәм сезнең [пәйгамбәрегез Муса [галәйһиссәлам] белән Турның уң ягында [Тәүратны бирәчәгебезне] вәгъдә иттек. [Тиһ чүлендә булган чагыгызда] Сезгә күк хәлвәсе белән бүдәнә иңдердек.
81. Ризык итеп биргән нәрсәләребездән хәләл булганнарын ашагыз. Бозыклык кылмагыз, югыйсә, сезгә Минем ачуым төшәр. Кемгә исә Минем ачуым төшсә, һичшиксез, ул һәлак булыр.
82. Һичшиксез, Мин тәүбә иткән, иман китергән, изге гамәл кылган, шуннан соң һидаятьтә нык торганнарны, әлбәттә, гафу итүчемен».
83. [Муса [галәйһиссәлам], Аллаһы Тәгалә белән килешкәннән соң ук, тизрәк күрешү теләге сәбәпле ашыгып килгәч, Аллаһы Тәгалә аңа:] «И, Муса! Сине кавемеңнән [аерылып] ашыктырган нәрсә ни ул?» [дип сорады].
84. Ул әйтте: «Алар минем эземнән киләләр. И, Раббым! [Миннән] Разый булуың өчен, мин Сиңа [килергә] ашыктым».
85. [Аллаһы Тәгалә] Әйтте: «Без синең артыңнан ук кавемеңне фетнәгә төшердек һәм Самири [дигән адәм бер бозау ясап] аларны [табынырга өндәп] юлдан яздырды».
86. Муса [галәйһиссәлам] Тәүратны алып] бик ярсу һәм хәсрәтле хәлдә кавеменә кайтты һәм: «И, кавемем! Раббыгыз [Тәүратны бирү белән бәйле] бик яхшы бер вәгъдә бирмәдеме? Сезгә ул [миннән башка калган] вакыт озын булып тоелдымы, әллә үзегезгә Раббыгызның ачуы төшүен теләп [динегездә нык торуыгызга карата сезнең белән килешкән] сүземне боздыгызмы?»
87. Алар: «Без синең сүзеңне үз-үзебезгә белә торып бозмадык. Ләкин без ул [фиргавеннең гаилә-токымы булган кыйптый] җәмгыятенең бизәнгеч әйберләреннән [әманәт итеп] бик күп авыр йөк алган идек, [Самиринең әмере белән] аларны [утка] ташладык [эретеп бозау шәкелендә бер пот ясадык]. Самири [бөтен зиннәтле әйберләрне бездән сорап, утка] ташлады [һәм Җәбраилнең [галәйһиссәлам] аты эзеннән алган туфракны да анда ташлады]», – диделәр.
88. Ул [Самири, Җәбраил [галәйһиссәлам] атының эзеннән алган туфракны] бозауның [авызына салып җанландырды һәм каны, ите һәм] мөгрәве булган бер [сыер] җәсәден [гыйбадәт ителә торган илаһ буларак] аларга чыгарды да алар [һәм аның фетнәсенә бирелгән бәндәләр]: «Бу – сезнең илаһыгыз һәм Мусаның илаһы, әмма ул [Раббысын монда] онытты [Турда Раббы эзләргә дип китте]», – диделәр.
89. Алар аның [бозауның] бер сүз [дә] кайтара алмаганын һәм аларга ни зарар, ни файда эшли алмаганын күрмиләр идеме әллә?
90. Хәлбуки, [Мусаның [галәйһиссәлам] кайтуыннан] элек Һарун [галәйһиссәлам] аларга: «И, кавемем! Сез бит аның сәбәпле фәкать бер фетнәгә дучар булдыгыз. Һичшиксез, сезнең Раббыгыз Рахман бит. Миңа иярегез һәм [бозауга табынуны ташлау] әмеремә итагать итегез!» – дигән иде.
91. Алар: «Муса безгә кайтканчы, без аңа табынудан туктамаячакбыз», – диделәр.
92. [Муса [галәйһиссәлам] Турдан кайтып, өммәтенең күпчелеген бозау тирәсендә бии-бии югары тавыш белән табынганнарын күргәч, Һарунның [галәйһиссәлам] башыннан, сул кулы белән сакалыннан тотып] Әйтте: «И, Һарун! Аларның юлдан язганнарын күргәч, комачаулаудан сине нәрсә тотып калды?
93. Миңа иярмәдең? Әллә син әмеремә каршы чыктыңмы?»
94. [Һарун [галәйһиссәлам] аңа] Әйтте: «И, анамның улы! Сакалымны да, башымны да тотма! Мин [аларга катгый булган очрагымда] синең [миңа кызып]: «Исраил улларын бүлгәләдең һәм минем сүземне үтәмәдең», – дип әйтәчәгеңнән курыктым».
95. Ул [абыйсын калдырып]: «Син нәрсә диярсең, Самири?» – диде.
96. Ул: «Мин алар белмәгән бернәрсәне белдем [сиңа килгән фәрештә һәрнәрсәне җанландыра иде]! Шуңа күрә ул илченең [атының] эзеннән бер уч [туфрак] алып, аны [бизәнгеч әйберләрдән эретеп ясалган бозауның эченә] ташладым. Нәфесем болай [итүемне] миңа бизәп күрсәтте», – диде.
97. [Муса [галәйһиссәлам] Әйтте: «Инде кит! Һичшиксез, гомереңдә сиңа [бирелгән җәза шундый булачак, кемгә дә булса кагылган чагыңда аны да, сине дә бизгәк тотуга сәбәп булган начар бер авыру чыгып, күргән һәркемгә]: «Кагылмагыз!» – дип әйтергә туры киләчәк. Синең өчен [Ахирәттә] бер вәгъдә ителгән урын бар ки, син аннан кача алмаячаксың. Син юнәлгән илаһыңа кара! Һичшиксез, аны яндырачакбыз, шуннан соң диңгезгә очырып бетерәчәкбез.
98. Сезнең илаһыгыз Аллаһ кына, Аннан башка һичбер илаһ юк. Ул гыйлеме белән һәрнәрсәне уратып алган.
99. [Расүлем!] Әүвәл булганнарның хәбәрләрен шушылай сиңа сөйләп бирәбез. Без сиңа хозурыбыздан китап биргән идек инде.
100. Кем аңардан йөз чөерсә, ул Кыямәт көнендә үзенә авыр йөк [һәм зур газап] йөкләячәк.
101. Аның эчендә мәңге калачаклар. Кыямәт көнендә алар өчен бу нинди яман бер йөк!
102. [Бөтен колларның терелтелүе өчен, Исрафил [галәйһиссәлам] тарафыннан] Сурга [икенче мәртәбә] өргәч, гөнаһлыларны [йөзләре кап-кара] күзләре зәңгәр хәлдә туплаячак ул көнне [беркайчан да хәтерегездән чыгармагыз].
103. Алар [Ахирәт вакытының озынлыгын күргәч, дөньяда һәм кабердә калган вакытны азсынып, сөйләшә алмыйча] «Сез ун гына [көн һәм төнлек кыска вакыт] тордыгыз», – дип араларында пышылдашачаклар.
104. Без аларның ни диячәкләрен бик яхшы беләбез. Аларның юл [һәм юнәлеш, акыл] ягыннан иң өстен булганы [билгеләгән вакытны да күпсенеп]: «Сез бер генә көн тордыгыз», – диячәк.
105. [Расүлем! Кыямәт куба башлагач] Таулар турында синнән сорыйлар. Әйт: «Раббым аларны [комга әйләндереп] туздырып бетерәчәк.
106. Нәтиҗәдә, аларны буш һәм тигез бер хәлдә калдырачак.
107. Син анда үзәнлек тә, калкулык та күрә алмаячаксың.
108. Ул көнне чакыручыга [мәхшәргә җыелулары өчен, сурга өргән Исрафилнең [галәйһиссәлам] чакыруына] иярәчәкләр. Аңа карата бернинди каршылык була алмас. [Читкә чыгу мөмкинлеге таба алмыйча, һәркем аның чакыруына туп-туры йөгерергә мәҗбүр калыр]. Рахман хозурында [хөрмәт һәм курку сәбәпле] бөтен тавышлар тыначак. Син [мәхшәргә таба барганда чыккан] аяк тавышларыннан башка берни ишетә алмаячаксың.
109. Ул көнне Рахманның [колларга шәфәгать ителүе өчен] рөхсәт биргән һәм [шәфәгать итәсе кеше хакында әйтәчәк] сүздән разый булганнан башка бернинди арадашчылык та ярдәм итмәячәк.
110. Аларның алларында булганны да, артларында булганны да [үткән-киләчәкләрен дә, күренгән-күренмәгән һәрнәрсәләрен] Ул белә. Алар исә Аның гыйлемен колачлый алмыйлар.
111. [Кыямәт көнендә] Бөтен йөзләр Тере, Тереклек бирүче [Аллаһы Тәгалә] каршында түбән иелер. Әмма үзенә золым йөкләгән кемсә зыян күрер.
112. Кем исә мөэмин булып изге гамәлләр [бигрәк тә фарызларны] эшләсә, ул золымнан да, кимсетелүдән дә курыкмаячак.
113. Шушылай Без аны гарәпчә Коръән итеп иңдердек һәм анда янауны күп кабатладык, бәлки алар [гөнаһларыннан] сакланырлар, яки [Без иңдергән китап] аларга нәсыйхәт бирер.
114. Бар нәрсәнең Хуҗасы булган Хак Аллаһ бик өстен. [Расүлем! Җәбраил сиңа вәхи иңдергән чакта, син, берәр нәрсәне әйтми калырмын яки онытырмын, дип борчылып] Сиңа вәхи бетерелүдән алда [кабаланып] Коръән [укуың] белән ашыкма. [Болай итү урынына] «И, Раббым! Гыйлемемне арттыр», – дип әйт.
115. Без моннан алда Адәмгә дә [галәйһиссәлам] ул агачтан ашамасын өчен] әмер биргән идек. Ләкин ул онытты. Без аңарда катгый карар [һәм тәвәккәллек] тапмадык.
116. Менә Без фәрештәләргә: «[Миңа кыйбла буларак] Адәмгә сәҗдә кылыгыз!» – дип әйткән идек. Иблистән башка, алар һәммәсе дә сәҗдә кылды. Ул [Иблис] баш тартты.
117. Без әйттек: «И, Адәм! Бу – [шайтан] синең дә, хатыныңның да дошманы. Ул сезне җәннәттән чыгара күрмәсен, югыйсә, интегерсең.
118. [Җәннәттә] Ачыкмассың һәм киемсез дә калмассың [чөнки, моның өчен, ниндидер бер көч түгәргә кирәк түгел].
119. Һичшиксез, син биредә сусызлыктан да тилмермәссең, кояштан да интекмәссең».
120. Шайтан аңа: «И, Адәм! Мәңгелек агачын һәм бетми торган хакимлекне сиңа күрсәтимме?» – дип вәсвәсә кылды.
121. Ниһаять, икесе дә аннан [шайтан күрсәткән мәңгелек агачтан] ашадылар. Шундук [өсләрендәге җәннәт киемнәре югалып] гаурәт урыннары үзләренә ачылды да икесе дә өсләренә җәннәт [инҗир] яфракларын ябыштыра башладылар. Шулай Адәм Раббысына [теләмәсә дә] каршы төшкән булды, шул сәбәпле [җәннәттә мәңге калачакмын дип, дөньяда үлемгә хөкем ителгәне өчен] максатына ирешүдән коры калды.
122. Соңыннан Раббы [тәүбәгә китереп] аны сайлады да, тәүбәсен кабул итте һәм [аны] һидаять итте.
123. [Аллаһы Тәгалә] Әйтте: «[И, Адәм белән Хәва! Туачак нәселләрегезнең бер-берләренә карата күрсәтәчәк дошманлык, золым һәм бозыклыклар аркасында] Икегез дә, бер-берегезгә дошман буларак, бергәләп аннан төшегез. [Сезне караучысыз калдыру да Затыма килешми]. Әгәр сезгә [Мин җибәргән бер пәйгамбәр яки иңдергән бер китап аркылы] Миннән бер һидаять килсә, кем дә кем Минем һидаятемә иярә, шул [дөньяда] юлдан язмас, [Ахирәттә] авырлык күрмәс.
124. Кем дә кем Минем зикеремнән йөз чөерсә, аны [дөньяда да, кабердә дә] авыр тормыш көтә. Кыямәт көнендә исә [Аллаһы Тәгаләгә бирәсе җаваплардан хәбәрсез һәм] сукыр рәвештә [хозурыбызга] җыячакбыз».[6]
125. [Шулвакыт] Ул: «И, Раббым! Ни өчен мине сукыр итеп терелттең? Мин бит [дөньяда чакта] күрә ала торган идем?» – дип әйтер.
126. Ул [Аллаһы Тәгалә] әйтер: «Шулай, Безнең [ап-ачык] аятьләребез сиңа килгән иде, син исә аларны кире каккан идең. Бүген син дә шулай [сукырлык һәм газап эчендә] кире кагылачаксың».
127. Чиктән ашкан һәм Раббысының аятьләренә иман китермәгән кемсәне [гөнаһына туры килгән җәзалар белән] шулай җәзага дучар итәбез. Ахирәт газабы исә көчлерәк һәм дәвамлырак.
128. Үзләреннән алда [яшәгән һәм хәзер алар] йортлары өстендә йөргән ничәмә-ничә нәселләрне һәлак итүебез аларны туры юлга китермиме әллә? Акыл ияләре өчен монда билгеләр [һәм гыйбрәтләр] бар.
129. [Расүлем!] Раббыңнан [сине инкяр итүчеләрнең кайсының газабы Бәдер көненә, кайсының Кыямәт көненә кичектерелүендә] элек булган [карарны белдергән] бер сүз һәм [җәзалары хакында] тәгаенләнгән бервакыт булмаса, ул [җәзаның боларга да тиз арада килүе] котылгысыз булыр иде.
130. [Расүлем]! Шулай булгач, алар сөйләгән нәрсәгә сабыр ит һәм кояш чыкканчы [иртәнге], баюыннан алда [өйлә, икенде], төннең кайбер сәгатьләрендә [ахшам, ястү], көннең башында һәм ахырында [иртә һәм ахшам намазларын укып] Раббыңны мактап тәсбих әйт. Бәлки, син [Аллаһ хозурында кулга төшерәчәк әҗерләргә] риза булырсың.
131. [Расүлем!] Аларның кайберләрен сынар өчен дөнья тормышының бер бизәге итеп бирелгән нәрсәләргә күз салма. Әмма синең Раббыңның ризыгы [фани байлыклардан] яхшырак һәм дәвамлырак[7].
132. Гаиләңә [һәм өммәтеңә] намазны әмер ит. Үзең дә сабырлык белән аны үтә. Без синнән ризык сорамыйбыз. Сине Без ризыкландырабыз. [Куанычлы] Ахыр – тәкъвалык [ияләре] өчен.
133. Алар [мөшрикләр, күргән моның кадәр могҗизалар белән канәгатьләнмичә]: «Нишләп [Мөхәммәд] безгә Раббысыннан бер аять [һәм могҗиза] китерми әле?» – диделәр. Әмма әүвәлге сәхифәләрдә булган [иман, шәригать хөкемнәре белән бәйле мәгълүмат, элекке халыкларның вакыйгаларын хәбәр иткән шулкадәр] ачык дәлил аларга килмәдеме әллә?
134. Әгәр дә Без аларны аннан [Коръәннән] алда бер газап белән һәлак иткән булсак, алар: «И, Раббыбыз! Нишләп безгә бер расүл җибәрмәдең? Кимсетелүдән һәм хур ителүдән алда Синең аятьләреңә ияргән булыр идек», – диярләр иде. [Аларга менә шундый сәбәп бирмәс өчен Коръәни Кәримне иңдердек].
135. [Расүлем!] Әйт: «Һәрбер кеше [бер-берсенең хәле нәрсә белән бетәр дип] көтә, сез дә көтегез. Тиздән кемнең туры юлда һәм һидаятькә ирешкән булганын беләчәксез».
[1] Бу һәм моның кебек аяте кәримәләр мүтәшабиһ аятьләрдән булганнары өчен, аларны ялгыш тәфсир кылган бик күп адашкан фирка Аллаһы Тәгаләнең күктә булганына һәм Гареш өстендә утырганына ышандырырга тырышалар. Аллаһы Тәгалә бер урында булу һәм утыру кебек кимчелекле сыйфатлардан соң дәрәҗәдә пакь. Бу хакта тулырак мәгълүмат өчен «Әлү Гыймран» сүрәсе, 9; «Әгъраф» сүрәсе, 54 нче аятьне карагыз.
[2] Мөфәссирләр белдергәнчә, ул вакытта Мусага (галәйһиссәлам) Тәүрат әле иңдерелмәгән булганга, Муса (галәйһиссәлам) Нух, гад һәм сәмуд кавемнәре кебек һәлак ителгән кяфер җәмгыятьләрнең нинди хәлдә булуларына карата гыйлемне Аллаһы Тәгаләнең кимчелексез гыйлеменә тапшырган.
[3] Мөфәссирләр сихерчеләрнең үзара пышылдашкан сүзләре хакында берничә фикер бәян иткәннәр. Кайберәүләре уйлаганча, бу – алда киләчәк аятьтә телгә алыначак сүзләр. Кайберәүләренең фикеренчә: «Бу – бер сихерче сүзе түгел», «Әгәр ул безне отса, аңа иярәчәкбез», «Әгәр ул бер сихерче булса, без аны җиңәрбез, әмма көчен Аллаһтан алса, ул чакта даны зур булыр» кебек сүзләр.
[4] Кайберәүләр, бу аяте кәримәгә нигезләнеп, сихернең хыялдан гыйбарәт булганы, хакыйкате булмаганы, шул сәбәпле бернинди тәэсиренең булмавы, тәэсир кебек күренгән нәрсәнең дә хыялдагы уйдан гыйбарәт булганы турында сөйләсәләр дә, бу караш аять һәм хәдисләр белән туры килми, чөнки «Фәләкъ» һәм «Нәс» сүрәләренең иңү сәбәпләре укылганда, бигрәк тә «Бәкара» сүрәсенең 102 нче аяте кәримәсе җентекләп тикшерелгәндә аңлашыла, сихер Аллаһы Тәгаләнең ихтыяры белән кайбер зарарлар сала ала, ләкин аннан котылу чарасы – аяте кәримәләрдә һәм хәдис-шәрифләрдә белдерелгән аерым зикер һәм догалар ярдәмендә Аллаһы Тәгаләгә сыену гына.
[5] Мусаның (галәйһиссәлам) монда белдерелгән куркуы – үз нәфесе өчен хафалану түгел, ә алар күрсәткән уеннар каршысында кешеләрнең башлары әйләнеп, таяк могҗизасы хакында бер шөбһәгә төшәрләр дә, иман итмәсләр дигән курку ул. Ләкин ул, ышаныч какшар дип уйлап, бу куркуны эченә яшергән була.
[6] Коръәнгә колак салмаган кеше, никадәр генә бай булса да, бар максаты дөньяга юнәлгәнлектән, үзе ия булган бер нигъмәттән дә канәгатьләнмичә, аның кимүеннән куркып, һәрвакыт борчу-хафалану эчендә яшәүдән котыла алмаячак. Кабергә иңгәннән соң, аны сөякләре бер-берсенә кергәнче кысачаклар. Коръәнгә ияргән мөэминнәргә килгәндә, ул Аллаһы Тәгаләнең тәкъдиренә һәм казасына үзен тапшырганы, канәгать һәм тәвәккәллек иясе булганы өчен, нинди генә фәкыйрь булса да, бик тыныч бер гомер яшәячәк.
[7] Риваятьтән күренгәнчә, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), кунак кабул итәр өчен, борчуга төшеп, бер яһүдидән бурычка дип бодай сораган. Тегесе бодай урынына әйбер биреп тормыйча бирмәгәнгә, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аңа көбә күлмәген җибәргән чакта, кяферләргә бирелгән дөньялык мал сәбәпле, бик көенечле хәлдә булган. Менә аны юатыр өчен, бу аяте кәримәләр иңгән (Хазин; Сүютый, Әсбаб ән-нүзүл).