Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 2. Әл-Бәкара (Сыер) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. Әлиф ләәәәм миииим.

2. Ул – [пәйгамбәрләр (галәйһимүссәлам) хәбәр иткән] үзендә бер шик тә булмаган, мөттәкыйләр [Аллаһы рәхмәтен югалтудан куркучы тәкъвалар] өчен юл күрсәтә торган[1] Китап.

3. Алар [бары пәйгамбәрләрнең генә хәбәр итүе аркылы беленә һәм тойгылар аркылы хис ителә алмый торган] гаибкә иман китерәләр, [фарыз] намазларны [вакытында] укыйлар һәм Без ризык итеп биргән [акча һәм азык-төлектәй] нәрсәләрдән [зәкят, фитр кебек малда булган хакларны үтәр өчен] сарыф итәләр, [Аллаһ юлында өлеш чыгаралар].

4. Алар сиңа иңдерелгәнгә, синнән алда [килгән пәйгамбәрләргә] иңдерелгәнгә дә иман китерәләр. Ахирәткә дә [какшамас бер иман белән] алар шиксез инаналар.

5. Алар Раббыларыннан [булган] туры юлда, һәм алар – [дөньяда – иман белән, Ахирәттә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән] уңышка ирешүчеләр.

6. Һичшиксез, көфер иткәннәрне [башларына киләчәк дәһшәтне аңлатып] кисәтсәң дә, кисәтмәсәң дә, [берни дә үзгәрмәс, чөнки һәр ике очракта да] аларга барыбер; [нәрсә генә эшләсәң дә] иман китермәсләр.

7. [Чөнки] Аллаһ аларның йөрәкләренә һәм колакларына мөһер сукты, күзләрендә исә – пәрдә. [Моның өчен] Аларга [ике җиһанда да ниндилеген Аллаһы Тәгаләдән башка беркем дә белә алмаган] бик зур газап булачак.

8. Кешеләр арасында: «Аллаһка һәм Ахирәт Көненә иман китердек», – дип әйтүчеләр бар, әмма алар иман китерүчеләрдән түгел.

9. Алар [иман китерүләрен әйтеп, кяфер булуларын яшереп] Аллаһны һәм иман китерүчеләрне алдамакчылар, ләкин алар үз-үзләреннән башка беркемне алдый алмаслар, шуны сизмиләр.

10. Аларның күңелләрендә [шикләнүгә һәм монафикълыкка бәйле бер] чир бар. Аллаһ [бер-бер артлы аятьләр иңдереп] аларның чирләрен көчәйтте. [Ышанмаган хәлдә иман китердек дип] Ялган сөйләүләре сәбәпле, алар өчен тилмерткеч бер газап.

11. Аларга: «[Үзегез кяфер булып, кешеләрне иманнан кайтарырга тырышуыгыз белән] Җирдә [дошманлыкка һәм кан коюга илтәчк] бозыклык чыгармагыз!» – дип әйткәч, алар: «Без бит игелек кенә кылабыз», – диләр.

12. Белегез ки, нәкъ менә алар – бозыклык кылучылар, ләкин [шул фетнә чыгаруларын] үзләре [дә] сизмиләр.

13. Аларга: «Сез дә шул [ихласлы мөэмин] кешеләр кебек [монафикълыктан арынып] иман китерегез», – дип әйтелгәч, алар: «Без [ул] ахмаклар кебек иман китерикме әллә?» – диләр. Белегез ки, чын ахмаклар – [Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) белән яшәп, аның сәхабәләре булмыйча калган] алар үзләре, әмма алар [үзләренең мондый икәнлекләрен] белмиләр.

14. Иман китерүчеләрне очраткан вакытта: «Без [дә сезнең кебек] иман китердек», – диләр. [Көферлекләрен ачыктан-ачык әйтеп торган дуслары] Шайтаннар белән аулакта калганда исә: «[Борчылмагыз] Һичшиксез, без сезнең белән [сезнең яклы]. Без фәкать аларны мыскыл итәбез», – дип әйтәләр.

15. [Чынлыкта] Аллаһ аларны көлкегә калдырыр [шулай итеп, мөэминнәр белән уен уйнаганнары өчен, җәзасын бирер] һәм адашып йөргән азгынлыкларында [калдырып] аларга вакыт бирер. [Озын гомер һәрвакытта да Аллаһның колына карата яхшы мөнәсәбәттә булу күрсәткече түгел].

16. Алар – [туры юлны ташлап, ялгыш юлны сайлаган монафикълар] һидаять урынына адашу юлын сатып алучылар, ләкин аларның бу сәүдәләре файда китермәде, һәм алар [үзләре дә] туры юлда булмадылар[2].

17. Аларның [ул монафикъларның] хәле – [караңгы төндә куркуны басар өчен] ут кабызган, [ул ут] тирә-ягын яктырткач, Аллаһ шунда ук аларның яктылыгын алган һәм алар [берни дә] күрә алмаган дөм караңгылыкта калган кешеләрнең хәле кебек[3].

18. [Ул монафикълар хакыйкатькә карата] Саңгырау, телсез, сукырлар. [Моннан соң үзләре тайпылган туры юлга кире] Кайта алмаячаклар.

19. Яки [аларның хәле] караңгылык, күк күкрәү һәм яшен китереп [күктәге болыттан] яуган көчле яңгыр [астында калучыларның хәле] кебек. Ул [монафикълар күк күкрәү гөрелтесеннән] яшен сугып үлүдән куркып, колакларына бармакларын тыгалар. Аллаһ исә – ул кяферләрне [Гыйлеме һәм Кодрәте белән] Чолгап алучы.

20. [Бу вакытта] Яшен [яктысы], әйтерсең, аларның күзләренең менә-менә нурларын ала, [яшен] яшьнәп яктырткан арада алар йөриләр, [яшен яктысы югалып] караңгы төшкәч, [бернәрсә күренмәгәнлектән] туктап калалар. Әгәр Аллаһ теләсә, аларның ишетү һәм күрү куәтләрен [бөтенләй] алыр иде. Һичшиксез, Аллаһ һәрнәрсәгә Кодрәтле[4].

21. И, кешеләр! Сезне дә, сездән әүвәлгеләрне дә Яралтучы Раббыгызга гыйбадәт кылыгыз, бәлки, [Аллаһның газабыннан үзегезне коткарып] саклана алырсыз.

22. Ул [Раббыгыз] җирне – сезнең [җайлап урнаша алуыгыз] өчен түшәк, күкне [биек түбә һәм гөмбәз кебек] бина итте, күктән су иңдерде һәм, аның белән сезгә ризык булсын өчен, [туфрактан] төрле җимешләр чыгарды. Сез, белгән хәлдә, Аллаһка һичнәрсәне тиң итеп куймагыз.

23. Әгәр дә колыбызга иңдергән нәрсәдән [Бездән җибәрелүеннән] шикләнсәгез, сез дә аңа охшаш берәр сүрә [уйлап табып] китерегез һәм [үзегезгә бу эштә булышсыннар өчен] Аллаһтан башка шаһитларыгызны, [ярдәмчеләрегезне] чакырыгыз, әгәр [Расүлемнең Коръәни Кәримне үзе уйлап чыгарган дигән фикерегезгә] тугры кешеләр булсагыз!

24. Әгәр инде [тырышлыкларыгызга карамастан, бу эшне] башкара алмасагыз – ә сез [моны] беркайчан да башкара алмаячаксыз, – кяферләргә әзерләнгән, ягулыгы кешеләр һәм ташлар булган Уттан куркыгыз.

25. Иман китерүчеләрне һәм [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек Китап белән сөннәткә муафыйк] изге гамәлләр кылучыларны, аларга [сарайлары һәм агачлары] асларыннан елгалар аккан җәннәтләр белән сөендер. [Җәннәт бакчаларыннан] Нинди дә булса җимешләр бирелгән саен, алар: «Бу нәрсә безгә элек тә [дөньяда] бирелгән иде бит инде!» – диярләр. Ул [ризыклар] аларга [төсе һәм шәкеле белән генә] бер-берсенә охшаган [ләкин тәме, ләззәте белән бик нык аерыла торган] итеп бирелгән иде. Аларга анда – [хәез һәм нифас кебек матди нәҗесләрдән, бигрәк тә көнләшү, бозыклык кебек рухи кимчелекләрдән] пакь хатыннар [алар дөнья хатыннарыннан һәм хуриләрдән булыр]. Һәм алар анда мәңге калачак.

26. Һичшиксез, Аллаһ бер черкине дә, [кечелек һәм зурлыкта] аннан өстенрәк булган [башка] нәрсәне дә мисал итеп китерүдән [һәм, хакыйкатьне ачып күрсәтер өчен, үрнәк бирүдән] тартынмый. Иман китерүчеләр аның, чыннан да, Раббыларыннан [килгән, инкяр ителә алмаслык] хаклык икәнен беләләр. Әмма кяферләр: «[Черкине үрнәк итеп китерүдә нинди мәгънә була алсын] Бу мисал белән Аллаһ нәрсә димәкче була?» – диярләр. [Аллаһы Тәгалә] Моның [кебек үрнәкләрне китерү] белән [инкяр итүче] бик күпләрне юлдан яздыра, [Аның сүзләрен кабул иткән] бик күпләрне һидаять юлына күндерә. Әмма моның белән Ул фасикъларны гына юлдан яздыра [алар болай да инде моңа кадәр үк үз теләкләре белән аңлы рәвештә Аллаһы Тәгаләнең итагатеннән чыкканнар иде].

27. Мондыйлар Аллаһка [иманга килү белән бәйле] биргән вәгъдәләрен үз өсләренә алганнан соң бозалар. [Пәйгамбәрләргә иман китерү, Аллаһның Үзе белән мөнәсәбәтләрне җайлау, мөэминнәр белән дуслык һәм туганлык мөнәсәбәтендә булу кебек] Аллаһ берләштерергә әмер иткән нәрсәләрне өзәләр һәм [гөнаһлар кылып, кешеләрнең иманнарын какшатып] җирдә [бозыклык һәм] фетнә чыгаралар. Болар – зарар күрүчеләр.

28. Ничек сез Аллаһны инкяр итә аласыз? Сез [аталарыгызның орлыкларында мәни хәлендә] үле идегез, [аналарыгызның аналыкларында] Ул сезне терелтте, шуннан [әҗәлләрегез җиткәч] Ул сезнең гомерегезне алачак, шуннан [үлемнән] соң Ул сезне кабат терелтәчәк, шуннан сез [Ахирәттә] Аңа кайтарылачаксыз.

29. Ул [Аллаһ] Җирдә булганнарның бөтенесен сезнең [мәнфәгатегез] өчен яралтты, шуннан [Үзенең Кодрәте белән] күкне [яралтуга күчте]. Һәм аны [бернинди кимчелексез] җиде [кат] күк рәвешенә китерде. Ул – [һәрнәрсәне] Белүче.

30. Менә Раббың фәрештәләргә: «Һичшиксез, Мин җирдә хәлифә [итеп Адәмне [галәйһиссәлам] яралтачакмын!» – дип әйткәч, алар [каршы төшү максаты белән түгел, ә хикмәтен белер өчен]: «Әллә җирдә бозыклык кылучыны һәм кан коючыны яралтачаксыңмы? Без бит һәрвакыт Сиңа мактау белән тәсбих әйтәбез, [Затыңның бөтен кимчелекләрдән пакь булуын танып] олылыйбыз», – диделәр. Ул: «Һичшиксез, Мин сез белмәгәннәрне беләм!» – диде.

31. Ул [фәрештәләргә Адәмнең [галәйһиссәлам] өстенлеген күрсәтер өчен, мәхлукатлар ия] исемнәрнең [һәм ни сәбәпле яралтылганнарын] барчасын аңа [атабыз Адәмгә [галәйһиссәлам] өйрәтте, шуннан аларны фәрештәләргә күрсәтеп: «Әгәр сез хаклы булсагыз, менә бу нәрсәләрнең исемнәрен Миңа әйтегез!» – диде.

32. [Фәрештәләр:] «Син [һәр кимчелектән] пакь! Бездә һич белем юк, мәгәр Син безгә өйрәткәнне генә беләбез. Һичшиксез, Син – [һәрнәрсәне] Белүче, Хикмәт иясе», – диделәр.

33. Ул: «И, Адәм, аларга [күрсәтелгән нәрсәләрнең] исемнәрен әйтеп бир! – диде. Ул аларга исемнәрен әйтеп биргәч, [Аллаһы Тәгалә] әйтте: «Мин сезгә: «Күкләрдәге вә җирдәге гаиб нәрсәләрне беләмен һәм сезнең ачык эшләгән вә яшерен эшләгән эшләрегезне дә беләмен», – дип әйтмәдеммени?»

34. Без фәрештәләргә [һәм җеннәргә]: «[Шәрәфен икърар итүегезне күрсәтү һәм аны сәламләү өчен] Адәмгә [кыйбла буларак юнәлеп] сәҗдә кылыгыз!» – дип әйткәч, алар [һәммәсе] сәҗдә кылдылар, бары Иблис [киреләнде, сәҗдәдән] баш тартты, тәкәбберләнде һәм кяферләрдән булды.

35. [Шулай итеп] Без: «И, Адәм, син һәм хатының җәннәттә урнашыгыз, икегез дә анда [булган җимешләрдән] теләгән кадәр һәм теләгән урында [бернидән тартынмыйча] ашагыз, тик шушы агачка гына якын килмәгез [аның җимешләрен авыз итмәгез], юкса икегез дә [үз-үзләрегезгә зарар китергән] залимнәрдән булырсыз», – дидек.

36. Шайтан исә икесен дә [агачның җимешен ашарга котыртып, юлдан] тайпылдырды һәм аларны булган урыннарыннан [җәннәт бакчаларыннан] чыгарды. [Шулвакыт] Без: «[И, Адәм белән Хава һәм Иблис, нәселләрегез җирдә бер-берләренә дошман булып яшәячәк, шуңа күрә] Берләрегез икенчеләрегезгә дошман буларак [җәннәттән] төшегез. [Әҗәлләрегез җиткәнче] Билгеле вакытка кадәр җир – сезгә яшәү һәм файдалану урыны», – дидек.

37. Адәм Раббысыннан [берникадәр] сүз өйрәнеп, кабул итеп алды [һәм шул сүзләр белән Раббысына ялвара башлады], Ул аның тәүбәсен кабул итте. Һичшиксез, Ул – Тәүбәләрне кабул итүче, Рәхимле.

38. Без әйттек: «Барыгыз бергә моннан төшегез! Әгәр Миннән сезгә һидаять килсә, кемнәр Минем һидаятемә иярә, шуларга бернинди курку да булмас, алар хәсрәт тә чикмәс.

39. Инкяр итеп, аятьләребезне ялганга санаучылар исә [җәһәннәмдә] ут әһелләре булырлар. Алар анда мәңге калырлар».

40. И, Исраил [исемле Ягъкуб пәйгамбәрнең] уллары! Минем сезгә биргән нигъмәтләремне исегезгә төшерегез [һәм шул нигъмәтләрне иман вә шөкер белән кабул итегез]! Мин сездән алган [һәрбер әмеремне үтәү турындагы] антны үтәгез, Мин дә сезнең белән антымны үтәрмен. Һәм [антны бозуыгыз сәбәпле, киләчәк газап мәсьәләсендә] Миннән генә куркыгыз.

41. Үзегездә булганны [Тәүратны] раслаган хәлдә, Мин сезгә иңдергәнгә [Коръәнгә] иман китерегез. Аны беренче инкяр итүчеләр булмагыз. [Дөнья малына өстенлек биреп] Аятьләремне [күчергәләп яки бөтенләй үзгәртеп] юк бәягә сатмагыз һәм Миннән генә куркыгыз.

42. Үзегез белгән хәлдә хакыйкатьне яшереп, хакны [үзегез уйлап тапкан] ялган белән бутамагыз.

43. [И, яһүдиләр! Ислам динен кабул итегез һәм фарыз булган биш вакыт] Намазны [бөтен рөкеннәре белән җиренә җиткереп] башкарыгыз, [малларыгыздан] зәкят бирегез һәм рөкүгъ кылучылар [мөселманнар] белән рөкүгъ кылыгыз.

44. [И, яһүди галимнәре!] Әллә сез кешеләргә игелек әмер ителә торып та, үз-үзләрегезне онытасызмы? Сез бит [Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сыйфатларын белдергән Тәүрат исемле] китап укыйсыз! Һаман акылга утырмыйсызмы?

45. Сабырлык һәм намаз белән ярдәм сорагыз [Ул теләкләрегезне үтәр]. Һичшиксез, ул [сабырлык һәм намаз белән ярдәм сорау] бик олуг эш, [Аллаһы Тәгаләгә карата] түбәнчелекле булмаган кешеләрдән кала.

46. Ул [түбәнчелек иясе булган] кешеләр [Ахирәттә] Раббыларын очратуга һәм Аңа кайтачакларына шиксез ышаналар.

47. И, Исраил [исемле Ягъкуб пәйгамбәрнең] уллары! Мин сезгә биргән [шулхәтле] нигъмәтләрне һәм сезне бөтен галәмнәрдән [бөтен дөнья кешеләреннән] өстен кылганымны хәтерләгез [һәм Ислам динен кабул итегез дә бу шәрәфне югалтмагыз].

48. Беркем беркемгә [газаптан котылу өчен, Аллаһ рөхсәтеннән башка] берни дә түли алмаган, беркемнең беркемгә шәфәгате [Аллаһ рөхсәтеннән башка] кабул булмаган, һичкемнән бернинди фидия алынмаган һәм [газапка хөкем ителгән] кешеләргә [бернинди] ярдәм дә булмаган көннән куркыгыз!

49. [Исегезгә төшерегез!] Без сезне, ир балаларыгызны чалып, хатыннарыгызны гына [хезмәтче итәр өчен] исән калдырып, иң каты газапка дучар иткән фиргавен токымыннан коткарган идек. Монда [Аллаһның, Мусаны [галәйһиссәлам] җибәреп, сезне коткаруында] сезнең өчен Раббыгыздан бик бөек бер сынау бар иде.

50. Ул вакытта [үтеп китә алуыгыз өчен], диңгезне [икегә] аерып, сезне коткардык, сез карап торганда, фиргавен токымын суга батырдык.

51. Менә Без Мусага [галәйһиссәлам] кырык төн [гыйбадәттә үткәргәннән соң, Тәүратны вәхи кылачагыбызны] вәгъдә иттек; шуннан аның [Тур тавына китүе] артыннан ук сез, [үз-үзләрегезгә карата] залимнәр булган хәлдә, [Самири алтыннарын эретеп ясаган] бозауны [илаһ итеп] алдыгыз.

52. Шуннан соң, бәлки, [игелегебезгә] шөкер итәрсез дип, Без сезне гафу иттек.

53. [Янә исегезгә төшерегез!] Бәлки, сез [яхшылап уйлаганнан соң] һидаятьне табарсыз дип, Без Мусага [галәйһиссәлам] Тәүрат дигән] Китап һәм Фурканны бирдек.

54. Ул вакытта Муса [галәйһиссәлам] кавеменә: «И, кавемем! Һичшиксез, сез, ул бозауны [илаһ итеп] алып, үз-үзләрегезгә золым иттегез. Яралтучыгызга тәүбә итегез дә [диннән кайтуның җәзасы итеп] үз-үзләрегезне үтерегез[5]. Бу – Яралтучыгыз хозурында [үҗәтләнеп, ширектә калуыгызга караганда] сезнең өчен иң хәерлесе», – дигән иде, һәм [бу әмерне үтәгәнегез өчен] Ул сезнең тәүбәгезне кабул иткән иде, чөнки, хактыр ки: Ул – тәүбәләрне Кабул итүче, Рәхимле.

55. Сез [бозауга табыну гөнаһыннан тәүбә итәр өчен, Муса белән [галәйһиссәлам] Тур тавына менгәч]: «И, Муса, Аллаһны ачыктан-ачык күрмичә, без сиңа ышанмабыз», – дигән идегез. Сезне шунда ук, үзегез карап торган хәлдә, [күктән иңгән] яшен [уты] тоткан иде.

56. Шуннан соң [калган ризыгыгызны тәмамлавыгыз өчен] үлемегез артыннан сезне терелттек, бәлки, сез [бер үлем җәзасын кичектереп, кабат терелү нигъмәтенә] шөкер итәрсез?!

57. [Кырык ел буена әйләнеп йөргән Тәйһ чүлендә] Өстегезне [һәрвакыт күләгәсе төшеп торган] болыт белән капладык һәм [ачлыктан зарлануыгыз нәтиҗәсендә] сезгә күк хәлвәсе һәм [итләрен ашар өчен] бүдәнәләр иңдердек. «Без биргән тәмле ризыклардан ашагыз, [ләкин артыгын җыймагыз][дигән идек]. Әмма алар [бу тыюны санга сукмыйча, нигъмәттән йөз чөерүләре белән] Безгә золым итмәделәр, үзләренә золым иттеләр.

58. Без [сез Тәйһ чүленнән чыккач, сезгә]: «Бу [Әрихә яки Кодс исемле мөкатдәс] шәһәргә керегез һәм андагы [ризыклардан] җаныгыз теләгән җирдә мул итеп ашагыз. Капкадан [сезне Тәйһтән коткарган Аллаһка шөкер итү өчен түбәнчелек белән җиргә капланып] сәҗдә кылып керегез һәм: «[Я, Рабби] Тәүбә!» – дип әйтегез. [Шулай эшләсәгез] Хаталарыгызны кичерербез һәм игелек кылучыларга [савапларын] арттырырбыз», – дигән идек.

59. Ләкин [әмеребезне үтәмичә, үз-үзләренә] золым итүчеләр [«тәүбә» мәгънәсендә килгән «хытта» сүзен мәсхәрә итеп, аның урынына «бодай» мәгънәсендәге «хынта» сүзен әйтеп] үзләренә әйтелгәнне башка сүз белән алыштырдылар; Без, [итагатебездән чыгып] бозыклыкта булганнары өчен, [буйсынмаган һәм] золым кылганнарга күктән [явып төшкән] җәфалы газап [булган ваба чирен] иңдердек.

60. Бервакыт [сахрада сусыз калгач] Муса [галәйһиссәлам] үзенең кавеме өчен су сораган иде, һәм Без аңа: «Таягың белән ташка ор!» – дидек. [Ул бу әмерне үтәүгә] Аннан [Исраил улларының кабиләләре саны кадәр] унике чишмә бәреп чыкты. Һәр кеше үзенә кайдан эчәргә кирәклеген белә иде. [Шулвакыт Без аларга]: «Аллаһның ризыгыннан ашагыз, [могҗиза буларак чыккан суны] эчегез, әмма җирдә бозыклык кылып йөрмәгез!» [дигән идек].

61. Бервакыт сез: «И, Муса! [Без күк хәлвәсе һәм бүдәнә кебек] Бер үк төрле азыкка чыдый алмыйбыз. Безнең өчен Раббыңа дога кыл да, Ул безгә җир үстерә торган нәрсәләрдән: яшелчәсеннән: кыярыннан, бодаеннан, сарымсагыннан, ясмыгыннан һәм суганыннан [өлеш] чыгарсын», – дигән идегез. [Муса [галәйһиссәлам] аркылы] Ул [сезгә]: «Әллә сез яхшырак нәрсәне түбәнрәк булган нәрсәгә алмаштырырга телисезме? [Алай булгач] Бер шәһәргә керегез, һичшиксез, сез сораган нәрсәләр [анда] булыр», – дигән иде. Шулай итеп, аларга түбәнлек, юксыллык [тамгасы] сугылды [һәм бу яман хәлләр гөмбәз кебек өсләренә капланды], алар [бу теләкләренең берсенә дә ирешә алмыйча] үзләрен Аллаһның ачуына дучар иттеләр. Бу [ачуга юлыгулары] аларга Аллаһның [үзләренә күрсәткән могҗизаларын һәм иңдергән] аятьләрен инкяр итүләре һәм нахакка пәйгамбәрләрне үтергәннәре өчен [килде]. Бу [инкяр һәм үтерүләр] исә карышулары һәм [харам гамәлләр кылып] чиктән чыкканнары өчен иде.

62. Һичшиксез, [үткәндәге пәйгамбәрләргә] иман китерүчеләр, [яңа шәригать килгәнче, Мусаның [галәйһиссәлам] үзгәртелмәгән һәм бозылмаган шәригатенә буйсынган] яһүдиләр, [Коръән иңгәнче, Гайсәнең [галәйһиссәлам] үзгәрүләргә дучар ителмәгән динен тоткан] насаралар, [Нух белән Ибраһим [галәйһимәссәлам] чорында аларның диннәрендә булган] сабииләр [шәригать әмерләренә буйсынып] Аллаһка һәм Соңгы көнгә иман китергән, изге гамәлләр кылган булсалар[6], алар өчен Раббылары хозурында әҗер-саваплар бар. [Кыямәт көнендә] Аларга бернинди курку да булмас, алар хәсрәт чикмәс.

63. Без Турны сезнең өстегезгә күтәрдек һәм көчле вәгъдәгезне алдык. «Без сезгә биргәнне [Тәүратны] нык тотыгыз һәм анда булганны истә тотыгыз, бәлки, тәкъвалык ияләре булырсыз» [дип әйткән идек].

64. Шуннан соң сез [биргән сүзегезне үтәүдән] йөз чөергән идегез. Әгәр сезгә Аллаһның Фазылы һәм Рәхмәте булмаса, әлбәттә, [сезгә тәүбә кылырга мөмкинлек бирмәс һәм газабыгызны кичектермәс иде, ул чакта] сез [дөньяда һәм Ахирәттә] зарар күрүчеләрдән булыр идегез.

65. Һичшиксез, арагыздагы шимбәдә [харам кылынуына карамастан, балык тотып, Без куйган] чикләрдән чыкканнарны сез яхшы белә идегез. Без аларга: «Җирәнгеч маймыллар [сурәтендәге кешеләр] булыгыз!» – дип әйткән идек.

66. Шул рәвешчә [маймылга әйләндерелгән ул җәмәгатьнең кыйссасын әүвәлге китапларда да язганыбыз өчен] Без моны алардан алда булган [элекке өммәтләр] буынына да, алардан соң [киләчәк] булганнарга да гыйбрәт, тәкъвалык ияләренә нәсыйхәт иттек.

67. Янә бервакыт Муса [галәйһиссәлам] кавеменә: «Һичшиксез, Аллаһ сезгә бер сыер чалырга боера», – диде дә, алар: «Син безне мыскыл итәсеңме әллә?» – дигәннәр иде. [Муса [галәйһиссәлам] исә:] «Мин [сезнең кебек гамьсез-ваемсыз] җаһилләрдән булудан Аллаһка сыенам», – диде.

68. Алар: «Безнең өчен Раббыңа дога кыл. Ул безгә аның [яше һәм сыйфатлары] нинди булганын аңлатсын», – дигәннәр иде. Ул: «Һичшиксез, Ул [Раббым]: «Ул сыер бик карт та, бик яшь тә булмасын, болар арасындагы [урта] яшьләрдә [булсын]», – диде. Сез [күп сорашып тормыйча] әмер ителгәнне үтәгез!» – дип әйтте.

69. Алар: «Безнең өчен Раббыңа дога кыл. Ул безгә аның төсе нинди булганын ачыкласын», – дигәннәр иде. Ул: «Һичшиксез, Ул [Раббым]: «Караучыларны шатландыра торган сап-сары төсле сыер», – дип әйтте», – диде.

70. Алар: «Безнең өчен Раббыңа дога кыл. Ул безгә аның нинди [тазамы, арыкмы] икәнлеген аңлатсын, чөнки [сары һәм урта яшьтәге] сыерлар бер-берсенә охшаш. Һичшиксез, без, әгәр Аллаһ теләсә, [эзләгән сыерны очрату мәсьәләсендә] туры юлны табарбыз», – дип әйттеләр.

71. Ул: «Һичшиксез, Ул [Раббым]: «Шиксез, ул – [авыр эшләрдә кулланылмаган һәм] җир сукалап, иген сугарып эшләгән түгел, [кимчелекләрдән пакь] сау-сәламәт һәм бернинди [башка] төс катнашмаган сыер», – дип әйтте», – диде. Алар: «Менә хәзер син [безгә ул сыер турында] хак [мәгълүмат] китердең инде», – диделәр һәм аны чалдылар. Әмма алар үтәмәүгә бик якын иделәр.

72. [И, Исраил уллары!] Заманында сез бер кешене үтергән идегез һәм аның [үтерүченең кем икәнлеге] хакында сүз көрәштерә идегез. Аллаһ сез яшермәкче булган нәрсәне [үтерүченең кемлеген уртага] чыгаручы булды.

73. Без [үтерүчене фаш итәр өчен]: «Аның берәр әгъзасы белән аңа [мәеткә] сугыгыз[7]», – дигән идек. [И, терелүне инкяр иткән кеше!] Аллаһ әнә шулай [тиңсез бер кодрәт белән] үлеләрне терелтә һәм могҗизаларын сезгә күрсәтә, бәлки, сез аңларсыз.

74. Шуннан бу [үлекнең терелеп сөйләшүе кебек ап-ачык бер могҗиза вакыйгасы] булганнан соң, күңелләрегез таш кебек катты яки тагы да катырак булды. Һичшиксез, ташлар арасында да чишмәләр бәреп чыкканы бар; һичшиксез, алар [ташлар] арасында да ярылып, эченнән су чыкканнары бар һәм, һичшиксез, Аллаһтан курыкканнары сәбәпле, [югарыдан түбәнгә] төшкәннәре бар. Аллаһ исә сезнең кылганнарыгыздан гафил түгел.

75. [И, Мөхәммәд һәм мөэминнәр!] Сез һаман аларның [яһүдиләрнең] сезгә ышаначакларын өмет итәсезме? Алар арасында [Муса [галәйһиссәлам] белән бергә] Аллаһның сүзен ишеткән, соңыннан, аны аңлагач, белә торып, аны үзгәртүчеләр дә бар иде.

76. [Яһүдиләрнең монафикълары] Иман китергән кешеләрне очраткан чакта: «[Мөхәммәднең Тәүратта хәбәр ителгән зат булганына] Без [дә] иман китердек», – дип әйтәләр иде. Аулакта бер-берсен очратсалар исә: «Аллаһның сезгә [Мөхәммәднең сыйфатлары хакында] ачкан нәрсәсен [бүгенгәчә сер итеп саклап килгәндә, мөэминнәр] аны Раббыгыз хозурында сезгә [каршы] дәлил итеп китерсеннәр дип аларга сөйлисезме? Әллә бер дә аңламыйсызмы?» – дип әйтәләр иде.

77. Әллә алар Аллаһ [аларның] нәрсәне яшергәннәрен дә, күрсәткәннәрен дә белеп торганын белмиләрме?

78. Араларында [укый-яза белмәгән] өммиләр бар. Алар буш хыялдан тыш, [Тәүрат дигән] китапны белмиләр. Һәм алар [бернәрсәгә ныклап ышанмыйча] коры фаразлау белән генә эш итәләр.

79. Үз куллары белән [үзгәртеп] китап язган, шуннан соң аны юк бәягә сатып алыр өчен, «Бу – Аллаһтан» дип әйтүчеләргә ни үкенеч! Куллары белән язган нәрсәләре өчен аларга ни үкенеч һәм кәсеп иткән нәрсәләре өчен аларга ни үкенеч!

80. Алар [яһүдиләр]: «[Бозауга табынган көннәребез кадәр] Санаулы берничә көннән тыш, ут безгә кагылмаячак», – диделәр. [Расүлем!] Әйт: «Әллә [газап ителмәячәгегез хакында] Аллаһтан вәгъдә алдыгызмы? [Шулай булса] Аллаһ бит беркайчан вәгъдәсен бозмас. Әллә инде сез Аллаһ турында үзегез дә белмәгәнне сөйлисезме?»

81. Юк! Кем [ширек кебек] явызлыкны кәсеп итсә һәм аны гөнаһлары чолгап алса[8], алар Ут әһелләре булырлар. Алар анда мәңге калачак.

82. Иман китерүчеләр һәм [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге гамәл кылучылар – менә шулар җәннәт әһелләре булырлар. Һәм алар анда мәңге калачак.

83. Исраил улларыннан Аллаһтан башка беркемгә дә гыйбадәт кылмаска, ата-аналарга, туган-тумачага, ятимнәргә һәм мескеннәргә изгелек кылырга, кешеләргә хуш [сүз] сөйләргә, [өсләрендә фарыз булган] намаз укырга, зәкят бирергә вәгъдә алган идек. [И, яһүдиләр! Сез бу әмерләрне үтибез, дип сүз биргән идегез] Шуннан соң, арагыздагы бик азлардан [Ислам динен белгәч тә мөселман булганнардан] тыш, [хактан] йөз чөергән хәлдә, [һәммәгез дә вәгъдәгездән] ваз кичтегез.

84. Без сездән [бер-берегезне үтереп, хаксызга] кан коешмаска һәм җаннарыгыз [кебек булган туган тиешлеләрегезне] йортларыгыздан куып чыгармаска вәгъдә алган идек. Шуннан соң сез, шаһитлык иткән хәлдә, [бу вәгъдәне тотачагыгызны] раслаган идегез.

85. Соңрак [бу вәгъдә биргән бабайларның оныклары булган] сез [бәнү курайза һәм бәнү Надыйр кабиләләренең кешеләре] бер-берегезне үтерә башладыгыз һәм, бер-берегез белән гөнаһ һәм дошманлыкта ярдәмләшеп, арагыздан кайберәүләрне йортларыннан куып чыгардыгыз. Алар сезгә әсир хәлендә килгән вакытта [Тәүратта әмер ителгәнчә], фидия биреп, аларны коткара идегез. [Элек] Сезгә бит аларны [ватаннарыннан] куып чыгару харам кылынган иде[9]. Әллә сез Китапның бер өлешенә ышанып, бер өлешен инкяр итәсезме? Арагыздан моны эшләүченең җәзасы бу дөньяда [җиңелү, әсирлек, сөрелү һәм җизья түләү кебек оятлы иткән] хурлык булыр. [Болай итүчеләр] Кыямәт көнендә исә газапның иң ачысына [җәһәннәм утына] кайтарылачак. Аллаһ исә сезнең ни кылганнарыгыздан гафил түгел.

86. Алар Ахирәт хисабына дөнья тормышын сатып алучылардан булдылар. [Шул сәбәпле] Аларга [Кыямәт көнендә] газап җиңеләйтелмәячәк һәм ярдәм ителмәячәк.

87. Шиксез, Без Мусага [галәйһиссәлам] [Тәүрат дигән] Китап бирдек. Аннан соң да [Гайсәгә [галәйһиссәлам] кадәр бер-бер артлы] расүлләр җибәрдек. Мәрьям улы Гайсәгә [галәйһиссәлам] Без [үлеләрне терелтү, дөм сукыр һәм махау авырулы кешеләрне дәвалау кебек] ап-ачык могҗизалар бирдек һәм Изге рух [Җәбраил [галәйһиссәлам] белән куәтләдек [шуңа күрә, аны үтерергә тырышуларыгыз бушка китте]. Әллә [ниндидер] бер пәйгамбәр [сезнең] нәфесләрегез теләмәгән нәрсә китергән саен [аңа һәм ул китергәннәргә иман китерүдән] тәкәбберләндегез [араларында Гайсә һәм Мөхәммәд [галәйһимәссәлам] кебек]: бертөрлеләрен сез ялганда гаепләдегез, [Зәкәрия һәм Яхъя [галәйһимәссәлам] кебек] бертөрлеләрен үтерә идегезме?

88. [Яһүдиләр пәйгамбәрләрне мыскыл итеп] Әйттеләр: «Күңелләребез бикләнгән!» Дөреслектә, Аллаһ аларны [пәрдәле һәм зиһеннәрен кимчелекле итеп түгел, киресенчә, Ислам табигате белән яралтты, ләкин ирекле теләкләре белән] көферлекләре сәбәпле [рәхмәтеннән мәхрүм итеп] ләгънәтләде. [Шул сәбәптән] Алар [Китаптан] бик аз нәрсәгә ышаналар.

89. Аллаһ хозурыннан [яһүдиләрнең] яннарында булганны [Тәүратны] дөресләүче Китап килгәч, аларга үзләре [ачыктан-ачык һәм үз уллары кебек] таныган [ахыр заман Пәйгамбәре] килгәч, [хакимлекләре кулларыннан ычкынудан куркып, кирелек һәм көнчелек йөзеннән] аны инкяр иттеләр. Үзләре [Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) җибәрелүдән] элек кяферләргә каршы [аның һәм ул китерәчәк Коръәни Кәрим хөрмәтенә] җиңү сорыйлар иде бит. Аллаһның ләгънәте кяферләр өстенә [булсын]!

90. Аллаһның фазылын [вә рәхмәтен] колларыннан теләгәненә [Расүлем исемле пәйгамбәренә] иңдергәненнән көнләшкәннәре сәбәпле, Аллаһ иңдергәнне [Коръәнне] инкяр итеп, җаннарын сату хисабына алган нәрсәләре [никадәр] яман! Алар [файда көтсәләр дә, бу теләкләреннән мәхрүм булып кына калмыйча, Гайсәне [галәйһиссәлам] инкяр иткәннәре өчен, чырайларын сытарлык бер] ачу өстенә [Мөхәммәдне дә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) инкяр итүләре сәбәпле, икенче] ачуга дучар булдылар. Кяферләргә мәсхәрәле газап булачак.

91. Аларга [яһүдиләргә]: «Аллаһ иңдергән нәрсәләргә [бөтенесенә] иман китерегез!» – дип әйтелгәч, алар: «Без үзебезгә иңдерелгәнгә [Тәүратка] иман китерәбез», – дип әйтәләр һәм яннарында булганны [Тәүратны] дөресләүче хаклык ул [Коръәни Кәрим] булган хәлдә, аннан башкасын [барча Китапларны, бигрәк тә Коръәнне] инкяр итәләр. Әйт [Расүлем!]: «Әгәр сез [үз китабыгыз булган Тәүратка] иман китерүчеләр икән, нишләп соң моңа кадәр [Расүлем җибәрелүдән элек] Аллаһның пәйгамбәрләрен үтерә идегез?»

92. Муса сезгә ап-ачык аятьләр [һәм, дәлил итеп, тугыз могҗиза] китергән иде. Аның [Тур тавына китүе] артыннан ук сез бозауны [илаһ итеп] алдыгыз. Сез [Аллаһы Тәгаләнең әмерләрен бозып, үз-үзләрегезгә] золым кылучылар булдыгыз.

93. [Муса [галәйһиссәлам] Тәүратны алып килгәннән соң] Без сездән вәгъдәгезне алганда һәм Турны сезнең өстегезгә күтәргәндә: «Без сезгә биргәнне [Тәүратны бар көчегез белән] нык тотыгыз һәм [аятьләребез белән гамәл кылу нияте белән] тыңлагыз!» [дип әйткән идек]. Алар исә: «Ишеттек, [әмереңә] буйсынмыйбыз!» – дигәннәр иде. Чөнки [алар, Илаһның җисем була алганына ышанганнары өчен, элекке] көферлекләре сәбәпле, күңелләренә ул бозауны ярату [һәм аңа табыну омтылышы] сеңгән. Әйт [Расүлем!]: «Иманыгыз әмер иткән – нинди начар нәрсә! Әгәр сез мөэминнәр булгансыз икән».

94. [Расүлем! Әйт: «[И, яһүдиләр!] Әгәр Аллаһ хозурындагы Ахирәт йорты [җәннәт] башка кешеләр өчен түгел, фәкать сезнең өчен генә икән, [бу сүзегезгә] тугры булсагыз, үлем теләгез [чөнки җәннәт әһеленнән булачагын төгәл белгән кеше тизрәк үлеп, анда керергә теләмәсмени?]».

95. Ләкин үз куллары кылган [Тәүратны үзгәртү, Мөхәммәдне (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм Коръәнне инкяр итү кебек җәһәннәмгә кертә торган начар] нәрсәләр сәбәпле, алар беркайчан да аны теләмәячәкләр [хәтта, үлемне акылларына да китермәячәкләр]. Аллаһ исә залимнәрне [бик яхшы] белә.

96. Яшәргә омтылуларында аларның [яһүдиләрнең] бөтен кешедән, [хәтта, үлгәннән соң терелүгә ышанмаган] мөшрикләрдән дә хирысрак икәннәрен табарсың. Аларның һәрберсе мең ел гомер итүне теләр иде. Хәлбуки, озын гомер дә аларны Газаптан ерагайтмас. Аллаһ – аларның ни кылганнарын күрүче.

97. [Расүлем!] Әйт: «Кем Җәбраилгә дошман? Аллаһның рөхсәте белән, синең калебеңә аны [Коръәни Кәримне], элек иңгәннәрне раслаучы [итеп], мөэминнәр өчен [юл күрсәтүче] һидаять һәм сөенеч итеп, ул [Җәбраил [галәйһиссәлам] иңдерде бит».

98. Кем Аллаһка, Аның фәрештәләренә, пәйгамбәрләренә, [бигрәк тә фәрештәләрнең иң олуглары булган] Җәбраилгә һәм Микаилгә дошман? [Шул яхшы белсен:] Һичшиксез, Аллаһ та [бит] – кяферләргә дошман.

99. [И, Расүлем!] Без сиңа [пәйгамбәрлегеңнең хаклыгына билге итеп] ап-ачык аятьләр иңдергән идек. Аларны исә фасикълар гына инкяр итә.

100. Алар [Аллаһы Тәгалә белән] берәр килешү төзегән саен араларыннан бер төркем аны бозмыймыни? Өстәвенә, аларның күбесе [Тәүратка да] инанмый.

101. Аллаһ хозурыннан аларга яннарында булганны [Тәүратны] дөресләүче расүл [Расүлем] килгәч, китап бирелгәннәрдән бер төркем, [хакыйкатьне] белмәмешкә салышып [һәм инкяр итеп], Аллаһның [ахырзаманда җибәрәчәк пәйгамбәренә иман китерүләрен әмер иткән Тәүрат] китабын аркалары артына ташладылар.

102. Алар [Аллаһы Тәгаләнең китабын артларына ташлап] Сөләйманның [галәйһиссәлам] падишаһлыгы [чорында] шайтаннарның укып йөргән нәрсәләренә [сихергә] ияргәннәр. Тик Сөләйман [галәйһиссәлам] кяфер түгел иде, кешеләргә сихерне һәм Бабил илендәге ике фәрештәгә – Һарут белән Марутка иңдерелгән нәрсәне өйрәтеп, шайтаннар кяфер булдылар. Хәлбуки, ул икәү [Һарут белән Марут]: «Без сезгә фетнә [һәм сынау] бит, сез [бу сихерне өйрәнеп, хәләл булмаган нәрсәләргә ышанып] кяфер булмагыз!» – дип әйтми торып, беркемне дә өйрәтмиләр иде. Алар [кешеләр] ир белән хатын арасын аера торган [сихер кебек] нәрсәләрне шул икәүдән өйрәнгәннәр иде, тик алар [сихер ясаучы кешеләр], Аллаһның рөхсәте булмыйча, аның белән һичкемгә дә зарар китерә алмаячаклар[10]. Алар [кисәтүләргә колак салмаган кешеләр] үзләренә зарар китергән, бер дә файда китермәгән нәрсәне өйрәнәләр иде. Шиксез, алар [моны эшләгән яһүдиләр, Аллаһның Китабын ташлап] моны [тыелган сихерне] сатып алган кешегә Ахирәттә бернинди өлеш юклыгын яхшы беләләр иде. Җаннары хисабына сатып алган нәрсәләре [никадәр] яман! Әгәр белсәләр иде!

103. Әгәр алар [Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм Коръәни Кәримгә] иман китерсәләр һәм [Аллаһның китабын ташлап, сихерчелек кебек гөнаһларга кермичә] тәкъвалык ияләреннән булсалар, әлбәттә, Аллаһтан [аларга килгән аз гына] савап [та, мәңгелек булганы өчен, сихер белән тапкан файдаларыннан] хәерлерәк [булыр]! Әгәр белсәләр иде!

104. И, иман китерүчеләр! «Рагыйна!» [сүзен] әйтмәгез, «Унзурна!» [дип] әйтегез һәм тыңлагыз[11]! [Мөмкинлек булган саен Расүлуллаһны (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) мыскыл иткән] Кяферләр өчен тилмерткеч бер газап булачак.

105. Көферлеккә төшкән китап әһелләре һәм мөшрикләр Раббыгыздан сезгә игелек [һәм вәхи] иңдерелгәнен теләми. Аллаһ исә Үзе теләгәннәрне мәрхәмәте белән билгели [шуңа күрә, пәйгамбәрлек кебек бөек рәхмәткә Ул сайлаган кешеләр генә ирешә]. Аллаһ – олуг фазыйләт Иясе.

106. Әгәр Без берәр аять [сүзләрен яки хөкемен, яки икесен дә көчендә калдырмыйча, аны] нәсех[12] итсәк [үзгәртсәк] яки [хәтерләрдән сөртеп] оныттырсак, аңардан яхшыракны яки аңа тиң булганны китерәбез. [Расүлем!] Аллаһның [әмер итү, тыю, алмаштыру һәм хөкемен юкка чыгару кебек] һәрнәрсәгә кодрәтле икәнен белмисеңме әллә?

107. Күкләрнең һәм җирнең милке Аллаһныкы гына икәнне һәм сезнең Аллаһтан башка дустыгыз да, ярдәмчегез дә булмаганын белмисеңме әллә?

108. [И, мөшрикләр!] Әллә элек Мусадан [галәйһиссәлам] [Аллаһны ачыктан-ачык күрсәтүен] сораган кебек, сез дә [«Сафа тавын алтынга әйләндер, Мәккә җирләрен киңәйт!» – дип] пәйгамбәрегездән сорамакчы буласызмы? Кем [күрсәтелгән могҗизаларны ялганга чыгарып, башка нәрсәләр сорап] иманны көферлеккә алыштыра, ул инде туры юлдан адашкан булыр.

109. Әһле китаптан бик күбесе, Хаклык ачыкланганнан соң, [иман китерү урынына] үзләренең көнчелекләре сәбәпле, иманга килүегездән соң, сезне кяферләр хәленә кайтарырга теләрләр иде. [Хәзергә кяферләр белән көрәшергә көчегез юк, шуңа күрә] Аллаһның [«Аларга каршы көрәшегез» дигән] әмере килгәнчегә кадәр, [аларның наданлык һәм дошманлыкларын] гафу итеп торыгыз һәм [аларны котырта торган нәрсәләрдән] йөз чөерегез. Һичшиксез, Аллаһ – һәрнәрсәгә Кодрәтле.

110. [И, мөэминнәр! Фарыз] Намазны укыгыз, зәкят бирегез. Үзегез өчен хәердән [хәерле булган гыйбадәт һәм игелекле гамәлләрдән] нәрсә әзерләсәгез, шуны [әҗер-савапны] Аллаһ хозурында [кат-кат арттырылган хәлдә] табарсыз. Аллаһ – сезнең ни кылганнарыгызны күрүче.

111. Алар: «Яһүдиләрдән яки насаралардан башка җәннәткә беркем дә кермәячәк», – диделәр. Бу [сүзләр] – аларның буш өметләре. [И, Расүлем!] Әйт: «Әгәр сез [дәгъвагызга] тугры кешеләр булсагыз, [моны исбатлый алырлык] дәлилләрегезне китерегез!»

112. Юк шул! [Сез, мөселман булмыйча, берничек тә җәннәткә керә алмаячаксыз, чөнки] Кем [Коръәнне кабул итеп һәм яхшы гамәлләр кылып] ихласлы хәлдә үзен Аллаһка тапшырса, аның әҗере – Раббысында. [Һәм ул Раббысының җәннәтенә керәчәк, Ахирәттә] Аларга бернинди курку да булмас, алар хәсрәт тә кичермәс.

113. [Үзләренә бирелгән] Китапны укыганда яһүдиләр: «Насаралар – берни дә түгел [алар дөрес диндә түгел]!» – диделәр. Насаралар исә: «Яһүдиләр – берни дә түгел [алар дөрес диндә түгел]!» – диделәр. Шулай ук, белмәүчеләр дә [надан мөшрикләр – Расүлем һәм аның сәхабәләре турында] аларның [яһүдиләр һәм насараларның бер-берләре турындагы] сүзенә охшаш нәрсә әйттеләр. Аллаһ Кыямәт көнендә [дин белән бәйле] үзара ихтилаф кылган нәрсәләре хакында араларында хөкем итәчәк.

114. Аллаһның мәчетләрендә Аның исемен искә алуны тыючыдан һәм аларны җимерергә тырышучыдан да залимрәк кеше була аламы?! Андыйларга анда [мәчетләргә] курку белән генә керү тиеш иде. Аларга дөньядахурлык, Ахирәттә исә бик зур газап булачак.

115. Көнчыгыш та, көнбатыш та – Аллаһныкы. [Шулай булгач, намаз укыр өчен] Кая гына юнәлсәгез дә, Аллаһның кыйбласы шунда булыр[13]. Шиксез, Аллаһ – Чиксез [Мәрхәмәт һәм] Белемнәр иясе, [һәрнәрсәне] Белүче.

116. [Яһүдиләр – Гозәерне [галәйһиссәлам], насаралар – Гайсәне [галәйһиссәлам], мөшрикләр исә фәрештәләрне Аллаһның балалары санап] «Аллаһның баласы бар!» – диделәр. Ул [исә барлык кимчелекле сыйфатлардан азат һәм] пакь! Күкләрдә һәм җирдә булган һәрбер нәрсә [шул исәптән, Гозәер дә [галәйһиссәлам], Гайсә дә [галәйһиссәлам], фәрештәләр дә] – Аныкы. Һәммәсе дә Аңа итагать итәләр.

117. Ул – күкләрнең һәм җирнең [тиңсез һәм чагыштыргысыз] Яралтучысы. Бер эшкә карар кылган чакта, Ул: «Бул!» – дип әйтүгә, ул шунда ук бар була.

118. [Китапны] Белмәүчеләр [иман китермәүчеләр]: «Аллаһ [синең хак Пәйгамбәр икәнеңне раслап] безнең белән сөйләшсә иде, яки безгә [синең дөреслегеңне күрсәткән] бер аять килсә иде!» – диде. Шулай ук, алардан әүвәл булганнар да [Муса [галәйһиссәлам] кебек пәйгамбәрләргә] шушы сүзләргә охшаш нәрсәләр әйткән иде. [Сукырлык һәм үҗәтлектә] Аларның күңелләре бер-берсенекенә [никадәр] охшаган. Без бит [хакыйкатькә] шиксез инанучыларга аятьләрне [бик ачык итеп] бәян иткән идек инде.

119. Шиксез, Без сине хак [булган Коръәни Кәрим һәм Ислам дине] белән сөендерүче һәм кисәтүче итеп җибәрдек. Син [хаклыкны ишеткәннән соң, аны кабул итмәгән] җәһәннәм әһелләре өчен җавапка тартылмаячаксың.

120. [И, Расүлем!] Син аларның диннәренә иярми торып, ни яһүдиләр, ни насаралар беркайчан да синнән разый булмаячак. Әйт: «Аллаһның һидаяте, һичшиксез, [ике җиһан бәхетенә ирештерә алырлык дөрес юнәлешне күрсәткән] туры юл!» Әгәр [Исламның дөреслеге турындагы] сиңа килгән [шулкадәр] гыйлемнән соң аларның [карашларына һәм] теләкләренә иярсәң, Аллаһтан [башыңа төшәчәк бәлаләргә каршы] сиңа бер дус та, ярдәмче дә булмаячак.

121. Кешеләр Без биргән [Тәүрат һәм Инҗил дигән] китапны хак уку белән укыйлар [сүзләрен үзгәртмиләр, мәгънәсенә төшенәләр]. Алар аңа ышаналар. Кем дә кем [Китапны үзгәртеп яки хөкемнәрен кире кагып] аны инкяр итсә, шулар – [үзләрен матди һәм рухи зарарга дучар итеп] югалтучылар.

122. И, Исраил уллары! [Гафләтне ташлагыз да] Сезгә биргән [шулкадәр] нигъмәтемне, сезне бөтен галәмнәрдән өстен кылганымны хәтерләгез.

123. [Аллаһы Тәгаләнең рөхсәтеннән башка] Беркем беркемгә [газаптан котылу өчен] берни дә түли алмаган, һичкемнән бернинди фидия алынмаган һәм [газапка хөкем ителгән] кешеләргә [бернинди] ярдәм дә булмаган, беркемнең беркемгә шәфәгате кабул булмаган көннән куркыгыз [һәм Исламга керегез]!

124. Бервакыт Раббысы Ибраһимны [галәйһиссәлам] әмерен белдергән] кайбер сүз белән сынаган һәм ул аларны үтәгән иде. «Һичшиксез, Мин сине кешеләр өчен [дини мәсьәләләрдә үзенә иярткән] имам итәмен!» – дигән иде. Ул [Ибраһим [галәйһиссәлам]: «Минем нәселемне дә [имамнардан итәрсеңме]?» – дигән иде. Ул исә: «Минем [әлеге] вәгъдәм залимнәргә ирешмәячәк», – дигән иде.

125. Менә Без ул Бәйтне кешеләр өчен җыелу урыны һәм [анда сыенучылар өчен куркынычсыз] иминлек урыны иткән идек ки, «Ибраһимның [галәйһиссәлам] мәкамыннан бер намаз уку урыны ясагыз»! Ибраһимга һәм Исмәгыйльгә [галәйһимәссәләм] исә: «Тәваф кылучылар, игътикафка керүчеләр, рөкүгъ һәм сәҗдә кылучылар өчен икегез дә йортымны чип-чиста итегез!» – дип боерган идек.

126. Вакытында Ибраһим [галәйһиссәлам]: «И, Раббым! Бу урынны [Мәккәне] иминлек шәһәре ит, анда яшәүчеләрнең Аллаһка һәм Ахирәт көненә ышанганнарын [төрле] җимешләрдән ризыкландыр!» – дигән иде. [Аңа җавап итеп] Ул: «Кем кяфер булса, аны [гомер озынлыгы кадәр] бик аз [вакыт] файдаландырырмын, шуннан соң аны Утның газабына [керергә] мәҗбүр итәрмен. Бу барасы урын [җәһәннәм] нинди яман!» – дигән иде.

127. Вакытында Ибраһим белән Исмәгыйль [галәйһимәссәләм] Бәйттән [Адәмнән [галәйһиссәлам] соң] калган нигезләрне [табып, диварларын] күтәрделәр [һәм, шул ук вакытта, болай дияләр иде]: «И, Раббыбыз! [Бу хезмәтебезне] Бездән кабул ит, һичшиксез, Син [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Белүче!

128. И, Раббыбыз! Безне Сиңа [чын күңелдән] буйсынучылардан ит, нәселебездән – Сиңа гына итагать иткән бер [мөселман] өммәтне [үстер], безгә гыйбадәт урыннарыбызны күрсәт һәм [вазифаларыбызны үтәгәндә кылган хата-кимчелекләребезне гафу итеп] тәүбәбезне кабул әйлә! Һичшиксез, Син Тәүбәләрне кабул итүче, Рәхимле.

129. И, Раббыбыз! Алар арасыннан Синең аятьләреңне укыячак, Китапны һәм Хикмәтне өйрәтәчәк һәм аларны [ширек, азгынлык һәм шуның ише матди-рухи нәҗесләрдән] сафландырачак бер пәйгамбәр җибәр! Һичшиксез, Син – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе[14].

130. Үз-үзен [һәм яралтучысы булган Аллаһка коллык итү кирәклеген] белмәгәннәрдән башка, Ибраһимның [галәйһиссәлам] диненнән һәм] милләтеннән кем йөз чөерсен? Без бит аны, һичшиксез, дөньяда [ук Үзебезгә дус итеп] сайладык. Һичшиксез, Ахирәттә дә ул [бөек урыннардагы] изгеләрдән булачак.

131. Раббысы аңа: «[Әүвәл тоткан Ислам динендә нык бул һәм бөтен әмерләремә тулысынча] Буйсын!» – дигән иде, ул исә: «Мин галәмнәрнең Раббысына буйсындым!» – дигән иде [15].

132. Ибраһим да [галәйһиссәлам], Ягъкуб та [галәйһиссәлам] улларына аны [Ислам юлын] васыять иткәннәр иде. [Аларның икесе дә:] «И, улларым! Һичшиксез, Аллаһ сезнең өчен бу динне сайлады, [шулай булгач], мөселманнар булып кына үлегез!» [дигәннәр иде].

133. [И, яһүдиләр!] Әллә сез Ягъкубка [галәйһиссәлам] үлем килгән чакта, улларына: «Миннән соң нәрсәгә табыначаксыз?» – дигәндә, алар исә: «Без Аңа гына буйсынучы [мөселманнар] булган хәлдә, Синең илаһыңа һәм бабайларың Ибраһим, Исмәгыйль һәм Исхакның, ­(галәйһимүссәлам), илаһы булган бер Илаһка гыйбадәт кылачакбыз», – дигәндә, [аның васыятенә] шаһит булдыгызмы?!

134. Бу – инде [килеп киткән] үткән бер кавем. Аларның кәсеп иткән нәрсәләре [файдасы да, зарары да] – аларныкы, сезнең кәсеп иткән нәрсәләрегез – сезнеке. Алар кылган нәрсәләр өчен сез җавапка тартылмаячаксыз.

135. Алар [үз диннәрен генә дөрес санап]: «Яһүдиләр яки насаралар булыгыз – һидаятьне табарсыз», – дип әйттеләр. [Расүлем!] Әйт: «Дөреслектә, хәниф булган Ибраһимның [галәйһиссәлам] кавемендә! Ул [беркайчан да] мөшрикләрдән булмады!»

136. [И, мөэминнәр! Сезне яһүдилеккә яки насаралыкка чакырган кешеләргә:] «Без Аллаһка, безгә иңдерелгәнгә, Ибраһимга, Исмәгыйльгә, Исхакка, Ягъкубка [галәйһимүссәләм] һәм [Ибраһим белән Исхакның [галәйһимәссәлләм] оныкларына [булган унике ыругка] иңдерелгәнгә, Мусага һәм Гайсәгә [галәйһимәссәләм] бирелгәнгә һәм Раббыларыннан бүтән пәйгамбәрләргә бирелгәннәргә [һәммәсенә] иман китердек. [Яһүдиләр һәм насаралар кебек – кайсына ышанып, кайсын инкяр итеп] Аларның бер-берсе арасында бернинди аерма ясамыйбыз. Без бары Аңа гына [аларны җибәргән Аллаһы Тәгаләгә, мөселманнар буларак] буйсынабыз», – дип әйтегез.

137. [И, Расүлем һәм сәхабәләр!] Инде әгәр алар [яһүдиләр һәм насаралар] сез иман китергән нәрсәләргә сезнең кебек иман китерсәләр, һичшиксез, алар туры юлны тапкан булырлар. Әгәр йөз чөерсәләр, алар – [дошманлык, сугыш һәм адашулардан ерак китмәгән] зур бер капма-каршылыкта. Шик юк, Аллаһ алардан сине саклаячак. Ул – [һәрнәрсәне] Ишетүче һәм [һәрнәрсәне] Белүче.

138. «Аллаһ биргән [безне тамгалаган һәм безне нурына күмгән] иман [мөһим]! Ә кем Аллаһны иман нуры белән уздыра ала? Һәм без – Аңа гына гыйбадәт кылучылар», – [диеп әйтегез]» [16].

139. [Расүлем! Яһүдиләргә] Әйт: «Әллә сез Аллаһ хакында безнең белән бәхәсләшәсезме? Хәлбуки, Ул – безнең дә Раббыбыз, сезнең дә Раббыгыз. Безнең гамәлләр – үзебезнеке, сезнең гамәлләр – сезнеке. Без – Аңа карата ихласлы кешеләр».

140. [И, әһле китап!] Әллә сез: «Ибраһим, Исмәгыйль, Исхак, Ягъкуб [галәйһимүссәләм] һәм оныклары яһүдиләр иде яки насаралар иде», – димәкче буласызмы? [И, Расүлем!] Әйт: «[Аларның кайсы диндә булганнарын] Сез яхшырак беләсезме, Аллаһмы? [Ибраһимның [галәйһиссәлам] яһүди дә, насара да түгел, хәниф бер мөселман булганы турында] Яннарында Аллаһтан булган шаһитлыкны [кешеләрдән] яшерүчедән дә залимрәк кем бар? Аллаһ сезнең ни кылганнарыгыздан гафил түгел.

141. Бу – инде [килеп киткән] үткән бер кавем. Аларның кәсеп иткән нәрсәләре – аларныкы, сезнең кәсеп иткән нәрсәләрегез – сезнеке. Алар кылган нәрсәләр өчен сез җавапка тартылмаячаксыз.

142. [Ышанмаган] Кешеләрнең кайбер акылсызлары [Әкъса мәчетен калдырып, Кәгъбәгә юнәлүегез хакында]: «[Элекке] Кыйблаларыннан борылырга боларны нәрсә мәҗбүр итте?» – диячәкләр. [Расүлем!] Әйт: «Көнчыгышы да, көнбатышы да – Аллаһныкы. [Шуның өчен, бер генә урын да үзлегеннән кыйбла булу өстенлегенә ия түгел, фәкать Аллаһы Тәгаләнең әмере белән генә бу сыйфатка ия була ала]. Ул – теләгәнен туры юлга алып барыр».

143. [И, Мөхәммәд өммәтенә керү шәрәфенә ирешкән кеше!] Сез кешеләргә шаһит булырсыз дип, расүл исә сезләргә шаһит булсын дип, сезне урта өммәт итеп кылдык. [Расүлем, элек] Син тоткан кыйбланы Без бары тик Пәйгамбәргә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) иярүчеләрне кирегә таба әйләнүчеләрдән аерыр өчен булдырдык. Әлбәттә, Аллаһ һидаять иткән кешеләрдән башкаларга бу [кыйбланы үзгәртү] бик авыр булыр. Аллаһ сезнең [үзгәртелгән кыйблага таба юнәлеп укыган намазларыгызны һәм бу хөкемнәргә] иманыгызны югалтуны булдырмас. Дөреслектә, Аллаһ, шиксез, [кешеләргә карата] Мәрхәмәтле, Рәхимле.

144. [И, Расүлем!] Без [кыйбланың Кәгъбәгә кайтарылуы хакында вәхи иңгәнен көтеп] синең йөзеңнең күккә юнәлгәнен күрәбез. Инде хәзер сине, һичшиксез, үзең риза булган кыйблага борабыз. [Моннан соң намаз укыганда] Син йөзеңне Харам мәчете тарафына юнәлт! [И, кешеләр!] Кайда гына булсагыз да, йөзләрегезне шул тарафка юнәлтегез. Һичшиксез, китап әһелләре [булган яһүдиләр һәм насаралар] моның Раббыларыннан [килгән] бер хак икәнен бик яхшы беләләр. Аллаһ аларның ни кылганнарыннан гафил түгел. [Шул сәбәпле, Ул аларны үзләре лаек булган җәзага тартачак].

145. [Расүлем!] Син китап бирелгәннәргә [Кәгъбәнең чын кыйбла булганына] төрле аять [һәм могҗиза] белән килсәң дә, алар синең кыйблаңа иярмәс. Син дә аларның кыйбласына иярәчәк түгелсең. [Яһүдиләр белән насаралар да, бер-берләренә карата бик зур нәфрәт тойганлыктан] Алар да бер-берләренең кыйбласына иярмәс. Әгәр сиңа [Аллаһы Тәгаләдән шундый ачык] гыйлем килгәннән соң, аларның [сине хаклыктан тайпылдырырга тырышкан] теләкләренә иярсәң, син, һичшиксез, ул вакытта золым итүчеләрдән булырсың.

146. Без үзләренә китап биргән кешеләр [Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ап-ачык билге-сыйфатларын Тәүратта тапканга күрә] аны [шиксез-икеләнүсез] үз улларын белгән кебек беләләр. Ләкин алардан бер җәмәгать [көнләшүләре аркасында] хакны яшерә. Алар бит [китапларында әйтелгән затның Расүлем икәнен] беләләр.

147. [Расүлем! Син буйсынган] Ул хаклык – Раббыңнан. Шулай булгач, [үзеңнең дөреслегең хакында, аларның исә моны белә торып яшергәннәре турында] шикләнүчеләрдән булма!

148. Һәрберсенең [һәр өммәтнең Яклаучылары гыйбадәт кылганда кыйбла итеп] юнәлә торган тарафы бар. Сез [кыйблага юнәлгән кебек, ике җиһан бәхете казандырырлык] яхшы гамәлләргә ашыгыгыз. Кайда гына [һәм нинди генә хәлдә] булсагыз да, [Кыямәт көнендә] Аллаһ сезне җыеп [мәхшәргә] китерәчәк. Һичшиксез, Аллаһ һәрнәрсәгә Кодрәтле.

149. [Расүлем!] Кайдан гына [юлга] чыксаң да, [намаз укыр вакытта] йөзеңне Харам мәчете тарафына юнәлт! Һишиксез, бу [тараф] – Раббыңнан [килгән] хаклык. Аллаһ ни кылганнарыздан гафил [хәбәрсез] түгел.

150. [И, Расүлем!] Кайдан гына [юлга] чыксаң да, [намаз укыр вакытта] йөзеңне Харам мәчете тарафына юнәлт. [И, Расүлем өммәте!] Кайда гына булсагыз да, [намаз укыр вакытта] йөзләрегезне аңа таба юнәлтегез ки, араларындагы золымлык кылганнардан тыш [бигрәк тә яһүди һәм мөшрикләрнең] сезгә каршы дәлиле [«үзе Ибраһимның [галәйһиссәлам] динендә булганын әйтә, үзе аның кыйбласына юнәлми» кебек сүзләр әйтү мөмкинлеге] булмасын. Сезгә нигъмәтемне камил кылуым өчен алардан курыкмагыз, Миннән куркыгыз. Бәлки сез [Ибраһимның [галәйһиссәлам] кыйбласына юнәлү белән] һидаятьне табарсыз!

151. Арагызга үзегездән бер пәйгамбәр җибәрдек [һәм нигъмәтебезне камил кылдык], ул сезгә аятьләребезне укый, сезне [ширек кебек гөнаһлардан] пакьли, сезгә [Коръән кебек Кыямәткә кадәр сакланачак бөек] Китапны һәм Хикмәтне [сөннәтне һәм хөкемнәрне] өйрәтә, сез белмәгән [һәм вәхидән башка бернинди юл белән дә беленә алмаган] нәрсәләрне белдерә.

152. Мине искә алыгыз, Мин дә сезне искә алырмын. Миңа шөкер итегез, [әмеремә буйсынмыйча, нигъмәтләремне күрмәгәндәй] Миңа карата шөкерсез булмагыз.

153. И, иман китерүчеләр! Сабырлык һәм намаз аша [Аллаһы Тәгаләдән] ярдәм сорагыз. Һичшиксез, Аллаһ сабыр итүчеләр белән.

154. Аллаһ юлында үтерелгән [шәһит] кешеләр турында: «Үлеләр!» – дип әйтмәгез! Дөреслектә, [алар] тереләр, ләкин сез [аларның нинди мәгънәдә тере булганлыкларын] аңламыйсыз.

155. Без, һичшиксез, сезне бераз – курку белән, бераз – ачлык белән һәм малларыгызга, җаннарыгызга, [бакча-басуларыгызга афәтләр җибәреп] уңышларыгызга бераз зыян китерү белән сыныйбыз. [Расүлем!] [Сынауларга] Сабыр итүчеләрне [җәннәт белән] сөендер!

156. Берәр бәлагә юлыкканнар: «Һичшиксез, без – Аллаһныкылар һәм Аңа гына кайтачакбыз!» – дип әйтәләр.

157. Әнә шулар – Раббыларының мәгъфирәтенә һәм рәхмәтенә ирешүчеләр, һәм әнә шулар [башларына төшкән бәлаләргә сабыр итеп, туры юлга] һидаять табучылар.

158. Һичшиксез, [Мәккәдәге] Сафа һәм Мәрвә [калкулыклары] – Аллаһның [Ислам] билгеләреннән. Бәйткә хаҗ яки гомрә кылган кешегә [Сафа һәм Мәрвә арасында чабып] ул икәвен тәваф кылудан бернинди гөнаһ юк. Кем [мәҗбүр ителмичә] үз ихтыяры белән яхшылык эшләсә, һичшиксез, Аллаһ – Савап бирүче, [һәрнәрсәне] Белүче.

159. Һичшиксез, [Тәүрат дигән] Китапта кешеләргә бәян иткәнебездән соң [Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) дөреслеге һәм аңа иман китерү кирәклеге мәсьәләсендә], Без иңдергән ап-ачык дәлилләрне һәм һидаятьне яшерүчеләрне Аллаһ ләгънәт итә, аларны бөтен ләгънәт итүчеләр дә ләгънәтли.

160. [Хаклыкны яшерү гамәлләреннән һәм бөтен ялгышларыннан] Тәүбә итүчеләр, [кылган бозыклыкларын] төзәтүчеләр[17] һәм [хаталарыннан тәүбә итүләрен кешеләргә] бәян итүчеләрдән кала. Әнә шуларның тәүбәләрен кабул итәмен. Мин бит Тәүбәләрне кабул итүче, Рәхимле.

161. Шиксез, [хакыйкатьне яшереп, тәүбәгә килмичә] көферлеккә төшкән һәм кяферләр хәлендә үлгәннәр – Аллаһның, фәрештәләрнең һәм бөтен кешеләрнең ләгънәте әнә шулар өстенә [төшә].

162. Анда мәңге калган хәлдә [һәм җәһәннәмнән чыкмаячаклар]. Аларга газап [берничек тә] җиңеләйтелмәс [киресенчә, газап өстенә газап өстәлер], аларга [тәүбә итүләре өчен] кичектерү дә бирелмәс.

163. [И, Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) килеп: «Безгә Раббыңны аңлат!» – дигән кешеләр!] Сезнең илаһыгыз – бер илаһ, аннан башка һич илаһ юк, [чөнки Ул бөтен нигъмәтләрнең иясе булган] Рәхимле, Шәфкатьле.

164. [Әгәр синнән Аллаһы Тәгаләнең берлеге мәсьәләсендәге бәяннарның дөреслеген раслый торган бер дәлил сорасалар, менә аларга күпме дәлил] Һичшиксез, күкләрнең һәм җирнең яралтылышында, төн белән көннең бер-бер артлы килүендә, кешеләргә файдалы [азык-төлек, кием-салым һәм ягулык кебек] нәрсәләр белән [йөкләнеп] диңгездә йөргән көймәләрдә, Аллаһ күктән яудырган суда һәм [шул сулары белән] үлгәненнән соң җирне терелтүендә, анда хәрәкәт итә алган төрле хайваннар таратуында, җилләрнең [бер яктан бер якка] үзгәрүендә һәм җир белән күк арасында [Аллаһның яудыру әмеренә] буйсындырылган болытларда, [акыл күзе белән карап яхшылап төшенеп, хакыйкатьне] аңлый алган кешеләр өчен, әлбәттә, билгеләр бар.

165. [Шулкадәр дәлилләрне күргәннән соң да] Кешеләр арасында Аллаһтан башкаларны [илаһлыкта Аңа] тиң итеп алучылар бар һәм Аллаһны сөйгән кебек аларны сөяләр. Иман китерүчеләрнең исә Аллаһны сөюләре күпкә артыграк. [Аллаһка ширек кушкан] Залимнәр [Ахирәттәге мәңгелек] газапны күргән чакта бөтен куәт Аллаһныкы икәнен, Аллаһның газабы бик каты булганын [потларының аларны коткара алмаячакларын хәзердән үк] белсәләр иде!

166. [Кыямәт көнендә] Ияртүчеләр иярүчеләрдән ваз кичәчәкләр, һәм алар газап күрәчәкләр, алар арасында бәйләнешләр өзеләчәк.

167. Ул иярүчеләр [Ахирәттә газапны күргәннән соң]: «Безгә [дөньяга кире кайту кебек] мөмкинлек булса, [бүген] алар бездән ваз кичкәннәре шикелле, без дә алардан ваз кичәр идек», – диячәкләр. Аллаһ аларга [ширек катышкан] гамәлләрен хәсрәт [һәм үкенеч] итеп күрсәтәчәк. [Ширектә үлгәннәре өчен] Алар Уттан [беркайчан да] чыкмаячаклар.

168. И, кешеләр! Җирдә хәләл, [бөтен шик-шөбһәдән] пакь булганнардан ашагыз. Шайтанның эзләреннән бармагыз, чөнки ул [шайтан] сезнең ап-ачык дошманыгыз.

169. Чынлыкта, ул сезгә [ялган һәм отышлы уеннар кебек] начар нәрсәләрне, [исерткеч, яла ягу һәм зина кебек] кабахәт эшләрне [эшләвегезне] һәм Аллаһка карата [үз башыгыздан чыгарып: «Бу хәләл, бу харам!» – ише кебек сүзләр белән] сез белмәгән нәрсәләрне [Аллаһ исеменнән] әйтүегезне әмер итә.

170. Аларга: «Аллаһ иңдергән нәрсәләргә иярегез!» – дип әйтелсә, алар: «Юк, без ата-бабайларыбызны нәрсәдә таптык, без дә шуңа иярәбез!» – диләр. Ата-бабайлары [дин юлында] һичберни аңламасалар [һичбер хакыйкатькә ирешмәсәләр] һәм һидаятьне тапмасалар дамы?

171. Кяферләрнең хәле – кычкыру һәм чакыру тавышыннан башка берни дә ишетмәгән [хайваннар сыман] нәрсәләргә акырган [көтүченең] хәле кебек. [Чөнки алар] Саңгырау, телсез, сукырлар. [Шунлыктан] Алар [вәгазь һәм нәсыйхәтләрдән берни дә] аңламаячаклар.

172. И, иман китерүчеләр! Без сезне ризыкландырган [хәләл һәм] пакь нәрсәләрне ашагыз һәм, әгәр инде [Аллаһның бөтен нигъмәтләрнең иясе булганына ышанып] Аңа гына гыйбадәт кыласыз икән, [сезгә шулкадәр хәләл ризык биргәне өчен] Аллаһка шөкер кылыгыз.

173. Чынлыкта, Ул сезгә [шәргый юл белән ауда атылмаган яки суелмаган, үз үлеме белән] үлгәнне, [суйган вакытта чыккан] канны, дуңгыз итен һәм Аллаһтан [тыш] башка исем әйтелеп чалынганны гына харам кылды. Кем дә кем [үзе кебек читен хәлдә калган бүтән бер кешегә] бозыклык кылмыйча һәм [гомерен коткару өчен җитәрлек] чиктән ашмыйча, [югарыда әйтелгән нәрсәләрнең кайсын да булса ашарга] мәҗбүр булса, аңарда һич гөнаһ юк. Һичшиксез, Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.

174. Һичшиксез, Аллаһ иңдергән [Тәүрат] китабын яшергән һәм аны арзан бәягә алыштырганнар – әнә алар [Тәүратны үзгәртү өчен алган ришвәтләрен ашаганда] карыннарына фәкать ут кына тутыралар. [Ахирәттә дә аларның ризыгы канлы эрен һәм зәкъкум кебек җәһәннәм уты ягулыгы булачак]. Кыямәт көнендә Аллаһ аларга [күңелләренә хуш килә торган бер] сүз әйтмәячәк һәм [гөнаһ керләреннән] аларны пакьләмәячәк. Алар өчен тилмерткеч бер газап [булачак][18].

175. Әнә шулар һидаять хисабына [көферлек һәм] адашкан юлны, мәгъфирәт хисабына газапны сатып алганнар. Алар утка каршы никадәр чыдамлылар [хәтта җәһәннәмгә керүдән курыкмаганнар]!

176. Бу [газапка төшүләре] – Аллаһның, чыннан да, [Тәүрат һәм Коръән кебек] Китапны хак белән иңдергәне [аларның исә шушы вәхиләрне кире кагулары] өчен. Әмма, шиксез, [«Кайберенә ышанабыз, кайберен инкяр итәбез!» – дип] бу китап турында ихтилаф кылучы кешеләр – [хакыйкатькә] зур бер капма-каршылыкта.

177. Игелек [тәкъвалык] – йөзләрегезне [гыйбадәт вакытында Кодсның] көнчыгыш яки көнбатыш тарафына юнәлдерүегез [генә] түгел[19]. Ләкин чын игелек – Аллаһка, Ахирәт көненә, фәрештәләргә, Китапка һәм пәйгамбәрләргә иман китергән; кадерле булганыннан [мал-мөлкәтне] туганнарына, ятимнәргә, мескеннәргә, юлда калганнарга, теләнчеләргә һәм коллар азат итүгә мал сарыф иткән; [фарыз] намазны укыган, зәкят биргән, вәгъдәләшкән чакта сүзләрендә торган, [фәкыйрьлек кебек] кыенлыкта, [хасталык кебек] авырлыкта һәм [сугышның иң кызган чагындагы кебек] афәтләр вакытында сабыр иткәннәр ул. Әнә шулар [иманнарына] тугрылыклы кешеләр һәм әнә шулар [яман эшләрдән һәм көферлектән үзләрен саклаган] тәкъвалык ияләре.

178. И, иман китерүчеләр! [Хак ияләре таләп иткән очракта] Үтерелгәннәр өчен [җавап буларак җәза итеп һәм гаделлек саклап] сезгә кыйсас [кылуыгыз фарыз буларак] язылды. Азат [кеше] өчен – азат, кол өчен – кол, хатын-кыз өчен – хатын-кыз [кыйсас ителергә тиеш]. Әгәр кемгәдер [зарар күргән кешенең] кардәше тарафыннан бернәрсә [кыйсас] гафу ителсә, [үтерелгән кешенең югары бәя сораган Яклаучысына дият түләү кебек] гадел булып [үтерүчегә түләргә тиешле бурычны] аңа яхшылык белән [кичектермичә] түләү [тиешле]. Бу – Раббыгыздан зур җиңеллек һәм рәхмәт. Моннан соң кем [үтерүчедән башка берәрсен үтереп яки дият алганнан соң кабат кыйсас сорап] чиктән ашса, аңа [дөньяда да, Ахирәттә дә] тилмерткеч бер газап булачак.

179. И, [нәфестән арынган] акыл ияләре! [Үтерүчене үтереп кылынган] Кыйсаста сезнең өчен яшәеш[20] бар. Бәлки, сез [кыйсастан куркып] тәкъвалык ияләреннән булырсыз.

180. Сезнең берегезгә үлем [галәмәтләре] якынайган чакта, мал-мөлкәт калдырылса, [аны] ата-анага һәм якыннарга гаделлек белән [өчтән береннән артмаган өлешен бүлгәләп] васыять итү сезгә [фарыз буларак] язылды. [Бу] Тәкъвалык ияләренә бурыч булып [билгеләнде][21].

181. Кем дә кем аны ишеткәннән соң үзгәртсә, аның гөнаһы [васыять итүчегә һәм варисларга кагылмыйча] аны үзгәртүчеләргә генә төшә. Һичшиксез, Аллаһ – [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Белүче.

182. Ләкин кем дә кем васыять итүченең [ялгышлык белән] бер [хатага] тайпылуыннан яки [максатчан рәвештә гаделсезлек белән] бер гөнаһыннан куркып, [мәсьәләләрне шәригать кушканча хәл итү нияте белән варисларның] араларын төзәтсә, аңа һич гөнаһ юк. Һичшиксез, Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.

183. И, иман китерүчеләр! Сездән алда килеп киткәннәргә [фарыз булып] язылган кебек, сезгә дә [Рамазан аендагы] ураза [фарыз буларак] язылды. Бәлки, [ачлык ярдәме белән гөнаһлардан сакланып] тәкъвалык ияләреннән булырсыз!

184. Санаулы көннәрдә [ураза сезгә фарыз кылынды]. Ләкин арагыздан кем дә кем [ураза аңа зарар китерерлек дәрәҗәдә] авыру яки сәфәрдә булса, [уразаны калдыра ала, ләкин тота алмаган көннәре урынына сәламәтләнгәч яки сәфәре тәмамлангач] башка санаулы көннәр [тотарга тиеш]. Аңа [фидиягә] көчләре җиткәннәргә исә бер фәкыйрьне [көненә ике мәртәбә ашатып] туендырырлык фидия [йөкләнә][22]. Кем үз иреге белән [фидиягә күбрәк сарыф итеп] бер игелек кылса, бу аның үзе өчен хәерлерәк. [Фидия түләвегезгә караганда] Ураза тотуыгыз сезнең өчен хәерлерәк. Әгәр сез [уразадагы фазыйләтне] белсәгез иде[23]!

185. Рамазан ае – аңарда кешеләр өчен һидаять, туры юлны күрсәткән ачык дәлилләр, хакны ялганнан аерган Коръән иңдерелгән [ай]. Сездән берәү Рамазан аена ирешсә, аны ураза тотып үткәрсен, ләкин кем [ураза тота алмаслык дәрәҗәдә] авыру яки сәфәрдә булса, башка санаулы көннәрне [тотарга тиеш]. Аллаһ сезгә җиңеллек тели, сезгә авырлык теләми, [ураза тотарга кирәкле көннәр] санын тутырырсыз, һәм, сезгә туры юлны күрсәткәне өчен, Аллаһны олыларсыз [дип]. Бәлки, [Аллаһның хисапсыз нигъмәтләренә, бигрәк тә шушы рөхсәтләренә] шөкер итүчеләрдән булырсыз!

186. [Расүлем!] Колларым синнән Минем турында сорасалар, һичшиксез, Мин [урынга карата якынлык һәм ераклыктан пакьмен, ләкин аларның бөтен хәлләрен белү һәм догаларын кабул итү ягыннан аларга] бик якын. Дога кылучының догасын Миңа ялварган чагында ук кабул итәм. Миннән кабул итүне сорасыннар һәм Миңа иман китерсеннәр. Бәлки, алар [дини һәм дөньяви мәнфәгатьләренә ирешеп] туры юлдан барырлар.

187. Уразаның төннәрендә хатыннарыгыз белән якынлык кылу сезгә хәләл ителде. [Чөнки] Алар – сезгә кием һәм сез – аларга кием. Аллаһ сезнең [алардан аерым тора алмаячагыгызны белгәне өчен] үз-үзегезгә хыянәт иткәнегезне белде һәм [гаебегездән тәүбә иткәч] тәүбәгезне кабул итте, сезне гафу итте. Инде хәзер [сезгә хәләл ителгәнлеге өчен] алар белән якынлык кылыгыз һәм [максатыгыз шәһвәтегезне канәгатьләндерү генә булмасын] Аллаһның сезгә тәкъдир иткәнен эзләгез. Таңның ак җебе [төннең] кара җебеннән аерылганчыга кадәр ашагыз, эчегез, моннан соң кичкә кадәр ураза тотыгыз. [Ләкин] Сез [ураза төннәрендә] мәчетләрдә игътикафта вакытта хатыннарыгызга якынлашмагыз. Бу [хөкемнәр] Аллаһ куйган чикләр. Аларга якын килә күрмәгез. Аллаһ менә шулай итеп аятьләрен кешеләргә ачыклап бирә. Бәлки, алар [әмер һәм тыюларына каршы төшүдән куркып] тәкъвалык ияләреннән булырлар[24].

188. Бер-берегезнең малларын [риба, талау кебек һәм, гомумән, Аллаһ кушмаган] нахак [юллар] белән ашамагыз. [Ялгышлыгын һәм гөнаһлылыгын] Үзегез белә торып, кешеләрнең бер өлеш малларын гөнаһ белән ашавыгыз өчен хакимнәргә бирмәгез.

189. Синнән яңа чыккан айлар турында сорыйлар. [Расүлем!] Әйт: «Алар – кешеләр [урып-җыю, бурыч түләү, ураза тоту кебек эшләрне] һәм [аеруча] хаҗ [гыйбадәте] өчен вакытны белдергән нәрсәләр. [Җаһилият дәверендә булган кебек] Өйләргә арткы яктан керүегез изгелек түгел, изгелек ул [бөтен харамнардан һәм кирәкле-кирәксез сораулардан] сакланган кеше. Өйләрнең ишекләреннән керегез. [Хөкемнәрен үзгәртү мәсьәләсендә] Аллаһтан куркыгыз, бәлки, уңышка ирешерсез»[25].

190. Сезгә каршы сугышкан кешеләр белән Аллаһ юлында сугышыгыз, әмма [сугыш башлап, зиммине – мөселманнар саклавы астында булган башка дин Яклаучыларын – үтереп, хатыннар, балалар һәм картлар кебек корал тотып сугыша алмаган һәм үтерелүләре тыелган төркемне үтереп, рөхсәт ителгән] чиктән ашмагыз, чөнки, һичшиксез, Аллаһ чиктән ашканнарны сөйми!

191. Аларны һәр очраткан җирдә үтерегез, аларның сезне [куып] чыгарган җирдән [Мәккәдән] сез дә аларны [куып] чыгарыгыз! Фетнә [сезнең аларны Харам мәчетендә һәм ихрамда чакта] – үтерүдән начаррак. Алар үзләре сезгә каршы сугыш ачмый торып, сез Харам мәчете янында сугышмагыз. Ләкин әгәр алар [анда] сугышсалар, сез дә алар белән сугышыгыз. Кяферләрнең җәзасы шундый.

192. Әмма әгәр алар ваз кичсәләр, шиксез, Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.

193. [Бу] Фетнә тәмам юк ителгәнче һәм дин Аллаһныкы гына булганчы, [һәм гыйбадәт Аңа гына кылынганчы] алар белән сугышыгыз. Әгәр алар ваз кичсәләр, [аларга һөҗүм итмәгез, чөнки] ул [сезне үтерүдән туктамаган] залимнәрдән кала башкаларга дошманлык юк.

194. [Гомрәне каза кылыр өчен, Хөдәйбия елында сез Мәккәгә кергән] Харам ай – [аларның сезне гомрә кылырга ирек бирмәгән шул ук] харам ай өчен. Тыюлар [өчен] исә – җавап буларак җәза. Әгәр сезгә кемдер һөҗүм итсә, сез дә ул һөҗүм иткән шикелле аңа һөҗүм итегез. [Үч алган чакта чиктән ашу мәсьәләсендә] Аллаһтан куркыгыз һәм белегез ки: һичшиксез, Аллаһ тәкъвалык ияләре белән бергә.

195. Аллаһ юлында [малларыгызны мул итеп] сарыф итегез, ләкин [чиктән тыш исрафка керү яки Аллаһ юлында җиһад һәм сарыф итүдән качуыгыз аша] үз кулларыгыз белән [үзегезне] һәлакәткә ташламагыз һәм [бөтен гамәлләрегезне, шул исәптән мохтаҗларны каравыгызны да] ихсан кылыгыз[26]! Һичшиксез, Аллаһ игелек кылучыларны сөя!

196. Хаҗны һәм гомрәне Аллаһ өчен [бөтен шартларын җиренә җиткереп] төгәлләгез. Әгәр [Бәйтуллаһка барып җитүгә] комачаулыкка очрасагыз [һәм ихрамнан чыгарга теләсәгез] – корбанлыктан булдыра алганы. Корбанлык урынына барып җиткәнче [ихрамнан чыгар өчен] башларыгызны кырмагыз. Сездән кем дә кем [башын кырдырырлык] авыру булса яки аның башында [хаста яки яра] булса – ураза, яки садака, яки [сарык] корбан белән фидия [кирәк була]. Имин вакытта исә кем дә кем хаҗга кадәр гомрә [савабы] белән файдаланса – корбанлыктан [үзенә] кулай булганы [тәмәттуг корбаны итеп чалынырга тиеш]. Кем исә [корбанлык] таба алмаса – хаҗда [ике ихрам арасында] өч көн ураза, кайтканнан соң – җиде. Һәммәсе – тулы ун [көн]. Бу – гаиләсе Харам мәчете даирәсендә яшәмәгән кешеләр өчен. Аллаһтан куркыгыз һәм белегез ки: һичшиксез, Аллаһның газабы бик каты!

197. Хаҗ – [шәүвәл һәм зөлкагъдә айлары белән зөлхиҗҗәнең тәүге ун көне буларак] билгеле айлар. Кем дә кем [ихрамга кереп] аларда хаҗны [үзенә] фарыз итсә, хаҗда [хатыннар белән җенси] якынлык кылырга, бозыклык эшләргә [талашу һәм сугышу кебек тыюларны бозып шәригать чикләреннән чыгарга] һәм [хезмәтчеләр яки сәфәрдәшләр белән] бәхәсләшергә тиеш түгел. [Бу гөнаһлардан ерак булып, алар урынына] Яхшы нәрсә эшләгәнегезне Аллаһ белеп тора. [Дөнья вә Ахирәт сәфәрләренә чыгар өчен] Азык та хәзерләгез! Иң яхшы азык исә – тәкъвалык. И, акыл ияләре, Миннән куркыгыз!

198. [Хаҗ вакытында сату-алу итеп табыш итүегез белән] Раббыгыздан фазыл [рәхмәт] эзләвегездә сезгә гөнаһ юк. Гарәфәттән кузгалган чагыгызда [Мөздәлифәдә булган] Мәшгаре Харамда Аллаһны зикер итегез. Сез Аны үзегезне [зикер белән бәйле белемнәргә] һидаять иткән кебек искә алыгыз. Элек бит сез [иманның нәрсә, гыйбадәтнең нәрсә икәнен белмәүче] адашкан бәндәләр идегез.

199. Шуннан соң [җаһилият дәверендәге кебек Мөздәлифәдән түгел] кешеләр [күпләп] агылган җирдән [Гарәфәттән] сез дә төшегез һәм [кылган хата-кимчелекләрегез өчен] Аллаһтан мәгъфирәт сорагыз. Һичшиксез, Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.

200. Хаҗ гыйбадәтләрегезне кылып бетергәннән соң, [җаһилият дәверендә хаҗ беткәч, Минада туктап] аталарыгызны искә алган кебек яки тагын да ныграк Аллаһны зикер кылыгыз. Ләкин кешеләрнең шундыйлары бар ки: «И, Раббыбыз! Безгә [байлык, урын һәм дәрәҗәдән бирәселәреңне] дөньяда бир!» – диләр. Хәлбуки, аларга [мондый ният белән кылган хаҗы һәм догасы өчен] Ахирәттә бернинди насыйп та юк.

201. Аларның кайберләре исә: «И, Раббыбыз! Безгә дөньяда да [нигъмәт, җитәрлек һәм хәләл ризык, изге тормыш иптәше, сәламәтлек, дошманнарны җиңү, Коръәнне аңлау, игелекле бәндәләр белән бергә булу, гыйлем һәм гыйбадәт кебек] яхшы нәрсәләр бир, Ахирәттә дә [кабердән сөенеч белән калку, начар хисаптан котылу, мәхшәрнең дәһшәтеннән иминлек, җәннәткә газапсыз керү һәм Аллаһы Тәгаләнең җәмалын күрү ләззәте кебек] яхшы нәрсәләр бир һәм безне [гафу итеп] Утның газабыннан [һәм ул газапка илтә торган гөнаһлардан] сакла!» – диләр.

202. Әнә шуларга кылганнарыннан [һәм догаларыннан] насыйп бар. Аллаһ исә хисапны бик тиз тота.

203. [«Тәшрик көннәре» дип беленгән] Санаулы көннәрдә [намазларыгыздан соң һәм шайтанга таш атканда, тавыш белән тәкбир әйтеп] Аллаһны зикер итегез! Кем дә кем ике көн эчендә [Минадан китәргә] ашыкса, [бу ашыгуы өчен] аңа бернинди гөнаһ юк. Кем дә кем калса, аңа да бернинди гөнаһ юк. Тәкъвалык иясе өчен [чөнки шундый кеше генә хаҗыннан файда күрәчәк]. Аллаһтан куркыгыз һәм белегез: һичшиксез, сез Аңа җыелачаксыз.

204. [Расүлем!] Кешеләр арасында шундые бар ки, аның дөнья тормышы хакындагы сүзе сине хәйран калдыра һәм ул [сине ышандырыр өчен, антлар әйтеп] күңелендә [иман] булганына Аллаһны шаһит итә. Хәлбуки, ул – [чынлыкта, сиңа һәм Исламга каршы] ызгышуда [дошманнарның] иң көчлесе[27].

205. Әйләнеп кайткан чагында исә җирдә бозыклык тарату, игеннәрне һәм нәселләрне һәлак итү өчен тырыша. Аллаһ бозыклыкны сөйми.

206. Аңа: «Аллаһтан курык [һәм бозык эшләреңне ташла]!» – дип әйтелсә, аны гөнаһлы горурлык биләп ала. [Җәза буларак] Аңа җәһәннәм җитә, ул – нинди яман түшәк!

207. Кешеләр арасында шундые бар ки: Аллаһның ризалыгын алыр өчен ул [җиһад юлында малын һәм] җанын сата. Аллаһ – колларга карата бик Мәрхәмәтле.

208. И, иман китерүчеләр! [Әмерләремә итагать итегез һәм] Тынычлыкка [Исламга] тулысынча керегез, [һәм дини хөкемнәр арасында аерма ясап] шайтан юлларына иярмәгез, чөнки, шиксез, ул – сезгә ап-ачык дошман.

209. Әгәр [дәгъват ителгән Ислам диненең хак булганына] сезгә ап-ачык дәлилләр килгәннән соң [Ислам юлыннан] тайпылсагыз, [шуны яхшы] белегез: һичшиксез, Аллаһ – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе.

210. Әллә алар [Кыямәт көнендә] күләгә ясаган болытлар эчендә Аллаһның әмере фәрештәләр белән аларга килгәнен һәм [һәлак ителүгә кагылышлы] эшнең башкарылганын көтәләрме? Бөтен эшләр дә Аллаһка кайтарылачак.

211. [И, Расүлем!] Исраил улларыннан сора: [хакыйкать турында китапларда] Без аларга никадәр ап-ачык аять биргән идек. Кем дә кем үзенә Аллаһның нигъмәте [булган аятьләре] килгәннән соң, аны [яшерсә һәм белә торып] үзгәртсә, һичшиксез, Аллаһның газабы бик каты!

212. Кяферләргә дөнья тормышы [Аллаһы Тәгалә тарафыннан бер сынау итеп] бизәкле ителде, [шуңа күрә] алар иман китергән [Билал, Сухәйб һәм Гаммар [радыйаллаһу ганһүм] кебек фәкыйрь] кешеләрне мыскыл итәләр. Хәлбуки, Кыямәт көнендә [ширек һәм гөнаһлардан] курыкканнар алардан өстен [булачак]. Аллаһ Үзе теләгәннәрне [ике җиһанда да] хисапсыз ризыкландыра.

213. Кешеләр [Адәм белән Идрис [галәйһимәссәлам] арасындагы чорда игелектә берләшкән] бер өммәт иде[28]. [Алар бүлгәләнгәч] Аллаһ [иман китергәннәрне] сөендерүчеләр һәм [кяферләрне газап белән] кисәтүчеләр итеп пәйгамбәрләр җибәрде һәм, кешеләр арасында чыккан [дини] каршылыкларны хөкем итәр өчен, аларга хак белән Китап иңдерде. Ләкин ул [Китап] бирелгәннәр, үзләренә ап-ачык дәлилләр килгәннән соң, араларында көнләшү аркасында, үзара ихтилаф иттеләр. Аллаһ Үзенең ирадәсе белән иман китерүчеләрне алар ихтилаф кылган хакыйкатькә һидаять итте. Аллаһ Үзе теләгән кешене туры юлга чыгара.

214. [И, Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Өхедта һәм Хәндакта кыенлык чиккән сәхабәләр!] Әллә сез үзегездән алда килеп киткәннәргә төшкәннәр [авырлыклар] сезгә дә килми торып, җәннәткә керербез дип уйлыйсызмы? Аларга [фәкыйрьлек, ярлылык кебек] мохтаҗлык һәм [авыру, курку кебек] кайгы-хәсрәтләр кагылды, алар [төрле бәлаләр аркасында] тирән тетрәнүләр кичерделәр ки, [ахыр чиктә ул заманның иң сабыр һәм чыдам кешесе булган] пәйгамбәр һәм аның белән иман китерүчеләр дә [Аллаһы Тәгаләнең ярдәме соңламасын дип]: «Аллаһның ярдәме кайчан [килер соң]?» – дияләр иде. [Менә шул вакыт, догаларны кабул итеп, Аллаһы Тәгалә тарафыннан аларга:] «Белегез: һич шик юк, Аллаһның ярдәме бик якын!» [дип әйтелде].

215. [Расүлем!] [Байлар] Синнән [малларын] ничек сарыф итәргә кирәклеген сорыйлар. Әйт: «[Аз яки күп] Мал-мөлкәттән сарыф иткән нәрсәгез – [иң элек] ата-анага, иң якыннарга, ятимнәргә, мескеннәргә һәм юлда калганнарга. [Бу саналган кешеләргә яки башкаларга] Яхшылыктан [азмы ул, күпме] нәрсә генә кылсагыз да, һичшиксез, Аллаһ аны белүче.

216. [И, мөэминнәр!] Сезгә [кяферләр белән] сугыш [фарыз буларак] язылды. Хәлбуки, ул – сезгә ошамаган бернәрсә. Сез нәрсәне дә булса сөймәскә мөмкин, әмма ул – сезнең өчен яхшылык. Сез нәрсәне дә булса сөяргә мөмкин, әмма ул – сезнең өчен начарлык! [Сезнең өчен нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы булганын] Аллаһ белә, сез исә белмисез!

217. [Расүлем!] Синнән харам ай – андагы сугыш [рөхсәт ителү-ителмәве] турында сорыйлар. Әйт: «Анда [ул айда] сугышу – зур [гөнаһ һәм гаеп эш]. Ләкин [кешеләрне] Аллаһның юлыннан яздыру, Аны һәм Харам мәчетен инкяр итү [һәм бу мөкатдәс гыйбадәтханәнең чын хуҗалары булган мөселманнарга керүне тыю], аның әһелен куып чыгару исә – Аллаһ хозурында тагын да зуррак [гөнаһ]. [Чөнки кяферләрнең мөселманнарны җәзалаулары, өйләреннән куып чыгарулары, Аллаһка ширек кылулары кебек] Фетнә [зарары] үтерүдән дә зуррак». Әгәр көчләре җитсә, алар [кяферләр], сезне динегездән яздырганчы, сезнең белән сугышудан туктамаячаклар. Сездән берегез, диненнән кайтып, кяфер булып үлсә, аның кылганнары дөньяда да, Ахирәттә дә бушка китәчәк. Алар – Ут әһелләре. Алар – анда мәңге калучылар.

218. Һичшиксез, иман китерүчеләр, [ватаннарыннан дин өчен] һиҗрәт итүчеләр һәм Аллаһ юлында [мөшрикләр белән] җиһад кылучылар Аллаһның рәхмәтен өмет итәрләр. [Чөнки] Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.

219. [Расүлем!] Синнән хәмер [һәм акылны томалый торган башка нәрсәләр] һәм отышлы уеннар [кебек малга зарар китерә торган нәрсәләр] турында [Аллаһы Тәгаләнең хөкемен] сорыйлар. Әйт: «Аларның икесендә дә [сүз көрәштерү, бозыклык һәм ялган кебек афәтләр, зиһенне чуалту кебек зарарлар булганлыктан, куллануда] зур гөнаһ, әмма [икесендә дә] кешеләр өчен [кәеф һәм рәхәтлек, кыюландыру һәм җиңел акча эшләү кебек аз гына] файда да бар[29]. Әмма һәр икесендә дә гөнаһ, файдаларына караганда, [бермә-бер] күбрәк». Янә [байлар] синнән [моңа кадәр малдан кемгә сарыф итәргә кирәклеген сораганнар иде, бу юлы] нәрсәне сарыф итәргә кирәклеген сорыйлар. Әйт: «[Ихтыяҗдан] Артыкны [бирегез һәм үзегезне мохтаҗ хәлгә төшермәгез]!» Аллаһ [сорауларыгызга җавап булган] аятьләрен сезгә шулай бәян итә, бәлки, сез [дәлилләрне һәм хөкемнәрне] фикерләп карарсыз.

220. Дөнья һәм Ахирәт турында! [Расүлем!] Синнән ятимнәр турында сорыйлар. Әйт: «Аларга [ярдәм итү нияте белән] игелек кылу яхшырак. Әгәр алар белән уртак тормыш итсәгез, алар – сезнең кардәшләрегез [шунлыктан, аларны аеру кирәк түгел]. Аллаһ [ятим белән табыш максатында мөнәсәбәтләр корып] бозыклык таратучыны [аларга ярдәм итәргә] тырышканнан аерачак. Аллаһ теләсә, сезне мәшәкатькә төшерер иде. Һичшиксез, Аллаһ – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе.

221. [И, иман китерүчеләр!] Мөшрик хатыннар иман китерми торып, алар белән никахланышмагыз: мөшрик хатын [чибәрлеге белән] сезне хәйран калдырса да, иманлы җария [сезнең өчен], әлбәттә, хәерлерәк. Мөшрик ирләр иман китерми торып, [мөселман хатын-кызларны] аларга кияүгә бирмәгез: мөшрик ир [күркәмлеге һәм байлыгы белән] сезне хәйран калдырса да, иманлы бер кол, әлбәттә, хәерлерәк. Алар [мөшрик ирләр һәм хатыннар] Утка чакыра. Аллаһ исә [мөэминнәр белән туганлашкан кешеләрне] Үз теләге белән җәннәткә һәм мәгъфирәткә чакыра һәм кешеләргә [әмер-тыюларын белдергән дәлил вә] аятьләрен бәян итә, бәлки, алар үгетләнерләр.

222. [И, Расүлем!] Синнән күрем [хәлендәге хатыннар белән ничек булырга кирәклеге] турында сорыйлар. Әйт: «Ул [хатын-кызга авырлык, уңайсызлык китерә торган] кыенлык. Күрем вакытында хатыннардан [җенси мәгънәдә] ерак торыгыз һәм алар пакьләнгәнче аларга якын килмәгез. Пакьләнгәннәреннән соң исә, Аллаһ [хәләл кылып] боерган яктан аларга килегез. Һичшиксез, Аллаһ тәүбә итүчеләрне һәм тәмам чистарынучыларны сөя.

223. Хатыннарыгыз сезнең [нәселне үрчетү] өчен – игүлек [җире]. Игүлеккә [арт яктан якын килмичә] теләгән рәвештә килегез һәм үзегез өчен [изге гамәлләр] хәзерләгез [һәм Аллаһтан изге нәсел сорагыз]. Аллаһтан куркыгыз һәм [шуны яхшы] белегез: сез Аның белән очрашачаксыз. [И, Расүлем! Ихлас инанган һәм инанганы кебек яшәгән] Мөэминнәрне [бетмәс-төкәнмәс нигъмәтләр белән] сөендер!

224. [«Валлаһи, шушы туганыбызга башка ярдәм итмибез!» дигән] Антыгыз сәбәпле, яхшылык эшләвегезгә, тәкъва булуыгызга һәм кешеләр арасын төзәтүегезгә Аллаһны киртә ясамагыз. [Болай иткән булсагыз, ант кәффарәтен биреп, ул антыгызны бозыгыз]. Аллаһ [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Белүче.

225. Антларыгыздагы буш сүз өчен Аллаһ сезне җәзаландырмый, ләкин күңелләрегезгә алган [гөнаһ эшләргә ният кебек начар] нәрсәләр өчен [белә торып ант иткән очракта] сезне [Ахирәттә] җавапка тартачак. Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, гөнаһларны Ярлыкаучы.

226. Хатыннары белән якынлык кылмаячакларына ант иткән кешеләр дүрт ай көтә[30]. Әгәр алар [бу дүрт ай эчендә антларын бозып, хатыннары белән якынлык кылуга] кайтсалар, һичшиксез, Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.

227. Әгәр алар талак кылу карарына килсәләр [һәм дүрт ай эчендә якынлык кылмыйча, көтсәләр], һичшиксез, Аллаһ – [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Белүче.

228. Талак кылынган хатыннар өч күрем [вакыты] көтеп торалар. Әгәр алар Аллаһка һәм Ахирәт көненә ышансалар, карыннарында Аллаһ яралткан [бала яки хәез кебек] нәрсәләрне яшерүләре аларга хәләл түгел. Әгәр [хатын киреләнсә] аларның ирләре [араларын] төзәтергә теләсәләр, аларның кайтарырга хаклары бар. Кабул ителгәнчә, аларның өстендә бурычлары булган кебек, шундый ук хаклары да бар. Ирләр алардан бер дәрәҗә өстен. Аллаһ – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе.

229. [Шәригатьтә кайта ала торган] Талак [җаһилият дәверендәге кебек йөз мәртәбә кабатланмыйча, фәкать] ике мәртәбә, аннан соң [ир кеше] я [хатынын кайтарып, аны никахында] яхшылык белән тоту, я [кайтармыйча яки өченче талак биреп] яхшылык белән җибәрү [тиешле]. Икесе дә Аллаһ чикләүләрен үти алмаудан курыккан очракта гына, аларга [мәһәр итеп] биргәннәрегездән бернәрсәне [кире] алуыгыз сезгә хәләл түгел. [И, хакимнәр!] Әгәр сез ул икәүнең [гаилә мәсьәләсендә] Аллаһ чикләүләрен үти алмавыннан курыксагыз, хатынның [ире аерсын өчен, милкеннән мәһәр күләме артмаслык дәрәҗәдә] фидия итеп биргән нәрсәсе өчен икесенә дә гөнаһ юк. Бу Аллаһның чикләре, алардан чыкмагыз. Кем дә кем Аллаһның чикләреннән чыкса, алар [үз-үзләренә] золым кылучылар.

230. [Аерым-аерым яки берьюлы ике мәртәбә талак кылган кеше] Әгәр [өченче мәртәбә дә] аны талак кылса, моннан соң, [хатын] аннан башка бер иргә чыкмый торып, аңа [элекке ире] хәләл түгел. Әгәр ул [икенче ире] аны аерса, һәм ул [хатын беренче ире белән] икесе дә Аллаһның чикләүләрен үти алачакларын уйлыйлар икән, [шул вакытта] ул икәүнең бер-берләренә кайтуында гөнаһ юк. Болар – Аллаһның чикләре, Ул аларны белгән [аңлаган] кешеләр өчен бәян итә.

231. Хатыннарыгызны аерган булсагыз, алар [гыйддәт көтү] вакытларының ахырына якынлашкан чакта, [хатыннарыгызны кайтарып] кабул ителгәнчә [матур итеп никахыгызда] тотыгыз яки [гыйддәтләре беткәнче, аларга кайтмыйча] аларны җибәрегез. Зарар бирү нияте белән чикләрдән чыгып, аларны тотмагыз. Кем дә кем болай итсә, шик юк, ул [җанын җәһәннәмгә тапшырып] үз-үзенә золым иткән булыр. Аллаһның аятьләрен көлкегә әйләндермәгез. Аллаһның сезгә биргән нигъмәтләрен [бигрәк тә Ислам диненә һидаять һәм Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бирелгән пәйгамбәрлек нигъмәтләрен] һәм сезгә вәгазь-нәсыйхәт өчен иңдергән Китап һәм Хикмәтне хәтерләгез [дә шөкер итегез]. Аллаһтан куркыгыз һәм белегез: һичшиксез, Аллаһ – [һәрнәрсәне] Белүче.

232. Хатыннарыгызны [бер яки ике талак белән кайтуы мөмкин булырлык итеп] аерган булсагыз, алар [гыйддәт көтү] чорларының ахырына якынлашкан чакта, [һәм дин ягыннан яхшы күрелгән, һәм шәригать кануннары буенча] кабул ителгәнчә, үзара килешеп ризалыкка килсәләр, аларны [элекке] ирләренә кияүгә чыгудан тыймагыз. Моның белән, арагыздан Аллаһка һәм Ахирәт көненә иман китергәннәр вәгазьләнә. Бу [хөкемнәр белән гамәл кылуыгыз] сезнең өчен файдалырак һәм пакьрәк. [Файда һәм зарарның кайда булганын] Аллаһ белә, сез исә белмисез!

233. [Бала] Тудырган хатыннар балаларын тулы ике ел имезергә тиеш, әгәр алар [аталар] имезүне [тулысынча] тәмамларга теләсәләр. Аларның ашау-эчү һәм кием-салымы [шәригать кануннары буенча] кабул ителгәнчә, туган [ата] өстенә [йөкләнә]. Беркемгә дә көченнән килмәстәй нәрсә йөкләнми. Ана – баласы сәбәпле [иренә], ата да баласы сәбәпле [хатынына] зарар китермәсен. [Баланың атасы үлеп киткән очракта] Варис булган кешегә [исән чагында атасы өстендә булган] шул ук [җаваплылык йөкләнә]. Әгәр [ата-ана] икесе дә үзара килешеп һәм [баланың хәле турында] киңәшеп, [баланы] имезүдән аерырга теләсәләр, [монда] аларның икесенә дә гөнаһ юк. [Ләкин имезүдән аеру ананың имезүдән туйганлыгы яки атаның вакчыллыгы сәбәпле булырга тиеш түгел]. Әгәр балаларыгызны [сөт аналарыннан] имездерергә теләсәгез, кабул ителгәнчә, аларның хакларын түләсәгез, сезгә гөнаһ юк. Аллаһтан куркыгыз һәм белегез ки: һичшиксез, Аллаһ – сез нәрсә кыласыз, шуны күрүче.

234. Арагыздан берегез үлеп, [үзеннән соң] хатыннар калдырса, ул [хатыннар, кияүгә чыкмыйча] дүрт ай да ун [көн] көтә. [И, вәлиләр һәм хакимнәр! Әгәр алар гыйддәт] Вакытларын тутырып, алар, [никахланырга теләүләрен сиздерү кебек шәригать кануннары буенча] кабул ителгәнчә, үзләрен үзләре кайгыртса, сезгә гөнаһ юк. Аллаһ сезнең ни кылганнарыгыздан хәбәрдар.

235. [И, өйләнү ниятендә булган ирләр! Вафат гыйддәте көтә торган] Хатыннарны сорарга теләп сиздерүегездә яки [ачыктан-ачык белдермичә, киная белән белдереп, теләгегезне] күңелегездә яшереп торуыгызда сезгә гөнаһ юк. Аллаһ сезнең аларны [онытмыйча, һәрвакыт] искә алачагыгызны белә. Ләкин алар белән [якынлык кылу турында] яшерен вәгъдәләшмәгез, мәгәр [шәригать кануннары буенча] кабул ителгән сүзләр генә сөйләгез. [Коръәндә] Мәҗбүри кылынган [гыйддәт вакыты] ахырына җитми торып, никах бәйләнешенә [керергә] карар бирмәгез. Аллаһка күңелләрегездәгенең [тыелган максатларыгыз һәм ниятләрегезнең] мәгълүм булганын [яхшы] белегез һәм Аңардан куркыгыз. Янә белегез ки: һичшиксез, Аллаһ [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, гөнаһларны Ярлыкаучы.

236. Әгәр сез хатыннарга [якынлык кылу белән] кагылганчы һәм мәһәр билгеләгәнче, аларны талак кылсагыз, сезгә [мәһәр мәсьәләсендә] гөнаһ юк. Аларны [мондый хәлдә шәригать кануннары буенча аерсагыз] кабул ителгәнчә тәэмин итегез: байлык иясе – үз хәленнән килгәнчә, ярлы исә үз хәленнән килгәнчә. [Мондый хатыннарга мәһәр бирү кирәкмәгәнлектән, матди мөмкинлегегезгә карап өске кием, эчке кием һәм баш яулыгы кебек әйберләр бүләк итүегез вәҗиб, бу гамәл, әмергә буйсынып] Игелек кылучылар өстенә бурыч буларак [йөкләнә].

237. Әгәр инде аларга кагылмыйча, ләкин мәһәр билгеләгәннән соң, аларны талак кылсагыз, [мондый хәлдә мәһәр буларак] билгеләнгән нәрсәнең яртысы [хатын-кызга бирелергә тиеш]. Алар [мәһәр түләнгәнче, аны үзләренә алмыйча] гафу иткән, яки никах килешүе кулында булучы [ир мәһәрне, биргәннән соң, кире алмыйча] гафу иткән очрактан тыш. [Мәһәрне гафу итү – ул аннан баш тарту дигән сүз]. Сезнең [үз хакыгызны үзегезгә тулысынча алмыйча] гафу итүегез тәкъвалыкка якынрак. Үзара [мәрхәмәтле булу һәм] игелекне онытмагыз. Һичшиксез, Аллаһ – сезнең ни кылганнарыгызны күрүче.

238. [Фарыз] Намазларны һәм [алар арасындагы] урта намазны[31] дәвам итегез. [Намазда] Аллаһ каршында [түбәнчелек белән] тыйнак хәлдә басып торыгыз.

239. Әгәр [афәтләрдән] курыксагыз [һәм басып намаз уку мөмкинлеге тапмасагыз], җәяү яки [нәрсәгә дә булса] атланган хәлдә [кыйблага юнәлү шартын үтәмичә генә укыгыз, намазны калдырмагыз]. Имин калгач исә, белмәгән нәрсәгезне сезгә өйрәткән рәвештә, Аллаһны [намаз укып] зикер итегез.

240. Арагыздан берегез үлеп, [үзеннән соң] хатыннарын калдырса, аларны бер елгача [өйләреннән] куып чыгарылмауларын, [калдырылган мал-мөлкәттән] файдалануларын васыять итү тиешле[32]. [И, мәрхүмнең вәлиләре һәм җитәкчеләр!] Әгәр алар [бу вакыт эчендә ирләренең өйләреннән үзләре] чыгып китсәләр, аларның [никахланырга теләүләрен сиздерү кебек шәригать кануннары буенча] кабул ителгәнчә, үзләрен үзләре кайгыртуда сезгә гөнаһ юк. Аллаһ – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе.

241. Талак кылынган хатыннарның [гыйддәт вакытлары үткәнче, шәригать кануннары буенча] кабул ителгәнчә, [яшәү өчен барлык кирәк-ярак белән] тәэмин ителү хакы бар. [Бу – ширек һәм гөнаһлардан сакланган] Тәкъвалык ияләре өстенә бурыч буларак [йөкләнә].

242. Аллаһ [ике җиһанда да кирәкле булган] аятьләрен сезгә шулай бәян итә – бәлки, сез [дин һәм дөньягызның төзелеше белән бәйле фарызларны һәм хөкемнәрне] аңларсыз.

243. Үзләре меңнәрчә [кеше] булсалар да, [йогышлы авыру йоктырудан куркып] үлемнән сакланыр өчен, йортларыннан чыгып китүчеләрне күрмәдеңмени? Аллаһ аларга: «Үлегез!» – дип әйткән иде [һәм алар, бер кеше үлгән кебек, барысы берьюлы үлгәннәр иде]. Шуннан [Аллаһның тәкъдиреннән качып булмаганлыгын төшенеп, гыйбрәт алсыннар өчен] Ул аларны терелткән иде. Һичшиксез, Аллаһ – [гыйбрәт алулары өчен, бу кыйссаны ишеткән бөтен] кешеләргә карата фазыл [-рәхмәт] иясе; [шулай булгач, һәркем Аңа шөкер итәргә тиеш] әмма кешеләрнең күпчелеге [тиешенчә Аңа] шөкер итми.

244. [Әй, мөселманнар!] Аллаһ юлында [Аның дошманнарына каршы] сугышыгыз һәм белегез: һичшиксез, Аллаһ – [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Белүче.

245. Кем дә кем Аллаһка [чын күңелдән дини хезмәтләргә сарыф итеп һәм сораучыга рибасыз акча биреп] бурычка яхшы нәрсә биреп торса, Ул аңа аны [бәрәкәтне һәм әҗерне] кат-кат арттыра. Аллаһ [ризыкны теләгәненә] тарайта һәм [теләгәненә] мул итеп бирә. Сез Аңа кайтарылачаксыз.

246. [И, борынгыларның тарихын белгән кеше!] Мусадан [галәйһиссәлам] соң Исраил улларыннан булган дәрәҗәле кешеләрне күрмәдеңме? Менә алар үз [Шәмгун исемле] пәйгамбәрләренә: «Безгә бер хөкемдар билгелә дә [аның белән берлектә] Аллаһ юлында сугышыйк!» – дигәннәр иде. Ул: «Әгәр сезгә сугыш [фарыз буларак] язылып, сез сугышка чыкмый калсагыз [ни булыр]?» – дигән иде. Алар: «Йортларыбыздан һәм улларыбыздан [аерылып] куылгач, нишләп безгә Аллаһ юлында сугышмаска?!» – дигәннәр иде. Сугыш [фарыз буларак] язылгач исә, араларыннан бик азларыннан тыш, алар [аннан] баш тарткан иде. Аллаһ – [сүзләрендә тормаган] залимнәрне [бик яхшы] Белүче.

247. Пәйгамбәрләре аларга: «Һичшиксез, Аллаһ [бу теләгегезгә җавап итеп] сезгә Талутны хөкемдар итеп җибәрде!» – дигән иде. Алар: «Хакимлек итәргә аңардан без лаеклырак була торып һәм аның мал-мөлкәте булмаган хәлдә, ничек инде ул безнең өстән патша була алсын?» – дигән иделәр. Ул [пәйгамбәрләре аларга]: «Һичшиксез, Аллаһ аны сезнең өчен [шактый гына өстенлекләре сәбәпле] сайлады, аңа гыйлемне һәм гәүдәне артыграк бирде. [Хакимлек һәм җитәкчелек бабадан атага мирас итеп күчә торган нәрсә түгел]. Аллаһ хакимлеген теләгәненә бирер. [Чөнки] Аллаһ – чиксез Мәрхәмәт [һәм Белемнәр] иясе, [һәрнәрсәне] Белүче», – дигән иде.

248. Пәйгамбәрләре аларга: «Аның хөкемдарлыгының билгесе шул булыр ки: ул [Талут] фәрештәләр күтәреп йөрткән табут алып килер; анда [сугышларда качып китмәвегез өчен] Раббыгыздан бер күңел тынычлыгы, һәм Муса гаиләсе белән Һарун гаиләсеннән калган нәрсәләр булыр[33]. Әгәр сез ышанган кешеләр булсагыз, һичшиксез, анда [табутның кайтуында] сезнең өчен [Талутның хөкемдарлыгына зур] билге бар!» – дигән иде.

249. Талут, гаскәрләр белән юлга чыккач: «Һичшиксез, Аллаһ сезне елга белән сынаячак. Кем дә кем аннан [туйганчы] эчә, ул миннән түгел. Кем дә кем аны [суны] татымый, [бары] кулы белән бер уч чумырып кына ала, һичшиксез, ул – миннән!» – дип әйткән иде. [Ул елганы күргәнче] Аларның күпчелеге, араларыннан бик азыннан тыш, аннан [туйганчы] эчкән иде. Ул [Талут] һәм аның янында булган иман китерүчеләр [бер уч су белән канәгатьләнеп, Аллаһы Тәгалә биргән көч белән] аны кичеп чыккач [әмирләренең карарына буйсынмыйча, туйганчы эчкәннәре өчен, илаһи бер җәза буларак сусаулары арта төшкән һәм шунлыктан дәрьяны кичә алмый калучылар, иман китерүчеләрдән гафу үтенгәндәй]: «Бүген безнең Җалут һәм аның гаскәрләренә каршы [торырлык] тәкать [вә көчебез] юк», – дип әйткәннәр иде. Үзләренең, чыннан да, Аллаһ белән күрешәчәкләрен шиксез белүчеләр исә [күп итеп эчеп, юлда калганнарга]: «Аллаһның насыйп итүе белән күпме аз санлы төркем бик күп зур төркемнәрне җиңде. Аллаһ сабыр итүчеләр белән», – дигән иде.

250. Алар [Талутка иярүчеләр] Җалут һәм гаскәрләре белән [сугышыр өчен] очрашкач [Аллаһы Тәгаләгә сыенып]: «И, Раббыбыз! [Җиһадның авырлыкларына бирешмәвебез өчен] өстебезгә чыдамлык яудыр, [дошманнарыбызның күңелләренә курку салып, безнең күңелләребезгә куәт биреп, сугыш кырында] аяк табаннарыбызны ныгыт һәм кяферләр кавеменә каршы безгә ярдәм ит!» – дигәннәр иде.

251. [Дошман белән очрашкач] Алар Аллаһның ихтыяры белән аларны тар-мар иттеләр. Давыд исә Җалутны үтерде[34]. Аллаһ аңа хакимлекне дә, хикмәтне [һәм пәйгамбәрлекне] дә бирде һәм аңа Үзе теләгән нәрсәләрне [шул исәптән көбә кием үрергә һәм хайваннар белән сөйләшеп аңлашырга] өйрәтте. Әгәр дә кешеләрнең берәүләрен икенчеләреннән Аллаһның яклавы булмаса, җир [тәртибе] бозылыр иде. Әмма Аллаһ – бөтен галәмнәргә карата фазыйләт [һәм игелек] иясе.

252. [Расүлем!] Бу – Аллаһның аятьләре ки, аларны Без сиңа [ни әһле китап, ни тарихчылар шикләнә алмаслык бер] хаклык белән [чынбарлыкка туры килгән итеп, бер-бер артлы] укыйбыз. [И, Расүлем!] Һичшиксез, син – [Аллаһ хозурыннан] җибәрелүчеләрдән [ки, бернинди китап укымыйча һәм беркемнән дә ишетми торып, бу кыйссаларны сөйләп бирә аласың].

253. Болар – расүлләр. Без аларның берләрен икенчеләреннән өстен кылдык. Аларның кайберләре белән Аллаһ [арадашчысыз] сөйләште [мәсәлән, Муса [галәйһиссәлам], кайберләрен исә өстен дәрәҗәләргә күтәрде [ул – Расүлем]. Мәрьям улы Гайсәгә [галәйһиссәлам] Без [үлеләрне терелтү, дөм сукыр һәм махау авырулы кешеләрне дәвалау кебек] ап-ачык дәлилләр бирдек һәм Изге рух [Җәбраил [галәйһиссәлам] белән куәтләдек. Әгәр Аллаһ [бөтен кешенең дә һидаятьтә берләшүен] теләгән булса, алардан [пәйгамбәрләрдән] соңгылар [кешеләр] үзләренә [таркаулык һәм адашудан саклаучы] ап-ачык дәлилләр килгәннән соң, бер-берләре белән сугышмаслар иде. Ләкин [Аллаһның ихтыяры белән] алар ихтилафка төштеләр. [Нәтиҗәдә] Аларның кайберләре иман китерде, кайберләре исә [имансызлыкны сайлап] кяфер булдылар. Әгәр Аллаһ теләгән булса, алар бер-берләре белән сугышмаслар иде. Ләкин Аллаһ теләгәнен эшли.

254. И, иман китерүчеләр! Ни сәүдә, ни шәфәгать[35] [һәм арадашчылык мөмкинлеге] булмаган Көн килмәс борын, Без сезне ризыкландырган нәрсәләрдән [кайберләрен зәкят итеп хәерле юлларда] сарыф итегез. [Зәкяткә ышанмыйча яки аңа җиңел карап, Аллаһы Тәгаләнең әмерен инкяр иткән] Кяферләр исә – [мохтаҗ калачак көннәре өчен, бернәрсә эшләмәгәнлекләре сәбәпле, үз-үзләренә зыян салган] залимнәр.

255. Аллаһ, Аннан башка илаһ юк, [ул башы һәм ахыры булмаган, затына муафыйк тормыш белән мәңге] Тере, [барлыкка китерелгән һәрнәрсәгә] Тереклек бирүче. Аны ою халәте дә, йокы да басмый. Күкләрдәге һәм җирдәге һәммә нәрсә – Аныкы гына. Кем Аның рөхсәтеннән башка Аның каршында шәфәгать кыла алсын? Ул [бар иткән мәхлукларыннан] элек ни булганны да, соңыннан ни булганын да [һәрнәрсәләрен] белә. Ул [өйрәтергә] теләгән нәрсәләрдән тыш, алар Аның гыйлеменнән берни дә төшенә алмый. [Гарешнең каршындагы тәхете булган] Көрсие [исә] күкләрне һәм җирне каплаган. Аларның икесен саклау Аңа бер дә авырлык китерми. Ул – Бөеклеккә ирештерүче һәм Бөекләрнең Бөеге.

256. Диндә көчләү юк[36]! [Моның кадәр дәлилләрдән соң] Туры юл адашудан бик ачык аерылды. Кем дә кем тагутларны [шайтанны һәм потларны] инкяр итеп, Аллаһка инанса, ул кубуы [сыну, ватылу ихтималы да] булмаган ышанычлы тоткага тотынган булыр. Аллаһ – [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Белүче.

257. Аллаһ – иман китерүчеләрнең вәлие [ярдәмчесе]. Ул [тәүфыйк һәм һидаяте белән] аларны [наданлык, нәфескә иярү, көферлеккә китергән вәсвәсә һәм шөбһәләргә төшү кебек бик күп] караңгылыклардан [коткарып] яктылыкка чыгара. Кяфер булучыларның [дуслары һәм] вәлиләре исә – аларны [Ислам булган] нурдан караңгылыкка чыгаручы тагутлар. Алар – Ут әһелләре. Алар – анда мәңге калучылар.

258. [И, Расүлем!] Аллаһ аңа падишаһлык бирде, дип [узынып] Раббысы [Аның берлеге] хакында Ибраһим [галәйһиссәлам] белән сүз көрәштергәнне [Нәмрудны] күрмәдеңме? Менә [Нәмрудка] Ибраһим [галәйһиссәлам]: «Минем Раббым – [үлеләрне] терелтүче дә, җаннарны алучы да!» – дигән иде. Ул исә: «Мин дә [үлем җәзасы бирелгән кешене гафу итеп, җанын саклап] терелтәм дә [теләгән кешемне үлем җәзасына тартып] җаннарын да алам!» – диде. [Аның бу сүзеннән никадәр ахмак булганын аңлаган] Ибраһим [галәйһиссәлам]: «Һичшиксез, Аллаһ [һәр иртә саен] кояшны көнчыгыштан чыгара, син [бер генә мәртәбә булса да] аны көнбатыштан чыгар!» – диде. [Шулвакыт] Кяфер аптырашта калган иде. Аллаһ [һидаятьне кабул итүдән качып, үз-үзләрен зарарга салган] залимнәр кавемен һидаять итми.

259. Яки нигезенә кадәр җимерелеп беткән авылдан үткән кеше турында [ишеттеңме?]. Ул: «Үлгәненнән соң Аллаһ моны ничек терелтер икән?» – дигән иде. Аллаһ [шул урында] йөз елга аның җанын алды, шуннан [йөз ел үткәч] терелткән иде. Ул [Аллаһы Тәгалә аңардан]: «[Син монда] Күпме [вакыт] тордың?» – дигәч, ул исә: «Бер көн яки көннең бер өлеше [кадәр аз бер вакыт] тордым», – дигән иде. Ул [Аллаһы Тәгалә]: «Түгел, син [биредә] йөз ел [үле килеш] тордың. Ашамлык һәм эчемлекләреңә кара, [күп вакыт үтүгә карамастан, алар бозылып] үзгәрмәгәннәр. Инде [сөякләре череп һәм таралып яткан] ишәгеңә кара. [Безнең өстен көчебезне аңласыннар һәм] Сине кешеләр өчен бер билге [һәм гыйбрәт] итәргә дип [кире терелттек үзеңне]. [Хәзер] Сөякләрне ничек җыйганыбызны, шуннан соң аларга ит кундырганыбызны кара», – дигән иде. [Ишәге күз алдында терелгәнне күргәннән соң, Аллаһның кодрәте] Аңа күрсәтелгәч, ул: «Һичшиксез, Аллаһның [җанны алу белән терелтүне дә исәпкә алып] һәрнәрсәгә кодрәтле булганын [хәзер инде күреп тә] беләм», – диде[37].

260. Заманында Ибраһим [галәйһиссәлам]: «И, Раббым! Миңа үлеләрне ничек терелткәнеңне күрсәтче», – дигән иде. Ул [Аллаһы Тәгалә аңа]: «Әллә син [Минем яңадан терелтә алырга кодрәтле булганыма] ышанмадыңмы?» – диде. Ул исә: «Әйе! [Ышандым] Вә ләкин [үз күзләрем белән күреп] күңелем тынычлансын», – дигән иде. Ул [Аллаһы Тәгалә терелтү могҗизасын күрсәтер өчен аңа]: «[Алайса, тавис, әтәч, карга һәм күгәрчен кавеменнән кулыңа] Дүрт кош ал һәм [кыяфәтләрен яхшы итеп зиһенеңдә калдырыр өчен] аларны үзеңә [таба] әйләндер [терелткәннән соң саташып, күңелеңә шик керерлек булмасын]. Шуннан [аларны кискәләп] һәрбер тау башына алардан берәр кисәк куй. Шуннан аларны үзеңә чакыр, алар сиңа ашыгып киләчәкләр. Бел, һичшиксез, Аллаһ – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе», – диде.

261. Малларын Аллаһ юлында сарыф итүчеләрнең мисалы – җиде башак үстергән, җиде башакта да йөзәр бөртек булган орлык мисалы. Аллаһ [ихласлыгына карап] Үзе теләгән кешеләргә [әҗер-савапларны] арттыра. Аллаһ – чиксез Мәрхәмәт [һәм гыйлемнәр] иясе, [һәрнәрсәне] Белүче.

262. Малларын Аллаһ юлында сарыф иткән, биргәннән соң [мохтаҗны] битәрләү һәм [залимнәрчә тупас кыланып] рәнҗетү катыштырмаган кешеләргә Раббылары хозурында саваплар бар. [Кыямәт көнендә] Аларга бернинди дә курку булмас, [дөньяда калдырган нәрсәләре өчен] алар хәсрәт тә чикмәс[38].

263. Күркәм бер сүз һәм [теләнченең бертуктаусыз ялваруын] кичерү [нинди дә булса] кимсетү белән бирелгән садакадан яхшырак. Аллаһ – [беркемгә дә Мохтаҗ булмаучы] Бай, Мәрхәмәтле.

264. И, иман китерүчеләр! Аллаһка һәм Соңгы көнгә ышанмаган, кешегә күрсәтер өчен генә малын сарыф иткәннәр кебек, битәрләү һәм кимсетүләрегез белән садакаларыгызны юкка чыгармагыз. [Рия өчен икейөзлеләнгән кеше] Аның өстендә бераз туфрак булган, коеп яңгыр яугач, [аны туфрактан арындырып] ялан хәлдә калдырган кыя ташы кебек. [Мондый кыя өстендәге туфрактан беркем дә файдалана алмаган кебек] Алар казанган нәрсәләренә ирешә алмаслар. Аллаһ кяферләр кавемен [игелеккә һәм дөреслеккә] һидаять итми.

265. Аллаһның ризалыгын өмет итеп һәм [чын күңелләре белән җиһадка чыгып, рухларын Ислам юлында ныгыткан кебек] үзләренең күңелләрен ныгытыр өчен, малларын сарыф итүчеләрнең мисалы – биек [һәм тигез] җирдәге [матур] бер бакча кебек; аны эре тамчылы [коеп яуган] яңгыр сугарса, җимешен ике кат бирер. Ләкин аны эре тамчылы [коеп яуган] яңгыр сугармаса да, сибәләп үткән яңгыр [аңа җитә]! Аллаһ – сезнең ни кылганнарыгызны Күрүче.

266. Арагыздан берәрегез хөрмә агачлары һәм йөзем куаклары үскән, астыннан елгалар агып торган һәм аның өчен анда җимешләрнең төрлесеннән [мул уңыш биргән] бакчасы булып, шулчак ялкынлы өермә килүен һәм [шушы бакчаның] янып бетүен теләр идеме, үзенә картлык ирешеп, бәләкәй балалары калганда?[39] Аллаһ [садакаларның мисалларын ачыклаган] билгеләрне сезгә менә шулай итеп бәян итә. Бәлки, сез фикерләп карарсыз.

267. И, иман китерүчеләр! [Кәсеп итеп] Тапканнарыгызның иң яхшыларын [хәләлләрен] һәм Безнең сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән [садака итеп] сарыф итегез. Үзегезгә биргән чакта күзегезне йомып кына алырдай яраксыз нәрсәне [хәер итеп] бирергә тырышмагыз. Белегез, һичшиксез, Аллаһ – [беркемгә дә Мохтаҗ булмаучы] Бай, Мактауга лаеклы.

268. Шайтан [күңелегезгә вәсвәсә салып] сезгә фәкыйрьлек вәгъдә итә һәм [котыртып] яманлыкны [саранлыкны] боера. Аллаһ исә [иң яраткан нәрсәләрегезне Аның юлында биргән очракта] сезгә Үз катыннан мәгъфирәт һәм фазыл вәгъдә итә. Аллаһ – чиксез Мәрхәмәт [һәм Белемнәр иясе], [һәрнәрсәне] Белүче.

269. Ул [Аллаһы Тәгалә] хикмәтне теләгәненә бирә. Кемгәдер хикмәт бирелгән икән, [димәк] аңа бик зур игелек бирелгән. Әмма [гыйлем белән гамәл кылган һәм шик вә бозык уйлардан котылган чын] акыл ияләре генә [Аллаһның билгеләре һәм кисәтүләре хакында] фикер йөртә.

270. Хәер-садака итеп нәрсә сарыф итсәгез яки нәзер итеп өстегезгә нәрсә йөкләсәгез дә, һичшиксез, Аллаһ моны белә [һәм шуңа карата әҗерен дә бирә]. Залимнәргә [Аллаһы Тәгаләнең газабыннан коткара алырлык] ярдәмчеләр юк.

271. Әгәр садакаларыгызны ачыктан-ачык бирәсез икән, бу бик яхшы. Әмма әгәр моны яшерсәгез һәм аларны [очраган бер сораучыга түгел, чыннан да, ихтыяҗы булган] фәкыйрьләргә [беркемгә дә күрсәтмичә һәм ишеттермичә] бирсәгез, бу сезнең өчен тагы да яхшырак. Ул [Аллаһы Тәгалә биргән садакаларыгыз сәбәпле, бөтен гөнаһларыгызны булмаса да] начар эшләрегездән кайберләрен гафу итәр. Аллаһ сезнең [ачык-яшерен, күренгән-күренмәгән бөтен нәрсәгезне Белүче һәм] ни кылганнарыгыздан хәбәрдар.

272. [И, Расүлем!] Аларны [туры юлга күндерү мәгънәсендә] һидаять итү сиңа йөкләнмәгән. [Син – кешеләргә туры юлны күрсәтә алган бер кисәтүче һәм сөендерүче генә. Шуңа күрә, синең вазифаң – аларга ишеттерү]. Әмма Аллаһ [туры юлга ирештерәчәк һидаятьне бар итеп] Үзе теләгәнне һидаять итә. Хәердән нәрсә бирсәгез, [моның әҗере] үзегез өчен. Сез Аллаһның ризалыгын өмет итүдән тыш, башка бернәрсә өчен сарыф итмисез. Хәердән нәрсә сарыф итсәгез, [савабы] сезгә тулысынча кайтарылачак, һәм сезгә [әҗер-савапларыгыз киметелеп] золым ителмәячәк.

273. [Хәерләрегез, садакаларыгыз, зәкятләрегез] Аллаһ юлында [үзләрен җиһадка һәм гыйлемгә багышлап] тоткарланган, [шуңа күрә] җирдә [яшәү чыганагы булган эш белән] йөри алмаган фәкыйрьләргә [тиешле]. Тыйнаклыклары аркасында [теләнеп йөрмәгәннәре өчен], белмәгән кеше аларны бай дип санар. [Расүлем!] Син аларны йөз-кыяфәтләреннән танырсың. Алар [йөзләрен ертып] йөдәтә-йөдәтә кешеләрдән соранмыйлар. Хәердән нәрсә сарыф итсәгез дә, һичшиксез, Аллаһ – аны Белүче.

274. Төнлә һәм көндез, яшерен һәм ачыктан-ачык малларын сарыф иткән кешеләргә – Раббылары катында әҗерләре [әзерләп куелган]. Аларга бернинди дә курку булмас, [дөньяда калдырган нәрсәләре өчен] алар хәсрәт тә чикмәс[40].

275. Риба ашаучылар [каберләреннән] шайтан сугып еккан тиле кеше газапланган кебек кубарылырлар[41]. Бу [җәза] аларга: «Сату-алу да риба кебек бит», – дигәннәре өчен. Хәлбуки, Аллаһ сату-алуны хәләл итте, [акчаны акчага алыштырганда яки бер үк төрле малларны алмашканда] рибаны исә харам кылды. Кем дә кем Раббысыннан аңа [рибаны тыйган] үгет-нәсыйхәт килгәннән соң, [аңа ияреп, ялгышыннан] ваз кичә, үткән нәрсә – аның үзе өчен [рибадан алганнары соралмый]. Аның эше – Аллаһка [калдырыла]. Кем дә кем [рибаны хәләл дип кабул итү фикеренә] кайта, алар – Ут әһелләре. Алар – анда мәңге калучылар.

276. Аллаһ рибаны юк итә, садакаларны исә [бәрәкәтләндереп] арттыра. Аллаһ [рибаны хәләл санап инкярга төшкән] кяфер һәм [өзлексез харам ашап гөнаһ кылуын туктатмаган] гөнаһлы беркемне дә сөйми.

277. Иман китергән, [ураза һәм хаҗ кебек] изге гамәлләр кылган, [фарыз] намаз укыган, зәкят биргән кешеләр өчен әҗерләре – Раббылары хозурында [әзерләнгән]. Аларга [Ахирәттә] бернинди курку да булмас, [дөньяда калдырган нәрсәләре өчен] алар хәсрәт тә чикмәс.

278. И, иман китерүчеләр! Әгәр [чыннан да] мөэминнәр икәнсез, Аллаһтан куркыгыз һәм риба өлешен калдырыгыз.

279. Әгәр алай итмәсәгез [рибаны тыйган әмерне үтәмәсәгез], Аллаһ һәм расүленнән булачак сугышны белегез. Әгәр [рибачылыктан] тәүбә итсәгез, малларыгызның нигезе [булган төп өлеше] – сезнеке. [Бурычлылардан артык сорап] Золым иткән һәм [төп өлешегез киметелмичә] золым күргән булмассыз.

280. Әгәр [бурычлы] авыр хәлдә булса, аның хәле җиңеләйгәнче көтү [кирәк]. [Тарлыкта яшәгән кешеләрдән алачагыгызның бөтенен яки бер өлешен] Гафу итсәгез, сезнең өчен яхшырак. Әгәр сез [бурычны кичерүнең сезгә нинди зур савап китерәчәген] белсәгез иде!

281. Аллаһка кайтарылачак, шуннан һәркемгә ирешкәннәре тулысынча биреләчәк һәм беркемгә дә [саваплары киметелеп яки гөнаһлары арттырылып] золым ителмәячәк көннән куркыгыз.

282. И, иман китерүчеләр! Билгеләнгән бервакытка кадәр бер-берегезгә бурыч бирсәгез, [бәхәс-тартышуларга юл ачмас өчен] аны [теркәп] языгыз. [Ышанычлы] Язучы арагызда [аерма ясамыйча] гаделлек белән язсын. Яза белгән беркем дә Аллаһ [язу сәнгатенә] өйрәткәнчә [дөрес итеп] язудан баш тартмасын, язсын. Өстендә [үтәләсе] хак булган [бурычлы] кеше исә [бурычын дөрес итеп] яздырсын, [кайтарырга тиешле хакны яшерүдән] Раббысы Аллаһтан курыксын һәм аннан [бурычтан] бернәрсәне дә киметмәсен. Әгәр өстендә хак булган [бурычлы] кеше акылсыз яки [балигъ булмаган бала һәм балага әйләнгән карт кебек] зәгыйфь булса, яисә [телсезлек һәм телне белмәү сәбәпле] үзе әйтеп яздыра алмаса, [Яклаучы, тәрҗемәче кебек аның эшләрен башкаручы] вәлие гаделлек белән яздырсын. [Арагыздагы мөселман, ирекле һәм балигъ яшькә җиткән] ирләрегездән ике шаһит итегез. Ике ир кеше булмаса, үзегез [шаһитлыкларына] риза булган бер ир һәм ике хатын кеше [булсын], әгәр аларның берсе [онытып яки башка сәбәп белән] ялгышса, икенчесе аның исенә төшерер[42]. Шаһитлык кылучылар, чакырылган вакытта, [бу эштән] баш тартмасын. Зурмы яки кечкенәме, аның [бурычның бирелү] вакытына кадәр язарга иренмәгез. Бу [язышуыгыз] Аллаһ катында гаделрәк, шаһитлык [үтәлү] өчен ышанычлырак һәм шикләнмәвегезгә якынрак. Мәгәр үзара башкарган сату-алуыгыз кичектерелми [һәм кулдагы акча белән түләнеп исәп-хисапны өзә] торган булса, аны язмавыгызда сезгә бер гөнаһ та юк. Сату-алу иткән вакытта шаһит тотыгыз. Язучыга да, шаһитка да зарар китерелмәсен. Әгәр [болай] ителсә, һичшиксез, бу – сездәге бозыклык. Аллаһтан куркыгыз. Аллаһ сезгә [дөнья вә Ахирәт өчен кирәкле һәрнәрсәне] өйрәтә. Аллаһ – һәрнәрсәне белүче.

283. Әгәр сез сәфәрдә булып, язучы таба алмасагыз, [мондый хәлдә] рәһен алынсын [бурычны кайтаруга бер дәлил, ышаныч булсын]. Әгәр арагыздан берегез икенчегезгә ышана [һәм рәһен алуны кирәксенми] икән, ышаныч белдерелгән [бурычлы] кеше Раббысы Аллаһтан курыксын һәм әманәтен кайтарсын. [И, бурычлылар һәм шаһитлар! Үзегезгә кагылсынмы, башкаларга кагылсынмы, берничек тә] Шаһитлыкны яшермәгез. Кем дә кем аны яшерә, һичшиксез, ул – калебе гөнаһлы кеше. Аллаһ – сезнең [шаһитлыкны яшерү-яшермәү мәсьәләсендә] ни кылганнарыгызны белүче.

284. Күкләрдә һәм җирдә булган һәммә нәрсә – [хакимлек һәм ия булу җәһәтеннән] Аллаһныкы гына. Күңелләрегездә булганны ачык белдерсәгез дә, аны яшерсәгез дә, Аллаһ моның өчен сезне хисапка тартачак. Ул теләгән кешене ярлыкар, теләгән кешегә газап бирер. Аллаһ – һәрнәрсәгә Кодрәтле.

285. Расүл (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Раббысыннан үзенә иңдерелгәнгә иман китерде, мөэминнәр дә [иңдерелгән бөтен нәрсәгә иман китерделәр]. Барысы да Аллаһка, фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә иман китерделәр. «Аның пәйгамбәрләреннән берсен дә башкаларыннан аермыйбыз» [диделәр]. Алар: «[Боерыгыңны] Ишеттек, [әмереңә] итагать иттек. И, Раббыбыз, мәгъфирәтеңә сыенабыз! [Үлгәннән соң] Кайтуыбыз – тик Сиңа!» – диделәр.

286. Аллаһ беркемгә дә көченнән килмәслек нәрсә йөкләми. Һәркемнең [изге гамәлләр эшләп] казанганы үз файдасына, [начарлык] кылганы да үз зарарына. «И, Раббыбыз, әгәр без онытсак яки ялгышсак, син безне җавапка тартма! И, Раббыбыз, бездән алда килгәннәргә йөкләгән шикелле безгә дә авыр йөк йөкләмә! И, Раббыбыз, безгә көчебез җитмәгән нәрсәләрне дә йөкләмә! Безне гафу ит! Безне ярлыка! Безне кызган! Син – безнең Яклаучыбыз. Кяферләр кавеменә каршы [да] Син безгә ярдәм ит!»

[1] Ул һәркемгә туры юлны күрсәтсә дә, тәкъвалык ияләрен генә шул юлга чынлап ирештерә.

[2] Чөнки сәүдәнең максаты сәрмаяне саклап калып, аның өстенә файда, табыш казану. Болар исә ялгыш ышануларга тайпылып, омтылышларын бозганнары өчен ия булган камил акыл һәм саф фитрәт сәрмаяләрен әрәм иткәннәре өчен, иман кебек бер табышны казанудан тәмам өметсез калганнар (Бәйдави).

[3] Менә монафикълар да кабызган учактан кыска гына вакыт файдаланып алган кешенең мисалы кебек. Телләре белән иман кәлимәсен әйтеп, алар кыска гына вакытлы дөнья тормышында үзләренең җаннарын һәм малларын саклап калу, мөселманнар белән өйләнешү һәм ганимәтләрдән өлеш алу кебек берникадәр файдалар алганнар. Ләкин Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аларның чын йөзен үзе фаш иткән, мөселманнар да ниндидер башка юл белән аларның иманнары бозык икәнен аңлаганнар. Шул сәбәпле, алар элек башларыннан кичкән курку караңгылыкларына чигенәчәкләр яки көтмәгәндә килгән үлем нәтиҗәсендә, Аллаһы Тәгаләнең ачуы һәм газабыннан гыйбарәт караңгылыкларга кабат кайтачаклар (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин).

[4] Менә бу монафикълар да, туфракка тормыш биргән яңгыр кебек, күктән иңеп күңелләрне терелтә торган Коръәни Кәримдәге мөхкәм (ап-ачык) аятьләр каршында каушап-аптырап калалар, чөнки ул аятьләр көфер, ширек һәм нифактан гыйбарәт караңгылыкларны тараталар, аларда күк күкрәве кебек куркыныч янаулар бар, алар яшен кебек яшьнәп җәннәткә илтә торган юлны яктырталар. Ислам динен кабул итүдән, үлемнән битәр курыкканнары сәбәпле, Коръәни Кәрим укыла башласа, яшен кебек көчле аятьләрне ишетеп, иманга күңелләре төшмәсен өчен, бармакларын колакларына тыгып бетерергә әзер булалар. Әмма Аллаһы Тәгалә мәңгелек гыйлеме һәм ахыры-соңы булмаган Кодрәте белән ул кяферләрне һәрьяктан уратып алганлыктан, качулары аларга файда бирмәячәк. Нәтиҗәдә, Аллаһы Тәгалә аларны үтереп терелтәчәк һәм аятьләрендәге янауларына дучар итәчәк. Ялгыш юл сайлаулары аркасында алар хакында мәңгелек бәдбәхетлек карары бирелмәгән булса, Ислам диненең яшендәй якты дәлилләре аларны уйлап-төшенеп иман китерергә мәҗбүр итәр иде. Бу монафикълар бәла һәм сынаусыз калдырылса, ганимәт бүлгәндә аларга да өлеш бирелсә, алар, мөселман булуларын белдереп, тынычлык юлын тоткан булалар. Ләкин куркыныч һәм бәлаләргә тарысалар һәм дә Исламның җиһадка чыгу кебек авыр тәкъдимнәре белән болытлар куера башласа, нишләргә дә белмичә каушап калалар һәм качып киткән булалар. Һидаять юлын тапсыннар өчен, Аллаһы Тәгалә аларга колак һәм күз кебек нигъмәтне бүләк иткән булса да, алар бу нигъмәтләрне мәңгелек файда өчен түгел, уен-көлке, кәеф-сафа корып сарыф итәләр. Аллаһы Тәгалә теләсә, рухи дөньяларын сукыр иткән кебек, аларның (күрү, ишетү кебек) тышкы тойгыларын да тулысынча юк итә алыр иде, чөнки Ул һәр теләгәнен тормышка ашырырлык кодрәткә ия. Ләкин сынау хикмәтенә нигезләнеп, Ул моны башкармаган (Хазин, Бәйдави).

[5] Тәфсирләрдә бәян ителгәнчә, «нәфесләрен үтерүләре» әмерен я бер-берләрен үтереп, я гөнаһсызлар мөртәтләрне үтереп, я үз-үзләрен үтереп үтәгәннәр. Риваятьләргә караганда, аларга: «Үтерүчесенә караган яки кулы белән сакланырга тырышкан кеше мәлгунь булыр!» – дип әйтелгән. Шуннан улының, атасының яки кардәшенең бу гөнаһны кылганын күргән кеше мәрхәмәткә килеп, әмерне үти алмас хәлгә килгәч, Аллаһы Тәгалә аларга кап-кара бер болыт җибәргән. Караңгылыкта беркем беркемне таный алмас булган. Үтерелгәннәрнең саны җитмеш меңгә җиткәч, Муса һәм Һарунның (галәйһимәссәлам) догалары белән Аллаһы Тәгалә ул болытны таратып, үлгәннәрнең дә, исән калганнарның да тәүбәсен кабул иткән (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин).

[6] Бу һәм «Маидә» сүрәсенең 69 нчы аяте кәримәсенә кагылышлы буларак, бозык фикерле ялган теологлар, ахырзаман пәйгамбәренә ышану һәм үз диннәрендә калып Исламга керү шартларын җиренә җиткермичә генә, бу аятьләрдә телгә алынган «Аллаһка һәм Ахирәткә иман», «изге гамәл» шартларын үтәгән яһүдиләр белән насараларның да оҗмахка керә алуларын әйтеп, үзләрен диннән чыгарганнар; һәм «Җәннәткә керүнең котылгысыз шарты булган Ислам динен кабул итү мәҗбүрилеге»н җәмәгатьне зәгыйфьләндерүгә юнәлдерелгән бер хыянәт юлына басканнар. Чөнки Коръән аятьләре арасында бернинди капма-каршылык юк, алар һәммәсе дә бер-берсен раслый һәм тәфсир итә ала. Мәсәлән, «Бәкара» сүрәсенең 285 нче һәм «Ниса» сүрәсенең 136 нчы һәм башка кайбер аяте кәримәләрендә әйтелгәнчә, котылуга ирешер өчен, «фәрештәләргә, китапларга һәм пәйгамбәрләргә иман»нан гыйбарәт тагы өч шарт өстәлә. «Бәййинә» сүрәсенең 6 нчы аяте кәримәсе исә, әһле китап булсалар да, Ислам диненә кермәгән кешеләрнең китапсыз мөшрикләр кебек мәңге җәһәннәмдә калачакларын бәян итә.«Мөхәммәднең җаны кулында булган Зат белән ант итәмен ки, теләсә нинди яһүди яки насара, минем турыда ишетеп, минем аша җибәрелгән дингә иман китермичә үлсә, һичшиксез, җәһәннәм әһеленнән булачак!» (Мөслим, Иман, 70, № 153, 1/134) дигән хәдис-шәриф тә бу кяферлектән бары тик «Аллаһны һәм Ахирәтне инкяр итү» генә күз уңында тотылмыйча, моның белән бергә «Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) диненә иярмәү»нең дә имансызлык саналганын ачыклый. Шул сәбәпле, бу аяте кәримәдә җәннәткә керәчәкләре белдерелгән яһүди, насара һәм сабии кавемнәре – Муса, Гайсә, Нух һәм Ибраһимның (галәйһимүссәлам) бозылмаган, үзгәртелмәгән чордагы шәригатенә иярүче кавемнәр ул. Югыйсә, Расүлуллаһны (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм Коръәни Кәримне инкяр итүчеләр яки Расүлуллаһны (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм Исламны мактап, үз диннәреннән ераклашкан, ләкин Исламга да кермәгән безгә чордаш кяферләрнең монда бернинди катнашы юк.

[7] Биредә сүз кардәшенең ике улы тарафыннан үтерелгән кеше мәете турында бара. «Кардәшенең уллары аны, малыннан мирас алу өчен, үтергән икән. Муса (галәйһиссәләм) аларны мирастан мәхрүм итеп, сахрага алып барып, башларын кисәргә хөкем кылды. Бу – искә алынган үлек терелгән урында булучыларга мөрәҗәгать» (Тәсһилүл Бәйән, 35) .

[8] Могътәзилә һәм хариҗиләр кебек адашкан фиркаларның бу аятькә ябышып, «зур гөнаһ кылган кешенең кяфер булачагы һәм җәһәннәмдә мәңге калачагы» хакында хөкем чыгарулары бер дә урынлы түгел, чөнки әһле Сөннәт фикеренчә, биредәге «сәййиә» сүзеннән максат – теләсә нинди гөнаһ түгел, ә кешене диннән чыгара торган бозыклык. «Гөнаһның аны чолгап алуы» исә кяфер буларак үлүне генә аңлата ала. Кеше иманлы булып үлсә, нинди генә гөнаһлар кылмасын, иманга ия булганы өчен, яман-начар нәрсәләр белән чолгану аңа карата берничек тә туры килми. Әйе, гөнаһлы мөселманнар да җәһәннәмгә керә ала, әмма анда кяферләр генә мәңге калачак (Нәсәфи, Бәйдави, Алуси).

[9] Яһүдиләрдән Курайза кабиләсе гарәпләрдән әүс белән, Надыйр кабиләсе исә хәзрәҗ белән килешү төзегән булалар. Әүс һәм хәзрәҗ арасында еллар буе дәвам итеп килгән сугышларда әлеге килешү нигезендә курайзалы һәм Надыйрлы яһүдиләр дә мәҗбүри каршы якта булган кардәшләре белән сугышка керә, кирәк булса, үтерә яки сөреп җибәрә торган була. Әгәр яһүдиләрнең берәрсе гарәпләр кулына әсир төшсә, үзара акча җыеп, аны фидия-йолым бәрабәренә коткаралар. Бу капма-каршылыкны күргән гарәпләр аларны гаепләп: «Барыбер үз кешеләрегезне коткаргач, нишләп соң бер-берегез белән сугышасыз?» – дип сорагач, алар: «Безнең белән килешү төзегән кешеләрнең җиңелүләреннән оялабыз», – дип әйтәләр. «Соң, алай булгач, нигә коткарыр өчен, акча әрәм итәсез?» – соравына исә: «Нишлик соң, Аллаһның әмере шундый бит», – дип җавап бирә торган булалар. Шулай итеп, алар үзләреннән алынган дүрт сүзнең өчесен кире кагып, берсе белән генә гамәл кылган булалар. Менә бу аяте кәримәләрдә Аллаһы Тәгалә аларның шушы хурлыклы гамәлләрен телгә алып үзләрен гаеп итә.

[10] Әһле Сөннәт галимнәре фикеренчә, сихер – асылы булмаган буш хыял түгел, ә бүтән барлыклар кебек чынлап булган нәрсә. Аллаһы Тәгалә китабында аны телгә алган, аның өйрәнелә һәм өйрәтелә торган нәрсә икәнен белдергән, аның белән шөгыльләнү хәләл булганына ышануның диннән чыгарып, кяфер итәчәген һәм ир белән хатынны бер-берсеннән аера алачагын бәян иткән. Шикле, батыйль булган әйбернең болай итеп Коръәндә тасвирлануы мөмкин түгел. Моннан тыш, Аллаһы Тәгаләнең теләве белән сынау хикмәтенә нигезләнгән очракта, сихерченең, ниндидер җисемнәрне бер урынга җыеп, яки үзеннән башка беркем белмәгән берникадәр сүзләр әйтеп, яки берникадәр көчләрне берләштереп, гадәттән тыш нәрсәләр булдыруы бер дә акылга ятышсыз күренеш түгел. Сахих хәдисләрдә дә сихернең барлыгы ачыктан-ачык әйтелгән. Ләкин шуны белергә кирәк: Аллаһы Тәгаләдән башка бернинди яралтучы, бар итүче дә юк. Тормышта без очраткан сихерләр – Аллаһы Тәгаләнең теләгән коллары аша башкарган сынавы. Бер әйберне беркайчан да онытмаска кирәк ки: сихер – иң зур гөнаһларның берсе. Әмма сихер ясау, кылынган эшнең үз-үзенә тәэсир итүенә ышанмаган яки сихерне хәләл дип санамаган очракта, сихер ясаучыны да ясатучыны да кяфер дип санап булмый. Ләкин Коръәни Кәримне кан белән язу һәм чүплек кебек шакшы урыннарга ташлап яки башка динне мәсхәрәләү аша ясалган сихерләр, әлбәттә, аны башкаручыны кяфер итә. Сихер белән эш итүдән Аллаһ сакласын! (Хазин, «Әл-Фәләкъ» сүрәсе тәфсире).

[11] «Рагыйнә!» сүзе гарәп телендә «Безне кайгырт!» мәгънәсенә туры килә иде, ә яһүдиләрдә «тиргәп куу» дигән начар мәгънәгә ия иде; һәм алар аны мөселманнарны мыскыл итү өчен кулланалар иде. Аллаһ ул сүз урынына «Безне күзәтеп тор!» мәгънәсенә туры килгән «Уңзурнә!» сүзен кулланырга әмер итте.

[12] Коръәндә һәм Сөннәттә кулланылган «нәсех» сүзе «Шәргый бер хөкемнең Аллаһы Тәгалә тарафыннан бөтенләй гамәлдән чыгарылуы яки охшашына, яки тагын да яхшырагына алмаштырылуы» дигән мәгънәгә туры килә. Мәсәлән, «Бәкара» сүрәсенең 180 нче аяте кәримәсендә «мал-мөлкәт калдырган кешегә ул малыннан ата-анасы һәм якыннарының никадәр өлеш аласын васыять итүе фарыз булганы» ачыктан-ачык белдерелгән. Ләкин бераздан, «мирас аятьләре» дип танылган «Ниса» сүрәсенең 11 нче һәм 12 нче аять кәримәләре иңдерелү белән, һәркемнең күпме алачагы билгеләнә һәм, шул рәвешле, үләсе кешенең үз белдеге белән васыять итү фарызлыгы нәсех ителә, ягъни гамәлдән чыгарыла. Кыйбланың Әкъса мәчетеннән Харам мәчетенә үзгәртелүе дә – нәсехкә бер мисал. Мондый мисалларны күп итеп китерергә була. Нәсехнең әһәмиятенә игътибар җәлеп итеп, галимнәр: «Нәсех һәм мәнсухны белмәгән кешеләргә аяте кәримәләр һәм хәдис-шәрифләрне генә укып вәгазь сөйләү дөрес түгел», – дигәннәр. Аллаһы Тәгалә нәрсәне кайчанга кадәр нинди сәбәп белән гамәлдә калдыруын, кайчан нәрсәне нинди хикмәт белән хөкемсез кылачагын Үзенең гыйлеме белән белгәнгә күрә, нәсехкә Аллаһы Тәгаләнең гыйлемендә һәм тәкъдирендә барлыкка килгән бер үзгәреш итеп карарга ярамый. Киресенчә, бу хөкемнәр аерым шәхеснең һәм җәмгыятьнең мәнфәгатьләре күздә тотылып, вакыт һәм урынга карап үзгәртелә алырлык итеп тәкъдир ителгәннәр.

[13] Намаз укырга ниятләгән кеше, кыйбланы билгеләр өчен, тырышлык куярга, ягъни аның кайсы якта булуын ачыкларга тырышырга тиеш.

[14] Бу аятьтә искә алынган дога Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ишарә итә. Бу догадан соң аңа: «Синең догаң кабул ителде, ләкин бу ахырзаман алдыннан булачак!» – дип әйтелгәне дә риваять ителә. «Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) дә бер хәдисендә: «Мин – атам Ибраһимның догасымын», – дип әйтү белән дә бу догага ишарә иткән (Бәйдави, Нәсәфи, Алуси).

[15] Ибраһим (галәйһиссәлам), чыннан да, бу сүзен ахыргача гамәле белән исбатлый. Аның хәятен Нәмрудның утына ташлавы, улын корбан итеп чалуы, малын мосафирларга таратуы моның кире кагылмас дәлиле булып тора. Сиксән яшьлек чагында сөннәткә утыру әмерен алгач, ике дә уйламыйча, ул үзен-үзе сөннәтли (Бохари, Әнбия, 11, № 3178, 3/1224).

[16] «Сыйбга» сүзе «буяу» мәгънәсен биреп, метафора буларак кулланылган: Аллаһы Тәгалә мөселманнарны үз калебләренә иманны шундый итеп «сеңдерергә» чакыра ки, тукыма буяуны сеңдергән кебек, бу иман аларның сүзләренә, гамәлләренә сеңеп калырдай итеп.

[17] Бу аяте кәримәдән аңлашылганча, вәгазь һәм фәтвалар белән кешеләрне ялгыш юлга өндәгән галимнәрнең тәүбәләре кабул булсын өчен, аларның үкенүләре генә җитмичә, берничә шарт бар. Табигый, иң тәүге шарт үкенү булса да, аятьтәге «ислах» һәм «тәбйин», ягъни ясаган ялгышларны төзәтү һәм бу төзәтүне бөтен кешегә ачып, бәян итү шарты да өстәлгән, чөнки аларның гөнаһы, Аллаһ белән араларында гына калмыйча, кешеләрне бозыклык кылуга этәргеч биргән.

[18] Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, бу аяте кәримә яһүдиләрнең галимнәре турында иңдерелгән, чөнки алар үзләреннән фәтва сорап килгән халыктан бүләкләр һәм ришвәт алырга күнегеп китәләр. Алар ахырзаманда җибәреләчәген көткән пәйгамбәрнең үз токымнарыннан булуын өмет иткән булалар. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) гарәпләрдән җибәрелгәч, аңа ияргән очракта өстенлекләре, җитәкче урыннары кулларыннан ычкыныр һәм бүләкләр тукталыр дип куркып, алар Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сыйфатлары турында белгән хакыйкатьне яшерә башлыйлар. Моның белән генә дә туктап калмыйча, аның сыйфатларын үзгәртүгә кадәр барып җитәләр (Алуси).

[19] Насаралар Кодс шәһәренең көнчыгышына таба йөзләрен юнәлдерүне игелек санаганнар, ә яһүдиләр, киресенчә, көнбатышына юнәлдерүне игелек дип санаганнар.

[20] Әгәр кыйсас җәзасы булмаган булса, кешеләр бер-берсен үтереп бетерерләр иде, ләкин һәр үтерү кебек яман гамәлләрдән соң, кешегә үзенә дә шундый кыенлык килер дип уйлап фикерләү нәтиҗәсендә, яшәеш мәгънәсе үз көченә керә.

[21] Мирас турындагы Ниса сүрәсенең 11 нче-12 нче аять кәримәләре иңгәнче, мөэминнәргә байлыкларыннан бер өлешен ата-ана һәм якыннарына васыять итеп калдыру фарыз кылынган була. Соңыннан килгән аяте кәримәләрдә һәркемнең өлеше катгый рәвештә билгеләнгәнлектән, бу фарыз хөкем нәсех ителә – гамәлдән чыгарыла. Шуңа күрә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Һичшиксез, Аллаһ хакы булган һәркемгә аңа тиешле өлешне бирде, моннан соң бернинди вариска да васыять юк!» – дип әйтә (Әбү Давыд, Вәсая: 6, № 2870, 2/127).

[22] Фидия буларак ярлыны көн саен көненә ике мәртәбә ашату урынына, азык-төлек бәясеннән чыгып, акча бирү дә ярый.

[23] Аяте кәримәдә килгән ике мәгънәдән: «Көчләре җиткән кешеләр фидия бирә ала» гыйбарәсендәге аерым хөкем Исламның башлангыч чорларында гамәлдә булган. Аңардан соң назил булган: «Арагыздан ул айга ирешкән кеше аны ураза тотып үткәрсен», мәгънәсендәге гомуми сүз белән хөкемсез калдырылган. Ураза тотарга күнекмәгән бер җәмгыятькә җиңеллек җәһәтеннән ураза тотарга яки фидия биреп тотмаска ирек бирелү, исерткеч эчәргә күнеккән әлеге җәмгыятькә хәмерне тыю хөкемен вакытка сузып гамәлгә ашыру була. Менә араларында Бохари белән Мөслимдә булган күп кенә нигез чыганакларга Сәләмә ибне Әквәгътан (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән: «Бу аять иңгәч, безнең арада теләгән кеше тота, теләмәгән кеше фидия биреп, тотмый иде. Нәтиҗәдә, бераз соңрак аять иңеп, бу хөкемне бетерде», – сүзенең алынуы да әлеге гамәлнең дәлиле булып тора (Бәйдави, Нәсәфи, Алуси).

[24] Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, Исламның башлангыч вакытларында мөселманнар ураза тоткан чакта ястү намазын укыганга кадәр яки йокларга ятканчыга кадәр генә ашап-эчә һәм хатыннары белән якынлык кыла торган булганнар. Уразасын ачмыйча, ястүне укыган яки йоклап калган кешегә исә икенче көннең төне җиткәнче ашау-эчү, хатыны белән якынлык кылу харам була. Сәхабәләрнең кайберләре ястүне укыганнан соң, хатыннары янына кергәч, аларның хуш исле майларыннан тәэсирләнеп, түзә алмыйча, якынлык кылалар. Соңыннан бу эшләренә бик үкенеп, Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) килгән вакытларында, әлеге аяте кәримә иңә һәм аларның тәүбәләре кабул булганын, бу көннән соң төне буе хатыннары янында җаннары теләгәнчә үткәрә алачакларын бәян итә.

[25] Җаһилият чорында, хаҗ гамәлләрен кылу өчен, ихрамга кергән кеше, өенең арткы ягыннан йөргән.

[26] Бу сүзнең берничә мәгънәсе бар: яхшы уйда булыгыз, фәкыйрьләргә игелек кылыгыз, бөтен гамәлләрегезне, шул исәптән, мохтаҗларны каравыгызны да яхшы үтәгез.

[27] Имам Сүдди (рәхимәһуллаһу) бәян иткәнчә, бу аяте кәримә Әхнәс ибне Шүрайк хакында иңгән. Ул бик оста, тәмле телле кеше була. Мәдинәдә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) янына килгәч, аның илтифатына ирешү һәм күңелен яулау өчен: «Мин Исламга керү нияте белән килдем, Аллаһы Тәгалә минем тугры булганымны шиксез белә!» – дигән сүзләр әйтеп, Расүлуллаһны (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бик ярата торган бер мөселман булганын белдерә. Чынлыкта исә, монафикъ булган бу кеше Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) яныннан киткәч, мөселманнарның ишәкләрен суя, игеннәренә ут төртә.

[28] Кешеләрнең бер генә өммәт булулары ике төрле аңлатыла: А. Бу чорда хакыйкый дин булган тәүхид һәм Ислам нигезендә берләшкәнлекләре турында берничә риваять бар: 1) Аллаһы Тәгалә барлык туачак җаннарны Үзенә җыеп, «Мин сезнең Раббыгыз түгелме?» дип сораганда, бөтен җаннар: «Әйе, әлбәттә!» – дип әйттеләр. Менә бу мизгелдә аларның бер өммәт булулары турында сүз бара. 2) Адәм белән Идрис (галәйһимәссәлам) арасындагы чорда, Кабил һәм аңа ияргән бик аз санлы кешеләрдән тыш, һәркем фәрештәләр белән кул кысышып күрешерлек дәрәҗәдә диннәренә бирелгән булганнар. 3) Адәм белән Нух (галәйһимәссәлам) арасындагы ун гасыр халкы хак шәригатьне тотып яшәгән. 4) Нух (галәйһиссәлам) чорындагы су басудан соң яшәгән кешеләр һәммәсе дә Нухның (галәйһиссәлам) динендә булганнар. Ә. Җәһаләт вә көферлектә берләшүләре хакында да ике риваять бар: 1) Идриснең (галәйһиссәлам) күккә күтәрелүеннән соң, Нух (галәйһиссәлам) җибәрелгәнчегә кадәр, 2) Нухның (галәйһиссәлам) вафатыннан соң Һуд (галәйһиссәлам) җибәрелгәнчегә кадәр.

[29] Җаһилият дәверендә гарәпләр исерткеч эчемлекләр эчәргә һәм отышлы уеннар уйнарга яраталар. Мөселманнарга Ислам дине кануннары буенчә яшәргә бер киртә булганлыктан, боларның кинәт берьюлы харам кылынуы белән, бу начар гадәтләрнең акрынлап кына тыелуына өстенлек бирелә. Шулай итеп, иң элек «Нәхел» сүрәсенең 67 нче аяте кәримәсендә «хөрмә һәм йөзем җимешләреннән исертә торган эчемлек» гыйбарәсе «яхшы ризык» сүзеннән алда килеп, хәмернең Аллаһ тарафыннан хуп күрелмәгәненә ишарә ясала. Соңрак, хәзер тәфсир кылына торган аяте кәримә иңдерелеп, күпмедер әһәмиятсез һәм үтеп китә торган файдаларына караганда, зарарының күбрәк булганы ачыктан-ачык белдерелә. Тагын бераздан, «Ниса» сүрәсенең 43 нче аяте кәримәсенең иңүе белән, исерек чакта намазга якын килү тыела, шул рәвешчә, биш вакыт намаз йөкләнгән мөэминнәр тормышыннан исерткеч шактый ераклаштырыла. Соңгы адым булып «Маидә» сүрәсенең 90 нчы һәм 91 нче аяте кәримәләре иңү белән исерткеч һәм отышлы уеннарның шайтан эшләреннән булганы белдерелеп, бу мәсьәләгә нокта куела.

[30] Җаһилият дәверендә хатыныннан теләгән берәр нәрсәне ала алмаган ирләр аңа берничә ел якын килмәячәкләренә ант иткән булалар. Шулай итеп, хатынны ни тол, ни ирдә булмаган хәлдә калдырып, зарар китергәннәр. Ислам килеп, бу аяте кәримә иңгәч, бу көтү вакыты иң күбе дүрт ай белән чикләнә, һәм бу вакыт эчендә якынлык кылып, антларын бозган кешеләр, кәффарәтләрен биргән очракта, аларның гөнаһларының ярлыканачагы вәгъдә ителә. Ләкин дүрт ай үткәннән соң, мөмкин булса, якынлык кылу белән, юк икән, сүз биреп, хатыннарына кайткан ирләрнең хатыннары, Хәнәфи мәзһәбе буенча, никах укылмыйча, кушылырга ярамый торган бер талак белән аерылган дип исәпләнә.

[31] «Урта намаз», имам Әгъзам Әбү Хәнифә (радыйаллаһу ганһ) һәм күпчелек галимнәрнең фикеренчә, икенде намазы булса да, бу хакта бер-берсенә туры килми торган җиде караш бар.

[32] Исламның башлангыч чорларында бу аятьнең хөкеме йөрсә, соңрак иңгән «Ниса» сүрәсенең 12 нче аятендә балалы хатыннарга – ирләре малыннан дүрттән бер өлеш, баласызларга сигездән бер өлеш кебек хокуклар бирелү белән бу васыятьнең фарызлыгы нәсех ителгән. Моннан тыш, «Бәкара» сүрәсенең 234 нче аятендә ире үлгән хатынның дүрт ай да ун көн көтүе кирәклеге әйтелеп, бер ел көтү хөкеме гамәлдән чыгарылган. 234 нче аятьнең иңү вакыты бу аятьтән соңрак була. «Бәкара» сүрәсенең 142 нче һәм 144 нче аятьләре дә шуның кебек, соңрак иңгән булсалар да, Коръәндә укылу тәртипләре алданрак булганы ачыклана.

[33] Мусаның (галәйһиссәлам) вафатыннан соң, Исраил уллары арасында Муса (галәйһиссәлам) урынына Юшәгъ (галәйһиссәлам), аңардан соң Калиб (галәйһиссәлам), аңардан соң Хизкыйль (галәйһиссәлам) пәйгамбәрләр буларак җибәрелә. Алар һәммәсе дә Исраил улларына Аллаһы Тәгаләнең әмерләрен җиткереп һәм Тәүратның хөкемнәрен эшләтеп киләләр. Хизкыйльдән (галәйһиссәлам) соң Исраил улларында бик күп җитди вакыйгалар килеп чыга һәм алар, Аллаһка биргән вәгъдәләрен онытып, потларга табына башлыйлар. Шуннан Аллаһы Тәгалә аларга Ильясны (галәйһиссәлам), аңардан соң Әльясәгъны (галәйһиссәлам) җибәрә. Аның вафатыннан соң килгән яшь буын бик зур гөнаһларга төшә. Бу чорда Мисыр белән Фәләстыйн арасындагы чик буенда яшәүче Гамалика дип аталган Җалутның кавеме Исраил улларына һөҗүм ясый һәм, аларны тар-мар итеп, шактый гына туфракларын алалар, бик күп кешене әсир итәләр, хөкемдар нәселеннән дүрт йөз кырык ир баланы әсир төшереп, яһүдиләргә җизья салалар һәм Тәүратларын кулларыннан алалар. Кыскасы, Исраил уллары аларның кулыннан күпне күрә. Бу вакытта аларның эшләрен идарә итәчәк бер пәйгамбәрләре дә булмый. Пәйгамбәрләр нәселе тәмам һәлак булган, бер генә йөкле хатын калган була. Шул хатын, бер ир бала тудырып, аңа Ишмәвил дип исем куша. Бу бала бераз үсә төшкәч, әнисе аны Бәйте Мәкъдистә, Тәүратны өйрәнсен өчен, голәмәдән берсенең тәрбиясенә тапшыра. Бала балигълык яшенә җиткәч, Җәбраил (галәйһиссәлам) аңа йокыда чагында килә дә, шәехенең тавышы белән эндәшә. Ул борчылып уяна да: «Атам, мине чакырдың, ни боерасың?» – дип янына килгәч, остазы, борчуга салмас өчен, аңа «юк!» дип әйтергә теләми: «Улым, бар, йокла!» – дип әйтә. Бу вакыйга өч мәртәбә кабатлангач, Җәбраил (галәйһиссәлам) аңа күренеп: «Туп-туры кавемеңә бар да Раббыңның рисаләтен тәблигъ ит! Һичшиксез, Раббың сине аларга пәйгамбәр итеп җибәрде», – дип әйтә. Ул кавеменә барып бу сүзләрне җиткергәч: «Сиңа әле пәйгамбәрлек бирелмәгән, ашыгыч кыландың!» – дип аны инкяр итәләр һәм: «Әгәр, чыннан да, пәйгамбәр икәнсең, безгә шуның билгесе итеп бер хөкемдар билгелә дә Аллаһ юлында җиһад кылыйк!» – дип әйтәләр. Бу чорда Исраил улларының идарәсе, патшалар тирәсендә тупланулары, патшаларының исә пәйгамбәрләренә итагать итү юлына кергән була. Хөкемдар җәмгыятьне хәрәкәткә күтәрә, пәйгамбәр, Раббысыннан хәбәр китереп, аны дөрес юнәлештә алып барган була. Менә Ишмәвил (галәйһиссәлам) дә кырык ел буе аларга бик матур итеп идарә итә. Моннан соң Җалут һәм Гамалика сугышы белән бәйле аяте кәримәләрдә бәян ителгән вакыйгалар булып уза.

[34] Давыдның (галәйһиссәлам) әтисе Иша Талутның гаскәрендә була. Ул үзенең алты улы белән елганы кичкән өч йөз унөч кеше арасында урын ала. Давыд (галәйһиссәлам), аның җиденче һәм иң кече улы булганлыктан, ул сарык көтүе көткән була. Аллаһы Тәгаләдән ул заманның пәйгамбәренә: «Җалутны менә ул үтерәчәк!» – дигән хәбәр килгәч, Талут аны әтисеннән сорый, шулай итеп Давыд (галәйһиссәлам) пәйгамбәр янына килә. Ул килгән чакта юлдагы өч таш телгә килеп, һәрберсе: «Җалутны безнең белән үтерәчәксең!» – дип, үзләрен янында йөртүен үтенәләр. Ул аларны букчасына алып сала. Җалут белән күрешкәч, шул өч ташны бер таш итеп сапанга урнаштыра. Аллаһы Тәгаләнең җилне дә аңа ярдәмгә җибәрүе сәбәпле, бер атуда Җалутның башына тидерә. Моннан соң тагын утыз кешене үтерә һәм Җалутның үле гәүдәсен сөйрәп, Талутның каршына китереп сала. Исраил уллары моңа бик нык куаналар. Бу вакыйгадан соң Давыдның (галәйһиссәлам) даны Исраил уллары арасында нык тарала. Талут исә, Җалутны үтерүчегә биргән сүзен тотып, Давыдка (галәйһиссәлам) үзенең кызын кияүгә бирә.

[35] Шәфәгать бары тик Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте белән булачак, кешеләрнең үз теләкләре белән түгел.

[36] Бу аяте кәримәнең мәгънәсеннән аңлашылганча, Ислам диненә кертер өчен беркем дә ирексезләнергә тиеш түгел. Әгәр мондый ирексезләү нәтиҗәсендә кем дә булса: «Мин мөселман булдым», – дип теле белән әйтсә, ләкин күңеле белән кабул итмәсә, Аллаһ хозурында ул мөселман булып саналмас. Бу мәгънәдә диндә көчләү юк. Әмма бер кеше хөр ихтыяры белән Ислам динен кабул иткәннән соң, аның хөкемнәрен үтәргә мәҗбүр.

[37] Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, Аллаһ (җәллә җәлалүһу) Гозәерне (галәйһиссәләм) һәм аның ишәген йөз ел үле калдырганнан соң кире терелткәч, ул ишәгенә атланып яшәгән җиренә кайта, ләкин үз өен таба алмый; ул үзе беркемне танымаган кебек, аны да беркем танымый. Чамалап кына килгән бер өй эргәсендә элек үзләренең җарияләре булган йөз дә егерме яшьлек сукыр һәм паралич суккан бер карчыкны очрата. Гозәер (галәйһиссәлам) белгән чакта егерме генә яшьлек булган бу корткадан: «Бу өй Гозәернекеме?» – дип сорагач, теге елый башлый һәм: «Гозәерне югалтуыбызга йөз ел булды инде. Шул еллар эчендә аның исемен телгә алучы булганын да ишетмәдек», – дип әйтә. Гозәер (галәйһиссәлам) аңа: «Менә мин – Гозәермен. Аллаһ мине йөз ел үле килеш саклаганнан соң терелтте», – дигәч, карчык: «Гозәер догасы кабул була торган кеше иде, дөресен сөйләсәң, дога кыл, Аллаһ күзләремне миңа кире бирсен дә сине күрим! Әгәр Гозәер булсаң, мин сине танырмын», – дип әйтә. Гозәер (галәйһиссәлам) Раббысына дога кылып, куллары белән карчыкның күзләрен сыпыргач, ул шунда ук күрә башлый. Кулларыннан тотып: «Аллаһның рөхсәте белән бас!» – дигәч, хатын сау-сәламәт булып торып баса. Гозәергә (галәйһиссәлам) карагач: «Мин шаһитлык итәмен: син, чыннан да, Гозәерсең!» – дип әйтә. Шуннан алар икәүләшеп Исраил уллары җыелышып утырган мәҗлескә баралар. Карчык башыннан кичкәннәрне сөйләп бирсә дә, алар инкяр итәләр. Ул мәҗлестә Гозәернең (галәйһиссәлам) оныклары да какшаган карт хәлендә утыра торган булалар. Шул вакытта йөз дә унсигез яшендә булган улы: «Минем әтинең ике калак сөяге арасында ай урагы шикелле кара бер миңе бар иде», – дип атасының аркасын ачкач, миңне күрә һәм атасын таный. Исраил уллары аңардан үзләре югалткан Тәүратны яздыруын сорыйлар. Гозәер (галәйһиссәлам) аларга яздыра. Шуннан аның бер хәрефне дә ялгыш язмаганын күргәч: «Гозәер – Аллаһның углы ул!» – дип әйтәләр.

[38] Бу аяте кәримә Госман ибне Гаффан һәм Габдуррахман ибне Гауф (радыйаллаһу ганһүмә) турында иңгән. Хәзрәте Госман Тәбүк газасында Ислам гаскәренә бөтен йөге-ние белән бергә мең дөя фида кыла, моннан тыш тагын мең динар китереп Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) итәгенә бушата. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) мөбарәк кулын ул акча эченә тыгып аларны бутый да: «Бу көннән соң Госман ни генә кылмасын, аңа ул кылганнары зарар бирмәс!» – дип әйтә.

Габдуррахман ибне Гауф (радыйаллаһу ганһү) исә янында булган сигез мең дирһәмнең яртысын балаларына дип аера, калган дүрт меңен, Аллаһ ризалыгы өчен, садака итеп Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) китереп бирә. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аңа: «Тотып калганыңда да, биргәнеңдә дә Аллаһ синең өчен бәрәкәт яратсын!» – дип дога кыла.

[39] Аллаһ ризалыгы өчен түгел, кеше күрсен өчен генә кылынган гамәлләренең Ахирәттә бернинди дә савабын яки әҗерен күрмәгән кеше шул рәвешле бакчасыз калган кеше сыйфатында булыр.

[40] Бу аяте кәримә Әбү Бәкер Сыйддикъ, Гали ибне Әби Талиб һәм Габдуррахман ибне Гауф (радыйаллаһу ганһүм) кебек затлар хакында иңә. Хәзрәте Сыйддикъ (радыйаллаһу ганһу) кәсеп иткән кырык мең динарның уң меңен – төнлә, ун меңен – көндез, ун меңен – яшерен, ун меңен ачыктан-ачык тараткан. Гали дә (радыйаллаһу ганһу) төннәрен әсхабе суффәгә (торыр урыннары булмыйча, мәчет түбәсе астында яшәгәннәргә) бер үлчәм хөрмә җибәрә, моннан тыш, кулындагы дүрт дирһәмнең берсен – төнлә, берсен – көндез, берсен – яшерен, берсен ачыктан-ачык садака итеп тараткан. Габдуррахман ибне Гауф (радыйаллаһу ганһу) исә аларга көндезге сәгатьләрдә бик күп динар җибәргән. Аяте кәримәнең Аллаһ юлында җиһад кылу өчен атлар үрчеткән мөһаҗирләр турында иңгәне дә белдерелә, чөнки алар көне-төне, яшерен һәм ачыктан-ачык – һәрвакыт ул атларны карау белән мәшгуль булалар. Аяте кәримәдә төнлә сүзенең – көндез, яшерен сүзенең ачыктан-ачык дигәннән алдарак әйтелүе яшерен садаканың ачыктан-ачык күрсәтеп бирелгәннән өстенрәк булганына ишарәли.

[41] Риба-процент белән сату-алу итүченең Кыямәт көнендә кабереннән Мәхшәр мәйданына кинәт җиргә егылган һәм җыерылып авызыннан күбекләр чыккан өянәкле кеше кебек чыгачагы хакында күп кенә хәдис-шәриф һәм риваятьләр бар. Мәсәлән, Табәранинең Гауф ибне Маликтан (радыйаллаһу ганһ) риваять иткән бер хәдис-шәрифтә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Ярлыканмый торган гөнаһлардан сакланыгыз. (Аларның берсе) ганимәт малын урлау ки, кем дә кем мондый бернәрсә урласа, Кыямәт көнендә аны алып киләчәк. Тагын риба ашау ки, риба ашаучы кеше Кыямәт көнендә акылдан язып җиргә егылган хәлдә терелтеләчәк», (Табәрани, әл-Мугҗәм әл-кәбир, № 110, 18/60; Хәйсәми, Мәҗмәгъ әз-зәваид, № 6588, 4/214) дип әйткәннән соң менә бу аяте кәримәне укыган. Аллаһы Тәгалә дөньяда тәһарәт алган кешеләрне, аларга бер мәрхәмәт-рәхмәт йөзеннән, Мәхшәрдә тәһарәт әгъзаларын ялтырату белән танытачагы кебек, фаиз ашаучыларны да җәза буларак мондый ямьсез галәмәт белән һәркем алдында кимсетәчәк. Кайбер галимнәрнең: «Мәхшәрдә мондый күренеш булмаячак, бу ул кешенең дөнья малы артыннан куып хирыслы һәм тынгысыз тотышы белән бәйле бер чагыштыру гына», шәкелендәге ачыкламалары Ибне Габбас, Ибне Мәсгудь һәм Катадә кебек сәләф өммәттән җиткерелгән һәм Расүлуллаһтан (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) риваять ителгән мәгънәләргә каршы килә, шуңа күрә кабул ителә алмый.

[42] Бу аяте кәримә кеше хакларыннан берсе булган малның саклануы белән бәйле бик әһәмиятле теманың чыганагын тәшкил итә. Бу – сүзләрнең онытылуы һәм мал кебек үзенчәлекле нәрсәдә кешеләрнең инкярга баруы яки, кинәт үлеп китү нәтиҗәсендә, бурычка биреп торучыларның алдануы кебек зарарларны булдырмас өчен язу, яздыру һәм шаһит тоту, хәтта сүзгә ышану бөтенләй булмаганлыктан, бүген әһәмиятлерәк саналган шактый гына кагыйдәләрне эченә ала. Кайбер новаторлар аяте кәримәдә үткән: «Ике хатынның шаһитлыгы бер ир кешенекенә тиң» булуны хатыннарны бертөрле кимсетү кебек аңлап: «Ул замандагы хатыннар укый-яза белмәгән, шуңа күрә, хөкем шундый булган. Бүгенге хатыннарның һәрберсе бер иргә тиң», – кебек сафсата саталар. Хәлбуки, сахабәи кирам кебек иң өстен катламның да киңәш сорап мөрәҗәгать иткән Гайшә (радыйаллаһу ганһа) шикелле иҗтиһад дәрәҗәсенә ирешкән хатыннар яшәгән сәгадәт гасырында гамәлдә йөргән бер хөкемнең бүген килеп үзгәртелгәнен сөйләү кешене диннән чыгарырлык зур һәлакәткә илтә, чөнки бу Аллаһның хөкемен үзгәртергә маташу була, әмма Коръән хөкемнәре дөньяның ахырына кадәр киләчәк барлык кешеләргә куелган һәм аларны үзгәртергә беркемнең дә хакы юк. Бу аяте кәримәдән хатын-кызлар кимсетелгән дип санарга ярамый, киресенчә, яратылышларында ук аларга хас оялчанлык, хисчәнлек, тиз тәэсирләнү, онытучанлык, ир-атка караганда аңлау сәләте һәм каршы тору көченең йомшаграк булуы кебек сыйфатлар хикмәт һәм мәрхәмәт иясе булган Аллаһы Тәгалә тарафыннан күз уңында тотылган. Капланып йөрүләренең һәм ир затларыннан яшеренүләренең кирәклеге дә исәпкә алынса, шаһитлык кебек рәсми һәм һәркемгә ачык очракларда аларның бер-берләре белән тулыландырылулары дөрес дип табылган. Малларының кулдан ычкынуын теләмичә, хаклыкны инкяр итәргә яки яшерергә тырышкан кешеләр, шаһитларга бәрелеп, аларны авыр хәлдә калдыра алалар. Шундый хәл була калса, хатын кешене ялгыз калдырып, кимсетү бер дә килешле нәрсә түгел. Теләсә кайсы хатынның хәтер һәм каршы тору ягыннан көчле булырга тиешлеге фарыз кылынса да, бу хөкемнең гомуми рәвештә билгеләнүенә киртә булмый һәм хатын-кыз, бу хөкемнән читтә калып, берүзе дә җитә дигән мәгънәдә килми. Һәрнәрсәнең чын йөзен белү, мәрхәмәт кылу һәм кызгану кебек темаларда бөтен барлыкларның яралтучысы булган Аллаһы Тәгаләдән узарга маташу – зәррә кадәр иманы булган кешенең теленә түгел, хәтта акылына да килергә тиеш булмаган бернәрсә.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире