Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Кәәәәф һәә йәә гаййййн саааад.
2. [Сиңа укылган бу аятьләр – ] Раббыңның колы Зәкәриягә [галәйһиссәлам] рәхмәтен искә алуы [белән бәйле кыйссаның бәяны].
3. Ул [риядан тәмам ерак буларак, ихластан], яшерен рәвештә, Раббысына мөрәҗәгать итте.
4. Ул әйтте: «И, Раббым! Сөякләрем бушады, башымны да чал каплады. Әмма, И, Раббым, мин Сиңа дога белән һич [беркайчан да] мәхрүм ителгән булмадым. [Киресенчә, моңарчы кылган һәр догамны кабул итүеңне күрә бардым].
5. Һичшиксез, мин [үлемемнән соң] артымнан идарә эшенә үтүчеләрдән куркамын. Хатыным исә [бу көнгә кадәр һич бала тудырмаган] кысыр булды. [Минем теләгемнең кабул булуы Синең фазыл-рәхмәтеңнән һәм өстен кодрәтеңнән генә өмет ителә ала]. Син миңа Үз хозурыңнан [дини һәм дөньяви эшләремә] мирасчы [булачак бер ир бала] бир.
6. Ул миңа да варис булсын, Ягъкуб [галәйһиссәлам] гаиләсеннән бер өлешенә дә мирасчы булсын. И, Раббым! Син аны [иман, сүз һәм гамәл ягыннан] Үзең разый булган [тәкъвалык иясе, изге] бер кемсә ит!»[2]
7. [Без аның догасын кабул итүебезне белдерер өчен әйттек:] «И, Зәкәрия [галәйһиссәлам]! Һичшиксез, Без сине бер ир бала белән сөендерәбез, аның исеме – Яхъя. Моңарчы Без аңа [беркемне дә] адаш итмәгән идек».
8. [Бу сөенечле хәбәрне алган Зәкәрия [галәйһиссәлам] Әйтте: «И, Раббым! Минем ничек итеп балам була алсын? Минем бит хатыным [башта ук] кысыр иде, мин [дә баладан өмет өзәрлек] картлыкның ахыр чигенә җиттем».
9. [Аллаһы Тәгалә] Әйтте: «[Минем эшем] Шулай була! Раббың: «Бу Миңа бик җиңел. Моңа кадәр, син булмаганда, Мин сине бар иткән идем бит», – диде».
10. [Зәкәрия [галәйһиссәлам] Әйтте: «И, Раббым! Минем [хатынымның йөккә узуын аңлау] өчен миңа бер галәмәт билгелә». [Аллаһы Тәгалә] Әйтте: «Синең галәмәтең – сау-сәламәт булган хәлеңдә [өч көн дә] өч төн кешеләр белән сөйләшә алмавың».
11. Ул [намаз укыган] михрабтан [аны намаз өчен көтеп торган] кавеменә [төсе үзгәргән һәм сөйләшүдән гаҗиз калган хәлдә] чыкты да: «Иртә-кич [намаз укып, Раббыгызны] тәсбих итегез!» – дип аларга [бармаклары белән] аңлатты.
12. [Без Зәкәриягә [галәйһиссәлам] Яхъяны [галәйһиссәлам] биргәннән соң, ул әле балигълык яшенә җиткәнче, аңа:] «И, Яхъя [галәйһиссәлам]! Китапны [Тәүратны] нык [җитди һәм гайрәт белән] ал [ятла һәм хөкемнәре белән хөкем ит]!» [– дидек]. Без аңа бала чагында ук хөкем [һәм хикмәт, мәгърифәт һәм оста теллелек] биргән идек.
13. Һәм Үзебездән генә [аңа да, ата-анасына да, башка колларыбызга] шәфкать һәм бәрәкәт [биргән идек]. Ул [гөнаһка якынаюдан да сакланган] тәкъвалык иясе иде.
14. Ата-анасына карата бик итагатьле. Ул тәкәббер һәм тискәре булмады.
15. [Аллаһы Тәгаләдән] Сәлам булсын аңа, туган көнендә дә, үләсе көнендә дә, тере булып [кабердән] чыгарылачак көнне дә!
16. [Расүлем! Сиңа вәхи ителгән] Китапта Мәрьямне дә [радыйаллаһу ганһа] искә ал [аның башына төшкәннәре хакында чын гыйлемгә ия булсыннар]. Менә ул, гаиләсеннән аерылып, [Бәйте Мәкъдистән] көнчыгыштагы бер җиргә китте.
17. Пәрдә корып, алардан ышыкланды. Шулчак Без рухыбызны [чагылдырган Җәбраилне] аңа җибәрдек, һәм ул аңа бер кеше буларак күренде.
18. [Мондый очракта нишләргә дә белмәгән] Ул [Мәрьям]: «Мин синнән Рахманга сыенамын. Әгәр син [Аллаһтан курыккан һәм Аңа сыенуымның нәрсә икәнлеген белгән] тәкъвалык иясе булсаң [миңа кагылма]!» – диде.
19. Ул: «Мин сиңа саф бер ир бала бирер өчен [син сыенган] Раббыңның илчесе генәмен», – диде.
20. Ул: «Ничек минем ир балам була алсын? Миңа бит бер кеше дә кагылмады, мин [беркайчан да] зина кылучы булмадым», – диде.
21. Ул әйтте: «Менә шулай [чыннан да, сиңа бер генә ир кеше дә кулы белән дә кагылмады]! Әмма Раббың: «Ул [баланы атасыз яралту] – Минем өчен бик җиңел эш. Без аны кешеләргә [чиксез кодрәтебезне күрсәткән] бер аять һәм Үзебездән бер рәхмәт итик дип [бу баланы сиңа бирәчәкбез]. Бу инде – карар кылынган бер эш», – диде».
22. [Җәбраилнең [галәйһиссәлам] өрүе эченә кадәр үтеп кергәч] Ул йөккә узды, аның белән бергә [гаиләсеннән] ерак җиргә китте.
23. Тулгак газабы аны [корыган] хөрмә агачы кәүсәсенә алып килде. Ул [оялып һәм кимсетелүдән хәвефләнеп]: «Аһ, элегрәк үлсә идем дә, һич онытылып беткән булса идем!» – диде.
24. Шулчак ул [Җәбраил [галәйһиссәлам] аның аскы ягыннан дәште: «Кайгырма! Синең Раббың астыңда бер инеш яралтты.
25. [Бер могҗиза нәтиҗәсе буларак] Хөрмә агачы кәүсәсен үзеңә таба селкет, өстеңә яңа өлгергән хөрмәләр төшсен.
26. [И, Мәрьям! Бу хөрмәләрне] Аша, [инештән] эч, шатлан! Әгәр дә кешеләрдән берәрсен күрсәң: «Мин [сөйләшмәс өчен] Рахманга ураза нәзере әйттем. Бүген бер кеше белән дә сөйләшмәячәкмен», – диген».
27. Ниһаять, ул аны [кочагына] күтәреп кавеменә килде. [Исраил уллары] Әйттеләр: «И, Мәрьям! Һичшиксез, син бик гаҗәп эш эшләдең!
28. И, Һарунның сеңлесе! Синең атаң яман кеше түгел иде. Анаң да зиначы булмаган иде».
29. [Мәрьям [радыйаллаһу ганһа]: «Барысын да баладан сорагыз» дип] Аңа күрсәтте. Алар: «Ничек без бишектәге бала белән сөйләшик?» – диделәр.
30. [Шулвакыт Гайсә [галәйһиссәлам], Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы белән телгә килеп] Әйтте: «Һичшиксез, мин – Аллаһның колы. Ул миңа Китап [Инҗил] бирде һәм мине пәйгамбәр итте.
31. Ул мине кайда гына булса да [игелеккә өндәп начарлыктан тыйган, кешеләрнең ихтыяҗларын үтәгән, бик файдалы] мөбәрәк бер кемсә итте. Исән чагымда миңа намазны һәм [байлыкка ия булган очракта] зәкятне әмер итте.
32. [Мине] Анама карата да итагатьле [итте]. Мине тәкәббер һәм тискәре итмәде.
33. Туган көнемдә дә, үләчәк көнемдә дә, тере булып [каберемнән] чыгарылачак көнне дә миңа [Аллаһы Тәгаләдән] Сәлам [һәм иминлек] булсын».
34. Менә бу [Коръәндә аңлатылган зат] – Мәрьям улы Гайсә. Ул Хакның [Аллаһы Тәгаләнең «Бул!» дигән әмере белән атасыз яралтылган изге] сүзе буларак ки, алар аның хакында [илаһмы ул, илаһның улымы, яки өчнең өченчесеме икән, дип] шөбһәләнәләр.
35. Аллаһка бала алу килешми. Ул [балалы булудан] пакь! Ул нәрсәгә карар кылса, аңа [сүздән һәм тавыштан пакь булып]: «Бул!» – дип әйтә, һәм ул шунда ук барлыкка килә.
36. [Гайсә [галәйһиссәлам] дәвам итте] «Һичшиксез, минем дә Раббым, сезнең дә Раббыгыз – Аллаһ. [Миңа түгел] Аңа коллык итегез. Бу – [нигъмәтләргә илтә торган] туры юл».
37. [Моның кадәр ачык могҗизаларга шаһит булганнан һәм Гайсә [галәйһиссәлам] күккә күтәрелгәннән соң да яһүдиләр белән насараларның] Араларында фиркалар [аның хакында фикер берлегенә килә алмыйча] ихтилаф иттеләр. [Дәһшәтләр, хисаплар һәм газаплар белән очрашачак] Бөек көн – кяферләргә, шаһит булачаклары сәбәпле, үкенеч!
38. Алар [дөньяда аятьләребезгә карата саңгырау, сукыр хәлдә, әмма] Безгә киләсе көнне никадәр яхшы ишетәчәкләр һәм күрәчәкләр! Ләкин залимнәр бүген [яшәгәндәге бөтен тойгыларын югалткан бер хәлдә] ап-ачык бер адашу эчендә.
39. [Расүлем!] Аларны бөтен эшләрнең [һәм Ахирәт хисапларының] карар бирелгән вакыты, кайгы көне турында кисәт. Әмма [син никадәр кисәтсәң дә] алар гафләт эчендә һәм алар [Ахирәткә] ышанмыйлар да.
40. [Без һәркемне үтергәннән соң, дөньяда беркемнең бернәрсәсе дә калмаячак көнне] Һичшиксез, Без җиргә дә, аның өстендә булганнарга да мирасчы булачакбыз. Алар Безгә кайтарылачаклар.
41. [Расүлем!] Китапта Ибраһимны да [галәйһиссәлам] искә ал. Һичшиксез, ул [һич ялган сөйләмәгән, Аллаһы Тәгалә тарафыннан үзенә белдерелгән бөтен гаибләрне тәсдыйк иткән] изге бер пәйгамбәр иде.
42. Менә ул атасына әйтте: «И, әтием! [Ялваруларыңны] ишетмәгән, [үзләренә баш июләреңне] күрмәгән һәм сине бернәрсәдән дә коткара алмаган нәрсәләргә ни өчен табынасың?
43. И, әтием! [Яралтучының берлеге хакында] сиңа килмәгән гыйлем миңа килде. Син миңа ияр дә, мин сине туры юлга кертим.
44. И, әтием! Шайтанга табынма. Шайтан – Рахманга каршы баш күтәрүче бит [әгәр аңа иярсәң, нигъмәтләреңнән мәхрүм ителерсең].
45. И, әтием! Һичшиксез, мин Рахманнан сиңа бер газап кагыласыннан һәм синең шайтанга якын булачагыңнан куркамын».
46. [Атасы әйтелгән нәсыйхәтләргә һич тәэсирләнмичә] Әйтте: «Ибраһим! Әллә син минем илаһларымнан йөз чөерәсеңме? Әгәр [бу сүзләрдән] ваз кичмәсәң, һичшиксез, сиңа ташлар белән атармын. Мине озак вакытка калдыр [һәм сине күзем күрмәсен]!»
47. [Ибраһим [галәйһиссәлам] Әйтте: «Сәлам сиңа! Синең [һидаятькә ирешеп гафу ителүгә лаек бер хәлгә килүең] өчен Раббымнан ярлыкау сораячакмын. Ул миңа карата бик шәфкатьле булды.
48. Мин сездән дә, Аллаһны калдырып табынганнарыгыздан да аерыламын, Раббыма гыйбадәт кыламын. Бәлки, Раббыма дога белән [мөрәҗәгать итеп, догадан] мәхрүм ителгәннәрдән булмам».
49. Ниһаять, ул алардан һәм Аллаһны калдырып табынганнарыннан аерылгач, Без аңа [якыннары урынына улы һәм оныгы итеп] Исхакны һәм Исмәгыйльне [галәйһимәссәлам] бирдек, һәрберсен пәйгамбәр иттек.
50. Без аларга рәхмәтебездән [беркемгә дә бирелмәгән нигъмәтләр] бирдек һәм алар [гасырлар буена мактау белән искә алынсыннар] өчен өстен [бер шөһрәт] һәм тугры бер мактау барлыкка китердек[3].
51. Расүлем!] Китапта Мусаны да [галәйһиссәлам] искә ал! Һичшиксез, ул [Аллаһ тарафыннан] сайланган иде. Һәм [Аллаһы Тәгалә вәхи иткән хөкемнәрне тәблигъ итү белән вазифалы] бер расүл һәм бер Нәби иде.
52. Без Турның бәрәкәтле бер тарафыннан аңа [«И, Муса [галәйһиссәлам]! Һичшиксез, Мин – галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһмын», – дип] дәштек. Һәм Без аны сердәш итеп [Затыбызга рухи яклап] якынайттык.
53. Бер рәхмәтебез буларак кардәше Һарунны [галәйһиссәлам] аңа [ярдәмче] бер пәйгамбәр буларак бирдек.
54. [Расүлем!] Китапта Исмәгыйльне дә [галәйһиссәлам] искә ал. Һичшиксез, ул сүзенә бик тугры иде. Һәм бер расүл һәм бер Нәби иде.
55. Ул халкына намазны һәм зәкятны әмер итә иде. Раббысы аңардан разый иде.
56. [Расүлем!] Китапта Идрисне дә [галәйһиссәлам] искә ал. Һичшиксез, ул һәм изге, һәм бер пәйгамбәр иде.
57. Без аны [пәйгамбәрлек кебек] өстен бер урынга күтәрдек.
58. Алар – Адәм [галәйһиссәлам] нәселеннән, [аеруча] Безнең Нух [галәйһиссәлам] белән бергә [көймәдә] йөрткәннәрдән һәм Ибраһим белән Исраилнең [галәйһимәссәлам] нәселеннән булган, Без [Исламның күркәмлекләренә] һидаять иткән һәм [колларыбыз арасыннан] сайлаганнар, Аллаһ аларга [дөньяда, Ахирәттә дә бик күп] игелек кылды. Аларга Рахманның аятьләре укылган чакта, алар сәҗдә кылалар һәм елый-елый [җиргә] капланалар иде.
59. Аларның артыннан яшь буын килде, алар [фарыз намазларга ышанмыйча, тәмам кире кагып, казага калдырып] намазны югалттылар һәм [исерткеч, зина кебек харамнар эшләп] шәһвәтләргә иярделәр. Һичшиксез, алар яманлык белән очрашачаклар.
60. Тик [намаздагы кимчелекләрдән һәм башка гөнаһлардан] тәүбә иткән, иман китергән һәм [бу иманы кушканча] изге гамәлләр кылган кешеләр генә түгел. Болар җәннәткә керәчәкләр һәм берни белән дә рәнҗетелмәячәкләр.
61. Рахман [тәүбә иткән] колларына [алар күрми торып аны] гаиб рәвештә вәгъдә иткән Гаден җәннәтләренә [керәчәкләр]. Һичшиксез, Аның вәгъдәсе һәрвакыт җиренә җиткерелә.
62. Алар анда артык бер сүз ишетмәячәкләр. Әмма [Аллаһы Тәгаләдән, фәрештәләрдән] күп итеп сәлам [ишетәчәкләр]. Алар өчен анда ризыклар иртән дә, кичен дә [һәрвакыт] бар.
63. Менә – җәннәт. Без аны колларыбыз арасыннан тәкъва иясе булганнарга мирас итеп бирәчәкбез.
64. [Җәбраил [галәйһиссәлам] сиңа әйтте:] «Без беркайчан да синең Раббыңның әмере булмыйча иңмибез. Алдыбызда булган [киләчәк заманнар] да, артыбызда калган [үткән заманнар] да, болар арасында булган да – Аллаһныкы гына. Синең Раббың онытучан түгел. [Шуңа күрә, кяферләр уйлаганча, Ул сине онытмады һәм кире какмады.[4]]
65. [Ул] Күкләрнең дә, җирнең дә, аларның икесе арасындагыларның да Раббысы. Аңа гыйбадәт кыл һәм Аңа гыйбадәттә сабыр [һәм нык] бул! Син Аның [Аллаһ исемен йөрткән] берәр охшашын беләсеңме?
66. [Кяфер] Кеше: «Әллә мин үлгәннән соң тере булып [каберемнән] чыгачакмынмы?»
67. [Бу] Кеше, үзе элек булмаган чагында, аны Безнең бар иткәнне хәтерләмиме әллә?
68. Раббың белән ант итәм, аларны [һәм алар ияргән] шайтаннар белән бергә [Кыямәт көнендә], һичшиксез, [хозурыбызга] җыячакбыз. Шуннан соң аларны җәһәннәм тирәсендә тезләндерәчәкбез.
69. Шуннан соң [адашу юлында] ярдәмләшкән һәм [кяфер] җәмәгатьтән Рахманга каршы көферлеге иң көчле булганнарны [тезләнгәннәр рәтеннән аерып] чыгарачакбыз.
70. Шуннан соң, ул кешеләрдән анда [җәһәннәмгә] керергә тиеш булганнарны яхшы белүче – Без бит.
71. [И, имансызлар!] Сезнең арагыздан аңа кермәгән һичкем булмаячак [чөнки сират күпере җәһәннәм өстенә корылган булганлыктан, аның аша үтмәгән кеше җәннәткә керә алмаганга күрә, һәркемнең җәһәннәмгә керүе котылгысыз; ләкин мөэминнәр узган чакта ул сүнеп торачак, кяферләр һәм кайбер баш күтәрүчеләр исә сираттан аска җәһәннәмгә тәгәрәячәкләр].. Бу – синең Раббыңның өстенә алган катгый хөкеме.
72. Шуннан соң Без тәкъвалык кылганнарны коткарачакбыз. Залимнәрне исә анда тезләнгән килеш [мәңге] калдырачакбыз.
73. Безнең аятьләребез аларга ап-ачык итеп укылгач, [Нәдр ибне Харис кебек] кяферләр иман китергән кешеләргә: «[Безме, әллә сезме?!] Ике фиркадан кайсысы тоткан урын ягыннан яхшырак, мәҗлес ягыннан да күркәмрәк?» – диде.
74. Хәлбуки, Без алардан элек кирәк-ярак һәм кыяфәт ягыннан да күпкә артык булган ничәмә-ничә буынны һәлак иттек!
75. [Расүлем!] Әйт: «Кем дә кем адашу юлында булса, Рахман аңа [гөнаһы һәм бозыклыгы артсын, дип озын гомер һәм мул ризык бирү белән] әҗәлен кичектерсен. Ниһаять, алар куркытылган нәрсә – яки газап яки Сәгатьне күргәч, тоткан урын ягыннан кемнең начаррак, гаскәр ягыннан кемнең көчсезрәк икәнен беләчәкләр».
76. Аллаһ [үз ихтыярлары, Аллаһы Тәгаләнең насыйбы белән] туры юлга ирешкәннәрнең һидаятьләрен арттыра. [Колның, дөньяда ия булган вакытлы мөмкинлекләре белән чагыштырганда, мактау һәм тәкбир зикерләре, биш вакыт намаз, ураза, хаҗ һәм зәкят кебек файдасы мәңгегә] Кала торган изге гамәлләр – синең Раббың хозурында әҗер ягыннан да, нәтиҗә ягыннан да иң яхшылары.
77. [Расүлем!] Аятьләребезне инкяр иткән һәм: «[Терелтелә-нитә калсам] Әлбәттә, миңа мал да, балалар да биреләчәк!» – дип әйткән кешене күрдеңме?[5]
78. Әллә ул [Аллаһы Тәгаләгә генә билгеле булган] гаибне күрдеме? Юкса Рахман хозурыннан [үзенә мал һәм балалар биреләчәге турында] бер сүз?
79. Юк! [Бу кеше ялгыш уйлый]. Без аның әйткәннәрен язып куябыз һәм газабын да озакка сузачакбыз.
80. Ул әйткән нәрсәләргә Без варис булачакбыз, һәм ул [Кыямәт көнендә] Безгә ялгызы киләчәк.
81. Алар [мөшрикләр] үзләренә бер шәрәф [һәм газаптан котылу чарасы] булсын өчен, Аллаһтан башканы илаһ итеп алдылар.
82. Юк! [Эш алар уйлаганча түгел!] Алар [табынган ялган илаһлар Кыямәт көнендә] боларның гыйбадәтләрен танымаячаклар [алардан ваз кичәчәкләр] һәм аларга дошман булачаклар.
83. [Расүлем!] Шайтаннарны кяферләргә аларны котыртыр өчен җибәргәнебезне күрмәдеңме әллә?
84. Шуңа күрә [газапка кайчан тартылулары мәсьәләсендә] аларга карата ашыкма! [Бик тиздән, аларны һәлак иткәнебездән соң, син дә, мөэминнәр дә аларның явызлыгыннан котылачаксыз һәм җир йөзе аларның фетнәсеннән чистарачак]. Без бит алар өчен [һәлак буласы көннәрен] хисап белән саный барабыз.
85. Безнең тәкъвалык ияләрен [изге гамәлләренә, чалган корбаннарына җавап итеп, алтын иярле дөяләренә атланган хәлдә] җәмәгать буларак Рахманга җыячак көнне [һич онытма].
86. [Иң зур, инкяр итү гөнаһын кылган] Гөнаһлыларны исә [куып барылган хайваннар кебек] сусаган хәлдә җәһәннәмгә куачакбыз.
87. Рахман хозурында [гөнаһлыларга шәфәгать итү белән бәйле] бер сүз алган кешедән тыш, алар [берсе дә] шәфәгатькә ия булмаслар.
88. Алар [мөшрикләр]: «Рахман үзенә бала алды», – диделәр.
89. [И, мөшрикләр!] Һичшиксез, сез бик начар сүз әйттегез.
90. Моннан [сүзнең начарлыгыннан] күкләр аздан гына таркалмый, җир аздан гына ярылмый, һәм таулар аздан гына ишелми[6].
91. Чөнки алар Рахманга бала нисбәт иттеләр.
92. Бала алу Рахманга хас түгел.[7]
93. Күкләрдә һәм җирдә булганнарның һәрберсе Рахманга [түбән һәм буйсынган хәлдә] кол буларак кына киләчәк.
94. Ул аларны [берсе дә гыйлеменнән һәм кодрәтеннән тыш булмаслык итеп] уратып алган һәм аларны [шәхесләрен, фигыльләрен, хәтта сулышларына кадәр һәрнәрсәләрен] тулы бер хисап белән санаган.
95. Аларның һәрберсе дә Аңа Кыямәт көнендә [малсыз-баласыз һәм ярдәмчесез буларак] ялгыз килеш киләчәк.
96. Һичшиксез, иман китергән һәм изге гамәлләр кылганнар өчен Рахман [аларның бер-беренә карата] бер сөю хасил итәчәк.
97. Синең аның [Коръән] белән тәкъвалык ияләрен сөендерүең һәм, хакны кабул итмичә, залим булганнарны кисәтүең өчен, Без аны синең телең [булган гарәп теле] белән җиңеләйттек.
98. Без алардан әүвәл ничәмә-ничә буыннарны һәлак иткән идек! Син алардан берәрсен таба аласыңмы? Яки аларның пышылдавын булса да ишетә аласыңмы? [Юк, чөнки Без аларны шундый бер һәлакәткә дучар иттек ки, үзләре дә, әсәрләре дә, сүзләре дә калмады!]
[1] Имам Мукатил фикеренчә, сәҗдә аяте булган 58 нче аяте кәримә; имам Сүютый хәбәр иткәнчә, 71 нче аяте кәримә Мәдинәи Мөнәүвәрәдә иңгән булганнар.
[2] Зәкәриянең (галәйһиссәлам) үзенә бирелүен сораган бала хакындагы варислык мал-мөлкәт варислыгы түгел, пәйгамбәрлек һәм галимлек мирасы була, чөнки пәйгамбәрләрнең мирас итеп динар һәм дирһәм калдырмыйча, гыйлем мирасы калдырулары хәдис-шәрифләрдә белдерелә. Болай да Зәкәрия (галәйһиссәлам) кебек бер пәйгамбәрнең калдырачак малын туганнарының уллары әрәм-шәрәм итеп бетерерләр дип куркуы турында хәтта уйга китерү дә булырга тиеш түгел. Ул Исраил улларының пәйгамбәрләрне үтергәннәрен һәм диннең хөкемнәрен үзгәрткәннәрен күргәч, туган-тумачасының да, үзеннән калачак гыйлемне сакламаячакларыннан куркып, Аллаһы Тәгаләдән өммәтен ышанып калдыра алырлык изге бер бала сорый. Ләкин ул инде йөз дә егерме яшьлек карт, хатыны ул көнгә кадәр бер бала да тудырмаган туксан сигез яшьлек карчык булганнары өчен, Аллаһы Тәгаләнең аңа бу баланы насыйп иткән вакытта бер галәмәт күрсәтүен сорый. Аллаһы Тәгалә аңа һич гөнаһ эшләмәячәк, хәтта гөнаһ эшләүне акылына да китермәячәк бик изге бер бала бирәчәген вәгъдә итә һәм, моңа галәмәт итеп, бер сәбәпсез, өч көн, өч төн һич сөйләшә алмаячагын, ләкин теләкләрен ым-ишарәләр белән аңлата алачагын, тик зикер кыласы килгәндә генә теленең ачылачагын бәян итә. Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә белән араларындагы сөйләшүләр аяте кәримәләрдәгечә була.
[3] Бу аяте кәримә – Ибраһимның (галәйһиссәлам): «(И, Раббым!) Соңыннан киләчәкләр арасында миңа яхшылык белән искә алынуны насыйп ит!» («Шугара» сүрәсе, 84) рәвешендәге догасының кабул булуының бер әсәре. Моның нәтиҗәсе буларак, хәзер дә ялгыш диннәрне тотучылар аны хәтта хәер белән искә ала һәм аңа баглы булуларны дәгъвалый. Безнең дә һәр намазыбызда аңа һәм гаиләсенә салават укуыбыз – бу аяте кәримәнең бер чагылышы.
[4] Яһүдиләрнең котыртуы белән мөшрикләр Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) кәһф әһелләре, Зөлкарнәйн һәм рух белән бәйле сораулар бирәләр, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), җавап бирмичә, вәхи килгәнен көтә торган була. Ләкин вәхи килми торганга, мөшрикләр «Раббысы Мөхәммәдне ташлады!» кебек юк-бар сүз сөйләшә башлыйлар. Шуларны ишетеп, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бик борчыла. Ниһаять, Җәбраил вәхи китерә башлагач, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аңардан болай кичегүенең хикмәтен сорый. Аның җавабы Аллаһы Тәгаләнең бу аяте кәримә белән аңлатыла.
[5] Бу аяте кәримә Гас ибне Ваил турында иңә. Бервакыт Хәббаб (радыйаллаһу ганһ) аңардан алачагын сорагач: «Син Мөхәммәдне инкяр итми торып, бирмим!» – дип әйтә. Ул исә: «Ни тере чакта, ни үле чакта, ни син терелтелгәч – мин беркайчан да аны инкяр итмәячәкмен!» – дип җавап бирә. Шуннан теге: «Мин терелтеләммени?» – дип сорый. «Әйе!» җавабын алгач: «Алайса, мин үлим, терелим, ничек кенә булмасын, анда да мин мал-мөлкәт иясе булачакмын, шул вакытта хисаплашырбыз», – дигәч, бу аять иңә.
[6] Мөфәссирләр бу аяте кәримәне: «Бу ширек сүзе шулхәтле зур, әгәр ул бер формага кереп күренә алса, шушындый зур җисемнәр хәтта, аны күтәрә алмыйча, авырлыгыннан челпәрәмә килерләр иде. Аеруча бу сүзнең ямьсезлеге Аллаһы Тәгаләнең ачуын шулкадәр китерә, әгәр дә «җәзаларны шундук бирмәү» мәгънәсендә килә торган «Хилем» сыйфаты булмаса, Аллаһының бу сүзне авызларыннан чыгаручыларга карата чыккан Аллаһның ачуы сәбәпле күптән бөтен галәм харап булып бетәр иде», – дип аңлаталар.
[7] Баланың нинди дә булса бер яктан атасына охшавы була. Аллаһы Тәгаләгә исә бернәрсә дә охшамаган. Моннан тыш, бала атасыннан соң варислык һәм ихтыяҗларны үтәү кебек максатлар белән сорала, боларның берсен дә Аллаһы Тәгаләгә хаслау мөмкин түгел.