Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Барча мактау – Аллаһка, Ул [Коръәни Кәрим кебек бөек] Китапны колына [Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) иңдерде һәм аның эченә бер кимчелек тә куймады.
2. [Раббыгыз] Үзеннән каты бер газап белән [кяферләрне] кисәтер һәм изге гамәлләр кылган мөэминнәрне сөендерер өчен [Коръәнне] дөп-дөрес [бер китап] итеп [иңдерде] ки, һичшиксез, аларга [мөэминнәргә] күркәм әҗер бар.
3. Алар анда [җәннәт кебек югары дәрәҗәле урында] мәңге калачаклар.
4. [Аллаһы Тәгалә Коръәнне] Бигрәк тә: «Аллаһ үзенә бала алды», – диючеләрне кисәтер өчен [иңдерде].
5. Бу хакта [Аллаһы Тәгаләне балалы дип санауда] ни үзләренең, ни аталарының бер гыйлеме булмады. Авызларыннан чыккан сүз нинди зур [газапларны кирәк кылган бернәрсә] булды! Алар ялганнан башка бернәрсә сөйләмиләр.
6. [Расүлем!] Әгәр алар бу [илаһи] Сүзгә ышанмасалар, артларыннан [кайгыларга төшеп] өзгәләнеп, үз-үзеңне һәлак итәсеңме?
7. Һичшиксез, Без, [кешеләрнең] кайсысы изге гамәл кылачагын сынар өчен, җир йөзендәге һәрнәрсәне аның өчен зиннәт иттек.
8. Әмма Без аның өстендә булганнарны [шуның кадәр җиһазлаганнан соң] коп-коры туфракка әйләндерәчәкбез. [Колларыбыз аның вакытлы яшеллегенә алданып, Ахирәтне онытмасыннар].
9. [Расүлем!] Әллә син мәгарә һәм рәкыйм [дип аталган такталарга исемнәре язылган тау куышы] әһелләренең [бик озак йоклаганнан соң уянулары турындагы вакыйга] Безнең [барлыгыбызны һәм берлегебезне күрсәткән] аятьләребез арасыннан иң гаҗәеп нәрсә булды дип санамыйсыңмы? [Әмма бу алай түгел].
10. Ул [залим кяфер Дикьянус тарафыннан ширеккә ирексезләнгән, ләкин аңа буйсынмаган] яшьләр [шәһәрдә калып, иманнарын саклый алмаганнарын аңлагач] мәгарәгә сыенганнар һәм: «Раббыбыз! Үз хозурыңнан безгә [мәгъфирәт, ризык һәм дошманнан имин кылган] рәхмәт бир һәм [һиҗрәт белән бәйле бу] хәлебездән безгә [максатыбызга ирешер өчен] котылу юлы әзерлә», – дигәннәр иде.
11. Без ул мәгарәдә ничәмә-ничә елга аларның колакларына [йокы пәрдәсе] капладык [шул сәбәпле алар, бернинди тавыш ишетмичә, йөзләгән ел буена йокладылар].
12. Шуннан соң, ике төркемнән кайсысы күпме калганнарын дөресрәк исәпләгәнне ачыклар өчен, аларны [ничәмә-ничә елдан соң йокыларыннан] уяттык.
13. Без сиңа аларның башыннан кичкәннәрне хак белән сөйлибез. Һичшиксез, алар Раббыларына иман китергән яшьләр иде. Без исә аларның һидаятьләрен арттырдык.
14. Алар [ул залим хөкемдарның потларга сәҗдә кылдыруына каршы] аягөсте торып баскач, Без аларның күңелләренә куәт [һәм сабырлык] бирдек, шул сәбәпле алар әйттеләр: «[Потлар безнең Раббыбыз була алмый!] Безнең Раббыбыз – күкләрнең һәм җирнең Раббысы [булган Аллаһы Тәгалә]. Без Аннан башканы илаһ дип әйтмибез. Юкса, [дөреслектән] ерак сүз әйткән булырбыз.
15. Безнең [ялгыш юлда булган] кавемебез Аннан башка илаһлар сайлады. Алар хакында ачык бер дәлил китерсәләр иде! [Ширек кылу белән] Аллаһка карата ялган уйдырма чыгарудан да залимрәк кем бар?[2] »
16. «Алардан да, аларның Аллаһтан башка табынган нәрсәләреннән дә ераклашсагыз, мәгарәгә сыеныгыз, Раббыгыз рәхмәтен сезгә җәер һәм эшегездән сезнең өчен файдалы нәрсәләр әзерләр».
17. [Расүлем! Алар мәгарәгә сыендылар һәм гыйбадәткә юнәлделәр. Нәкъ шул вакытта Без аларны каты йокыга талдырдык. Әгәр дә син анда булсаң, мәгарә өстенә туган] Кояшны күрер идең. Чыккан чагында ул мәгарәләренең уң ягына борыла [һәм нурлары белән аларның тынычлыгын бозмый], баеган чагында исә [аларга тимичә] сул ягыннан үтеп китә иде. Алар аның иркен бер урынында иделәр [мәгарәнең бөркү һавасы да, кояшның эссесе дә аларны интектерми иде]. Менә бу – Аллаһның могҗизаларыннан. [Мәгарә әһелләрен һидаять иткәне кебек] Аллаһ кемне дә булса һидаятькә ирештерсә, ул, һичшиксез, һидаятьне тапкан булыр, кемне дә булса адаштырса, аны туры юлга юнәлтерлек бер дус та, яклаучы да таба алмассың.
18. [Расүлем! Күзләре ачык булганга күрә һәм уңга-сулга каранып торганнары өчен] Син аларны уяу дип санарсың, әмма алар йоклыйлар. Без аларны [туфракның черетүеннән саклау өчен] әле уң якка, әле сул якка әйләндерә идек. Этләре дә алда алгы аякларын сузып ята иде. Әгәр аларны [чәчләре, тырнаклары җиткән хәлдә] күрә алган булсаң, һичшиксез, алардан йөз чөерер һәм алар аркасында курку эчендә булыр идең.
19. [Бер могҗиза нәтиҗәсе буларак, аларны еллар буена йоклатканыбыз кебек] Бер-берләреннән [Аллаһы Тәгаләнең аларга нинди мөгамәлә кылганын] сорасыннар [да, бу нигъмәтләргә шөкер кылсыннар] дип, Без аларны уяттык. Араларыннан берсе [калганнарына]: «[Бу мәгарәдә] Никадәр булдыгыз?» – диде. Алар [өйләдән соң уянганнары өчен, иртәнге якта мәгарәгә кергәннәрен уйлап]: «Бер көн яки бер көннән азрак», – диделәр. Алар [тырнакларының, чәчләренең җиткәнлеген күргәч] әйттеләр: «Күпме калганыгызны Раббыгыз яхшырак белә. [Хәзер, ачлыгыбызны басар өчен бер чара күрергә кирәк] Арагыздан берегезне шушы көмеш тәңкәләр белән шәһәргә җибәрегез, [хәләл һәм очсызрагын] алсын, нинди ризык иң пакь булса, шуннан сезгә алып килсен. Әмма [алыш-бирештә тавыш куптарырга сәбәп ачып, үзенең кемлеген белдермәс өчен] бик сак булып эш итсен һәм сезнең хакта һичкем сизенмәсен.
20. Һичшиксез, әгәр алар сезнең хакта белеп алсалар, сезне таш атып үтерәчәкләр яки [көчләп] үз диннәренә кертәчәкләр. Ул чакта беркайчан да котылуга ирешмәячәксез».
21. Шулай итеп, Без алардан хәбәрдар иттек, Аллаһның [бөтен кешеләрне терелтү] вәгъдәсе [дә] хак булганын, Сәгатьнең җитүендә шөбһә булмаганын [кешеләр] белсеннәр. [Моңа шаһитлар] Үзара [терелтелүчеләргә бәйле рәвештә] эшләре хакында бәхәсләшкән чакта [Аллаһы Тәгалә мәгарә әһелләрен аларга күрсәтеп, соңыннан вафат иттергәч, аларның бу кәрамәтләрен үз күзләре белән күрүчеләр бер-берләренә]: «Аларның [мәгарәләре авызы] өстенә бер бина төзегез», – диделәр. Әмма Раббылары аларны яхшырак белә. [Иманлы һәм имансыз кешеләр арасында кая күмеләселәре һәм яннарына бер бина төзелү-төзелмәве хакында сүзләр озакка сузылгач] Фикерләре өстен чыккан кемсәләр [ул заманның мөселман хөкемдары һәм аның белән бергә иман китергән кешеләр]: «Без, һичшиксез, аларның [мәгарә авызлары] өстенә бер мәчет салачакбыз», – диде.
22. [Расүлем!] Алар гаиб белән бәйле юрауда булып: «[Алар] Өчәү, дүртенчеләре – этләре», – диячәк. Кайберәүләре исә: «Биш [кеше], алтынчылары – этләре», – диячәк. [Кайберәүләре Аллаһы Тәгаләнең белдерүе белән хакка ирешеп:] «Җиде [кеше], сигезенчесе – этләре», – диячәк. [Расүлем! Белмичә сөйләгән әһле китапка] Әйт: «Аларның саннарын Раббым яхшырак белә. Алар турында белүче бик аз». Моннан соң [беркемне наданлыкта гаеп итмичә] алар хакында [сиңа вәхи ителгән дәлилләргә таянып] ачык бер бәхәскә генә кер һәм алар хакында аларның берсенә дә сорау бирмә.
23. Берни турында да: «Мин моны иртәгә эшләячәкмен», – дип әйтмә[3].
24. «Мәгәр Аллаһ теләсә [генә эшләрмен]» [дип әйт]. Әмма [моны] оныткан чагыңда Раббыңны исеңә төшер һәм: «Бәлки, Раббым мине моннан да якынрак булган бер юлга ирештерер», – дип әйт.
25. Алар мәгарәләрендә өч йөз ел калдылар. [Шуңа өстәп, арткан өлешенә карата төгәлсезлеккә урын калдырмыйча] тагын тугыз [ел] куштылар.
26. [Расүлем! Мәгарәдә калу вакыты турында ихтилафка төшкән китап әһелләренә] Әйт: «Аларның күпме торганнарын Аллаһ яхшырак белә. Күкләрнең һәм җирнең яшерен серләре – Аныкы. Аның [һәр барлыкны] күрүе дә, [һәр ишетелгәнне] ишетүе дә ни тора! Аларның [җир һәм күктә булганнарның] Аннан башка [эшләрен алып барырлык һәм аларга ярдәм итәрлек] бер дуслары да юк. Ул Үзенең хөкемендә беркемне дә уртак итмәс».
27. Раббыңның Китабыннан сиңа вәхи ителгәнне укы. Аның сүзләрен алмаштыра алырлык һичкем юк. Син Аннан башка сыеныр урын таба алмассың.
28. [Расүлем! Бай мөшрикләрнең килешсез тәкъдимнәренә бер дә игътибар итмә. Киресенчә, син] Иртә-кич Раббыларына Аның ризалыгын сорап дога кылучылар белән үзеңне сабыр тот. Дөнья тормышының [вакытлы] зиннәтен теләп, ике күзеңне алардан алма [кяфер мөшрикләр ягына карама]. [Үмәййә ибне Хәләф кебек, сиңа фәкыйрьләрне мәҗлесеңнән куарга тәкъдим иткән] Кешеләргә итагать итмә, Без аның күңелен Безне зикер итүдән гафил кылдык һәм [шул сәбәпле] ул [максатына ирешү юлында] бозык теләкләренә ияргән, эше дә [хакның чикләрен узып] чамадан узган[4].
29. [Расүлем! Зикердән гафил булган бу кешеләргә] Әйт: «[Миңа вәхи ителгән Коръән һәм Ислам китергән] Хак – Раббыгыздан. [Нәфесләрегез теләгән нәрсә исә хактан ерак, Раббыгыз сезгә боера:] Кем тели, иман итсен, кем теләми, инкяр итсен. [Мин беркемнең иманына мохтаҗ булмаганым кебек, беркемнең инкарыннан да зарар күрмим, ләкин шуны белегез] Без залимнәргә шундый бер Ут әзерләдек ки, аның ялкыны аларны уратып алган булыр. Әгәр алар [анда сусызлыктан] ярдәм сорасалар, эретелгән бакыр кебек [кайнарлыгы сәбәпле] йөзләрне куырып [һәм тиреләрне суеп] ала торган бер су белән җавап бирелер. Бу – нинди коточкыч эчемлек һәм бу – нинди яман җыелу урыны!
30. Иман итеп, [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге гамәлләр кылучылар [белсеннәр], Без игелек кылучыларның әҗерләрен юкка чыгармыйбыз.
31. Аларга [пулат-сарайлары] асларыннан елгалар агып яткан Гаден җәннәтләре әзерләнде. Алар анда диваннар өстенә утырып, беләзекләр белән бизәнәчәкләр, юка һәм калын ефәк-парчадан яшел киемнәр киячәкләр. Бу – нинди яхшы нигъмәтләр һәм [бу – җәннәт йорты] нинди күркәм җыелу урыны!»
32. [Расүлем! Кяфер һәм мөэмингә] Мисал итеп аларга шушы ике кешене китер: аларның берсенә Без әйләнә-тирәләрендә хөрмә агачлары, араларында игеннәр үсеп утырган ике йөзем бакчасы биргән идек.
33. Ике бакчаның икесе дә җимеш бирәләр һәм аннан берни дә югалмый иде. Аларның араларыннан бер елга агызган идек.
34. Аның [бу саналганнардан тыш] башка малы да бар иде. Шуңа күрә ул [масаеп] аның белән [мактанып] сөйләшкәндә, иптәшенә: «Мин бит синнән баерак, нәсел белән дә синнән куәтлерәкмен», – диде[5].
35. [Шундый тәкәбберлеге һәм масаюы сәбәпле ул] Үз-үзенә золымлык кылып, бакчасына керде һәм әйтте: «Мин бу беркайчан да юкка чыкмас дип уйлыйм.
36. Сәгать [Кыямәт көне] бар дип тә уйламыйм. Әгәр дә инде [син уйлаганча, терелтелеп] Раббымның хозурына кайтарылсам, [бүген ия булган малларымны үзем казанганым өчен, Ахирәттә дә] моңардан да яхшырак нәрсәгә ия булырмын».
37. Аның белән [шулай итеп] сөйләшеп торган [мөэмин] иптәше аңа әйтте: «Син үзеңне туфрактан, шуннан бер тамчыдан яралткан, шуннан соң сине кеше сурәтенә керткән Затны инкяр иттеңме әллә?
38. Ләкин мин [Аны инкяр итә алмыйм]! Ул – Аллаһ, минем Раббым һәм мин Раббыма бернәрсәне дә тиңдәш итмим.
39. Бакчаңа кергәндә, син: «Бу [бөтен күркәмлек] – Аллаһның теләге, көч-куәт – Аллаһта гына», – дигән булсаң иде. Байлык һәм нәсел ягыннан мине үзеңнән түбәнрәк күрәсең икән.
40. Бәлки Раббым миңа [дөньяда яки Ахирәттә] синең бакчаңнан да яхшырагын бирер, аңа исә күктән бер газап җибәрер дә, ул [өстендә бер агач та, үлән дә үсмәгән] коп-коры туфракка әйләнер.
41. Яки аның суы [җир астына] тирәнгә китәр дә, бүтән аны кайтара алмассың».
42. [Аллаһы Тәгалә тарафыннан бакчасына бер ут җибәрелеп, суы да җир төбенә китеп] Аның [бөтен] җимешләре [афәтләр белән] юк ителде, һәм ул [бакча] терәкләре өстенә ауган хәлгә килгәч: «Аһ! Раббыма тиңдәш куймаган булса идем», – дип, аңа керткән чыгымнары каршында [үкенеченнән] ике кулын бер-берсенә сугарга тотынды.
43. [Кавем һәм кабиләсенә өмет баглаган ул кешегә бу бәла килгәч] Аңа Аллаһтан башка ярдәм итәрлек бер җәмәгать тә булмаганы кебек, ул [Аллаһның үченнән] үз-үзен дә коткара алмады.
44. Монда [һәркем гаҗиз калган очракларда, бигрәк тә Кыямәт көнендә] ярдәм [һәм көч] Хак булган Аллаһка гына хас. [Дусларына] Иң яхшы әҗер [бирү] дә, [игелекле колларына] иң яхшы нәтиҗә [тәэмин итү] дә – Аңарда гына.
45. [Расүлем! Алар яшәгән] Дөнья тормышының [башта гөлбакча булып күренгәннән соң, соңыннан бик тиз кулдан ычкынуына бәйле] мисалын аларга су белән аңлат ки, Без аны күктән яудырабыз, аның аркасында җирнең үсемлеге [башта үсә, аннары куера-куера] бер-берсенә үрелә, шуннан соң [кибеп] җил очыртып йөрткән чүп-чар хәленә килә. Аллаһ – һәрнәрсәгә Кодрәтле.
46. Мал һәм ир балалар – дөнья тормышының [вакытлы һәм бик тиз үтә торган] зиннәте. [Мәңге] Бетми торган [тәсбих, мактау, тәүхид һәм тәкбир зикерләре, биш вакыт намаз, ураза, хаҗ һәм зәкят кебек] игелекле гамәлләр исә Раббыңның хозурында савап ягыннан да яхшырак, өмет баглау ягыннан да лаеклырак. [Бу изге гамәлләргә баглаган өметләрдән исә, һичшиксез, файдалана алачак].[6]
47. [Расүлем! Ул көнне Без тауларны [урыннарыннан куптарып, болытлар кебек] йөртәчәкбез, җир йөзенең шыр ялангач булганын күрәчәксең, һәм Без алардан берсен дә [үле] калдырмыйча [каберләреннән терелтеп, мәхшәрдә] җыячакбыз.
48. Алар саф булып Раббыңа чыгарылачаклар. [Шулвакыт дөньяда чакта терелүне инкяр итүчеләргә болай диеләчәк] «Сез Безгә беренче мәртәбә яралтылгандагы кебек килдегез. Без сезне хисапка тартасы вакытны билгеләмәдек дип саный идегез».
49. [Колларның кылган гамәлләре язылган] Китап [кемнеңдер уң, кемнеңдер сул кулына, соңыннан мизанга] куелган. Гөнаһлыларның анда булганнардан курыкканнарын күрерсең. Алар: «Ни үкенеч безгә! Бу нинди китап! Кечкенә һәм зур булган бернәрсәне дә калдырмыйча, барысын да санаган», – дип әйтерләр. Һәм бөтен кылганнарын каршыларында табарлар. Синең Раббың беркемгә дә золым итми.
50. Менә Без фәрештәләргә: «Адәмгә сәҗдә кылыгыз!» – дип әйткән идек. Иблистән башка, алар һәммәсе дә сәҗдә кылды, чөнки ул җеннәрдән иде, шуңа Раббысының әмереннән чыкты. Хәзер сез Мине ташлап, аны һәм аның нәселен дус итмәкчесезме? Алар бит – сезнең дошманнарыгыз. Залимнәр өчен бу [рәвештә Аллаһка итагать итү урынына шайтанга итагать итүне сайлау] – нинди яман алмашу!
51. [И, шайтаннарны Миңа тиңдәш итүчеләр!] Мин аларны күкләрнең һәм җирнең яралтылышына да, шәхсән үзләренең яралтылышына да шаһитлык итмәдем. Мин юлдан язганнарны беркайчан да ярдәмче итмим. [Ә сез ничек аларны Миңа иш итә аласыз?]
52. Аның [Аллаһы Тәгәләнең Ахирәттә кяферләргә]: «Сез [илаһлыкларына] дәгъва кылган тиңдәшләремне чакырыгыз [да, алар сезгә ярдәм итсеннәр]!» – дип әйтәсе көнне алар [потларны] чакырырлар, ләкин аларга җавап бирүче булмас. Без [һәммәсе яначак җәһәннәмдә булган] һәлак урынын [кан, эрен, качыр кадәр зур еланнар белән тулы үзәнлекне] аларның араларына кордык.
53. [Ширек гөнаһын кылган] Гөнаһлылар Утны күрде дә, үзләренең шуңа төшәчәкләрен аңладылар һәм аннан кайту юлы таба алмадылар.
54. Һичшиксез, Без Коръәндә кешеләргә төрле мисаллар китердек. Әмма [бәхәсләшү сәләтенә ия булган бөтен барлыкларны санасак, алар арасыннан] кеше – [бушка] сүз көрәштерергә иң хирысы [хәтта бу юлда ул җеннәрне һәм шайтаннарны да арттыра][7].
55. Һидаять [Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм Коръән] килгәннән соң, кешеләргә иман китерергә һәм Раббыларыннан гөнаһларын гафу итүен сорарга, әүвәлгеләр сөннәтенең аларның да башына килүеннән яки күзләренә күренеп килгән газаптан, сәбәпсез куркудан кала, бернәрсә дә комачауламый.
56. Без расүлләрне [җәннәт белән] сөендерүчеләр һәм [җәһәннәм турында] кисәтүчеләр итеп кенә җибәрәбез. Әмма кяферләр [«Сез безнең шикелле кешеләрсез генә бит!», «Аллаһ теләгән булса, пәйгамбәр итеп, әлбәттә, фәрештәләр иңдергән булыр иде!» кебек], хакны ялган белән юк итәр өчен, сүз көрәштерәләр. Алар аятьләребезне һәм кисәтелгән [газапларны белдергән] нәрсәләрне мәсхәрә итәләр.
57. Раббыңның аятьләре исенә төшерелеп тә, алардан йөз чөерүче һәм ике кулы белән кылганны онытучыдан да залимрәк кем бар? Һичшиксез, Без аларның күңелләренә – моны аңлауларына киртә булган пәрдәләр, колакларына авырлык [һәм саңгыраулык] кордык. Син аларны һидаятькә [ирештерәчәк Ислам диненә] чакырсаң да, алар [гомерләре буена] беркайчан да һидаятькә ирешмәячәкләр.
58. Синең Раббың – Гафу итүче һәм Мәрхәмәт иясе. Әгәр Ул, аларның кылганнары өчен, аларга җәза бирсә, аларга [дөньяда] газапны шундук бирер иде. Ләкин алар өчен вәгъдә ителгән бервакыт бар, алар Аннан башка сыенырлык урын таба алмаячаклар.
59. Бу [гад һәм сәмуд халкы яшәгән] өлкәләр [андагы халык пәйгамбәребезне инкяр итеп] золым иткән чакларында Без аларны һәлак иттек. Без, аларны һәлак итәр өчен, вәгъдә ителгән бервакыт билгеләгән идек [вакыты җиткәч, аның хакында сүз көрәштерү мәгънәсез булыр].
60. Менә Муса [галәйһиссәлам] яшь юлдашына [Юшаг ибне Нунга [галәйһиссәлам]]: «Мин [Хозыр [галәйһиссәлам] белән очрашасы] ике диңгез кушылган җиргә барып җиткәнчегә кадәр туктамаячакмын, гәрчә еллар үтсә дә», – дигән иде.
61. Алар икесе дә ике диңгез кушылган җиргә барып җиткәч, [яннарында пешерелгән һәм җанланып диңгезгә сикергән] балыкларын оныттылар. [Юшаг [галәйһиссәлам] балыкның җанланып диңгезгә качуын күргәнен Мусага [галәйһиссәлам] әйтергә онытты]. Бу [балык] су астыннан бер юл табып, диңгезгә китте[8].
62. [Балык качкан урынны] Узып киткәч, ул [Муса [галәйһиссәлам] егеткә: «Төшке ашыбызны китер, сәфәребез безне алҗытты», – диде.
63. Ул [Юшаг [галәйһиссәлам]: «Күрәмсең, кыя янында туктаган чагыбызда балыкны [җанланып, диңгезгә сикереп качканын сиңа әйтергә] онытканмын. Аны миңа искә төшерергә, һичшиксез, шайтан комачаулады. Ә ул юл табып, гаҗәеп рәвештә диңгезгә кереп китте».
64. Ул [Муса [галәйһиссәлам]: «Менә без эзләгән нәрсә шул иде бит», – диде, һәм икесе дә барган эзләреннән кире кайттылар.
65. Алар [кыя янына килеп җиткәч] колларыбыздан [Хозыр [галәйһиссәлам] исемле] бер колны таптылар, Без аңа хозурыбыздан бер рәхмәт биргән, Үзебездән бер гыйлем өйрәткән идек [Безгә генә хас һәм Безнең өйрәтүебездән башка беленүе мөмкин булмаган «ләдүнни гыйлем» аша ул гаибкә караган кайбернәрсәләрне белә иде].
66. Муса [галәйһиссәлам] аңа әйтте: «Үзеңә өйрәтелгән гыйлемнән туры юл турында миңа да өйрәтүең өчен мин сиңа иярсәм буламы?»
67. Ул әйтте: «Син минем белән бергә [йөргән чакта күргәннәреңне кабул итәр дәрәҗәдә] сабыр итә алмассың.
68. Колачлый алмаган бер гыйлемгә ничек сабыр итәрсең?»
69. Ул: «Ин шәә Аллаһ, син минем сабыр булганымны күрерсең. Синең бер әмереңә дә каршы килмәм», – диде.
70. Ул: «Әгәр дә миңа иярсәң, сиңа бәян иткәнче берни турында да миннән сорама», – дип әйтте.
71. Алар икесе [яр буйлап көймә эзләп] киттеләр. Көймәгә утыргач, [көймәнең хуҗасы түләү алмаса да, Хозыр [галәйһиссәлам] кулындагы бер балта белән ике тактаны куптарып] анда тишек ясады. Ул [киеме белән тишекне томалый башлады һәм]: «Моның халкын суга батырыр өчен тишек тиштеңме? Һичшиксез, син [моңарчы күрелмәгән] зур бер эш эшләдең», – дип әйтте.
72. Ул: «Мин [сиңа] «минем янда [булган вакыт дәвамында күрәчәкләреңә] сабырлыгың җитмәс», – дип әйтмәдемме?» – диде.
73. Ул: «Онытканым өчен мине гаеп итмә һәм мине көчемнән килмәгән авырлыклар күтәрергә мәҗбүр итмә», – диде.
74. Алар икесе янә киттеләр. Ниһаять, [иптәшләре белән уйнап йөргән] бер ир бала очраттылар. Ул [Хозыр [галәйһиссәлам], баланың башыннан тотып, муенын сындырып] аны шунда ук үтерде. Ул [көймә тактасының куптарылуына чыдый алмаганга, бу вакыйгага юлыккач]: «Ничек син [үтерелгән бер җан өчен] кыйсас булмый торып, [әле балигълыкка да ирешмәгән] саф бер җанны үтерәсең? Һичшиксез, син гаеп итәрлек бик зур эш эшләдең», – диде.
75. Ул [Хозыр [галәйһиссәлам]: «Мин [сиңа] «минем янда [булган вакыт дәвамында күрәчәкләреңә] сабырлыгың җитмәс», – дип әйтмәдемме?» – диде.
76. Ул: «Әгәр моннан соң синнән берәр нәрсә сорасам, бүтән мине юлдаш итмәссең. Һичшиксез, [мин өч мәртәбә сүземне бозачак булганым өчен] син минем тарафтан [гафу ителерлек саналган] гозергә ирештең», – диде.
77. Янә икәү киттеләр. Бер шәһәр халкына барып җитеп, алардан ашарга сорадылар. Ләкин алар боларны кунак итүдән баш тартты. Алар анда авып китәргә торган бер койма таптылар. Ул аны тотты да турайтты. Ул [аның кунакчыллык белән аерылып тормаган бер халыкның диварларын төзәтергә тырышуына түзә алмыйча]: «Теләгән булсаң, моның өчен түләү алган булыр идең [дә, шуның белән тамакларыбызны туйдырыр идек, бу эшең кирәксез булды]», – диде.
78. [Хозыр [галәйһиссәлам] Әйтте: «Бу [өченче мәртәбә каршы төшүең] – минем белән синең юллар аерылу чиге. [Инде] Синең миңа сабыр итә алмаган нәрсәләрнең аңлатмасын ачыклаячакмын.
79. Көймәгә килгәндә, ул [башка бернинди керемнәре булмаган] фәкыйрь кешеләрнеке иде, алар диңгездә эшлиләр иде. Аны кимчелекле итәргә теләдем, чөнки аларның алларында [кяфер һәм залим] бер хөкемдар бар ки, ул һәр [төзек] көймәне талап ала иде. [Без китүгә, ул хөкемдар аларның ул көймәләрен тикшертте, ләкин кимчелеге барлыгын белгәч, калдырып китте. Тегеләр исә көймәне төзәттеләр дә, элеккечә файдалануларын дәвам иттеләр].
80. [Мин үтергән] Ир балага килгәндә, аның ата-анасы иманлы кешеләр иде. Әмма без аның [үсеп җиткәч, кяфер булачагын, бигрәк тә үз көферлеге белән генә канәгатьләнмичә] ул икәүгә дә азгынлыгы белән авырлык һәм көферлек китерер [һәм алар, аңа ияреп, ялган дингә күчәрләр] дип курыктык.
81. Раббылары аларга [гөнаһлардан һәм начар әхлактан] сафлык ягыннан аңардан хәерлерәк һәм [ата-анасына карата] мәрхәмәтлерәкне бирсен дип теләдек[9].
82. Койма исә, ул шәһәрдә яшәгән ике ятимнеке иде. Аның астында алар өчен бер хәзинә бар. Аталары игелекле кеше иде. Синең Раббың икесе дә көчле [балигъ] яшькә ирешүләрен һәм Раббыңнан бер рәхмәт буларак хәзинәләрен табуларын теләде. Мин боларның берсен дә үз теләгем [һәм үз ихтыярым] белән эшләмәдем. Син сабыр итә алмаган нәрсәләрнең аңлатмасы менә бу».
83. [Расүлем!] Синнән Зөлкарнәйн [галәйһиссәлам] турында сорыйлар. Әйт: «Сезгә [хәзер] аның турында хәбәр бирермен»[10].
84. [Аллаһы Тәгалә аның хакында әйтте:] Һичшиксез, Без аңа җирдә көч һәм мөмкинлекләр бирдек, һәм Без аңа һәр эштә [аны максатына ирештергән гыйлем, кодрәт һәм корал кебек] сәбәбен бирдек.
85. Һәм ул [көнбатышка җитәргә теләгәч] бер сәбәпкә иярде.
86. Ниһаять, кояш баеган [яктан] җиргә ирешкәч, аның кара балчыклы [кайнар] чишмәдә [чишмә кебек күренгән офык читендә] батканын күрде. Аның янында ул [хайван тиреләрен кием итеп кигән] бер кавемгә тап булды. Без аңа: «И, Зөлкарнәйн, я аларга газап бирәчәксең, я аларга карата ниндидер игелек кылачаксың», – дидек.
87. [Зөлкарнәйн [галәйһиссәлам] Исламга дәгъват итүне сайлап] Әйтте: «Кем дә кем хаксызлык кыла, аны [үтерү белән] җәзага дучар итәчәкбез, шуннан ул [Ахирәттә] Раббысына кайтарылачак, шуннан Ул аңа куркыныч газап бирәчәк.
88. Әмма кем дә кем иман итеп, изге гамәл кылса, аңа [җәннәт] иң яхшы әҗер булыр. Һичшиксез, әмерләребездән аңа кулай булганын әйтербез».
89. Шуннан соң ул [көнбатышка җитәргә теләгәч] янә бер сәбәпкә иярде [бер юл сайлады].
90. Ниһаять, кояш чыккан җиргә ирешкәч, аның [кояшның] шундый бер кавем өстенә чыкканын күрде, Без аларга аңардан [тау, агач яки кием-салым кебек] каплана торган берни дә бирмәгән идек.
91. [Менә Зөлкарнәйннең [галәйһиссәлам] хәле] Шулай! Аның белән булганнарны Без гыйлем белән уратып алган идек.
92. Шуннан соң ул [көнчыгыш белән көнбатыш арасында, көнчыгыштан төньякка таба өченче бер юл тотып, максатына ирештерерлек] янә бер сәбәп эзләде.
93. Ниһаять, ике тау арасына ирешкәч, алар алдында [телләренең сәерлеге, акылларының җитешмәгәнлеге сәбәпле] һич сүз аңламаган бер кавемгә тап булды.
94. [Аларның халкы] Әйттеләр: «И, Зөлкарнәйн, бу туфракта Яэҗүҗ вә Мәэҗүҗ [исемле ике кабилә Яклаучылары канлы] бозыклык кыла. Сиңа бер хак түләсәк, алар белән безнең арада бер дивар төземәссеңме?»
95. [Зөлкарнәйн [галәйһиссәлам] аларга] Әйтте: «Раббым миңа биргән нәрсәләр хәерлерәк. Сез миңа көчегез белән ярдәм итегез, сезнең белән алар арасында нык бер койма ясармын.
96. Миңа тимер кисәкләре китерегез». Ниһаять, ике тау арасын тигезләгәч: «[Күрекләр белән тимер кисәкләренә] Өрдерегез!» – диде. Нәтиҗәдә аны ут хәленә китергәч: «Өстенә кояр өчен, миңа эрегән бакыр китерегез», – диде.
97. [Ул койма катып бер тау булды. Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ килеп] Аңа менә дә алмадылар һәм тишә дә алмадылар.
98. [Зөлкарнәйн [галәйһиссәлам] Әйтте: «Бу – Раббымнан [колларына] бер рәхмәт [нәтиҗәсе]. Әмма [Кыямәт якынлашып, ул койма артында калган Яэҗүҗ белән Мәэҗүҗнең кешеләргә һөҗүме хакындагы] Раббымның вәгъдәсе [чынга ашу вакыты] җиткәч, Ул моны җир белән тигезләячәк. Раббымның вәгъдәсе хак».
99. Ул [койманың артыннан чыгасы] көнне Без аларның берләрен икенчеләре эчендә дулкыннар шикелле бәргәләнгән хәлдә калдырдык. Сурга да өрелде, аларны [хисап өчен] бөтенесен бер урынга җыйдык.
100. Ул көнне җәһәннәмне кяферләргә ап-ачык итеп күрсәттек [һәм аның дәһшәтле газабын үз күзләре белән күрделәр].
101. Шуларга [күрсәттек] ки, кемнәрнең күзләре Минем зикеремнән бер пәрдә эчендә булган, [Минем сүзем ачык, аңлаешлы әйтелсә дә, хакыйкатькә карата саңгырау булганнары өчен] бераз ишетә алмаганнарга.
102. Кяферләр, Мине калдырып, [фәрештәләр һәм Гайсә [галәйһиссәлам] кебек] колларымны үзләренә [илаһлар] дуслар иттеләр дип санадылармы әллә? Һичшиксез, Без кяферләргә җәһәннәмне сыеначак урын итеп әзерләдек.
103. [Расүлем!] Әйт: «Без Сезгә гамәлләре иң күп зарар күрүчеләр турында хәбәр итикме?
104. Игелек кылдык дип санасалар да, дөнья тормышында тырышлыклары [Аллаһы Тәгалә хозурында бөтенләй] юкка чыкканнар [турында]?[11]»
105. Алар – Раббыларының аятьләрен һәм Аның белән очрашуны инкяр итүчеләр, шуңа гамәлләре бушка китәр. Без алар өчен Кыямәт көнендә бернинди [кыйммәт һәм] авырлык куймаячакбыз.
106. Кяфер булганнары, аятьләремне һәм пәйгамбәрләремне мыскыл иткәннәре өчен аларның җәзасы – җәһәннәм.
107. Һичшиксез, иман китереп, [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге гамәлләр кылучылар өчен сыену урыны Фирдәвес җәннәтләре булыр.
108. Анда мәңге калачаклар. Алар [ия булган нигъмәтләрдән бик канәгать булганнары өчен] аннан [кая да булса башка җиргә] күчүне [дә] теләмәячәкләр.
109. [Расүлем!] Әйт: «Раббымның [чиксез гыйлемен белдергән] сүзләре өчен диңгез суы язу карасы булса, Раббымның [гыйлеме дә, иксез-чиксез булган] сүзләре [дә] беткәнче, [яза-яза] диңгезләр бетәр иде, хәтта ярдәмгә тагын шулкадәр үк [кара] булса да».[12]
110. [Расүлем!] Әйт: «Мин – синең кебек бер кеше генә. Миңа Илаһыгызның бер генә илаһ булганы вәхи ителде. Моннан соң кем дә кем Раббысы белән очрашуга өмет итә, [Аның ризалыгына ирешерлек] игелек кылсын һәм Раббысына гыйбадәттә бернәрсәне дә тиң итмәсен».
[1] Ибне Габбас һәм Катадәдән (радыйаллаһу ганһүм) генә риваять ителгәнчә, 28 нче аяте кәримә, Мукатилнең (рәхимәһуллаһ) риваяте буенча, соңгы дүрт аяте кәримә Мәдинәдә иңгән.
[2] Ибне Исхак һәм башкаларның риваятенә караганда, Инҗил әһеле, зур гөнаһларга батып, потларга табына башлаган вакытта, араларыннан кайберләре хак диндә кала алган. Ул чорның Румдагы хөкемдары булган Дикьянус Гайсә [галәйһиссәлам] динендә булганнарны берәм-берәм эзләп таптырган, я потка табынырга, я үлемне сайларга көчләгән. Бер юлы ул кәһф әһелләре яшәгән Тарсус шәһәренә сугылгач, иман әһелләре кача башлаган, ләкин ул тентүләр ясап, кешеләрне үзе янына туплаткан. Гайсә [галәйһиссәлам] динендә булган бер төркем егетләр, мондый хәлгә елый-елый дога кылып, Аллаһы Тәгаләгә ялварган чакта, ул төбәкнең идарәчеләре, аларны тотып, сакчылар белән әлеге залим хөкемдар каршына алып килгәннәр. Ул аларга: «Сез ни өчен безнең потларыбызга багышлап корбан чалмыйсыз? Я корбан чаласыз, я үтереләчәксез», – дип әйткәч, алар: «Безнең илаһыбызның бөеклеге күкләрне һәм җирләрне каплаган, без Аннан башка беркемгә дә, бернәрсәгә дә гыйбадәт кылмыйбыз. Син теләгәнеңне эшлә», – дигәннәр. Бу җавапка ярсып чыккан хөкемдар аларның өсләрендәге кыйммәтле киемнәрен һәм бизәнгеч әйберләрен салдырырга әмер иткәннән соң: «Сезгә хәзер үк җәзагызны бирер идем, ләкин яшьлегегез хакына гафу итәм һәм сезгә, уйлар өчен, бераз вакыт бирәм», – дигән. Үзе исә башка йомышлары белән икенче төбәккә юл тоткан. Бу арада киңәшләшеп алган егетләр, өйләреннән бераз ризык алып, бер өлешен садака итеп бирергә, бер өлешен үзләре белән алырга карар биргәннәр һәм яшәгән урыннарыннан ерак булмаган Бәнҗилус тавындагы бер мәгарәгә сыенырга булганнар. Юлда алларына төшкән бер этне кабат-кабат куып җибәрүләренә карамастан, ул яннарыннан китмәгән һәм телгә килеп: «Мин Аллаһ сөйгәннәрне сөям, сез йоклагыз, мин сезне саклап торырмын», – дигән. Аларның мәгарәдәге гамәлләре намаз, ураза һәм зикер булган. Азык-төлек өчен җаваплы итеп билгеләнгән Ямлиха һәр иртә, кыяфәтен үзгәртеп, шәһәргә чыккан, кирәкле ихтыяҗларын тәэмин иткән һәм булган хәлләрне белеп, аларга да сөйли барган. Беркөн шулай чыгып киткәннән соң, елый-елый яннарына әйләнеп кергән, залим хөкемдарның кире кайтуын һәм аталарыннан сорау алуын, аларның котылыр өчен: «Балаларыбыз безгә каршы баш күтәрделәр, малларыбызны талап тауга качтылар», – дип әйткәннәрен хәбәр иткәч, барысы бергә сәҗдәгә капланып Аллаһы Тәгаләгә ялвара башлаганнар. Шуннан кояш баеган вакытта, башларын сәҗдәдән күтәреп киңәшләшергә тотынгач, Аллаһы Тәгалә аларны каты йокыга талдырган. Хәтта этләре дә мәгарә авызында йокыга киткән. Хөкемдар, аларны эзләп тапкач, нишләтергә белмичә, бер карарга килә алмаган, ахыр чиктә Аллаһы Тәгалә күңеленә, мәгарә авызын томалап, аларны үлемгә дучар итү фикерен салган, чөнки Аллаһы Тәгалә шул рәвешчә аларны үлемнән соң терелүгә ишарә итә торган бер аять-могҗиза күрсәтергә теләгән. Шулай итеп, хөкемдар, ул мәгарәне аларга кабер итәр өчен, томалап куярга кирәк дигән карарга килгән.
Ләкин Дикьянусның якыннарыннан булып иманнарын яшергән ике кеше бу яшьләрнең диннәрен, нәселләрен, саннарын, югалу тарихларын һәм кемнән качканнарын ике кургаш ләүхәгә язып, бер бакыр табутка салып, мәгарә авызына төзелгән диварның эчке ягына урнаштырганнар һәм: «Ихтимал, Аллаһ Кыямәт көненнән алда мөэмин бер җәмәгатьне болардан хәбәрдар итәр дә, алар шул сәбәпле бу егетләрнең вакыйгасын белерләр», – дип уйлаганнар. Вакыт үтү белән Дикьянус та, аның кешеләре дә үлгәннәр, еллар һәм гасырлар үткән, хөкемдарлар алмашкан. Ул шәһәргә Бәйдарус исемле тәкъва бер кеше хөкемдар булган. Ләкин бу замандагы җәмгыятьтә кайберәүләр терелүгә ышанган, кайберәүләр моны инкяр иткән. Ул хөкемдар кешеләрнең: «Дөнья тормышыннан башка бүтән тормыш юк, терелсәләр дә, тәннәр түгел, җаннар терелер», – кебек сүзләрен ишеткәч, бик борчылган һәм дога кылып: «Я Рабби! Син бу кешеләрнең төрле карашта булуларын беләсең. Син аларга бер могҗиза җибәр дә терелүнең һәм Кыямәтнең хак булганына ышансыннар», – дип ялвара торган булган. Бу дога нәтиҗәсендә Аллаһы Тәгалә теге мәгарә тирәсендә яшәгән бер кешенең күңеленә, мәгарә авызындагы диварны җимереп, шуның ташларыннан, сарыклары өчен, бер кура ясау фикерен салган. Бу кеше теләгәнен эшләргә керешкән. Мәгарәнең авызы ачылыр-ачылмас, Аллаһы Тәгалә егетләрне уяткан. Алар елмаеп яткан урыннарыннан торганнар. Гасырлар үтүгә карамастан, Аллаһы Тәгалә тәннәрен, чибәрлекләрен һәм шәкелләрен бернинди үзгәрешсез саклаган. Алар, бик нык ачыкканлыкларын аңлап алгач, Ямлиханы, азык-төлек алып килер өчен, шәһәргә җибәргәннәр. Шәһәргә чыгып, андагы халыкның, хөкемдарының һәм гомуми торышының үзгәргәнен күргәч, ул кайбер кешеләр белән сөйләшеп алган. Аны мөэмин булган теге хөкемдарга алып килгәннәр. Ул аңа башларыннан кичкәннәрне сөйләп биргәч, анда булган кешеләрдән берсе: «И, мөэминнәр! Бу Аллаһы Тәгаләнең зур бер могҗизасы була ала. Әйдә, син безне иптәшләрең янына алып бар!» – дигән. Шулай итеп, иң алда – хөкүмәт башлыклары, аннары шәһәрнең бөтен халкы мәгарә тирәсенә җыелган. Ике зур вәкаләткә ия кеше, иң беренче булып, егетләр янына кергән һәм, диварның нигезендә тапкан бакыр табутны ачып, кыйссалары язылган ике кургаш ләүхәгә тап булганнар. Аларны укыгач, хәйраннар калып, үзләренә терелү хакында могҗиза күрсәткән Аллаһы Тәгаләгә мактаулар әйткәннәр һәм тәкъва хөкемдарга: «Тиз генә килсәгез, зур бер могҗиза күрәчәксез, өч йөздән артык ел элек вафат булган бер төркем егет Аллаһы Тәгаләнең яңадан терелтүенә шаһит булачаксыз!» – дип хәбәр иткәннәр. Хәбәрне алган хөкемдар, Аллаһы Тәгаләгә мактаулар әйткәннән соң, мәгарәгә юл тоткан, андагы егетләрне күреп кочагына алган. Бу вакытта алар, тәсбих һәм зикер әйтеп, туфрак өстендә утыра торган булганнар.Шулай итеп, алар хөкемдарны Аллаһка тапшырганнар, аның өчен хәер-догалар кылганнар һәм яткан урыннарына кайтып, кабат йокыга талганнар. Шул вакытта Аллаһы Тәгалә аларны вафат иттергән. Хөкемдар аларның һәрберсен алтын табутка куелуын әмер иткән, ләкин төнлә төшендә аңа: «Без алтыннан да, көмештән дә яралтылмадык, туфрактан яралтылдык, син безне мәгарәдәге туфрак эчендә калдыр, Аллаһ безне шуннан терелтсен», – дигәннәр. Шуннан соң ул аларны агач табутларга куйдырган, мәгарә авызы тирәсендә бер мәчет салдырган һәм, ел саен зиярәт ителүләре өчен, зур бер бәйрәм оештырган [Хазин, Сави, Алуси].
[3] Яһүдиләрнең котыртуы белән Корәеш Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) килеп рух, кәһф әһелләре һәм Зөлкарнәйн белән бәйле сораулар биргәч, ул, «ин шәә Аллаһ» дияргә онытып, аларга иртәгә иртәнге якта болар хакында хәбәр итәчәген әйтә, ләкин уннан артык көн вәхи килми торганнан соң, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) борчуга калгач, бу һәм алдагы аять кәримәләр иңә.
[4] Хаббаб (радыйаллаһу ганһ) болай дип хәбәр итә: «Әкъраг ибне Хабис әт-Тәмими һәм Үяйнә ибне Хисн бер Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) янына килеп, аны Суһәйб, Билал, Гаммар һәм минем кебек фәкыйрь мөэминнәр арасында утырганын күргәч, Расүлуллаһны (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) читкәрәк алып: «Без синнән безнең өчен аерым бер мәҗлес оештыруыңны үтенәбез ки, гарәпләр моның белән безнең өстенлегебезне аңласыннар, чөнки синең яныңа гарәп вәкилләре килеп-китеп тора. Без аларның үзебезне бу коллар белән бергә утырган чакта күрүләреннән оялабыз. Шуңа күрә без килгәч, алар синең яннан китеп торсын, соңыннан без киткәч, теләсәң, алар белән янә утыр», – дип әйттеләр. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Ярар», – диде. Бу юлы алар, тәкъдимнәренең кабул ителүенә карата бер язу сорагач, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) язу өчен Галигә (радыйаллаһу ганһ) бер бит кәгазь белән килергә кушты. Шул вакытта Җәбраил (галәйһиссәлам) иңеп: «Иртә-кич Раббыларының ризалыгын өмет итеп, Аңа дога кылучыларны кума» («Әнгам» сүрәсе: 52) аяте кәримәсен иңдерде. Бераздан: «Безнең аятьләребезгә ышанган (фәкыйрь) кешеләр сиңа килгәч, (аларга) әйт: «Сезгә сәлам булсын! Раббыгыз рәхмәтне Үз Затына язды» («Әнгам» сүрәсе: 54) аяте кәримәсен иңдерде. Бу аятьләр иңгәч, без Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) шулкадәр якынайдык, хәтта тезләренә тезләребезне терәп утырырлык хәлгә килдек. Бу аятьләрдән соң Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) безнең белән утыра иде, торып китәсе килгәндә, торып китә иде. Тагын бераздан: «Раббыларының ризалыгын өмет итеп, иртә-кич Аңа дога кылучылар белән үзеңне сабырлы тот» аяте кәримәсе иңгәч, без Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) белән бергә утырган чакта, берәребез тормыйча, ул да тормас булды. Шулай итеп, без аның торасы килгәнен аңлый һәм аннан алда торып баса идек (Ибне Маҗә, Зүһд: 7, № 4127, 2/1382; Табәри, № 13261, 5/199). Сәлман һәм Хаббабтан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, бу аяте кәримә иңгәннән соң, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) фәкыйрь сәхабәләргә: «Өммәтем эченнән минем араларында булуымны әмер иткән бер җәмәгатьне яралтканчыга кадәр, мине үтермәгән Аллаһка мактаулар булсын! Моннан соң тормышым да сезнең белән бергә, үлемем дә сезнең белән бергә булачак», – дип әйтә торган булган (Бәгави, Мәгалим әт-Тәнзил: 2/99).
[5] Гата Хорасани (радыйаллаһу ганһ) болай ди: «Элекке өммәтләрдә ике бертуган булган. Болар аталарыннан мирас калган сигез мең динарны тигез итеп бүлешкәннәр. Берсе мең динарга бер кишәрлек сатып алган, икенчесе: «И, Аллаһ! Фәлән кеше мең динарга туфрак сатып алды, мин дә Синнән җәннәттә бер кишәрлек сатып алам», – дип, ул акчаны садака итеп биргән. Соңрак бертуганы мең динарга бер өй салып куйгач, ул: «И, Аллаһ! Фәлән кеше мең динарга өй салды, мин дә Синнән җәннәттә бер өй сатып алам», – дип, ул акчаны садака итеп биргән. Соңрак бертуганы бер хатынга өйләнеп, шуңа бер меңен сарыф иткәч, ул: «И, Аллаһ! Мин Синнән җәннәт хатыннарыннан берсен мең динарга сорыйм», – дип, ул акчаны садака итеп биргән. Бераздан бертуганы мең динарга хезмәтчеләр һәм әйберләр сатып алгач, ул: «И, Аллаһ! Мин дә Синнән мең динарга җәннәттә хезмәтчеләр һәм маллар сатып алам», – дип, калган акчаны да садака итеп биргән. Ләкин бераздан бик нык фәкыйрьлеккә төшкән һәм, бертуганына барып, аңардан ярдәм сорарга уйлаган. Шулай юл өстендә торып, аны көткән чакта, хезмәтчеләре белән килгән бертуганы аңа карап хөрмәт күрсәткән. Ул: «Синнән соң миңа нужа килде, менә хәзер сиңа килдем, бәлки, миңа бер игелегең тияр, – дигәч, тегесе: «Без синең белән малларны бүлештек бит, шулкадәр малны кая куйдың?» – дип сораган. Ул нишләткәнен сөйләп биргән. «Син дә мондый нәрсәләргә ышанучыларданмыни? Кит, мин сиңа берни дә бирмим!» – дип аны куган. Менә бу аяте кәримәләр (32-44) бу ике кешенең кызыклы кыйссасын кешеләргә бәян итәр өчен иңгән (Хазин, Бәйдави, Нәсәфи).
[6] Әбү Сәгыйдь әл-Худридан (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән бер хәдис-шәрифтә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Бетми торган изге сүзләрне еш кабатлагыз», – дип әйтә. Шулчак: «Я Расүлуллаһ! Ул нинди сүзләр соң?» – дигәч: «Тәкбир, тәһлил, тәсбих, әлхәмдүлилләһ һәм ля хәүлә вә ля кувәтә иллә билләһ», – дип әйтә (Әхмәд ибне Хәнбәл, әл-Мөснәд, № 11713, 4/150). Гали (радыйаллаһу ганһ) әйтә: «Мал һәм ир балалар – дөнья игене, изге гамәлләр исә – Ахирәт җимеше. Әмма кайберәүләр боларның һәр икесен бер арага китерә белә» (Хазин).
[7] Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһүмә) бәян итүенчә, биредә күз уңында тотылган кеше Мәккә мөшрикләренең абруйлы затларыннан һәм Коръән турында бик озак дәвам иткән бәхәсләр алып барган Нәдр ибне Харис була. Шулай ук, Үбәй ибне Хәләф булган дип тә хәбәр итәләр. Әлбәттә, бу исемнәр, бер яктан, үрнәк итеп кенә телгә алына, юкса, барлыклар арасында кешеләрдән дә күбрәк тартышучан бер барлык та юклыгы бәхәс тудырмый. Ләкин бу тартышу сыйфаты бигрәк тә Ислам һәм Коръән хакында булса, аның кяферләрдә булуы ап-ачык билгеле. Әмма гомуми мәгънәдә сүз көрәштерү кеше нәселенең һәрберсендә бар. Мәсәлән, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бер төнне, хәзрәте Гали һәм Фатыйманы (радыйаллаһу ганһүмә) төнге намазга уятыр өчен, ишекләрен кагып: «Сез намаз укысагыз иде!» – дип әйткәч, Гали (радыйаллаһу ганһ): «Я Расүлуллаһ! Рухларыбыз Аллаһ фәрманында бит, теләгән чагында безне уятыр», – дип әйтә. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бу сүзгә каршы берни әйтмичә кире китә, ләкин киткән чагында кулларын тезенә чабып: «Кеше – сүз көрәштерергә иң хирысы» (Бохари, Тәһәҗҗүд: 5, № 1075, 1/379) аятен укый (Хазин).
[8] Риваятьтән күренгәнчә, кыйптыйларның һәлак булуыннан соң, Муса (галәйһиссәлам) Исраил уллары белән бергә Мисырда төпләнгәч, Раббысыннан: «Синең иң сөйгән колың кем?» – дип сорый. Аллаһы Тәгалә: «Мине хәтереннән чыгармаган һәм Мине һич онытмаган колым» – дип җавап бирә. Шуннан: «Колларыңнан кайсысы иң яхшы хөкем бирүче?» – дип сорагач: «Нәфесенең теләгенә иярмичә, хак белән хөкем итүче», – дип әйтә. «Колларның кайсысы иң белүче?» – дигәнгә: «Һидаятькә ирештерә торган яки һәлакәттән коткара торган бер сүз өйрәнү өмете белән үз белеменә кешеләрнең белемен дә өстәргә теләүче», – дип әйтә. Шулчак Муса (галәйһиссәлам): «Я Рабби! Колларың арасында миннән дә галим берәрсе булса, аны миңа таныт», – дигәч, Аллаһы Тәгалә: «Хозыр колыбыз синнән галимрәк», – дип әйтә. Ул: «Я Рабби! Аны кайдан эзләп табыйм?» – дип сорагач, Мәүла Тәгалә: «Бер балык алып кәрзингә сал, аны кайда югалтасың, ул шунда булыр?» – дип әйтә. Шуннан Муса (галәйһиссәлам), үзенә хезмәт иткән һәм аңардан гыйлем өйрәнгән Юшагны (галәйһиссәлам) янына алып, юлга чыга һәм аңа: «Балыкны югалткач, миңа хәбәр ит», – дип әйтә. Сәфәр вакытында Муса (галәйһиссәлам) йоклаганда, бер могҗиза әсәре буларак, пешкән балык җанланып, селкенә-селкенә, диңгезгә сикерә, ләкин Юшаг (галәйһиссәлам) бу хакта Мусага (галәйһиссәлам) хәбәр итәргә оныта. Соңрак арып-талып ашарга җыенган арада бу ачыклана. Эзләре буйлап кире кайтканда, кыя янында киемнәренә төренгән бер затны очраталар. Муса (галәйһиссәлам) аңа сәлам биреп, үзен таныткач, теге кеше аңа: «И, Муса! Мин шундый гыйлемгә иямен ки, Аллаһ аны миңа өйрәтте, син исә аны белә алмассың. Син дә шундый гыйлемгә иясең ки, Аллаһ аны сиңа өйрәтте, мин исә аны белә алмам», – дип әйтә һәм алга таба аяте кәримәләрдә (60-82) сөйләнгән вакыйгалар була (Нәсәфи, Бәйдави, Хазин).
[9] Ибне Габбас һәм Җәгъфәр Садыйк (радыйаллаһу ганһүм) кебек кайбер затлар риваять иткәнчә, Аллаһы Тәгалә ир балаларының үлеменнән соң, аларга шундый бер кыз бала насыйп итә, ул үсеп җиткәч, бер пәйгамбәрнең хатыны була һәм өммәтләренең һидаятенә сәбәп булган бик күп пәйгамбәрләр тудыра (Алуси).
[10] Бик күп голәмә хәзрәте Галинең (радыйаллаһу ганһ) сүзләрен китерә ки, ул: «Зөлкарнәйн пәйгамбәр дә, фәрештә дә түгел. Ул – Аллаһы Тәгаләнең сөйгән бер изге колы. Ул да Аллаһы Тәгаләне бик яраткан һәм Аңа карата бик самими булган, Аллаһы Тәгалә аны сайлап, өстен кылган», – дип белдерә. Кайбер хәдис-шәрифләрдә Зөлкарнәйннең пәйгамбәр булу-булмавының билгесез калдырылуы Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бу хосустагы шигенең дәвамлы булуын күрсәтми, чөнки хәзрәте Галинең (радыйаллаһу ганһ) бу бәяны, һичшиксез, бер вәхи иясеннән килгән бер ишетүгә бәйле. Ләкин барыбер Локман, Гозәер һәм Зөлкарнәйн (галәйһимүссәлам) кебек Коръәни Кәримдә телгә алынган затларның пәйгамбәр булу-булмаулары сүз көрәштерү темасы булырга тиеш түгел. Әзракый (рәхимәһуллаһ) белдергәнчә, Зөлкарнәйн, Ибраһим (галәйһиссәлам) белән очрашканнан соң, мөселман булган һәм Кәгъбәне Ибраһим һәм Исмәгыйль (галәйһимәссәлам) белән берлектә тәваф кылган. Риваятьтән күренгәнчә, ул җәяү йөреп хаҗ кылган, хәтта аңа атланыр өчен бер ат китерелгәч: «Хәлил Ибраһим (галәйһиссәлам) булган бер шәһәрдә мин атка атлана алмыйм», – дигән һәм шулвакыт болытлар аның әмеренә бирелгән, бөтен сәбәпләр аңа буйсындырылган. Ибраһим (галәйһиссәлам) аны шуның белән сөендергән. Шул көннән соң газвәгә чыккан чакта аны һәм бөтен гаскәрен барлык кирәк-яраклары белән бергә болытлар ташый башлаган. Аяте кәримәләр дә аңа бирелгән мөмкинлекләрне ачыктан-ачык бәян итәләр. Риваятьтән күренгәнчә, Хозыр (галәйһиссәлам) аның вәзире һәм әнисе белән бертуган апасының улы була, һәр барган җирдә аның гаскәренең алдында йөри (Алуси, Сави).
[11] Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) иярмәгән әһле китап галимнәренең чиркәүләрдә һәм синагогаларда Аллаһка коллык хакына чыдаган авыр заһидлыклары (аскетлыклары) һәм хөкемсез калган бик күп гамәлләргә сарыф иткән тырышлыклары Ахирәттә аларга файда китермәячәк. Бигрәк тә, мөгътәзилә һәм хариҗилар кебек үзләрен, «тәнзиһ әһеле» һәм «тәкъва иясе» санаган әһле Сөннәттән тыш фиркаларның дөньяда куелган бөтен көчләренең Аллаһ хозурында аларга берни дә казандырмаячагы һәм аларның иң зур зыян күрүгә хөкем ителәчәкләре ап-ачык билгеле.
[12] Бу аять яһүдиләрнең Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Син безгә китапларыбызда хикмәт өйрәтелгәнен әйтәсең, синең китабыңда да «Хикмәт бирелгән кемсәгә, һичшиксез, бик зур бер хәер бирелгән», – дисең, алайса «Сезгә бик аз гыйлем бирелгән» дигән аять нинди мәгънәгә ия?» – дип әйтүләренә җавап буларак иңә.