Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. [Бер айлык юлны бер төн эчендә үтү, Бәйтел Мәкъдисне зиярәт кылу, бөтен пәйгамбәрләрне тере килеш күрү, җиде кат күктә аларның урыннарында булу һәм Җәмалыбызны күрү кебек] Аятьләребездән кайберләрен күрсәтик дип, бер төнне [бик кыска бер вакытта Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) колын Харам мәчетеннән [алып] Без тирә-ягын бәрәкәтле иткән Әкъса мәчетенә күчерүче [булган Аллаһ ниндидер бер урында булудан һәм бөек Затына килешми торган төрле түбән сыйфатлардан ерак һәм бөтен] кимчелекләрдән пакь. Һичшиксез, Ул – [һәрнәрсәне] Ишетүче, Күрүче.
2. Без Мусага [галәйһиссәлам] Китап бирдек һәм: «Миннән башка Яклаучы алмагыз», – дип [кисәтеп] аны Исраил улларына һидаять [чыганагы] иттек.
3. [И] Без Нух [галәйһиссәлам] белән [көймәдә] йөрткән кешеләрнең нәселе! Һичшиксез, ул [бик күп] шөкер кылучы бер кол иде.
4. Без ул китапта Исраил улларына вәхи иттек: «Сез җирдә [Шам белән Кодеста] ике мәртәбә фетнә чыгарачаксыз. [Боларның беренчесендә Тәүрат хөкемнәренә каршы төшеп, Шәгъяны [галәйһиссәлам] шәһит итәчәксез, икенчесендә, Зәкәрия һәм Яхъяны [галәйһимәссәлам] шәһит итеп, Гайсәне [галәйһиссәлам] үтермәкче булачаксыз]. Һәм сез зур бер тәкәбберлек белән [Аллаһка итагатьтән] тәкәбберләнәчәксез».
5. Бу икедән беренчесенең вәгъдәсе үтәлгәч, бик куәтле көч ияләре булган [залим] колларыбызны [дөньяның бердәнбер хөкемдары булган бабилле Бухт Ән-Нассарның гаскәрен] өстегезгә җибәрдек, һәм алар [сезне үтерер өчен, сезнең] өйләр арасыннан [һәм урам урталарыннан] үттеләр. Шулай [итеп, әзәлдә тәкъдир ителгән] вәгъдә үтәлгән булды.
6. Шуннан соң [йөз еллап вакыт үткәч] Без [Давыд [галәйһиссәлам] заманында] аларны җиңүне сезгә кайтардык, маллар белән һәм уллар белән сезгә ярдәм иттек, бергә хәрәкәт иткән бер җәмәгать буларак сезне тагын да күбрәк [санлы] иттек.
7. Игелекле гамәл кылсагыз, үзегезгә игелек кылган булырсыз. Начар гамәл кылсагыз – янә үзегезгә генә [чөнки начарлыклар өчен үзегезгә җавап тотарга туры киләчәк]. Соңгы вәгъдә [үтәлү вакыты] җиткәч, сезне начар хәлгә төшерсеннәр дип, беренче мәртәбә анда кергәннәре кебек кабат мәчеткә [Бәйте Мәкъдискә] керсеннәр дип, өстен чыккан һәрнәрсәләрен нигезенә кадәр һәлак итсеннәр дип [өстегезгә римлы Титның аяусыз гаскәрен җибәрдек].
8. [Әгәр бу икенче мәртәбәдән соң чынлап тәүбә итсәгез] Бәлки, Раббыгыз сезне кызганыр. Әмма әгәр [ахыр заманда җибәрәчәк пәйгамбәремне дә инкяр итеп, аны үтерергә юллар эзләү белән, өченче мәртәбә дә бозык эшләрегезгә] кайтсагыз, Без дә [газап бирер өчен] кайтырбыз. Җәһәннәмне Без кяферләр өчен бер бикләнә торган урын иттек.[2]
9. Һичшиксез, бу Коръән иң туры булган юлга илтә һәм изге гамәлләр кылган мөэминнәрне алар өчен [җәннәт кебек] зур бер әҗер булуы белән сөендерә.
10. Ахирәткә ышанмаган кешеләргә исә Без [җәһәннәм кебек] тилмерткеч бер газап әзерләп куйдык.
11. Яхшылык теләгәне кебек, кеше начарлык белән дога кыла. [Кайчак исә яхшылык дип санап начарлык тели]. Кеше бит – [нәтиҗәсен уйлап тормыйча] бик ашыгучан.
12. Без [ел фасылларына карап озынайган яки кыскарган] төн белән көнне [дәлил булып торган] бер аять иттек. [Көндез] Раббыгыздан бер рәхмәт [булган ризыгыгызны] эзләвегез һәм елларның санын һәм [таң вакыты, ифтар, хаҗ вакыты, гыйддәт вакыты һәм бурыч түләү көннәре кебек бик күп вакытларны] хисап белүегез өчен, төн билгесен [иң зур барлыкларны да күреп булмый торган итеп] күренмәслек иттек, көн билгесен исә [иң вак әйберләрне дә ап-ачык күреп була торган итеп] якты иттек. Без [сезнең дин һәм дөнья мәсьәләсендә мохтаҗ булган] һәрнәрсәне [шулай берни белән дә буташтырырга урын калдырмаган] җентекле аңлату белән аңлаттык.
13. Һәрбер кешенең муенына [туган чакта Аллаһы Тәгалә әзәлдә тәкъдир иткән] гамәл дәфтәрен тактык. Кыямәт көнендә исә аңа [гамәлләре языла барган] бер китап чыгарачакбыз, ул аны ачылган килеш күрәчәк [һәм анда язылган гамәлләрен укый алачак].
14. [Шулчак аңа әйтәчәкбез:] «Укы китабыңны! Бүген, хисап алучы буларак, сиңа үзең генә дә җитә».
15. Кем дә кем туры юлдан китсә, ул үз файдасына гына һидаятькә ирешер. Кем дә кем адашса, ул үз зарарына адашыр. Бер генә [гөнаһ] йөртүче дә бүтән берәүнең йөген күтәрмәячәк. Без, бер расүл җибәрми торып, газап бирмәдек.
16. Без берәр мәмләкәтне һәлак итәргә теләгән чакта, аның байлык белән узынган кешеләренә [Үзебезгә итагать итәргә] боерабыз. Әмма алар анда фасикълык кылалар, шулай итеп карар үтәлә. Һәм без аны тәмам юк итәбез.
17. Нухтан [галәйһиссәлам] соң [килеп киткән гад һәм сәмуд кебек] ничәмә буыннарны һәлак иттек. Колларының гөнаһларыннан хәбәрдар һәм күрүче буларак синең Раббың җитә.
18. Кем вакытлы булганны [дөньяны] көтсә, аның өчен Без теләгән кешебезгә теләгәнебез кадәр тиз бирербез. Шуннан җәһәннәмне аның өчен әзерләрбез, ул анда кимсетелгән һәм читкә кагылган бер хәлдә керер.
19. Кем Ахирәтне теләсә һәм үзе [ширек кушылмаган көчле иман белән], мөэмин буларак, аның [Ахирәте] өчен тиешенчә гайрәт белән тырышса, әнә шуларның тырышлыклары [Аллаһ тарафыннан] кабул ителер.
20. Тегеләргә дә [дөнья өчен тырышучыларга], [Ахирәт өчен тырышучы] боларга да – Раббыңның нигъмәтләреннән [дөньяда] һәрберсенә биреп торабыз. Раббыңның биргән нәрсәләре [дөньяда хәтта кяферләр өчен дә беркайчан] чикле түгел.
21. [Расүлем!] Безнең [тоткан урын, мал һәм хакимият кебек мәсьәләләрдә] аларның берәүләрен икенчеләреннән ничек өстен кылганыбызны кара. Ахирәт исә дәрәҗәләр ягыннан бөегрәк, фазыйләт ягыннан өстенрәк.[3]
22. [И, кеше!] Аллаһ белән бергә башка бер илаһ таныма, юкса [барча фәрештәләр һәм мөэминнәр каршында] кимсетелерсез һәм гаҗиз калырсыз.
23. Раббың сезгә Үзеннән башкаларга табынмаска, ата-анага игелек [кылырга] әмер итте. [И, кеше!] Аларның икесеннән берсе яки икесе дә синең яныңда картлыкка ирешсә, аларга [канәгатьсезлек белдереп]: «Уф!» – дип тә әйтмә. [Сүз-гамәлләре сиңа ошамаса да] Аларга кычкырма, күркәм сүз әйт.
24. Мәрхәмәтлектән алар алдында тыйнаклык канатын җәй һәм [кяфер булсалар да, һидаятькә ирешүләрен Аллаһтан сорап]: «И, Раббым! [Минем фани мәрхәмәтем нәрсә генә ул?] Алар кечкенә чагымда мине [зур бер шәфкать белән] үстергәннәре кебек, Син дә аларга [бакый рәхмәтең белән] мәрхәмәт ит», – дип әйт.
25. Раббыгыз күңелләрегездәгене бик яхшы белә. [Шуңа күрә ата-анагызга карата яхшы нияттә булган, аларны кирәгенчә олылауның фарызлыгына ышанган һәм] Игелек кылучы кешеләр булсагыз, һичшиксез, Ул – тәүбә итүчеләрне күпләп Гафу итүче.
26. Якынга [туганлык җепләре, матур яшәү һәм, фәкыйрь булса, ярдәм кебек] хакын бир. Юксылга һәм [туган якларында бай булсалар да, ниндидер сәбәпләр аркасында] юлда калганга да [зәкят, садака кебек хакларын бир]. Һәм, [урынсызга сарыф итеп, бер генә тиен булса да харам юлда тотып, малыңны] белештермичә, исраф итмә.
27. [Малларын харам юлда сарыф итеп һәм зарурияттән тыш урыннарда әрәм-шәрәм итеп] Исраф итүче кешеләр – шайтаннарның кардәшләре [кебек бик начар бер хәлдәләр]. Шайтан исә – Раббысына карата инкярчы.
28. [Расүлем!] Әгәр [фәкыйрь сәхабәнең теләкләрен канәгатьләндерә алмаган чагыңда] Раббыңнан, өмет итеп, рәхмәтен көткән вакытта, алардан [сәхабәләрдән] борылып торсаң, [күркәм вәгъдә биреп] аларга йомшак сүз әйт.
29. [Чамасыз саранлык аркасында] Кулыңны муеныңа бәйләгән [кебек каты] итмә, [кулыңа кергән бернәрсәне таратып] аны бар киңлегенә дә җәймә, юкса соңыннан [Аллаһ хозурында – исрафта, кешеләр алдында дуамаллыкта гаепләнеп] кимсетелгән һәм үкенечле бер хәлдә калырсың.
30. Һичшиксез, синең Раббың теләгән кешегә [кайчак] ризыкны мул итәр һәм тарайтыр. Һичшиксез, Ул – колларыннан хәбәрдар һәм күрүче.
31. [И, кешеләр!] Фәкыйрьлектән куркып, балаларыгызны үтермәгез. Без аларны да, сезне дә ризыкландырабыз. Һичшиксез, аларны үтерү – бик зур гөнаһ.
32. Зинага [керү түгел, кагылу һәм үбү кебек гөнаһларга хәтта] якынлашмагыз. Һичшиксез, ул бик җирәнгеч бер эш һәм бик кабахәт бер юл.
33. [Үтергән бер кеше өчен кыйсас, Исламга кергәннән соң, диннән чыгу һәм өйләнгән була торып, зина кылу кебек] Хак [сәбәп] белән булмаса, Аллаһ [үтерелүен] харам иткән җаннарны үтермәгез. Кем дә кем золым белән үтерелгән булса, Без аның вәлиенә [үтерүчедән хакын алуы өчен] зур мөмкинлек бирдек. Әмма ул да [үтерүчедән башка берәүнең үлем җәзасына тартылуын таләп итеп] үтерүдә чиктән ашмасын. Һичшиксез, аңа [үтерелгән бәндәгә дә, аның вәлиенә дә ике җиһанда да] ярдәм күрсәтелде [чөнки үтерелгән кешенең каны җирдә калмаячак, Ахирәттә дә ул күп итеп әҗер алачак, варисы исә кыйсас хакын казанып һәм җитәкчеләрдән ярдәм күреп куәтләндерелгән].
34. Балигълык яшенә җиткәнче, иң яхшы тоту [саклау һәм файда казандыру юллары] өчен генә булмаса, ятим малына кагылмагыз. Вәгъдәне үтәгез. Һичшиксез, вәгъдәләр өчен [ике җиһанда да] соралачак.
35. [Сатып алучыларга] Үлчәгән чакта тутырып үлчәгез, авырлыкны төгәл мизан белән билгеләгез. Бу [сезнең өчен дөньяда хаксыз керем алудан] яхшырак, [Ахирәттә дә] нәтиҗә буларак күркәмрәк.
36. [Үзең күрмәгән нәрсәгә, күрдем, ишетмәгән нәрсәңә, ишеттем, дип] Белмәгән нәрсәләреңә иярмә. Һичшиксез, колак та, күз дә, күңел дә – боларның барысыннан да соралачак.
37. Җирдә масаеп йөрмә. Һичшиксез, син җирне яра алмассың, биеклектә тауларга ирешә алмассың.
38. [Ширекне тыйган хөкемнәрдән башлап] Боларның барысының начар булганнары Раббың хозурында нәфрәт уята.
39. Бу – хикмәт буларак, Раббыңның сиңа вәхи иткән нәрсәләреннән. [И, кеше!] Аллаһ белән бергә башка бер илаһ таныма. Соңыннан гаеп ителеп һәм [рәхмәттән] ераклаштырылган хәлдә җәһәннәмгә ыргытылырсың.
40. [И, фәрештәләрне Аллаһның кызлары дип таныган мөшрикләр!] Әллә Раббыгыз сезгә хаслап ир балалар бирде дә, Үзенә [балалыкка] фәрештәләрдән кызлар алдымы? Сез, һичшиксез, [күкләрне ярырлык, җирләрне селкетерлек, тауларны аударырлык] бик зур бер сүз әйтәсез.
41. Үгет алсыннар дип, Без бу Коръәндә [гыйбрәтләр, хикмәтләр, хөкемнәр, мисаллар һәм әмер, тыюлар кебек] төрле-төрле [һәм тәэсирле] юллар белән ачыкламалар бирдек. Әмма бу аларның качуларын гына арттыра.
42. [Расүлем! Аллаһка ширек кушкан бәндәләрнең ялган ышанулары асылсыз икәнлеген күрсәтер өчен] Әйт: «Әгәр алар сөйләгәнчә, Аның белән бергә башка илаһлар да булса, [дөнья патшалары, бер-берләренең көчләрен киметү өчен, һөҗүм итешкәннәре кебек] алар Гареш Хуҗасына [ирешеп, Аны җиңәр өчен] бер юл эзләрләр иде».
43. Ул [барлык кимчелекле сыйфатлардан] – алар сөйләгән нәрсәләрдән пакь һәм бик күпкә бөек.
44. Җиде [кат] күкләр белән җир һәм аларда булганнар Аңа тәсбих әйтеп торалар. [Диңгездәге балыклардан алып, һавадагы кошларга кадәр] Аны мактау белән мактамаган һичбер нәрсә юк, ләкин [телләрегезнең төрлелеге, фикерләвегезгә киртә булган бер гафләттә тотылуыгыз сәбәпле] сез аларның тәсбихләрен аңламыйсыз. Һичшиксез, Ул – Мәрхәмәтле һәм Гафу итүче.
45. [Расүлем!] Син Коръән укыган чакта, Без синең белән Ахирәткә ышанмаган кемсәләр арасына [алар күрә алмый торган] яшерен бер пәрдә куябыз.
46. Без аларның [тойгыларын, хакыйкатьне табып, һидаятькә иярү юлында кулланмаганнарын күргәнебез өчен] йөрәкләренә аны [син укыганны] аңламасыннар дип, пәрдәләр, колакларына саңгыраулык куйдык. Син Коръәндә Раббыңны бер итеп искә алган чакта, алар, качар өчен, артларына борылалар.
47. Алар сине тыңлаганда ни сәбәптән тыңлаганнарын, яшерен киңәшләшкән чакларында залимнәрнең [мөэминнәргә]: «Сез сихерләнгән кешегә генә ияргәнсез», – дип әйткәннәрен Без бик яхшы беләбез!
48. Аларның [шагыйрь, сихерче, мәҗнүн кебек тәгъбирләр белән] сиңа нинди үрнәкләр китергәннәрен кара. Алар адаштылар һәм [һидаятькә] юлны таба алмыйлар.
49. Алар: «Без сөякләр, вакланып беткән туфрак булгач, өр-яңа бер яратылыш белән терелтеләчәкбезме?» – дип әйтәләр.
50. [Расүлем! Аларга] Әйт: «[Кап-каты] Таш яки [таза] тимер булсагыз да!
51. Яки [күкләр, җирләр һәм таулар кебек] күңелләрегездә [терелтелүе мөмкин булмаган] зур [кыен һәм ерак] бер барлык булсагыз да [һичшиксез, Аллаһы Тәгаләгә сезне терелтү һич авыр түгел]». Алар: «Алайса кем безне [терелтеп] кире кайтарачак?» – диячәкләр. Син: «Сезне беренче мәртәбә [җансыз бер туфрак итеп] юктан бар кылучы [терелтәчәк]», – диген. Шулвакыт алар сиңа башларын селкеп: «Кайчан соң бу [булачак]?» – диячәкләр. Әйт: «Бик тиздән булса кирәк!»
52. Аның сезне [терелтеп, мәхшәргә җыелуыгыз өчен] чакырасы, сезнең [башларыгыздан туфракларны кага-кага: «Сөбханаллаһи үә бихәмдиһи», – дип] мактау белән [Аңа] җавап кайтарасы һәм үзегезнең бик аз вакыт калганыгызны уйлыйсы көнне [онытмагыз].
53. [Расүлем! Мөшрикләрдән чиккән хурлыктан сиңа зарланган] Минем [мөэмин] колларыма әйт: [кяферләргә кагылмагыз, фәкать «Аллаһ сезне һидаятькә ирештерсен!» кебек] иң күркәм булганны сөйләсеннәр. Һичшиксез, шайтан араларына коткы сала [һәм бу тагын да зуррак зарар китерергә мөмкин]. Һичшиксез, шайтан – кеше өчен ап-ачык дошман.
54. «Раббыгыз – безне иң яхшы белүче. Теләсә, сезгә [иман насыйп итеп] рәхмәт итәр, теләсә, [һидаятьтән мәхрүм итеп] сезгә газап бирер». [Расүлем!] Без сине аларга Яклаучы итеп җибәрмәдек [Без сине бер кисәтүче буларак кына җибәрдек].[4]
55. Синең Раббың күкләрдә һәм җирдә булганнарны белә. Һичшиксез, Без пәйгамбәрләрнең кайберләрен кайберләреннән өстен кылдык. Давыдка [галәйһиссәлам] исә Зәбүрны [вәхи итеп] бирдек.
56. [Расүлем! Коточкыч корылык аркасында этләрне, мәетләрне ашар хәлгә төшкәч, синнән дога сорарга килгән ул мөшрикләргә] Әйт: «Аннан башка [илаһ булуларын] дәгъва иткән кемсәләрегезне чакырыгыз [да, алар сезне бу бәладән коткарсыннар]. Әмма аларның сездән ни зарарны алырга, ни [аны башкаларга] күчерергә көчләреннән килми».
57. Болар [ширек кылучылар] табынган ул кемсәләр, хәтта [Аллаһка] иң якын булганнары да Раббыларына [гыйбадәт кылып якынаерга] юл эзлиләр, Аның рәхмәтенә өмет итәләр һәм газабыннан куркалар. Һичшиксез, синең Раббыңның газабы – [пәйгамбәрләр, фәрештәләрне исәпкә алып, бөтен коллар да] сакланырга тиешле бернәрсә.
58. Кыямәт көне алдыннан Без һәлак итмәячәк яки каты бер газап белән газапламаячак һичбер сала [һәм кала] да юк. Бу Китапта [Ләүхелмәхфүздә] язылган.
59. Безне [корәешлеләр сораган] могҗизаларны җибәрүебездән әүвәлгеләрнең аларны ялган дип санаулары гына тотып калды. Без сәмуд кавеменә ачык аңлаешлы бер аять буларак [кыя таш эченнән чыккан] ана дөя биргән идек. Әмма алар [бер могҗиза буларак, ул дөягә ышану урынына, аны суеп] аңа золым иттеләр. Без бит [өммәтләр үзләре сораган ул] могҗизаларны [ышанмаган очракларында Ахирәт газабыннан] куркыту өчен генә җибәрәбез.[5]
60. Менә Без сиңа: «Һичшиксез, синең Раббың бөтен кешеләрне [гыйлеме һәм кодрәте белән] уратып алган», – дип әйткән идек. Без [Мигъраҗ кичәсендә] сиңа [ачыктан-ачык] күрсәткән вакыйганы һәм Коръәндә ләгънәт кылынган [зәкъкум дигән] агачны кешеләр өчен бер сынау иткән идек. Без аларны [дөнья, Ахирәт газаплары белән] куркытабыз, әмма бу аларда зур бер азгынлыкны арттыра гына.
61. Менә без фәрештәләргә: «Адәмгә сәҗдә кылыгыз!» – дип әйткән идек. Иблистән башка барысы да сәҗдә кылдылар. Ул исә: «Әллә мин балчыктан яралтылган кемсәгә сәҗдә кылыйммы?» – дигән иде.
62. Ул [Иблис]: «Күрдеңме? Менә бу – Син миннән өстен иткән кемсә. Әгәр мине Кыямәт көненә кадәр кичектерсәң, бик азларыннан башка, мин аның нәселен, һичшиксез, [аздырып] һәлак итәчәкмен», – дигән иде.
63. [Аллаһы Тәгалә] Әйтте: «Бар [теләгәнеңне эшлә]! Әгәр араларыннан кем дә булса сиңа иярсә, һичшиксез, җәһәннәм – камил дәрәҗәдәге әҗерегез булыр».
64. Алардан көчең җиткәнне [музыка кораллары, күңел ачу, уен-көлке] тавышың белән тайпылдыр, атлы һәм җәяүле гаскәреңне аларга каршы тупла, [үз теләкләре белән харам кылган хайваннарында, риба, харам юлларда туплаган, яман максатларда исраф иткән] маллары һәм [тере килеш күмгән, зинадан тудырган, бисмилласыз якынлык кылулардан тудырган] балалары мәсьәләләрендә аларга тиң бул. Шулай син аларга [«Потлар сезгә шәфәгать кылачак», «Затлы нәселегез сәбәпле, Аллаһ катында кадер-хөрмәт күрәчәксез», «Ахирәт юк, сез дөньяның тәмен табып яшәгез» кебек әллә никадәр] вәгъдә бир». Һичшиксез, шайтан аларга алдаудан башканы вәгъдә итми.
65. [Аллаһы Тәгалә әйтте:] «Минем [тугры] колларым [бар]. Синең аларга хакимлегең юк. [И, кеше! Сине шайтанның явызлыгыннан саклавы өчен ышанып эшләреңне тапшырырлык] Яклаучы буларак Раббың җитә.
66. [И, кешеләр!] Сезнең Раббыгыз, Аның нигъмәтенә ирешегез дип, сезнең өчен диңгездә көймәләр йөздерә. Һичшиксез, Ул сезгә карата рәхимле.
67. [И, мөшрикләр!] Диңгездә сезгә [көчле давыл сәбәпле батып үлү куркынычы кебек] бер зарар кагылгач, Аннан башка табынган нәрсәләрегез юкка чыга. Әмма Ул сезне корыга [чыгарып] коткаргач, йөз чөерәсез. Һичшиксез, [кяфер] кеше игелек кадерен белми.
68. Әллә сез [бер юлы давылдан котылдыгыз дип] Аның сезне [үзегезне ышанычлы хис иткән] коры җирнең бер өлешенә батырмавыннан яки өстегезгә ташлы өермә җибәрмәвеннән иминлектәме? Ул вакыт бит үзегезгә бер Яклаучы да таба алмассыз.
69. Яки [котылуыгыз артыннан ук кабат сезне көймәгә утырырга мәҗбүр иткән сәбәпләр булдырып] тагын бер мәртәбә сезне аңа [диңгезгә] кайтаруыннан, шуннан соң өстегезгә кырып бетерә торган җил җибәрүеннән һәм, [алдагы нигъмәтенә] шөкер итә белмәвегез сәбәпле, сезне суга батыруыннан иминлектәме? Аннары моның өчен, Безгә каршы үзегезгә бер шәфәгатьче дә таба алмаячаксыз.
70. Без Адәм улларын шәрәфле кылдык. Аларны корыда һәм диңгездә йөрттек. Аларга ризыклар бирдек һәм Без бар иткән мәхлукларның күбесеннән аларны өстен кылдык.[6]
71. Безнең бөтен кешеләрне [дөньяда алар ияргән] имамнары белән чакырасы көнне [хәтерегездән бер дә чыгармагыз] кемгә [гамәлләре язылган] китабы уң кулына бирелсә, алар [анда] китапларын [сөенә-сөенә] укыячаклар һәм алар [саваплары киметелеп, хөрмә төше ярыгындагы җеп кадәр] иң вак нәрсә белән дә рәнҗетелмәячәкләр.
72. Кем монда [дөньяда Раббысының үзенә биргән нигъмәтләрне уйлап, хакыйкатьне күрәсе урында, котылу юлына ирешмәгән] сукыр булса, ул Ахирәттә дә сукыр һәм тагын да ныграк адашкан булыр.
73. [Расүлем!] Һичшиксез, алар Безнең хакта [Коръәндә булмаган] башка бер уйдырма чыгаруың өчен, Без сиңа вәхи иткән [әмерләр, тыюлар белән бәйле] нәрсәләрдән сине тайпылдыра язганнар иде. Менә ул чакта [алар теләгәннәрне уйлап чыгарган булсаң] сине, шиксез, үзләренең дуслары итәрләр иде[7].
74. Әгәр Без сине [саклап] ныгытмаган булсак, син [аларның иман итүләрен теләгәнгә күрә, бәлки, вакыт үтү белән тәмам юлга керерләр дип уйлап] аз гына булса да алар ягына авышуга бик якын идең.
75. Әмма ул [кешеләрнең теләкләренә аз гына булса да күнгән] вакытта [югары урыныңа нисбәтән гаебең дә зуррак булганлыктан] Без сиңа [мондый хәлдә дөньядагы] тормышның да ике катын [газабын], үлемнең дә ике катын [газабын] татытыр идек. Соңыннан үзеңә Безгә каршы бер ярдәмче дә таба алмас идең.
76. Алар сине [төрле-төрле изүләр белән] куркытып, ул [Мәккәдәге туган] җирдән куып җибәрә яздылар. Әмма ул очракта алар үзләре дә синнән соң [анда] бик аз калырлар иде[8].
77. Синнән алда җибәргән илчеләребезнең [каршыларына басып, аларны йортларыннан куып чыгарган кяферләргә карата гамәлгә ашырган] гадәте буларак [сине һиҗрәт кылырга мәҗбүр итүчеләргә дә шундый ул мөгамәләдә булачакбыз]. Син безнең гадәтебездә бернинди дә үзгәреш күрмәссең.
78. Кояшның [төшлектән] авышкан чагында [өйлә намазын], төннең караңгылыгына кадәр [дәвам иткән вакытта икенде, ахшам, ястү вакытларына ирешкәнсең икән] ул [фарыз] намазны һәм [таң беленүдән алып, кояш чыкканчыга кадәр] иртә намазын укы, чөнки иртәнең [башка намазлар белән чагыштырганда, озаграк укылган] Коръәненең [көндезге һәм төнге фәрештәләр, бигрәк тә күп намаз укыган кешеләр катнашкан] шаһитлары бар.
79. Төннең бер өлешен исә синең өчен генә [биш вакыт намазга] өстәлгән [фарыз] буларак, уяу килеш уздыр [һәм бу вакытта Коръән укып, тәһәҗҗүд намазы укы]. Раббыңның сине [Кыямәт көнендә терелтеп] мактаулы урынга урнаштыруы катгый билгеләнде.
80. [Расүлем!] Әйт: «И, Раббым! Мине [һиҗрәт кыласы Мәдинәи Мөнәүвәрәгә] тугры бер кертү белән керт һәм мине [Мәккәдән чыгарганда да] тугры бер чыгару белән чыгар. Үзеңнән миңа ярдәмгә көч бир».
81. [Расүлем! Сиңа Мәккәне алу насыйп булгач, Кәгъбә тирәсендәге потларны берәм-берәм ваткан чакта] Әйт: «Хак [булган Ислам һәм Коръән] килде, ялган юкка чыкты. Ялган, һичшиксез, бетүчән».
82. Без мөэминнәр өчен шифа һәм рәхмәт булган Коръәнне иңдерәбез. Әмма ул [Коръәни Кәримне инкяр итүдә үҗәтлек күрсәткән] залимнәргә зарардан башка берни дә арттырмый.
83. Без кешене нигъмәтләндергән чакта, ул [Аллаһны искә алудан] йөз чөерә һәм ераклаша. Үзенә бәла кагылган чакта [Аллаһның рәхмәтеннән] тәмам өметен өзә.
84. [Расүлем!] Әйт: «Һәркем үзенә туры килгән бер юл сайлый. Раббыбыз исә кемнең иң туры юлда булуын иң яхшы белүче».
85. Алар синнән рух хакында сорыйлар. Әйт: «Рух – Раббымның [«Бар бул!» дигән] әмереннән [яралтылган нәрсәләрдән]. Сезгә исә гыйлемнән аз бер өлеш кенә бирелде».
86. Әгәр теләгән булсак, сиңа вәхи иткән нәрсәне [тулысы белән] юк итәр идек. Шуннан соң син аның [кире алынуы] хакында үзең өчен Безгә каршы [көрәшерлек, Безне мәҗбүр итә алырлык] бер Яклаучы да таба алмассың.
87. Раббыңнан бер рәхмәттән башка [һәм чиксез бер кызгану әсәре ул Коръән мәңгелек могҗиза булып калачак]. Һичшиксез, сиңа Аның фазылы бик олы булды.
88. [Расүлем! «Теләгән булсак, без дә бу Коръән кебек бернәрсә барлыкка китерә алыр идек» рәвешле сүзләр сөйләгән Нәдр ибне Харис кебек кяферләргә] Әйт: «Әгәр бөтен кешеләр белән җеннәр, бу [өстен мәгънәләргә ия булган] Коръәнгә охшаш нәрсә булдырыр өчен, җыелсалар да, хәтта берәүләре икенчеләренә ярдәм күрсәтсәләр дә, барыбер аңа охшаш нәрсә булдыра алмаслар!»
89. Без кешеләргә бу Коръәндә һәр мисалны төрле-төрле [юллар белән һәм тәэсирле] шәкелләрдә кабат-кабат аңлатып бирдек. Әмма кешеләрнең күбесе көферлектә булыр өчен киреләнә.
90. Алар [күп могҗизалар күрүлә-ренә карамастан, һаман үҗәтлек күрсәтеп] әйттеләр: «Без сиңа ышанмаячакбыз, син җир эченнән безгә чишмә чыгармыйча.
91. Яки синең хөрмә һәм йөзем агачлары үскән бакчаң булып, син шулар арасыннан [челтер-челтер] елгалар агызмыйча.
92. Яки, үзең әйткәнчә, күкне кисәк-кисәк итеп өстебезгә төшермичә, яисә Аллаһны һәм фәрештәләрне [без күрерлек рәвештә] каршыбызга алып килмәсәң.
93. Яки синең алтыннан бер өең булмаса яисә күккә ашмасаң [иман итмәбез]. Хәтта [моны эшләсәң дә] синең [күккә] ашуыңа да ышанмаячакбыз, безгә аннан укырдай [һәм эчендә синең илчелекне раслый торган аятьләр булган] китап иңдергәнчегә кадәр». Әйт: «Раббым [һәртөрле кимчелекләрдән, сыйфатлардан] пакь! Мин – [җибәрелгән башка пәйгамбәрләр кебек] кеше булган расүл генәмен».
94. Аларга һидаять [булган пәйгамбәр һәм Коръән] килгәннән соң, кешеләрне инанудан бары тик: «Әллә Аллаһ пәйгамбәр итеп бер кеше җибәрдеме?» – дип әйтүләре [һәм Аллаһы Тәгаләнең бер кешене пәйгамбәр итеп җибәрүен кабул итә алмаулары] тыеп калды.
95. [Расүлем! Аларның бу шикләренә каршы] Әйт: «Әгәр җирдә [сезнең урында] тыныч кына фәрештәләр булса һәм алар [күккә күтәрелмичә, сезнең кебек дәвамлы дөньяда] гизеп йөри торган булсалар, Без аларга пәйгамбәр итеп күктән бер фәрештә иңдерер идек!»
96. [Расүлем!] Әйт: «[Сезгә җибәрелгән хак бер пәйгамбәр булуыма] минем белән сезнең арада шаһит буларак Аллаһ җитә. Һичшиксез, Ул – колларыннан Хәбәрдар, Күреп торучы. [Шуңа күрә һәркемгә ул тиеш булган җәзаны бирәчәк. Расүлем, син тынычлан, борчылуыңа бер сәбәп тә юк. Әмма ул кяферләр башларына киләчәк газапларга әзер булсыннар].
97. Аллаһ кемне туры юлга күндерсә, ул туры юлда булыр. Кемне исә [Рахманны тыңламаган, шайтанның вәсвәсәләренә күңел салган бәндә булган өчен] юлдан яздырса, алар өчен Аннан башка [туры юлга чыгарырлык] ярдәмчеләр таба алмассың. Кыямәт көнендә Без аларны сукырлар, телсезләр, саңгыраулар итеп йөзтүбән [сөйрәп] җыярбыз. Сыеначак урыннары – җәһәннәм ки, [аның ялкыны аларның тиреләрен һәм итләрен көйдергәннән соң] сүнә башлаган саен Без [аларга өр-яңа тиреләр һәм итләр биреп] аның ялкынын арттырырбыз.
98. Бу – аларның җәзалары. Сәбәбе исә – аларның Безнең аятьләребезне инкяр итүләре һәм: «Әллә [череп беткән] сөякләр тузан булганнан соң, без өр-яңа бер яралтылыш белән терелтеләчәкбезме?» – дип әйтүләре [булды].
99. Әллә алар күкләрне һәм җирне яралткан Аллаһ аларга охшашларны яралтырга кодрәтле булганын белмиләрме? Ул [Аллаһ] алар өчен бернинди шик булмаган бер әҗәл вакыты билгеләде. Әмма залимнәр көферлектән башка һәрнәрсәне кире кагалар.
100. [Расүлем! Синнән мәгънәсез бик күп нәрсәләр сораган ул мөшрикләргә] Әйт: «Әгәр дә сез Раббымның рәхмәт хәзинәләренә ия булсагыз, шул чакта да ярлыланудан куркып [саранланыр һәм кулыгызда булганны каты] тотар идегез. Һичшиксез, кеше – [яралтылышында ук] бик саран».
101. Без Мусага [галәйһиссәлам] ап-ачык тугыз могҗиза биргән идек. Исраил улларыннан сора, ул [Муса [галәйһиссәлам] аларга килгәч, фиргавен аңа: «И, Муса! Мин сине сихерләнгән кеше [һәм шуңа күрә акылың җиңеләеп, пәйгамбәрлеккә дәгъва кыла башлагансың] дип уйлыйм», – дигән иде[9].
102. Ул: «Син боларны күзгә күренер дәлилләр итеп күкләрнең һәм җирнең Раббысы иңдергәнен беләсең. И, фиргавен! Мин дә сине һәлак булган кеше дип уйлыймын», – дигән иде.
103. Ул [фиргавен] аларны бу җирдән сөреп чыгарырга теләде, Без исә аны һәм янындагыларны – барысын бергә суга батырдык.
104. Моннан соң Исраил улларына: «[Аларның сезне сөреп чыгарырга теләгән] Бу [Мисыр һәм Шам дигән] җирдә яшәгез. [Үлемегездән соң] Ахирәт вәгъдәсе җиткәч, сезнең барыгызны да бергә [мәхшәргә] китерәчәкбез», – дип әйттек.
105. Без аны хак [вә хикмәт] белән иңдердек, һәм ул хак белән иңде. Без сине дә [итагать иткәннәргә] бер сөендерүче һәм [баш күтәрүчеләргә] бер кисәтүче буларак җибәрдек.
106. Без, Коръәнне син аны кешеләргә ашыкмыйча укысын өчен, бүлгәләдек һәм аны өлешләп иңдердек.
107. [Расүлем! Коръәнне кире кагучыларга] Әйт: «Сез аңа ышаныгыз яки ышанмагыз [берни дә үзгәрмәс]. Аңардан алда үзләренә гыйлем бирелгән кешеләр, һичшиксез, ул [Коръән] аларга укылган чакта, иякләре өстенә төшеп [йөзтүбән] сәҗдә кылалар.
108. Алар: «Аллаһ [кимчелекле һәр сыйфаттан] пакь! Һичшиксез, Раббыбызның вәгъдәсе, әлбәттә, үтәлгән бернәрсә. [Ул безгә иңдергән китапларда Мөхәммәдне (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) җибәрәчәк вәгъдәсен тотты]», – диләр.
109. Алар, елый-елый, иякләре өстенә [йөзтүбән сәҗдәгә] капланалар һәм бу аларның тыйнаклыкларын да арттыра».
110. [Расүлем!] Әйт: «[Раббыгызга] Аллаһ исеме белән дәшегез яки [Аңа] Рахман исеме белән дәшегез. Аңа нинди исем генә бирелсә дә, иң күркәм исемнәр – Аныкы». Намазыңны [мөшрикләргә ишеттереп] тавышлы итмә, аны [артыңда торучылар ишетмәслек итеп] пышылдама да, алар арасында булган [урта] юлны сайла[10].
111. [Расүлем! Моның кадәр нигъмәтләргә Миңа шөкер итәр өчен:] «Барча мактаулар – баласы булмаган, хакимлек итүдә бер тиңе булмаган, кимсетүдән саклаучыга мохтаҗ булмаган Аллаһка», – дип әйт. Һәм [янә тиешенчә Аны зурлый алмаганыңны танып] Аны иң күркәм рәвештә олугла!
[1] Катадә (радыйаллаһу ганһ) фикеренчә, 73-80 нче, Хәсән (радыйаллаһу ганһ) фикеренчә, 26 нчы, 32-33 нче, 57 нче, 78 нче; бүтән кайбер риваятьләргә күрә, 60 нчы, 73 нче, 76 нчы, 80 нче аять кәримәләр Мәдинәи Мөнәүвәрәдә иңгән.
[2] Алар Расүлуллаһны (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) инкяр итеп, кабат бозык эшләренә кайткач, Аллаһы Тәгалә Үзенең пәйгамбәрен һәм мөэминнәрне аларга һөҗүм иттереп, Курайзаны үтертте, Надыйр улларын сөргенгә кудырды, калганнарына җизья салды. Яһүдиләрнең меңәр еллап чиккән газаплары каршында бүген күренгән берничә еллык дәүләтләре юк дәрәҗәсендә булганы кебек, Аллаһның вәгъдәсе булганга күрә, аларга иң начар газапларны бирәсе кешеләр Кыямәт көненә кадәр гел җибәрелеп торачак.
[3] Риваятьтән күренгәнчә, югары катлам вәкилләре белән кайбер фәкыйрь кешеләр, Гомәрнең (радыйаллаһу ганһ) ишек төбенә җыелып, күрешү рөхсәте көтеп торган чакта, фәкыйрь булган Билал һәм Суһәйбкә (радыйаллаһу ганһүмә) керергә рөхсәт бирелгән. Әбү Суфьянга (радыйаллаһу ганһ) бу бик авырга килә. Шулвакыт Сүһәйл ибне Гамр (радыйаллаһу ганһ): «Бу безгә үзебез аркасында гына килде, чөнки, алар һәм без барыбыз берьюлы Исламга чакырылсак та, алар ашыктылар, без соңладык. Хәзер бу Гомәрнең ишеге болай булса, Ахирәттәге фәкыйрьлек ничек булачак? Әгәр бүген сез Гомәрнең ишеге төбендә алардан көнләшсәгез, белегез: Аллаһның алар өчен җәннәттә әзерләп куйган нәрсәләре тагын да күбрәк», – дип әйтә (Нәсәфи).
[4] Бу ике аяте кәримә бер мөшрикнең хәзрәте Гомәрне (радыйаллаһу ганһ) сүгүе нәтиҗәсендә зур бер фетнә чыга күрмәсен өчен, Гомәрнең аны гафу итәргә этәргеч булуы сыйфатында иңгән. Мөселманнар бик зәгыйфь хәлдә булган Мәккә дәверенең авыр шартлары күз алдына китерелсә, аларның мыскылларына каршы каты һәм кискен җавап кайтаруның мөселманнарга зарар китерәчәге ачык күренә. Шуңа күрә кяферләр белән җиһад кылу аяте иңгәнчегә кадәр, сәхабәләргә мөшрикләрнең кимсетүләренә, җәфалауларына чыдарга һәм фетнә-чуалыш чыгара алырлык бәрелешләрдән ерак булырга әмер ителә. «Тәүбә» сүрәсенең 5 нче аяте иңгәннән соң исә, мөшрикләргә карата кискен булмауны әмер иткән моның кебек аятьләр хөкемсез калдырылган (Бәйдави, Хазин).
[5] Корәеш мөшрикләре белән бер үк табигатькә ия булган гад һәм сәмуд кавемнәре, үзләре сораган могҗизаларны күрсәләр дә, иман китермиләр, шул сәбәпле тамырларын корыткан бер газапка дучар булалар. Мәккә мөшрикләре дә Сафа тавының алтынга әверелүе, Мәккәдәге тауларның юкка чыгуы, үлеләрнең терелүе кебек әллә никадәрле могҗизалар сораганнар. Элекке өммәтләргә карата кулланылган үзгәрмәс илаһи канун таләп иткәнчә, сораганнары бирелгәннән соң ышанмаган очракларында һәммәсе дә берьюлы бик тиз һәлак ителгән. Ләкин Аллаһы Тәгалә, ахыр заман өммәтенең Кыямәт көненә кадәр кичектерелүенә хөкем иткәне өчен, аларга һәр сораганнарын бирмәгән (Нәсәфи).
[6] Кешенең өстенлекләренә үрнәк итеп, тәфсирләрдә чибәрлек, тыныч-сабыр холык, аякларында тора алу, зирәк акыллылык, сөйләшү, ишарә ясау, язу, дөнья һәм Ахирәт бәхетен казану сәбәпләренә ирешү, җир йөзендә булучыларга хакимлек кору, бик күп һөнәрләр белән шөгыльләнү, ризыкны куллар белән ашый белү, ирләрнең – сакал, хатын-кызның чәч толымы йөртүе кебек кайбер үзенчәлекләр телгә алынган (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин, Алуси).
[7] Бу аять Сәкыйф кабиләсе хакында иңгән. Алар Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) килеп: «Син безгә җимеш-иген уңышыннан гошер бирмәү, намазда иелмәү, алачак бурычларыбызны алу, бирәчәк бурычларыбыздан котылу, потларыбызны кулларыбыз белән ватмау, тагын бер ел Лят потыбызга табынмаган хәлдә, башка бер сурәттән файдалану, Мәккә харамы шикелле, безнең үзәнлегебезне дә кагылгысыз игълан итү кебек, гарәпләр алдында горурлыгыбызны саклый торган берничә мөмкинлек бирми торып, без синең динеңә кермәячәкбез», – дип әйткән булалар (Бәйдави, Хазин, Алуси).
[8] Бу аятьнең хәбәре бер могҗиза буларак төп-төгәл рәвештә гамәлгә аша. Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һиҗрәтеннән соң бер ел үтүгә, кяферләрнең башлыклары Бәдердә һәлак ителә.
[9] Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, аяте кәримәдә телгә алынган тугыз могҗиза түбәндәгеләр: аҗдаһага әверелгән таяк; култык астына тыгып чыгарганнан соң, күзләрне камаштырырлык дәрәҗәдә ялтырап торган кул; инкяр итүчеләрнең чикерткә, бет, бака һәм кан белән бөтен өйләре, савыт-сабалары тулу; өммәте өчен таштан су бәреп чыгуы; диңгезнең ярылуы һәм Тур тавының, урыныннан куптарылып, Исраил уллары өстенә китерелүе. Кайбер галимнәр фикеренчә, болардан берсе – инкярчыларның кыяфәтләре үзгәртелү, моңа үрнәк итеп бер ир кешенең хатыны белән ятагында чакта икесенең дә ташка әверелүләре, хәтта икмәк пешереп йөргән бер хатынның аягөсте ташка әйләнүе хәбәр ителә. Кайбер голәмә бу аятьләрдән китапның аятьләрендә әйтелгән хөкемнәрнең күз уңында тотылганын белдергән. Мәсәлән, Сафуан ибне Гассаннан (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, бер яһүди иптәшенә: «Әйдә шул пәйгамбәрдән кайбер нәрсәләр турында сорыйк!» – дип әйткәч, икенчесе: «Аңа пәйгамбәр дип әйтмә, соңыннан, үзе ишетә калса, шатлыгыннан күзе дүрт булып ачылыр», – дип әйтә. Алар икесе дә Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) килеп, бу аятьтә Мусага (галәйһиссәлам) бирелгәне белдерелгән тугыз аятьнең ниләр булганын сорагач, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Аллаһка бернәрсәне дә ширек кушмагыз, хаксызлык белән Аллаһ харам кылган җанны үтермәкче булмагыз, зина кылмагыз, риба алмагыз, сихер белән шөгыльләнмәгез, гаепсез кешеләрне үтертү өчен, җитәкчеләргә алып бармагыз, исраф кылмагыз, намуслы хатыннарга яла якмагыз һәм сугыштан качмагыз, бигрәк тә сез, яһүдиләр, шимбә көнне чиктән чыкмагыз», – дип әйткәч, шундук Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) кулларын үбеп: «Без синең, чыннан да, хак пәйгамбәр булганыңа шаһитлык итәбез», – дип әйтәләр. Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Сезнең миңа иярүегезгә нәрсә комачаулый?» – дигән соравына алар: «Сиңа ияргән очракта яһүдиләрнең безне үтерүләреннән куркабыз», – дип әйтәләр (Хазин, Нәсәфи, Бәйдави).
[10] Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Рахман исеме белән дога кылганын ишеткән мөшрикләрнең: «Безне ике илаһка табынудан тыясың, үзең ике илаһка дога кыласың», – дип әйтүләренә карата, аеруча яһүдиләрнең: «Аллаһ Тәүратта Рахман исемен күп куллана, син исә бу исемне бик сирәк телгә аласың», – дигән сүзләренә карата бу аять иңгән (Хазин, Нәсәфи, Бәйдави).