Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 16. Ән-Нәхл (Бал кортлары) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. [И, кяферләр! Кыямәтнең кубуын хәзердән белегез] Аллаһның әмере килде. Аны ашыктырмагыз. Ул – алар Аңа тиңдәш иткән нәрсәләрдән пакь [һәм ерак]. Ул – [иш булудан] өстен.

2. Ул Үзе әмер итеп, колларыннан [пәйгамбәр итеп сайлап] теләгән кешеләргә фәрештәләрне Рух [сыйфатындагы бер вәхи] белән иңдерә: «[И, минем пәйгамбәрләрем!] Һичшиксез, Миннән башка [гыйбадәткә лаек] һичбер илаһ юк. [Шулай булгач, ширек кылу мәсьәләсендә] Миннән куркыгыз», – дип [өммәтләрегезне] кисәтегез.

3. Ул күкләрне һәм җирне хак белән яралтты. Ул алар иш кушкан нәрсәләрдән өстен.

4. Ул кешене бер тамчыдан [хәрәкәте булмаган сыекчадан] яралтты. Шуннан соң да ул [кеше дәгъвасын исбат итәр өчен] ачык рәвештә бәхәсләшә.

5. Терлекне дә Ул яралтты. Аларда [булган йон кебек нәрсәләрдән киемнәр әзерләгәндә] сезнең өчен җылыну һәм [савылу, атланып йөрү кебек күп] файда бар. Аларның [итләре белән майларыннан] бер өлешен ашыйсыз да.

6. Кичен [көтүлектән] кире алып кайткан чакта да, иртән чыгарып җибәргәндә дә, сезгә аларда [саналган зарури ихтыяҗларыгыздан тыш бик күп] матурлык [һәм куаныч] бар.

7. Сезнең [авыр] йөкләрегезне [ул хайваннар] сез күп көч түгеп кенә барып җитә алган [ерак] өлкәгә илтәләр. Һичшиксез, сезнең Раббыгыз – [бик] Мәрхәмәтле, [бик] Рәхимле. [Шуңа күрә мондый зур нигъмәтләрне сезгә насыйп итеп, сезгә авыр эшегездә җиңеллек бирә].

8. Атларны, качырларны һәм ишәкләрне дә атланып йөрүегез һәм [җир йөзенә, бигрәк тә хуҗаларына] зиннәт булсын дип [яралтты]. Сез [әле] белмәгән нәрсәләрне дә Ул [яралтты һәм] бар итеп тора.

9. Туры юлга ирештерү – Аллаһта. Әмма аларның кайберләре – [туры юлдан] авышкан. Әгәр Ул [сезнең барыгызның да һидаять юлын сайлавыгызны белеп, иман итүегезне] теләгән булса, һәммәгезне дә һидаятькә ирештерер иде[2].

10. Ул – күктән су иңдерүче. Аның [суның] бер өлеше – сезгә [һәм терлекләрегезгә] эчемлек, аның белән көтелгән урында үсемлекләр [үсә].

11. Шуның сәбәбе белән, Ул сезнең өчен [төрле-төрле] игеннәр, зәйтүннәр, хөрмәләр, йөземнәр һәм төрле җимешләр үстерә. Фикер йөрткән кешеләр өчен монда [бик зур могҗизаны тәшкил иткән] бер билге бар[3].

12. Янә Ул көнне һәм төнне, кояшны һәм айны сезнең өчен әмеренә буйсындырды. Йолдызлар да Аның әмере белән [сезгә] буйсындырылган [өчен, өсләренә йөкләнгән бер вазифаны да үтәми калмыйлар]. Һичшиксез, [зирәклек һәм нечкә аңлау сәләтенә ия булмыйча, фәкать] акыл иясе булган кешеләр өчен монда [могҗизалы] билгеләр бар.

13. Сезнең өчен җирдә төрле төстә булган [хайваннар, үсемлекләр һәм файдалы казылмалар кебек] нәрсәләрне дә [сезгә хезмәт итәр өчен] тараткан. Һичшиксез, аңлый алган кешеләр өчен монда билге бар.

14. Саф, чиста ит ашагыз һәм [энҗе-мәрҗән кебек] тагып йөри торган бизәнү әйберләре чыгарыгыз дип, Ул [сезгә] диңгезне буйсындырды. [И, кеше!] Син аны ярып йөзгән [зур] көймәләрне күрәсең. Бәлки, сез Аның ризыгыннан [насыйбыгызны] эзләрсез һәм янә сез [Ислам диненә кереп, гыйбадәт кылу белән үзегезгә бирелгән нигъмәтләрнең иясенә] шөкер итәрсез.

15. Ул [Раббыгыз су өстендәге көймә кебек], сезне селкетмәсен өчен, җирдә какшамас таулар, елгалар һәм юллар куйды. Бәлки, сез һидаятькә ирешерсез.

16. [Юлда калучылар, файдаланып, юлны таба алсыннар өчен таулар, чишмәләр һәм туфрак төрләре кебек] Билгеләрне дә [дөньяга Ул урнаштырды]. Һәм алар, [корыда һәм диңгездә төнлә] йолдызларга карап, юлны табалар.

17. Яралтучы Зат яралта алмаучы белән тиңме соң? [Хәтта акылы булган барлыклар да Яралтучы белән бер була алмаганда, ничек инде акылсыз потлар һәм җансыз барлыклар Аңа иш була алсын?] Сез бер дә уйламыйсызмы әллә?

18. Аллаһның [сезгә биргән бөтен] нигъмәтләрен саный башласагыз, аларны санап бетерә алмассыз. Һичшиксез, Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.

19. Аллаһ сезнең яшерен һәм ачык эшләгән гамәлләрегезне дә белә.

20. Әмма Аллаһны калдырып табынган нәрсәләре бернәрсә дә яралта алмыйлар, алар үзләре яралтылалар.

21. [Ул ялган илаһлар бүтән җан ияләре кебек] Үлеләр, тереләр түгел. Алар [үзләренең дә, үзләренә табынучыларның да] кайчан терелтеләчәкләрен белмиләр.

22. Сезнең илаһыгыз [булган Аллаһ] – бердәнбер Илаһ. Әмма Ахирәткә ышанмаган кешеләрнең күңелләре [тәүхидкә ишарәләгән аятьләрне] инкяр итә, алар – үзләре [кирелекләре аркасында кабул итмәгән] тәкәбберләнүчеләр.

23. Һичшиксез, Аллаһ аларның ачык эшләгәннәрен дә, яшерен эшләгәннәрен дә белә. [Шуңа күрә аларга лаек булган җәзаларын бирәчәк]. Һичшиксез, Ул тәкәбберләнүчеләрне сөйми.

24. [Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) җибәрелүе турында хәбәр алып, ерак-ерак өлкәләрдән аңа иман китерү өчен килүчеләр тарафыннан] Аларга [тәкәбберлек күрсәтүчеләргә]: «Раббыгыз [Мөхәммәдкә] нәрсә иңдерде соң?» – диелгәч, алар: «Әүвәлгеләрнең [уйдырып] язган әкиятләрен», – диләр.

25. Алар Кыямәт көнендә [гөнаһ] йөкләрен тулысынча күтәрсеннәр, үзләре белмичә юлдан яздырган кешеләренең бер өлеш йөкләрен дә күтәрсеннәр. Алар күтәргән йөк нинди яман!

26. Алардан әүвәлгеләр дә [пәйгамбәрләре китергән хак динне юк итәр өчен] тозаклар корганнар иде, әмма Аллаһ [давыл, зилзилә кебек җимерә торган газапларын җибәреп] аларның [какшамас итеп төзелгән] биналарын нигезеннән җимерде, һәм түбәләре өсләренә килеп төште. Газап аларга һич көтмәгән бер яктан килде[4].

27. Шуннан [Аллаһы Тәгалә Исламга каршы яшерен эшчәнлек алып барган кешеләрне дөньяда җәзаландырганнан] соң, Кыямәт көнендә аларны рисвай итәчәк һәм: «Сез [илаһ булулары турында пәйгамбәрләр һәм аларга иярүчеләр белән] сүз көрәштергән Минем тиңдәшләрем кайда?» – диячәк. [Менә шулвакыт мәхшәрдә булган пәйгамбәрләр һәм] Гыйлем бирелгән кешеләр әйтерләр: «Һичшиксез, бүгенге бөтен хурлык һәм газаплар – кяферләргә».

28. Үз-үзләренә золым иткән кешеләрне фәрештәләр вафат иттергән чакта, алар: «Без [гомеребез буена] бернинди начарлык эшләмәдек», – дип, күндәмлек күрсәтерләр. [Аллаһы Тәгалә тарафыннан аларга болай дип әйтеләчәк:] «Юк! Һичшиксез, Аллаһ сезнең ни кылганнарыгызны [һәрьяклап бик яхшы] белүче.

29. Эчендә мәңге калыр өчен, җәһәннәм капкаларыннан [үзегезгә аерылган дәрәҗәгә] керегез. Үзләрен өстен тотучыларның сыеныр урыны [булган җәһәннәм], һичшиксез, никадәр дә яман!»

30. [Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) пәйгамбәрлеге турында хәбәр алып, ерак-ерак өлкәләрдән аңа иман китерү өчен килүче] Шул тәкъвалык ияләренә: «Раббыгыз [Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) нәрсә иңдерде соң?» – диелгәч, алар: «[Бик зур] Игелек [иңдерде]!» – диярләр. Игелек кылган кешеләргә бу дөньяда әҗер бар. Ахирәт йорты исә [дөньяда кулга төшерелгәннәрдән] яхшырак. Тәкъвалык ияләренең йорты [булган җәннәт] нинди яхшы [бер урын][5]!

31. Алар [сарайлары һәм агачлары] асларыннан елгалар аккан Гаден җәннәтләренә керәчәкләр. Анда алар өчен теләгән һәрнәрсә бар. Аллаһ тәкъвалык ияләренә шулай [чиксез нигъмәтләре белән] әҗерләрен бирә.

32. Тәкъвалык ияләре булган кешеләрне вафат иттергән чакта, фәрештәләр аларга: «[И, Аллаһның дуслары!] Сәлам сезгә! [Моннан соң сезнең бөтен теләкләрегез дә үтәләчәк]. Кылганнар [зикерләр һәм гыйбадәтләр кебек] гамәлләрегез өчен җәннәткә керегез», – диячәкләр[6].

33. Алар [кяферләр, инкярда үҗәтлек күрсәткәннәре өчен, җаннарын аласы] фәрештәләрдән яки синең Раббыңның [Кыямәтне кубару] әмере аларга килүдән тыш, башка [икенче бер] нәрсә көтәләрме әллә? Алардан әүвәлгеләр дә болай [ширек һәм ялганлау гөнаһлары] эшләде. Аллаһ аларга золым кылмады, ләкин алар] үз-үзләренә золым эшләделәр.

34. [Ахыр чиктә] Кылган начар эшләре [һәм фаҗигале җәзалары] аларга [кире кайтып] иреште һәм алар мыскыл иткән [бу газап тулы] нәрсәләр аларны һәрьяктан уратып алды.

35. Ширек кушкан кешеләр: «Әгәр Аллаһ [Үзеннән башка бернәрсәгә табынуыбызны] теләгән булса, без дә, аталарыбыз да, Аны калдырып, һичбер нәрсәгә дә табынмас һәм Аңардан башка бернәрсәне дә [үз белдегебез белән] харам кылмас идек», – диде. Алардан әүвәлгеләр дә нәкъ шулай [ширек кылу, кайбер хайваннардан файдалануны харам кылу һәм пәйгамбәрләре белән сүз көрәштерү кебек гөнаһлар] эшләгән иде. Пәйгамбәрләргә [үзләренә вәхи ителгән хөкемнәрне] ачыктан-ачык ирештерүдән башка бернәрсә йөкләнгәнме әллә? [Юк, һәм алар бу вазифаны кирәгенчә үтәделәр].[7]

36. [Әйе! Пәйгамбәрләрнең вазифасы – ишеттерү, шуңа күрә] Без: «[И, кешеләр!] Аллаһка гыйбадәт кылыгыз һәм тагуттан сакланыгыз», дип, һәрбер өммәткә бер пәйгамбәр җибәрдек. Аллаһ аларның кайсыларын һидаять итте, алардан кайберләренә исә адашу [фәрманын] беркетте. [И, үз гөнаһларын Аллаһның тәкъдиренә сылтап маташкан мөшрикләр!] Җирдә гизегез һәм [гад вә сәмуд кавемнәре кебек сездән алда килеп киткән] ялганлаучыларның [үкенечле] соңы нинди булганын карагыз!

37. [Расүлем!] Син аларның һидаятен никадәр генә теләсәң дә, һичшиксез, Аллаһ [адашуны сайлап] юлдан язган бер кешене һидаятькә ирештерми. Аларга [туры юлга ирештерә һәм газаптан коткара алырлык] ярдәмчеләр юк.

38. Алар [үз гөнаһларында Аллаһы Тәгаләне җаваплы итү белән генә туктамыйча] Аллаһ үлгән кешене терелтмәячәк дип, иң көчле антлары булган Аллаһ белән ант иттеләр. Юк! [Әлбәттә, терелтәчәк, бу терелтү вәгъдәсе] Аның Үзенә алган бер вәгъдәсе. Ләкин кешеләрнең күбесе белмиләр.

39. Аларга [белә торып] үзара ихтилаф кылган [хакыйкатьләрне, бигрәк тә терелү мәсьәләсе кебек мөһим] нәрсәләрне аңлатыр өчен, янә кяфер булган кешеләр үзләренең ялганчы икәнлекләрен белсеннәр өчен [Аллаһы Тәгалә бөтен колларны терелтәчәк].

40. Без берәр нәрсәне теләгән чакта [хәреф һәм тавыш арадашлыгыннан башка гына] «Бар бул!» – дип әйтәбез, һәм ул шунда ук барлыкка килә.

41. [Мөшрикләр тарафыннан] Золым күргәннән соң, Аллаһ хакына [туган якларын калдырып, Ислам динендә тыныч яши алырлык җирләргә] һиҗрәт итүчеләрне Без дөньяда [Мәдинәи Мөнәүвәрә кебек] бик күркәм бер урынга урнаштырачакбыз. Ахирәт әҗере исә [дөньяда бирелгән нигъмәтләрдән] артыграк. Әгәр алар белсәләр иде!

42. [Күргән золым, җәзалауларга үкенү хисе кичермичә] Сабыр итүче һәм Раббыларына гына тәвәккәл итүче кешеләр!

43. Без синнән алда да [кешеләргә пәйгамбәр итеп] ирләр җибәргән идек, шуларга вәхи иттек. Әгәр сез белмәсәгез, зикер ияләренән сорагыз.

44. [Без алда да пәйгамбәрләрне] Ап-ачык могҗизалар һәм китаплар белән [җибәргән идек]. Кешеләргә иңдерелгән нәрсәне аларга аңлатуың өчен сиңа да бу [Коръән кебек бер] зикерне иңдердек. Бәлки, алар [Коръәндә булган хакыйкатьләр турында] уйланырлар [һәм гөнаһлардан сакланырлар].

45. [Исламны юк итәр һәм иман китерергә теләүчеләргә киртә салыр өчен теләсә нинди] Мәкерле эшләрне хәйлә итеп корган кешеләр Аллаһның аларны җирдән йоттыруыннан яки һич көтмәгән бер җирдән аларга газап җибәрүеннән курыкмыйлармы әллә?

46. Яки [ул газапның] йөргән җирләрендә аларны тотуыннан [курыкмыйлармы], алар бит берничек тә гаҗиз калдыра алмаячаклар.

47. Яки [көчле давыллар, зилзиләләр кебек куркыныч вакыйгалардан] курку хәлендә [булган чакта, газапның] аларны тотуыннан [иминнәрме әллә һич тормыш рәвешләрен үзгәртмичә, көферлектә калып, кирелек күрсәтәләр]? [Әйе! Раббыгыз сезгә, сиздермичә, кинәт газапка тарту юлын сайламаган, чөнки] Әлбәттә, сезнең Раббыгыз – һичшиксез, [кичектерү биргән] Мәрхәмәтле, Рәхимле.

48. Алар [Исламга каршы яшерен эшчәнлек алып баручылар] Аллаһ бар иткән нәрсәләрне күрмәделәрме әллә? Аларның күләгәләре [бер озынаеп, бер кыскарып] Аллаһка [итагать белән] сәҗдә кылган хәлдә [кояшның күтәрелүенә һәм түбән төшүенә карап] уңга һәм сулга иеләләр. Алар бит – [үзләренә йөкләнгән бөтен вазифаларны үтәп] буйсынган барлыклар.[8]

49. [Сәҗдә бары тик күләгәсе булганнарга гына хас булмыйча] Күкләрдә һәм җирдә булган һәрбер җан иясе дә, фәрештәләр дә Аллаһка гына сәҗдә кылалар һәм алар тәкәбберләнмиләр.

50. Алар үзләреннән өстен Раббыларыннан куркалар һәм үзләренә әмер ителгәннәрне [каршылык күрсәтмичә] үтиләр.

51. Аллаһ [пәйгамбәрләре аркылы] әйтте: «[И, Минем колларым!] Ике илаһ алмагыз. Ул [Аллаһ] бит – Бердәнбер илаһ. [Миңа ширек кылу мәсьәләсендә] Миннән генә куркыгыз».

52. Күкләрдә һәм җирдә булган һәрнәрсә – Аныкы гына. Дәвамлы итагать тә Аңа гына хас. Сез Аллаһтан башка берәүдән куркасызмы әллә?

53. Сездә булган нигъмәт – Аллаһтан. [Хәзергә моны аңлап бетермәсәгез дә] Соңыннан бер зарар кагыла калса, [котылыр өчен] Аңа гына ялварасыз.

54. Шуннан соң Ул сездән зарарны алса, арагыздан кайберәүләр Раббыларына ширек куша башлый.

55. Биргәннәребезгә иман китермәс өчен [ширекләрендә кала бирәләр]. [И, мөшрикләр! Без биргән нигъмәтләрдән вакытлыча гына] Файдаланыгыз. Тиздән [ширек гөнаһының үкенечле нәтиҗәсен] беләчәксез.

56. Алар Безнең ризык итеп биргәннәрдән бер өлешен [корбан итеп] берни белмәгәннәргә [җансыз потларга] чыгаралар. Аллаһ белән ант итәмен ки, үзегез уйлап чыгарган нәрсәләр турында, һичшиксез, соралачаксыз.

57. Алар [мөшрикләр: «Фәрештәләр – Аллаһның кызлары», – дип] Аллаһка кызлар билгеләделәр. Ул [бала табудан ерак һәм] пакь! Үзләренә исә алар теләгәннәрен [ир балаларын] калдыралар.

58. Алардан берәрсен кыз [баласы тууы хәбәре] белән сөендергәч, аның чырае кап-кара була һәм ул эче тулы ачуын тыеп тора.

59. Сөендерүче хәбәрдән, [куану урынына] кайгыру сәбәпле, аны, хурлыкка [төшүгә] карамастан, [исән] калдырыргамы, яки [тереләй] туфракка күмәргәме дип, кешеләрдән кача. Хөкем иткән нәрсәләре никадәр яман [һәм ялгыш бер карар]!

60. [Кыз балаларны тере килеш күмү кебек] Начар үрнәк бирә торган сыйфатлар – Ахирәткә ышанмаган кешеләрнеке. Хәйран калдыра торган иң олуг сыйфатлар исә – Аллаһныкы гына. Ул – Җиңелмәс, Хикмәт иясе.

61. Әгәр Аллаһ [гөнаһлы] кешеләрне [көферлек, ширек кылу, харамнарга бату кебек] золымнары сәбәпле [гөнаһсызларны исә гөнаһлыларның ахмаклыгы өчен шундук җәзаландырырга теләп] тотып алса, хәрәкәтләнә алган бер генә җан иясен дә җир йөзендә калдырмас иде. Ләкин Ул [җәзаны] аларга билгеләнгән [үлемнәре белән бәйле] бервакытка кадәр кичектерә. Вакытлары җиткәч, аны бер сәгатькә генә дә артка да, алга дә күчерә алмаслар.

62. Алар [кыз балалары кебек] үзләре яратмаган нәрсәләрне Аллаһка нисбәтлиләр, һәм [Аллаһ хозурында] иң күркәм нәтиҗә, һичшиксез, алар өчен генә дип, телләре ялган сөйли. Һичшиксез, [күркәм нәтиҗә урынына] аларга – Ут [әзерләнгән]. Һәм алар – [җәһәннәмгә җибәрелүчеләр арасында] калдырылачак кешеләрдән.

63. Аллаһ белән ант итәм, синнән алда да өммәтләргә [пәйгамбәрләр] җибәргән идек. Әмма шайтан аларга [кабахәт] гамәлләрен бизәп күрсәтте. Ул көнне аларның иң якыны ул [шайтан] булды. [Ахирәттә] Аларга тилмерткеч бер газап бар.

64. Алар фикер каршылыкларына төшкән [хәләл-харам, иман, инкяр һәм терелү кебек әһәмиятле] нәрсәне үзләренә аңлатсын дип, һәм иман китергән бер кавем өчен һидаять һәм бер рәхмәт итеп, Без бу китапны сиңа иңдердек.

65. Аллаһ күктән су иңдерде һәм аның белән җирне үлеменнән соң [үсемлекләр белән] җанландырды. Һичшиксез, ишетә торган кешеләр өчен боларда [Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә, чиксез гыйлеменә, өстен кодрәтенә, тиңсез хикмәтенә күрсәткән бик күп] билге [һәм дәлил] бар.

66. Һичшиксез, терлектә сезнең өчен бик зур гыйбрәт бар. Без сезгә аларның эчендә тизәк белән кан арасында булган һәм эчүчеләр өчен тамактан җиңел үтә торган саф сөт эчерәбез.

67. Хөрмә агачларының җимешләреннән һәм йөземнәрдән [сыгып ясалган эчемлекләрдән] шәраб һәм [серкә, куе ширбәт, кайнатма, кипкән йөзем һәм төрле хәлләрендә кулланыла алган хөрмә төрләреннән] яхшы бер ризык аласыз. Һичшиксез, [фикер йөрткән] акыл ияләре өчен боларда [Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә, чиксез гыйлеменә, чиксез кодрәтенә һәм тиңсез хикмәтенә күрсәткән бик зур] билге бар[9].

68. [Расүлем!] Синең Раббың бал кортына вәхи итте: «Тауларда, агачларда һәм [кешеләр төзегән] корылмаларда оялар кор.

69. Шуннан соң, һәртөрле җимешләрдән туклан һәм Раббың җиңеләйткән юлларда йөр». Аларның карыннарыннан [ел фасылларының, чәчәкләрнең, бал кортларының яше үзгәрүгә бәйле] төрле төсле һәм кешеләр өчен шифа булган бер эчемлек чыга. Һичшиксез, боларда фикер йөртүчеләр өчен билге бар.

70. Аллаһ сезне [юктан] бар итте, шуннан Ул сезнең җаныгызны алачак. Арагыздан кайберәүләр, [көчләре кимеп, яшь чагында] белгән бар нәрсәне дә онытып, [кеше] гомернең иң зәгыйфь чагына [картлыгына һәм сабый чагындагы кебек хәленә] кире кайтарыла. Һичшиксез, Аллаһ – [һәрнәрсәне] Белүче, Кодрәт иясе. [Сезнең гыйлемегез һәм көчегез вакыт-вакыт үзгәреп торса, Аның гыйлеме һәм кодрәте бернинди үзгәрешләргә дә дучар булмый].

71. Аллаһ ризык аша берәүләрегезне икенчеләрегездән өстен кылды [бай һәм фәкыйрь итте]. Өстен булган [бай һәм җитәкче урыннардагы] ул кешеләр, [кул астындагылар] үзләренә тигез булмасыннар дип, уң куллары ия булган [коллар һәм эшчеләр урынындагы] кешеләргә ризыкларын бирмиләр. Әллә алар Аллаһның [үзләренә бирелгән моның кадәр] нигъмәтен инкяр итәләрме?

72. Аллаһ сезнең үзегездән сезгә хатыннар бар итте, ул хатыннарыгыздан исә сезнең өчен балалар һәм оныклар яралтты һәм сезне ризыкландырды. Әллә алар [һаман да потлардан файда өмет итү кебек] ялганга ышаналар, Аллаһның исә [моның кадәр] нигъмәтен [күрә торып] инкяр итәләрме?

73. Һәм, Аллаһны калдырып, үзләренә күкләрдән [яудырып] һәм җирдән [үстереп] бернинди ризык та бирергә мөмкинлеге булмаган һәм [бернәрсәгә дә] көч җиткерә алмаган нәрсәләргә табыналармы?

74. [Моның кадәр нигъмәтләр саналганнан соң] Аллаһка тиңдәшләр кушмагыз. Һичшиксез, Аллаһ [сезнең эчегезне, тышыгызны, бөтен эшләрегезне, гамәлләрегезнең сезгә нәрсәләр казандырачагын бик яхшы] белә, сез белә алмассыз.

75. Аллаһ, бернәрсәгә көче җитми торган, хуҗалы [булганы өчен үз исеменнән эшләргә бернинди вәкаләте булмаган] бер кол, һәм Бездән яхшы бер ризык бирелгән, яшерен һәм ачык рәвештә моннан [мул итеп] сарыф иткән кеше турында бер мисал китерә. [Хөрләр белән коллар, бичара, мескен фәкыйрьләр белән юмарт байлар, гөнаһлы кяферләр белән мөэминнәр –] Болар бертигезмени? [Бөтен нигъмәтләр Аллаһы Тәгаләдән килгәнгә күрә] Барча мактаулар – Аллаһка гына. Әмма аларның күбесе [бу хакыйкатьләрне] белмиләр.

76. Аллаһ [шушы] ике кешене бер үрнәк итеп китерә. Аларның берсе – [зиһене һәм аңлау сәләте бозык булганы өчен ни тапкырлык, ни сизү ярдәмендә] бернәрсәгә көче җитмәгән [һәм үзенә әйткән сүзне аңламый, теләкләрен дә аңлата алмый торган] бер телсез. Ул – әфәндесе өстендә авыр йөк. Ул аны кая җибәрсә дә [һәм аңардан нәрсә генә сораса да, беркайчан да], бер игелек китермәс. Аның белән [көчле бер фикер һәм оста сөйләү сәләтенә ия булганы өчен кешеләрне] гаделлеккә өндәгән һәм үзе туры бер юлда булган кеше бертигез буламыни?

77. Күкләрдәге һәм җирдәге гаиб – Аллаһныкы гына. Сәгатьнең [Кыямәтнең кисәктән] җитүе – күз ачып йомганчы яки тагын да якынрак. Һичшиксез, Аллаһ – һәрнәрсәгә Кодрәтле.

78. Аллаһ сезне берни белмәгән хәлегездә аналарыгызның карыннарыннан чыгарды, сезгә колаклар, күзләр һәм [аң-зиһен үзәге булган] күңелләр бирде. Бәлки, сез [үзегезгә насыйп булган нигъмәтләрнең зурлыгын аңлап, аларның бәясен белерсез һәм] шөкер итәрсез.

79. Алар [инкяр итүчеләр] күктә [очарга дигән] әмергә буйсынган кошларны күрмиләрме әллә? Аларны бит Аллаһ кына тота. [Шуңа күрә авыр җисемнәр һава бушлыгында өсләреннән дә, асларыннан да бернинди тотып торучысыз очып йөриләр]. Һичшиксез, иман китергән бер кавем өчен монда [кошларның оча алырлык итеп яралтылуында, һаваның да, үз сыйфатларына хас булмаганча, аларны бушлыкта тотарлык итеп яралтылуында] билгеләр бар.

80. Аллаһ сезгә [таштан, кирпечтән, бүрәнәдән бина корган] өйләрегезне бер яшәү урыны итте, терлекләрнең тиреләреннән сезгә күчеп йөргән чагыгызда да, бер урында торганда да җиңел [чатыр] өйләр [бирде]. [Сарыкларның, кәҗәләрнең һәм дөяләрнең] Йоннарыннан, төкләреннән һәм кылларыннан [келәм, юрган] өй кирәк-яраклары һәм [искереп черер] бервакытка кадәр файдаланыла торган сәүдә әйбере яралтты.

81. Аллаһ Үзе яралткан [болытлар, агачлар, таулар һәм өйләр кебек] нәрсәләрдән сезнең өчен күләгәлекләр яралтты, янә сезнең өчен тауларда сыеныр урыннар бар итте, сезне эсседән [һәм суыктан] саклый торган киемнәр белән сезнең өчен [сугышлардагы бер-берегезгә карата] ярсуыгыздан саклый торган [көбәләр кебек] киемнәр яралтты. Шулай итеп, Ул [Раббыгыз элек сезгә нигъмәтләрен тутырып биргәне кебек, киләчәктә дә] сезгә нигъмәтен төгәлләячәк. Бәлки, сез [бу Затның бөтен әмерләренә] буйсынырсыз.

82. [Расүлем!] Әгәр алар [Исламнан] йөз чөерсәләр, синең өстә – [аларны туры юлга күндерү түгел, ә вәхине] ачык ирештерү генә.

83. [Бу кяферләрнең Исламнан йөз чөерүләре – Аллаһның нигъмәтләрен белмәгәннәре өчен түгел]. Алар Аллаһның нигъмәтен [бик яхшы беләләр, Расүлуллаһны (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бик күп могҗизалары белән] таныйлар, шуннан соң [үзләренә моның кадәр нигъмәт насыйп иткән Затка гаҗиз нәрсәләрне тиңдәш иткәннәре өчен, кыланышлары һәм сүзләре белән] аны инкяр итәләр. Аларның күбесе – булган кешеләр.

84. Ул көнне Без һәрбер өммәттән бер шаһит тергезербез, соңыннан ул кяфер кешеләргә [тәүбәгә килер өчен] рөхсәт бирелмәячәк һәм алардан [Раббыларын] разый итү соралмаячак.

85. Золым иткән кешеләр газапны күргәч, аларга җиңеләйтелмәячәк һәм аларга кичектерү дә бирелмәячәк.

86. Ширек кушкан кешеләр [үзләре Аллаһы Тәгаләгә тиңләштергән] уртакларны күргәч: «И, безнең Раббыбыз! Менә болар – безнең, Сине калдырып, табынган уртакларыбыз. [Син безгә бик авырга килгән бу газапны алар белән бүлгәләмәссеңме?]» – диярләр. Әмма алар боларга: «Һичшиксез, [без сезне үзебезгә гыйбадәт кылырга чакырмадык, сез үзегезнең теләкләрегезгә табындыгыз] сез – [безне илаһ итүдә] ялганчыларсыз», – диярләр.

87. [Дөньядагы моның кадәр кирелекләренә карамастан] Ул көнне алар Аллаһка буйсынуларын белдерәчәкләр, [Аллаһка иш иткән] уйдырма нәрсәләре алардан [бер газапны да алмас, киресенчә] югалыр.

88. Кяфер булган һәм Аллаһның юлыннан яздыручыларга, бозыклык таратканнары өчен, Без [җәһәннәмдә чигәчәк] газап өстенә башка бер газап өстәячәкбез [моның нәтиҗәсе буларак, качыр кебек чаяннар, дөяләр кебек зәһәр еланнар аларны чагып торачак].

89. [Расүлем!] Ул көнне Без һәрбер өммәтнең [үз милләтләреннән яки алар бик яхшы танып белгән] үз араларыннан [саналган кешеләрне сайлап] бер шаһитны [пәйгамбәрне] аларга каршы тергезәчәкбез, сине исә менә боларга [мәккәлеләргә] каршы шаһит буларак китерәчәкбез. Без бу Китапны сиңа [дин мәсьәләсендә кешеләр мохтаҗ булган] барлык нәрсәнең бәяны, мөселманнар өчен һидаят, бер рәхмәт һәм бер сөенеч итеп иңдердек.

90. Һичшиксез, Аллаһ [һәрнәрсәне аңлатыр өчен иңдергән китабында] гадел булырга, изгелек кылырга һәм [бигрәк тә] якын туганнарга [мохтаҗ булган нәрсәләрен] бирергә [һәм туганлык җепләрен ныгытуны] әмер итә. [Зина кебек] Фәхешлектән, [көферлек, ширек һәм шуның кебек дин кабул итмәгән] тыелганнан һәм [кешеләргә] җәбер-золым кылудан тыя. Сез акылга килерсез дип, сезне үгетли[10].

91. [Нәрсәне дә булса үтәргә дип, кешеләр белән, аеруча Ислам дине кушканча яшәргә дип, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) белән] Килешкәч, Аллаһка биргән вәгъдәне [Ул тотарга әмер иткән сүзне] үтәгез. [Сүзләрегезне тотачагыгыз турында] Аллаһны үзегезгә шаһит иткәч, һәм [аны Аллаһның исеме белән] беркеткәч, антларны бозмагыз. Һичшиксез, Аллаһ сезнең ни кылганнарыгызны белә.

92. Бер җәмәгать [солых төзегән] икенче бер җәмәгатьтән [куәтлерәк һәм] күбрәк дип, сез [көчсезрәк җәмәгать белән төзегән килешүне бозып, аларга биргән] антларыгызны арагызда бер алдауга әйләндереп, эрләгәннән соң җебен сүтеп теткәләгән хатын кебек булмагыз. Аллаһ сезне моның белән сыный. Кыямәт көнендә Ул, һичшиксез, [дөньяда чакта] сез ихтилаф иткән нәрсәләрне [сезгә ниләр казандырганын һәм нәрсәләрдән мәхрүм иткәнен] сезгә аңлатачак.

93. [Сез барыгыз да һидаять юлын сайлаган булсагыз] Аллаһ [та моның шулай буласын белеп, иман китерәчәгегезне] теләгән булса, сезне [Исламда берләшкән] бер генә өммәт итәр иде. Әмма Ул [ялгыш юлны сайлаячакларын белгәне өчен, адаштырырга] теләгән кешене адаштыра, [һидаятьне сайлаячагын белгәне өчен, туры юлга кертергә] теләгән кешене һидаятькә кертә. [И, кешеләр!] Кылган нәрсәләрегез турында, һичшиксез, [Кыямәт көнендә] соралачаксыз.

94. Антларыгызны арагызда бер алдауга әйләндермәгез. [Исламга керү хакында биргән антларыгызны бозып, мөртәт булмагыз]. Юкса [Исламда] ныгыганнан соң, аягыгыз [хак юлдан] таеп китәр дә, Аллаһның юлыннан чыгуыгыз сәбәпле [дөньяда чакта ук] начар нәрсә татырсыз. [Ахирәттә дә] Сезгә каты газап [әзерләнгән].

95. [И, көчсез мөселманнар! Аларның сезгә ясаган кызыктыргыч тәкъдимнәренә алданып] Аллаһка биргән вәгъдәне [һәм Аның әмерләрен үтәү турында Расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) биргән бәйгатьне] юк бәягә сатмагыз. Аллаһ хозурында булган [ярдәм һәм ганимәт, Ахирәттә исә савап һәм җәннәт кебек] нәрсә [мөшрикләрнең тәкъдимнәреннән] сезнең өчен яхшырак. Әгәр белсәгез иде!

96. [Чөнки дөнья нигъмәтләреннән] Яныгызда булган нәрсәләр [беркөнне] бетәчәк. Аллаһ хозурында булганнар исә дәвамлы калачак. [Ислам хөкемнәренә, бөтен авырлыкларына карамастан] Сабыр иткән кешеләргә [үзләре лаек булган] әҗерләрен алар кылган нәрсәләрнең иң күркәме белән бирәчәкбез.

97. Һәр мөэмин ир яки мөэмин хатын [иман шартларына шөбһәсез иман итеп] изге гамәл кылса, Без аңа [дөньяда да, кабердә дә, җәннәттә дә] бик күркәм тормыш бирәчәкбез. [Моннан соң алар үлемсез бер тормышка, фәкыйрьлек куркынычы булмаган бер байлыкка, саулыкка, югалмаячак милеккә һәм мәңгелек бер бәхеткә ирешәчәкләр]. Һичшиксез, алар кылган нәрсәләрнең әҗерләрен иң күркәме белән бирәчәкбез.

98. [Расүлем!] Коръән укыган чагыңда ләгънәтле шайтаннан Аллаһка сыен.

99. Һичшиксез, иман китергән һәм Раббыларына гына тәвәккәл кылган кешеләр өстеннән аның хакимлеге юк.

100. Аның хакимлеге – [һәрвакыт] аны дус иткәннәр һәм аның [адаштыруы] сәбәпле [Аллаһы Тәгаләгә] ширек кушканнар өстендә генә.

101. Без [нәсех итәргә теләгән] бер аятьне башка бер аять белән алыштырган чакта, [нәсехнең хикмәтен белмәгән кяфер] кешеләр: «Син – [Аллаһ исеменнән] уйлап чыгарасың. [Бүген әмер иткән бер нәрсәңне иртәгә акылыңа килгән бер сәбәп белән тыеп куясың]», – диләр. Аллаһ бит [вакытына, урынына карата һәм һәр өммәтнең мәнфәгатьләрен исәпкә алып] нәрсәне иңдерәчәген бик яхшы белә. Әмма аларның күбесе белмиләр.

102. [Расүлем!] Әйт: «[Ул Коръән бернинди дә уйдырма түгел] Иман китергән кешеләр [иманнарында] нык торсын, мөселманнарга бер һидаять һәм сөенеч булсын дип, аны Раббым тарафыннан Изге рух [Җәбраил [галәйһиссәлам] хак белән иңдерде».

103. Без аларның [Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) вәхине Аллаһы Тәгалә иңдергәне турында]: «Аны [Аиш исемле] кеше генә өйрәтә бит», – дигәннәрен беләбез. Алар күрсәткәннең теле – [гарәпчәгә] чит тел, бу [Коръәни Кәрим] исә ап-ачык гарәп теле бит.

104. Аллаһның аятьләренә ышанмаган [һәм аларны сихер, ялган һәм элеккеләрнең хикәяләре дип санаган] кешеләрне [көферлекне өстен күрүне дәвам итеп торганда] Аллаһ [җәннәт юлына] һидаять итми. Аларга тилмерткеч бер газап [әзерләнгән].

105. [Расүлем! Мөшрикләр сиңа: «Син ялганчы», – диләр, әмма] Ялганны Аллаһның аятьләренә ышанмаган [сезнең кебек кешелексез] кешеләр чыгара. Алар – ялганчыларның нәкъ үзләре. [Бу кешеләр ялганчылыкны шундый бер хәлгә китереп җиткергәннәр ки, иманнары да, кешелек сыйфатлары да аларны моннан туктата алмый].

106. Күңеле иман белән тулы булган хәлдә [кяферләр тарафыннан ширек сүзен әйтергә] мәҗбүр ителгән кешеләрдән тыш, кем дә кем, иман китергәннән соң, Аллаһны инкяр итсә, янә күңелен көферлеккә ачса, Аллаһның ачуы – боларда [булачак]. Алар өчен [Ахирәттә] зур газап бар[11].

107. Бу – [иман китерүләре артыннан үз ирекләре белән көферлекне сайлаулары] аларның [түбән] дөнья тормышын Ахирәттән өстен күргәннәре өчен. Һичшиксез, Аллаһ кяферләр кавемен [иманга юнәлми торып] һидаятькә ирештерми.

108. Аллаһ аларның йөрәкләренә, колакларына һәм күзләренә мөһер сукты [шул сәбәпле алар хакыйкатьне аңлау сәләтен югалтканнар]. Әнә шулар – гафилләр [чөнки эш нәтиҗәсен уйламаудан һәм файданы-зарарны кайгыртмаудан да зуррак ваемсызлык була алмый].

109. Һичбер шик юк, алар [тормышларын үзләрен мәңгелек газапка илтәчәк ялгыш ышану һәм бозык гамәлләр белән төгәлләгәннәре өчен] Ахирәттә зарар күрүчеләрдән булачаклар.

110. Шуннан, һичшиксез, [диннән кайтулары өчен] сынауларга дучар ителүләреннән соң, [Ислам туфракларына] һиҗрәт кылучыларга, [кяферләр белән] җиһад кылучыларга һәм [шул юлда чиккән бөтен кыенлыкларга] сабыр итүчеләргә, әлбәттә, Раббың – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.

111. Һәр җан [ата-анасы, балалары һәм иң якыннары турында кайгыртмыйча, фәкать] үзе өчен генә тартышырга киләчәк, һәрбер җанга кылган нәрсәләре [өчен җәза яки савап] биреләчәк һәм [саваплары киметелеп яки газаплары арттырылып] золым ителмәячәк Көнне [Аллаһы Тәгаләнең дусларына булган рәхмәте ап-ачык хәлгә киләчәк][12].

112. Аллаһ [үзләренә бирелгән нигъмәтләрне инкяр иткән, газапка дучар булган җәмәгатьләргә гыйбрәт булсын дип] бер мәмләкәтне үрнәк итеп китерә. Ул имин һәм тыныч бер җир иде. [Тирә-ягындагы] Һәр җирдән ризыгы анда килеп тора иде. Әмма ул [мәмләкәттә яшәүчеләр] Аллаһның нигъмәтләренә шөкерсезлек кылды, һәм шуның өчен Аллаһ аларга ачлык һәм курку киемен [кидереп, аларның газабын] татыттырды.[13]

113. Аларга үз араларыннан бер расүл килгән иде, алар аны ялганчыга санадылар, шул сәбәпле алар залимнәр булып кала биргәндә, [тамырларыннан корыткан] бер газап аларны тотты.

114. [Аллаһның нигъмәтләрен инкяр итеп, илчеләрен ялганчы санаучыларның башына төшкән бәлаләр сезгә дә бик ачык аңлашылганга күрә] Аллаһның сезне ризыкландырган нәрсәләреннән хәләл һәм хуш булганын ашагыз, һәм әгәр сез Аңа гына гыйбадәт кыласыз икән, Аллаһның нигъмәтенә шөкер итегез.

115. Ул сезгә [шәригать кагыйдәсе белән ауланмыйча яки чалынмыйча, үзе үлгән] үләксә, [чалган чакта сиптереп] аккан канны, дуңгыз итен, [хайваннарны чалган вакытта] Аллаһтан башка берәүнең исеме телгә алынганын харам кылды. Әмма кем дә кем бозыклык кылмыйча һәм [үлмәслек кенә ашау кирәк булган] чиктән узмыйча, [югарыда әйтелгәннәрдән нәрсәне дә булса ашарга] мәҗбүр калса, һичшиксез, Аллаһ бит – Гафу итүче, Рәхимле.

116. [Рөхсәт яки тыелу хөкемен] Телләрегез [чынбарлык итеп] сыйфатлаган [кайбер хайваннар кебек] нәрсәләр турында: «Бу – хәләл, менә бу – харам», – дип ялган сөйләмәгез, Аллаһка карата яла якмагыз. Аллаһка карата яла ягучылар, һичшикчез, уңышка ирешмәячәкләр.

117. [Алар бу ялганнан өмет иткән табыш, дөньяда кулга төшергән] Аз бер файда [белән чикләнгән]. Әмма [Ахирәттә] аларга тилмерткеч бер газап [әзерләнгән].

118. Моннан алда [бу аять кәримә иңгәнче] Без сиңа сөйләгәннәрне яһүдиләргә генә харам кылган идек. [Тырнаклы хайваннарны, эч майларын, эчәк-карындагы яки сөяк белән аралашкан майларны һәм итләрне харам кылып] Без аларга золым итмәдек, ләкин алар үз-үзләренә золым эшләделәр.

119. Һичшиксез, белмәү аркасында [көферлек, гөнаһ кебек] яман нәрсәләр эшләгән, шуннан аның артыннан ук тәүбә иткән һәм [тәүбәләрендә ныклык күрсәтеп, гамәлләрен] төзәткән кешеләргә, һичшиксез, синең Раббың – моннан соң, әлбәттә, Гафу итүче, Рәхимле.

120. Һичшиксез, Ибраһим [галәйһиссәлам] Аллаһка итагать иткән һәм [бозыклыкка тартылмыйча, хактан аерылмыйча] хәниф булган [ләкин бик күп өстен сыйфатларга ия булу ягыннан берүзе генә дә] бер өммәт [имам] иде. Ул [беркайчан да] мөшрикләрдән булмады.

121. Ул [Ибраһим [галәйһиссәлам] Аның нигъмәтләренә шөкер итүче [бер зат иде] ки, Ул аны [пәйгамбәр итеп] сайлады һәм туры юлга ирештерде.

122. [«Соңыннан килүчеләр мине яхшы яктан искә алсын», рәвешендәге догасын кабул итеп] Без аңа дөньяда [пәйгамбәрлек, Кыямәткә кадәр дәвам итәчәк нәсел, байлык һәм гыйбадәттә үткәрелгән озын гомер кебек] күркәм нәрсәләр биргән идек. [«Мине изгеләр янында ит» дигән догасын кабул итеп] Һичшиксез, ул Ахирәттә дә, әлбәттә, изгеләрдән [булачак].

123. [Расүлем!] Шуннан Без сиңа: «Хәниф булган Ибраһимның [галәйһиссәлам] милләтенә ияр [һәм туры юлга дәгъват кыл]! Ул [беркайчан да] мөшрикләрдән булмады!» – дип вәхи иттек.

124. Шимбә [көнне балык тоту һәм башка эшләрне ташлап, гыйбадәт белән генә уздыру, аны олылау] фәкать аның хакында фикер каршылыгына төшкән [яһүди] кешеләргә генә фарыз кылынган иде. Һичшиксез, синең Раббың Кыямәт көнендә аларның үзара ихтилаф кылган нәрсәләре хакында араларында [гадел] хөкем бирәчәк.

125. [Расүлем! Хикмәт белән һәм күркәм үгет белән Раббыңның юлына дәгъват ит. Һәм алар белән иң яхшы булган юл белән бәхәсләш. Һичшиксез, синең Раббың кем Аның юлыннан язганын яхшырак белә, һәм Ул һидаятькә ирешүчеләрне дә яхшырак белә.

126. Хәмзәнең [радыйаллаһу ганһ] шәһит ителүенә соң дәрәҗә кайгырып, мөшрикләрдән бер кешегә шундый ук җәза биреп, газапларга ниятләдегез, әмма] Әгәр җәза бирергә булсагыз, алар сезне җәзалаган шикелле аларны җәзалагыз. Әмма түземлек күрсәтсәгез, сабыр итүчеләр өчен яхшырак.

127. [Расүлем! Мөшрикләрне җәзалауларына карата] Сабыр бул, чөнки синең сабырың [Аллаһтан] Аллаһ белән генә. Алар өчен көенмә, корган хәйләләре сәбәпле тарлык [һәм хәсрәт] кичермә.

128. Һичшиксез, Аллаһ – [гөнаһлардан] курыккан һәм [Раббыларының ризалыгын гына өмет итеп] игелекле гамәлләр кылган кешеләр белән.

[1] Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, иң соңгы өч аяте кәримә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Өхедтән кайтып барган чакта, Мәдинәдә иңгән.

[2] Ләкин сезнең сайлавыгызны бу юнәлештә кулланмаячагыгызны белгәнлектән, көч-куәтен туры юлны табуга сарыф итәчәген белгән бер кавемгә һидаятен насыйп итәр. Дөрес сайлый алмаячагын белгән икенче бер җәмәгатькә сынау хикмәтенә таянып, разый булмыйча, адашуны насыйп итәр (Аллаһы Тәгаләнең ирадә һәм теләге хакында киңрәк мәгълүмат алу өчен карагыз: «Әнгам» сүрәсе: 149).

[3] Чөнки туфракка төшкән орлыкның, эченә үтеп кергән дым сәбәпле ярылып, аннан чыккан тамырларның җир астында җәелүендә һәм өскә үрмәләгән үрентеләрдән тора-бара рәвешләре, төсләре, исләре һ.б. бик күп үзенчәлекләре төрле-төрле булган яфракларның, чәчәкләрнең, җиләк-җимешнең үсеп чыгуында, әлбәттә, боларны юктан бар иткән Затның мөкәммәл бер гыйлем, кодрәт һәм хикмәткә ия бердәнбер Аллаһы булуы хакында бик зур дәлилләр бар.

[4] Мөфәссирләрнең күпчелеге фикеренчә, бу аяте кәримәдә Ибраһим (галәйһиссәлам) заманында җир йөзенең иң зур хөкемдары булган Нәмруд ибне Кәнган турында сүз бара. Ул күккә таба күтәрелгән һәм, үзе уйлаганча, күк әһеле белән сугышыр өчен Бабилдә биш мең аршын биеклегендә бер бина төзеткән. Әмма Аллаһы Тәгалә, бер давыл җибәреп, аны җимерә, түбәсен диңгезгә ата. Калган өлеше исә кешеләр өстенә ишелеп төшә. Ул көнгә кадәр кешеләр берничә телдә генә сөйләшә белсәләр, бу көннең дәһшәтеннән кешеләр җитмеш өч телдә сөйләшә башлыйлар. Телләрнең буталуы аркасында ул урынга Бабил дип исем кушылган (Бәгави, Хазин, Алуси).

[5] Риваятьтән күренгәнчә, гарәп кабиләләре, хаҗ сезоны көннәрендә Мәккәгә бер төркем илчеләр җибәреп, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) турында белешә торган булганнар. Әгәр мондый бер илче «Хиҗр» сүрәсенең 90 нчы аяте кәримәсендә әйтелгән Мәккәгә керү юлларын бүлгән бүлешүчеләргә очраса, бу сүрәнең 24 нче аяте кәримәсендәге «Әүвәлгеләрнең хикәяләрен» дигән җавапны ала торган булган. Әгәр инде мөэминнәрне очратып сораган булса, бу аяте кәримәдә бәян ителгән җавапны алган (Бәйдави).

[6] Риваятьтән күренгәнчә, мөэмин бер кол үләсе вакытта, аңа фәрештә килеп: «И, Аллаһның дусты, сәлам сиңа! Аллаһ сиңа сәлам җибәрә!» – дип әйтә һәм аны җәннәт белән сөендерә. Җәннәткә кергән вакытта исә шушы аяте кәримәнең ахырында әйтелгән сүзләрне әйтә (Нәсәфи).

[7] Кяферләрнең үзләре кылган гөнаһларны Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның теләгенә сылтауга нигезләнгән җәбрия һәм могътәзилә кебек кайбер адашкан фиркалар «илаһи ирадә һәм теләк» мәсьәләсендә бозык юлларга кереп киткәннәр. Бердәнбер котылачак фирка булган әһле Сөннәт вә Җәмәгать мәзһәбебезнең бу хосустагы дөрес карашын аңлар өчен «Әнгам» сүрәсе: 148 нче аяте кәримәсенең тәфсирен карагыз: Рух әл-Фуркан: 12/219-228.

[8] Бу «сәҗдә»дән «күңелдән бирелү, буйсыну һәм әмергә итагать» кебек мәгънәләр күз уңында тотыла ала. Монда һәрнәрсәнең Аллаһы Тәгаләнең максатына күрә хәрәкәт иткәненә ишарә ясалган. Әмма сәҗдәнең хакыйкый мәгънәсен дә кире кагу ярамый. Мәсәлән, Мүҗаһиднең (рәхимәһуллаһ): «Зәвәл вакытында һәрнәрсә Аллаһка сәҗдә кыла», – рәвешендәге бәяне һәм «Иясе сәҗдә кылса да, кылмаса да, һәрнәрсә, хәтта кяфернең күләгәсе дә Аллаһка сәҗдә кыла», – рәвешендәге риваятьләр бу карашны куәтләү өчен җитә.

[9] Бу аяте кәримә хәмер әле хәләл булган һәм мөселманнарның да аны кулланган вакытта, Мәккә дәверендә иңгән. Галимнәр фикеренчә, хәмер Мәдинәи Мөнәүвәрәдә харам кылынган. Гарәп кавеменең гадәтләрен күз уңында тотып, исерткеч эчемлекләрнең вакытка җәелеп харам кылынуы турында киңрәк мәгълүмат өчен «Бәкара» сүрәсе: 219; «Маидә» сүрәсе: 90-91 нче аятьләрне карагыз.

[10] Аяте кәримәдә телгә алынган «гаделлек» – коллар арасында булган хак һәм хокукны кирәкле рәвештә үтәү, теләсә нинди бер барлыкка карата золым кылудан саклану, һәр хак иясенең хакын үтәү һәм ышану, гамәл, әхлак кебек бөтен мәсьәләләрдә чамасызлыктан качып, урта юлны тоту мәгънәсендә килгән бик колачлы бер сүз. «Ихсан» исә начарлык кылучыга игелек кылу, нәфелләрне дәвам итү һәм, Аллаһы Тәгаләне күргән кебек, Аңа гыйбадәт кылу мәгънәләрендә тәфсир ителә. Ибне Мәсгуд (радыйаллаһу ганһ) бу аяте кәримә хакында: «Коръәндә хәерләрне үз эченә алган иң эчтәлекле аять – бу аять», – дип әйткән. Шуңа күрә һәр хотбә ахырында шушы аять укыла. Хәтта Коръәндә бу аятьтән башка берни булмаса да, барыбер, аның һәрнәрсәне бәян итү сыйфаты үз урынын алган булыр иде.

[11] Бу аяте кәримә Корәеш мөшрикләренең Гаммар белән ата-анасы Йасир һәм Сүмәййәне (радыйаллаһу ганһүм) Исламнан кайтуга көчләүләре хакында иңгән. Алар Сүмәййәне (радыйаллаһу ганһа) ике дөя арасына бәйләп, ике якка тарттыралар һәм җенес әгъзасына сөңге кадап, шәһит итәләр. Ире Йәсирне дә аңардан соң шәһит итәләр. Бу ике кеше Исламда иң тәүге шәһитләр була. Бу хәлне күргән уллары Гаммар (радыйаллаһу ганһ) исә, күңеле белән диннән чыкмаса да, мәҗбүр булып, алар теләгән сүзләрне теле белән әйтә. Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Гаммар диннән кайткан икән, дигән хәбәр килеп ирешкәч: «Юк, Гаммар баш түбәсеннән тырнак очларына кадәр иман белән тулы, иман аның итенә һәм канына сеңгән», – дип әйтә, шуннан елый-елый янына килгән Гаммарның күзләрен сөртеп: «Бу сүзләрне әйткән чакта күңелең нинди хәлдә иде?» – дип сорагач, аңардан: «Күңелем тулы иман иде», – дигән җавап ала. Шуннан: «Алай булса, сиңа бер гөнаһ та юк. Әгәр алар тагын бер кат бу сүзләрне кабатлатыр өчен көчләсәләр, кабатла һәм үзеңне коткар», – дип әйтә.

Голәмә белдергәнчә, инкяр сүзен әйтүне акларлык көчләү, мәҗбүр итү теләсә нинди куркытулар дәрәҗәсендә булырга тиеш түгел, үлем, бик нык кыйналу, утта яндыру кебек бик нык авырту китерә торган җәфалаулар янаган очракта гына дөрес санала. Шуның белән бергә мәҗбүр ителгән кеше кяферләр теләгән сүзләрне әйткәндәй итеп кинаяле сүзләр әйтергә тырышырга тиеш. Әмма инкяр сүзе турыдан-туры әйттерелгән кеше, күңеленнән теләмичә, теле белән мондый сүзләрне әйтә ала. Әмма үтерелүгә кадәр әйтмичә, җәфалауларга сабыр итсә, бу тагын да хәерлерәк. Мәсәлән, ялганчы пәйгамбәр Мүсәйләмә, кулга алган ике кешенең берсе Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) пәйгамбәрлегенә ышанганы кебек, аның да пәйгамбәр булганын кабул иткәч, иреккә җибәрелә. Икенчесе исә Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) пәйгамбәр булганын раславына карамастан, аның өч мәртәбә үзе хакындагы фикерен соравына: «Мин – саңгырау», – дип җавап биргәч, шәһит ителә. Бу хәбәр Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) килеп ирешкәч: «Беренчесе Аллаһның рөхсәте белән гамәл кылган, әмма икенчесе бу хакны кире каккан, ирешкән әҗерләре аңа мөбарәк булсын!» – дип әйтә (Бәйдави, Хазин, Нәсәфи).

[12] Риваятьтән күренгәнчә, Гомәр ибне Хәттаб (радыйаллаһу ганһ) беркөн Кәгъб әл-Әхбарга (радыйаллаһу ганһ): «Безне бераз куркыт», – дигәч, ул: «И, мөэминнәрнең әмире! Җаным фәрманында булган Зат белән ант итәмен ки, Кыямәт көненә җитмеш пәйгамбәрнең гамәле кебек изге гамәлләр белән ирешсәң дә, шундый мизгелләр җитәчәк, үзеңнән башка һичкем турында уйлый алмаячаксың. Һичшиксез, җәһәннәм шундый бер үкереп алыр, күпме олуг фәрештә һәм Ибраһимны да (галәйһиссәлам) исәпкә алып, никадәр җибәрелгән нәби булса, шулар, һичшиксез, тезләнеп: «Я Рабби! Үземнән башка беркемне дә теләмим!» – диячәк (Хазин).

[13] Мөфәссирләрнең күпчелеге бу мәмләкәтне Мәккәи Мөкәррәмә, дип саный. Әмма кайбер галимнәр аның элекке өммәтләрнең һәлак ителүенә сәбәп булган карьяләрдән берсе булганын һәм инкяр итүче Мәккә җәмәгатенә үрнәк итеп китерелгәнен дөресрәк караш, дип санаган.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире