Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Әлиф ләәәм ра. Болар – [сүрәдә укылган хәбәрләр камил] Китапның һәм ап-ачык [хөкемнәрне эченә алган] Коръәннең аятьләре.
2. Кяфер булган кешеләрнең [үлем вакытында һәм Кыямәт көнендә] мөселман буласылары килер, бәлки.
3. [Расүлем!] Калдыр аларны, ашасыннар, [дөнья рәхәтеннән] файдалансыннар, [озын гомер яшәп һәм теләгәннәргә ирешәбез дигән] өмет аларны мавыктырсын. [Кылган хатаны] Тиздән беләчәкләр.
4. Без бер генә шәһәрне дә, аңа [җәзаның кайчан киләчәге хакында Ләүхелмәхфүздә] билгеле бер язуы булмый торып, һәлак итмәдек.
5. [Җәзаландырылган] Бер генә өммәт тә әҗәлен ашыктыра яки кичектерә алмас.
6. [Габдуллаһ ибне Үмәййә, Нәдр ибне Харис һәм Вәлид ибне Мугыйрә кебек кяферләр Расүлуллаһны (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) мыскыл итәр өчен] Әйттеләр: «И, Коръән иңдерелгән кеше! [Мондый чамадан тыш зур бер эшкә алынгансың икән] Син, чыннан да, бер мәҗнүн.
7. Әгәр тугры кешеләрдән икәнсең, нишләп безгә [дөреслегеңә шаһит булачак] фәрештәләр китермәдең?»
8. [Алар мондый мәгънәсез әйберләр таләп итсәләр дә] Без фәрештәләрне хак [бер сәбәп, хикмәтле бер максат] белән генә җибәрәбез. Әмма ул [фәрештәләр белән күзгә-күз очрашкан] чакта аларга кичектерү бирелмәс.
9. Һичшиксез, [алар инкяр иткән] Коръәнне Без иңдердек һәм Без [бүтән китапларыбыз арасыннан] аны [гына үзгәртелү, югалудан] саклыйбыз.
10. [Расүлем!] Без синнән алда да элекке халыкларга [расүлләр] җибәргән идек.
11. Әмма аларга нинди генә расүл килмәсен, алар аны мыскыл иттеләр.
12. [Расүлем!] Аны [инкярны, мыскылны элекке кяферләрнең күңелләренә салган кебек, сине инкяр иткән һәм иң зур гаеп булган ширек гөнаһын эшләгән] гөнаһлыларның күңелләренә салабыз.
13. Алар [мөшрикләр] аңа [Коръәнгә] ышанмаслар, [пәйгамбәрләргә һәм китапларга ышанмаган] әүвәлгеләр хакында [Аллаһы Тәгаләнең] кануны үтәлсә дә.
14. Әгәр Без аларга [могҗиза сорап үҗәтләнүчеләргә] күк капусын ачсак та, алар [көне буе] шунда күтәрелсәләр [һәм андагы фәрештәләрне, кодрәт дәлилләрен һәм ап-ачык могҗизаларны күрсәләр] дә.
15. [Чамасыз кирелекләре аркасында] Әйтерләр иде: «Безнең күзләребез [чынбарлыкны күрүдән] пәрдәләнде. [Шуңа күрә нәрсәне күрсәк тә, болар – хыял җимешләре генә, чөнки Мөхәммәд безнең күзләрне буды һәм] без – сихерләнгән кешеләр».
16. [Аларның бу көферлекләре хакка каршы киреләнүләре өчен]. Һичшиксез, Без күктә йолдызлыклар яралттык, [сокланып] караучылар өчен аны бизәдек.
17. Без аны [күкне] һәр таш белән атылган шайтаннан да сакладык. [Шуңа күрә шайтаннар фәрештәләргә вәсвәсә бирү һәм алар белгән яшерен мәгълүматларны белә алмыйлар].
18. Ләкин [өсле-өсле баскан шайтаннарның берсе фәрештәләр арасында сөйләнгән сүзне] яшеренеп кенә тыңласа, аның артыннан [шунда ук йолдызлардан купкан] ап-ачык бер ут кисәге иярә.
19. Без җирне дә [файдалансыннар дип] җәеп салдык, өстенә какшамас таулар куйдык, һәм үлчәүле [җимешләрдән] һәртөрле нәрсәне анда үстердек.
20. Сезнең өчен дә, сез ризыкландырмаганнар өчен дә [азык-төлек һәм кием-салым кебек] яшәү кирәк-яракларын анда яралттык.
21. Хәзинәләре Бездә булмаган бер генә нәрсә дә юк. Әмма [туфракка яңгыр һәммә җиргә дә бертигез яумаганы кебек, һәр җан иясенә кирәкле нигъмәт вә рәхмәт тә төрлечә булганлыктан] Без аны] билгеле бер микъдарда гына иңдерәбез.
22. Без җилләрне [яңгыр белән тулган болытларны куалап] йөртүче итеп җибәрдек, шуннан соң күктән су иңдердек һәм сезгә аны эчердек. Сез исә аңа [ирешергә] көче җиткән кешеләр түгелсез.
23. Һичшиксез, Без [теләгән җисемнәргә җан биреп] терелтәбез һәм җан алабыз. [Бөтен барлыклар юк булганнан соң да һәрнәрсәгә] Варис булучылар да – Без.
24. Һичшиксез, Без арагыздан [үлемдә, Исламга керүдә, гыйбадәттә, җәмәгать сафында һәм җиһад мәйданында] алга киткәннәрне беләбез. Янә Без [әле дә үлмәгән, яшәп яткан һәм гыйбадәттә] соңлаучыларны да беләбез.
25. Һичшиксез, синең Раббың аларны [үтергәннән соң, кабат хозурына] җыячак. Һичшиксез, Ул – Хикмәт иясе, Белүче.
26. Һичшиксез, Без кешене [суккан вакытта] яңгыравык тавыш чыгарган коп-коры бер балчыктан яралттык.
27. Моңарчы җеннәрне дә Без кызу уттан яралткан идек.
28. Менә Раббың фәрештәләргә әйтте: «Һичшиксез, мин [суккан вакытта] яңгыравык тавыш чыгарган коп-коры бер балчыктан, рәвеш биреп, кеше яралтачакмын.
29. Мин аны [рух керергә яраклы һәм] төзек бер хәлгә китергәч һәм [тормыш бирү сыйфатымны чагылдырган] рухымнан аның эченә [җан] өргәч [аны тере кыяфәткә китергәч], сез [бер ихтирам билгесе буларак, кыйбла итеп, Миңа буйсынып] аңа сәҗдә кылыгыз».
30. Фәрештәләр бөтенесе сәҗдә кылдылар.
31. Ләкин Иблис сәҗдә кылучылар белән бергә булудан баш тартты.
32. Ул [вакыт Аллаһы Тәгалә аңа]: «И, Иблис! Ни булды сиңа, нишләп сәҗдә кылучылар белән бер булмадың?» – диде.
33. Ул исә: «[Мин төтенсез уттан яралтылган нәфис бер зат була торып] Син яңгыравык тавыш чыгарган коп-коры балчыктан рәвеш биреп яралткан бер бәндәгә сәҗдә кылмам», – диде.
34. [Аллаһы Тәгалә исә] Әйтте: «Алай булса, аннан [фәрештәләр җәмәгате арасыннан] чык! Син [хәзер бөтен хәер һәм игелекләрдән мәхрүм ителеп] куылгансың.
35. Һичшиксез, ул ләгънәт [һәм илаһи рәхмәттән сөрелү] сиңа [һәм сиңа иярүчеләргә] җәза көненә кадәр булачак».
36. Ул [Иблис үлемнән котылу юлын эзләп]: «И, Раббым! [Сурга икенче мәртәбә өрелеп] Алар [Адәм һәм аның нәселеннән җир йөзендә таралачак кешеләр] терелтеләчәк көнгә кадәр миңа кичектерү бир», – диде.
37. Ул [Аллаһы Тәгалә]: «Һичшиксез, син – кичектерү бирелгәннәрдән.
38. Билгеле вакытның көненә кадәр».
39. [Шайтан] Әйтте: «Мине аздырганың өчен, мин [дә җәннәттә Адәмне ялгыш адымга этәргәнем кебек] җирдә аларга [гөнаһларын] бизәп күрсәтәчәкмен һәм аларның барысын да юлдан яздырачакмын.
40. Мәгәр Синең ихлас колларыңнан [калган] башкаларны».
41. [Аллаһы Тәгалә] Әйтте: «[Мин фазыл вә рәхмәтем белән шушы хөкемне үтәүне вәгъдә итәм:] Бу [сайлап алынган колларымны синең явызлыгыңнан коткаруым] – Миңа илтә торган туры юл.
42. Һичшиксез, сиңа ияргән адашучылардан тыш, минем колларыма синең көчең җитмәс.
43. Һичшиксез, җәһәннәм – аларның барысына да вәгъдә ителгән урын.
44. Аның җиде капкасы бар, һәрбер капка өчен алар арасыннан аерылган бер төркем бар».
45. Әмма, һичшиксез, [көферлек, ширек төрләреннән сакланган] тәкъвалык ияләре җәннәтләр һәм чишмәләр [янында кәеф-сафа] эчендә [булачаклар].
46. [Җәннәткә кергән чакта аларга:] «Имин кешеләр буларак сәлам белән анда керегез», – [дип әйтелер].
47. Без аларның [дөньяда] күңелләрендәге [бер-берләренә карата булган] нәфрәтне [җәннәткә керүләреннән алда ук] суырып чыгарачакбыз, һәм [алар] кәнәфиләр өстендә кара-каршы утырган кардәшләр кебек булачаклар.
48. Анда аларга [һәр теләкләре үтәлгәнгә күрә] бернинди арыганлык кагылмас. Алар аннан беркайчан да чыгарылмаслар.
49. [Расүлем!] Колларыма хәбәр ит, Мин – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.
50. Минем газабым исә – тилмерткеч бер газап.
51. Аларга Ибраһимның [галәйһиссәлам] кунаклары [булган фәрештәләр] турында хәбәр бир.
52. Менә алар аның янына керделәр дә: «[Сиңа] Сәлам [булсын]!» – диделәр. Ул: «Һичшиксез, без [кем булганыгызны белмәгәнлектән һәм тәкъдим иткән ризыкларыбызга кул тидермәвегез сәбәпле] сездән куркабыз», – диде.
53. Алар: «Курыкма! Һичшиксез, без сине [Исхак исемле] бик акыллы ир бала белән сөендерәбез», – диделәр.
54. Ул: «Инде картлык килүгә карамастан, мине [һич көтелмәгән бер хәбәр белән] сөендерәсезме? Мине ни [гаҗәеп бернәрсә] белән сөендерәсез?» – диде.
55. Алар: «Без сине хак [бер хәбәр] белән сөендерәбез. [Аллаһы Тәгаләнең бик карт бер ир белән аның инде карчыгыннан бер бала яралтырга кодрәте җитмиме әллә?] Син өмет өзүчеләрдән булма», – диделәр.
56. Ул исә: «Адашкан [кяфер] кешеләрдән тыш, Раббысының рәхмәтеннән кем өмет өзәр?» – диде.
57. [Шуннан] Ул: «И, илчеләр! [Мине бала белән сөендерүегездән башка] Сезнең [мөһим] эшегез нәрсә?» – диде.
58. Алар әйттеләр: «Без [Лутка [галәйһиссәлам] каршы чыккан, аеруча ир белән ир якынлык кылу кабахәтлегенә бирелгәннәре өчен] гөнаһлы бер кавемгә [газап китерер өчен] җибәрелдек.
59. Без фәкать Лут [галәйһиссәлам] гаиләсен генә тулысынча коткарачакбыз.
60. Аның хатыныннан башка [бөтен гаиләсен коткарачакбыз]. Без [Аллаһы Тәгаләнең боерыгы белән] кискен карар кылдык, ул [хатын кяферләр белән бергә Аллаһның газабы эчендә] артта калучылардан булачак».
61. Илчеләр Лутка [галәйһиссәлам] килгәч.
62. Ул: «Һичшиксез, сез [бу тирәдә] таныш булмаган кешеләрсез», – диде.
63. Алар әйттеләр: «Без [сине ялгыз калдырмабыз, киресенчә] сиңа алар шикләнгән нәрсәне [газапны] алып килдек.
64. Без сиңа хак белән килдек. Без – [хәбәрләребездә] тугрыларбыз.
65. Гаиләңне [гөнаһлылар кавеме арасыннан чыгарып] төннең бер өлешендә алып кит, үзең дә алар артыннан бар. Әмма арагыздан беркем дә [артка] борылмасын. Әмер ителгән җиргә [Шам җирләренә] барыгыз».
66. Без ул эшне аңа вәхи иттек ки, таң кергән чакта болар [кяфер кешеләр] һәлак ителәчәк.
67. Шәһәр халкы [Лутка [галәйһиссәлам] кунак булып килгән бик чибәр егетләр турында хәбәр алгач] сөенә-сөенә [Лутның [галәйһиссәлам] йорты тирәсенә] килде.
68. Ул әйтте: «Болар – минем кунакларым. [Аларга явызлык кылырга ниятләп] Мине хур итмәгез.
69. Аллаһтан куркыгыз да, мине оятлы итмәгез».
70. Алар: «Әллә без сине галәмнәрдән [чит бер кешене кунак итүдән һәм яклаудан] тыймадыкмы?» – диделәр.
71. Ул әйтте: «Менә минем [өммәтемнең хатыннары, бер пәйгамбәр үз өммәтенең атасы урынында булганлыктан, болар минем] кызларым [санала]. Әгәр сез [хәләл юл белән шәһвәтегезне канәгатьләндерергә] теләсәгез [аларга өйләнүне сайлагыз]».
72. [Расүлем!] Синең гомерең белән ант итәмен, һичшиксез, алар [Лутка [галәйһиссәлам] каршы чыгучылар] бозыклыклары эчендә адашып йөриләр.
73. Кояш чыккан вакытта аларны дәһшәтле тавыш каплады.
74. Без [Лутның [галәйһиссәлам] өммәте яшәгән] ул урынның өстен аска әйләндердек һәм аларга каткан балчыктан бер-бер артлы ташлар яудырдык.
75. [Расүлем!] Һичшиксез, күрә белгән күз белән караучыларга боларда билгеләр бар.
76. Һичшиксез, ул урын күз каршындагы [бик җанлы һәм билгеле] бер юлда.
77. [Расүлем!] Һичшиксез, мөэминнәр өчен боларда [бик зур] аять бар.
78. Һичшиксез, [Шугайбнең [галәйһиссәлам] кавеме булган] куе агачлыкта яшәүчеләр дә залим кешеләр иде.
79. Без [болыттан өсләренә утлар яудырып] аларга җавап җәзасы бирдек. Һичшиксез, [Лут һәм Шугайбнең [галәйһимәссәлам] кавемнәре яшәгән] ул ике урын да бик ачык бер юлда [урнашкан].
80. [Салих [галәйһиссәлам] җибәрелгән] Хиҗр халкы да җибәрелгәннәрне ялганга санадылар.
81. Без аларга [кыядан чыгарган зур гәүдәле, буаз дөянең бөтен җәмәгатьләренә җитәрлек сөт бирүе кебек] могҗизаларыбызны бирдек, алар исә аннан йөз чөерделәр.
82. Алар [үзләрен] имин кешеләр санап, тауларда өйләр чокып ясадылар.
83. [Җәбраилдән [галәйһиссәлам] килгән] Дәһшәтле тавыш аларны таң вакытында каплады.
84. Ирешкән нәрсәләре алардан [газапны] ераклаштырмады.
85. Без күкләрне, җирне һәм алар арасындагыларны хак белән яралттык. [Расүлем!] Һич шөбһәсез, Сәгать [Кыямәт көне], әлбәттә, җитәчәк. Син [инкяр итүчеләрдән үч алырга ашыкма] күрмәмешкә салышып, игътибар итмичә, күркәмлек белән калдыр[2].
86. Һичшиксез, синең Раббың –юктан Бар итүче, Белүче.
87. Без сиңа кабатлана торган җиде мактау чарасын [җиде аятьле «Фатиха» сүрәсен] һәм олуг Коръәнне бирдек.
88. [Син] Без аларның кайберләренә файдаланырга биргән малга күз салма. Алар өчен хәсрәткә төшмә. [Шәфкать] Канатларыңны мөэминнәргә генә ач.
89. [Расүлем! Ул мөшрикләргә] Әйт: «Һичшиксез, мин – [иман китермәүчеләрнең башына төшәчәк газапларны] аңлаешлы итеп кисәтүчемен».
90. [Мәккәгә керү юлларын] Бүлешүчеләргә иңдергәнебез кебек [сезне дә җәза белән кисәтәм].[3]
91. Ул кешеләр [бертөрле аятьләргә – сихер, бертөрлеләренә – уйдырма, күрәзәлек сыйфаты тагып] Коръәнне бүлгәләделәр.
92. Раббың белән ант итәм, аларның барысыннан да, әлбәттә, сораячакбыз.
93. Ни кылганнары турында [сораячакбыз].
94. [Расүлем!] Сиңа әмер ителгән [вәхиләрне белдергән] нәрсәне ачыктан-ачык ирештер. Ул мөшрикләрдән йөз чөер.
95. [Расүлем!] Без сине мыскыл итүчеләрдән коткардык [сине җәфалаган биш мөшрикне һәлак иттек].
96. Ул кешеләр Аллаһ белән бергә башка бер илаһ та алалар. Алар [ширекнең нәтиҗәсен] тиздән беләчәкләр.
97. Алар сөйләгән [мыскыл тулы] нәрсәләрдән синең күкрәгең кысылганын Без беләбез.
98. Раббыңны мактау белән тәсбих ит һәм [намаз укып] сәҗдә кылучылардан бул.
99. Киләчәгенә һич шик булмаган [үлем дигән] нәрсә сиңа ирешкәнче, [бер мизгелне дә бушка уздырмыйча] Раббыңа [һәрдаим] гыйбадәт кыл.
[1] 24 нче һәм 87 нче аяте кәримәләренең Мәдинә чорында иңүе риваять ителгән.
[2] Аяте кәримә, кяферләр белән көрәштә сугышны сайлаганчы, аларны уяту һәм дәгъват итү мәсьәләләрендә олпатлык, күркәм әхлак һәм үч алу теләгеннән азат булуны әмер итү мәгънәсендә кабул ителсә дә, мәнсух аять түгел. Ибне Габбас, Катадә, Мүҗаһид һәм Дәххак (радыйаллаһу ганһүм) кебек олуг мөфәссирләрнең: «Тәүбә» сүрәсенең 5 нче аяте белән нәсех ителгәнчә, «берничек тә алар белән сугышу юлына кермичә, һәрвакыт идарәче кебек булу» рәвешендә аңлашылырга тиеш. Исламның башлангыч чорында җиһад өчен кирәкле куәт тәэмин ителгәнче, «күрмәмешкә салышу», «идарә итү» һәм «җизья хөкеменнән тыш, бүтән бернинди яктан да килешү юлына барма» кебек йомшаклык күрсәтү тыелган (Әбүссугуд, Бәйдави, Нәсәфи, Алуси).
[3] Аяте кәримә, хаҗ сезонында Кәгъбәгә килүчеләрне, Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) иманнарын суытыр өчен, Мәккәгә керү юлларын бүлешкән унике мөшрикнең Бәдер көнендә һәлак ителүе үрнәк итеп бирелеп, мөшрикләрне кисәтә.