Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Әлиф ләәәм раа. Раббыларының рөхсәте белән кешеләрне караңгылыклардан Нурга – [Бөек] Җиңелмәс һәм Мактауга лаеклының юлына – чыгаруың өчен сиңа иңдерелгән [бик бөек] бер китап.
2. Күкләрдә һәм җирдә булган һәрбер нәрсә – Аллаһныкы гына. Кяферләргә бик каты газаплы бер һәлак бар.
3. Ул кешеләр [гади] дөнья тормышын Ахирәттән өстен күрәләр, Аллаһның юлыннан [Исламга кушылуларыннан халыкны] тайпылдыралар һәм аңа [керергә теләүчеләргә киртә куяр өчен] бер хаксызлык [һәм капма-каршылык] эзлиләр. Алар – [хактан] ерак бер адашу эчендә.
4. [Өммәтләргә хөкемнәребезне] Аңлатыр [һәм алар да бүтәннәргә җиткерә алсыннар] өчен, Без һәр пәйгамбәрне үз кавеменең теле белән [сөйләшә торган итеп] җибәрдек. Аллаһ [адашуны сайлаганын белгәне өчен, адашуда кала бирүен] теләгән кешене юлдан яздырыр, [һидаятьне сайлаячагын белеп, туры юлга ирештерергә] теләгәнен һидаятькә ирештерер. Ул – [Бөек] Җиңелмәс, Хикмәт иясе.
5. Без Мусаны да [галәйһиссәлам] аятьләребез белән: «Кавемеңне караңгылыклардан Нурга чыгар һәм Аллаһның [элекке өммәтләргә җибәргән нигъмәт һәм бәлаләре турындагы гыйбрәтле] көннәрен хәтерләт», – дип [кыйбтыйлар белән Исраил улларыннан оешкан кавемгә пәйгамбәр итеп] җибәргән идек. Сабыр иткән һәм шөкер иткән һәр [иманлы] кеше өчен, әлбәттә, монда билгеләр бар.
6. Муса [галәйһиссәлам] кавеменә әйтте: «Аллаһның сезгә биргән нигъмәтләрен хәтерләгез. Ул сезне фиргавен гаиләсеннән коткарды. Алар сезгә [бабайларыгызга карата] иң каты газапны [куллану юлын] эзлиләр [һәм аларны иң авыр эшләрдә эшләтәләр] иде, [Мусаның [галәйһиссәлам] дөньяга килүен булдырмау өчен яңа туган] ир балаларыгызны [күпләп] үтерәләр, хатыннарыгызны исә [хезмәтчеләр итәр өчен] исән калдыралар иде. Монда [фиргавенгә берникадәр хакимлек иреге биреп, соңыннан Мусаны [галәйһиссәлам] җибәреп, сезне коткаруында] Раббыгыздан бер сынау бар иде.
7. Раббыгыз: «Әгәр [иман китереп, изге гамәлләр кылып, Минем сезне дошманнарыгыздан коткару нигъмәтемә] шөкер итсәгез, һичшиксез, сезгә [нигъмәтләрне тагын да] арттырачакмын. Әгәр [динемне инкяр итеп, моның кадәр нигъмәтләремә карата] рәхмәтле булмасагыз, һичшиксез, Минем газабым бик каты», – дип игълан итте [һәм бернинди шиккә дә урын калдырмады].
8. Муса [галәйһиссәлам] әйтте: «[И, Исраил уллары!] Сез һәм җирдәгеләр һәммәсе [Аллаһның нигъмәтләренә һәм диненә карата шөкерсез һәм] инкярда булсагыз да, [Аллаһка бернинди дә зарар бирмәячәксез, чөнки] Аллаһ бит [беркемнең дә ярдәменә Мохтаҗ булмаучы] Бай, Мактауга лаек».
9. Сезгә үзегездән элгәреләр, Нух [галәйһиссәлам] кавеме, гад, сәмуд һәм алардан соңгы [кяфер] кешеләрнең хәбәрләре ирешмәдеме әллә? [Күп булулары сәбәпле] Аларны [исәбен-санын] Аллаһтан башка һичкем белми. Расүлләре аларга ап-ачык могҗизалар китерде, алар исә кулларын [үзләренә вәгазь сөйләгәннәрнең] авызларына куйдылар һәм: «Һичшиксез, без сезгә җибәрелгән [иман һәм тәүхидне әмер иткән] нәрсәне инкяр итәбез, без сез дәгъват иткән нәрсә турында зур шик эчендәбез», – диделәр[2].
10. Расүлләре әйтте: «Күкләрнең һәм җирнең юктан Яралтучысы булган Аллаһ хакында шигегез бармы әллә? [И, инкяр итүчеләр! Сез әйткәнчә, без сезне үзебез уйлап тапкан бер юлга чакырмыйбыз, әмма бөтен] Гөнаһларыгызны ярлыкасын һәм сезне билгеләнгән бервакытка кадәр кичектерсен [дә, тамырыгызны корыткан бер газап белән барыгызны берьюлы һәлак итмәсен] өчен, [безнең арадашчылыгыбыз белән] Ул сезне [иманга] чакыра». Алар әйттеләр: «Сез – безнең кебек бер кеше генә. Сез безне аталарыбыз табынган нәрсәдән тайпылдырырга телисез. Безгә [пәйгамбәрлеккә лаек булуыгыз турында] ачык [һәм көчле] бер дәлил китерегез»[3].
11. Расүлләре аларга әйтте: «[Әйе, шулай!] Без – сезнең кебек кешеләр генә, ләкин Аллаһ колларыннан теләгән кешеләрен [пәйгамбәр итеп] нигъмәтләндерә. Аллаһның рөхсәте [һәм теләге] булмаса, без сезгә [үзебезнең теләк белән] бер дәлил китерә алмыйбыз. Мөэминнәр Аллаһка гына [таянып] тәвәккәл итсен.
12. Ул безне [диндә иярергә тиешле хак] юлларыбызга һидаять итә икән, нишләп безгә Аллаһка тәвәккәл кылмаска? Без сезнең рәнҗетүләргә сабыр итәчәкбез. Тәвәккәл кылучылар Аллаһка гына тәвәккәл кылсыннар».
13. Көферлек кылучылар расүлләренә: «Без сезне туфракларыбыздан куып чыгарачакбыз, яки сез безнең динебезгә кайтачаксыз», – диде. Раббылары аларга вәхи итте: «Без залимнәрне тулысынча һәлак итәчәкбез.
14. Һәм алардан соң җиргә сезне урнаштырачакбыз. [И, пәйгамбәрләр!] Бу [рәвештә кяферләрне һәлак итеп, мөэминнәрне аларның яшәгән урынына варис кылу сөенчесе] – Минем [хозурымда хисапка тартылган чакта] күзәтүемнән курыккан һәм [баш күтәрүчеләргә җибәрә торган газап] янавымнан хәвефләнгән [һәм, шул сәбәпле, динемнең әмерләрен җиренә җиткереп үтәгән] кешеләр өчен».
15. Алар [кяфер өммәтләренә каршы Аллаһы Тәгаләдән ярдәм һәм] җиңү сорадылар, [үзен Аллаһы Тәгаләнең гыйбадәтеннән өстен куйган] җәберләүче үҗәт булган һәркем һәлак ителде[4].
16. [Шул җәберләүче] Артында [аны көткән] җәһәннәм бар. Аңа [җәһәннәм әһеленең янган тәннәреннән аккан] эренле су эчереләчәк.
17. [Ул] Аны йотарга тырышачак, ләкин тамагыннан үткәрә алмаячак. [Әмма нык сусаганлыктан, газабы озакка сузылгач, ничәмә-ничә җәфадан соң, аны эчәргә мәҗбүр булачак]. Үлем [сәбәпләре] аңа һәрбер җирдән киләчәк, әмма ул үлмәячәк [һәм рәхәтлеккә ирешмәячәк]. Моның алдында [аның өчен әзерләнгән] бик каты газап булачак [шул рәвешле, җәһәннәмдә читен газапларга дучар булып мәңге калачак][5].
18. Раббыларын инкяр итүчеләрнең [фәкыйрьләргә ярдәм, кол азат итү, әсирләрне коткару, мосафирларга сый-хөрмәт һәм туганлык җепләрен ныгыту кебек игелекле] гамәлләре – давыллы бер көнне җил күтәреп киткән көл шикелле. [Тузып таралган шул көл бөртекләреннән берничек тә файдаланып булмаган кебек, имансызлар да изге гамәлләрнең файдаларын күрмәячәкләр]. Алар [игелек хакына] ирешкән нәрсәләренең бернәрсәсеннән дә [Кыямәт көнендә] файдалана алмаслар. Бу – тирән бер адашу.
19. [И, кяфер!] Аллаһның күкләрне һәм җирне хак [бер сәбәп һәм зур бер хикмәт] белән яралтканын күрмәдеңме әллә? Әгәр Ул теләсә, сезне юк итәр һәм [урыннарыгызга] яңа барлыклар китерер.
20. Бу Аллаһ өчен бер дә авыр түгел.
21. [Кыямәт купкач] Алар [кяферләр, каберләреннән терелтелеп] барысы да Аллаһ каршына [хисапка тартылу өчен мәхшәр мәйданына] чыгарлар, һәм зәгыйфь булганнары масаеп йөргән кешеләргә: «Без сезгә ияргән кешеләр идек. Хәзер сез Аллаһ газабының бер генә өлешеннән булса да безне йолып кала аласызмы?» – дияр. Алар [гафу үтенү буларак]: «Аллаһ безне һидаятькә ирештерсә, без дә сезне һидаять итәр идек. [Без дә сезне үзебез сайлаган юлга күндердек; инде бу газап сәбәпле] Кайгырыргамы яки сабыр итәргәме, безгә барыбер, безгә котылу урыны юк», – диярләр[6].
22. [Җәннәт әһеле – җәннәткә, җәһәннәм әһеле җәһәннәмгә кертелеп, хисап бирү белән бәйле мөһим] Эш хәл ителгәч, шайтан [уттан булган бер мөнбәргә менеп] әйтте: «Һичшиксез, Аллаһ сезгә хак бер сүз белән вәгъдә бирде. Мин дә сезгә [терелү юк, хисап юк, була калса да, потлар сезнең өчен шәфәгать кылачак, дип әллә никадәр буш] вәгъдә бирдем. Әмма мин сезгә [биргән] сүзне боздым. Минем бит сезнең өстән бернинди көчем дә юк иде. Мин сезне [бозык юлга] өндәдем генә, сез [бозыклыкка тартылып] миңа җавап бирдегез. Мине тиргәмәгез, үзегезне тиргәгез. Мин [сезнең хәзер чиккән газабыгыздан котылуыгыз өчен] сезгә ярдәм итә алмыйм. Сез дә [мин төшкән хәлдән котылуым өчен] миңа ярдәм итә алмыйсыз. Һичшиксез, моңарчы [дөньяда] мине [һәр сүземне тыңлап, Аллаһы Тәгаләгә] тиңдәш кылуыгызны [бүген] инкяр итәм. Һичшиксез, [ширек кебек иң зур гөнаһ кылган] залимнәр өчен тилмерткеч бер газап [әзерләнгән]».
23. Әмма [бу түбән хәлгә капма-каршы буларак] иман китергән һәм [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге гамәлләр кылучылар [сарайлары һәм агачлары] асларыннан елгалар аккан һәм Раббыларының рөхсәте белән алар эчендә мәңге калачак җәннәтләргә кертелде. Аларның анда [күрешүләр вакытында бер-берләренә «матур тормыш теләү» мәгънәсендә әйтелә торган] сәламләшүләре исә: «Сәлам![7]»
24. [Расүлем!] Аллаһның [тәүхид кәлимәсе, Ислам дәгъваты һәм Коръән кебек] күркәм бер сүзне ничек [матур һәм урынлы] үрнәк иткәнен күрмәдеңме? [Яхшы сүзләр] Күркәм бер агач [булган хөрмә] кебек ки, аның тамыры [туфракта] нык, тармаклары исә күктә.
25. Раббыларының рөхсәте белән һәрвакыт җимеш бирә торган [бүтән җимешләрдән аермалы буларак, аның көне-төне, язлы-көзле кипкәне дә, өлгергәне дә, пешмәгәне дә ашала. Иман кәлимәсе дә мөэминнең күңелендә тамыр җәя һәм мөэминнәрне гамәлләрен кабул ителү урыны булган күккә таба үстерә. Хөрмә агачы ел саен җимеш биргәне кебек, иманлы кеше дә һәрдаим изге гамәлләр кылып тора]. Шулай Аллаһ кешеләргә [күренмәгән мәгънәләрне күренгән сурәтләр белән тасвирлап] мисаллар китерә, – бәлки, алар уйланырлар [һәм иманга килерләр].
26. Яман сүзнең мисалы исә, нык булмаганга күрә, туфрак өстеннән йолкып алып була торган агач кебек.
27. Аллаһ иман китергән кешеләрне дөнья тормышында да, Ахирәттә дә көчле [тәүхид кәлимәсе булган] сүз белән [Ислам динендә] ныгыта. Әмма Аллаһ залимнәрне юлдан яздыра. Аллаһ теләгәнен кыла.
28. [Расүлем!] Син Аллаһның нигъмәтләрен көферлек белән алмаштырган һәм кавемнәрен [үзләренә ияртеп] һәлак йортына урнаштырган кешеләрне күрмәдеңме әллә?
29. [Ул һәлак йорты] Җәһәннәм ки, анда алар яначаклар. Бу урын никадәр дә яман!
30. Алар [мөшрикләр] Аның юлыннан [кешеләрне] яздырсыннар дип, [Бер булган, хатыннан пакь һәм тиңдәшлектән өстен булган] Аллаһка [әллә никадәр потларны] ширек куштылар. [Расүлем!] Әйт: «[Мөмкинлекләрегездән] Файдаланыгыз [кәеф-сафа эчендә санаулы көннәрегезне яшәгез], баруыгыз – Утка».
31. [Расүлем!] Иман китергән колларыма әйт: намаз укысыннар һәм ни сәүдә [белән кулдан ычкындырганны кайтару форсаты], ни дуслык [аркасында күрсәтелгән йомшаклык һәм ярдәм] булмаган Көн җиткәнче, Безнең аларга ризык итеп биргән нәрсәләрдән [нәфел садакаларда] яшерен һәм [фарыз садакаларда] ачык рәвештә сарыф итсеннәр.
32. Аллаһ – күкләрне һәм җирне Яралтучы, күктән су иңдерде, аның аркылы сезнең [яшәвегезне дәвам иттерүегез] өчен ризык буларак җимешләр чыгарды. Янә Ул Үзенең әмере [һәм теләге] белән, диңгездә йөрсеннәр дип, көймәләрне сезгә буйсындырды, елгаларны да [суларын эчеп, арыклар ярдәмендә игеннәрегезне һәм бакчаларыгызны сугарып файдалануыгыз өчен] сезгә буйсындырды.
33. Ул [Раббыгыз дөньяның гомере беткәнче туфракларга, кешеләргә һәм үсемлекләргә файда китергән] бертуктаусыз хәрәкәт иткән кояшны һәм айны сезнең хезмәтегезгә бирде, [ял итүегез, кәсеп итүегез өчен берсен-берсе алмаштырып килеп киткән хәлдә] төнне һәм көнне сезгә буйсындырды.
34. Ул сез сораган нәрсәләрдән бөтенесен сезгә бирде. Әгәр сез Аллаһның [сезгә биргән бөтен] нигъмәтләрен саный башласагыз, аларны санап бетерә алмассыз. Һичшиксез, кеше – [үзенә бирелгән нигъмәтләр өчен шөкер кыла белмәве белән үз-үзен мәхрүмлеккә этәргән] залим, [тарлыкка төшкән чакта зарланган, муллыкта исә хакларны үтәмәгән] нигъмәт кадерен белмәүче.
35. Менә Ибраһим [галәйһиссәлам] әйтте: «И, Раббым! Бу шәһәрне [Мәккәне] имин [бер урын] кыл, мине дә, балаларымны да потларга табынуыбыздан [һәрдаим] ерак тот.
36. Раббым! Һичшиксез, алар кешеләрнең бик күбесен адаштырдылар. Кем [мин чакырган тәүхид һәм Ислам диненә кереп] миңа иярсә, ул – миннән. Әмма кем [динемә кермичә] миңа каршы төшсә, һичшиксез, Син – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле[8].
37. И, Раббыбыз! Һичшиксез, мин нәселемнең бер өлешен игенсез бер үзәнлеккә, [үзенә дә, янында яшәүчеләргә дә һөҗүм итү һәм мәсхәрәләү] харам кылынган йортың янында урнаштырдым. И, Раббыбыз! Намаз укысыннар. Кешеләрдән кайберләренең күңелләрен [Мәккәгә урнаштырган гаиләмә һәм алардан таралачак яңа буыннарга] авыштыр һәм аларны [тирә-яктагы мәмләкәтләрдә өлгергән һәм ерак җирләрдән кайтарылган төрле-төрле] җимешләрдән ризыкландыр, – бәлки, алар [намазларын тиешенчә укып һәм бүтән гыйбадәтләрен җиренә җиткереп, бу нигъмәтләргә] шөкер итәрләр.
38. И, Раббыбыз! Һичшиксез, Син яшергән нәрсәләребезне дә, ачык нәрсәләребезне дә беләсең. Җирдә дә, күктә дә бернәрсә дә Аллаһтан яшерен калмый.
39. Барча мактаулар картайган [һәм баладан өмет өзгән] көнемдә миңа Исмәгыйльне һәм Исхакны [галәйһимәссәлам] биргән Аллаһка [булсын]. Һичшиксез, минем Раббым – доганы ишетүче.
40. И, Раббым! Мине намаз үтәүче һәм минем нәселемне дә [намаз әһеленнән кыл]. И, Раббыбыз! Догамны кабул әйлә.
41. И, Раббыбыз! [Колларга] Хисап булачак көнне мине дә, ата-анамны да, барча мөэминнәрне дә ярлыка»[9].
42. Аллаһ залимнәр кылган нәрсәләрне белмидер, дип уйлама. Ул аларны күзләр акаеп чыккан көнгә кадәр генә кичектерә[10].
43. [Син аларны] Башларын [мәҗбүри рәвештә] югары күтәреп һәм [Аллаһы Тәгаләнең хозурында тупланырга чакыручыга таба] ашыккан хәлдә [күрерсең]. Күз кабаклары [куркулары сәбәпле ачык калып] кире йомылмас, күңелләре дә [акыл һәм аңлау сәләтеннән] буш [булыр].
44. [Расүлем!] Кешеләрне аларга газап киләсе көннән кисәт. [Ул көнне] Залим кешеләр: «И, Раббыбыз! Безнең әҗәлләребезне якын гына бервакытка кадәр кичектер дә, Синең [тәүхид һәм Исламга] чакыруыңа җавап бирик һәм расүлләргә иярик», – дип әйтәчәк. [Шулчак аларга шелтә белән әйтелер:] «Элек [Ахирәтне һич уйламыйча, биек-биек биналар салган чакта] үзегез өчен бернинди юкка чыгу да булмаячак, дип ант итмәгән идегезме соң?
45. Сез [ширек кушкан һәм рәхмәт белдергән] үз-үзләренә золым иткән кешеләрнең йортларында урнашкан идегез, һәм Безнең [газаплар җибәреп] аларны нишләткәнебез [үзегез күргән һәм ишеткән гыйбрәтле хәбәрләр аркылы] сезгә мәгълүм булган иде. Без сезгә [җибәргән китапларыбызда һәлак ителгән өммәтләр хакында] мисаллар да китергән идек».
46. Алар [хакны юкка чыгару юлында бик каты гайрәт күрсәтеп] үзләренең тозаклары белән хәйлә кордылар, әмма аларның мәкерлекләре Аллаһ хозурында иде. Юкса аларның тозагы тауларны кузгатырлык [дәрәҗәдә көчле] иде.
47. [И, Расүлем!] Син Аллаһны расүлләренә [биргән ярдәм] сүзен бозучы дип уйлама. Һичшиксез, Аллаһ – [Бөек] Җиңелмәс, [буйсынмаучыларга] Җавап буларак җәза бирүче.
48. [Сез күргән] Күкләр [сез күрмәгән башка күк катлаулары белән] һәм [сез бик яхшы белгән] җир башка җир белән алыштырыласы көнне алар Бердәнбер һәм Юк итүче Аллаһка [каберләреннән мәхшәр мәйданына] чыгачаклар.
49. [Расүлем!] Ул көнне син гөнаһлыларны [юлдан яздырган шайтаннары һәм языкка баткан бүтән бәндәләр белән] богауланган бер хәлдә күрерсең.
50. Аларның киемнәре [яралтылган көненнән бирле эсселеге иң югары ноктага җиткән җәһәннәмдә кызган] сумаладан булачак, йөзләрен исә [сумала сыланган тәннәрен куыра торган] ут каплаячак.
51. Аллаһ һәрбер җанга [яхшылык һәм яманлык хакына] ирешкән нәрсәсен кайтарачак. Һичшиксез, Аллаһ хисапны бик тиз тота.
52. Бу – [Коръән һәм бигрәк тә шушы сүрәдә китерелгән вәгазьләр бөтен] кешеләр өчен бер хәбәр. Алар аңардан үгет алсыннар, Аның Бер генә илаһ икәнен белсеннәр һәм акыл ияләре вәгазьләнсен [дә, үзләрен һәлакәткә сөйрәгән гамәлләрдән саклансыннар].
[1] Мәкки (Мәккә Мөкәррәмә чорында иңгән), ләкин Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, Бәдердә үтерелгән мөшрикләр хакында иңгән 28 нче һәм 29 нчы аяте кәримәләр Мәдинә чорында иңгән.
[2] Аяте кәримәдә әйтелгән «кулларын авызларына куйдылар» сүзе берничә төрле тәфсир кылынган: А) «Пәйгамбәрләр китергән дингә каршы ачуларыннан кулларын тешләделәр»; Ә) «Гаҗәпләнү яки мыскыл итү максатыннан куллары белән авызларын капладылар»; Б) «Без көферлектә калу ниятендә, шуңа күрә күп сөйләвегез белән бернигә дә ирешә алмаячаксыз. Инде дәшмәгез!» мәгънәсендә бармаклары белән авызларына ымладылар; В) «Кулларын пәйгамбәрләрнең авызларына куеп, аларны сөйләтмәскә тырыштылар» (Бәйдави, Нәсәфи, Әбүссугуд, Алуси).
[3] Аяте кәримәдә әйтелгән «билгеләнгән бервакыт» гыйбарәсе кешеләрнең үлеме өчен тәкъдир кылынган әҗәлне белдерә, ләкин иман итүләре шарты белән өммәтләргә вәгъдә ителгән кичектерү ике төрле аңлашыла ала: А) әҗәлләре җиткәнче, дөньяда ләззәтләр эчендә кәеф-сафа белән яшәтелүләре; Ә) иман иткән очракта, гомерләренең соңгы ноктасы итеп билгеләнгән вакытка кадәр кичектерелеп, кинәт килгән бер газапка дучар иттерелмәүләре. Мәсәлән, аларның иман итү-итмәүләре һәм шуңа карап күпме яшәячәкләре катгый язу булган казаи мүбрәмдә билгеле булса да, асылып куелган язу мәгънәсендә килгән казаи мугаллакта аларның иман итүләре хәлендә билгеле бервакытка кадәр яшәтелүләре, инкярда үҗәтлек күрсәткән очракларында, ул вакытка ирешмәстән, кинәт килгән бер газап белән һәлак ителәчәкләре турында сүз бара. Биредә пәйгамбәрләре аларга: «Аллаһ сезнең барыгызны бергә бер һәлакәткә дучар итмичә, әҗәлләрегезнең соңгы мизгеленә кадәр ирештерсен өчен, иман итегез», – дип әйтергә теләгәннәр.
[4] Биредә ярдәм сораучыларның кем икәнлекләре турында ике караш бар: А) имам Мөҗаһид һәм Катадәдән (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, пәйгамбәрләр өммәтләренең иман итүләреннән өметләрен өзгәч, аларга каршы Аллаһтан ярдәм сораганнар һәм аларның газапка тартылулары өчен бәддога кылганнар; Ә) Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, инкяр итүче өммәтләр: «И, Аллаһ! Әгәр бу пәйгамбәрләр, чыннан да, дөрес кешеләр булса, безгә газабыңны җибәр дә, шуны аңлыйк», – дип әйткәннәр. Гәрчә кайбер галимнәр ике фирканың да хаклының ярдәм алуга ирешүен, бозык юлда булганнарның исә һәлакәткә дучар булуын сораганнарын әйткәннәр.
[5] Әбү Үмамә (радыйаллаһу ганһ) Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бу аяте кәримәнең тәфсире турында болай дип әйткәнен риваять иткән: «Ул эренле су җәһәннәмдә янган кешенең авызына якынайтылачак, әмма ул кешегә рәхәтлек китермәячәк. Ул су аңа якынайтылгач, йөзен куырып алачак һәм башының тиресе көячәк. Аны эчкән чагында исә, эчәкләрен өзгәләячәк һәм, ниһаять, арт саннарыннан чыгачак. Аллаһы Тәгалә: «Аларга кайнар бер су эчерелде дә, эчәкләрен өзгәләде», – дип әйтә. Янә Аллаһы Тәгалә: «Әгәр алар (анда сусызлыктан) ярдәм сорасалар, эретелгән бакыр кебек (кайнарлыгы сәбәпле) йөзләрне куырып (һәм тиреләрне суеп) ала торган бер су белән җавап бирелер. Бу – нинди коточкыч эчемлек һәм бу – нинди яман җыелу урыны!!!» («Кәһф» сүрәсе: 29) – дип әйтә» (Тирмизи, Сыйфату җәһәннәм: 4, № 2583, 4/705).Ибраһим Тәйми һәм Ибне Җүрәйш кебек галимнәр бәян иткәнчә, җәһәннәмдә янган кеше чәч төпләреннән һәм бармак очларыннан алып, тәнендәге һәр ноктадан үлем ачысы чигәчәк һәм җаны бугазына кадәр киләчәк, ләкин чыкмаганы өчен үлә алмаячак, кире эченә кермәгәне өчен тере булудан бер файда да күрмәячәк (Бәйдави, Хазин).
[6] Мөхәммәд ибне Кәгъб Әл-Курази болай ди: «Җәһәннәм әһелләре газап үзләреннән бер генә көнгә булса да җиңеләйтелсен өчен зобанилардан ярдәм сораячаклар. Тегеләр: «Сезгә пәйгамбәрләрегез ап-ачык дәлилләр китермәгән идеме?» – дип, аларны орышачаклар. Шуннан алар җәһәннәм сакчысына дәшеп: «И, Малик! Раббым безгә үлем карары бирсен инде!» – диячәкләр, ләкин сиксән ел буена бернинди җавап та ала алмаячаклар, өч йөз алтмыш көн булган бу елның һәр көне бер ел кебек озак үтәчәк, шуннан аларга: «Һичшиксез, сез мәңге монда калучылар», – дип әйтеләчәк. Үлемнән дә өметләрен өзгәч, бер-берләренә: «Әйдәгез, сабыр итүчеләр сабыр иткән кебек, без дә сабыр итик!» – диячәкләр, ләкин озак вакыт сабыр итүләренә карамастан, бернинди файда да күрә алмагач, аятьнең ахырында әйтелгән сүзләрне әйтәчәкләр».
[7] Соңгы ике аяте кәримәдә китерелгән вакыйгаларның әле чынга ашмавына карамастан, үткән заман формасында бирелүе ике төрле аңлатыла: А) бу вакыйгалар, һичшиксез, тормышка ашачак, ихтималлыкка мөмкинлек тә калдырылмыйча, гүя инде булган һәм беткән кебек аңлатылганнар; Ә) бу сүзләрне әйтүче Аллаһы Тәгалә өчен вакыт категориясе булмаганлыктан, бу вакыйгалар ни үткән, ни киләчәк ноктасыннан каралмыйча, вакыт-заманга нисбәт ителмичә, бәян ителгәннәр (Алуси).
[8] Ширек бернинди шәригатьтә дә кичерелмәгәнгә, Ибраһимның (галәйһиссәлам) бу догасын ничек аңларга кирәк булуы турында голәмәдән берничә караш теркәлгән: А) биредәге «каршы төшү» ширектән тыш гөнаһларны белдерә ала; Ә) Ибраһим (галәйһиссәлам) бу догасын Аллаһы Тәгаләнең аңа ширекне гафу итмәячәген белдергәнчегә кадәр кыла алган. Мәсәлән, атасы хакындагы истигъфары да шулай аңлатылган; Б) биредә Аллаһы Тәгаләнең ширекне дә кертеп, бөтен гөнаһларны кичерү куәтенә ия булуы аңлатылырга тырышылган булырга мөмкин.Чыннан да, бу шулайдыр, чөнки Аллаһы Тәгалә гафу итә алмаслык бер генә гөнаһ та юк, ләкин Ул ширекне гафу итмәү карарын алганы һәм Үз хозурында карарларын бозмаячагы белдерелгән (Бәйдави, Нәсәфи, Әбүссугуд, Алуси).
[9] Ибраһим (галәйһиссәлам) әнисенең иманлы булганлыгы турындагы риваятьтән күренгәнчә, аның өчен истигъфарны аңлатуга мохтаҗ түгел. Кяфер булган атасы өчен кылган истигъфары, нигезле итеп, «Тәүбә» сүрәсенең 114 нче аяте кәримәсендә аңлатылган. Ягъни Ибраһим (галәйһиссәлам), атасының Аллаһ дошманы икәнлеге үзенә хәбәр ителгәнчегә кадәр, аның өчен истигъфар сораган, моны аңлаганнан соң, аңардан ераклашкан. Гәрчә кайбер мөфәссирләр ата-анадан биредә Адәм белән Хава (галәйһимәссәлам) күз уңында тотыла дип саный (Бәйдави, Нәсәфи, Әбүссугуд, Алуси).
[10] Аяте кәримәдәге мөрәҗәгатьнең кемгә икәнлеге турында ике караш бар: 1) бу сүз залим кяферләрнең кылган явызлыклары өчен шунда ук җәзасын алмаганын күргән һәм Аллаһы Тәгаләнең аларның бу гамәлләреннән хәбәрсез дип уйлаган наданнарга әйтелә; 2) әгәр бүтән бик күп урындагы кебек монда да мөрәҗәгать ителгән зат Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) буларак кабул ителсә, моңа ике аңлатма бар: А) Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) мондый бер фикердән ерак икәнлеге һәркемгә дә билгеле бер хакыйкать булганга күрә, мондагы тыюдан максат – Расүлуллаһтан (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) булган хәлен алга таба да дәвам иттерүен таләп итү. Мәсәлән: «мөшрикләрдән булмавы», «гафилләрдән булмавы» кебек күп кенә тыюларда да бу очрак нигез итеп алынган. Янә шул рәвешчә иман китерүчеләргә: «Иман итегез!» – дип әйтелеп, бу иманнарында нык калулары әмер ителә («Юнус» сүрәсе: 105, «Әгъраф» сүрәсе: 205, «Ниса» сүрәсе: 136). Ә) Монда максат – Расүлуллаһны (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) мондый фикерләрдән тыелуы булмыйча, «Аллаһы Тәгаләнең аның дошманнары кылган золымнарыннан соң дәрәҗә хәбәрдар булганы» белдерелеп, дошманнарының бик тиздән һәлак ителәчәген шундый катгый бер юл белән хәбәр итү (Хазин, Алуси).