Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Әлиф ләәәм мииим ра. Болар – [сүрәдә булган хәбәрләр тиңсез] Китапның аятьләре. Сиңа Раббыңнан иңдерелгән бу нәрсә – [өстенә берни дә өстәргә кирәк булмаган җитәрлек] бер хак, ләкин кешеләрнең күбесе [аның Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгәненә] ышанмыйлар [шуңа күрә: «Аны Мөхәммәд уйлап чыгарды», – диләр].
2. Аллаһ – сез күргән күкләрне терәксез итеп Яралтучы, шуннан соң [ниндидер бер урынга урнашудан пакь булган Затына килешкән рәвештә] Гарешкә истива кылды. Һәрбере – билгеләнгән вакытка кадәр йөзеп йөргән кояш белән айны да әмеренә буйсындыручы. Бөтен эшләр белән [иң кулай бер тәртиптә] Ул идарә итә. Ул [вәхи ителгән] аятьләрне дә [аерым-аерым бер шәкелдә бер-бер артлы иңдереп] тәфсир кыла. Бәлки, сез [яхшылап фикер йөртерсез, Аллаһның сезне терелтергә кодрәтле булганын аңларсыз, шул сәбәпле] Раббыгыз белән очрашуыгызга [шиксез] ышанырсыз.
3. Ул – [өстендә аяклар нык басып тора алсын һәм җан ияләре рәхәтләнеп йөри алсын дип] җирне [иңенә-буена] җәеп салды, анда какшамас таулар һәм [агым сулы] елгалар яралтты, җимешләрнең барысыннан да анда [әче-татлы, кара-ак, эре-вак] икешәр төрле яралтты. Ул төнне көнгә [берсен икенчесе урынына алмаштырып] төрә. Фикерли белгән кешеләр өчен монда, һичшиксез, билгеләр бар.
4. Җирдә [кайсы уңдырышлы, кайсы коры, кайсы иген игәргә, кайсы исә агач үстерергә яраклырак төрле-төрле сыйфатларга ия] бер-беренә күрше кишәрләр, йөзем бакчалары, [төрле] игеннәр, тамырлары уртак һәм аерым булган хөрмәлекләр дә бар, һәммәсе дә [табигатендә бернинди аерма булмаган] бер үк су белән сугарылалар. Әмма [һәрьяктан бердәй булсын өчен моның кадәр сәбәп була торып] Без [җимешләрнең] берләрен [шәкел, тәм, исләре белән] икенчеләреннән өстен кылабыз. Һичшиксез, акыл ияләре өчен монда [бар итүченең өстен көченә күрсәткән ачык] билгеләр бар.
5. [Расүлем!] Синең исең китсә, аларның [Аллаһы Тәгаләнең өстен кодрәтенә күрсәткән моның кадәр могҗизалар күрүләренә карамастан, терелтеләчәкләрен акылларына ала алмыйча һаман]: «Әллә без, [он кебек хәлгә әйләнгән] туфрак булгач, өр-яңа бер барлык булачакбызмы?» – [дигән] сүзләре искитәрлек. Алар Раббыларын инкяр итәләр. Алар – [Кыямәт көнендә] муеннарында богаулар булачак кемсәләр. Алар –Ут әһелләре. Алар анда мәңге калачаклар.
6. [Расүлем!] Алар [мыскыллы кыяфәт белән: «И, Аллаһ! Бу Коръән хак булса, безгә күктән таш яудыр!» кебек сүзләр әйтеп] хәерле булганнан [саулык һәм котылу теләгеннән] алда яман булганны синнән ашыктырып сорыйлар. Газап мисаллары алардан алда килгән иде бит инде. Һичшиксез, синең Раббың – золымнарына карамастан, кешеләргә карата бер мәгъфирәт иясе. Янә, һичшиксез, синең Раббыңның [кяферләргә карата] газабы бик каты.
7. Көферлек кылучылар [үҗәтлекләре сәбәпле]: «[Гайсә һәм Мусага [галәйһимәссәләм] бирелгән кебек] Раббыңнан аңа бер аять иңдерелсә [һәм шул аять безне иман итәргә мәҗбүр итсә] иде», – ди. [Әмма] Син – бер кисәтүче генә. Һәрбер өммәт өчен бер һидаятче бар [ул аларны хакка чакыра һәм заманына килешкән бер могҗиза белән өммәтен иманга өнди].
8. Аллаһ һәрбер хатынның [һәм ана хайванның йөкле булып] йөрткән нәрсәсе [ир җенесе яки хатын-кыз җенесе, тулы-кимчелекле, матурлык-ямьсезлек, буй-сын кебек сыйфатлардан] ни булачагын, карыннарның күпмегә кысылганын һәм күпмегә артканын белә. Аның хозурында һәрнәрсә үлчәүле.
9. [Ул] Яшерен булганны да, күренгәнне дә [бик яхшы] белүче, [Ул һәр зур булганны кечерәйткән бер] Олуглык иясе, [һәрнәрсәдән өстен чыккан һәм барлыкларының сыйфатларыннан югары булган бер] Бөеклек иясе.
10. Арагыздан сүзен яшергәнегез дә, аны ачыктан-ачык әйткәнегез дә, төнлә яшеренгәнегез дә, көндез юлда барганыгыз да – [Аллаһы Тәгаләнең гыйлемендә] бертигез.
11. [Нинди генә сәбәп булмасын, һәр очракта] Ул кешенең алдыннан һәм артыннан баручылар [фәрештәләр] бар, алар [аңа һөҗүм иткән зыян-зарардан] Аллаһның [саклау] әмере белән аны саклыйлар. Һичшиксез, алар [кешеләр] үз нәфесләрендә булганны алмаштырмый торып, Аллаһ кешеләрдә булганны алмаштырмый. Әмма Аллаһ бер кавемгә [газап] яманлык [килүен] теләсә, аны бернәрсә дә кире бора алмас. Алар [башларына газап килү тәкъдир ителгәннәр] өчен Аннан [Аллаһы Тәгаләдән] башка бер хөкемдар да юк.
12. Ул – [яшен сугу куркынычы белән] куркыту һәм [яңгыр көтү белән] өметләндерү өчен сезгә яшенне күрсәтүче һәм [яңгыр йөкләгән] авыр-авыр болытларны [юктан] барлыкка китерүче.
13. Аңардан курку сәбәпле, күк күкрәү [ишетүчеләр] һәм фәрештәләр Аны мактау белән бергә тәсбих итә. Аллаһ [Заты] хакында сүз көрәштергән чакларында, Ул, яшеннәр җибәреп, аларны теләгәннәренә тидерә. Ул бит – җәза бирүдә бик каты[2].
14. Хак булган дога Аңа гына. Аларның, Аны калдырып, дога [һәм гыйбадәт] кылган нәрсәләре исә аларга берни белән дә җавап бирмиләр. Алар, авызына алырга дип, ике кулын суга сузган, ләкин ул [су] аларга ирешмәгәне кебек. Кяферләрнең [потларына кылган] догасы [да, Ахирәт белән бәйле мәсьәләләрдә Аллаһка ялварулары да] адашудан башка берни түгел.
15. Күкләрдә һәм җирдә булганнар да, аларның күләгәләре дә, иртән һәм кичен, теләсә-теләмәсә дә, Аллаһка сәҗдә кыла. [Фәрештәләр һәм кешеләр белән җеннәрнең мөэминнәре тарлыкта да, рәхәтлектә дә; кяферләр белән монафикълар исә кыенлык һәм бик авыр чакта бу сәҗдәне кыла].
16. Әйт [Расүлем! Ул Мәккә мөшрикләренә]: «Күкләрнең һәм җирнең Раббысы кем?» Әйт [Расүлем! Һәркем белгән җавапны янә белдерер өчен]: «Аллаһ!» [Расүлем! Акыл күрсәткән юлдан ераклашканнарын таныту өчен аларга] Әйт: «Әллә сез [күкләрнең һәм җирнең Раббысы Аллаһы Тәгалә булганын белә торып] Аны калдырып, үзләренә бернинди файдага да, зарарга да ия булмаган [илаһларны] дуслар итеп алдыгызмы?» Әйт: «Сукыр [мөшрик] белән [илаһның бер булу хакыйкатен] күргән [мөэмин] бертигезме? Яки [адашу һәм көферлектән килгән] караңгылыклар белән [иманга һәм тәүхидкә таянган] яктылык бертигезме? Әллә алар Аллаһка тиңдәш уйлап табып кушалармы, алар Аның яралтканы кебек яралтканнар да, шул сәбәпле [Аллаһы Тәгаләнең һәм аларның] яралткан нәрсәләре аларга бертигез кебек тоеламы?» Әйт: «Аллаһ – һәрнәрсәнең яралтучысы. Ул –Бердәнбер, Тыңлаусызларны юк итүче.
17. Ул [Аллаһы Тәгалә] күктән су иңдерә, шул сәбәпле үзәнлекләр сыйдырган кадәр [сулар белән] тулалар. Сил өскә чыккан күбекне [чүпләре белән өскә] күтәрә. Бер бизәнү әйбере яки [савыт-саба, корал-ярак кебек] файдалы бернәрсә [ясау] теләге белән ут эчендә тоткан [һәм эретеп куллану хәленә җиткергән алтын, көмеш, тимер һәм кургаш кебек] нәрсәләрдән дә шуңа охшаш күбек чыга. Аллаһ хак белән ялганга шулай мисал китерә. Күбеккә килгәндә исә, ул таралып китәр, кешеләргә файда китергән нәрсә исә җирдә калыр. Аллаһ шундый [тиңсез] мисаллар бәян итә.
18. Иң яхшы нәрсә [җәннәт] – Раббыларына җавап биргән кешеләр өчен. Аңа җавап бирмәгән кешеләр исә җирдә булганнарның һәммәсе һәм тагын шуның кадәресе үк аларныкы булса, аны фидия итеп бирерләр иде. Аларның хисаплары – начар. Сыеначак урыннары да – җәһәннәм. Ул исә нинди яман урын!
19. Раббыңнан сиңа иңдерелгәннең хак икәнлеген белгән кеше сукыр кеше кебек буламыни? [Моның кадәр бәян ителгән мисаллардан соң, начар гадәтләргә иярүдән һәм шик-шөбһәләргә бирелүдән ерак калган саф] Акыл ияләре генә үгет ала.
20. Ул кешеләр Аллаһ белән [Аның раббылыгын тану һәм әмерләренә буйсыну мәсьәләсендәге] килешүне үтиләр, сүзне бозмыйлар.
21. Һәм шундый кешеләр ки, алар [туганлык җепләрен ныгыту, сәлам тарату, хаста-авыруларның хәлләрен белү, җеназаларга катнашу һәм кол хакын үтәү кебек] Аллаһ ирешергә әмер иткән нәрсәләргә ирешәләр, Раббыларыннан куркалар һәм начар хисаптан хәвефләнәләр.
22. Янә ул кешеләр ки, алар Раббыларының Затына [һәм ризалыгына] омтылып, [бәла-казаларга] сабыр итәләр, намазны укыйлар, Без ризыкландырган нәрсәләрдән [бер өлешен садака итеп] яшерен һәм [зәкят итеп] ачыктан-ачык сарыф итәләр, [үзләре кылган] начар нәрсәне игелек [гамәлләре] белән кайтаралар. Алар өчен – [дөнья йортыннан соң] Ахирәт йорты.
23. Гаден җәннәтләре – алар анда ата-аналарыннан, хәләл җефетләреннән һәм нәселләреннән [иман китергән, намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге [гамәлләр кылган] кешеләр белән бергә керәчәкләр. Фәрештәләр дә һәр ишектән яннарына керәчәкләр [һәм болай дип аларны сөендерәчәкләр].
24. «[Исламча яшәп] Сабыр иткәнегез өчен сәлам сезгә! Йортның ахыры [булган җәннәт] нинди күркәм!»
25. Әмма Аллаһ белән килешүне үтәргә вәгъдә иткәннән соң бозган, Аллаһ ирешергә әмер иткән нәрсәләрне [җиренә җиткермичә] өзгән һәм [инкяр вә золым кылып, фетнә ясап] җирдә бозыклык чыгарган кешеләргә – ләгънәт. Һәм аларга – бик яман йорт [булган җәһәннәм әзерләнгән].
26. Аллаһ ризыкны Үзе теләгән кешеләргә киңәйтә һәм тарайта. Алар исә дөнья тормышына шатланалар, әмма Ахирәткә караганда дөнья тормышы – вакытлыча файдалану урыны гына.
27. [Габдуллаһ ибне Әбү Үмәййә һәм аның иптәшләре кебек] Кяфер кешеләр әйтә: «[Күк кисәк-кисәк булып өстебезгә төшерелеп яки бабабыз Кусай терелтелеп] Аңа Раббысыннан бер аять иңдерелсә иде!» [Расүлем!] Әйт: «Һичшиксез, Аллаһ [сынау хикмәте белән] Үзе теләгән кешене адаштыра, [күргән дәлилләрне уйлап] Үзенә юнәлүчене һидаять итә [туры юлны күрсәтә].
28. Алар – иман китергән һәм күңелләре Аллаһны зикер итү белән [бөтен буталчыклардан, шик-шөбһәләрдән котылып] тынычланган кешеләр. Күңелләр Аллаһны зикер итү белән тынычланмыймы?»
29. Иман китергән һәм изге гамәлләр кылган кешеләргә – сөенеч һәм күркәм кайту урыны.
30. [Расүлем! Сине дә шулай ук үзеңнән алда ничәмә-ничә өммәтләр килеп киткән бер өммәткә, Без сиңа вәхи иткән нәрсәне аларга укуың өчен, [пәйгамбәр итеп] җибәрдек. Әмма алар [Коръәнне иңдергән] Рахманны инкяр итәләр. Әйт: «Ул [сез инкяр иткән Рахман Тәгалә] – минем Раббым! Аннан башка илаһ юк! Мин Аңа таянам, минем кайтуым да – Аңа!»
31. [Расүлем! Сиңа: «Әгәр иман итүебезне теләсәң, укыган Коръәнең белән Мәккәдән тауларны ал, без шул мәйданнарда бакчалар корыйк, җилне дә безгә буйсындыр, аңа атланып, Шамга барып сәүдә итеп кайтыйк, үлгән аталарыбызны терелт», – дип әйтүче мөшрикләргә әйт:] «Әгәр Коръән белән таулар күчерелсә, яки җир аның белән ярылса, яки аның [укылуы] белән үлеләр сөйләштерелсә [ул Китап, барыбер, бу Коръән булыр иде]. Әмма әмер – тулысынча Аллаһтан гына. Әллә иман китергәннәр Аллаһның, [бернинди могҗиза күрсәтмичә дә] теләсә, барча кешеләрне дә һидаятькә күндерә алуын һаман аңламадылармы? Кяфер булучыларга Аллаһның вәгъдәсе килгәнчегә кадәр, кылган [начар] нәрсәләре аркасында башларына зур бәлаләр килеп торачак яки йортларына якын урнашачак. Һичшиксез, Аллаһ [биргән] вәгъдәсен бозмый.
32. Синнән алда килгән расүлләр дә мыскыл ителде [алар күрсәткән могҗизалар игътибарга алынмыйча, яңалары сорала килде]. Мин ул кяфер кешеләргә берникадәр кичектерү бирдем, шуннан аларны [каты газабым белән] тоттым. Минем газабым нинди [куркыныч]!
33. Һәрбер җанның ирешкән [яхшы-начар] нәрсәсен күзәтеп торучы [Аллаһы Тәгалә кебек бер Зат гаҗиз потларга тиң була аламы]?! Алар бит Аллаһка тиңдәшләр уйлап табып куштылар. [Расүлем!] Әйт: «Аларны [исемнәре белән] атагыз! Әллә сез җирдә Ул белмәгән нәрсәләрне Аңа хәбәр итәрсезме?! [Итә алмассыз, чөнки Ул – һәрнәрсәне Белүче]. Яки [тыштан гына сүз булып] күренә торган [ләкин бер мәгънә дә белдермәгән] бер сүз белән [аларга «тиңдәшлек» исеме бирәсезме]?» Кяфер булган кешеләргә [Ислам диненә каршы корган] тозаклары бизәп күрсәтелгән һәм алар [шайтанга иярүне сайлаганнары өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан хак] юлдан тайпылдырылганнар. Кемне Аллаһ юлдан яздырса, аңа бернинди һидаять итүче дә юк.
34. Аларга – якын тормышта [үтерелү һәм әсир ителү кебек] газап. Ахирәт газабы исә тагын да катырак. Аларны Аллаһтан һичбер коткаручы юк.
35. Тәкъвалык ияләренә вәгъдә ителгән җәннәтнең сыйфаты [шул] ки, [сарайлары һәм агачлары] асларыннан елгалар агып тора, ризыгы бетми, күләгәсе дә. [Анда бернинди нигъмәт тә бетмәячәк]. Тәкъвалык ияләренең ахыры шундый. Кяферләрнең ахыры – [мәңгелек] Ут.
36. Китап [Тәүрат һәм Инҗил] бирелгәннәр сиңа иңдерелгәнгә [Коръәнгә] сөенәләр. Фиркалардан исә аның [хөкемнәреннән] бер өлешен инкяр иткән кешеләр бар. Әйт: «Миңа Аллаһка гына гыйбадәт кылырга һәм Аңа бернәрсәне дә ширек кушмаска әмер ителде. Аңа гына дәгъват итәмен, кайтуым да Аңа гына [булачак]»[3].
37. [Расүлем! Бүтән пәйгамбәрләргә үз телләрендә китап иңдергәнебез шикелле, сиңа да] Шулай аны гарәп телендә бер хөкем буларак иңдердек. Әгәр сиңа килгән [шулкадәр] гыйлемнән соң аларның [мәгънәсез карашларына һәм] теләкләренә иярсәң, Аллаһтан [башыңа төшәчәк бәлаләргә каршы] сиңа бер дус та, ярдәмче дә булмаячак.
38. [Расүлем!] Синнән алда да Без расүлләр җибәргән идек, аларга да хатыннар һәм балалар биргән идек. Аллаһның рөхсәте булмыйча, бер генә пәйгамбәр дә берәр могҗиза китермәде. Һәр чор өчен [колларга билгеләнгән] бер язу бар[4].
39. Аллаһ [коллары хакында язган хөкемнәрдән, ризыклардан, әҗәлләрдән һәм гөнаһлардан] теләгәнен сөртә, [теләгәнен] нык итә. Китапның асылы исә [Ләүхелмәхфүз] – Аның хозурында.
40. [Расүлем!] Без сиңа аларга вәгъдә иткән нәрсәләребезнең бер өлешен күрсәтсәк яки [моннан алда] сине вафат иттерсәк, [берни үзгәрмәс, син аларның каршы килүләренә карамастан, үзеңә йөкләнгәнне дәвам ит, чөнки] синең өстә [аларны туры юлга күндерү түгел, ә вәхине] ирештерү генә. [Аларга] Хисап исә – Бездән.
41. Алар [мөшрикләр, кисәтүләребезнең чынга ашуын инкяр иткән чакта] Безнең [алар ия булган] җирләрне кырыйларыннан [мөселманнарга җиңү насыйп итеп, Ислам җирләренә куша бару белән] киметә барганыбызны күрмиләрме әллә? Хөкем бирүче Аллаһ кына [Ул сиңа ияргәннәргә – куәт, дошманнарыңа исә хурлык хөкеме бирде], Аның хөкемен туктата алучы һич юк. Ул хисапны бик тиз тота.
42. Алардан алдагы [кяфер] кешеләр дә [пәйгамбәрләренә һәм мөэминнәргә карата болар кебек] хәйлә корган иде. Әмма хәйләләрнең барчасы – Аллаһта [хәйлә кылучыларның бөтен кылганнары Аллаһы Тәгаләгә мәгълүм]. Ул һәркемнең [хәердән һәм начарлыктан] ни кылганын белә. Кяферләр [хәзер белмәсәләр дә, Соңгы] йортның кемгә булачагын беләчәкләр.
43. Кяфер булучылар: «Син [пәйгамбәр буларак] җибәрелгән бер кеше түгелсең», – диләр. [Расүлем!] Әйт: «Минем белән сезнең арагызда шаһит буларак Аллаһ җитә, һәм [Тәүрат, Инҗил, Коръән кебек] китапларның гыйлеме булган [һәм алардан чын мәгънәсендә хәбәрдар булган галим] кешеләр дә».
[1] Бу сүрәнең Мәккәдә яки Мәдинәдә иңүе төгәл билгеле түгел. Ибне Габбас һәм Гали ибне Әбү Тальха (радыйаллаһу ганһүм) кебек сәхабәләрнең фикеренчә, ул – Мәкки; Ибне Җүрәйҗ, Гата һәм Катәдә (рәхимәһумуллаһ) кебек абруйлы затлар фикеренчә, 31 нче аяте кәримәсеннән тыш, бөтенесе Мәдинәи.
[2] Имам Мүҗаһидтән (рәхимәһуллаһ) килеп ирешкән риваятьтән күренгәнчә, бер яһүди Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) белән Аллаһы Тәгалә турында бәхәсләшеп торган чакта яшен сугып аның башын яндырган. Башка бер риваять буенча, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) җәберләүче бер кешегә, Исламга дәгъват итәр өчен илче җибәргән. Теге: «Мөхәммәднең илаһы нинди соң, миңа аңлатып кара. Ул энҗедәнме яки алтыннанмы, әллә кургаштанмы?» – дигән чагында аны яшен сугып һәлак итә. Аяте кәримәнең соңгы өлешенең иңү сәбәбе буларак теркәлгән бу риваятьләр аяте кәримәнең мәгънәсен яхшырак аңларга ярдәм итәләр (Алуси).
[3] Монда яһүди галимнәреннән Габдуллаһ ибне Сәлам белән Кәгъб әл-Әхбар кебек мөселманнар, һәм Нәҗран, Йәмән һәм Хәбәшстан раһибларыннан Ислам динен кабул иткән мәшһүр сиксән кеше мактала, моңа каршы куелып, Кәгъб ибне Әшрәф һәм аның иярченнәре кимсетелә.
[4] Аяте кәримә сораган могҗизалары килмәүгә каршы төшкән һәм Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) берничә хатынга өйләнүенә мөнәсәбәт күрсәтеп: «Чыннан да, бер пәйгамбәр булса, вазифасының җитдилеге күп хатыннар белән өйләнешүгә киртә булыр иде», – кебек чынбарлыктан ерак сүзләр сөйләгән кайбер мөшрикләргә җавап буларак иңгән.