Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. Әлиф ләәм ра. Бу – [сүрәдә булган хәбәрләр Аллаһы Тәгаләдән иңдерелгән] ап-ачык булган [бөек] Китапның аятьләре.

2. Һичшиксез, сез [мәгънәләрен һәм могҗизаларын тиешле рәвештә] аңлар өчен, Без аны гарәпчә бер Коръән итеп иңдердек.

3. Без сиңа бу Коръәнне вәхи итүебез сәбәбе илә иң яхшы хикәяләү [юлы] белән белдерәбез. Моңа [вәхи килгәнчегә] кадәр исә син хәбәрсез кешеләрдән идең.

4. Менә Йосыф [галәйһиссәлам] атасына әйтте: «И, әтием! Һичшиксез, мин төшемдә унбер йолдыз, кояшны һәм айны күрдем. Аларны миңа сәҗдә кылган хәлдә күрдем».

5. [Улының бу төшен тыңлап торган Ягъкуб [галәйһиссәлам] Әйтте: «И, улым! [Син күргән бу] Төшеңне абыйларыңа сөйли күрмә, юкса, алар сиңа [мин саклап кала алмаслык бер рәвештә] тозак корырга уйларлар. Һичшиксез, шайтан – кешеләргә ап-ачык бер дошман. [Шайтан, арагызга кереп, аларны бер ялгышка этәрә ала].

6. Болай булгач, Раббың сине [пәйгамбәр итеп] сайлаячак, сиңа [кешеләр төшләрендә күргән] хәбәрләрнең мәгънәләрен юрауны өйрәтәчәк, сиңа да, Ягъкуб [галәйһиссәлам] нәселенә дә, бабайларың Ибраһим һәм Исхакка [галәйһимәссәлам] биргән кебек, [ике җиһанда да] нигъмәтен бирәчәк. Һичшиксез, синең Раббың Белүче, Хикмәт иясе».

7. Һичшиксез, Йосыфта [галәйһиссәлам] һәм аның кардәшләрендә [гыйбрәт алыр өчен аять] сораучылар өчен [Аллаһы Тәгаләнең чиксез көчен һәм хикмәтен күрсәткән] билгеләр бар.

8. Алар [үзара сөйләшкән вакытта] әйттеләр: «Әлбәттә, Йосыф һәм [ата-анасы да бер булган] карендәше [Бинйәмин] әтиебезгә бездән сөеклерәк. Хәлбуки, без – [бер-беребезгә бәйле булган көчле] бер җәмәгатьбез. Һичшиксез, атабыз – [аларны ныграк яратып, һәркемгә тиешлесен бирү мәсьәләсендә] ап-ачык бер ялгышлык эчендә.

9. [Кардәшләр Йосыфтан [галәйһиссәлам] котылу чаралары табу турында ихтилафка төштеләр, берәве әйтте] Йосыфны үтерегез яки аны билгесез бер җиргә ташлагыз, шулчак атагызның йөзе сезгә генә юнәлер. Аның артыннан сез [кылган бер гөнаһыгыздан тәүбә итеп] янә игелек ияләре булырсыз».

10. Араларыннан [иң инсафлы] берәве: «Йосыфны үтермәгез, әмма [аңа ни дә булса эшләсәгез] аны бер кое төбенә ташлагыз. Кәрваннарның берсе аны [табып] алыр. Әгәр [аны атасыннан аера торган бер] эш башкарасы кешеләр булсагыз, [мин әйткәнчә эшләгез]», – диде.

11. [Бу карарны җиренә җиткерергә алынган кардәшләр] Әйттеләр: «И, атабыз! Ни өчен син Йосыфны безгә ышанып тапшырмыйсың? Шулай итеп, без – аңа яхшылык кына теләүчеләрбез.

12. Иртәгә син аны безнең белән бергә [яланга] җибәр: рәхәтләнеп ашасын, эчсен һәм [ук атуда ярышып] уйнасын. Һичшиксез, без аны сакларбыз».

13. [Ягъкуб [галәйһиссәлам] Әйтте: «Сезнең аны алып китүегез мине борчуга салыр. Аеруча, мин сез [читтәрәк бер җирдә шаулап] аннан гамьсез калган чакта, аны бүре ботарлап ташлар дип куркам».

14. Алар әйттеләр: «Әгәр без бер җәмәгать була торып, аны бүре ботарлап ташласа, ул тәкъдирдә, һичшиксез, без зыян итүчеләрдән булырбыз».

15. Алар [әтиләрен көчкә ризалатып] аны алып китеп, бер кое төбенә ташларга бердәм карарга килгәч, [аңа бик зур золым эшләделәр]. Без исә аңа [сөенечле хәбәр бирү өчен Җәбраилне җибәреп] вәхи иттек: «[Беркөн] Син аларның уйларында да булмаганда, аларга бу эшләрен хәтерләтәчәксең».

16. [Йосыфны [галәйһиссәлам] коега ташлаганнан соң] Алар кичен елый-елый [хәсрәткә төшкән кыяфәт чыгарып] аталарына килделәр.

17. Әйттеләр: «И, атабыз! Без [яланга] чыктык, [ук атышып] ярыша идек. Йосыфны исә әйберләребез янында калдырган идек, аны бүре ашаган. Без дөрес сүзле кешеләр булсак та, [Йосыфны аеруча нык сөйгәнең өчен] син безгә берничек тә ышанмассың инде.

18. Алар [бәти суеп] аның күлмәгенә ялган бер кан [сөртеп, аталарына] алып килделәр. [Моны күргән Ягъкуб [галәйһиссәлам] Әйтте: «Нәфесләрегез сезгә [яман эшләр арасында мисалы] күрелмәгән бер эшне бизәп күрсәткән. [Миңа инде тәкъдиргә риза булып] Күркәм сабырлык [күрсәтергә генә кала]. Сезнең сөйләгәннәрегезгә каршы Аллаһтан гына ярдәм сорарга кирәк».

19. [Мәдйәннән Мисырга таба юл тоткан] Бер кәрван [кое янына] килгәч, [су алырга] сучыларны җибәрделәр. Ул чиләген төшереп җибәрде [һәм чиләккә бер бала тотынып чыкканын күргәч]: «Әй, сөенечем! Бу бит бер ир бала!» – диде. [Кәрвандагы бүтән кешеләр аны күреп һәм кол итеп сатып, файда итмәсеннәр дип] Аны маллары арасына яшерделәр. Аллаһ исә аларның ни кылганнарын күрүче иде.

20. Алар аны аз бер бәягә – берничә дирһәмгә генә сатып җибәрделәр һәм аның өчен зур бәя сорамадылар.

21. [Берничә мәртәбә кол итеп сатылганнан соң] Мисырдан аны сатып алган кеше хатынына: «Аның яшәр урынын яхшы кара. Бәлки, [киләчәктә] безгә файдалы булыр яки аны үзебезгә бала итәрбез», – диде. [Расүлем!] Без [аны] шулай [коткарганнан соң] Йосыфка [галәйһиссәлам] ул туфракта [бер] урын бирдек. Без аңа [төшләр юрау белән бәйле мөһим] вакыйгаларның тәгъбирен өйрәтик [тә, ул кешеләрне гаделлек белән идарә итсен һәм һәркемгә файдалы булсын] дип [аңа бу мөмкинлекләрне бирдек]. Аллаһ әмерләрен җиңү белән төгәлли, ләкин кешеләрнең күбесе белмиләр.

22. Ул [Йосыф [галәйһиссәлам] акылы һәм бәдәне] җитлегү яшенә җиткәч, Без аңа [гадел] хөкем [итү] һәм [бигрәк тә төш юрау белән бәйле] гыйлем бирдек. Без [гыйлем һәм гамәл ягын кайгырткан] игелек ияләренә [картайган көннәрендә] шулай әҗерләрен бирәбез.

23. Хатын хәйләгә барды ки, ул [Йосыф [галәйһиссәлам] исә аның өендә яши иде. Ул ишекләрне бикләде һәм: «Бире кил!» – диде. Ул исә: «[Зина кебек бер гөнаһка төшүдән] Аллаһ сакласын! Минем әфәндем каласы урынымны яхшы кылды. [Аңа карата мондый ялгыш эшләү вафасызлык һәм золым булыр иде]. Һичшиксез, [зина кебек гөнаһны эшләгән, бигрәк тә үзе яшәгән өйнең хуҗасына бу хыянәтне ярый торган эш итеп күргән] залимнәр уңышка ирешмәячәк», – диде.

24. Ул хатын аны [Йосыф белән якынлык кылуны] теләде. [Зинаның кабахәтлегенә карата] Раббысыннан борһан [ачык бер дәлил] күрмәгән булса, аңа [якынлыкка] омтылыр иде. Без [кешеләргә хыянәт итү кебек бер] яманлык һәм [зина кебек] фахишәтне аңардан шулай бордык. Һичшиксез, ул – Безнең ихлас колларыбыздан иде[2].

25. [Хатын Йосыфны [галәйһиссәлам] тотыйм, ул исә качыйм дип] Икесе дә узышып ишеккә ташландылар. Ул аның күлмәген арткы яктан [тартып] ертты. [Нәкъ шул вакытта] Ишек янында аның ирен очраттылар. Ул хатын [гаепне Йосыфка [галәйһиссәлам] аударыр өчен]: «Синең гаиләңә [зина кебек] бер яманлык [кылырга] теләгән кешенең җәзасы зинданга ябылудан яки тилмерткеч бер газаптан башка нәрсә була ала?» – диде.

26. Ул [үз-үзен якларга мәҗбүр булгач]: «Ул мине аздырырга теләде», – диде. Шулчак [бер могҗиза булды һәм хатынның] гаиләсеннән [бишектә бәби хәлендә булган] бер шаһит [телгә килеп] шаһитлык итте: «Әгәр аның күлмәге алдан ертылган булса, хатын дөресен әйтә. Ул исә – [хатынның үзен котыртырга тырышуы дәгъвасында] ялганчылардан.

27. Әмма әгәр аның күлмәге арттан ертылган булса, хатын ялган сөйләгән, ул исә – дөресләрдән».

28. Ул [хатынның ире] аның [Йосыфның [галәйһиссәлам] күлмәген арттан ертылган килеш күргәч, [икесенә дә мөрәҗәгать итеп] әйтте: «[Әй хатыннар] Һичшиксез, бу – [эш] сезнең хәйләләрегездән берсе. Һичшиксез, сезнең хәйләгез [шайтанның хәйләсен хәтта кечкенә итәрлек кадәр] бик зур.

29. И, Йосыф! [Синең сафлыгың, аның исә ялганы мәйданга чыкты, инде син] Моннан [вакыйганы читләргә сөйләүдән] йөз чөер. [И, хатын!] Син исә [зина кылырга теләвең һәм яла ягу] гөнаһың өчен [Аллаһы Тәгаләдән] ярлыкау сора. Һичшиксез, син гөнаһ кылучылардан булдың».

30. Шәһәрдәге хатыннар әйттеләр: «Хатын егетне аздырырга маташкан. Һичшиксез, ул [Йосыф] гыйшык белән аның йөрәк пәрдәсен ерткан. Без аны ап-ачык адашу эчендә күрәбез».

31. Ул [падишаһның хатыны] аларның хәйләләрен [һәм гайбәтләрен] ишеткәч, аларга [чакырулар] җибәрде дә алар өчен таяна торган урыннар әзерләде, һәрберсенә берәр пычак бирде һәм [алар каршыларындагы җимешләрне әрчеп торганда, Йосыфка [галәйһиссәлам]: «Алар янына чык [та, сәлам бир]», – диде. Хатыннар аны күргәч, [үзләренең күзләрендә] аны олыладылар һәм [аның гүзәл йөзе каршында үз-үзләрен онытып] кулларын кискәләделәр һәм [мондый бер кеше була алмый дигән фикергә килеп]: «Аллаһ сакласын! Бу бит – кеше түгел. [Булса да] Бу – хөрмәтле бер фәрештәдер», – диделәр.

32. [Падишаһның хатыны] Әйтте: «Бу – ул кеше, сез аның аркасында мине [түземсезлектә] гаепләдегез. Мин аны кызыктырдым, әмма ул [зинага төшүдән] сакланды. Әгәр ул минем әмер иткән бу эшне [хәзер дә] эшләмәсә, һичшиксез, зинданга ябылачак һәм түбәнсетелгән кешеләрдән булачак».

33. [Йосыф [галәйһиссәлам] Аллаһы Тәгаләгә ялварып] Әйтте: «И, Раббым! Зиндан болар [хатыннар] өндәгән нәрсәдән миңа сөеклерәк. Әгәр Син аларның хәйләләрен миннән алмасаң, мин [нәфесемә бирелеп] аларга авышырмын да, [харамнан сакланмаган] наданнардан булырмын».

34. Раббысы [догасын] кабул итте, аларның хәйләсен аңардан алды. Һичшиксез, Ул – Ишетүче, Белүче.

35. Шуннан, [аның гаепсез булуына] дәлилләр күргәннән соң, алар [бу фетнәне бетерер өчен] бервакытка кадәр [генә булса да] аны [зинданга] ябарга булдылар.

36. Аның белән бергә зинданга ике егет тә ябылды. Аларның берсе [күргән төшен юратыр өчен аңа]: «Һичшиксез, мин үземнең хәмер [әзерләнә торган йөзем] сыкканымны күрдем», – диде. Икенчесе: «Һичшиксез, мин үземне күрдем, [имеш] башым өстендә икмәк йөртәмен, кошлар исә шуны ашыйлар [икән]. Безгә моның тәгъбирен хәбәр итче. Һичшиксез, без сине игелек ияләреннән дип күрәбез», – диде.

37. [Йосыф [галәйһиссәлам] Әйтте: «Сезгә [төшегездә яки чынлыкта] ашатыласы ризыкларыгыз килеп тә җитмәс, мин сезгә аңарчы аның мәгънәсен [һәм кайчан сезгә китереләчәген] хәбәр итәрмен. Бу – [шәкелдә төшләрне юрау һәм киләчәк турындагы яшерен мәсьәләләр белән бәйле белемем юраучы һәм йолдызчы булганым өчен түгел] Раббымның миңа [илһам һәм вәхи юлы белән] өйрәткән нәрсәләреннән. [Раббым миңа бу өстен гыйлемнәрне нигә биргәнен беләсезме?] Һичшиксез, мин Аллаһка инанмаган һәм Ахирәтне инкяр иткән [һәм потларга табынган] бер кавемнең динен кире кактым.

38. Мин аталарым Ибраһим, Исхак вә Ягъкубның (галәйһимүссәлам) Аллаһның берлеге һәм Ахирәткә иман китерүгә нигезләнгән хак] диненә иярдем. Безгә Аллаһка һичбер нәрсәне ширек кушарга ярамый. Бу – Аллаһның безгә һәм кешеләргә карата [булган бөек] фазылыннан, ләкин кешеләрнең күбесе [бу игелекне белә торып] шөкер итмиләр.

39. И, минем зиндан иптәш-ләрем! [Сезнеңчә] Бик күп [алтын, көмеш һәм тимер кебек мәгъдәннәрдән ясап табынган] аерым-аерым раббыларыгыз яхшыракмы, әллә [илаһлык Аныкы гына булган] бердәнбер һәм [каршында беркем дә түзә алмаслык дәрәҗәдә җиңүче һәм] көчле булган Аллаһмы?

40. Аны ташлап, сез үзегез һәм аталарыгыз уйлап тапкан исемнәргә генә табынасыз. Алар [табынырга лаек илаһлар икәнлеге] хакында Аллаһ бернинди дәлил дә иңдермәде. Хөкем [итү вәкаләте] Аллаһныкы гына. Ул Үзеннән башка берәүгә дә гыйбадәт итмәвегезне әмер итте. Бу – [гыйбадәтнең Аллаһы Тәгаләгә генә булуы акыл ягыннан да, илаһи китаплар белән дә дәлилләнеп исбат ителгән] дөрес дин, ләкин кешеләрнең күбесе [бу дәлилләрне аңламаганнары өчен нәрсәнең дөрес, нәрсәнең ялгыш булганын] белмиләр.

41. И, минем зиндан иптәш-ләрем! Инде сезнең берегезгә [төшен юрауга] килгәндә, ул [кыска бер вакыт эчендә зинданнан котылып, элекке вазифасына кайтачак һәм] хуҗасына хәмер эчерәчәк. Әмма икенчегез тәрегә кагылачак һәм кошлар аның башыннан [итен] ашаячак. [Сез дөресен сөйләгән булсагыз да, ялган сөйләгән булсагыз да, берни дә үзгәрмәячәк] Үзе турында хөкем сораган эшегез [Аллаһы Тәгалә тарафыннан] хәл ителгән».

42. [Зинданнан чыгачагын аңлаган кеше Йосыфка [галәйһиссәлам] иректән нәрсә теләгәнен сораган]. Ул икесе арасыннан һичшиксез котылачагын белгән кешегә: «Мине хуҗаң янында [бөтен сыйфатларым белән] телгә ал», – диде. Әмма шайтан аңа [зинданнан чыккан кешегә Йосыфның [галәйһиссәлам] хәлен] хуҗасына хәтерләтергә оныттырды, шул сәбәпле ул берничә ел зинданда калды[3].

43. [Йосыфның [галәйһиссәлам] зинданнан котылуы якынайган чакта] Хөкемдар [төш күреп, бу төшнең тәгъбире хакында зур гыйлем ияләрен җыеп, аларга] әйтте: «Һичшиксез, мин җиде арык сыерның җиде көр сыерны ашаганын күрдем. Янә җиде яшел башак белән [җиде] коп-коры бүтәннәрен [күрдем]. И, олуг кешеләр! Әгәр сез [чыннан да] төш юрый алган [һәм бу юнәлештә тәҗрибә казанган] кешеләр булсагыз, миңа төшем турында хөкем бирегез».

44. [Хөкемдарның бу таләбенә карата] Алар: «[Болар] Бәйләнешсез төшләр. Без ул төшләрне юрый алмыйбыз», – диделәр.

45. Әмма теге икәве арасыннан котылганы һәм [бик озак] вакыттан соң хәтерләгәне: «Аны сезгә мин хәбәр итә алам. Мине [хәзер үк зиндандагы бер затның янына] җибәрегез», – диде.

46. [Бу кеше Йосыф [галәйһиссәлам] янына килгәч әйтте:] «И, Йосыф! И, [үзе дә, сүзе дә] тугры [кеше]! [Төштә күрелгән] Җиде арык сыерны ашаган җиде көр сыер хакында безгә хөкем бир, һәм җиде яшел башак белән [җиде] коп-коры булган бүтәннәре [хакында да безгә хәбәр ит]. Мин кешеләргә кайтыйм да, бәлки, алар [үзләренә файда китергән бу тәгъбирне һәм синең кебек фазыйләтле бер затның зиндандагы хәлен] белерләр».

47. [Йосыф [галәйһиссәлам] Әйтте: «Гадәтегезчә, җиде ел иген чәчерсез. Шуннан [ул елларда] ашаганыгызның бик азыннан кала, нәрсә урсагыз да, аны башакта калдырыгыз. [Болай итсәгез, корткычлар зарар китерә алмас].

48. Шуннан [корылыгы белән] бик авыр җиде ел киләчәк. Алар, [чәчүлеккә дип] саклаган бик аз нәрсәдән башка, әзерләгән нәрсәләрегезне ашап бетерәчәк.

49. Шуннан моның артыннан бер ел киләчәк ки, кешеләргә анда яңгыр белән ярдәм булачак һәм янә [күп итеп уңыш алганлыктан, йөзем, зәйтүн һәм көнҗет кебек сыгыла торган җимешләрдән су] сыгачаклар».

50. [Бу юрау килеп ирешкән] Хөкемдар: «[Тиз генә] Аны миңа китерегез!» – диде. Илче аңа килгәч [унике ел ябылуда торса да, тиз генә чыгарга ашкынмаган, гаепсезлеге хакында бер тикшерү үткәртеп, һәркем алдында саф булып калуын теләгәне өчен Йосыф [галәйһиссәлам]: «Әфәндеңә кайт та, кулларын кискәләгән хатыннарның хәле турында сора үзеннән. Һичшиксез, минем Раббым – аларның хәйләләрен белүче», – диде[4].

51. [Илче бу хәбәрне алып кайткач, хөкемдәр хозурына ул хатыннарны чакыртып] Әйтте: «Сез Йосыфны кызыктырганыгыз хакында ни диярсез?» Әйттеләр: «Аллаһ сакласын! Без аның хакында бернинди начарлык та белмибез». Падишаһның хатыны [түзә алмыйча] әйтте: «Хәзер хак ачыкланды. Мин аны [нәфесен котыртып] кызыктырдым. Һичшиксез, ул – [үзенең гаепсезлеген әйтүе мәсьәләсендә] дөрес [сөйләгән] кешеләрдән».

52. [Йосыф хатыннарның бу җавабын үзенә китергән илчегә әйтте:] «Бу – [мәсьәләнең ачыклануында шулкадәр кыставым] ул [падишаһ] минем аның югында хыянәт кылмавымны һәм Аллаһ хыянәтчеләрнең хәйләсен уңышка ирештермәячәген белсен өчен.

53. Мин нәфесемне акламыйм. Һичшиксез, Раббымның рәхмәте булмаса, [кешегә бирелгән] нәфес [шәһвәтләргә авышу кебек] начар нәрсәләрне әмер итә. Һичшиксез, минем Раббым – Гафу итүче, Рәхимле».

54. [Шулчак] Хөкемдар: «Аны миңа китерегез дә, мин аны үзем [киңәшләренә колак салыр] өчен якын кеше итим», – диде. Ул [Йосыф [галәйһиссәлам] аның белән сөйләшкәч [аның нурлы йөзенә хәйран калган хөкемдар]: «Син – бүген безнең янда зур дәрәҗә иясе һәм имин кешесең», – диде.

55. Ул: «Мине бу җирнең хәзинәләренә [түрә итеп] билгелә. Һичшиксез, мин – [аларны лаек булмаган бәндәләрдән] саклаучы һәм [икътисад мәсьәләләрен] белгән кешемен», – диде.

56. [Расүлем!] Теләгән җирендә урнаша алсын өчен, Без Йосыфка [галәйһиссәлам] ул туфракта мөмкинлек [һәм куәт] бирдек. Без [хакимлек һәм байлык кебек бөтен нигъмәт һәм] рәхмәтебезне теләгәнебезгә [дөньяда да] ирештерәбез. Һәм Без [иман вә тәкъвалыкта нык торган] игелек иясе колларыбызның әҗерен юк итмибез.

57. Ахирәт әҗере иман китерүчеләр һәм [гөнаһлардан сакланган] тәкъвалык ияләре өчен [дөнья нигъмәтләреннән] яхшырак.

58. [Кәнган илендә коточкыч корылыкка дучар булган] Йосыфның [галәйһиссәлам] кардәшләре [Мисырга] килде һәм аның янына керделәр. Ул аларны таныды, алар исә аны танымадылар.

59. Ул аларны [килгән максатларына ирештереп, йөкләрен төяп] ихтыяҗлары белән тәэмин иткәч, әйтте: «[Сез] Атагыз бер [аналарыгыз башка] булган энегезне миңа китерегез. Күрмисезме, һичшиксез, мин бит [һәрбер карендәшегезгә аерым-аерым] үлчәүне тутырам, һәм мин – кунак хөрмәтләүчеләрнең иң яхшысымын.

60. Әмма әгәр аны миңа алып килмәсәгез, артык сезгә минем янымда үлчәнәчәк бер ризык юк, хәтта миңа якынлашмагыз да».

61. Әйттеләр: «Без аны хәйлә белән [булса да] атасыннан сораячакбыз. Һәм, һичшиксез, без – [моны] үтәрлек кешеләрбез».

62. [Йосыф [галәйһиссәлам] үлчәүдә торган] Хезмәтчеләренә әйтте: «[Ризык алыр өчен түләгән] Акчаларын йөкләре эченә куегыз, бәлки, алар гаиләләренә кайткач моны [күргәч, игелегебезне] аңларлар һәм, бәлки, алар [энеләрен алып, безгә кире] кайтырлар».

63. Аталары янына кайткач: «И, әтиебез! [Бинйәминне хөкемдарга алып бармасак, бүгеннән соң] безгә артык ризык үлчәмәячәкләр. [Алдагы сәфәребездә] Безнең белән бергә энебезне дә җибәр һәм [аның аркасында күп итеп] үлчәү алыйк. Һичшиксез, без аны саклаячакбыз», – диделәр.

64. Ул [Ягъкуб [галәйһиссәлам] аларны тыңлап торганнан соң]: «Аны сезгә, элек кардәшен дә ышанып биргәнем кебек, ышанып биримме? [Мәҗбүр булып, аны сезнең белән җибәрүне кабул итсәм дә, саклауны сезгә түгел, Аллаһы Тәгаләгә генә тапшырам]. Аллаһ саклаучы буларак [сездән дә, һәркемнән дә] яхшырак. Ул – Мәрхәмәтлеләрнең иң мәрхәмәтлесе», – диде.

65. Әйберләрен ачкач, [ризык алыр өчен түләгән] акчаларын үзләренә кире бирелгәнен күрделәр һәм: «И, әтиебез! Без [моннан башка] нәрсә тели алабыз? Менә безгә кире бирелгән акчабыз. [Моннан соң яңа бер акча әзерләргә дә кирәклек калмагач, моның белән барырбыз] Гаиләбезгә азык-төлек алып кайтырбыз, энебезне дә сакларбыз һәм [үз дөяләребезнең йөгенә өстәп] бер дөя йөге үлчәмендә артык ризык алырбыз. Бу [алып кайткан ризыгыбыз] исә [безнең ихтыяҗларыбызны капламаслык дәрәҗәдә] бик аз бер үлчәм [шуңа күрә алдан ук ризык белән тәэмин ителүебез өчен юлга чыгарга кирәк]», – диделәр.

66. [Аларның бу сүзләренә] Ул: «Сез камалышка калмасагыз гына, аны миңа тулысынча алып кайтачагыгыз хакында Аллаһ белән ант итмичә, аны сезнең белән бергә җибәрмәячәкмен», – диде. Алар аңа ант иткәч, ул: «Без сөйләгән бу нәрсәгә Аллаһ – Яклаучы», – диде.

67. Ул [аларның барысын бергә җибәрергә карар биргәч]: «И, улларым! [Мисырга] Бер генә капкадан кермәгез, аерым-аерым капкалардан керегез. Мин Аллаһтан [киләчәк каза һәм кадәр белән бәйле] һичбер нәрсәне дә сездән ерагайта алмыйм. [Һәр мәсьәләдә тулы мәгънәдә вәкаләт һәм] Хөкем – Аллаһта гына. Мин [кылган яки калдырган һәр эштә] Аңа гына тәвәккәл иттем. Тәвәккәл итүчеләр исә Аңа гына тәвәккәл итсен», – диде[5].

68. Алар [Мисырга барып] аталары кушкан [төрле-төрле] урыннан керделәр, әмма бу [рәвештә керүләре] Аллаһтан [киләчәк] бернәрсәне дә алардан ерагайтмады, ләкин [бу] Ягъкубның [галәйһиссәлам] күңеленнән [чыккан] бер теләк иде ки, ул аны үтәде [тыела алмады]. Без аңа [вәхиләр иңдереп] өйрәткәнебез өчен, һичшиксез, ул гыйлем иясе иде. Ләкин кешеләрнең күбесе [кадәрнең серен] белмиләр [һәм алдан күрелгән чаралар тәкъдирне үзгәртә дип саныйлар].

69. [Бертуганнар барысы бергә] Йосыфның [галәйһиссәлам] хозурына кергәч, кардәшен [Бинйәминне] үзенә кабул итте һәм [икәүдән икәү генә калгач аңа]: «Һичшиксез, мин – синең карендәшең. Аларның [безгә карата] кылган нәрсәләре сине борчымасын», – диде[6].

70. Ул [йөкләрне төяп] аларның ихтыяҗларын тәэмин иткәч, [Бинйәминне янында калдырыр өчен хөкемдарның бер] су савытын кардәшенең йөге эченә куйды. Шуннан [кәрван юлга чыкканнан] соң, бер сөрәнчесе: «Әй, кәрван! Сез – караклар!» – дип кычкырды.

71. Алар ул [хөкемдарның савытын эзләгән] кешеләргә борылдылар һәм: «Нәрсә югалттыгыз?» – диделәр.

72. Алар әйттеләр: «Без хөкемдарның су [эчә торган һәм үлчәү итеп куллана торган алтын] үлчәвен таба алмыйбыз. Аны табып китерүчегә бер дөя йөге [бүләк биреләчәк]. Мин – моның өчен җаваплы».

73. Алар: «Аллаһ белән ант итәбез, сез беләсез бит, без бу җиргә фетнә чыгарыр өчен килмәдек һәм без – караклар түгелбез», – диделәр.

74. «Әгәр сез ялганчы булсагыз, моның җәзасы нәрсә?» – диделәр.

75. Алар: «Ул кемнең йөгендә табылса, шул кешенең үзе [кол ителүе] аның җәзасы. Без золым эшләүчеләрне шулай җәзага дучар итәбез, – диделәр.

76. [Тикшерү өчен җаваплы кеше Йосыфның [галәйһиссәлам] үз] Карендәшенең савытыннан алда аларның савытларыннан [йөкләреннән] башлады, һәм соңыннан аны кардәшенең савытыннан [йөгеннән] чыгарды. [Расүлем! Карендәшен янында калдыра алуы өчен] Без Йосыфка [галәйһиссәлам] мондый [гаҗәеп] бер чара өйрәттек. Аллаһ [хөкемдарга шул ук хөкемне бирдерергә] теләмәгән булса, ул мәликнең [каракларга карата кулланган] хөкеменә күрә карендәшен [үз янында] калдыра алмаячак иде. Без [Йосыф [галәйһиссәлам] кебек] теләгәнебезне [гыйлем мәсьәләсендә] өстен дәрәҗәләргә күтәрәбез. Һәр гыйлем иясенең өстендә тагын да яхшырак белгән берәү бар.

77. Алар [Бинйәминнең угрылыкта гаепләнелүенә хәйран калгач]: «Әгәр ул урлаган булса, элек аның бер кардәше дә урлаган иде [шуңа күрә моның да урлавы гаҗәп түгел]» – диделәр. Йосыф [галәйһиссәлам] моны [сүзләрнең тәэсиреннән кәефсезләнгәнен] эчендә яшерде һәм аны аларга [ни сүзе, ни гамәле белән] күрсәтмәде, тик [үз-үзенә]: «[Караклыкта гаепләнүдә] Сезнең хәл яманрак. [Атагыздан кардәшегезне урладыгыз, шуннан гаепне башкаларга сылтадыгыз]. Аллаһ [безнең хактагы] уйдырма нәрсәләрегезне яхшырак белә», – диде[7].

78. Алар [Йосыфның [галәйһиссәлам] мәрхәмәткә килүенә өмет итеп]: «И, хөкемдар! Аның [аннан аерылуны күтәрә алмаслык дәрәҗәдә] бик карт атасы бар. Син аның урынына безнең беребезне [әсир итеп] ал. Без синең [безгә карата] игелек кылган кешеләрдән булуыңны күрәбез» – диделәр.

79. Ул [Йосыф [галәйһиссәлам] аларны тыңлаганнан соң]: «Әйберебезне тапкан кешедән башка берәүне алуыбыздан Аллаһка сыенабыз. Ул тәкъдирдә без залимнәрдән булыр идек», – диде.

80. Аннан [теләкләренә ирешмәгәнен күреп] өметләре өзелгәч, алар [әтиләренә нинди җавап бирәчәкләре хакында] киңәшләшергә [дип] аерылдылар. [Киңәшләшү нәтиҗәсендә Бинйәминне калдырып, барысы бергә кайту карарын кабул иткәч] Иң олылары әйтте: «Сез атабызның безне Аллаһ белән ант иттергәнен белмисезме әллә? Элегрәк тә Йосыф хакында [сездән алган сүзне тоту мәсьәләсендә] гаделсезлек кылган идегез. [Биргән сүзем кирәк кылганчы] Атам [бу мәсьәләне ишетеп, аңа кайтуыма] миңа рөхсәт бирми торып яки Аллаһ [кардәшемне коткарып] миңа хөкем бирми торып, мин бу җирдән, асылда, аерылмаячакмын. Һичшиксез, Ул – хөкем бирүчеләрнең их яхшысы. [Ул гына хак һәм гаделлек белән хөкем итәчәк].

81. Атагызга кайтыгыз да әйтегез: «И, әтиебез! Синең улың урлады бит. Без [урланган савытның аның йөгеннән чыкканын күреп] белгәнебезгә генә шаһитлык итәбез, [чыннан урлау-урламавы кебек] гаибне белмибез.

82. [Теләсәң] Без булган шәһәрдән [аның халкыннан] һәм без [бире] кайткан кәрваннан сора. Һичшиксез, без дөресен әйтәбез».

83. Ул [Ягъкуб [галәйһиссәлам] аларның бу хәбәрен алгач]: «Әйе, нәфесләрегез сезгә [үзегез теләгән] бер эшне бизәгән [бу эш – сезнең хәйләгез нәтиҗәседер]. [Миңа инде тәкъдиргә каршы килмичә һәм риза булып] Күркәм сабырлык [күрсәтергә генә кала]. Бәлки, Аллаһ миңа аларның барысын берьюлы кайтарыр. Һичшиксез, Ул – [һәрнәрсәне] Белүче, Хикмәт иясе», – диде.

84. Ул алардан йөз чөерде һәм: «Аһ, Йосыф өчен булган хәсрәтем!» – диде. Хәсрәтеннән ике күзенә дә ак төште [һәм берни дә күрмәс булды]. Ул [ачуын эчендә тотып] хәсрәтен тыеп торды[8].

85. Алар [аталарының һәрвакыт Йосыфны [галәйһиссәлам] сагынганын күргәч]: «Аллаһ белән ант итәбез, син гел Йосыфны искә аласың. Ахыр чиктә я хаста булачаксың, я [үлеп] һәлак булачаксың», – диделәр.

86. Ул әйтте: «[Нигә мине юатасыз? Мин бит хәсрәтемне сезгә дә, бүтәннәргә дә сөйләмим]. Мин [түзә алмаслык дәрәҗәдә авыр булганы өчен] хәсрәтемне һәм борчуымны Аллаһка гына шикаять итәм. Һәм мин сез белмәгән нәрсәләрне Аллаһтан беләмен [Йосыфның [галәйһиссәлам] исән булуын күңелем сизә, һәм Аллаһы Тәгалә минем аның белән очрашу өметемне бушка чыгармаячак].

87. И, улларым! Барыгыз, Йосыф һәм аның карендәше турында [булган бөтен хәбәрләрне] сорашып белегез. Аллаһның рәхмәтеннән өметне өзмәгез. Һичшиксез, [Раббыларының чиксез нигъмәтләрен инкяр иткән] кяферләр кавеме генә Аллаһның рәхмәтеннән өметен өзә[9].

88. Алар [юлга чыгып, Йосыф [галәйһиссәлам] янына барып җитеп] аның хозурына кергәч: «И, хөкемдар! Безгә дә, гаиләбезгә дә [соң дәрәҗәдә кытлык һәм ачлык сәбәпле] зарар [һәм кыенлык] кагылды. Без исә аз гына мал белән [хозурыңа] килдек. Син безгә үлчәүне тутырып бир һәм безгә мәрхәмәт күрсәт. Һичшиксез, Аллаһ мәрхәмәт күрсәтүчеләрнең әҗерләрен бирәчәк», – диделәр.

89. Ул [Йосыф [галәйһиссәлам] аларның бу үтенечләренә каршы төшеп]: «Сез [кылган эшегезнең кабахәтлеген белмәгән] надан кешеләр булган чакта Йосыфка һәм аның кардәшенә ниләр эшләгәнегезне беләсез бит?» – диде[10].

90. Алар [һич көтелмәгән бер сүз ишеткәч]: «Син, чыннан да, Йосыфмы әллә?» – диделәр. Ул: «Мин – Йосыфмын, бу – минем карендәшем. Аллаһ [аерылышканнан соң кавыштырып] безгә нигъмәт бирде. Һичшиксез, кем дә кем [харамнардан сакланып] тәкъвалык иясе һәм [бәлаләргә карата] сабыр булса, Аллаһ игелек кылучыларның әҗерен юкка чыгармый», – диде.

91. Алар [бу хәл каршында Йосыфның [галәйһиссәлам] өстенлеген танырга мәҗбүр булып]: «Аллаһ белән ант итәбез, Аллаһ сине [тәкъвалык, сабырлык, хакимлек, гыйлемлек һәм йомшаклык кебек фазыйләтләр белән] бездән артыграк күргән. Без исә гөнаһ кылган кешеләр булдык», – диделәр.

92. Ул әйтте: «Бүген сезгә бернинди шелтә дә юк. Аллаһ сезне ярлыкасын. Ул бит – мәрхәмәтлеләрнең иң Мәрхәмәтлесе.

93. Минем шушы күлмәгемне алып китегез һәм аны әтиемнең йөзенә салыгыз, ул күрә башлар, һәм бөтен гаиләгез белән миңа килегез»[11].

94. Кәрван [Мисырдан] аерылган чакта, аталары [Ягъкуб [галәйһиссәлам] янында булган кешеләргә]: «Мин Йосыфның [галәйһиссәлам] исен [янымда ук] сизәм, мине [олы яшьтә булганым өчен] акылы җиңеләйгән димәсәгез [бу хисемне раслап, сез дә аның бик якын бер җирдә икәнлегенә инаныр идегез]», – диде.

95. Алар [анда булган кешеләр]: «Аллаһ белән ант итәбез, син һаман элекке ялгышуың эчендә [һәм Йосыфка булган бик көчле сөюең аркасында гел аны искә аласың, кабат аның белән кавышуыңа өмет баглыйсың]», – диделәр.

96. [Күлмәк белән] Сөенечле хәбәр бирүче килгәч, аны [Ягъкубның [галәйһиссәлам] йөзенә салды, һәм ул күрә башлады. [Шулвакыт янында булганнарга] Ул: «Мин сезгә: «Һичшиксез, мин сез белмәгән нәрсәләрне Аллаһтан беләмен», – димәгән идемме?» – диде.

97. Алар: «И, әтиебез! [Аллаһы Тәгаләдән] Безнең өчен гөнаһларыбызның ярлыкануын сора, һичшиксез, без бит гөнаһлылар булдык», – диделәр.

98. Ул исә: «Сезнең өчен Раббымнан истигъфар сораячакмын. Һичшиксез, Ул Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле», – диде.

99. [Ягъкуб [галәйһиссәлам], хәләл җефете белән бергә бөтен гаиләсен алып, юлга чыкты]. Йосыфның [галәйһиссәлам] хозурына кергәч, ул атасы белән анасын үз янына урнаштырды һәм: «Ин шәә Аллаһ, [кытлыктан һәм күңелгә ятышлы булмаган бар нәрсәдән] имин кешеләр буларак, Мисырга керегез», – диде.

100. Ул атасы белән анасын [бик кыйммәтле] тәхеткә менгерде, һәм алар [уллары белән бергә сәлам бирер өчен] аңа сәҗдәгә [барып, җиргә] капландылар. [Шулвакыт Йосыф [галәйһиссәлам] Әйтте: «И, әтием! Бу – минем элекке төшемнең аңлатмасы. Раббым аны бер хакыйкать итте. Ул мине зинданнан чыгарып; шайтан минем белән кардәшләрем арасын бозганнан соң, сезне [барыгызны бергә бүген] чүлдән китереп, миңа [бик зур] игелек кылды[12]. Һичшиксез, минем Раббым – [яшерен-ачык бөтен мәсьәләләрне бик яхшы белүче һәм барлыклар күзенә никадәр кыен күренсә дә] теләгәннәренә мәрхәмәт итүче. Һичшиксез, Ул – Белүче, Хикмәт иясе.

101. И, Раббым! Син миңа хакимлек һәм миңа [илаһи китапларның серләре, элекке пәйгамбәрләр сөннәтләренең нечкәлекләре һәм төшләрдә күрелгән] вакыйгаларның аңлатмасын насыйп иттең. И, күкләрнең һәм җирнең Яралтучысы! Син – дөньяда да, Ахирәттә дә минем [бөтен эшләремнең Яклаучысы булган] вәлием. Мине мөселман буларак вафат иттер һәм [миннән алдагы пәйгамбәрләр кебек] изге кешеләр белән бергә ит».

102. [Расүлем!] Бу [кыйсса] Безнең сиңа вәхи белән белдергән гаиб хәбәрләрдән. Алар, [Йосыфка [галәйһиссәлам] карата] хәйлә корып, үзләренең [аны коега ташлау] эшен кылырга карар иткәндә, син яннарында түгел идең. [Шуңа, Без хәбәр иткәнгә күрә, хәзер бу кыйссаны бөтен нечкәлекләре белән беләсең һәм башка кешеләргә дә сөйлисең].

103. Әмма син [колларның иман итүен] никадәр генә теләсәң дә, кешеләрнең күбесе [көферлектә калуда катгый фикердә булганлыктан] иман китермәячәкләр.

104. [Расүлем! Бу кадәр вәхиләрне җиткерүеңә карамастан] Син алардан моның өчен түләү сорамыйсың. Ул [Коръән] бөтен галәмнәр өчен [Аллаһы Тәгаләдән җибәрелгән] үгет кенә.

105. Күкләрдә һәм җирдә булган ничәмә могҗиза бар, алар аларның яныннан үтеп китәләр һәм йөз чөерәләр.

106. Аларның күбесе, [Аллаһы Тәгаләнең барлыгын танырга мәҗбүр булсалар да, потлар, фәрештәләр һәм кайбер пәйгамбәрләр кебек илаһилыктан ерак әллә кемнәрне Аңа] тиңдәш кушып, Аллаһка инанырлар[13].

107. Әллә алар Аллаһның газап пәрдәләреннән берсе аларга килүдән яки һич көтмәгәндә Сәгать [Кыямәт көне] килүеннән иминнәрме?

108. [Расүлем!] Әйт: «Бу [иман һәм тәүхидкә дәгъват юлы] – минем юлым. Мин [ачык дәлилләр белән исбатланган бәян һәм] аңлылык нигезендә [кешеләрне] Аллаһка [ышанырга, Аны камил сыйфатлары белән танырга] дәгъват итәм. Мин дә, миңа ияргән кешеләр дә [бу дәгъват юлындабыз]. Аллаһ [бөтен кимчелекле сыйфатлардан] пакь! Мин исә [беркайчан да Аллаһка ширек кушкан] мөшрикләрдән булмадым»[14].

109. [Расүлем! «Әгәр Раббың теләсә, пәйгамбәр итеп фәрештәләр җибәрер иде», – дип әйткән мөшрикләргә җавап итеп, белдер:] «Без синнән алда да [пәйгамбәр итеп] шәһәр халкыннан булган ирләр җибәргән идек һәм [сиңа вәхи иткәнебез кебек] аларга [да] вәхи иттек. Алар [мөшрикләр], җирдә йөреп, үзләреннән алда яшәгән [инкярчы] кешеләрнең [фаҗигале] ахыры нинди булганын күрмәделәрме? Ахирәт йорты исә [ширектән, гөнаһлардан сакланган] тәкъвалык ияләре өчен [һәрнәрсәдән] яхшырак. Бер дә аңламыйсызмы?»

110. [Расүлем! Мөшрикләргә озак вакыт муллык һәм рәхәтлек эчендә яшәү мөмкинлеге бирүем сезне алдамасын] Ул [өммәтләргә җибәрелгән] расүлләр [кавемнәренең иман китерүеннән] өметләрен өзгәч һәм кешеләр аларны ялганчы итеп саныйлар дип уйлаган чакларында, аларга Безнең ярдәмебез килде, һәм Без [котылуларын] теләгән [ул пәйгамбәрләр һәм иман китергән] кешеләр коткарылды. Әмма Безнең каты газабыбыз [мөшрик булган] гөнаһлылар кавеменнән кире алынмас.

111. Аларның кыйссаларында [шикләнүләрдән тәмам ерак булган] акыл ияләре өчен [зур] гыйбрәт бар. Бу [Коръән] уйдырма була ала торган бер хәбәр түгел. Әмма [ул] үзеннән алдагыларны раслау, [дингә кагылышлы] һәрбер нәрсәнең аңлатмасы – [хакыйкый] иман китергән кешеләргә [адашудан коткаручы] бер һидаять һәм [ике җиһан бәхетенә илткән] бер рәхмәт [буларак иңдерелде].

[1] Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, яһүди галимнәр мөшрикләргә: «Мөхәммәдтән Ягъкуб гаиләсенең Шамнан Мисырга күченү сәбәбен һәм Йосыфның кыйссасын сорагыз», – дигәч, менә бу сүрә иңгән (Тәсһил, Бәйдави, Хазин, Нәсәфи).

[2] Йосыфның (галәйһиссәлам) аклануы һәм аңа нисбәт ителгән бу хатадан пакьлеген бәян иткән кайбер галимнәр болай дип белдерә: күңелнең нәрсәгәдер тартылуы ике төрле була. Беренчесе, көтелгән нәрсәдән канәгать булып, аны үзенеке итәргә, эшләргә нык теләү һәм карарлы булу. Газиз хатынының Йосыфка (галәйһиссәлам) тартылуы менә шушы төрдән. Бу авышу өчен кол җавап тотарга тиеш булачак. Икенче авышу исә максат һәм карарлык булмый торып, кинәт, көтмәгәндә күңелгә килгән бер фикер, бу – эссе көнне ураза тотучының салкын суга керәсе килүе кебек, шелтә кирәк булмаган башка ихтыяри бер теләк. Менә Йосыфның (галәйһиссәлам) авышуы да бу төрдән булганы өчен, монда бернинди гөнаһ турында сүз бара алмый. Мондый бер теләк, сөйләнсә яки кылынса гына, гөнаһ булыр. Йосыф (галәйһиссәлам) күргән «бурһан»нан нәрсә күз уңында тотылганы турында берничә караш бар. Моны Йосыфның (галәйһиссәлам) күз белән күрерлек дәрәҗәгә җиткән бер мәгълүмат белән зинаның шакшылыгына ышануы, «зинага якынлашма» аятен түшәмдә язылган килеш күрүе һәм бер фәрештәнең зинадан тыйган тавышын ишетүе кебек дип тәфсир кылучылар булса да, Ибне Габбас, Катадә һәм Мүҗаһид (радыйаллаһу ганһүм) кебек бик күп сәхабә һәм табигыйн хәбәр иткәнчә, Йосыф (галәйһиссәлам) әтисе Ягъкубны (галәйһиссәлам) диварда, каушаганлыктан, бармагын тешләгән хәлдә күргән, хәтта кулы белән күкрәгенә суккач, шәһвәте бармак очларыннан чыгып киткән (Табәри, Җамигъ әл-бәйан, № 19042-19099, 7/183-189; Ибне Гатыййә, әл-Мухаррар әл-вәҗиз: 3/234). Кайбер галимнәрнең бу мәсьәләдә каршы килүләре риваятьләрнең бөтенесенә карата булмыйча, фәкать Йосыф та (галәйһиссәлам) ул хатын кебек бер авышуга ия булган дигән фикергә кагыла. Бу каршы килүләр бик урынлы, чөнки бер пәйгамбәр кешенең зинага тартылуы берничек тә кабул ителә торган нәрсә түгел. Аннары, Аллаһы Тәгаләнең Йосыфка (галәйһиссәлам) могҗиза итеп кайбер нәрсәләр күрсәтүе аның зинага тартылуы сәбәпле түгел, тик бер пәйгамбәрен яклавы, гөнаһтан саклавының бер нәтиҗәсе дип кабул итү – иң дөрес фикер (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин, Ибне Кәсир).

[3] Хәсәннән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән бер хәдис-шәрифтә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дип әйтә: «Аллаһ Йосыфка рәхмәтен бирсен! Әгәр ул зинданнан чыккан иптәшенә: «Әфәндең янында мине искә ал», – димәгән булса, шундый озак зинданда калмаган булыр иде» (Табәри, Җамигъ әл-бәйан, № 19319-19324, 7/221). Кыенлыктан котылыр өчен Аллаһы Тәгаләдән башка берәүдән ярдәм сорарга ярый, хәтта «Игелек кылу һәм тәкъвалыкта ярдәмләшегез» («Маидә» сүрәсе: 2) аяте кәримәнең хөкеменә күрә мактауга лаек бер эш икән, Йосыфның (галәйһиссәлам) моның аркасында шелтәләнүе Бәйдави кебек кайбер галимнәр тарафыннан болай аңлатылган: коллардан ярдәм сорауның хөкеме шәхесләргә карап үзгәрә; пәйгамбәр кебек бер кешегә исә иң килешкән нәрсә – рөхсәтләрне кире кагып, тәкъвалык белән гамәл кылу. Кәгъбтан (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, бу сүзен әйткән чакта Аллаһы Тәгалә Йосыфка (галәйһиссәлам) болай дип вахи итә: «Абыйларың сине үтерергә җыенганда, сине үлемнән кем коткарды?» Йосыф (галәйһиссәлам): «Син, Я Раббым!» – диде. «Алар коега ташлагач, сине кем коткарды?» – дигәч, Йосыф (галәйһиссәлам): «Син, Я Раббым!» – диде. «Сиңа ташланган ул хатыннан сине кем коткарды?» – дип сорагач, ул янә «Син, Я Раббым!» – диде. Шулвакыт Аллаһы Тәгалә: «Алайса нигә мине оныттың да, бер кешене исеңә төшердең?» – дигәч: «Я Раббым! Бер сүз, телем шуны әйтте», – дип гафу үтенде (Алуси). Риваятьтән күренгәнчә, Җәбраил (галәйһиссәлам) зинданда Йосыфны (галәйһиссәлам) зиярәт иткәч, Йосыф (галәйһиссәлам) аңа: «И, пәйгамбәрләрнең дусты! Ни өчен мин сине гөнаһлылар арасында күрәмен?» – дип сорагач, ул: «И, пакьләрнең улы пакь кол! Галәмнәрнең Раббысы сиңа сәлам җибәрә һәм: «Кешеләрдән ярдәм сораганда Миннән оялмадыңмы? Гыйззем Җәлалем хакы өчен аны еллар буе зинданда калдырачакмын», – диде», – дип әйтә. Ул: «Әмма Ул миннән һаман разыйдыр бит?» – дигән соравына ул: «Әйе!» – дип әйтә. Йосыф (галәйһиссәлам) исә: «Алайса, башка һичбер нәрсәнең әһәмияте юк», – дип әйтә (Хазин).

[4] Ибне Габбас һәм Ибне Мәсгудтән (радыйаллаһу ганһүм) риваять ителгәнчә, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дигән: «Аллаһы Тәгалә үзен ярлыкасын, һичшиксез, мин Йосыфтан симез һәм арык сыерларның тәгъбире турында сорагач, аның үзенә дә, игелегенә дә, сабырына да шаккаттым. Әгәр аның урынында мин булсам, мине (зинданнан) чыгаруларын шарт итеп куймый торып, аларга берни дә хәбәр итмәгән булыр идем. Аллаһы Тәгалә аны ярлыкасын, һичшиксез, мин, Йосыфка ул илче килгәч, аның үзенә дә, игелегенә дә, сабырына да шаккаттым. Әгәр аның урынында мин булсам, алардан алда ишеккә атылыр идем, ләкин ул үзе өчен бер гозер булуын һәм зарар күргәнлеге ачыклануын теләде. Мин булсам, бер аклану эзләмәс идем. Һичшиксез, ул ашыгып эш итмәгән йомшак бер зат иде» (Табари, Җамигъ әл-бәйан, № 19408-19410, 7/233; Әхмәд ибне Хәнбәл, әл-Мүснәд, № 8554, 14/228). Голәмәнең бәянына күрә, Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бу бәяннары аның тыйнаклыгын, түбәнчелекле булуын ачыклый. Юкса аның үзенең йомшаклыгы, сабырлыгы һәм Аллаһы Тәгаләнең әмеренә дә, халыкның үзен кабул итүенә бәйле эшләргә дә биргән әһәмияте – һәркемгә аңлашылган бер хакыйкать (Алуси).

[5] Мөфәссирләрнең күпчелеге фикеренчә, Ягъкуб (галәйһиссәлам) чибәрлекләре һәм бизәкле киемнәре сәбәпле, улларына күз тиюдән куркып, аларга шәһәргә берьюлы кермәүләрен әмер иткән. Тәүге баруларында танылмаганнары өчен, аталары бу мәсьәләгә әллә ни игътибар итмәгән. Ләкин бертуганнар булулары беленеп, үзләре киткәннән соң, Мисырда шөһрәтләре таралгач, Ягъкуб (галәйһиссәлам) аларны күз тиюдән сакларга теләгән. Әһле Сөннәт вә Җәмәгать мәзһәбе буенча, күз тию – хак. Бер кеше берәр нәрсәгә сокланып караган чакта, Аллаһы Тәгалә теләсә, ул каралган нәрсәдә бер-бер кимчелек һәм бозыклык барлыкка китерә ала. Мәсәлән, Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгән бер хәдис-шәрифтә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай ди: «Күз тию – хак. Әгәр ул тәкъдир белән ярыша алырлык бернәрсә булса, күз тиюнең тәэсире тәкъдирне узар иде» (Мөслим, Сәлам: 16, № 2188, 4/1719; Бохари, Тыйбб: 35, № 5408, 5/2167). Янә бер хәдис-шәрифтә: «Һичшиксез, күз тию кешене – кабергә, дөяне казанга кертә» (Әбү Нугайм, Хилйәт әл-әүлийа: 7/90; Куртуби: 9/231; Алуси: 13/15), – дип әйтелгән, бу исә күз тиюнең хәтта үлемгә сәбәп була алачагын бәян итә. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) оныклары Хәсән белән Хөсәенне (радыйаллаһу ганһүмә) саклар өчен: «Шайтаннан, агулы хашәрәтләрдән һәм начарлык китерә торган күздән Аллаһның күркәм сүзләренә сыенам», – дигән сүзләр белән сыендыра һәм: «Атагыз Ибраһим да (галәйһиссәлам) бу сүзләр белән Исмәгыйль белән Исхакны (галәйһимәссәлам) сыендыра иде» (Бохари, Әнбия: 12, № 3191, 3/1233), – дип әйтә торган була.

[6] Риваятьтән күренгәнчә, Йосыф (галәйһиссәлам) аларга сый-хөрмәт күрсәткән вакытта икешәр-икешәр утырта, Бинйәмин берүзе генә калгач, елый башлый һәм: «Карендәшем Йосыф исән булса, ул минем белән утырган булыр иде», – дип әйтә. Шулчак Йосыф (галәйһиссәлам) аны үз табынына утырта һәм «Төнлә дә шулай икешәрләп куначаксыз, моның пары булмаганы өчен, ул минем белән калыр», – дип әйтә. Соңыннан Бинйәмингә: «Минем һәлак булган кардәшең урынына синең кардәшең булуымны телисеңме?» – дигәч, ул: «Синең кебек кардәшне кем таба алсын? Әмма сине ни Ягъкуб, ни Рәхил тудырмады шул», – дигәч, Йосыф (галәйһиссәлам) елап җибәреп, аны кочагына ала һәм булган бар нәрсәне сөйләп бирә (Бәйдави).

[7] Кардәшләренең Йосыфка (галәйһиссәлам) нисбәт иткән караклыкның нәрсә булганы хакында галимнәр ихтилаф иткәннәр. Имам Мүҗаһид (рәхимәһуллаһ) болай дигән: «Миңа ирешкән мәгълүматка күрә, Йосыфның (галәйһиссәлам) башына төшкән иң беренче бәла апасы тарафыннан булган, ул Исхакның (галәйһиссәлам) иң олы баласы булган, шуңа күрә атасының билбавы аңа күчкән була, чөнки пәйгамбәрнең гаиләсе ул билбауга яшькә иң олы булуга карап варис булган. Йосыфны (галәйһиссәлам) үстергән апасы аны сөйгәне кебек һичкемне сөймәгән. Йосыф (галәйһиссәлам) үсеп җиткәч, әтисе Ягъкуб (галәйһиссәлам) аны бик сагынган һәм апасы янына барып, Йосыфны үзенә кайтаруын сораган. Апасы исә тагын берничә көнгә калдыруын үтенгән. Ягъкуб (галәйһиссәлам) яныннан аерылып китәр-китмәс, шундук теге билбауны алып, Йосыфның (галәйһиссәлам) биленә буган һәм: «Атам Исхакның билбавын югалттым!» – дип, бөтен кешедән эзләтә башлаган. Билбау Йосыфның (галәйһиссәлам) билендә чыккач, канун таләп иткәнчә, Йосыф (галәйһиссәлам) аның янында калдырылган. Шулай итеп, ул үлеп киткәнчегә кадәр Ягъкуб (галәйһиссәлам) баласына ия була алмаган». Сәгыйдь ибне Җүбәйр һәм Катадәдән (радыйаллаһу ганһүмә) ривать ителгәнчә, әнисенең әтисе потка табына торган булган. Йосыф (галәйһиссәлам) яшерен генә ул потны алып ваткан һәм чүплеккә ташлаган. Суфьян ибне Гуйәйнәдән (радыйаллаһу ганһ) килгән бер риваятьтән күренгәнчә, өйдәге бер тавыкны алып фәкыйрьгә биргән. Вәһбтән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, табындагы ризыкларның бер өлешен фәкыйрьләр өчен яшергән (Табәри, № 19607, 19610, 7/265). Ибне әл-Әнбари (рәхимәһуллаһ) бәян иткәнчә, бу риваятьләрнең берсендә дә угрылыкта гаепләрлек бер гөнаһ турында сүз бара алмаса да, тыштан караганда угрылыкка охшаганлыктан, кызган чакта кардәшләре аны шулай гаепләгәннәр (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин, Алуси).

[8] Кайбер наданнар Ягъкубның (галәйһиссәлам) улын шундый дәрәҗәдә сөюен һәм күзләре сукырайганчы елавын пәйгамбәрлек мәртәбәсенә килештермәсәләр дә, бу эш ул наданнар аңлаган кебек түгел. Кайбер кешеләр бер-берләренә дә шикаять итә алалар, пәйгамбәрләр исә Раббыларына гына белдерә алалар. Мәсәлән, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) улы Ибраһим вафат булу сәбәпле елаган һәм: «Һичшиксез, күз елар, күңел хәсрәт чигәр, әмма без Раббыбыз разый булмаячак нәрсәләр әйтмәячәкбез. И, Ибраһим! Без синнән аерылганыбыз өчен, әлбәттә, кайгырабыз» (Бохари, Җәнаиз: 42 № 1241, 1/439), – дип әйткән. Тыелган нәрсә исә – акыру-бакыру, такмаклап-такмаклап елау-сыктау, йөзгә, күкрәккә суккалау һәм киемнәрне ерткалау. Ягъкубның (галәйһиссәлам) бу елавы баласы өчен, бигрәк тә аның кайсы диндә булуы өчен борчылуыннан. Мәсәлән, риваятьләрдән күренгәнчә, күрешкән чакларында Йосыф (галәйһиссәлам) аңа: «И, әти! Кыямәт көнендә күрешәсебезне белми идеңме, күзләрең сукырайганчы елагансың?» – дип сорагач, Ягъкуб (галәйһиссәлам): «Ничек белмим инде, син Исламнан аерылырсың да, Ахирәттә дә күрешә алмабыз дип куркып еладым», – дип әйтә.Хәсән (радыйаллаһу ганһ) болай дип белдерә: «Йосыфның (галәйһиссәлам) атасы куеныннан аерылуы белән кабат күрешкән көннәренә кадәр үткән сиксән ел эчендә Ягъкубның (галәйһиссәлам) күзләреннән яшь агу туктамаган. Ул көнне Аллаһ хозурында Ягъкубтан да (галәйһиссәлам) кадерлерәк бер кол җир йөзендә булмаган» (Табәри, № 19739, 7/284; Хазин, Нәсәфи, Бәйдави).

[9] Риваятьләрдән күренгәнчә, Ягъкуб (галәйһиссәлам) егерме дүрт ел буена Йосыфның (галәйһиссәлам) исәнме, үлеме икәнен белмичә яшәгән. Бервакыт үлем фәрештәсен күреп аңардан: «Син кем?» – дип сораган. Ул: «Мин – үлем фәрештәсемен», – дигәч, Ягъкуб (галәйһиссәлам): «Ягъкубның Илаһы хакын миңа әйт, Йосыфның җанын алдыңмы?» – дип сораган. Ул: «Юк», – дигәч, Ягъкуб (галәйһиссәлам), менә бу аяте кәримәдә белдерелгәнчә, кардәшләрен аның артыннан җибәргән (Алуси).

[10] Әбү Фәрвәдән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, Ягъкуб (галәйһиссәлам) Бинйәминне янында алып калган Йосыфка (галәйһиссәлам): «Без шундый бер гаилә халкыбыз ки, бәлаләр безгә гел килеп торды. Бабам Ибраһимның кул-аяклары бәйләнеп, ут эченә атылды, әмма Аллаһ ул утны аңа сәламәт һәм рәхәтлек итте. Атама килгәндә, аның да кул-аяклары бәйләнеп, иңсәсенә пычак кадалды, әмма Аллаһ аны коткарды. Минем дә иң сөекле бер улым бар иде, кардәшләре аны яланга алып чыгып китте һәм соңыннан канга буялган күлмәген миңа алып кайтып: «Аны бүре ашады», – диделәр. Кайгырудан минем күзләрем күрмәс булды. Шуннан аның анасыннан туган карендәше бар иде, мин аның белән юана идем, аны исә син караклыкта гаепләп алып калгансың. Без – әһле бәйт. Без урламыйбыз да, караклар да тудырмыйбыз. Аны миңа җибәрсәң, нинди яхшы булыр иде. Юк икән, сиңа шундый бер бәддога кылырмын ки, җиде буын нәселеңә ирешер», – дип бер хат язган. Йосыф (галәйһиссәлам) атасының хатын укыгач, бик нык елый башлаган, сабыры кимегән һәм үзенең кем икәнлеген кардәшләренә әйтүдән туктала алмаган (Хазин).

[11] Дәххак һәм Мүҗаһид (рәхимәһумәллаһ) кебек мөфәссирләр хәбәр иткәнчә, җәннәт тукымасыннан тегелгән бу күлмәк, Җәбраил (галәйһиссәлам) тарафыннан, ялангач килеш утка ташланганда Ибраһимга (галәйһиссәлам) кидерелгән була һәм ул соңыннан аңарда кала. Соңыннан улы Исхакка, аңардан соң оныгы Ягъкубка (галәйһиссәлам) күчә. Йосыф (галәйһиссәлам) үсә төшкәч, күз тиюдән саклануы өчен Ягъкуб (галәйһиссәлам) аны көмештән бер савытка салып бөти шикелле Йосыфның (галәйһиссәлам) муенына таккан була. Кое төбенә ыргытылганчы Йосыф (галәйһиссәлам) аны беркайчан да салмый. Кое төбенә ялангач килеш ыргытылгач, Җәбраил (галәйһиссәлам) Йосыфка (галәйһиссәлам) ул күлмәкне кидерә. Үз вакыты җиткәч Җәбраил (галәйһиссәлам), кабат килеп, ул күлмәкне әтисенә җибәрергә әмер итә, чөнки ул күлмәктә җәннәт исе була, нинди генә авыруга тидерелсә, ул шундук шифа табып төзәлә торган була (Хазин, Нәсәфи, Бәйдави, Алуси).

[12] Мөфәссирләр Йосыфның (галәйһиссәлам) төш күрүе белән төшенең чынга ашуы арасында никадәр вакыт үткәне турында берникадәр фикер каршылыгына килсәләр дә, Хәсәннән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, Йосыф (галәйһиссәлам) унҗиде яшьлек чагында коега ыргытыла, кол булып калган, зинданда утырган һәм хакимлек иткән чоры сиксән ел була, соңыннан әтисе һәм кардәшләре белән күрешүеннән соң тагын егерме өч ел яшәгән һәм йөз дә егерме өч яшендә вафат булган. Риваятьтән күренгәнчә, Ягъкуб (галәйһиссәлам) бөтен гаиләсе белән Мисырга килгән чакта ирләр-хатыннар барысы бергә җитмеш ике кеше булганнар. Муса (галәйһиссәлам) белән Мисырдан киткән чакта исә кулына корал тота алган ирләр генә алты йөз мең биш йөз җитмешкә якын кеше булганнар. Ул көнне нәселнең бөтенесе бер миллион йөз меңгә җиткән була.Ата-анасының Йосыфка (галәйһиссәлам) сәҗдә кылулары хакында берничә караш булса да, иң аңлашылган фикер – маңгай белән җиргә кагылып кылынган сәҗдә, бу фәрештәләрнең Адәмгә (галәйһиссәлам) кылган сәҗдәләре кебек сәламләү мәгънәсенә ия. Хакыйкатьтә исә, сәҗдә бары тик Аллаһка гына кылына ала. Безнең шәригатебездә мондый төр сәламләү рөхсәт ителмәсә дә, ул чор шәригате өчен рөхсәт ителгән гадәт булган.Йосыфның (галәйһиссәлам) мондый озак вакыт үтүенә карамастан әтисе белән кавышуының хикмәтен бәян иткән бик күп галимнәр, тәкъдир үтәлгәнче, Йосыфның (галәйһиссәлам) бу эшне әтисеннән яшереп тору хакында вәхи алганын белдерәләр. Ягъкубның (галәйһиссәлам) бик ерак булмаган бер өлкәдә булып та, аңардан хәбәрдар булмавы исә гадәттән тыш вакыйгалардан берсе буларак бәяләнә (Нәсәфи, Хазин, Бәйдави, Алуси).

[13] Мөфәссирләрнең күпчелеге фикеренчә, бу аяте кәримә мөшрикләр хакында иңгән, чөнки алар үзләрен Яралтучы һәм ризыкландыручының Аллаһ икәнлеген тануларына карамастан, тыныч-рәхәт вакытларында потларны Аллаһка ширек куша, әмма авыр вакытларда доганы Аллаһы Тәгаләгә генә кыла торган булалар. Юлдан язган могътәзилә фиркасының «кол үз фигылен үзе бар итә» шәкелендәге ышанулары да – ширекнең бер төреннән. Әһле Сөннәт ышанганча, Аллаһы Тәгаләдән башка бернинди яралтучы да юк (Нәсәфи).

[14] Аяте кәримәдә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) белән бергә телгә алынган кешеләр – гыйлем нигезендә халыкны хакка дәгъват иткән галимнәр дигән сүз. Бу сыйфат кыямәткә кадәр дәвам итсә дә, сәгадәт гасырында Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ияргән кешеләрнең сәхабә булуы көн кебек ачык. Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһүмә) болай дип белдергән: «Һичшиксез, Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның сәхабәләре иң яхшы юлда һәм иң өстен һидаятьтә булдылар. Алар – гыйлемнең катламнары, иманның хәзинәсе һәм Рахманның гаскәре иделәр».Ибне Мәсгуд (радыйаллаһу ганһ) болай дигән: «Кемгә булса да иярергә теләгән кеше вафат булган сәхабәне үрнәк итеп алсын. Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сәхабәләре – бу өммәтнең иң хәерле, иң яхшы күңелле, иң тирән гыйлемгә ия һәм риялы гамәлләрдән иң ерак булган кешеләрдән иде. Алар шундый бер җәмәгать иде, Аллаһы Тәгалә аларны пәйгамбәре Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) юлдаш итеп һәм динен киләсе буынга тапшыру өчен сайлады. Шулай булгач, сез дә аларның әхлагына охшарга тырышыгыз һәм аларның юлларыннан барыгыз, чөнки алар тоткан юл – иң туры юл» (Хазин).

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире