Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. [Расүлем!] Әйт: «Таңның Раббысына сыенамын.
2. Ул яралткан [кешеләр һәм җеннәрдән булган бөтен начар] нәрсәләрнең зарарыннан.
3. [Караңгылыгы һәрнәрсә өстенә төшеп] Каплаган чакта куе караңгылык зарарыннан.
4. [Җепләргә ясаган] Төеннәргә [төкерә-төкерә] өргән [сихерче] җаннарның зарарыннан да.
5. Янә көнләшүченең көнләшкән чагындагы зарарыннан да».
[1] Бик күп сәхабәдән риваять ителгәнчә, яһүдиләрдән Ләбид ибне Әгъсам исемле бер кеше, Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) берничә чәч бөртеген һәм тарак тешләреннән берничәсен кулга төшереп, Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сихер ясый. Шул сәбәпле, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) берничә көн авырый. Шуннан Җәбраил (галәйһиссәлам) килеп аңа: «Яһүдиләрдән бер адәм, сиңа сихер ясау өчен, кайбер җепләргә төеннәр төйнәп фәлән кое төбенә ташлады», – дип әйтә. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Галине (радыйаллаһу ганһ) җибәрә. Ул, кое төбендәге бер ташны куптарып, аның астында Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тарагына эләгеп калган чәчләрен һәм тарак тешләрен табып ала. Бу чәчләрдә энә белән унбер төен ясалган була. Боларның барысын да алып, Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) китергәч, Җәбраил (галәйһиссәлам) барлыгы унбер аяте кәримәдән торган бу ике сүрә белән килә һәм аларны Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) укып, өрә. Ул һәр аятьне укыган саен, төеннәрнең берсе чишелә бара, һәм Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бер җиңеллек тоя башлый. Нәтиҗәдә, барлык төеннәр дә чишелеп беткәч, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) баулардан ычкынган шикелле рәхәтләнеп китә (Бәйдави, Нәсәфи, Алуси). Күз буяу һәм сихернең чынлыгы хакында карагыз: «Бәкара» сүрәсе, 102.