Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. Әбү Ләһәбнең [Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ыргыту өчен таш алган] ике кулы да корысын, һәлак булсын да.

2. Малы да, ирешкән нәрсәләре дә [башына киләчәк газаплардан] аны коткармады.

3. Ул ялкынлы Утка керәчәк.

4. Утыннар ташучы булган хатыны да.

5. Аның муенында тыгыз үрелгән бау булачак.[1]

[1] Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, иң якын туганнарын куркыту әмере алган Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), Сафа калкулыгына менеп, Корәеш ыруларын Исламга дәгъват итеп, аларны алдагы каты газаптан куркыткач, Әбү Ләһәб: «Ни үкенеч! Без бер җитди нәрсә дип эшебезне калдырып җыелдык, син безне шуның өчен чакырдыңмыни?» – дигән. Башка бер риваятьтән күренгәнчә, Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), ыргытыр өчен, ул кулына таш алган, менә бу сүрә белән куллары да, үзе дә ләгънәтләнгән. Ул һәрвакыт: «Әгәр дә мәгәр бертуганымның улының әйткәне хак булса, малымны һәм өч улымны биреп котылырмын», – дигән булган. Әмма Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бәддогасы белән, бер улын арыслан ботарлаган, үзе дә Бәдер вакыйгасыннан соң җиде төн үтүгә йогышлы авыру эләктереп һәлак булган, авыруын йоктырудан куркып, якыннары аңардан ерак торганнары өчен, өч көн шушы хәлдә калып исләнә башлаган. Оят йөзеннән аны бер чокыр казып таяклар белән шунда төрткәләп төшергәннәр һәм өстенә ташлар өеп куйганнар. Өмме Җәмил исемле хатыны исә, Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) юлына түшәр өчен, чәнечкеләр-тигәнәкләр җыя һәм шуларны бер бау белән бәйләп җилкәсендә ташый торган булган. Бик затлы нәселдән булуына карамастан, саранлыгы сәбәпле һәм Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) карата бик каты нәфрәте йөзеннән, бу эшне шәхсән үзе башкара торган булган. Шуның өчен муенында җәһәннәм богаулары һәм сыртында ут утыннары булган хәлдә җәһәннәмгә керәчәге бәян ителгән (Бәйдави, Нәсәфи).

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире