Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Әлиф ләәм ра. [Менә бу Коръәни Кәрим бик бөек] Бер китап ки, Хикмәт иясе һәм Хәбәрдардан булган аятьләре куәтләндерелгән [хакыйкатькә һәм хикмәтләргә туры килмәгән нәрсәләр булудан сакланылган], шуннан соң [үз эченә хөкем, үгет һәм кыйссалар алган аерым-аерым сүрәләр хәлендә] тәфсилләп аңлатылган.
2. [Бу бөек Китап – сезгә] Аллаһтан башка берәүгә гыйбадәт кылмавыгыз өчен. Һичшиксез, мин – Аннан сезгә [җибәрелгән] бер кисәтүче һәм бер сөендерүчемен [дип фәрман бирә].
3. Янә Раббыгыздан [гөнаһларыгыз өчен] мәгъфирәт соравыгыз, шуннан [гөнаһ эшләгән саен кичектермичә] Аңа тәүбә кылуыгыз өчен. Сезне [әҗәлегез өчен] билгеләнгән вакытка кадәр [саулык, сихәт, тынычлык белән] нигъмәтләндерер һәм, [игелек кылуда] фазыл иясе булганга, [дөньяда да, Ахирәттә дә] Үз фазылын бирер. Әгәр [мин алып килгән һидаятьтән] йөз чөерсәгез [элекке көферлегегезне дәвам итсәгез], мин сезнең өчен [бик дәһшәтле] бөек Көннең газабыннан куркамын.
4. [Үтерелеп терелтелүегездән соң] Кайтуыгыз – Аллаһка бит. Һичшиксез, Аллаһ – һәрнәрсәгә Кодрәтле.
5. [Хәбәрдар булыгыз] Алар [үзләренең бозык ышануларына күрә, гүя] Аннан [серләрен] яшергәнгә күрә [аңа карата ачык йөзле һәм татлы телле булып кыланалар һәм Аллаһ, Аның расүленнән яшеренү һәм Коръәнне ишетмәс өчен, шулай] күкрәкләрен яшерәләр. Алар [түшәкләренә ятып, юрганнарына һәм] киемнәренә төренгәч [тә], Ул алар яшергән нәрсәләрне дә, ачык күрсәткән нәрсәләрне дә белә, чөнки, һичшиксез, Ул – күкрәкләрдә ни булганын белүче.
6. Җирдә Аллаһ ризык бирмәгән бер генә җан иясе дә юк. Ул аларның урнашкан урыннарын да, [аналарының карыннарыннан алып, үлгәннәреннән соң дәфен ителгәнчегә кадәр] сакланган урыннарын да белә. [Бөтен җан ияләренең саны, ризыклары, урыннары, әҗәлләре – боларның] Һәммәсе дә ап-ачык [Ләүхелмәхфүз исемле] бер китапта [язылган].
7. Ул, кайсыгызның гамәле яхшырак дип, сезне сынар өчен, Гареше су өстендә чакта, күкләрне һәм җирне алты көндә яралтты. Әгәр син [мөшрикләргә]: «Чыннан да, сез үлемегездән соң терелтеләчәксез», – дип әйтсәң, кяфер булучылар: «Һичшиксез, бу [Коръән китергән ялган хәбәрләр] – ачык бер сихер генә», – диячәкләр.
8. Әгәр Без аларның газапларын берничә нәселгә кичектерсәк, алар [мыскыл итеп]: «Аны нәрсә тоткарлый соң?» – диячәкләр. Һичшиксез, ул көнне аларга киләчәк [газаплар] алардан кайтарылмас. Алар мыскыл иткән нәрсә [шул вакытта] аларны уратып алачак.
9. Без кешегә Үзебездән бер рәхмәт [ләззәтен хис иттереп] тәмен белдерсәк, шуннан соң аны аңардан алсак, һичшиксез, ул – [сабырлыгы җитмәве, Аллаһка таянмавы аркасында тәмам] өметен өзгән һәм [элек ия булган нигъмәтләрне онытып] инкяр иткән кеше [булып кала].
10. Әгәр дә Без [авыру яки фәкыйрьлек кебек] аңа кагылган бер зарардан соң [саулык һәм байлык кебек] бер нигъмәт бирсәк, һичшиксез, ул: «Начар нәрсәләр [һәм бөтен бәлаләр] миннән китте», – дип әйтә. Һичшиксез, ул [нигъмәтләргә алданып, нигъмәт бирүчене оныта] куана, [шөкер итү урынына, үзен кешеләрдән өстен куеп] тәкәбберләнә.
11. [Аллаһы Тәгаләгә ихлас ышанып, Аның каза һәм кадәренә чын мәгънәсендә бирелеп, башларына килгән бөтен бәлаләргә] Сабыр итүчеләрдән һәм [булган, булачак бөтен нигъмәтләре өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп] изге гамәлләр кылучылардан тыш – менә аларга [адәм баласы буларак кылган бөтен гөнаһларын ярлыкап] бер мәгъфирәт һәм [игелекләренә] зур әҗер.
12. [Расүлем!] Алар [мөшрикләр]: «Нишләп [үзенә кешеләрне ияртер өчен күктән] аңа бер хәзинә иңдерелмәгән яки янында бер фәрештә килмәгән?» – дип әйтүләреннән, бәлки, син үзеңә вәхи ителгәннең бер өлешен [кешеләргә ирештерүне] калдырырлык булырсың һәм шуннан [аларга укыган чагыңда мыскыллары, инкярларыннан] күкрәгең кысылыр. [Алар сине кире кактылар яки сине мыскыл иттеләр дип, ни өчен каушап каласың?] Син – бер кисәтүче генә. Аллаһ исә – һәрнәрсәгә Яклаучы бит.
13. Әллә алар: «Аны үзе уйлап чыгарды», – дип әйтәләрме? [Расүлем!] Әйт: «[Бик теләсәгез, бу эштә үзегезгә ярдәм итүләре өчен] Аллаһтан башка көчегез җиткән кемсәләрне [потларыгызны] чакырыгыз да, аның кебек була алырлык ун сүрә китерегез. Әгәр [дәгъваларыгызда] тугры кешеләр булсагыз.
14. [И, Расүлем һәм Коръәннең каршы куеп булмаслык могҗизаларын яклаган мөселманнар!] Әгәр ул кешеләр сезгә җавап бирмәсәләр, белегез: ул [Коръәни Кәрим] Аллаһның гына гыйлеме белән иңдерелгән. Аннан башка һичбер илаһ юк. [Моннан соң Коръәннең хак булуы һәм ширек юлының бозыклыгында бер шигегез калмагач] Сез [һаман] Исламга керүчеләр түгелсезме?»
15. Кем дә кем [кяфер һәм монафикъ була торып, кешегә күрсәтер өчен генә фәкыйрьләргә ярдәм һәм ата-анасына игелек кебек изге гамәлләр кылып] дөнья тормышын һәм аның зиннәтен теләсә, ул кешеләргә гамәлләре өчен анда [дөньяда ук] тулысынча бирербез, алар анда мәхрүм калмаслар.
16. Алар – Ахирәттә үзләренә уттан башка берни дә булмаган кешеләр. Аларның [дөньяви максатлар белән] кылганнары [Ахирәттә] бушка китәчәк. Аларның кылганнары [Аллаһ ризалыгы өчен булса, аларга ике җиһанда да файда китерер иде, әмма кылган бөтен игелекләр] файдасыз.
17. Раббыңнан [иңдерелгән Коръән кебек] ап-ачык дәлилгә таянган, Аннан [Аллаһтан җибәрелгән] бер шаһит [булып Җәбраил [галәйһиссәлам] ияреп йөргән, аңа кадәр бер җитәкче һәм рәхмәт буларак Мусаның [галәйһиссәлам] китабы булган кеше кяферләргә тиңмени? Алар [Тәүратка да] моңа [Коръәнгә дә] иман китерәләр. Әмма фиркалардан кем дә кем аны инкяр итсә, аларга ут вәгъдә ителгән. [Коръән – Аллаһтан]. Син ул турыда һич шикләнмә. Ул – Раббыңнан бер хак, ләкин кешеләрнең күбесе ышанмыйлар.
18. [«Фәрештәләр – Аллаһның кызлары», «Потлар – Аллаһ хозурында безнең шәфәгатьчеләребез» кебек сүзләр әйтеп] Аллаһка карата бер ялган уйдырма чыгарган кешедән дә залимрәк кем бар? Алар Раббыларына килеп басачаклар. [Фәрештәләр, пәйгамбәрләр, мөэминнәр, хәтта үз әгъзалары һәм мәхшәрдәге бөтен] Шаһитлар: «Менә болар Раббыларына каршы ялган сөйләгәннәр иде. Аллаһның ләгънәте бу залимнәргә булсын», – диячәкләр.
19. Ул [залим] кешеләр Аллаһның юлыннан яздыралар һәм аңа [керергә теләүчеләргә] бер кимчелек эзлиләр [хакыйкатьләрне бозып күрсәтеп, кешеләрнең туры юлны кабул итүенә комачаулыйлар], һәм алар Ахирәтне дә инкяр итәләр.
20. Алар – [шуның кадәр киңлегенә карамастан] җирдә [Аллаһы Тәгаләнең газабыннан] кача алган кешеләр түгел. Аларга Аллаһтан башка [ярдәм сорарлык] дуслар юк. [Үзләре юлдан язганы гына җитмәгән, бүтәннәрне дә юлдан яздырганнары өчен] Аларга газап икеләтә арттырылачак, чөнки алар [Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) укыган хакыйкатьләрне] ишетергә көч таба алмадылар һәм [моның кадәр аятьләргә күз йомганнары өчен, дөреслекне] күрә алмадылар.
21. Алар – [адашуны – һидаятькә, дөньяны Ахирәткә алмашу белән] үз-үзләренә зарар салучылар. [«Фәрештәләр һәм потлар – Аллаһ хозурында безнең шәфәгатьчеләребез», дип табынган ялган илаһларның шәфәгате турында]. Уйдырма нәрсәләре аларны [ераклаштырып] калдырды.
22. Аларның Ахирәттә иң зур зарар күрүчеләрдән булуларына һич бер шик юк.
23. Иман китергән, [Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен намаз, ураза, хаҗ һәм зәкят кебек] изге гамәлләр кылган һәм Раббыларына карата түбәнчелекле булган кешеләр – һичшиксез, җәннәт әһелләре, һәм алар анда мәңге калачак.
24. [Хакны күреп ишеткән һәм дөреслеккә ияргән мөэминнәр белән Аллаһның аятьләренә сукыр һәм саңгырау калган кяферләрдән торган] Ике фирканың хәле [яратылыштан] сукыр һәм саңгырау белән [яхшы] күргән һәм [яхшы] ишеткән кешеләрнеке кебек. Алар [сыйфатларында] тиң була аламы? Сез уйлап карамыйсызмы әллә?
25. Без Нухны [галәйһиссәлам] кавеменә җибәрдек [һәм ул болай диде]: «Һичшиксез, мин – сезгә [җибәрелгән һәм сезне газапка төшерәчәк сәбәпләрдән котылу юлын] аңлатучы бер кисәтүчемен.
26. Аллаһтан башка берәүгә дә гыйбадәт кылмагыз, мин [Аллаһы Тәгаләдән башка берәүгә табынган очракта башыгызга киләчәк] сезнең өчен читен бер көннең газабыннан куркамын».
27. Кавеменнән кяфер булган башлыклары: «Без сине үзебез кебек бер кеше итеп кенә күрәбез. Янә сиңа безнең иң түбәннәребез генә [яхшылап уйлап-нитеп тормыйча] беренче булып ияргәннәрен күрәбез. Без [сезгә иярүне кирәк кылган] ниндидер бер өстенлегегезне дә күрмибез. Без сезне ялганчылар дип саныйбыз», – диде.
28. [Нух [галәйһиссәлам] аларга] Әйтте: «И, кавемем! Әгәр мин Раббымнан [килгән] ап-ачык бер дәлилгә таянган булсам, һәм Ул миңа Үз хозурыннан сезгә күренмәгән [пәйгамбәрлек кебек] бер рәхмәт биргән булса? Әллә ул [мин алып килгән һидаять һәм рәхмәт] сездә нәфрәт уятса, без аны сезгә көчләп тагарбыз дип уйлыйсызмыни?
29. И, кавемем! Мин ул [динне сезгә ирештергәнем] өчен сездән бер мал сорамыйм. Минем әҗерем – Аллаһта. Мин ул иман китергән кешеләрне кумаячакмын, чөнки, һичшиксез, алар Раббылары [хозурында дәрәҗә ияләре, Ахирәттә дә Аның нигъмәтләре] белән очрашачаклар. Ләкин мин сезне [Раббыгыз белән очрашачагыгыз һәм Аның хозурында бу кешеләрнең сездән югарырак булачагын белмәгән] җаһил кешеләр дип күрәм.
30. И, кавемем! Әгәр мин аларны куа калсам, кем миңа Аллаһтан [киләчәк газапка каршы] ярдәм итә алыр? Сез һич кенә дә уйламыйсызмы?
31. Мин сезгә: «Аллаһның хәзинәләре минем янымда» – дип әйтмим. Мин [Аллаһ хәбәр итмәгән] гаибне дә белмим. Янә мин: «Мин – бер фәрештәмен», – дип тә әйтмим. Мин [сезгә ярыйм дип] күзләрегездә түбән булган кешеләр хакында: «Аллаһ аларга [ике җиһанда да] бернинди дә хәер бирмәячәк», – дип тә әйтмим. Аллаһ аларның күңелләрендәгене яхшырак белә. [Ышанмыйча, аларны кусам] Мин ул тәкъдирдә залимнәрдән булачакмын».
32. Алар [мөшрикләр]: «И, Нух! Син [тоткан юлыбыздан кайтуыбыз өчен] безнең белән тартыштың һәм тартышуыңны арттыра бардың. Әгәр син тугры кешеләрдән булсаң, вәгъдә иткәннәреңне китер инде», – диделәр.
33. [Нух [галәйһиссәлам] Әйтте: «[Газапны китерү минем көчемнән килә торган нәрсә түгел] Теләсә, аны сезгә Аллаһ кына китерә ала. Әмма сез [башыгызга килгән ул газаптан качып котылу белән, Аллаһы Тәгаләне] берничек тә гаҗиз калдыра алмаячаксыз.
34. Аллаһ [сезнең ирекле ихтыярыгыз белән начар юлны сайлаганыгызны белгәне өчен] сезне адаштырырга теләгән булса, мин сезгә [никадәр генә] игелек кылырга теләсәм дә, киңәшләрем сезгә файда китермәс. Ул – Раббыгыз. Һәм Аңа гына кайтарылачаксыз».
35. Әллә алар [Нухның [галәйһиссәлам] мөшрик кавеменнән булганнар]: «Аны ул уйлап чыгарды бит», – диләрме? [И, Нух [галәйһиссәлам]!] Әйт: «Мин аны уйлап чыгарган булсам, минем гөнаһ эшләвем – минем өстә, әмма мин сез [миңа яла ягып] кылган гөнаһтан еракмын».
36. [Тугыз йөз илле ел буена сабыр иткәннән соң] Нухка [галәйһиссәлам] вәхи ителде: «Синең кавемеңнән [бүгенгә кадәр] иман китерүчеләрдән башка берәү дә һич инанмаячак. Син алар кылган нәрсәләр өчен борчылма.
37. [Кяферләрнең һөҗүмен кире кагу өчен] Безнең саклавыбыз белән һәм вәхиебез белән көймә яса. Золым кылган кешеләр өчен исә [догада булып] Миннән сорама. Һичшиксез, алар суга батырылачаклар».
38. Ул көймә ясады, кавеменең олуглары исә үткән саен аны мыскыл иттеләр. Ул [алар мыскыл иткән саен, аларга] әйтте: «Сез безне мыскыл итсәгез, сез [безне] мыскыл иткәнегез кебек, без дә сезне [дөньяда суга батканда, Ахирәттә утта янганда] мыскыл итәрбез.
39. Сез [тиздән] кимсетүле газап кемгә киләчәген, даими газап кемгә киләчәген беләчәксез».
40. [Көймәгә утыру] Әмеребез килгәч һәм [Хавадан [радыйаллаһу ганһа] калган таш] тандыр [су бәреп] кайнап чыккач, Без [Нухка [галәйһиссәлам]: «[Суга батудан исән каласы кешеләрне һәм нәселләреннән файдаланасы җан ияләренең] Һәрбереннән [ата һәм анадан] икешәрне һәм, сиңа каршы сүз әйтелгәннәрдән тыш, гаиләңне [хатының белән өч улыңны] һәм иман китергән [бүтән] кешеләрне керт», – дидек. Аның белән исә бик аз гына кеше иман итте[1].
41. [Нух [галәйһиссәлам] үзенә ияргән мөэминнәргә] Әйтте: «[Аллаһның әмере белән] Аңа үтегез! Аның йөзүе дә, туктавы да Аллаһның исеме белән [булыр]. Һичшиксез, минем Раббым – [гөнаһларны] Гафу итүче, Рәхимле.»
42. Ул [көймә] таулар кебек дулкыннар эчендә алар белән кузгалып киткәч, Нух [алардан] аерым бер җирдә булган улына: «И, улым! Безнең белән бергә [иман итеп, бу көймәгә] утыр, кяферләр белән бергә булма», – дип эндәште.
43. Ул [Кәнган исемле улы] исә: «Мин мине судан саклаячак бер тауга сыеначакмын», – диде. Ул [аны бу мәгънәсез фикереннән кайтару һәм аңа хакыйкатьне аңлату өчен]: «Бүген, [Аллаһы Тәгалә] рәхмәт иткән кешедән башка, Аллаһның [газап] әмереннән котылган берәү дә юк» – диде. [Атасы белән улы сөйләшеп тә бетермәгәннәр иде] Дулкыннар араларына керде, һәм ул суга батучылардан булды.
44. [Ахыр чиктә бөтен кяферләр дә туфанга баткач, Аллаһ тарафыннан:] «И, җир! Суны сеңдер! И, күк! Син дә [яңгырыңны] тот!» – диелде. Су азайды, [кяферләр һәлак ителеп, мөэминнәрнең коткарылуы белән бәйле] эш башкарылды һәм ул [көймә] Җудига туктады [һәм шулчак]: «Залимнәр кавеме һәлак булсын!» – дип әйтелде.
45. [Күзе алдында баласының һәлак булганын күргән] Нух [галәйһиссәлам] Раббысына мөрәҗәгать итеп: «И, Раббым! Һичшиксез, улым бит – минем гаиләмнән. [Син исә минем гаиләмне коткарачаксың дип сүз биргән идең]. Синең вәгъдәң – хак, һәм Син – хакимнәрнең иң гадел хөкем бирүчесе» – диде.
46. [Аллаһы Тәгалә] Әйтте: «И, Нух! Ул – синең гаиләңнән түгел. Һичшиксез, бу [рәвешле дога кылуың] – килешле булмаган бер гамәл. Син үзең белмәгән нәрсә турында Миннән сорама. [Моның кебек сорауларның килешсезлеген] Белмәүчеләрдән булма дип, Мин сиңа вәгазь кылам».
47. [Раббысының бу нәсыйхәтен кабул итеп тыңлаган Нух [галәйһиссәлам] Әйтте: «И, Раббым! Мин белмәгән бернәрсәне Синнән соравымнан Сиңа сыенам. Әгәр мине ярлыкамасаң һәм мине кызганмасаң, [һичшиксез] мин зарар күрүчеләрдән булырмын»[2].
48. [Көймәдән төшәргә вакыт җиткәч] Әйтелде: «И, Нух [галәйһиссәлам]! Сиңа һәм синең белән булган өммәтләргә Бездән бер иминлек һәм бәрәкәтләр [казану] белән [көймәдән] төш. [Синең нәселеңнән чыгачак кяфер] Өммәтләрне исә башта [мул ризык белән] рәхәт яшәтәчәкбез, шуннан соң [Ахирәттә] аларга Бездән тилмерткеч бер газап кагылачак».
49. [Расүлем!] Болар – Без сиңа вәхи иткән гаиб хәбәрләрдән. Моңа кадәр алар турында син дә, кавемең дә белми иде. Шулай булгач, [Нух [галәйһиссәлам] сабыр иткән кебек] син дә сабыр ит. Һичшиксез, [эшнең хәерле] соңы – [ширектән һәм инкярдан сакланган] тәкъвалык ияләренеке.
50. Гадкә исә [нәселдәшлек ягыннан] кардәшләре [булган] Һудны [галәйһиссәлам] пәйгамбәр итеп җибәргән идек]. Ул [илчелек вазифасын алганчы, аларга] әйтте: «И, кавемем! Аллаһка [гына] гыйбадәт кылыгыз, сезнең Аннан башка һичбер илаһыгыз юк. Сез [потларыгызны Аллаһка тиңдәш итеп, Ахирәттә аларны Аллаһ хозурында үзегезгә шәфәгатьчеләр дип игълан итеп] ялган уйлап табасыз.
51. И, кавемем! Мин аның өчен сездән бер мал сорамыйм. Минем әҗерем – мине яралткан Затта. Әллә [һаман хак-нахак белән дөрес-ялгышны] аңламыйсызмы?
52. И, кавемем! Раббыгыздан [гөнаһларыгыз өчен] мәгъфирәт сорагыз, шуннан [гөнаһ эшләгәнегез саен, кичектермичә, шундук] Аңа тәүбә кылыгыз. Ул мул итеп күкне [яңгыр итеп] яудырыр һәм [кысыр хатыннарыгызга нәселләр бирү белән] куәтегезгә куәт кушып, сезне арттырыр. Әмма сез, [ширек һәм инкяр гөнаһында үҗәтләнгән] гөнаһлылар буларак, [дәгъватымнан] йөз чөермәгез».
53. [Бу тәэсирле нәсыйхәтләргә карамастан, алар чамасыз кирелекләре аркасында] Әйттеләр: «И, Һуд [галәйһиссәлам]! Син безгә [дәгъваңның дөреслеген исбат итәрлек] бернинди ачык дәлил дә китермәдең. Без, синең сүзең сәбәпле, илаһларыбызны беркайчан да калдырмаячакбыз. Без сиңа иман китермәячәкбез.
54. Без [синең турыда] фәкать: «Илаһларыбызның берсе сиңа [тилелек кебек] бер яманлык җибәргән», – дип кенә әйтә алабыз». [Һуд [галәйһиссәлам] исә, аларга җавап итеп] Әйтте: «Һичшиксез, мин Аллаһны шаһит итеп чакырам, сез дә шаһит булыгыз: мин сезнең [Аллаһка] ширек кушканнарыгыздан еракмын.
55. [Янә шаһит булыгыз] Аңардан башка берәүдән [дә еракмын]. Барыгыз бергә миңа тозак корыгыз һәм миңа [күз ачып йомарлык кадәр дә] һич кичектерү бирмәгез.
56. Һичшиксез, мин үземнең дә, сезнең дә Раббыгыз булган Аллаһка тәвәккәл кылдым. [Җир йөзендә] Ул маңгай чәченнән тотып тормаган [һәм аны теләгәнчә йөртмәгән] бер генә хәрәкәт итә алучы да юк. Һичшиксез, минем Раббымның юлы туры.
57. Әгәр [бу дәгъватымны кабул итүдән] йөз чөерсәгез, мин инде сезгә җибәрелгән нәрсәне сезгә ирештердем. Әмма Раббым [бу кире кагуыгыз аркасында сезне һәлак итәчәк һәм] сезнең урынга бер кавемне китерәчәк. Сез исә Аңа бернинди зарар да ясый алмаячаксыз. Һичшиксез, минем Раббым – һәрнәрсәне [күзәтүче һәм] саклаучы.»
58. Әмеребез килгәч, Һудны [галәйһиссәлам] һәм аның янындагы иман китергән кешеләрне рәхмәтебез белән коткардык һәм аларны каты газаптан йолып калдык.
59. [Расүлем!] Бу Гад [кавеме халкы] иде. Алар Раббыларының аятьләрен инкяр иттеләр, Аның илчеләренә каршы чыктылар һәм алар һәр үзсүзле үҗәт кешенең әмеренә иярделәр.
60. Алар бу дөньяда да, Кыямәт көнендә дә ләгънәткә дучар булачаклар. Һичшиксез, Гад [кавеме] Раббыларын инкяр итте. Һудның [галәйһиссәлам] кавеме булган Гад [кавеме бөтен рәхмәтләрдән] ерак булсын.
61. Сәмудка исә кардәшләре [булган] Салихны [галәйһиссәлам] пәйгамбәр итеп җибәргән идек]. Ул әйтте: «И, кавемем! Аллаһка [гына] гыйбадәт кылыгыз, сезнең Аннан башка һичбер илаһыгыз юк. Ул сезне туфрактан яралтты һәм сезне анда урнаштырды. Сез Аңардан ярлыкау сорагыз, шуннан Аңа тәүбә кылыгыз. Һичшиксез, минем Раббым – бик якын, [Үзенә дога кылучыларның теләкләренә] җавап бирүче.
62. [Салихның [галәйһиссәлам] бу нәсыйхәтләрен тыңлаган мөшрик кавеме] Әйттеләр: «И, Салих! Элек син арабызда өмет багланган бер кеше идең [ләкин бу тәүхид дәгъватыңнан соң, синнән өмет өзелде]. Әллә син безне аталарыбыз табынган нәрсәләргә табынудан тыясыңмы? Һичшиксез, без син безне дәгъват иткән [Аллаһның берлегенә иман яки потларны инкяр итү кебек] нәрсәләрдән шомлы икеләнү эчендәбез».
63. [Салих [галәйһиссәлам] Әйтте: «И, кавемем! Әгәр мин Раббымнан [килгән] ап-ачык бер дәлилгә таянган булсам, һәм Ул миңа Үз хозурыннан сезгә күренмәгән [пәйгамбәрлек кебек] бер рәхмәт биргән булса? Инде мин Аңа каршылык кылган булсам, кем мине Аллаһтан [киләчәк газаптан] саклый алыр? [Әгәр мин, сезне тыңлап, Аллаһка каршы төшсәм] Сез миңа зарардан башка бернәрсә дә арттырган булмассыз.
64. И, кавемем! Бу – сезгә [пәйгамбәрлегемнең хаклыгын исбат иткән] бер могҗиза буларак Аллаһның [кодрәте белән бар ителеп, кыядан чыгарылган] ана дөя. Аны Аллаһның җирендә [үз иркенә] калдырыгыз, ашасын [эчсен]. [Аны бугазлап үтерү түгел] Аңа [аз гына да] явызлык белән кагылмагыз, юкса, сезне [өч көн үтүгә] бик якын бер газап тотачак».
65. Әмма алар, [бу әмергә каршы төштеләр һәм] аякларын чабып, [ахыр чиктә ул] дөяне суйдылар. [Салих [галәйһиссәлам] аларга] Әйтте: «Өйләрегездә өч көн хозурланыгыз. Бу – ялган булмаган бер вәгъдә».
66. [Мөшрикләрнең газап ителүе турындагы] Әмеребез килгәч, Салихны [галәйһиссәлам] һәм аның янындагы иман китергән кешеләрне рәхмәтебез белән [газаптан] коткардык. [Бигрәк тә] Ул [мөшрикләрнең ачы тавыш белән һәлак ителгән] көннең хурлыгыннан да [аларны исән калдырдык]. [Йә, Мөхәммәд!] Һичшиксез, синең Раббың – Иң көчле, Бөек.
67. [Көферлек кылып, үз-үзләренә] Золым иткән кешеләрне исә [Җәбраилдән килгән] тавыш тотты, һәм алар йортларында йөзтүбән капланган булдылар.
68. Гүяки алар анда һич яшәмәгәннәр дә. Һичшиксез, сәмуд [кавеме] Раббыларын инкяр иткән иде. Сәмуд [бөтен рәхмәтләрдән] ерак булсын.
69. Безнең илчеләребез [булган фәрештәләр] Ибраһимга [галәйһиссәлам] бер баласы булачагы турындагы] сөенеч [һәм Лут [галәйһиссәлам] кавеменең һәлак ителәчәге турындагы] хәбәр белән килделәр дә: «Сәлам [һәм саулык сиңа]!» – диделәр. Ул да: «[Сезгә дә] Сәлам [булсын]!» – диде һәм кыздырылган бозау [ите] китерергә ашыкты.
70. Әмма кулларын аңа сузмаган хәлдә күргәч, ул аларны ятсынды һәм алардан курку хис итте. Алар: «Курыкма! Һичшиксез, без Лут [галәйһиссәлам] кавеменә җибәрелдек», – диделәр.
71. [Бу вакытта] Хатыны [Сара] исә [пәрдә артында] тора иде, [Лут [галәйһиссәлам] кавеменең һәлак ителүенә һәм иренең куркуы бетүенә сөенеп] көлеп җибәрде. Без исә аны Исхак [исемле мөбәрәк бала бирүебез] белән, Исхактан соң Ягъкуб [исемле онык] белән сөендердек[3].
72. Ул [гаҗәпләнеп] әйтте: «Ни үкенеч миңа! Мин тудырачакмынмы? Мин бит инде карчыкмын. Бу ирем дә – бер карт. Һичшиксез, бу – искитәрлек бер нәрсә!»
73. [Фәрештәләр] Әйттеләр: «[И, Сара!] Аллаһның әмеренә хәйран каласыңмы әллә? И, әһле бәйт! Аллаһның рәхмәте һәм бәрәкәтләре сезгә булсын! Һичшиксез, Ул – Мактауга лаеклы, Юмартлыгы бөек булучы.
74. Ибраһимнан [галәйһиссәлам] курку киткәч һәм аңа сөенечле хәбәр килгәч, ул [«Анда иманлы кешеләр була торып, ничек аларның барысын бергә һәлак итәчәксез?» дип] Лут [галәйһиссәлам] кавеме хакында Безнең [илчеләребез] белән сүз көрәштерергә тотынды.
75. Һичшиксез, Ибраһим [галәйһиссәлам] үч алу мәсьәләсендә] һич ашыкмаган, [бәндәләрнең котылуы өчен] күп аһ орган һәм [Аллаһыга] юнәлгән бер кеше иде.
76. [Фәрештәләр Ибраһимга [галәйһиссәлам]:] «И, Ибраһим! [Никадәр генә мәрхәмәтле булсаң] Моннан ваз кич. Һичшиксез, Раббыңның әмере килде инде. Аларга котылгысыз бер газап киләчәк инде» [диделәр].
77. Илчеләребез Лутка [галәйһиссәлам] килгәч, ул [ливатага бирелгән бозык кавеменнән] алар өчен борчуга төште һәм көче [азлыгы] аркасында кыенлык кичерде дә: «Бу – бик читен бер көн», – диде.
78. Кавеме [егетләр сурәтендә Лутка [галәйһиссәлам] мосафир булып килгән фәрештәләрне күргәч] йөгерешеп аңа килде. Алар элек тә инде [ир белән ир якынлык кылу, хатыннарга арттан килү, отышлы уен кебек] яман нәрсәләр белән мәшгуль иделәр. [Лут [галәйһиссәлам] аларга] Әйтте: «И, кавемем! Менә минем [өммәтемнең хатыннары; бер пәйгамбәр үз өммәтенең атасы урынында булганлыктан, болар минем] кызларым, алар сезнең өчен тагын да пакь. Аллаһтан куркыгыз да, мосафирларым каршында мине хур итмәгез. Арагызда дөрес фикерле бер генә кеше дә юкмыни?»
79. Алар әйттеләр: «Син безнең өчен кызларыңа бернинди [кызыксыну юклыгын, өйләнүгә] хаҗәтебез булмаганны беләсең бит. Син безнең ни теләгәнебезне дә беләсең».
80. [Лут [галәйһиссәлам] Әйтте: «Минем сезгә каршы көчем булса иде яки мин көчле бер таянычка сыена алсам иде».
81. [Фәрештәләр] Әйттеләр: «И, Лут [галәйһиссәлам]! Без – Раббыңның илчеләребез. Алар беркайчан да сиңа ирешә алмаячаклар. Син төннең бер өлешеннән соң гаиләң белән бергә юлга чык. Әмма сездән берегез дә борылмасын. Тик аларга киләчәк нәрсә хатыныңа да киләчәк. Һичшиксез, аларга вәгъдә ителгән вакыт – таң вакыты. Таң вакыты бик якын түгелме?»
82. Безнең [Лут [галәйһиссәлам] кавеменең һәлак ителүе хакындагы газап] әмеребез килгәч, [алар яшәгән җиде шәһәрне Җәбраилнең канаты белән астын өскә китереп] өстен аска әйләндердек һәм аларга бер-бер артлы каткан балчыктан ташлар яудырдык.
83. Раббың хозурында [булган яшерен урыннарда ак-кызыл билгеләр, галәмәтләр һәм атылачак кешенең исеме белән] тамгаланган [ташларны яудырдык]. Алар – [ширек кушкан] залимнәрдән [беркайчан да] ерак түгел. [Залимнәр башларына таш явуга лаеклы].
84. Мәдйәнгә исә кардәшләре [булган] Шугайбны [галәйһиссәлам] пәйгамбәр итеп җибәрдек]. Ул [илчелек вазифасын алганчы] әйтте: «И, кавемем! Аллаһка [гына] гыйбадәт кылыгыз, сезнең Аннан башка һичбер илаһыгыз юк. [Нәрсәнедер сатканда] Төгәл үлчәгез һәм кешеләргә [үз малларын һәм] әйберләрен киметмәгез. [Чөнки] Мин сезне иркенлектә [яшәгәнегезне] күрәм [мондый хәлдә сез киметеп түгел, шөкер йөзеннән, арттырып бирергә тиешсез]. Әмма [бу гөнаһтан ваз кичмәгән очракта] мин сезнең өчен [һәммәгезне һәлак итәчәк] уратып алган бер көннең газабыннан куркамын.
85. И, кавемем! [Нәрсәнедер сатканда] Төгәл-гадел үлчәгез һәм кешеләргә әйберләрен киметмәгез. Һәм [аларның хакларына кереп, динегез һәм Ахирәтегезгә файда җәһәтеннән] җирдә [көферлек һәм залимлек кылып] бозыклык чыгармагыз.
86. [Кешеләргә хакларын тутырып биргәнегездән соң] Аллаһның сезгә калдырганы [гаделсез керем юлы белән җыярга тырышуларыгыздан] сезнең өчен яхшырак. Әгәр иман китергән кешеләр булсагыз. Мин – сезгә [гөнаһлардан саклануыгыз өчен] сакчы түгел.
87. Әйттеләр: «И, Шугайб! Аталарыбыз табынган нәрсәләрне һәм малларыбызны теләгәнебезчә [киметеп яки арттырып] тотуны калдырырга сиңа намазың әмер итәме әллә? Һичшиксез, син бит – тыйнак һәм төпле кешесең»[4].
88. [Шугайб [галәйһиссәлам] аларның бу мыскыллы сүзләренә җавап итеп] Әйтте: «И, кавемем! Әгәр мин Раббымнан [килгән] ап-ачык бер дәлилгә таянган булсам, һәм Ул миңа Үзеннән сезгә күренмәгән хәерле бер ризык биргән булса [гөнаһларыгызны ташлауны сезгә әмер итмәү һәм пәйгамбәрләрнең җибәрелү максатының киресен эшләү миңа килешәме]? Мин үзем сезне тыйган нәрсәдә [үзем тыйганны үзем эшләп] сезгә каршы төшәргә теләмим. Мин көчемнән килгән кадәр [вәгазь белән] төзеклек [булуын гына] телим. Миңа Аллаһ кына ярдәм итә. Мин [бу мәсьәләдә] Аңа гына тәвәккәл иттем һәм Аңа гына юнәлдем.
89. И, кавемем! Миңа каршы төшүегез Нухның [галәйһиссәлам] кавеменә яки Һудның [галәйһиссәлам] кавеменә яки Салихның [галәйһиссәлам] кавеменә килгән [дәһшәтле газаплар кебек] нәрсәләрнең бер охшашын сезгә дә китермәсен. Лутның [галәйһиссәлам] кавеме дә [ни вакыт, ни яшәү урыны ягыннан] сездән һич ерак түгел.
90. Сез Раббыгыздан ярлыкау сорагыз, шуннан соң [элек кылган ширек кылу гөнаһыгыздан] Аңа тәүбә кылыгыз. Һичшиксез, минем Раббым – Рәхимле, Яратучы.
91. [Ул адашкан кавем пәйгамбәрне мыскыл итәр өчен] Әйттеләр: «И, Шугайб! Сөйләгән нәрсәләреңне аңламыйбыз. Без сине арабызда [бернигә дә көче-куәте җитмәгән] бер зәгыйфь дип күрәбез. Синең кабиләң [һич куркытмаса да, аларның безнең диндә булганнары өчен каршыбызда әһәмиятләре бар, ул да] булмаса, сине ташлар атып үтергән булыр идек. Синең безгә һич кадерең юк.
92. [Шугайб [галәйһиссәлам] аларның бу янау тулы сүзләренә җавап итеп] Әйтте: «И, кавемем! Минем кабиләм сезнең өчен Аллаһтан да кадерлерәкмени, [Аллаһы Тәгаләнең бөек хәтерен исә санга сукмыйсыз; болай итеп сез] Аңа артыгыз белән борылдыгызмыни? Һичшиксез, минем Раббым сезнең ни кылганнарыгызны [гыйлеме, кодрәте белән дә] чолгап алган.
93. И, кавемем! Сез булган көчегезгә тырышыгыз. Һичшиксез, мин дә [дин юлында] тырышачакмын. Кемгә хурлыклы газап киләчәген һәм кемнең ялганчы булачагын тиздән беләчәксез. Көтегез, мин дә сезнең белән көтәчәкмен».
94. [Мөшрикләрнең газабы турындагы] Әмеребез килгәч, Шугайбны [галәйһиссәлам] һәм аның янындагы иман китергән кешеләрне рәхмәтебез белән коткардык. [Көферлек кылып, үз-үзләренә] Золым иткән кешеләрне исә [Җәбраилдән [галәйһиссәлам] килгән ачы] тавыш тотты, һәм алар йортларында йөзтүбән капланган булдылар.
95. Гүяки алар анда һич яшәмәгәннәр дә. Сәмуд [кавеме рәхмәтләрдән] ерак булган кебек, Мәдйән [халкы да] ерак булсын.
96. Һәм Без Мусаны [галәйһиссәлам] таяк, яп-якты кул, су басу, чикерткә, бет-борча, гөберле бака, кан, уңышларының һәм җаннарның кимүе буларак тугыз могҗизадан торган] аятьләребез белән һәм дә [аҗдаһага әверелгәч, меңләгән сихерче кулланган әйберләрне йоткан таяк кебек] ап-ачык дәлил белән җибәрдек[5].
97. Фиргавенгә һәм аның олуг кешеләренә. Әмма алар [Мусаның [галәйһиссәлам] әмерен кире кактылар] фиргавеннең әмеренә иярделәр. Хәлбуки, фиргавеннең әмере [туры юлга] чыгарган бернәрсә түгел иде.
98. Ул [фиргавен] Кыямәт көнендә кавеме алдына чыгачак һәм аларны утка алып барачак. [Сусызлыкны басу һәм эчәк-бавырларын суыту максаты белән] Аларны алып барган урын нинди дә яман!
99. Аларны монда да, Кыямәт көнендә дә ләгънәт эзәрлекләп барачак. Аларга бүләк ителгән бу [бәддогалар, ләгънәтләр кебек бөтен] нәрсә – нинди яман бүләк.
100. [Расүлем!] Бу [кыйсса] – [һәлак ителгән] шәһәрләрнең [халкы турындагы] хәбәрләреннән ки, аны Без сиңа сөйлибез. Алардан [һаман] аякта торганнары да бар, [юкка чыгарылып] чабып ташланганнары да.
101. Без аларга золым итмәдек, әмма алар үз-үзләренә золымда булдылар. Синең Раббыңның [газап] әмере килгәч, аларның Аллаһны ташлап табынган [ялган] илаһлары бернәрсәдән дә сакламады. Аларга зарар китерүдән башка алар берни дә арттырмадылар.
102. [Расүлем! Халыклары мөшрик һәм] Залим булган урыннарны җәзалаганда, Раббыңның җәзасы шундый [бик авыр] була. Һичшиксез, Аның җәзасы тилмерткеч, бик каты [ничек кенә карышсаң да, котылу мөмкин түгел].
103. [И, Расүлем!] Һичшиксез, монда Ахирәт газабыннан курыккан кеше өчен бер билге бар, [чөнки гөнаһлыларның дөньяда чиккән газапларын күргән кеше, аларны Ахирәттә көтеп торган газапларны уйлаячак, аларның кылган гамәлләрен кире кагачак]. Ул [Кыямәт көне] – кешеләр [хисапка тартылып газап яки савапларын алырга] тупланачак көн, һәм ул – шаһитлары күп булган бер көн.
104. Без аны [соңгы кешегә кадәр үзендә җыелып, бер-берсенә шаһитлык итәчәк Кыямәт көнен] санаулы [аз] бервакытка гына кичектерәбез.
105. Ул көн җиткәч, Аның рөхсәте булмый торып, бер генә нәфес тә сөйләшә алмаячак. Алар арасында [илаһи газапка тартылачак] бәдбәхет тә, [илаһи вәгъдәсе белән үзләренә җәннәт вәҗиб булган] бәхетле дә булачак.
106. [Көферлекне сайлаганнары өчен] Бәдбәхет булган кешеләр – Ут эчендәләр. Алар өчен анда – [үкенечне белдергән] көчле ыңгырашу һәм туктаусыз елау [бар].
107. Әгәр синең Раббың [җәһәннәмнең суык катлавы белән газаплауны] теләмәсә, [Ахирәттә чиксез] күкләр һәм җир булганда, [ул кяферләр] анда [җәһәннәмдә] мәңге калачаклар. Һичшиксез, синең Раббың [бернинди каршылыксыз һәм комачау күрмичә] теләгәнен эшли.
108. Бәхетле булган кешеләр исә, [Ахирәттә чиксез] күкләр һәм җир бар булганда, бетмәс-төкәнмәс бер әҗер буларак – җәннәт эчендәләр. Синең Раббың башканы теләмәсә. Алар анда мәңге калачаклар.
109. [Расүлем! Кешеләрнең башына киләчәкләрдән хәбәрдар ителгәнеңә күрә] Син алар табынган нәрсәләрдә шикләнмә, [чөнки] алар элек аталары табынган кебек [зарарлы] гыйбадәт кылалар. Һичшиксез, Без [дөньяда аларны аздырачак ризыктан һәм Ахирәттә сәбәп булачак газаптан] насыйпларын киметмичә бирәчәкбез.
110. Без Мусага [галәйһиссәлам] Китап бирдек, ләкин аның турында ихтилафка төшелде [берәүләре тарафыннан кабул ителде, икенчеләре тарафыннан инкяр ителде]. Әгәр дә алданрак Раббыңнан [инкярчыларның җәзасын Ахирәткә калдыруы хакындагы карарын белдергән] бер сүз булмаса, алар арасында [күптән] хөкем бирелгән булыр иде. Һичшиксез, алар – [синең кавемеңнән кяфер булучылар] моңа [башларына киләчәк газапка һәм шуны белдергән Коръәнгә] карата шомлы бер икеләнү эчендәләр.
111. Һичшиксез, Раббың һәркемгә гамәлләре өчен тулысынча [җәзасын] бирәчәк, Ул бит аларның ни кылганнарыннан хәбәрдар.
112. [Расүлем!] Син [Коръәни Кәримдә] сиңа әмер ителгәнчә [ышануыңда һәм гамәлләреңдә] какшамас бул. Синең белән бергә [ширектән һәм инкярдан] тәүбә [кылып, иман] китерүчеләр дә [бернинди бозыклыкка да авышмыйча дөрес булсыннар]. Сез [чикләрне ашып] бозыклык кылмагыз, чөнки, һичшиксез, Ул – сезнең ни кылганнарыгызны күрүче.
113. Соңыннан, ул сезгә дә кагылмасын өчен, [ширек кушып] золым эшләгән кешеләр ягына авышмагыз. Сезгә Аллаһтан башка ярдәмчеләр юк. Соңыннан [Аллаһтан] ярдәм күрмәссез.
114. [Расүлем!] Көннең ике очында [өйлә һәм икенде вакытында] һәм [иртә вакыты белән ахшам-ястү кебек] төннең [таңга] якын сәгатьләрендә [фарыз булган биш вакыт] намаз укы. Һичшиксез, ул яхшы гамәлләр начар эшләрне йолалар. Бу – үгет алучылар өчен бер вәгазь.
115. [Расүлем! Кяферләрнең җәфалауларына түз, намаз кебек гыйбадәтләрне дәвам иттереп, гөнаһлардан саклануда] Сабыр ит. Һичшиксез, Аллаһ игелек ияләренең әҗерләрен юк итми.
116. Сездән алдагы гасырлар [халкы] арасыннан акыл ияләре булса иде дә, алар җирдә [кешеләрне гөнаһлардан] бозыклыктан тыйсалар иде. Ләкин Без коткарганнар арасында бик азлар гына шундый иде. Золым кылган кешеләр [Ахирәтне кайгыртуны ташладылар] рәхәткә ирештергән нәрсәләре артыннан иярделәр һәм гөнаһлы булдылар.
117. [Расүлем!] Әгәр халкы [начарлыкны] төзәтүче кешеләр икән, синең Раббың урыннарны [гөнаһсыз кешеләрне һәлак итү кебек зур бер] золым белән һәлак итмәячәк.
118. Әгәр Раббың [бер генә кешенең дә көферлекне сайламавын белеп, моның шулай булуын] теләсә иде, бөтен кешеләрне дә бер генә өммәт иткән булыр иде. Әмма алар [кайбере хакны табып һидаятькә ирешкән, кайберләре исә ялганда үҗәтләнеп, фикер каршылыгына төшкән] һәрдаим ихтилаф итүчеләр булачак.
119. Ләкин [бу фикер каршылыкларына төшеп, ихтилаф кылучылар] синең Раббыңның рәхмәте ирешкән кешеләрдән башка. Ул [Аллаһы Тәгалә] аларны шуның [гамәлгә ашуы] өчен генә яралтты. Раббыңның: «Һичшиксез, җәһәннәмне [гөнаһлы] җеннәр һәм [гөнаһлы] кешеләрнең барысы белән тутырачакмын», [рәвешендәге хөкемен белдергән] сүзе үтәлде.
120. [Өммәтләре тарафыннан кире кагылып, бик зур җәфалар чиккән кадерле] Пәйгамбәрләр турындагы хәбәрләрдән һәрберен синең күңелеңне [сабырлык белән тутыру һәм] куәтләү өчен сөйлибез. Боларда сиңа хак [мәгълүмат] һәм вәгазь, кешеләр өчен исә бер үгет килде.
121. [Расүлем!] Иман итмәгән кешеләргә әйт: «Сез [көферлек һәм миңа карата дошманлыкта] көчегездән килгәнчә тырышыгыз. Һичшиксез, без дә [Исламда нык калуда, сезгә каршы торуда булдыра алганча] тырышачакбыз.
122. Сез [безнең башыбызга бәла-казаларның килүен] көтегез, без дә [Аллаһтан сезгә гадел карар килүен] көтәчәкбез».
123. Күкләрдәге вә җирдәге [бөтен яшерен] гаиб нәрсәләр Аңа билгеле. [Расүлем!] Эшләрнең бөтенесе Аңа кайтарылачак. Аңа гына гыйбадәт кыл һәм [дошманнарыңнан сине коткаруы өчен] Аңа гына тәвәккәл кыл. Раббың бит сезнең ни кылганнарыгыздан гафил түгел.
[1] Мөфәссирләр бәян иткәнчә, Нух (галәйһиссәлам) белән көймәгә керүчеләр хакында берничә караш бар. Катадә, Ибне Җүрәйҗ һәм Мөхәммәд ибне Кәгъб әл-Куразый (радыйаллаһу ганһүмә) кебек галимнәрнең фикеренчә, көймәдә барлыгы сигез кеше булган, болар: Нух (галәйһиссәлам) үзе, мөселман булган хатыны, Хам, Сам, Йәфис исемле өч улы һәм аларның хатыннары. Мөхәммәд ибне Исхакның (рәхимәһуллаһ) фикеренчә, хатыннардан башка ун кеше булганнар. Имам Мукатил (рәхимәһуллаһ) фикеренчә, ирләр белән хатыннарны бергә алганда җитмеш кеше булганнар. Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһ) килгән риваятьтән күренгәнчә, сиксән кеше булганнар. Нигездә, дөнья халкы арасында бик аз кеше булганнарын кистереп әйтеп була. Нухның (галәйһиссәлам) өч улыннан Сам – гарәп расасының атасы, Хам – кара тәнлеләрнең атасы, Йәфис исә – төркиләрнең атасы. Бүген дөньяда яшәүчеләрнең бөтенесе дә Нух (галәйһиссәлам) улларыннан таралганын исәпкә алып, Нух (галәйһиссәлам) «кешелекнең икенче атасы» исеме белән танылган.
[2] Нухның (галәйһиссәлам) бу сыенуы, асылда, Ахирәттә зарар күрүчеләрдән булмавы өчен кылынган, чөнки дошманнарның һәлак ителүе һәм дусларның котылуы белән бәйле мондый бер нигъмәткә шөкер итү урынына гафләткә төшеп, файдасыз әйберләр белән маташу, бигрәк тә начар гамәлгә ия булганы белдерелгән бер кешенең котылуы өчен догалар кылу – һичшиксез, файда бирмәячәк һәм ачыктан-ачык зарар китерәчәк бер мөгамәлә.
[3] Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, Лут (галәйһиссәләм) кавемен һәлак итү белән вазифалы Җәбраил, Микаил һәм Исрафил (галәйһимүссәлам) бик чибәр йөзле егетләр кыяфәтенә кереп, Ибраһимга (галәйһиссәлам) килгәннәр. Ул аларны күргәч тә танымаган, әгәр таныган булса, фәрештәләрнең ашамаганнарын һәм эчмәгәннәрен белгәне өчен, аларга ашарга тәкъдим итмәс һәм курыкмас иде. Аларның ашамаганнарын күргәч, моның сәбәбен сораган. Фәрештәләр исә: «Без акчасы түләнмәгән ашны ашамыйбыз», – дигәч, ул: «Аның бер түләве бар. Бу – ашар алдыннан Аллаһның исемен телгә алу, соңыннан Аңа хәмд кылу», – дигән. Шулвакыт Җәбраил (галәйһиссәлам) Микаилгә (галәйһиссәлам) карап: «Мондый бер кешене Раббымның хәлил итеп сайлавы бик дөрес икән», – дип әйткән. Сара (радыйаллаһу ганһа) Ибраһимның (галәйһиссәлам) борчылуы таралганын күргәч, куанычыннан көлә башлаган. Ибраһимның (галәйһиссәлам) Һаҗәр анадан унөч ел элек Исмәгыйль исемле бер улы булган, ләкин туксанынчы дистәсен ваклап баруына карамастан, бала анасы була алмаган Сара ана Исхак исемле бер улы булачагы хәбәрен ишеткәч, кызыксынуын яшерә алмыйча, моның ничек мөмкин булачагын сораган, алдагы аяте кәримәләрдә бәян ителгәнчә, аңа бу эшнең могҗиза төреннән булганы белдерелгән.
[4] Ул мөшрикләр асылда Шугайбны (галәйһиссәлам) бозык һәм адашкан бер кеше дип кабул итсәләр дә, аны мондый сыйфатларның нәкъ киресе белән сыйфатлауларының максаты мыскыл итү була.
[5] Бу могҗизалар турында тулырак мәгълүмат табу өчен «Әгъраф» сүрәсе: 133 нче аятне карагыз.