Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. [Расүлем! Иман итмәячәкләре Аллаһка билгеле булган аерым мөшрикләргә] Әйт: «И, кяферләр!
2. Мин сез табынган нәрсәләргә табынмыйм.
3. Сез дә [хәзерге вакытта] мин гыйбадәт кылган Затка табынмыйсыз.
4. Мин сез табынган нәрсәләргә [беркайчан да] табыначак түгелмен.
5. Сез дә [беркайчан да] мин гыйбадәт кылган Затка табынмаячаксыз.
6. Сезгә үз динегез [сез инде аны калдыра алмаячаксыз], миңа үз динем [мин дә аны беркайчан да кире какмаячакмын]».[1]
[1] Сүрә араларында Гас ибне Ваил, Вәлид ибне Мугыйрә һәм Үмәййә ибне Хәләф кебек ата мөшрикләр булган бер төркем турында иңгән. Алар Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) килеп: «И, Мөхәммәд! Әйдә, син безнең динебезгә ияр, без дә синең динеңә иярербез. Бер ел син безнең илаһларыбызга табын, бер ел без синең илаһыңа гыйбадәт кылырбыз. Әгәр дә син китергән нәрсә дөрес булса, без аннан насыйбыбызны алган булырбыз, юк икән, әгәр дә безнең кулыбыздагы хәерлерәк икән, син дә аннан насыйбыңны алган булырсың», – дигән тәкъдимнәренә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Аңа башка берәүне тиңдәш куюдан Аллаһка сыенамын», – диде. Шулвакыт: «Алайса һичьюгы потларыбыздан берсенә булса да кулыңны суз да, без сине тәсдыйк итик һәм илаһыңа гыйбадәт кылыйк», – дигәч, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) вәхи көтә башлаган һәм шул мәлдә шушы сүрә иңгән. Шуннан соң Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) иртән иртүк Харам мәчетенә киткән һәм бу тәкъдим белән килүчеләр дә араларында булган олугларга бу сүрәне укыган. Шулчак Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) үзләренә бирешүеннән тәмам өметләрен өзгәннәр һәм аңа да, сәхабәләренә дә җәфалауларны арттырганнар. Шул сәбәпле, бу сүрә иман итмәячәкләре әзәлдә билгеле булган бер төркем кяферләр хакында иңгәне өчен, монда көферлеккә карата бер йомшаклык яки җиһадка бер комачау турында сүз дә бара алмый. Шуңа күрә бу сүрәнең җиһад аяте белән нәсех ителүе хөкеме чыгарыла алмый. Әмма һәрбер фирканың каршы якны үз динендә ирекле калдыру, бер-берен кире кагу мәгънәсендә аңлатылса, җиһад аятьләре белән нәсех ителгәнен кабул итүебез тиеш була (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин).