Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Һичшиксез, Без сиңа Кәүсәрне бирдек.[1]
2. [Шулай булгач] Раббың өчен намаз укы һәм [Аның исеме белән] корбан чал [да, корбан итләрен юксылларга тарат].
3. Һичшиксез, сиңа ачу тотучы үзе бөтен хәерләрдән мәхрүм ителгән.[2]
[1] «Кәүсәр» сүзе асылында «бик күп хәер» мәгънәсендә килсә дә, биредә гыйлем, гамәл, ике җиһан шәрәфе, Коръәни Кәрим, пәйгамбәрлек, хикмәт, өммәтенең күплеге кебек мәгънәләр белән тәфсир ителгән. Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) үзеннән Кәүсәрнең нәрсә икәнлеге соралгач: «Аллаһ җәннәттә миңа биргән һәм сөттән аграк, балдан татлырак, кардан салкынрак, күбектән йомшаграк бер елга. Аның ярлары – алтыннан, төбе – энҗе һәм якут, туфрагы – мисектән дә хуш ислерәк, касәләре исә күктәге йолдызлар кадәр күп. Аннан бер генә мәртәбә эчкән кеше мәңге сусамаячак», – дип әйтә. Кайбер хәдисләрдә исә Кәүсәрнең Мәхшәрдә Сыйраттан алда булган бер хавыз дигән риваяте дә бар. Казый Гыяд (рахимәхуллаһ) бәян иткәнчә, Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) берсе – Сыйраттан алда, икенчесе Сыйраттан соң ике хавызы булып, икесенә дә Кәүсәр исеме бирелгән (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин, Алуси).
[2] Мәккә чорында Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) беренче улы Касыйм ике яшендә үлеп киткәч, мөшрикләрдән Гас ибне Ваил Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) «нәселе корыган кеше» мәгънәсендә килә торган «әбтәр» кушаматы тага. Шуннан соң менә шушы аяте кәримә иңеп, Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Кыямәткә кадәр бөтен мөэминнәрнең атасы булганын, шул сәбәпле аның хатирәсе мәңге яшәячәген, аеруча бөтен мөнбәрләрдә, азаннарда, камәтләрдә һәм һәр галимнең телендә Аллаһы Тәгаләдән соң икенче булып телгә алыначагын белдергән.