Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 107. Әл-Мәгүн (Изгелек кылу) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. [Ахирәттәге] Җәзаны ялган дип санаган кешене күрдеңме?

2. Ул – ятимне [малына кул сузар өчен, аны] куучы.[1]

3. [Ахирәткә ышанмаганы өчен, кылган игелек бушка китә дип санаганы өчен, гаиләсен дә, башкаларны да] Юксылны ашатырга өндәми.

4. Намаз укыганнарга [монафикъларга] ни үкенеч!

5. Намазларында гафилләргә[2].

6. Алар [кешеләрнең үзләрен яратуларын һәм мактаганнарын гел көтеп торганга күрә, һәрвакыт] икейөзлеләнәләр.

7. Изгелек кылуны тыялар. [Зәкят һәм садака кебек файдалы нәрсәләрне бирүдән тыялар].

[1] Аяте кәримәнең Әбү Җәһел, Гамр ибне Гаиз, Гас ибне Ваил, Вәлид ибне Мугыйрә яки монафикъларның башлыгы Габдуллаһ ибне Үбәй хакында иңгәненә кагылышы төрле риваятьләр бар. Мәсәлән, бервакыт бер ятим, васыять бирүчесе булган Әбү Җәһелгә ялангач килеш килеп аңардан үзенең малын сорагач, теге аны ачуланып куып җибәргән. Җаһилият дәверендә мөшрикләр хатыннарга һәм балаларга мирастан өлеш бирмәгәннәре өчен, монда хакның мирас мәгънәсендә дә бәяләндерергә мөмкин (Җәлаләйн, Сави).

[2] Алар укыган-укымаганнарына, вакытның кереп чыгуына һәм ничә рәкәгать укыганнарына әһәмият бирмиләр, укысалар да Раббыларын уйламыйлар һәм рөкеннәрне игътибар белән үтәмиләр, шуңа күрә тавык бөртек чукыган кебек укыйлар. Кайберләре исә намазның фарызлыгына ышанмаганнары өчен, берүзләре генә булган чакта, гомумән, укып та тормыйлар.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире