Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 102. Әт-Тәкәәсүр (Арттыру) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. [Малыгызны, балаларыгызны һәм кайбер өстенлекләрегезне] Арттыруга хирыслыгыгыз сезне [Раббыгызга итагатьле булудан] читләштерде.

2. [Әмма сез] Каберләргә кергәнчегә кадәр.

3. Юк! Тиздән [җан бугазга килеп терәлгәч һәм каберегезгә кергәч, кылган эшегезнең начар нәтиҗәсен] беләчәксез.

4. Тагын бер юк! Тиздән беләчәксез.

5. Юк! Әгәр дә сез [күз белән күргән кебек] гыйлем белән [алдыгыздагы хәвефләрне] белсәгез иде.

6. Сез, һичшиксез, Утны күрәчәксез.

7. Сез аны хакыйкый хәлдә, һичшиксез, күрәчәксез.

8. Шуннан соң сез ул көнне [дөньяда сезне Раббыгызга итагать һәм шөкер итүгә комачаулаган] нигъмәтләрдән соралачаксыз.[1]

[1] Бик күп хәдис-шәрифтә хөрмә һәм су кебек зарури ашамлык һәм эчемлек өчен дә соралу, бигрәк тә иминлек һәм сәламәтлек, күз һәм колак кебек нигъмәтләр өчен шөкер кылуның соралуы белдерелгән булса да, бу соралу инкяр иткән һәм фарызларны санга сукмаган кешеләргә карата газапка әйләнгән шелтә сыйфатына ия булачак, гыйбадәтләрен кылган мөэминнәргә карата исә нигъмәтне хәтерләтү формасында булачак (Хазин).

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире