Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 101. Әл-Карига (Ишек каккан) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. [Сурга өрелгәч кубачак] Каты тавыш белән [йөрәкләргә] кагачак вакыйга!

2. Нәрсә ул каты тавыш белән [йөрәкләргә] кагачак вакыйга?

3. Каты тавыш белән [йөрәкләргә] кагачак вакыйганың ни икәнен син каян белә аласың?

4. Ул көнне кешеләр [ут тирәсендә сырылышып] таралган күбәләкләр кебек [төркем-төркем, түбән, зәгыйфь һәм калтыранган хәлдә, үзләрен чакыручыга таба, очкан кебек йөгереп баручылар] булачак.

5. Таулар исә теткәләнгән йон кебек булачак. [Әнә шул көнне сурның каты тавышы аларның йөрәкләренә кагачак].

6. [Шул көнне] Кемнең [савапларын үлчәгән] мизаннары авыр тарта...

7. Ул рәхәт тормышта булыр.

8. Әмма кемнең [бернинди игелекле гамәлләре булмаганлыктан яки, гөнаһлары савапларыннан авыррак басу сәбәпле, савапларын үлчәгән] мизаннары җиңел тарта.

9. Аның сыеныр урыны Һавия [булыр].

10. Аның ни [дәрәҗәдә коточкыч газап урыны] икәнен син каян белә аласың?

11. [Ул – соң дәрәҗә] Кызган ут [җәһәннәмнең иң аскы каты булган бу урынга баштүбән ыргытылган гөнаһлылар җитмеш елдан соң гына төбенә төшеп җитәчәкләр].

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире