Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. [Җиһад юлында] Тыннары бетеп чабып барган атлар белән ант итәмен.[1]
2. [Төнлә ташлыктан үткәндә тояклары белән] Очкыннар чыгарганнар [атлар] белән [ант итәмен].
3. Таң вакытында [дошманга каршы] яу ясаучылар белән [ант итәмен].
4. Алар анда тузан күтәрделәр.
5. Шуннан соң алар анда төркем уртасына бәреп керделәр.
6. [Менә боларның бөтенесе белән ант итәмен] Һичшиксез, кеше – Раббысына шөкер кылмаучы.
7. Һәм, һичшиксез, ул моңа [көфре нигъмәтенә, саранлыгына һәм баш күтәрүенә] үзе шаһит.
8. Һичшиксез, ул малны бик нык ярата.
9. Әллә ул белмиме, каберләрдәгеләр терелтелеп чыгарылгач.
10. Күкрәкләрдә булганнар ачылгач.
11. Һичшиксез, ул көнне Раббылары алардан хәбәрдар [шуңа күрә һәркемгә тиеш булган әҗерен яки җәзасын бирәчәк].[2]
[1] Риваятьтән күренгәнчә, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Кинанә улларына бер отряд җибәргән булган, ләкин Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) алардан бер ай буена бернинди хәбәр дә килмәгән, шул сәбәпле ул бик борчылган. Менә шуңа карата шушы сүрә иңгән, башындагы антлар Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аларның җиңүен белдергән (Бәйдави, Тәнвир әл-микъбас, Хашият әс-Сави, Лүбаб ән-нукуль).
[2] Аллаһы Тәгалә бу сүрәдә кяфернең өч начар сыйфаты хакында өч төрле ант сүзе әйткән. Бер яктан, Аллаһ юлында яу кырына чыккан мөҗаһидләрнең атларының өч сыйфаты бәян ителеп, аларның бөеклеге белдерелсә, икенче яктан, дошман өстенә җибәрелгән мөҗаһидләрнең җиңүләре турында сөенечле хәбәр Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ирештерелгән, шуның аркылы кешенең белә торып нигъмәт кадерен белмәве, малга хирыслыгы һәм Ахирәттән гафләте шелтәләнгән.