Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Әлиф ләм ра. Болар – [хөкемнәр белән тулы] хикмәтле Китапның аятьләре.
2. Әллә үз араларыннан берәүгә: «[Килешсез гамәлләр кылган очракларында башларына киләчәк сынаулар белән] Кешеләрне кисәт һәм [Без вәхи иткән нәрсәләргә] иман китерүчеләрне Раббылары хозурында аларга [дөнья мәртәбәләре кебек баштан яуланып, соңыннан кулдан ычкындырылмый торган] дәрәҗәле урын белән сөендер», – дип, вәхи итүебез кешеләр өчен гаҗәпләнерлек нәрсә булдымы? [Расүлем! Синең вәхи алуыңа хәйран калган] Ул кяферләр: «Бу, һичшиксез, ап-ачык бер сихерче!» – диделәр.
3. Һичшиксез, сезнең Раббыгыз – Аллаһ, Ул күкләрне һәм җирне алты көндә юктан бар итте, шуннан соң [ниндидер бер урынга урнашудан пакь буларак, Затына килешкәнчә] Гарешкә истива кылды. Ул [Гарешне дә исәпкә алып, бөтен җиһанга бәйле] һәммә эшләр белән идарә итә. Аның рөхсәте булмыйча, [теләсә нинди мәсьәләдә бер кешегә дә беркайчан] бернинди шәфәгатьче дә була алмый. Раббыгыз булган Аллаһ – шундый. Шулай булгач, Аңа гыйбадәт кылыгыз. Әллә [боларны белә торып, Аллаһка гына гыйбадәт кылырга] уйламыйсызмы[1]?
4. Аллаһның вәгъдәсе буенча, барыгызның да [яңадан] кайтарылуы – Аңа гына, чөнки Ул барлыкларны беренче мәртәбә [юктан] бар итә, шуннан соң иман китергән һәм изге гамәлләр кылганнарга [Үз] гаделлеге белән әҗерләрен бирер өчен, аларны [терелтеп, мәңгелек тормышка] кайтарачак. Кяфер булганнарга – инкяр итүләре сәбәпле, кайнар судан бер эчемлек һәм тилмерткеч бер газап.
5. Ул – кояшны бер яктылык, айны исә бер нур итеп Яралтучы һәм [дини-дөньяви бик күп эшләрегезгә бәйле булган] елларның санын һәм [айларның, көннәрнең] хисабын белүегез өчен аларның һәрберенә [айлык һәм еллык сәфәрләрендә] тукталу фасылларын билгеләүче. Аллаһ боларны [хикмәт һәм файда китергән өстен максатларга юнәлгән] бер хак белән яралтты. Ул [җиһанның яратылышындагы хикмәтләрне һәм иңдерелгән аятьләрдәге гыйлемнәрне] белүче кешеләр өчен аятьләрен тәфсилләп аңлата.
6. Һичшиксез, төн белән көннең [бер-берсе артыннан килеп һәм артып-кимеп] алмашуларында һәм Аллаһның күкләрдә һәм җирдә яралткан [тиңсез] нәрсәләрендә тәкъвалык ияләре булган кешеләр өчен [Яралтучының барлыгына, берлегенә, чиксез көченә һәм өстен хикмәтенә ап-ачык ишарә ясаган бик күп] билгеләр бар.
7. Һичшиксез, Безнең белән очрашуларына өмет итмәгән кешеләр [Ахирәт тормышыннан өстен күреп] дөнья тормышына разыйлар һәм аңардан канәгатьләр [Ахирәттә башларына киләчәк каты газапларны исләренә төшереп карамыйлар һәм үзләрен дөньядан һич китмәс кебек саныйлар], Безнең аятьләребездән гафил [һәм хәбәрсез] булган кешеләр.
8. Кылган [яман] нәрсәләре өчен аларның сыеначак урыннары – Ут.
9. Һичшиксез, [ул аятьләргә] иман китергән һәм изге гамәлләр кылган кешеләрне, иманнары сәбәпле, Раббылары [җәннәткә] һидаять итәчәк. Нәгыйм җәннәтләрендә [утырганда] аларның [агачлары] асларыннан сулар агып торачак.
10. Аларның андагы догалары: «И, Аллаһ! Син – [бөтен кимчелекләрдән һәм җитешсезлекләрдән] пакь!» [дигән тәсбих сүзләре булачак]. Андагы [күрешүләр вакытында] сәламләшүләре исә: «Сәлам!» [булачак]. [Күрешүләренең ахырында] Догаларының азагы исә: «Бөтен мактаулар – галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһка!» [булачак].
11. Әгәр Аллаһ кешеләргә [кылган догаларының] хәерле җавабын бик тиз биргән кебек [мөшрикләрнең кылган догаларына яки кешеләрнең кызып-ярсып киткән чакта үзләренә һәм якыннарына каршы кылган бәддогаларына җавап итеп] яманлыкны да аларга тиз бирсә, әлбәттә, аларның [яшәүләре өчен билгеләнгән] вакытлары беткән булыр иде [әмма Аллаһ аларга кичектерү биреп, бозыклыклары арткан тәкъдирдә, аларны тулысынча юк итүне максат иткән]. Безнең белән очрашуны өмет итмәгән кешеләрне бозыклыклары эчендә аптыраган хәлдә [әкрен генә газапка илткән юлларында] калдырабыз.
12. Кешегә [авыру һәм фәкыйрьлек кебек] бер яманлык кагылса, янтыкка яткан килеш, утырып яки аягөсте Безгә ялвара. Әмма Без аңардан ул бәлане алгач, үзенә кагылган бәла турында Безгә һич дога кылмаган кебек [тәкәббер хәлендә булуын] дәвам итә. Чиктән чыгучы кешеләргә кылган нәрсәләре [гафләт һәм шәһвәтләргә бирелеп, зикердән, догадан йөз чөерү кебек гамәлләр] әнә шулай бизәлеп күрсәтелде.
13. [И, Мәккә мөшрикләре!] Без сездән әүвәлге гасырлар халкын [Нух [галәйһиссәлам], гад һәм сәмуд кавеме кебек, пәйгамбәрләрен инкяр итеп] золым кылган чакларында һәлак иткән идек. Расүлләр [галәйһимүссәләм] аларга ап-ачык дәлилләр китерсәләр дә, алар һич инанмадылар. Без гөнаһлы кешеләрне әнә шулай җәзага дучар итәбез.
14. Шуннан соң Без, ничек гамәл кылачагыгызны карыйк дип, алар артыннан җирдә сезне хәлифәләр иттек.
15. Аларга аятьләребез ачыктан-ачык укылгач, Безнең белән очрашуны өмет итмәгәннәр: «Син я безгә бүтән бер Коръән китер, я [илаһларыбызны хурлаган өлешләрен алып ташлап һәм газап аятьләре урынына рәхмәт аятьләрен куеп] моны алыштыр», – диде. [Расүлем!] Әйт: «Мин аны үз теләгем белән алыштыра алмыйм. Мин үземә вәхи ителгәннәргә генә иярәм, чөнки мин [үз акылым белән Коръәнне үзгәртеп] Раббыма каршы чыксам, Бөек көннең газабыннан куркам».
16. [И, Расүлем! Мөшрикләргә] Әйт: «Әгәр Аллаһ [Коръәни Кәримне сезгә бу хәлдә укымавымны] теләгән булса, аны сезгә укымас идем, Аллаһ Үзе дә аны [минем аркылы] сезгә белдермәс иде. Мин аннан алда да [кырык ел] сезнең арада [беркемнән гыйлем өйрәнмичә һәм сезгә мондый нәрсәләр укымыйча] гомер үткәрдем. Сез [һаман да Коръәннең Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгәнен] аңлап җиткермисезме?»
17. Аллаһка карата яла ягучылардан яки Аның аятьләрен ялган санаучылардан да залимрәк кем бар? [Ширек кушкан] Гөнаһлылар уңышка ирешмәячәк.
18. Алар [мөшрикләр, юктан бар иткән, файда һәм зарар китерү көченә ия булган] Аллаһны калдырып, үзләренә бернинди зарар да, файда да китерә алмаган [җансыз] әйберләргә табыналар һәм: «Болар – Аллаһ хозурында безнең шәфәгатьчеләребез», – диләр. [Расүлем!] Әйт: «Сез Аллаһка күкләрдә дә, җирдә дә [Аның] белмәгән нәрсәләре [булуы] турында хәбәр итмәкче буласызмы әллә?» Ул – [теләсә кемне Үзенә уртак итүдән өстен һәм] пакь! Ул аларның ширек кушкан нәрсәләреннән өстен.
19. Кешеләр [Адәмнән [галәйһиссәлам] соң хак булган диндә берләшкән] бер өммәт иде, әмма шуннан [Адәмнең [галәйһиссәлам] улы Кабил кардәше Һабилне үтергәч] таркалдылар. Әгәр [араларындагы хөкемнең Кыямәт көненә кичектерелүе турында] Раббыңның бер сүзе булмаса, килешә алмаган нәрсәләре турында, әлбәттә, [һәркемне хакка иярергә мәҗбүр итәчәк газаплар иңдереп яки ялгыш юлдагыларны һәлак итеп һәм хаклыларга гомер биреп] араларында [хәзердән үк] хөкем бирелгән булыр иде.
20. [Мәккә кяферләре Расүлуллаһны (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) мыскыллау һәм ялганчыга чыгару өчен] «Раббысыннан аңа бер [могҗиза һәм] аять иңдерелсә иде!» – диләр. [Расүлем!] Әйт: «Гаиб [киләчәктә булачак вакыйгалар] – Аллаһныкы гына. [Шулай булгач, үзегез сораган газапның килүен] Көтегез. Һичшиксез, мин дә сезнең белән [Аллаһы Тәгаләнең сезгә хөкемен] көтәчәкмен».
21. Үзләренә кагылган [авыру һәм корылык кебек] бер бәладән соң, кешеләргә [сәламәтлек һәм муллык кебек] бер рәхмәт [җиңеллек] татырга биргәч, алар шундук [гамәлдән чыгару өчен] аятьләребезгә каршы бер хәйлә кордылар [һәм яшерен генә буйсынмый башлауны гадәт иттеләр]. [Расүлем!] Әйт: «[Хәйләгез өчен] Җавап бирүдә Аллаһ җитезрәк». [Сез әле бу хәйләләрне корганчы, Ул сезнең газабыгызны тәкъдир иткән иде инде. Сез яшереп кенә кылган хәйләләр, Безгә генә түгел, фәрештәләребездән дә яшерен калмады, чөнки] Һичшиксез, [сезнең ни кылганнарыгызны теркәп бару белән вазифалы фәрештә] илчеләребез хәйлә итеп корган нәрсәләрегезне яза баралар.
22. Ул – корыда һәм диңгездә сезне [аяклар, атланып йөрү өчен хайваннар һәм көймәләр ярдәмендә] йөртүче [һәм ерак араларны җиңел үтәргә булышучы]. Сез көймәләрдә чакта, алар кешеләрне уңай җил белән аккан кебек алып барганда, һәм алар [көймәдәгеләр] аңа [җилнең йомшак рәхәтлегенә] шатланганда, аларга каты бер җил һәм һәрьяктан дулкыннар килер дә, алар үзләрен камалышта калдык дип уйларлар һәм, доганы Аңа гына кылучы кешеләр буларак, Аллаһка ялварырлар: «Әгәр Син безне моннан коткарсаң, без шөкер итүчеләрдән булырбыз».
23. Әмма Ул [догаларын кабул итеп] аларны коткаргач, алар шундук хаксызлык белән җирдә башбаштаклык кылалар. И, [бозыклыкка юнәлгән] кешеләр! Сезнең золымыгыз, дөнья тормышында бер файдасы булуы белән үзегезгә генә каршы. Шуннан соң кайтуыгыз – Безгә. Без исә [дөньяда] кылганнарыгызны сезгә хәбәр итәчәкбез.
24. Дөнья тормышының хәле – бер су кебек: Без аны күктән иңдердек һәм кешеләр белән терлекләр туенган туфракның үсемлекләре, аның сәбәпле, бер-берләренә [үрелеп] бәйләнделәр. Туфрак матурлыкка күмелеп бизәлгәч, аңарда яшәүчеләр исә үзләрен [өлгергән уңышлардан файдалануга] көчләре җиткән кешеләр дип санаган бервакытта, төнлә яки көндез [боз, кырау, чикерткә, күсе һәм давыл кебек газапларыбыз белән бәйле] әмеребез аңа [җиргә] килде. Без аны [агачларын, үләннәрен һәм игеннәрен], гүя әле генә булмаганнар кебек, тамырыннан куптарылган бернәрсәгә әйләндердек. Фикер йөрткән кешеләр өчен Без аятьләребезне әнә шулай тәфсилләп аңлатабыз.
25. Аллаһ [бөтен колларын] тынычлык йортына чакыра. [Әмма колларының фәкать бер өлеше моңа колак салып, иман китерә. Ул ризалыгына ирештерергә] Теләгән кешеләрне туры бер юлга һидаять итә.
26. [Әмерләрне тотып, тыюлардан тыелып] Игелек кылучыларга – иң яхшы нәрсә [җәннәт] һәм аннан артыгы [Аллаһның җәмалын күрү әзерләнгән]. Аларның йөзләрен бер тузан да, бер кимсетү дә капламаячак. Алар – җәннәт әһелләре. Алар анда [бетмәс нигъмәтләр эчендә] мәңге калачаклар.
27. [Көферлек, мөртәтлек һәм монафикълык кебек] Яман нәрсәләр кылган кешеләрнең җәзасы – шундый ук начарлык. Алар хурлыкка дучар ителәчәкләр. Аларны Аллаһтан [Аның газабыннан] бернинди коткаручы юк. Аларның йөзләрен [соң дәрәҗәдә кара һәм караңгы булганлыктан] гүя [дөм] караңгы төннең кисәкләре каплаячак. [Ширек юлында яшәүне сайлаганнары өчен] Алар – Ут әһелләре. Алар анда мәңге калачаклар.
28. Ул көнне аларның [мөэмин һәм мөшрик булганнарның] барчасын да [каберләреннән терелтеп] җыячакбыз, шуннан соң, ширек кылучыларга: «Сез дә, [Безгә тиң тоткан] уйдырмаларыгыз да урыннарыгызда калыгыз», – дип әйтәчәкбез һәм [шулай итеп, табынганнар белән табынган потларының] араларын аерачакбыз. [Ул көнне] Аларның ишләре әйтәчәкләр: «Сез һич безгә табынмадыгыз».
29. «Безнең белән сезнең арада шаһит буларак бер Аллаһ җитә. Без сезнең гыйбадәтегездән [хәбәрсез булган] гафилләр идек».
30. Анда [мөэминме ул, кяферме] һәрбер җан элек кылганнарын [тулысынча үз алдында табачак һәм аларның файдалымы-зарарлымы, матурмы-ямьсезме икәнен] татып беләчәк. Алар хак булган Яклаучыларына – Аллаһка кайтарылачаклар. [Тәңре, илаһ дип ышанган] Уйдырмалары исә алардан югалачак.
31. [Расүлем! Ул Мәккә мөшрикләренә] Әйт: «Күктән [яудырып] һәм җирдән [үстереп] сезгә кем ризык бирә? Яки колакларга һәм күзләргә кем ия? Кем үледән терене чыгара да, тередән үлене чыгара? Һәм кем [яралтылган галәмнәргә бәйле] эшләр белән идарә итә?» Алар [үзләренең ялган илаһларының бу эшләргә көче җитмәгәннәрен ап-ачык белгәннәре өчен, бөтен сорауларга да җавап итеп]: «Аллаһ», – диячәкләр. Син дә әйт: «[Бу хакыйкатьләрне белә торып, ялган нәрсәләрне мондый бер Затка ширек кылуыгыз нәтиҗәсендә башыгызга киләчәк газаптан] Бер дә курыкмыйсызмы әллә?
32. Бу – [Илаһлыгында бернинди шөбһә булмаган] Хак Раббыгыз Аллаһ! Хактан [булган Аллаһка коллыкны ташлаганнан] соң адашудан башка нәрсә бар? [Белә торып хакыйкатьтән] Ничек тайпыла аласыз?
33. Раббыңның [көферлектә чик белмичә, яңа үрләргә ирешкән] фасикълар иман китермәячәкләр, дигән сүзе исбатланды.
34. [Расүлем!] Әйт: «Сезнең ишләрегез арасында барлыкларны иң башта [юктан] бар итүче, шуннан соң аларны кире кайтаручы бармы?» [Расүлем! Мөшрикләргә] Әйт: «Аллаһ барлыкларны иң башта [юктан] бар итә, шуннан соң аларны [Ахирәт тормышына] кире кайтара. Сез ничек [һаман Аңа гыйбадәттән] тайпыла аласыз?»
35. [Расүлем!] Әйт: «Сезнең ишләрегез арасында хакка һидаять иткән берәрсе бармы?» [Расүлем! Ул кяферләргә] Әйт: «Аллаһ хакка һидаять итә. Хакка [һәм дөреслеккә] илтүче бер Затмы, әллә Үзе һидаятьтә булмый торып, дөреслекне тапмаган берәү иярүгә лаеклыракмы? Сезгә ни булды [нигә бу гаҗизләрне Аллаһка тиңдәш кыласыз]? Сез [гаҗиз барлыкларга табынырга] ничек карар бирәсез?»
36. Аларның күбесе фаразларга гына иярәләр. Фараз исә хак урынын ала алмый. Һичшиксез, Аллаһ кылганнарын Белүче.
37. Бу Коръән – уйдырма бернәрсә түгел, Аллаһтан башка берәү тарафыннан да түгел. Ләкин [ул –] үзеннән алда булган [Тәүрат вә Инҗил кебек илаһи китап сыйфатына ия] нәрсәләрнең дөресләүчесе, [ышану һәм фикһ мәсьәләләре белән бәйле] язуның [җентекле] аңлатмасы, аңарда һичбер шөбһә юк һәм галәмнәрнең Раббысыннан [иңдерелгән].
38. Әллә алар: «Аны ул уйлап чыгарды», – дип әйтәләрме? [Расүлем!] Әйт: «Аңа охшаш бер [генә булса да] сүрә китерегез. Аллаһтан башка көчегез җиткән кемсәләрне дә чакырыгыз. Әгәр [минем бу Коръәнне уйлап чыгаруым хакындагы дәгъваларыгызда] тугры кешеләр булсагыз [моны исбатларга тиешсез]».
39. Алар гыйлемен [бөтен яклары белән] колачлый алмаган бернәрсәне [шул исәптән Коръәни Кәримне] ялганга саныйлар. Аның мәгънәсе [һәм киләчәкне белдергән хәбәрләре] аларга әле дә килмәде. Алардан әүвәлгеләр дә, шулай ук, [үз пәйгамбәрләре китергән китапларны] ялганга чыгардылар. Ул залимнәрнең ахыры нинди булганын кара инде!
40. Араларында аңа ышанганнар [ләкин, көферлектә калучылар] да бар, [акылсызлыгы аркасында] аңа ышанмаганнар да бар. Синең Раббың исә [иман китермәгән һәм көферлектә үҗәтләнеп калган] бозыклык кылучыларны яхшырак белә.
41. [Расүлем! Моның кадәр дәлилләр китереп тә, һаман] Сине ялганчы санасалар, әйт: «Минем гамәлем – минеке, сезнең гамәлегез – сезнеке. Сезнең мин кылган нәрсәләргә катнашыгыз юк, минем исә сез кылган нәрсәләргә катнашым юк».
42. Алардан сиңа колак салучылар бар. Әллә ул саңгырауларга син ишеттерерсеңме, җитмәсә, һич аңламый торган булсалар да?
43. Алар арасында сиңа караучылар [ләкин ышанмаучылар] бар. Әллә ул сукырларны син һидаятькә ирештерерсеңме, җитмәсә, һич күрми торган булсалар да?
44. Һичшиксез, Аллаһ кешеләргә һич бернәрсә белән золым эшләми. Ләкин кешеләр үз-үзләренә золым итәләр.
45. Аларны [хозурыбызга] җыйган көнне бер-берләрен танырлар. Әйтерсең, алар [дөньяда һәм кабердә] көндезге бер сәгать кенә булганнар. [Шуннан бу тану тәмам юкка чыгачак] Аллаһ белән очрашуны ялганга санаган кешеләр [Ахирәт сәүдәсендә зур зарар һәм] зыянда булачаклар, алар һидаять тапкан кешеләрдән була алмадылар.
46. Без сиңа аларга вәгъдә иткән нәрсәнең бер өлешен күрсәтсәк тә, яки сине вафат иттерсәк тә, аларның кайтулары – Безгә бит. Шуннан Аллаһ – аларның ни кылганнарына шаһит [һәм үз әгъзаларын телгә китерү белән бу шаһитлыкны аларга каршы кулланачак].
47. Һәрбер өммәтнең [дөньяда хаклыкка өндәү, Ахирәттә шаһитлык кылу өчен билгеләнгән] расүле бар. Расүлләре килгәч, [берәүләре ышанып, икенчеләре инкяр иткәч], араларында гаделлек белән хөкем бирелә [иман китерүчеләр котыла, инкяр итүчеләр һәлак була], әмма аларга [динне ирештермичә, җавапка тартып] золым [һәм хаксызлык] ителмәячәк.
48. Алар [мөшрикләр]: «Бу вәгъдә кайчан [чынга ашыр] соң? Әгәр [куркытуларыгызда] тугры булсагыз [газапны күрик инде]», – диләр.
49. [Расүлем!] Әйт: «Мин, Аллаһ теләми торып, үзем [дә] бер зарарга да, бер файдага да ия түгелмен [сезгә газапның кайчан һәм ничек киләчәген мин белмим]. [Пәйгамбәрләрен кабул итмичә киреләнгән] Һәрбер өммәт өчен [билгеләнгән] бер вакыт бар. Аларның әҗәлләре җиткәч, аны бер сәгатькә генә дә артка да, алга дә күчерә алмаслар.
50. [Элекке кяфер өммәтләргә] Әйт: «Күрдегезме? Аның газабы сезгә төнлә] яки көндез килсә, ул гөнаһлылар аларның кайсын ашыктыра алыр? [Әйтсеннәр дә, Без шулай итик].
51. Ул [газап] килгәч, аңа ышаначаксызмы әллә? [Әмма ул вакытта сезгә] «Хәзерме [бәлагә тарыгач кына ышандыгызмы]? Сез бит моны [газапны инкяр иткәнегез өчен] ашыктыра идегез» [дип әйтеләчәк].
52. Шуннан [ширек кебек зур бер] золым кылган кешеләргә: «Мәңгелек газабын татыгыз! [Бүген] Сез [дөньяда] кылган нәрсәләрегез өчен генә җәзаландырыласыз түгелме соң?» – дип әйтеләчәк.
53. Алар: «Ул чынмы?» – дип, синнән хәбәр сорыйлар. Әйт: «Әйе! Раббым белән ант итәмен, һичшиксез, бу бер хак. Сез исә котыла алмаячаксыз.
54. Җирдә булган бөтен нәрсә золым кылган бер җанныкы булса, [Кыямәт көненең газабыннан котылыр өчен, ул] аны [сөенә-сөенә] фидия итеп бирер иде. Алар [дәһшәтле] газапны күргәч, [куркуга калып, нишләргә дә белми] үкенүне [белдерү һәм елау мөмкинлеге дә таба алмыйча, кайгыларын эчләренә йотып] яшерерләр. [Әмма, ни кызганыч, ахырдагы үкенү бернинди дә файда китермәячәк]. Араларында гаделлек белән хөкем биреләчәк һәм аларга [гаебе булмыйча, газапка тартып] золым ителмәячәк.
55. Һичшиксез, күкләрдә һәм җирдә булганнар – Аллаһныкы гына. [Белегез] Аллаһның [итагатьле колларга әҗер-савап һәм гөнаһлыларга газап турындагы пәйгамбәрләре аркылы биргән бөтен] вәгъдәсе – [гамәлгә ашачак] бер хакыйкать, ләкин аларның күбесе [гафләт йокысында булганга моны] белмиләр [һәм ялгыш эшләр башкаралар].
56. Ул терелтә һәм җаннарны ала. Сез Аңа кайтарылачаксыз.
57. И, кешеләр! Сезгә Раббыгыздан бер үгет, күкрәкләрдәге [шик-шөбһәләр кебек начар] нәрсәләргә бер шифа, һидаят, мөэминнәр өчен бер рәхмәт [булган Коръәни Кәрим] килде.
58. [Расүлем!] Әйт: «Аллаһның фазылы [булган Коръәни Кәрим] белән һәм Аның гына рәхмәте [булган Пәйгамбәре, Ислам һәм сөннәт] белән [бәхетле булсыннар], шуңа гына шатлансыннар. Ул [илаһи фазыл һәм рәхмәт] алар туплаганнардан яхшырак.
59. [Расүлем! Аллаһ биргән ризыкны үз белдекләре белән хәләл һәм харамнарга аерган кяферләргә] Әйт: «Аллаһ сезнең өчен [тәкъдир итеп] иңдергән һәм сез аның бер өлешен харам [икенче өлешен] хәләл иткән ризыкны күрдегезме?» Әйт: «[Бу игеннәрнең һәм терлекләрнең бер өлешен – харам, икенче өлешен хәләл дип кабул итүегез мәсьәләсендә] Аллаһ сезгә рөхсәт бирдеме, әллә сез Аллаһка карата яла ягасызмы?»
60. Аллаһка карата ялган уйлап чыгарган кешеләр Кыямәт көне турында ни уйлыйлар? Һичшиксез, Аллаһ – кешеләргә карата бер фазыл иясе. [Ул аларга акыл биргән, пәйгамбәрләр җибәреп, китаплар иңдергән, хәләл-харамны өйрәткән]. Ләкин аларның күбесе [бу нигъмәтләрдән файдаланса да] шөкер итмиләр.
61. [Расүлем!] Син нинди генә эштә булсаң да, Коръәннән нәрсә генә укысаң да, [и кешеләр] сез дә нинди генә гамәл кылсагыз да, сез аңа керешкәндә үк, Без – сезгә шаһитбыз. Җирдә дә, күктә дә зәррә авырлыгы кадәрле бернәрсә дә Раббыңнан яшеренә алмый. Моннан кечерәк булганы да, зуррак булганы да – ап-ачык бер китапта [Ләүхелмәхфүздә теркәлгән].
62. Һичшиксез, Аллаһның вәлиләренә [башкалар куркуга калган чакта] бернинди курку да булмас, һәм [кешеләр өмет иткән нәрсәләренә ирешмәгәннәре өчен хафага калганда] алар хәсрәт чикмәс.
63. Алар – [Аллаһы Тәгалә тарафыннан килгән бөтен хакыйкатьләргә] иман китергән һәм [саклануы кирәк булган бөтен нәрсәләрдән сакланган] тәкъвалык ияләре.
64. [Якын] Дөнья тормышында да, Ахирәттә дә бөтен сөенечле хәбәрләр – [матур төшләр, мактаулар, фәрештәләрнең илтифаты, мәгъфирәт вәгъдәләре һәм җәннәт кебек нигъмәтләр] алар өчен генә. Аллаһның [мөэминнәргә вәгъдә иткән сөенечле хәбәрләрен белдергән] сүзләрен үзгәртү [һәм бу сүзләр урынына башкаларны әйтү] юк, Бу – [рәвештә ике җиһан сөенеченә лаек булу] бик зур уңыш[2].
65. [Расүлем!] Аларның [куркыту] сүзләре сине борчымасын, чөнки гыйззәт [бөеклек һәм кодрәт] – тулысынча Аллаһныкы гына. Ул – [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Белүче.
66. Һичшиксез, күкләрдә булганнар да, җирдә булганнар да – Аныкы гына. Аллаһтан башкага табынган кешеләр [Аңа ширек кушкан нәрсәләргә «уртаклар» дигән исем бирсәләр дә, чын мәгънәдә үзләренә файда китерәчәк һәм шәфәгать итәчәк] уйдырмаларга иярми. Алар тик [коры] фаразга гына иярәләр. Һәм алар [Аллаһы Тәгаләгә иш кушкан нәрсәләренең, Аның тиңдәшләре икәненә ышанып, моны ачыктан белдереп] ялган уйлап табалар.
67. Ул – тынычлануыгыз өчен [караңгы] төнне һәм яктылык булган көнне сезгә дип бар итүче. Һичшиксез, ишетә белгән кешеләр өчен [Аллаһы Тәгаләнең барлыгын һәм берлеген раслаган бик күп] дәлилләр бар.
68. Алар [мөшрикләр]: «Аллаһ бер бала алды», – диделәр. Ул [бала алудан] пакь! Ул – [беркайчан бернәрсәгә мохтаҗ булмаган] Бай. Күкләрдә булганнар һәм җирдәгеләр – [идарә итү ягыннан] Аныкы гына. [Һәрнәрсәне юктан бар итүче булганлыктан, һәммәсе – Аның гына идарәсе астында]. Сезнең моңа каршы бернинди дәлилегез юк. Әллә сез Аллаһка [Аллаһның баласы бар дип дөреслекне] белмәгән нәрсә белән [наданнарча] яла ягасызмы?
69. [Расүлем! Минем балам бар дигән һәм ширек кушкан мөшрикләргә] Әйт: «Аллаһка яла ягучылар, һичшиксез, уңышка ирешмәячәкләр».
70. [Алар кулында булган берникадәр мөмкинлекләр – ] Дөньяда [тормышлары белән чикләнәчәк бик аз һәм кыйммәткә ия булмаган] бер файдалану [рәхәтлек]. Шуннан соң кайтулары – Безгә. Шуннан соң, инкяр иткәннәре сәбәпле, Без аларга бик каты газап татытачакбыз.
71. Аларга [Мәккә халкыннан булган мөшрикләргә] Нухның [галәйһиссәлам] бик охшаган кавеме белән яшәгән бик әһәмиятле] хәбәрен укы. Менә ул кавеменә әйтте: «И, кавемем! Әгәр минем [озак вакыт буена арагызда Аллаһка дәгъват вазифасын үтәп] торган урыным һәм Аллаһның [берлеген исбатлаган] аятьләренә өндәвем сезгә авырга килсә, мин Аллаһка гына тәвәккәл кылдым. Сез [Аллаһның ширек буларак санаган] уйдырмаларыгыз белән бергәләп [минем белән бәйле] эшегезне бер җайга китерегез, шуннан [бу] эшегез сезгә яшерен булмасын [киресенчә, һөҗүмегезгә ачыктан-ачык чыгыгыз], шуннан соң мине нишләтергә теләгәнегезгә карар бирегез һәм миңа кичектерү бирмәгез.
72. Әгәр [вәгазьләремне кабул итүдән] йөз чөерсәгез, мин бит сездән [нәсыйхәтләрем өчен бернинди дә] түләү сорамадым. Минем әҗерем – Аллаһта гына, һәм миңа [Аның әмеренә берничек тә каршы килмәгән, Аннан башка берәүдән берни дә көтмәгән һәм бөтен хөкемнәренә дә буйсынган] мөселманнардан булу әмер ителде».
73. Алар аны ялганчыга санадылар, Без исә аны һәм янындагыларны көймәдә коткардык, аларны хәлифәләр иттек һәм безнең аятьләребезне ялганга санаучыларны суга батырдык. Ул [Аллаһның газабы белән] кисәтелгәннәрнең ахыры нинди булганын кара!
74. Аннары аңардан соң да Без аларның кавеменә пәйгамбәрләр җибәрдек, алар ап-ачык могҗизалар китергәннәр иде. Әмма алар [ничәмә-ничә могҗиза күрсәләр дә] элек ялган саналган нәрсәләргә ышанмадылар. Без [көферлек һәм кирелектә] чиктән ашкан кешеләрнең йөрәкләренә әнә шулай мөһер сугабыз.
75. Аннары алардан соң фиргавенгә һәм [кавеменең] олуг кешеләренә аятьләребез [һәм могҗизаларыбыз] белән Муса һәм Һарунны [галәйһимәссәләм] җибәрдек. Әмма алар тәкәбберләнделәр, гөнаһ кылуны гадәт иткән кавем булдылар.
76. Аларга Безнең тарафтан хак [дин һәм бүтән могҗизалар] килгәч, [инкяр итәргә көчләре җитмәгәч]: «Һичшиксез, бу – ачык бер сихер», – диделәр.
77. Муса [галәйһиссәлам] аларга җавап итеп]: «Әллә [минем белән җибәрелгән] хак [дин] сезгә килгәч, сез аның турында болай сөйлисезме? Бу сихермени? Сихерчеләр уңышка ирешмәсләр бит. [Мин күрсәткән могҗизалар исә хакыйкатьтән гыйбарәт, шуңа алар дәвамлы кала торган нәрсәләр]», – диде.
78. Алар: «Син аталарыбыз тапкан юлдан безне яздырып, бу җирдә бөеклек сезнең икегезгә [сиңа һәм абыеңа] булсын дип килдеңме? Без сезгә һич ышанмаячакбыз», – диделәр.
79. Фиргавен әйтте: «Барча белемле сихерчеләрне миңа китерегез».
80. Сихерчеләр [Муса [галәйһиссәлам] белән очрашасы урынга] килгәч, Муса [галәйһиссәлам] аларга: «Ташларга теләгән нәрсәләрегезне ташлагыз [да, көчегезне күрик]», – диде.
81. Алар [таякларын һәм бауларын] ташлагач, Муса [галәйһиссәлам] әйтте: «[Аллаһның могҗизалары сихер түгел, менә] Сез китергән нәрсә – [чын] сихер. Һичшиксез, Аллаһ аны юк итәчәк. Һичшиксез, Аллаһ бозыклык таратучыларның эшен төзәтми [киресенчә, тулысынча юк итә].
82. [Сихер һәм шуның кебек золым кылган] Гөнаһлыларга ошамаса да, Аллаһ [әмерләрен һәм карарларын белдергән] сүзләре белән хакны куәтли».
83. Фиргавен һәм аның олуг кешеләренең газаплавыннан куркып, Мусага [галәйһиссәлам] Исраил улларының яшьләре генә ачыктан-ачык, фиргавеннең] кавеменнән бик аз бер токым [яшерен рәвештә] иман китергән иде. Һичшиксез, фиргавен җирдә бер өстенлек иясе иде. Янә, һичшиксез, ул [золым кылуда] чиктән ашучылардан иде.
84. Муса [галәйһиссәлам]: «И, кавемем! Әгәр Аллаһка иман китерсәгез, Аңа гына тәвәккәл кылыгыз. Әгәр сез [Аллаһның казасы һәм тәкъдиренә ихласлык белән бирелгән] мөселманнар булсагыз», – диде.
85. Алар исә әйттеләр: «Без Аллаһка гына тәвәккәл кылабыз. И, Раббыбыз! [Бу кяферләрне безгә җибәреп] Безне ул залимнәр кавеме өчен бер фетнә итмә.
86. Һәм рәхмәтең белән безне кяферләр кавеменнән коткар».
87. Без Мусага [галәйһиссәлам] һәм аның кардәшенә: «Икегез дә кавемегез [кылган намаз һәм гыйбадәт] өчен Мисырдагы өйләрне торак итегез һәм [мәчетләрдә җәмәгать белән намаз укый алмаганыгыз өчен] өйләрегезне намаз кылу урыны итегез һәм намазны торгызыгыз. Һәм [Муса [галәйһиссәлам] әмерләрен үтәгән] мөэминнәрне [дөньяда догаларының кабул булуы, Ахирәттә исә җәннәткә керәчәкләре белән] сөендер», – дип вәхи иттек.
88. Муса [галәйһиссәлам], моның кадәр могҗизалар күрсәтеп тә, өммәтенең көферлектә калырга теләвен күргәч, аларны ләгънәт кылу һәм моның хаклы сәбәбен Аллаһы Тәгаләгә аңлату өчен]: «И, Раббыбыз! Фиргавенгә һәм аның олуг кешеләренә дөнья тормышында [бер сынау буларак] зиннәтләр һәм маллар бирдең. И, Раббыбыз! Нәтиҗәдә, алар [фәкыйрь кешеләрне] Синең юлыңнан яздырдылар. И, Раббыбыз! Аларның малларын һәлак ит! Тилмерткеч бер газапны күргәнчегә кадәр иман китермәсеннәр өчен, Син аларның йөрәкләрен [нык бер мөһер салып] бәйләп куй».
89. [Аллаһы Тәгалә Муса һәм Һарунның [галәйһимәссәлам] бу догаларына:] «Икегезнең дә догасы кабул ителде. Сез [әмерләребезне үтәүне дәвам итеп] туры юлны тотыгыз һәм [Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәрендәге хикмәтләрне] белмәгән [җаһил] кешеләр юлына төшмәгез», – диде.
90. Без Исраил улларын диңгез аша үткәрдек, фиргавен һәм аның гаскәрләре исә золым һәм дошманлык белән аларны куа китте. Ул [фиргавен] бата башлагач: «Һичшиксез, мин Исраил уллары ышанган Заттан башка һичбер илаһ булмаганына иман иттем. Мин дә – мөселманнарданмын!» – диде.
91. [Шулвакыт аңа әйтелде] «Хәзерме? Моңарчы [Аллаһы Тәгаләгә] каршы торган һәм [кешеләрнең иманына комачау иткән] бозыклык таратучылардан идең бит.
92. Бүген Без синнән соң киләчәк кешеләр өчен бер аять [һәм гыйбрәт] булсын дип, сине [җансыз бер хәлдә, ләкин бөтен] бәдәнең белән коткарачакбыз». [Менә бу кыйссада нинди зур гыйбрәтләр бар] Әмма, һичшиксез, кешеләрнең күбесе Безнең аятьләребездән [алар турында фикер йөртүдән] гафилләр[3].
93. Без Исраил улларын [Мисыр һәм Шам өлкәләре кебек яшәү өчен уңайлы] күркәм бер урынга урнаштырдык һәм аларны [тәмле ризыклардан] ризыкландырдык. Алар үзләренә [Тәүратның хөкемнәре белән һәм Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) дөреслеге белән бәйле] гыйлем килгәнчегә кадәр [дини мәсьәләләрдә] ихтилафка төшмәделәр. [Киресенчә, пәйгамбәрләре күрсәткән юлны тоттылар һәм Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) юлын күзәттеләр. Әмма һидаятьтә берләшүләрен кирәк кылган дәлилләргә ирешкәннән соң, ихтилафка төштеләр. Расүлем!] Һичшиксез, синең Раббың Кыямәт көнендә аларның үзара ихтилаф иткәннәре хакында араларында хөкем бирәчәк.
94. [И, Расүлем!] Безнең сиңа [фиргавен, аның кавеме кыйссалары һәм Исраил улларының тарихлары турында] иңдерелгәннәрдән [аз гына булса да] шөбһәләнсәң, синнән алда [илаһи] китап укыганнардан сора. Һичшиксез, сиңа Раббыңнан [чынлыгында бернинди икеләнү булмаган] хак килде. Шөбһәгә төшүчеләрдән була күрмә[4].
95. Аллаһның аятьләрен ялган санаган кешеләрдән була күрмә, юкса [дөньяда да, Ахирәттә дә] югалтучылардан булырсың.
96. Һичшиксез, кешеләр үзләре турында Раббыңның [кяфер буларак үлеп, җәһәннәмдә мәңге калачаклар дигән] сүзенә иман китермәячәкләр.
97. Алар тилмерткеч газапны күрмичә, хәтта аларга һәр аять [һәм могҗиза] килгән булса да [барыбер иман итмәсләр иде].
98. [Һәлакәткә дучар ителгән өммәтләр арасында] Юнысның [галәйһиссәлам] кавеменнән тыш, [газапны күргәннәреннән соң] иман итеп тә, иманнары аңа файда биргән бер [генә булса да] сала [халкы] булдымы соң? Алар [газап галәмәтләрен күргәннән соң] иман китергәч, Без алардан дөнья тормышында хурлык газабын алдык һәм аларны [Безгә мәгълүм] бервакытка кадәр [дөнья нигъмәтләреннән] файдаландырдык[5].
99. [Җир йөзендәге кеше һәм җеннәрнең бөтенесе дә иман итәргә теләп һәм] Раббың [да моның шулай булуын] теләгән булса, җирдәге кешеләрнең һәммәсе дә тулысынча иман китерерләр иде. [Ләкин Аллаһы Тәгалә аларны иман китерергә мәҗбүр итмәде]. Син кешеләрне, мөэмин булсыннар дип, ирексезләр идеңме әллә?
100. Аллаһның ихтыяры белән булмаса, беркем дә иман итмәс. Ул [Аллаһы Тәгалә көферлекне һәм аның сәбәбе булган] газапны исә [аять һәм дәлилләрне уйлап, дөреслекне табу юлында] акылларын кулланмаган [тискәре] кешеләр өстенә яудыра.
101. [Расүлем!] Әйт: «Күкләрдә һәм җирдә булган [һәм Аллаһы Тәгаләнең берлеген һәм өстен кодрәтен күрсәткән] нәрсәләргә [гыйбрәт күзлеге белән] карагыз». Әмма могҗизалар да, кисәтүләр дә иман китермәгән [кире] бер кавемгә файда бирми!
102. Алар [мөшрикләр] үзләреннән алдагы [ширеккә баткан] кешеләрнең [башларыннан кичкән газап] көннәре кебекне көтәләрме әллә? Әйт: «[Бәлагезне] Көтегез, мин дә сезнең белән көтәчәкмен».
103. Шуннан соң Без [һәрвакыт инкяр итүче өммәтләрне һәлак итеп] расүлләребезне һәм [аларга] иман китергән кешеләрне коткарабыз. [Расүлем! Сиңа] Ышанучыларны шул рәвешчә коткару да – Безнең өстә.
104. [Расүлем! Синең динеңнең дөреслегендә шикләнгән һәркемгә] Әйт: «И, кешеләр! Әгәр сез минем динемнән шикләнсәгез, [сезгә динемне аңлатыйм да, аны акыл белән аңлап уйлагыз] мин, [беркайчан да] Аллаһны калдырып, сез табынганнарга табынмыйм, әмма мин сезне вафат иттерәчәк [төрле газапларга дучар итәчәк] Аллаһка гыйбадәт кылам. Һәм миңа [акыл күрсәткән һәм вәхи ачып салган нәрсәләргә инанган] мөселманнардан булуым әмер ителде.
105. [Һәм шул да миңа әмер ителде, ялган диннәрдән тулысынча ерак булган] Хәниф дингә йөзеңне юнәлдер һәм [ни иман, ни гамәл ягыннан] мөшрикләрдән булма.
106. Аллаһны калдырып, үзегезгә ни зарар, ни файда китерә алмаган нәрсәләргә табынмагыз. Әгәр болай итә калсаң, [үз-үзеңә гаделсезлек эшләгән] залимнәрдән булырсың».
107. Аллаһ сиңа [авыру һәм фәкыйрьлек кебек] бер зарар кагылдырса, аны Аңардан башка [йолып] ала алырлык беркем дә юк. Әмма Ул сиңа [саулык һәм байлык кебек] бер хәер [ирештерүне] теләсә, Аның рәхмәтен тотып калырлык беркем дә юк. Ул аны колларыннан теләгәненә ирештерер. Аллаһ – Гафу итүче, Рәхимле.
108. [Расүлем!] Әйт: «И, кешеләр! Сезгә Раббыгыздан хак [Коръән] килде. Кем дә кем [аңа ышанып] туры юлга күнсә, ул үз файдасына гына һидаятькә ирешер. Кем дә кем [инкяр итеп] адашса, ул үз зарарына адашыр. Мин сезгә Яклаучы түгелмен».
109. [Расүлем!] Син үзеңә вәхи ителгәнгә ияр һәм Аллаһ [дошманнарын җиңеп, сиңа ярдәм итү белән арагызда] хөкемен биргәнчегә кадәр [динне ирештерүнең кыенлыкларына] сабыр ит. Ул бит – хөкем итүчеләрнең иң яхшысы.
[1] Адашкан Мүҗәссимә фиркасы, бу һәм моның кебек аяте кәримәләрне ялгыш тәфсир кылып, Аллаһы Тәгаләнең торган урыны бар дип раслыйлар. Хәлбуки, бөтен заманнарны һәм урыннарны юктан бар иткән Аллаһы Тәгалә урыннан һәм чикләрдән соң дәрәҗәдә пакь. «Аллаһы Тәгаләнең колларының өстендә булуы» һәм «Аллаһы Тәгаләнең урыннан пакь булуы» кебек игътикади мәсьәләләр белән бәйле бик күп дәлил, аеруча гасырларының имамнары булган утыз өч мөфәссирнең бу темадагы тиңсез бәяннары «Рух әл-Фуркан» тәфсирендә «Әнгам» сүрәсенең 3 нче һәм 18 нче аяте кәримәләренең ачыкламаларында җентекләп аңлатыла (8/418-425, 511-535).
[2] Әбү әд-Дәрда (радыйаллаһу ганһ) Расүлуллаһтан (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) «дөнья тормышындагы сөенеч» турында сорагач, ул: «Мөселман бер кол үзе күргән яки аның турында башка бер кеше күргән дөрес төш» (Тирмизи, Тәфсир: 11, № 3106, 5/286), – дип әйткән. Әбү Һүрәйрәдән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән бер хәдис-шәрифтә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Миннән соң сөенечле хәбәр бирүчеләр генә калачак», – дип белдергән. Шулчак: «Сөенечле хәбәрләр нәрсә соң ул?» – дип сорагач, ул: «Дөрес төшләр», – дип җавап биргән (Бохари, Тәгъбир: 5, № 6589, 6/2564). Казый Бәйдави (рәхимәһуллаһ) бәян иткәнчә, изге мөэминнәргә күренгән ачылыш-кәшефләр дә мондый төр сөенечле хәбәрләрдән.
[3] Тәфсир әһелләре бәян иткәнчә, Аллаһы Тәгалә фиргавен белән аның кавемен суга батыргач, Муса да (галәйһиссәлам) үз өммәтенә аларның һәлак булуын белдергәч, Исраил уллары күзендә Фиргавен бик зур булып күренгән өчен, алар: «Фиргавен үлмәгәндер!» – дип әйткәннәр. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә диңгезгә аның үле гәүдәсен чыгарырга әмер иткән, һәм диңгез Фиргавенне ярга чыгарып аткан. Менә шушы көннән алып су беркайчан да үлене кабул итмәс була.
[4] Казый Гыядның (рәхимәһуллаһ) «Шифаи шәриф»ендә бәян ителгәнчә, бер генә мөселман да моның кебек аятьләргә тыштан гына карап, Расүлуллаһ та (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бер адәм баласы буларак үзенә килгән вәхиләр турында кайчак шөбһәгә төшә ала, дигән фикер чыгарырга тиеш түгел, чөнки Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһүмә) Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) беркайчан да шөбһәгә төшмәгәнен һәм әһле китапның берсеннән дә бу хосуста бернәрсә дә сорамаганын хәбәр иткән. Моның кебек фараз ителгән сүзләр белән Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) пәйгамбәрлегенең дөреслеге хакында китап әһелләре белеменең ни дәрәҗәдә көчле булганы аңлатылырга тырышылган (Хазин).
[5] Риваятьтән күренгәнчә, Юныс (галәйһиссәлам) Мусулның Нинева шәһәренең мөшрик булган халкына җибәрелгән. Алар аны инкяр итеп, бик үҗәтләнеп каршы торгач, ул аларга өч көннән соң һәлак булачакларын хәбәр иткән. Үзе исә бик үпкәләп һәм ачуланып, аларны ташлап киткән. Вәгъдә ителгән вакыт якынлашкач, күктә куркыныч бер томан һәм кап-кара бер болыт пәйда булгач һәм тизлек белән шәһәрләрен каплап китәрлек итеп өсләренә килә башлагач, Юнысның (галәйһиссәлам) кавеме, куркуга калып, аны күпме эзләсәләр дә, таба алмаганнар, ләкин ул хәбәр иткән нәрсәләрнең дөрес икәнлегенә шиксез ышангач, иске киемнәрен киеп, хатыннарын, балаларын һәм терлек-туарларын алганнар да, биек бер тигезлеккә менгәннәр. Аналары белән балаларын бер-берсеннән аерып елатканнар, үзләре дә чын күңелдән тәүбә итеп, иманнарын күрсәткәннәр һәм бер-берләре белән бәхилләшкәннәр. Бу шул дәрәҗәдә булган ки, хәтта бер кеше башка берәвеннән урлап, өе түбәсенә куйган ташны сүтеп иясенә кайтарган. Шулай итеп алар: «И, Аллаһ! Безнең гөнаһларыбыз, чыннан да, бик зур булды, әмма Син алардан да олугсың. Син безгә Үзең дөрес күргән һәм без лаек булган нәрсәне җибәр», – дип, зар елап дога кылгач, җомга көненә туры килгән бер Гашура көнендә Аллаһ аларның тәүбәләрен кабул иткән һәм, бу аяте кәримәдә белдерелгәнчә, газапның башын күргәннән соң, бүтән котылган бер генә кавем дә булмаган (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин).