Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зыянлы җитештерүдә эшләүчеләр пенсиягә иртәрәк чыга аламы?

Аерым шартларда Россия гражданнары пенсиягә иртәрәк чыга ала. Бу авыр яки сәламтәлек өчен зыянлы булган җитештерүдә эшләгәннәргә кагыла. Мондый җитештерүгә сәламәтлек өчен куркыныч тудырган, имгәнү алу очраклары булган, газлы, радиацияле фон, тавыш һәм яктылык дәрәҗәсе югары булган хезмәт шартлары керә. Болар барысы да һөнәри авыруларга, хезмәткә яраклылыкны өлешчә яки тулысынча югалтуга китерә.

news_top_970_100
Зыянлы җитештерүдә эшләүчеләр пенсиягә иртәрәк чыга аламы?

Зарарлы хезмәт шартларында эшләп пенсиягә кемнәр чыга ала:

- тау һәм җир асты эшләре (файдалы казылмалар чыгару);

- металлургия производствосы (кара һәм төсле металл);

- шартлаткыч матдәләр җитештерү (дары һәм сугыш кирәк-яраклары);

- нефть һәм газ, күмер һәм сланец эшкәртү;

- химия производствосы;

- электроника һәм радиоаппаратура җитештерү;

- төзелеш материаллары җитештерү;

- целлюлоза җитештерү;

- пыяла җитештерү (шул исәптән фарфор-фаянс);

- атом энергетикасы.

Пенсиягә алдан чыгучы һөнәр ияләренең исемлеге Хөкүмәтнең 2014 елның 16 июлендә чыккан №665 карарының 1.2 пунктында язылган.

Беренче исемлеккә шахтер, «кайнар цех» эшчесе, урман җитештерү, коткаручы, тимерюлчы, геолог һәм башка һөнәрләр керә.

Икенче исемлектә: транспорт эшчеләре, азык-төлек һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре, файдалы казылмалар чыгаручылар, очучылар, янгын сүндерүчеләр, артистлар (театр, балет, цирк), мәктәп директорлары, укытучылар, логопедлар, дефектологлар, психологлар һәм башкалар.

Алдан пенсиягә чыгу өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш?

Пенсия чыгу өчен үтәлергә тиешле шартлар:

№1 исемлек буенча

пенсия яшенә җитү (ир-атлар – 50, хатын-кызлар – 45 яшь)

гомуми иминият стажы булу (ир-атлар – 20 елдан да ким түгел, хатын-кызлар – 15 елдан да ким түгел)

махсус стаж булу (ир-атлар – 10 ел, хатын-кызлар – 7,5 ел)

№2 исемлек буенча

пенсия яшенә җитү (ир-атлар – 55 яшь, хатын-кызлар – 50 яшь)

гомуми иминият стажы булу (ир-атлар – 25 елдан да ким түгел, хатын-кызлар – 20 елдан ким түгел)

2017 елдан зарарлы җитештерүдә эшләп пенсиягә чыгу ничек исәпләнә?

Картлык буенча иминият пенсиясенең күләме түбәндәге формула белән исәпләнә:

СП ст = ИПК× СПК,

СП ст – картлык буенча иминият пенсиясе күләме;

ИПК – индивидуаль пенсия коэффициенты (пенсия хокуклары буенча һәркем өчен индивидуаль рәвештә билгеләнә);

СПК – бер көнлек пенсиянең бер коэффициенты бәясе, шуның буенча түләү билгеләнә (бу Хөкүмәт карары белән билгеләнгән төгәл сумма). 2017 елның 1 февраленнән – 78,28 сум.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100