Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зюзя һәм Йоулупукки: Төрле илләрдә Кыш Бабайны ничек атыйлар?

Санта-Николаусның Кар кызы юк, аның урынына ярдәмгә Кнехт Рупрехт йөри.

news_top_970_100
Зюзя һәм Йоулупукки: Төрле илләрдә Кыш Бабайны ничек атыйлар?

Кыш Бабайның һәр илдә үз атамасы бар. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Татарстанда Кыш Бабай бар. Ул Казаннан 80 км ераклыктагы резиденциясендә яши. Аның Кар кызы да бар. Татар Кыш Бабае милли орнаментлы тун һәм түбәтәй кия, диелә бу хәбәрдә.

Россиядә ул Дед Мороз. Дед Мороз Бөек Устюг шәһәрендә яши. Ул славян халыкларыннан барлыкка килә. Христианнарның Николай-угодник фигурасы белән бәйле. 

Белоруссиядә Кыш Бабай Зюзя дип атала. Ул мифик персонаж, Полесьеда яши. Таз башлы, кыска буйлы бабай. Беловежская пущада рәсми Дед Морозлары бар.

Төркиядә Ноэль Баба була. Җылы курортта төрек Кыш Бабае «раштуа бабае» була. 

Германиядә Санта-Николаус һәм Вайнахтсман бар. Санта-Николаусның Кар кызы юк, аның урынына ярдәмгә Кнехт Рупрехт йөри. Аларның капчыгында тыңлаусыз балалар өчен сыек чыбык та була. Соңрак Германиягә Вайнахтсман — ишәккә утырган Кыш Бабай килә. 

Франциядә Кыш Бабай Пер-Ноэль, Нидерланды һәм Бельгиядә Синтерклаас дип атала.

Финляндия Кыш Бабае — Йоулупукки. Бу атама «раштуа кәҗәсе» дип тәрҗемә ителә. Ул битлек кия һәм кәҗә тиресе ябына.

Кытайда Кыш Бабай Шань Дань Лаожен була. Биредә Яңа ел февраль башында бәйрәм ителә. Шань Дань Лаожен озын кызыл халат кия. Башында исә сәер башлык, үзе белән тугры ишәге һәм таягы була.

Япониядә Сегацу-сан һәм Одзи-сан Кыш Бабай килә. Тарихы Сегацу-санга дини герой буларак кабул ителә. 1990 елларда аны Одзи-сан кысырыклап чыгара. Ул Санта-Клаус кебек бүләкләр өләшә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100