«Документлар эшләрбез, органнарга җибәрербез»: Чистайда татар музейлары ни өчен кирәк
Чистай музей тыюлыгы татар музейларын торгызырга алынырга әзер. Бер төркем галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре дәүләттән моның өчен акча сорарга җыена. Чистайдагы мәдәни мирас һәм аңа багышланган музейлар ачу ихтыяҗы турында түгәрәк өстәл артында сөйләштеләр. Чарада «Интертат» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина да булып кайтты.

Түгәрәк өстәлне Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм Бөтендөнья татар конгрессы үткәрде.
- Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде: Чистай каласы һәм Чистай өязендә туып үскән бөек татар шәхесләренә Чистайда музейлар ачу. Яуширмәдә Гаяз Исхакый музеена ремонт ясау. Чистайда Татар мәдәни үзәге ачу. Яуширмәдә Гаяз Исхакый укуларын оештыру. Яуширмә авылында атаклы шәхесләргә: Рәбига Хәкимова, Фәйзи Йосыпов, Сәгадәт Исхакый-Чагатайга экспозицияләр ачу.
Әлеге темага багышланган язма «Интертат»та дөнья күргән иде. Әлеге язмада 12 музей хакында җентекләп язылган, хәтта булачак музейларның адреслары да күрсәтелгән.
Светлана Скучаева «Мулла йорты»н булдырырга тәкъдим итте
«Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы» ТР Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Светлана Скучаева Чистайда татар музейларын ачуга алынырга бишкуллап әзер, ләкин моның өчен төгәл эшләр кирәклеген билгеләп үтте. Мәсәлән, ул «Мулла йорты»н булдыру тәкъдимен әйтеп карады:
– Мөхәммәтзакир ишан Камалов дигәндә, Чистайның иске татар бистәсендә мәчет каршында бер җыйнак кына матур йорт бар. Ул – бер кешенең милкендә. Берничә ел элек ул аны сатуга куйган иде, алга таба да сатуга куячак, белешеп куйдым. Мөхәммәт хәзрәт белән дә сөйләштем: «Ни өчен шул вакытта сатып алмадыгыз, бик очсызга сата, диделәр бит. Йортның тарихи өлешен «Мулла йорты» итеп ясап булыр иде», – дип тәкъдим иттем. Шул чордагы шартларны торгызу, әлеге кешенең тормыш-көнкүреше ничек булганын «Мулла йорты»ндагы типологиядә күрсәтеп булыр иде. Ә алга таба заманча күргәзмә ясарга, бинаның янына килгән кунаклар өчен номерлар ясап булыр иде.
Җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова:
– Мөхәммәтзакир Камаловның Чистай шәһәре уртасында искитмәле йорты була торып та, әлеге кечкенә генә йортка музей ясауны уңышлы тәкъдим дип әйтмәс идем.
Светлана Скучаева:
– Әйе, аерым йорты бар анысы, килешәм.
Сурия Усманова:
– Мөхәммәтзакир Камал төзеткән ике катлы затлы бинаның беренче катында китап кибете урнашкан, икенче катында кешеләр яши. Аларны башка урынга күчереп, бик шәп кенә музей ясап булыр иде. Бу турыда ни өчендер хәтта уйлап карарга да куркалар.
Светлана Скучаева:
– Юк, мин курыкмыйм. Ул йорт турында уйлаганым булды. Борис Пастернакның Чистайдагы мемориаль музее шулай ук 2 кечкенә фатир мәйданчыгында гына урнашудан башланган иде. Тирә-ягында 7 гаилә яшәде. «Мулла йорты» дигәндә, аның Мөхәммәтзакир Камалов музее дип күзалламасак та буладыр...
Светлана Скучаева: «Мин зуррак нәтиҗәгә ирешергә теләр идем»
– Күренекле татар язучысы, публицист, журналист, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел тулуга багышланган «Яңарыш хәбәрләре – традицияләр һәм хәзерге заман» түгәрәк өстәлен оештыру һәм уздыру – 2024 елның әһәмиятле вакыйгаларның берсе булды.
Әлеге чарада музей-тыюлык Гаяз Исхакый мирасын өйрәнүче галимнәр һәм тикшеренүчеләр белән шундый очрашу традициясен дәвам итәчәк һәм 2025 елның февралендә «Гаяз Исхакый укулары»н яңадан башлап җибәрәчәк, дигән карар кабул ителде. Быелның 26 февралендә күренекле Гаяз Исхакыйның 147 еллыгына багышланган «Сүнмәс ут» дип исемләнгән «IV Гаяз Исхакый укулары» булып узды.
Әлеге чара иҗади мирасны популярлаштыруга һәм Гаяз Исхакыйның исемен мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән иде. Һәр дипломантка бүләк итеп китаплар тапшырылды, аларны Татарстан Республикасы Язучылар берлегеннән килгән язучылар тапшырды. Алар арасында: Татарстан Республикасының халык шагыйре Зиннур Мансуров, Татарстанның халык язучысы Вахит Имамов, тәрҗемәче, публицист Фатих Кутлу бар иде. Көчләрне берләштереп, 2025 елда Гаяз Исхакый вафат булган көнгә багышлап, республика күләмендә чара үткәрергә тәкъдим итәм.
Узган ел үзәк юл трассасыннан Яуширмә авылына кадәр юл ремонтланды, бу – туристларның автобус төркемнәренә Гаяз Исхакый музей комплексына баруны активлаштырырга мөмкинлек бирә. Комплексны ремонтлауга килгәндә, Яуширмә авылында музей-тыюлык бинасы – төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты – «ХХ гасыр торак утары» ремонт-реставрация эшләре бәясенең смета хисабы үтәлде, ул тиешле экспертиза үтте. Проект документларының булуы Гаяз Исхакыйның музей комплексын төзекләндерү мәсьәләсен ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең уңай карары белән актуальләштерергә мөмкинлек бирер иде.
Шуны билгеләп үтәсе килә, мин зуррак нәтиҗәгә ирешергә теләр идем. Монда татар халкының күренекле эшлеклеләренә багышланган күргәзмәләребезгә ихтыяҗ зур булсын һәм мәгариф учреждениеләрендә укыту, тәрбия процессына ярашсын өчен, туган тел (татар теле) һәм әдәбиятын өйрәнү программасының эчтәлеге һәм максатлары өлешендә мәгариф министрлыгы белән килештерелгән гамәлләрне карау максатка ярашлы.
Узган елның 16 октябрендә шәһәрнең тарих музеенда «Җүкәтау» темасына Чистай дәүләт музей-тыюлыгы оештырган түгәрәк өстәл булды, анда тарихи ландшафтларны саклау, өйрәнү һәм аларны туризм объектлары сыйфатында куллану мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Без әлеге һәйкәлне популярлаштыру һәм саклау яклы.
2024 елда ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Кәрваннар эзләре буенча» яңа туристик маршрут эшли башлады. Ул Чистай шәһәренең һәм әлеге төбәкнең борынгы тарихын ача, Идел буе Болгар дәүләтенең 3 әһәмиятле үзәге – Җүкәтау, Болгар һәм Биләр мирасын берләштерә. Туристлар кызыксына башлады, дип билгеләп үтәргә кирәк. Болгар музей-тыюлыгы белән берлектә шәһәр тарихы музеенда 2 тыюлык фондыннан – «Бөек Болгар һәм Җүкәтау», «Идел һәм Камада цивилизация», Җүкәтау турындагы стационар экспозициясен тулыландырылды, бу – бөек шәһәрләрнең тарихын тирәнрәк ачарга мөмкинлек бирде.
Музей-тыюлыкка нигез салынганнан бирле диярлек Яуширмә авылында Гаяз Исхакый тарихи-мемориаль һәм этнографик комплексын, «Нур» агач мәчетен, мәдәни мирас объекты – Мөхәммәтзакир Камалов каберен, музейның сувенир салонын карау белән «Чистай мөселманнарының истәлекле урыннары буйлап» экскурсия маршруты эшләнде һәм аңа старт бирелде.
Чистай шәһәре буенча традицион туристик маршрут Татар бистәсенә баруны үз эченә ала. Без аның сакланып калуы, тарихы белән горурланабыз. 2024 елда бу локациядәге һәр йорт турында истәлекне өйрәнү һәм мәңгеләштерү максаты куелды, һәм ул үтәлә дә. Чистай дәүләт музей-тыюлыгы хезмәткәрләре тарафыннан «Татар бистәсе: биналар сөйли» туристик маршрутын популярлаштыру проекты эшләнде. Материалларны ТР архивларында өйрәнү Чистай шәһәренең Татар бистәсендәге 10 бина турында мәкаләләр бастырып чыгарырга мөмкинлек бирде. Алар учреждениенең социаль челтәрләрендә ачык кулланылышында барлыкка килде.
Лена Гайнанова: «Гаяз Исхакый белән бәйле урыннарны бары тик энтузиастлар гына өйрәнде»
Галимә Лена Гайнанова берничә көнүзәк мәсьәләгә тукталды. Алар арасында – Гаяз Исхакыйга Чистайда музей ачу, шәҗәрәсен яңартып эшләттерү, аның белән бәйле биналарга истәлек такталарын куеп чыгу…
– Чистайда Гаяз Исхакыйга аерым бинада музей ачарга кирәк. Яуширмәдәге Гаяз Исхакый музеен энтузиастлар эшләгән иде. Без шундый ук музейны Чистайда да оештырып чыга алыр идек. Беренче чиратта, шул хакта кайгыртып булмас иде микән?
Яуширмәдә Гаяз Исхакыйның шәҗәрәсенә тагын 400 кешене өстәргә кирәк: борынгы кешеләр дә, хәзерге дәвамчылары да табылды. Шәҗәрәсен яңартып алу кирәк. Үз вакытында мин рәссамны, иганәчене тапкан идем. Алар күрешеп сөйләште. Әле вакыт бар дип, эш сузылды. Үзем исән вакытта әлеге шәҗәрәгә өстәмәләр кертеп калдырасым килә.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Гаяз Исхакыйның көндәлекләрен өйрәнделәр, фәлән томлык китаплар чыгардылар. Исхакый иҗатын 30лап фән кандидаты һәм фән докторлары өйрәнде. Алар булган материалга таянып кына эшли, ә калган материаллар чит илдә ята. Казанга якын булган территорияләрдә Гаяз Исхакый белән бәйле урыннарны бары тик энтузиастлар гына өйрәнде, ләкин башка төбәкләрдә дә аның эзе бар. Һәм алар өйрәнүне көтә. Экспедиция оештыру гына димим, барлык материалларны өйрәнү өчен, 2-3 белгечне җибәрергә кирәк. Россиядә булган материалларны да табып, яктыртып бетерә алмыйбыз икән, чит илләрдә бөтенләй дә зур эзләнүләр башкара алмыйбыз.
Казанда базар артында өч йортлы урамга Гаяз Исхакый исемен бирделәр. Оят бит бу. 30 ел элек мәдәният министры урынбасары белән Гаяз Исхакый торган йортларны барлап, исемлек төзеп, шунда истәлек такталары куярга, дип билгеләп чыккан идек. Чистайда Гаяз Исхакый укыган бинада гына татар һәм рус телләрендә элмә тактасын куярга өлгердек. Шушы мәсьәләләрнең хәл ителүен телим, – диде галимә.
Искәрмә: Татарның атаклы шәхесләренә багышлап ачылырга тиешле музейның беренчесе Гаяз Исхакый музее булыр дип планлаштырыла. Музейның концепциясен тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин эшләде.
Рүзәл Мөхәммәтшин: «Бездән һәм сездән генә тормый торган мәсьәләләр бар»
Татарстан Республикасы Халыкара телләрне үстерү секторы мөдире Рүзәл Мөхәммәтшин әлеге мәсьәләне катлаулы дип бәяләде, ләкин хәл итеп булуын әйтте:
– Фикерләрегез, фидакарьлегегез өчен рәхмәт. Беренче тапкыр гына катнашуым түгел. Күрештек, очраштык, сөйләштек. Мәсьәлә авыр. Фронт бик зур, киң. Ләкин акрын-акрын гына хәл итеп булыр кебек. Бездән һәм сездән генә тормый торган мәсьәләләр бар. Кайбер мәсьәләләр, бәлки, якын арада гына чынга ашмас. «Җүкәтау» дәүләт тыюлыгы – хәл ителмәслек мәсьәлә түгел.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла:
– Хәрәкәттә – бәрәкәт. Без шуның өчен җыелдык та.
Рүзәл Мөхәммәтшин:
– Музейлар мәсьәләсенә килгәндә, әлбәттә, һәрберсен хуплыйм. Әмма барыбер үзенең нечкәлекләре бар. Барысы да булыр, Аллаһ боерса.
Гөлшат Галиуллина: «Рәбига Хәкимованың исеме киңрәк яңгырарга тиеш, дип саныйм»
Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор Гөлшат Галиуллина татар теле бүлеген оештырган Рәбига Хәкимованың исеме мәңгеләштерелергә тиешлеген әйтте:
– Хəкимова Рәбига Афзаловна – Чистай төбəгенең күренекле хатын-кызларының берсе, галимə, җəмəгать эшлеклесе. Аның татар тормышына керткəн өлеше бик зур, дияр идем. Беренче чиратта, ул киң җəмəгатьчелеккə Казан дəүлəт университетында татар теле һəм əдəбияты бүлеген оештыручы шəхес буларак билгеле. Оештыру сəлəте булган, бу юнəлештə тəҗрибə туплаган Рабига Афзаловна Мəскəүдə аспирантура үтеп, «Филология фəннəре кандидаты» дəрəҗəсенə диссертациясен яклап, Казанга университетына кайткач, аңа гаять авыр һəм җаваплы вазифа – Татар теле һəм əдəбияты бүлеген оештыру вазифасы йөклəнə. 1944 ел ахырында бик аз штат белəн оештырылган əлеге бүлек алдына куелган төп бурыч булып филологик белемле, югары квалификацияле белгечлəр əзерлəү тора.
Рәбига ханым – татар зыялыларының чишмə башы, төп үзəклəренең берсе булган əлеге бүлекнең килəчəк кыйбласын, эш алымнарын билгелəгəн, традициялəренə нигез салган шəхес. Кызганыч, озак еллар аның эшчəнлеге, тормыш юлы, фəнни эшчəнлеге турында мəгълүматлар бик күренмəде. Соңгы дистə елларда гына аның эшчəнлегенə багышланган мəкалəлəр, җыентыкларда мəгълүматлар күренə башлады. Бу эшчəнлек татар бүлегенең 80 еллык юбилее уңаеннан тагын да активлашты, киң җəмəгатьчелеккə аның исеме яңгырый башлады.
Казан федераль университетының татар теле белеме кафедрасы да бу өлкəдə үз эшчəнлеген алып бара. Аерым алганда, без Рәбига Афзаловнаның туганнарын табып, алар белəн тыгыз элемтə урнаштырдык. Бүлекнең юбилей тантанасы чараларның берсе дə нəкъ менə күренекле шəхеснең эшчəнлегенə багышланган иде. Әлеге түгəрəк өстəлгə килгəн кунаклар арасында иң кадерлелəре – галимнең туганнары булды. Туганнары ярдəме белəн без үзебез дə Рәбига ханымның һəм беренче кафедра əгъзаларының фотосурəтлəрен булдырдык. Бүген исə без галимəгə багышланган экспозиция əзерлəү белəн мəшгуль.
Яңа табылган материаллар, фотосурəтлəр һəм башка мəгълүматлар аның туган ягындагы Чистай төбəге музейлар комплексында да, һичшиксез, урын алырга, исеме киңрəк яңгырарга, аңа багышланган экспозиция булырга тиеш дип саныйбыз, – диде ул.
Алсу Хәкимова: «Фәйзи Йосыповның вафатыннан соң шәхси әйберләрен алып калып булмады»
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музее мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Алсу Хәкимова ТАССРның атказанган артисты Фәйзи Йосыповның тууына быел 24 декабрьдә 115 ел, вафатына 14 февральдә 24 ел булуын әйтте. Кирәк була калса, филармония архивыннан фото, афишаларның күчермәсен җибәрәбез, дип ышандырды:
– Фәйзи Йосыпов – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә (1937-1970) гомере буе эшләгән, халык мәхәббәтен яулаган конферансье, нәфис сүз остасы. Ул заманында 1939 елда эстрада артистларының I Бөтенсоюз конкурсы лауреаты дәрәҗәсенә ирешкән.
Тумышы белән Чистай районы Яуширмә авылыннан. Билгеле булганча, әлеге авылда, әлеге төбәктә күренекле язучы Гаяз Исхакый туган. Исхакыйга авылда музее эшләп килә. Әлеге музей комплексының бер өлешендә шул авылда туган, ТАССРның атказанган артисты Фәйзи Йосыповка да күргәзмә ачарга теләгегез бар, дип аңладым. Сурия Әсгат кызы безгә бу хакта җиткерде.
Фәйзи Йосыповның газета мәкаләләрендә биргән интервьюларыннан күренгәнчә, Гаяз Исхакый булачак артистның балачагында башыннан сыйпаган, Исхакыйның әнисе Фәйзинең кендек әбисе булган, кечкенә Фәйзи Гаяз Исхакыйның абыйсы Хәсән Исхакыйдан беренче дәресләр алган.
Фәйзи ага тормышында алга таба да бик күп зыялы шәхесләр очрап торган, мәсәлән, Кәрим Тинчурин, Мохтар Мутиннарны ул хөрмәт белән искә ала.
Фәйзи Йосыпов фронтта сугышчы да, артист та булып көрәшә. Ул Львов пехота училищесында белем ала, сугыш башлангач, Ленинград фронтына эләгә. 1942 елны Йосыпов 175 нче гвардия укчылар полкына билгеләнә. Аларның дивизияләренә Ленинград блокадасын өзүдә катнашырга туры килә. Сугыш тынган арада, атаклы урыс артистлары Аркадий Райкин, Клавдия Шульженко, Павел Муравскийлар белән очрашып, алар белән бер бригадада сугышчылар өчен концертлар бирә Фәйзи агай.
Аның турында күренекле шәхесләр язган мәкаләләрнең кайберләрен алып килдем. Заманында аның турында Хәсән Туфан: «Шигъриятне халыкка җиткерүчеләрнең алдынгысы, кыю, көр тавышлы матур сүз остасы», – дип язган. Сибгат Хәким: «Әдәбиятны халык арасында популярлаштыручы, армый-талмый эзләнүче талантлы артист», – дигән.
Илһам Шакировның менә бу язмасында бик матур истәлекләр китерелә: ул: «...Аның сөйләве бервакытта да ялыктырмый. Ул җай гына, ятыш бер көй белән сөйли һәм, иң әһәмиятлесе, һәр сөйләгән әйбернең аерым үз музыкасын таба...» – ди.
Айрат Арсланов: «...Конферансье эшенең бөтен нечкәлекләрен язуымның сере шунда, татарда беренче конферансье Фәйзи Йосыпов дип тәкрарлыйм икән, аның үз өстенә нинди авыр йөк алганын, бу катлаулы да, шул ук вакытта иҗат ләззәте дә бирә торган һөнәр белән аның күп дистә еллар буена шөгыльләнүе бездә, аның коллегаларында, аңа карата тирән хөрмәт, соклану хисләре уята иде», – дип әйтә.
Рамил Курамшин, аны «сәхнә генералы» дип йөртә идек, ди: «Ул, шаян әсәрләр белән беррәттән, күзеңә яшь китерә торган әсәрләр дә сөйли иде. «Шаян» әсәрләр дигәннән, аның репертуарында беркайчан да «билдән түбән» мәзәкләр булмады, чөнки ул – нормаль юмор белән дә тамашачыны көлдерә белә торган чын оста иде».
Әлфия Авзалова: «Конферансье буларак ул шулкадәр халыкның мәхәббәтен яулады ки, аны сәхнәдән чыгармыйлар иде».
Әйе, тамашачыларны рәхәтләндереп көлдерә һәм тәрбияли торган чыгышлары белән 70 ел сәхнәдән төшмәгән, 10 меңнән артык концертларда катнашкан сәхнә остасы була ул. Ул заманында бик күп сәхнә осталарны: Рәшит Ваһапов, Зифа Басыйрова, Динә Сираҗетдинова, Усман Әлмиев, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова һәм башкаларның концертларын алып бара. Фәйзи ага Татар дәүләт филармониясеннән (элеккеге администрация бинасы) ерак түгел, Толстой урамында урнашкан йортта яшәде. Сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашуга берничә тапкыр килде. Инде 90 яшькә якынлашканда да, көр тавышлы, шаян күңелле иде Фәйзи агай.
Безнең архивта аның 15ләп фотосы, афишалары саклана. Чистай музееннан Татар дәүләт филармониясенә мөрәҗәгать-хат белән чыксалар, без аларга күчермәләрен җибәрә алабыз. Тик кызганыч, аның шәхси әйберләрен алып калып булмады. (Вафатыннан соң, туганнан туган энесенең аларны тапшырасы килмәде.)
Түгәрәк өстәлнең нәтиҗәсе: «Тәкъдимнәрне җыеп документларын эшләрбез, тиешле органнарга җибәрербез»
Сурия Усманова: Сезнең белән киңәшләшәсе иде. Түгәрәк өстәлдә бик күп, бик кирәк фикерләр яңгырады, түгәрәк өстәл документларын нинди формада эшлик икән?
Рүзәл Мөхәммәтшин: Бар булган тәкъдимнәрне этапларга бүләргә кирәк. Беренче этап – 2025-2027 елларда эшләргә мөмкин чаралар, ә икенче этапка катлаулырак проблемаларны кертергә. «Дорожная карта» форматында эшләргә кирәк.
Түгәрәк өстәл документларын протокол, резолюция форматында да, шулай ук төрле органнарга мөрәҗәгать форматында да җибәрергә мөмкин дип саныйм.
Ркаил Зәйдулла: Әйтелгән фикерләрне искә алып, түгәрәк өстәлдә яңгыраган бар тәкъдимне җыеп, документларын эшләрбез, тиешле органнарга җибәрербез.
...Очрашу, фикер алышу бик файдалы булды, барыгызга да рәхмәт, – дип, 3 сәгать дәвам иткән түгәрәк өстәл тәмам булды. Түгәрәк өстәлдә әйтелгән теләк-тәкъдимнәрне чынга ашыруда дәүләт органнары ярдәм итәрме? Тора-бара вакыт күрсәтер. Чистайда татар музейлары тулы куәткә эшли башлар, дигән өметтә калабыз.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар: Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, Татарстан Республикасы Халыкара телләрне үстерү секторы мөдире Рүзәл Мөхәммәтшин, Татарстан Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов, «Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы» ТР Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Светлана Скучаева, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Республикасы халыкларының тарихи-мәдәни мирасы бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Эльмира Сәлахова, Болгар Ислам академиясенең Ислам мирасы үзәге җитәкчесе Сөләйман Рәхимов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Альфред Халиков исемендәге археология институтының өлкән фәнни хезмәткәре Наил Нәбиуллин, Аксубай районы Түбән Татар Майнасы авылы мәктәбе директоры Рафик Насыйров, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Исламны өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Илдус Заһидуллин, Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры урынбасары Лариса Айнетдинова, Татарстан Милли музее филиалы Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова, галимә Лена Гайнанова, Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музее мөдире Алсу Хәкимова, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова.