Журналист Юлай Низаевка багышлап шигырь язганнар
Юлайның Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлавына багышлап, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, данлыклы юрист Люция Әблиева шигырь иҗат иткән.

«Интертат» электрон газетасының социаль челтәрләрдәге аккаунтларда 8 Март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан «Интертат» журналисты Юлай Низаевның видеотәбрикләве чыкты һәм бәйрәм көненең хитына әйләнде. Әлеге видеороликка йөзләгән кеше репост ясады. Ә язучы, шагыйрә Люция Әблиева Юлай Низаевка багышлап шигырь иҗат итте.
«Бер-берсенә якын сүзләр –
«Галәм» һәм дә ки «гамәл».
И бутамаска тырыша
Юлай Низаев бермәл.
Бәйрәм белән хатын-кызны
Котлау – түгел җиңел эш.
Камерасы комачаулый,
Түбәндә тора, имеш!
Кая карарга да белми,
Юлай и көяләнә.
Җитмәсә, коллегалар да,
Шаярышып, бәйләнә.
Урысчалап, «провернем» дип,
Куйды азактан Юлай.
Бар галәмне бу гамәле
Шаклар катырды бугай!»
Люция Әблиева
Видеоның идеясе – журналист, СММ белгеч Милена Новикова. Кадрларны төшерүдә шулай ук журналист Илзирә Гыйздуллина катнашты («Илзирә, монысын тот әле әзрәк өстәрәк», – дип, ул шуңа дәшә).
Видеоны кабат карыйк:
Юлай Низаев – яшь журналист, Татарстан һәм Россия журналистлар берлекләре әгъзасы.