Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Журналистикага хакыйкатьне яратучы, әлеге профессиягә гашыйклар һәм тугрылар килә»

Бүген - Матбугат көне.

news_top_970_100
«Журналистикага хакыйкатьне яратучы, әлеге профессиягә гашыйклар һәм тугрылар килә»
Фото: Абдул Фархан / "Татар-информ" архивы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлады.

«Хөрмәтле журналистлар, нәширләр, полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм тибрәтүчеләр! Сезне Татарстан Республикасы Матбугат көне белән чын күңелдән котлыйм.

Бүгенге көндә мәгълүмат кырының чиге юк. Журнал-газета сәхифәләрендә яңалыкларны «коры» яктыртуга алмашка җанлы, хисле, кайчакта кискен дә, аралашу килде, анда профессиональ журналистлар гына түгел, ә «яңа медиа» вәкилләре – блогерлар, мессенджерлар һәм социаль челтәрләрдән файдаланучылар да бик теләп катнаша.

Чынлыкта, һәркем Интернет киңлекләрендә үз фикерен әйтә, нинди дә булса проблема хакында фикер алышуга кешеләрне җәлеп итә, фикердәшләрен туплый ала. Шушы шартларда без масс-медиа вәкилләреннән бастырыла торган мәгълүматның дөрес һәм һәрьяклап үлчәнгән булуын, язмаларның җаваплы һәм җитди язылуын, журналист этикасы принципларының тайпылышсыз үтәлүен көтәбез.

Бүген Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары гомумроссия мәгълүмат кырында лаеклы урын алып тора. Күп очракта нәкъ менә сез җәмгыятьтәге кәефне билгелисез, республика халкының тормыш кыйммәтләрен һәм яшәү юнәлешләрен булдыруга йогынты ясыйсыз. Дәүләт хакимияте органнарының журналистлар бергәлеге белән ачыклык, килешеп һәм аңлашып эшләү мохитендәге хезмәттәшлеге куандыра.

Күппартиялелекне ныгыту шартларында һәм чираттагы сайлау циклы чорында башкача була да алмый. Сентябрьдә VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау булачак. Бу сайлау кампаниясендә генә түгел, ә алдагы бөтенесендә – Татарстан Республикасы Рәисен һәм муниципаль советлар депутатларын (2025 ел), IX чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын (2026 ел) сайлауларда да мәгълүмати фонның нинди булуы сезнең һөнәри осталыгыгыздан, хәбәрдар һәм гадел булуыгыздан торачак. Әлеге процессларда катнашучылар өчен бу бик тә мөһим.

Кадерле дуслар! Республика алдында олы бурычлар тора. Татарстанга берничә халыкара иҗтимагый-сәяси, мәдәни чараны һәм спорт чарасын үткәрү ышанып тапшырылды, аларны яктыртуда массакүләм мәгълүмат чаралары турыдан-туры катнашырга тиеш.

Шушы көннәрдә республикада «Россия – Ислам дөньясы»: KAZANFORUM» XV Халыкара икътисади форумы уза, алда безне БРИКС илләренең спорт уеннары, БРИКС дәүләтләре башлыкларының саммиты һәм башкалар көтә. Болар барысы да өстәмә җаваплылык йөкли, без аларны, һичшиксез, башкарып чыгачакбыз.

Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, җәмгыятькә кирәкле хезмәтегез, укучыларыгызга карата гадел һәм ихтирамлы булуыгыз, кешеләргә хакыйкатьне җиткерүгә омтылышыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Барыгызга да күтәренке рух һәм илһам чишмәгезнең саекмавын, бетмәс-төкәнмәс иҗади куәт, тынычлык, бәхет һәм иминлек телим! Бәйрәм белән!» диелә котлауда.

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе, «Татмедиа» АҖ Директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен Татарстан Матбугат көне белән котлады.

Журналистика тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннарын Татарстан Республикасы Матбугат көне белән тәбриклим. Бүгенге заман бөтен медиа җәмәгатьчелегенә аерым бер җаваплылык йөкли», - ди Әсгать Сәфәров.

Ул журналистларның үткер сүзе һәм принципиаль позициясе кешеләргә бертуктаусыз мәгълүмат агышында югалмаска ярдәм иткәнен билгеләп узган.

«Югары осталык, һөнәри традицияләргә тугрылык, яраткан республика язмышына һәм хезмәткә битараф булмаган мөнәсәбәт киләчәктә дә Татарстанның журналистлар корпусы эшендә төп сыйфатлар булачагына ышанам. Барыгызга да энтузиазм һәм иҗади уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек телим», - диелә тәбрик хатында.

Татарстанның Матбугат көне уңаеннан, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

«Хөрмәтле коллегалар, һөнәри бәйрәмегез - Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!

Бүген республиканың журналистлар корпусы - төрле һөнәр белгечләре. Олы команда белән сез зур эш башкарасыз - Татарстан халкына актуаль, сыйфатлы һәм хакыйкый мәгълүмат җиткерәсез.

Бүген республика массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре цифрлы форматларны актив үстерә һәм аудитория белән элемтәнең яңа технологияләрен үзләштерә. Проектларыгыз белән сез әхлакый ориентирлар формалаштырасыз, мөһим хәбәрләр җиткерәсез һәм җәмгыять белән хакимият арасында диалог урнаштырасыз.

Махсус хәрби операция барышын яктырту да мөһим юнәлеш санала. Безнең коллегалар фронтның алгы сызыгында безнең солдатлар белән бергә. Гомерләрен куркыныч астына куеп, алар безне саклаучыларның хәрби хезмәтен яктырта. Аларга һөнәргә тугрылыгы һәм батырлыгы өчен рәхмәтемне белдерәм.

Һөнәри бәйрәм көнендә тармакның барлык вәкилләренә рәхмәт сүзләре җиткерәм. Чын күңелдән иҗади ачышлар, яңа идеяләр, журналист эшендә уңышлар һәм журналистның төп сыйфаты - объективлыкка омтылуны телим. Нык сәламәтлек, бәхет, сезгә һәм якыннарыгызга иминлек телим!» - диелә агентлык җитәкчесе котлавында.

«ТАТМЕДИА» акционерлар җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Татарстан матбугаты көне белән котлады.

«Хөрмәтле коллегалар!

Татарстан матбугаты көне белән «ТАТМЕДИА»да эшләүче һәркемне чын күңелдән котлыйм.

Без тиз үзгәрә, яңа тенденцияләр барлыкка килә торган тармакта эшлибез. Шуңа да, артта калмыйча, аудиториягә оператив рәвештә чынбарлыкны күрсәтеп бару – безнең бурыч.

Журналистикага хакыйкатьне яратучы, әлеге профессиягә чын-чынлап гашыйклар һәм тугрылар килә. Флорид абый Әгъзамов өйрәткәнчә, «гуманизм принципларына таянып һәм «Үзәктә – кеше!» икәнне истән чыгармыйча эшлик.

Бүген «ТАТМЕДИА» акционерлар җәмгыяте составында 100дән артык мәгълүмат чарасы эшли. Һәркайсының үз юнәлеше, үз аудиториясе бар. Алга таба да үз укучыларыгыз белән элемтәне ныгыту юнәлешендә эшләгез.

Сезгә яңа темалар, яңа геройлар, яңа форматлар телим!

Хәзерге заманда шәхси брендның да бик мөһим икәнен онытмагыз! Татарстан журналистикасында яңа йөзләр күбрәк булсын!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100