news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Журналист Зоя Солошинадан кыстыбый рецепты

news_top
Журналист Зоя Солошинадан кыстыбый рецепты
Фото: Зоя Солошинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Журналист, Данир Сабиров төркемендә ярдәмче Зоя Солошина социаль челтәрдәге сәхифәсендә кыстыбый рецепты белән уртаклашкан.

Кыстыбый камыры өчен 1 йомырка, 1 стакан сөт, 50 грамм атланмай, 3 аш кашыгы каймак, тәменчә тоз, он кирәк була.

Камырны җәяргә, коры табада ике ягын да кыздырып алырга. Көйгән он исе чыкмасын өчен, табаны сөртеп алырга киңәш итә ул.

Җәймәләрнең бер ягын атланмай белән майларга, бәрәңге боламагы җәяргә һәм кыстыбыйны майларга.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар