Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Зоя Солошина Төркиягә барып операция ясаткан

news_top_970_100
Журналист Зоя Солошина Төркиягә барып операция ясаткан
Фотолар Зоя Солошинаның социаль челтәрдеге аккаунтыннан

Журналист Зоя Солошина ринопластика – борынына операция ясаткан. Социаль челтәрдәге сәхифәсендә ул бу вакыйгага бәйле һәр көнен күрсәтеп барды.

Борын формасын ул Төркиядә үзгәрттеп кайтты. Зоя сүзләренчә, анда арзангарак та төшә, табиблар да тәҗрибәлерәк. Бу максатка ул сәламәтлек туризмын кулланган – шуның белән шөгыльләнүче кешегә мөрәҗәгать иткән. Мондый агент табиб та табып биргән, яшәү урынына да урнаштырган.

Элегрәк ТМТВ каналында «Сер булып калсын» тапшыруының алып баручысы булган Зоя Солошина операцияне борынының бераз кәкре булуы һәм суламавы аркасында ясатуын әйтте. Операциядән соң инде өченче көнне авыртулар сизелмәгән. Операция уңышлы үткән, Казанга кайтуга ук ул эшкә керешкән.

Зоя Солошина Данир Сабировта PR юнәлешендә эшли, татар эстрадасына багышланган төркемнәрне дә алып бара.

Ул операциядән соң төшкән фотосын да күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100