Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Зоя Солошина: «Мин үлгәч, «вәт бу хатын рәхәтләнеп яшәде» диячәкләр»

news_top_970_100
Журналист Зоя Солошина: «Мин үлгәч, «вәт бу хатын рәхәтләнеп яшәде» диячәкләр»
Зоя Солошинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Журналист Зоя Солошина социаль челтәрдәге сәхифәсендә бүгенге көн белән яшәргә өнди. «Бүген яшәргә кирәк! Бүген!!!» – дип язган ул.

«Кичә дус кызымда кунакта булдым. Бүләккә күптән вәгъдә ителгән савыт-саба алып бардым. Шундук без аны посудомойкага тутырдык. Әмма дустым: «Ярар, мин моны алып куям, кунаклар килгәч чыгарам», – ди.

«Вәт, үлгәч, кырыгыңда кунаклар килә дә, шул савыт-сабаны чыгарып табын әзерләячәкләр. «Кара әле, нинди матур савыт-сабасы булган, үзе куллана алмый да үлеп китте, диячәкләр», – дим. Кычкырып көлеп җибәрде.

Чынлап та шулай. Ник аны яшереп торырга?! Ярар, кунаклар килгәч тә аны куллан, хәзер дә. Ул кулланганнан юкармый, тишелми. Җитә ул!!!

Мин сезгә акыл өйрәтермен дип уйламыйм, сез үзегез дә беләсез: «Бүген яшәргә кирәк! Бүген!»

Шулай ук дустым белән Мәскәүдә булганда сөйләшеп киттек тә, мин әйтәм: «Мин үлгәч, беләсеңме, нәрсә дип әйтәчәкләр? «Вәт бу хатын рәхәтләнеп яшәде! Йөрисен йөрде, күрәсен күрде!» – диячәкләр», – дим. «Әй, бигрәк җәл, тормышта бернәрсә дә күрми китеп барды», – дип, елап басып тормаячаклар.

Җыйган булсам, әллә кайчан банкта матур гына суммам җыелган булыр иде. Әмма мин… Азмы-күпме акча белән, дөнья күрәм, дип, каядыр чабам… Сатып алган әйберләрне шундук кулланам, сакламыйм… Һәм бер үкенечем дә юк. Әле шул рәвешле тормыш иткәнгә, кешеләр мине бер мәшәкатьсез һәм бик бай яши дип уйлый.

Бүген!!! Шкафның әнә теге почмагында эленеп торган матур күлмәкне бүген үк киеп, берәр ресторанга барып утырабыз хәзер. Барыбыз да! Ә картадагы 25-30 меңгә Истанбулга туда-обратно билет алабыз. Бүген! Комментарийларда бер үк көндә очарга, бер үк ресторанда очрашырга сүз куя алабыз.

Аннары, минем шундый гадәтем бар: бүген кигән эчке киемнәремне кичтән юып, кибәргә элеп ятам. Кем белә, иртән уянмасам: «Бу шакшы яшәгән, киемнәрен дә юмаган», – дип әйтмәсеннәр өчен. Бүген яшәүнең тагын бер дәлиле. Иртәгесе көнгә артык өмет багламыйм, әмма Ходай язган булса, уяначакмын. Шөкер, менә бүген уяндым. Димәк, язган Ходай».

«Искиткеч, күздән яшьләр килде»;

«Акыллы кешедән акыллы сүзләр генә чыга инде ул»;

«Шундый дөрес сүзләр»;

«Эх, дөрес әйтәсез. Әле күптән түгел генә үзем дә шуны аңлый башладым. Бүген яшәргә кирәк», – дип килешкән халык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100