news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Журналист Зоя Солошина колагына алтынчы тишек тиштергән: «Бу ягыма ятып йоклап булмый...»

news_top
Журналист Зоя Солошина колагына алтынчы тишек тиштергән: «Бу ягыма ятып йоклап булмый...»
Зоя Солошинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Юморист Данир Сабировның ярдәмчесе, журналист Зоя Солошина социаль челтәрдәге сәхифәсендә матурлык өчен авыртуга түзәргә әзер булуы турында хәбәр итә. Ул тагын бер алка тагу өчен колагының кимерчәген тиштергән. Хәзер аның колагында 5-6 тишек һәм шул кадәр үк алка бизи.

«2 атна элек колак кимерчәген тиштердем. Ул вакытта авыртмады, әмма менә хәзер 2 атна авырта. «Кимерчәк – ул колакның йомшак җире түгел», – диләр. Левомеколь сөртеп торам. Бу ягыма ятып йоклап булмый. Чәчләрне җыеп куярга туры килә, чөнки колакка эләгеп китсә, рәхәт түгел. Ә болай матур», – дип язган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар