Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Зоя Солошина: «Кияүгә чыктым, бала таптым, аерылдым»

news_top_970_100
Журналист Зоя Солошина: «Кияүгә чыктым, бала таптым, аерылдым»
Зоя Солошинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Журналист, юморист Данир Сабиров командасында эшләүче Зоя Солошина социаль челтәрдәге сәхифәсендә үзе белән тулырак таныштырган. Ул Краснодар краенда туган. Әтисе вафат булгач, әнисенең туган ягы – Башкортстанга күчеп кайтканнар.

Журналист язылучылар өчен кызыклы гаилә хәле темасын да читләтеп үтмәгән.

«Кияүгә чыктым, бала таптым, аерылдым. Болар барысы да бик тиз булды. Мин иремнән киткәндә, кызым Ләйләгә 1,5 яшь иде. Аның белән яшәмәү – минем карарым. Үз тормышымда ниндидер карар кабул итәм икән, кирегә юл юк. Ирем белән яңадан кушылу турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде.

Башта мин Ләйлә белән «снимать» иткән фатирларда яшәдем. Мин башта баланың әтисе «минем фатирда яшәгез, бала белән интегеп йөрмәгез» дигәнен көтеп утырдым. Кызганычка, бәлки, бәхеткәдер, мондый тәкъдим булмады. Шул вакытта бер якын дустым «аннан нәрсәдер көтүдән туктауга синең барысы да килеп чыгачак» диде. Шулай килеп чыкты да!

Мартта ирем белән аерылыштым, июльдә фатир алдым. Уфа фатирында яшәргә дә өлгермәдек, Казанга күчтек һәм кабат «снимать» итеп яшәдек. Шулай килеп чыкты инде, мин Казанда да фатир сатып алдым. Дөрес, ипотекага, әмма аны түләү мөмкинлеге генә булсын. 2 ел кеше фатирларында яшәгәннән соң, үзебезнекенә күчтек. 3 ел, куанып, шунда яшибез», – дип язган Зоя Солошина.

«Атна саен Истанбулга барасыз, фатирга акча каян аласыз?» – дип сораучыга: «Эшләп алам», – дип җавап биргән Зоя.

«Зоя, син минем өчен башка планета кешесе (яхшы мәгънәдә) булып тоеласың. Синең аураң бик үзенчәлекле, синең кебек фикерлисе, синең кебек дөньяга карыйсы килә башлый»;

«Молодец, Зоя! Син ирешкәнгә ирләрнең дә барысы да ирешә алмый»;

«Үз тормышыңны үзең төзү үрнәге»;

«Зоя, син шундый көчле, үз-үзеңә ышанасың, бернидән дә куркып тормыйсың», – дип соклану белдергән журналистның сәхифәсен күзәтеп баручылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100