Чиләбе журналисты Алиса Иванникова авариядә һәлак булган. Аның белән бергә нәни кызы да үлгән. Бу турыда РБК яза.
Чиләбе өлкәсе Журналистлар союзы белешмәсе буенча, авария Южноуральск – Магнитогорск юлында була. Яңгыр вакытында 1985 елда туган йөртүче «Mitsubishi Outlander» машинасы белән идарәсен югалта һәм юл кырыена төшеп каплана.
Иванникова һәм аның 2013 елда туган кызы шушы машинада пассажир була. Алар урында ук үлә. Тагын бер пассажир – 2019 елда туган малай – имгәнә, аны хастаханәгә илткәннәр.
Иванникова 2015 елдан «Искра» газетасы редакциясендә эшли. 2017 елда баш редактор, 2024 елда «ЧелГИД» басмасының баш редакторы урынбасары була. Өч баласы бар, диелә хәбәрдә.