Журналист Венера Аитова тышкы кыяфәтен үзгәртергә куркып тормый. Матур һәм кыю образлары белән социаль челтәрдәге язылучыларын таныштырып тора.
«Алыштыргысыз булырга телисең икән – үзгәр!», – дип КоКо Шанель сүзләрен китергән телетапшырулар алып баручы.
«Үзгәрешләрдән курыкмаска өйрәнәм. Бөтен очракта да. Миңа хәтта ошый да. Ә сезгә ничек?» – дип язган ул яңа фотосы астына.
Шул ук вакытта ул улы Гаязның үзен танымавы турында да искәрткән.