Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Сөембикә Кашапова: «Татар газеталары да гайбәт газетасына әйләнеп бара сыман»

«Татар журналисты» сәхифәсендә татар журналистикасында үз эзен калдырган, тарихка кереп калган журналистлар белән таныштыруны дәвам итәбез. Чираттагы герой – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, бүгенге көндә дә «Мәдәни җомга» газетасында хезмәт куючы журналист Сөембикә Кашапова.

news_top_970_100
Журналист Сөембикә Кашапова: «Татар газеталары да гайбәт газетасына әйләнеп бара сыман»
Рамил Гали

Барысына да үземнең тырышлык белән ирештем

«Үземне бервакытта да яхшы яза торган журналист дип исәпләмәдем»

«Йөрмәгән җир калмады»

«Беркайчан да кемгәдер охшатып язам дип, язып булмый»

«Гайбәт темалары турында язылган материаллар милләтне үстерү өчен бернинди файда бирми»

«Бәйгеләрдә – гаделлек, журналистларга игътибар юк»

«Мине иң нык борчыган мәсьәлә – телебезнең бетүе»

«Журналист һаман йөреп торырга, чараларда катнашырга, аң-белемен күтәреп торырга тиеш»

Барысына да үземнең тырышлык белән ирештем

– Сөембикә апа, үзегез турында сөйләгез әле. Сез кайсы яклардан буласыз, иҗатка мәхәббәт ничек уянды, кемнән күчте икән? Ни өчен журналистика юлын сайладыгыз?

– Саба районы Керәнле авылында туып үстем. Безнең авыл бик матур, Кече Мишә елгасы ярында урнашкан. Балачагыбыз туган як кырларында, болыннарында күбәләкләр белән ярышып уйнап, чәчәкләренә сокланып, урманнарында, тауларында җиләкләр җыеп, елгасында коенып, хозурланып үтте. Әти-әниләр көннәр буе эштә иделәр, без – балалар өйдәге эшләрне карап, печән җыеп, утын ярып, эшләп үстек. Уйнарга да вакыт таптык, урамыбызда безнең ишләребез – балалар күп, туйганчы сикерә, йөгерә, кышын бияләйләр, итекләребез бозланып катканчы, чанада шуып, өйгә кайтып керә идек.

Гаиләбез ишле иде, 6 бала үстек. Хәтерлим: әтием Кыяметдин, мин үскәндә, шигырьләр, мәкаләләр язу белән мавыкты. Алар районыбызның «Җиңү байрагы» дигән газетада басылды. 1960 елларда «Җиңү байрагы» дигән район газетасының юбилее уңаеннан Сабага Казаннан язучылар кайтты. Бәйрәм кичәсенә әтине дә чакырдылар. Шушы бәйрәмнең кадерле истәлеге булып әтинең Хәсән Туфан, Сибгать Хәким, Нәби Дәүли кебек олуг язучылар белән бергә төшкән фотосы, редакциянең әтигә бүләк иткән «Татар халык мәкальләре»нең калын томлыгы саклана. Әтине бик еш шундый әдәби кичәләргә дә чакырып тордылар.

Тормышыбыз җиңел бармады. Күмәк хуҗалыкта эшләгәнгә «таяк куеп» түли торган еллар. Әти авыру иде, шуңа күрә дә ул хуҗалык буенча барлык эшләрне башкара алмады. Бик күп хезмәт әни җилкәсенә кала иде. Тормышыбыз авыр булса да, өйгә көндәлек матбугатны күп алдыра идек. Өйдә рухи байлык, ягъни газета-журналлар, китаплар һәрвакыт күп булды. Ә мин яңалыкка омтылдым. «Социалистик Татарстан, «Яшь ленинчы» газеталарын, «Ялкын», «Казан утлары» журналларын беренче битеннән соңгы битенә кадәр укып бара идем.

Минем китап яратканымны күреп, әтинең сөенеп йөргәне хәтердә калган. Бервакыт әти Казанга барып кайтты. Сумкасы бик авыр. Әни: «Әтиегез бик күп күчтәнәч алып кайткан, ахры», – ди. Ә ул шул елларда нәшер ителгән «Татар поэзиясе антологиясе» дигән саллы китап булып чыкты. «Антология»не ачып-ачып укый торган идем. Моннан тыш Ибраһим Гази, Нәби Дәүли, Габдрахман Әпсәләмов, Әмирхан Еники һәм башка әдипләребезнең әсәрләрен бик яратып укыганым истә.

Алтынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Арча районы Яңа Кенәр сигезьеллык интернат-мәктәбендә белем алдым. Чөнки бу елларда сеңелләрем туды, укырга мөмкинлек калмады диярлек. Интернатта торып уку уңайлырак иде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, директор рөхсәте белән интернатта калып, Яңа Кенәр урта мәктәбендә белем алуымны дәвам иттердем. Аннан соң да укуымны бик тә дәвам итәсем килде. Әмма мөмкинлегем булмавын аңладым. «Колхоз рәисе, укытучы балалары гына югары уку йортларында белем ала, минем кебекләр берсе дә университетка укырга керми. Аларның өс-башлары яхшы, алар янында бу киемнәр белән ничек йөрермен соң?» – дип эчемнән генә уйладым да җитен комбинатына эшкә кердем, җеп эрләүче булып 5 ел эшләдем. Алай да, журналист булу теләге сүрелмәде. Редакцияләргә кыска хәбәрләр язып җибәрә идем, алар «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре»ндә чыкты, әмма бу елларда зур материаллар язганым булмады.

Сөембикә Кашапованың шигырьләре

Фото: Зилә Мөбәрәкшина

Шулай итеп, үзем Казанда җеп эрләүче булып эшлим, ә күңелем һаман белемгә омтыла. Конструктор, аннары секретарь-машинистка булырга курсларда укып карадым, берсе дә күңелгә ятмады. Шуннан соң, рабфак студенты булдым. Әлбәттә, әти-әнием укырга кергәнемне белгәч шатландылар.

Казан университетының журналистика факультетында Васил Гарифуллин, Миңназыйм Сәфәров белән бергә укыдык. Төркемебез бик дус иде, барыбыз бер гаилә кебек булдык, бер-беребезне кайгыртып яшәдек. Хәтерлим: «Төзелештә» күп тиражлы газетасына практика үтәргә җибәрделәр. Төзелеш, төзүчеләр турында материаллар яздым. Төркемдәшем Илдус Сафин язмамны укып чыкты да: «Син болай яза белгәч, нәрсәгә укырга кердең соң?» – дип аптырады. Төркемдәшләрем ихластан сөенә, мактый иделәр.

Укыганда бервакытта да әти-әнидән акча сорамадым. Эшли-эшли укыдым. Лекцияләр тәмамлангач, икенче сменага Мех берләшмәсенең чимал эшкәртә торган цехына эшкә бара идем. Аллаһыга шөкер, гомерем буена беркайчан да акчага интекмәдем. Әҗәткә дә кермәдем. Кызлар хәзер: «Иң яхшы киенүче син идең», – диләр. Бераз эшләп акча туплагач, Мәскәүгә барып, кием-салым алып – киенеп кайта идем.

Сөембикә Кашапованың шәхси архивыннан

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина төшереп алды

«Үземне бервакытта да яхшы яза торган журналист дип исәпләмәдем»

– Кайсы редакцияләрдә эшләдегез?

– Университетны тәмамлаганнан соң кая барырга? Татарстанда 2 төп татар газетасы бар: «Социалистик Татарстан» һәм «Татарстан яшьләре». Аларда, җитәкче урыннарда эшләүче таныш-белешләрем юк, республика газеталарында штатлар тулы. Шуннан соң мине Мамадыш районы газетасы редакциясенә эшкә җибәрделәр. Һәр район халкының үз холкы бар. Әйтик, Сабада – гадирәк, җылырак халык. Турысын бәреп сөйләшәләр. Ә менә мамадышлыларның дипломатлыгын, салкынрак халык булуын күрдем. Ияләшергә туры килде.

«Коммунистик хезмәт өчен» газетасы редакциясе – бик көчле коллектив, Зәки Хәнәфиев – баш мөхәррир иде. Әлеге коллективта Чәчкә Хөснетдинованың язмаларын бик яратып укыдым. Ул бик талантлы, матур каләмле журналист иде. Шигырьләр дә яза иде ул. Аннан бик шәп шагыйрә чыгар иде. Әмма республика дәрәҗәсендә үсеп җитә алмады. Чәчкә Хөснетдинова минем өчен үрнәк журналист булды. «Аның шикелле яза алсам...» – дип, аның язмаларын укып, үземә дә илһам алдым. Зиннур Хәсәнов атлы журналистның тиз, эшлекле язуына соклана идем.

«Коммунистик хезмәт өчен» редакциясе хезмәткәрләре. Сөембикә Кашапованың шәхси архивы

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина төшереп алды

Мин үземне бервакытта да яхшы яза торган журналист дип исәпләмәдем, иҗатымнан беркайчан да канәгать булмадым. Әмма күңелне сөендерә торган вакыйгалар булгалады. Бервакыт Татарстан өлкә комитетының матбугат секторы вәкиле редакциябезнең эшчәнлеген тикшерергә килде. Көне буе «Коммунистик хезмәт өчен» газетасын укып утырды. Кичен редактор бүлмәсендә партия җыелышы башланды. Чәчкә белән мин партиядә түгел, безне кертмиләр. Без ишеккә колакны куеп тыңлыйбыз. Өлкә комитет кешесе минем материалны мактарга тотынды! Мораль темасына язылган мәкаләмне сүтеп җыйды. Бик ошаткан иде.

Редакциядә эшләгәндә мин язып карамаган тема калмагандыр: терлекчеләр, кырда эшләүчеләр, гади эшчеләр... Берсендә «Спартак» колхозының алдынгы сыер савучысы Роза ханым Гарипова турында «Еллар китергән бәхет» дигән язма әзерләп бастырдым. Беркөнне героемнан редакциягә хат килеп төште. «Мәкаләне семьябыз белән укыдык һәм шатландык, чөнки С.Кашапова аны шундый матур итеп, фактлар белән тулыландырып, күңелгә бик тә якын итеп язган. Аны укыган саен укыйсы килеп тора», – диелгән иде. Алдынгы сыер савучы турында миңа кадәр дә шактый гына журналистлар язган булган, әмма иң ошатканы – минем материал булып чыкты.

Мине хатлар бүлеге мөдире итеп билгеләделәр. Ай саен редакциягә килгән хатларга (ул елларда газетага хат-хәбәрләр күп килүе истә калган) күзәтү ясый идем. Шулай ук, шикаять хатлары буенча материаллар әзерләдем. Гомумән, «Коммунистик хезмәт өчен» газетасы редакциясе миңа бик әйбәт мәктәп булды. «Комсомол прожекторы», автоинспекторлар, милиция хезмәткәрләре белән төрле мәсьәләләрне тикшерергә рейдларга да чыга идек. Күз ачып йомганчы дигәндәй, 3 ел үтеп китте. Әмма, әмма... Минем Мамадышта каласым килмәде. Казанга кайтырга – зуррак дөньяга чыгарга омтылдым.

«Йөрмәгән җир калмады»

– Шулай итеп, Казанга аяк бастыгызмы?

– «Мехчы» күптиражлы газетасына корреспондент кирәк булуы ачыкланды. Күп тиражлы газетада булса да эшләрмен, барыбер Казанга кайтам, дидем. «Мехчы»ның баш редакторы Венера ханым Кәлимуллина белән бергә килешеп эшләдек. Ул миңа авыр вакытларда ярдәм итте. Тулай торакта яшәргә бүлмә дә бирделәр. Цехларга чыгып, эшчеләр белән аралаштым, төрле тантаналар, бәйрәм кичәләре турында яздым. Мех берләшмәсендә эшләүнең тагын бер уңай ягы булды – туристик юлламаларны бик арзанга алып, ел саен кая да булса сәяхәт итеп, ял итеп кайта идем. Балтыйк буе илләре, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Кавказ яклары дисеңме... Йөрмәгән җир калмады бугай. Берсендә Адыгея Республикасы башкаласы Майкопта 5 көн тордык та, аркага рюкзак асып, Кавказ тавы аркылы Сочига җәяү чыктык. Студент елларында, Украинага барып, кырларында помидор җыеп, Одесса урамнарын иңләп тә йөрдек. Гомумән, яңа җирләрне күрергә, яңа белемнәр тупларга омтылып гомер иттем.

Сөембикә Кашапованың шәхси архивыннан

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина төшереп алды

СССР таркалгач, гөрләп эшләгән предприятиеләр дә әкренләп кысыла башлады, «Мехчы» газетасында да кыскарту булды. Татарстан Дәүләт Советы карамагында оештырылган «Татарстан хәбәрләре» газетасы редакциясенә эшкә керергә булдым. Редакция Бауман урамындагы Матбугат йортында урнашкан. Бу вакытта улым Рәшит туган иде. Ирем белән бергә озак яшәмәдек. Тулай торакта уңайлы булса да, анда яшисем килмәде, коммуналь фатир сорап йөри башладым. Ышандыралар, әмма һаман бирәселәре килми. Баш редакторыбыз Ренат Харис бер генә шалтыратты, шундук «коммуналка» бирделәр, Аллаһыга шөкер.

Эшкә урнашкач, Белем көненә багышланган материал язарга туры килде. Редакциядә эшләүче Мәгъсүм Гәрәев язманы «теле бик матур» дип мактарга тотынды. Шаккаттым. 1 айга сынау срогы белән алган иделәр, шул редакциядә эшләп калдым. Коллектив та бик әйбәт, көндәлек, зур форматлы газета булгач, кеше дә күп эшли иде: Рәсимә Сибгатуллина, Салисә Гәрәева, Флера Тарханова, Касыйм Тәхау, Мәгъсүм Гәрәев, Нияз Акмал, Сәрмәдия Сөләйман һ.б. белән бергә хезмәт куйдык. Урынбасарларыбыз Илдус Илдарханов, Габделхак Шәмсетдинов киңәшләрен биреп торды. Баш редакторыбыз Ренат Харис редакциябезне уңайлы җиһаз, кирәк-яраклар, журналистларны диктофоннар белән тәэмин итте. Бик сөенеп, рәхмәтле булып эшләдем.

Бер елдан артык «Татарстан хәбәрләре»ндә каләм тибрәткәннән соң, газетаны яптылар. Аның базасында «Мәдәни җомга» атналык газетасы оешты. Анда Зиннур Мансуров редактор булып килде, урынбасарыбыз Газинур Морат булды. Яңа кешеләрне дә чакырдылар, мәсәлән, Саимә Ибраһимованы һ.б. Көндезге ашлар, чәй эчеп алулар бик күңелле үтә иде.

Әмма алга таба матбугат өлкәсендә хәлләр уңай якка китмәде. Әйтик, элек Татарстанның Матбугат министрлыгы бар иде, анда күп дигәндә 17 кеше хезмәт куйган. Аннан соң «Татмедиа» оешты. Анда хәзер йөзләрчә кеше эшли. Безнең редакциядә элек 40лап кеше исәпләнә иде, кыскарта торгач, штатта бармак белән санарлык хезмәткәр һәм журналист калдык. Ни кызганыч, хезмәт хакларыбыз да артмады...

«Беркайчан да кемгәдер охшатып язам дип, язып булмый»

– Остазларыгыз дип кемне саныйсыз?

– Чәчкә Хөснетдинова, Мирхәт Хөснимәрданов, Мәгъсүм Гәрәев, Диләрә Зөбәерова, Расиха Фаизованың язмаларын яратып укый идем. Мирхәт Хөснимәрданов безгә студент елларыбызда да журналист осталыгы дәресләрен бирде.

Беркайчан да бу журналист темаларны бик оста ача, аның кебек языйм әле, дип кенә булмый. Һәр кешенең үз алымы бар, аннан беркайчан да китә алмыйсың. Мәсәлән, Люция Фаршатова, Асия Юнысова, Фәния Хуҗәхмәтова кебек беркем дә яза алмый. Минем дә үз стилем бар.

– Без, журналистлар, бер-беребезне шуның кадәр үк кимсетмәсәк тә, безне кимсетүчеләр бихисап...

– Мине кимсетәләр икән, шунда ук җавап бирә алмыйм. Уйлап йөрим-йөрим дә барыбер әйтәм. Аңа карап, журналистикадан беркайчан да китәсем килмәде, эшемне гомер буе бик яратып башкардым. Йөрергә яраттым. Төрле чараларга барам, конференцияләргә йөрим. Үземә ниндидер белемнәр эстәп кайтам. Шуңа сөенәм!

«Гайбәт темалары турында язылган материаллар милләтне үстерү өчен бернинди файда бирми»

– Татар журналистлары көчле язмый, дигән сүзләрне дә күп ишеткәнем булды. Бу фикер белән беркайчан да килешмәдем, хәтта шаккатып уйланып утырган чакларым бар. Әйтик, Вахит Имамов шикелле шулкадәр тирән итеп, матур тел белән, тиз һәм әйбәт итеп яза белгән бер генә рус публицистын, журналистын да белмим. Чөнки рус журналистлары без язган бик күп темаларны яктыртмый. Без телебез, гореф-гадәтләребез, йолаларыбызны саклау өчен көрәшәбез. Рус журналистлары бу теманы бөтенләй белми, чөнки аларга ул куркыныч янамый. Аннары Зиннур Мансуров кебек һәр җөмләсен, һәр сүзен уйлап, тирән итеп яза торган журналистлар да сирәк. Аның мәкаләләренең өтерен дә төзәтеп булмый.

Рус газеталарындагы язмаларны да яратып укыйм. Соңгы елларда рус журналистларының күбесе мәгълүмати материаллар язу белән мавыга башлады. Үзем язган темаларны рус журналистлары ничек язды, тәкъдим итте икән дип, кызыксынып карыйм. Әмма мин аларны «ах» итәрлек көчле журналистлар» дип әйтә алмыйм.

Без тирәнрәк материаллар язарга, халкыбызны күтәрергә, килеп туган мәсьәләләрне күрсәтергә, аны хәл итү юлларын табарга тырышабыз. Рус журналистлары матбугат, фәнни-гамәли конференцияләр булганда да, мәгълүматны, артык тирәнгә кереп тормый гына, мөмкин кадәр кыска итеп яза. Ә без конференция материалын биргәндә төп мәсьәләне күрсәтергә, аңа басым ясарга омтылабыз. Татар журналистларының аермасы да шунда дип уйлыйм.

Тагын күңелне борчыган мәсьәлә бар. Соңгы вакытта татар газеталары да гайбәт газетасына әйләнеп бара сыман. Аларда җиңелчә темалар күренә башлады! Бу артист бала тапкан, яңа күлмәк алган, пластик операция ясаткан, бер кыз белән егет ташлашканнар, аннары кавышканнар, балалары туган һ.б. шуның кебек темалар. Бу – кешенең шәхси эшләре, мондый язмалардан милләтебезне үстерү өчен бернинди файда юк. Татар газеталары, дәүләт газеталарының шундый язмалар белән тулуы өчен борчылам.

– Рейтинг китерә, диләр.

– Халыкка бернинди файдасы булмагач, нигә кирәк ул? Ул халыкның белемен дә күтәрми, фикер дә өстәми, файдасы да булмый. Укыганда кызык кебек, яратып укыган кебек буласың. Әмма мондый материаллар кешене рухи яктан баетмый. Киресенчә, кәефең төшәргә, күңелсезләнергә мөмкин.

«Бәйгеләрдә – гаделлек, журналистларга игътибар юк»

– Татар журналистларына игътибар турында сөйләшәсе килә, – дип дәвам итте Сөембикә апа. – Җитәкчеләр тарафыннан татар журналистларына игътибар бик аз. Бер мисал китерәм. Яңа ел вакытында, 8 нче Март бәйрәмендә журналистларны Республика Рәисе хозурына җыялар. Әмма анда татар журналистлары бик аз – бармак белән генә санарлык була. «Мәдәни җомга»дан үз гомерендә бер генә журналистның да шунда булганын хәтерләмим. Бу хакта Рәиснең матбугат сәркатибенә дә әйтеп караганым булды, бәлки, анда хат язарга кирәктер. Андый чарада катнашкан журналистларның күбесе Россия мәгълүмат агентлыкларында, федераль каналларда эшли. Татарстанда сенсацион вакыйга була икән, алар шундук хәбәр җибәрә. Алар нигездә мәгълүмати язма була. Ә безнең тирән итеп, тырышып язган материалларга игътибар күрмим.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән

Фото: © Сөембикә Кашапованың шәхси архивыннан

Мәсәлән, 2020 елда «Мәдәни җомга»ның беренче саны дөнья күрүгә 25 ел булды. Бу турыда мин массакүләм мәгълүмат чараларында бер материал да күрмәдем, котлау сүзе ишетмәдем. Шушы хәлгә шаккаттым.

Журналистлар арасында бик күп бәйгеләр уздырыла. Мин бик күп конкурсларда катнаштым, 40лап дипломнарым бар. Шул исәптән, «Бәллүр каләм»дә дә җиңгән идем. Конкурсларда жюрида күбесенчә төрле газеталарның баш мөхәррирләре утыра. Алар үзләренең хезмәткәрләренә урын бирә, ә башка газеталарның журналистлары читтә кала. Мин хәзер конкурсларда катнашмыйм. Дөрес, Аллаһыга шөкер, беркайчан да шикаять белән йөрмәдем. Һәрвакыт кешенең үзенә турыдан бәреп әйтәм, эчемдә тотмыйм, холкым шундый.

«Мине иң нык борчыган мәсьәлә – телебезнең бетүе»

– Сөембикә апа, Сезне Россия төбәгендә яшәүче татарлар да, республикадагы җирле татарлар да белә. Сез бүгенге көндә дә бик актив язасыз, командировкаларга йөрисез. Кайдан шулкадәр көч, энергия аласыз?

– Әйткәнемчә, йөреп тору, кешеләр белән аралашу, яңа белемнәр эстәү, дөнья күрү – үзе энергия бирә. Минем фикерләрем туа, кайткач, шуларны кәгазьгә теркәп куям. Узган ел көзен төбәкне өйрәнүчеләр белән бергә Урал тавы якларына барып кайттык, кайткач, 7 күләмле материал яздым. Чөнки алар – күңелемә төйнәп кайткан фикерләрем иде. Әйтик, Уралда йөргәндә Чиләбе өлкәсе Мөслим авылында булдык. Бу авыл радиациягә эләккән булган. Башка авылларны күчереп бетерсәләр дә, Мөслим халкы радиация вакытында да шунда яшәп калган. Татарларга ярый, дигән мөнәсәбәт тә булгандыр.

Шушы Мөслим авылы турында да бик борчылып яздым. Хәзер Мөслим авылын башка урынга күчергәннәр. Ә мәчетне сүтәргә берсенең дә кулы бармаган, мәчет утырып калган. Ә язманы болай башладым: «Автобусыбыз белән кыр уртасындагы юлдан узып барабыз. Кинәт ялан җирдә ялгыз торган мәчет сискәндерде. Манарасы да, ае да бар...» Күчерелгән Мөслимдә әле һаман да авыру кешеләр яши.

Шулай тетрәндергеч тарихны күңелемә төйнәп куям. Аннан соң, язмасам, кәефем дә булмый. Чарага барасың, кайтасың, язасың, һәм ул газетада басылып чыга. Журналистның чын бәйрәме инде бу. Шушы бәйрәм дә эшләтә торгандыр.

– Сезне татар дөньясы, мәдәният темаларына гына язасыз дип белә идем. Универсал журналист икәнсез.

– Бик күп темаларга яздым. Заманында ЮХИДИ, пенсия, социаль темаларга язып шул өлкәләрдәге белгечкә әйләнеп беткән идем инде. Сорау белән мөрәҗәгать итсәләр, аңлатып, җавап бирә ала идем. Хәзер телебез, гореф-гадәтләребез темасы якын. Ә инде мине иң нык борчыган мәсьәлә – телебезнең бетүе. Телне саклау, тел проблемаларын яктырту буенча үземнән кечкенә генә булса да өлеш кертәм дип уйлыйм. Еш кына татар теле миңа кирәкми, дигән сүзләр ишетәм. Үз телеңне «кирәк» дип өйрәтмиләр.

Транспортта барганда әби кешенең оныгы белән русча сөйләшүе шундук кәефне кыра. Әле ул кайчак «сынок» дип тә әйтә белми, «щенок, щенок» ди. Бала мәктәптән кайтып керә дә, ул аңа: «Кушать будешь?» – ди. Мондый күренешләр бик күңелсез. «Оныкларыгыз белән ник русча сөйләшәсез?» – дип сораганым да бар. «Ничек телим, шулай сөйләшәм», – диләр. Бу инде кешенең милли үзаңы үсмәгәнлеген, аң-белеме тирән булмаганлыгын күрсәтә. Аллаһыга шөкер, улым Рәшитне татарча белә торган итеп үстердем. Без өйдә татарча гына сөйләшәбез. Улым – физика-математика фәннәре кандидаты. Бүгенге көндә программист булып эшли.

– Сезнең белән бергә кичә-бәйрәмнәргә туры килгәнем булды. Анда кайчак татар галимнәре, язучыларының балалары русча сөйләшә башлый, әйтмичә калмыйсыз, йөрәкне тырнап торадыр ул...

– Әйтеп үткәнемчә, җаным авырта. Әйе, русча сөйләшү ул бик уңайлы, ләкин бала үз телен белергә, аны онытмаска тиеш. Әдәби конкурсларның да күбесе дә рус журналистларын, рус язучыларын үстерүгә юнәлдерелгән. Яшь татар каләм ияләрен үстерү буенча бәйгеләр бик аз. Болай барса, тора-бара, татарлар арасында язучылар да бетүгә таба барачак.

Чеп-чи татар авылларында да балалар урамда русча сөйләшеп йөри башлады. Безнең авылда Казаннан кайткан татар балалары урамда үзара русча аралаша. «Нигә русча сөйләшәсез, әниләрегез татар бит?» – дип сорыйм.

Балалары белән туган телебездә шулкадәр матур итеп сөйләшкән ата-аналарны күргәнем булды. Мин аларга рәхмәт әйтеп китәм.

– Хәзерге яшьләрнең, урта буынның, хезмәттәшләрегезнең язмаларын күзәтәсездер...

– Бер чарада берничә журналист белән эшләргә туры килде. Коллегамның исемен әйтмим, әмма аның материалы тирәнтен өйрәнелмичә, тикшерелмичә, өстән-өстән генә язылган иде. Тәнкыйтьләп язган инде үзенчә. Ә теманың асылын аңласаң, мәгънәсенә төшенсәң, тәнкыйтьләр урын да юк иде... Шушы күренешкә шаккаттым. Тышкы билгеләргә карап кына нәтиҗә чыгармыйлар. Бу хәлдән соң ул журналист белән сөйләшә алмыйча да йөрдем.

– Баш мөхәррир булырга хыялланмадыгызмы? Кайбер кешенең карьера төзисе, карьера буйлап тагын да югарырак вазифаларга, дәрәҗәләргә күтәреләсе килә бит.

– Юк, минем бары тик журналист булып эшлисе килде. Беркайчан да югары дәрәҗәгә үрелмәдем. Эшемне бик яратып эшләдем, миңа башкасы кирәкми иде.

«Журналист һаман йөреп торырга, чараларда катнашырга, аң-белемен күтәреп торырга тиеш»

– Кыю фикерле журналистлар бармы?

– Кыю фикерле дип Вахит Имамовны әйтә алам, ул әйтәсе сүзен барыбер белдерә. «Мәдәни җомга»да булмаса, башка газетага язып булса да әйтә. «Татар-информ» журналисты Рузилә Мөхәммәтованың да материаллары кыю. Соңгы елларда үткен каләмле журналистларны рус газеталарында күргәнем юк.

– Татар журналистикасының киләчәген ничек күз алдына китерәсез?

– Татар журналистикасының киләчәге борчуга сала. Казан федераль университетында бакалавриатның көндезге бүлегенә татар журналистларына бюджет урыннары да бетерелде. Татар матбугатында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары аз. Бу инде «татар матбугаты бетсен» дигән максат куела торгандыр, дигән уйлар тудыра.

Татар журналистикасы шул килеш бер читтә кала. Ул кемнәрнеңдер күрсәтмәсе нигезендә алып барыламы, үзеннән-үзе шулаймы? Татар матбугаты өчен тырышсалар, бу хәл булмас иде, бюджет урыннарына кешеләрне кабул итәрләр иде.

– Яшьләр колагына нәрсә әйтер идегез?

– Бер урында гына эшләп утырып журналист булып булмый. Ул очракта күңел мүкләнә, фикер тарая башлый. Журналист һаман йөреп торырга, дөнья күрергә, чараларда катнашырга, аң-белемен күтәреп торырга тиеш, шул рәвешле, фикер дәрәҗәсе үсә. Каядыр барып, яңа әйберләр күргән журналистның гына чагыштырулары барлыкка килә, фикере тирәнәя. Яшь журналистларга күбрәк йөрергә, матур әдәбият һәм журналистик, публицистик материаллар укырга киңәш итәр идем. Җитәкчеләребез тарафыннан да журналистларга күбрәк башка төбәк журналистлары белән аралашу, яңа җирләр күрү мөмкинлеге тудырылсын иде.

  • Сөембикә Кыям кызы Кашапова – 1955 елның 2 августында Саба районы Керәнле авылында туган. Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлагач, Мамадыш районының «Коммунистик хезмәт өчен» газетасы редакциясендә эшли. 1987-1994 елларда «Мехчы» күптиражлы газетасы редакциясендә, 1994 елдан «Татарстан хәбәрләре», 1995 елдан бүгенге көнгәчә «Мәдәни җомга» газетасы редакциясендә хезмәт куя.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100