news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Журналист Регина Ягъфәрова татар орнаменты турында фильм төшерәчәк

news_top

«Миллиард.Татар» басмасы һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты Регина Ягъфәрова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан заманча татар модасы, дизайны һәм орнаменты турында документаль фильм төшерү өчен грант отты. Проект «Орнамент: живой код» дип атала.

Фильм заманча татар орнаментының әһәмиятенә һәм бүгенге көн дизайнерларының татарча бизәк иҗат итү эшчәнлегенә багышланачак. Моннан тыш, проект орнаментның бүгенге көндә заманча визуаль мәдәниятнең – мода, бизәнү әйберләре, аяк киемнәре, аксессуарлар, предмет һәм интерьер дизайнының бер өлеше булуы турында сөйләячәк.

«Без орнаментны искелектән калган әйбер – музей экспонаты яки бизәк буларак кабул итәргә күнеккән. Ләкин минем фильмда орнамент – ул тере тел. Мин Татарстанның заманча дизайнерлары орнаментларны ничек иҗат итүен һәм аңа үз мәгънәләрен салып, аны актуаль модага – урам, предмет, зәркән модасына әйләндерүләрен күрсәтергә телим», – ди Регина Ягъфәрова.

Фильмның режиссеры, идея авторы һәм куючы рәссамы – Регина үзе. Проектны әзерләүдә шулай ук «Кинематография сәнгате һәм медиа республика балалар мәктәп-студиясе», сценарист һәм монтажлаучы Михаил Любимов, продюсер Александр Чернов, оператор Олег Мыльников һәм графика рәссамы Ленар Нуриев катнашачак, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар