Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Рәйсә Борһаниева истәлекле даталары уңаеннан бәйрәм оештырды

news_top_970_100
Журналист Рәйсә Борһаниева истәлекле даталары уңаеннан бәйрәм оештырды
Фото Рәйсә Борһаниеваның шәхси архивыннан

Матбугатта үз урынын булдырган Рәйсә Борһаниева татар журналистикасында моңарчы булмаган шәхси мини-проект оештырган. «Рәйсәләнү» дип аталган әлеге чара Тинчурин театры бинасында узган.

Проект оештыруының, кичәнең максаты турында кызыксынып, без аның белән элемтәгә кердек. Рәйсә фикеренчә, гадәттә, татарларда җырчы, композитор, шагыйрь-шагыйрәләр генә үзләренең юбилей кичәләрен уздыралар. Ә нишләп әле татар журналистларына да иҗатта кайнауларына түгәрәк дата тулу уңаеннан бәйрәм оештырмаска? 

Рәйсә татар журналистлары даирәсе ничектер оялчан, кирәгеннән артык тыйнак, киеренке халәттә, дип саный. «Экспериментлардан куркабыз, болай эшләсәм ярамас, тегеләй язсам килеп чыкмас, дибез. Алай булырга кирәкми. Үз-үзең белән эшләргә, билгеле бер кысалардан чыгарга өйрәнергә, көлкегә калудан читенсенмәскә кирәк. Мин дә элек бик оялчан идем. Ләкин еллар дәвамында мин үз-үзем белән көрәштем, миңа комачаулаган кайбер сыйфатларымны бетердем. Мине хәзер кеше ни әйтер дигән нәрсә бөтенләй борчымый», – ди һәр нәрсәдә үзенчәлек яратучы Рәйсә.

«Рәйсәләнү» кичәсе уздырылуның төп сәбәпләре дә бар. Рәйсә Борһаниевага – 20 яшь! Ничек шулай була ала ул? Әллә вакыт машинасына юлыкканмы, диярсез. Юк, сүз татар матбугатында журналист Рәйсә Борһаниева язмалары күренә башлау турында бара. Ә проектка – 5 яшь. Өченче тагын бер сәбәп ул – аның Тинчурин театрының матбугат үзәгендә эшли башлавы. Кыскасы, шушы форсаттан, Рәйсә хезмәттәшләре, дус-ишләре, гомумән, иҗат кешеләре белән бергә күрешеп, аралашып, рәхәтләнеп ял иткәннәр.

«Кичәне уздыру идеясе кисәк кенә башка килеп, тиз арада оештырылды. Сабантуйлар башланганчы, театр сезоны ябылганчы дип ашыктым. Бәйрәмемә бик теләп тә, килә алмый калучылар күп булды, шуңа күрә мондый очрашуны кабатлаячакмын», – дип вәгъдә бирә Рәйсә. Килә алмаганнар да аны игътибарсыз калдырмаган. Социаль челтәрләрдән бик күп котлаулар кабул иткән ул. 

«Татар дөньясында матур реклама бик таралмаган, бигрәк тә хатын-кыз башлап йөргән андый индустрия юк дәрәҗәсендә. Киләчәктә мин «Рәйсәләнү» дигән реклама һәм PR агентлыгын оештырып, шуның җитәкчесе булырга җыенам», – дип максатлары белән дә уртаклашты журналист. 

Иҗади идеяләре белән кайнап яшәгән креатив журналистны без дә әлеге күркәм вакыйгалары белән котлыйбыз. Киләчәктә дә аңа уңышлар, «Рәйсәләнү» проектының озын гомерле, күпләр өчен файдалы булуын телибез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100