Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Нәфисә Миньязова: «Абый белән 4 ел аралашмадык, ул да гаепле, мин дә...»

news_top_970_100
Журналист Нәфисә Миньязова: «Абый белән 4 ел аралашмадык, ул да гаепле, мин дә...»
Фото социаль челтәрдән алынды

«ТНВ» телеканалында эшләүче корреспондент Нәфисә Миньязованың, хәрби операциягә киткән абыйсына кирәк-яраклар алу максатыннан, халыктан ярдәм соравы хакында язган идек. Нәфисә шушы көннәрдә тагын сторисларга чыкты, туганы белән гади генә булмаган мөнәсәбәтләре турында сөйләде. Аның сүзләренчә, алар абыйсы белән инде 4 ел аралашмаган. Махсус операциягә китәсе көнне дә аларга очрашу насыйп булмаган.

Елмаеп йөри бу, димәгез. Үзем генә беләм йөрәгем ниләр кичергәнен… Шул уй белән йокыга китәм, шул уй белән уянам. Берүзем калсам, рульдә барганда гел баса...

Без бик дус идек. Төрле сәбәпләр аркасында ачуланыштык, 4 ел аралашмадык. Ул да гаепле, мин дә… Махсус операциягә китә, дигәч, мин еладым. «Казаннан озатам, абый, күрәсем килә сине», – дип шалтыраттым. Ләкин аның телефонын урладылар, ул шалтырата алмады. Шул ук көнне аны алып та киткәннәр. Хәзер килен шалтыратса, йөрәгем туктап кала. Куркыныч хәбәр генә булмасын... – дип язды Нәфисә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100