news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Журналист Люция Шәрәфиева: «Чаманы белеп тәнкыйтьләү тормышны яхшыртырга булыша»

«Татар журналисты» сәхифәсендә «Болгар радиосы» яңалыклар хезмәте мөхәррире, Татарстанның атказанган атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Люция Шәрәфиева белән әңгәмәнең икенче өлешен тәкъдим итәбез.

news_top
Журналист Люция Шәрәфиева: «Чаманы белеп тәнкыйтьләү тормышны яхшыртырга булыша»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Тәҗрибәле журналист, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Люция Шәрәфиева – радиоэфирда оператив яңалыклар әзерләп, халыкка җиткерү белән бергә, кандидатлык диссертациясе яклап, яшь журналистлар тәрбияләгән һәм үз авылының саллы тарихын язып калдырган күпкырлы шәхес. Ул «Интертат» укучыларына татар җитәкчеләренең телгә мөнәсәбәте, хәзерге яшьләрнең кыюлыгы, медиада ясалма фәһем дәвере һәм ни өчен һәр журналист үз авылы тарихын язып калдырырга тиешлеге турында ачыктан-ачык сөйләде.

«Балама 1,5 яшь булганда диссертация язып, яклап чыктым»

Люция апа, гаилә, бала үстерү, радиода көндәлек оператив эш... Шулар арасында вакыт табып аспирантура тәмамлау, кандидатлык диссертациясе яклау зур тырышлык сорый. Сез тормышыгызны фәнни эшкә багышламакчы идегезме?

Яшел Үзәндә эшләгән вакытта деканыбыз Флорид Әхмәтович Әгъзәмов: «Син аспирантурага керергә тиеш!» – дип кат-кат чакырды. Ни өчен ул мине фәндә күрергә теләгән, соңрак кына җавабын таптым. Мин бит бишенче курста укыганда ук нәкъ менә тарихи публицистика, матбугат тарихы буенча диплом эше язган идем. «Яшь ленинчы» газетасының сугыш алды чоры яшь хәбәрчеләре турында, 1939-1940 еллардагы матбугатны өйрәнеп, архивларда утырып. Ул чакта латин теле белән беренче очрашуым иде, архивларда әле безнең тарихка кагылышлы латин, гарәп телендә күпме өйрәнелмәгән мирас ята. Ул чорда эшләгән журналистларны, мәкаләләр язган яшь хәбәрчеләрне дә эзләп тапкан идем.

Диплом җитәкчем – күренекле галимә Розалина Шаһимәрдән кызы Нуруллина булды. Флорид Әхмәтович һәр студентына игътибарлы иде ул, шуны истә тотып, чакырган инде. Ул фәнни җитәкчем булырга өлгермәде, каты авырды. Минем белән КФУның ул вакыттагы журналистика һәм социология факультеты деканы Васил Заһитович Гарифуллин эшләде.

Фото: © Люция Шәрәвиеваның шәхси архивыннан

Балама 1,5 яшь булганда диссертация язып, яклап чыктым. Мәшәкате кү-ү-ү-үп, бервакыт әнигә: «Әни, нәрсәләремә соң бу миңа?» – дим. Ул миңа: «Алай димә, бер кирәге чыгар аның», – дип, бала карашырга авылдан килә иде. Башта аспиратураны бетердем, әмма диссертация тәмамланмый калды.

Озак та үтми Флорид Әхмәтович вафат булды. «Ул миңа ышанды», - дип, икенче көнне үк КГУның китапханәсенә киттем. Шул төнне төшемә керде. Сөенгән, шатланган бу. Мин моны ерып чыгам икән, дидем. Яклау вакыты җиткәч кенә, Яңа ел алдыннан диссертация советын яптылар. Икенче елны май аенда Флорид Әхмәтович тагын төшемә керде. Нәкъ шул көнне Васил Заһитович шалтыратып, диссертация советының ачылуы турында хәбәр итте. Флорид Әхмәтовичның теге дөньядан да мине күреп, теләктәшлек белдереп торганына шаккаттым. Аллаһының рәхмәте! Диссертация яклап чыгуга, беренче эш итеп Кол Шәриф мәчетенә киттем, аның рухына дога кылдырдым.

Соңрак мине журналистика факультетына укытырга чакырдылар. 2-3 ел дәресләр алып бардым. Аннан инде Дәүләт имтиханнары кабул итү комиссиясенә куйдылар. Беренче елны Татарстан телерадиожурналистикасының «атасы», легендар Тәүфыйк Камаретдинович Сәгыйтов белән бергә эшләдек. «Сез бит мин диплом яклаганда комиссия рәисе идегез, хәзер бергә утырабыз!» – дип көлешә идек.

Фото: © Люция Шәрәвиеваның шәхси архивыннан

«Яшьләр үз киләчәген алдан күрә, уйлый, акча таба белә»

Бүген студентларга караганда нәрсә тоясыз: хәзерге яшьләр сезнең буын журналистларыннан нәрсәсе белән аерыла? Тумыштан журналист булганнар бармы? Хәзерге студентлар белән дә даими аралашасыз. Буыннар аермасы сизеләме?

– Соңгы елларда студентларга карап, сокланып утырам. Былтыр да, быел да Азия илләреннән, Кытайдан килгән студентлар белән эшләргә туры килде. Кытайда яңалыкларны роботлар эшләгәнне белми идем. Үзем дә алардан яңалык, үсеш алам. Кыюлыкларына шаккатам, ә без тыйнак идек.

Бүгенге яшьләр бөтенләй башка. Алар Россиянең төрле шәһәрләреннән килсә дә, Татарстанның милли сәнгате, тарихы белән тирәнтен кызыксына. Шулай ук үзебезнең күренекле шәхесләребезнең балалары, оныклары да укый. Аларда татарлык бөтенләй беткән, дип әйтә алмыйм.

Мин һәм группадашым Чулпан Әхмәтова (хәзер Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәтендә эшли. - авт.) күп балалы гаиләдән булгач, икәү төнлә икмәк заводында эшли идек, чөнки стипендия акчасы гына яшәр, көн күрер өчен җитмәде. Ул шундый авыр хезмәт: анда кызу мич янында төне буе басып торырга кирәк, бер минутка да китәргә ярамый. Йоклап утырсаң, я ипине мичтән алырга өлгерми калсаң, ипиләрең янып чыга. Шуңа студентлар заводка бер көн керә дә, аннары инде килми, чөнки чыдамлыклары җитми. Без менә шулай итеп акча эшләп, матур киенә алдык.

Хәзерге студентлар исә үзләренең студияләрен, бизнесларын, эш урыннарын булдыра. Яңалыкка омтылалар. Алар үз киләчәген алдан күрә, уйлый, акча таба белә. Яшьләр заманча медиатехнологияләрне тизрәк үзләштерә. Бу бик сөендерә. Без инде күбрәк дәүләт, җәмәгать эше, милләт дип йөрдек...

«Милли матбугат яшәячәк, тик...»

Милли матбугатның бүгенге төп проблемасы, өстенлеге нәрсәдә дип уйлыйсыз? Ул яшәячәкме?

– Милли матбугат хәзер кабалану, кыскалык, социаль челтәрләргә һәм видеоформатка яраклашу юлында. Бигрәк тә эстрада артистларының эчке тормышын селкеп салуны, фаҗигәләрне гадәти вакыйга итеп кабул итәргә өйрәндек. Укучыны шуңа өйрәттек. Шушы темаларның күп укылуын авыр кабул итәм. Кеше фикерли торган язма урнаштырасың икән, ул иң аз карау җыя. Бу бик кызганыч.

Фото: © Люция Шәрәвиеваның шәхси архивыннан

«Татарстан яшьләре», «Юлдаш» газеталарының ябылуын безнең буын авырсынып кабул итте. Кәгазь матбугат калмас, дип уйлыйм. Мин хәзер алтмышка якынлашам. Иркенләп, газета-журнал укый торган чорым. Ләкин озын язмаларны кабул итә алмыйм. Яңалыкларда эшләгәч, ул бер чирдер инде... Ә бит озын язмаларда бөтен хикмәт! Озын текстлар укып кына фикерлисең.

Кайбер студентлардан: «Бөек Ватан сугышы кайчан башланган?», «Россиядә радионы кем уйлап тапкан?» – дип сорыйсың да, белмиләр. Күренекле журналистларны әйтегез, дигәч – аптырап калалар, Ксения Собчак дип утыралар. Телефонда видео гына карау, хәбәрдән йөгереп кенә узып китү аларның тирән фикерләү сәләтен югалта.

Шуңа күрә, озын, тирән аналитик мәкаләләр, кәгазь газета-журналлар безгә фикерләүне, аналитиканы саклап калу өчен кабат кирәк булачак. Милли матбугат яшәячәк, бары тик аның формасы һәм җәмгыятьтәге урыны үзгәрә. Шулай да безнең халыкта озын хикәяләрне, туган як тарихын яратып укучылар әле бар. Блогларда да озын итеп язсалар да, ул үз укучысын таба. Минем улым, мәсәлән, 16 яшендә Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без - 41 нче ел балалары» әсәрен укып чыкты. Ягъни яшьләр барыбер кәгазь китапка, тирән фикерләүгә кайтыр, дим.

Шунысын да искә төшерим әле, 2001 елда көз көне без – бер төркем Россия журналистлары Америкага бардык. Газета уку модада иде. «Иртәнге каһвә эчә торган вакытка газетаны китереп җиткерәләр. Шуңа яңалык искерми», - диделәр. Бәлки безгә дә шундый заманнар килер?

Фото: © Люция Шәрәвиеваның шәхси архивыннан

«Яшь җитәкчеләр, татарча сөйләшергә теләми»

Радио, телевидениедә яңалыкларда эшләүчеләрне бик каты жәллим. «Люция Шәрәфиева – татар җитәкчеләренең иң сөймәгән журналисты», – дип язарсың. Бер проблема барлыкка килде: татар җитәкчеләре, бигрәк тә яшь җитәкчеләр, белеп тә, татарча сөйләшергә теләми. Кайчакта озак итеп сорарга, күндерергә, ялынырга туры килә. Быел, үз гомеремдә беренче тапкыр (40 елга якын матбугат өлкәсендә эшлим), Хөкүмәт йортыннан радио редакциясенә кадәр рәнҗеп елап, иңрәп кайттым. Мине елату бик кыен югыйсә.

Фото: © Люция Шәрәвиеваның шәхси архивыннан

Минем журналистлар арасында «Татарча сорау», дигән кушамат та бар бит инде. Моны миңа заманында Альфред Мөхәммәтрәхимов «чәпәп» куйды. Элек кайбер министрларның матбугат сәркатипләре яныма алдан йөгереп килеп: «Зинһар өчен, Люция апа, татарча сорау бирмәгез инде», – диләр иде. ТНВга, радио яңалыкларына бездән соң килгән журналистларның бу хәл күңелен төшерәчәк. Бездә дә: «Әйдәгез, русча сөйли бит ул, рус телендә генә бирик», – диючеләр дә бар. Без бит татар каналы, нишләп без аны русча бирергә тиеш, дим.

Дөрес, ике дәүләт теле турындагы законны үтәп, кайберсе безне хөрмәтләп, кайберсе «күптәнге таныш» дип, интервью бирүчеләр дә күп.

Фото: © Люция Шәрәвиеваның шәхси архивыннан

Мәсәлән, Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахмановка нинди генә сорау бирсәм дә, ясалма фәһемнән тәрҗемә иттереп, сөйли дә бирә. Калган җитәкчеләрне дә шуңа өйрәт әле, дим. «Алар бу хакта белә», – ди. Димәк, теләк юк. Экология министры булып эшләгән, чуваш милләтеннән булган Александр Валерьевич Шадриковны сагынып искә алам инде. Мишәрчәләп сөйләп җибәрә, оялмый иде.

Кайчак яздырылган тавыш язмалары начар була. Ясалма фәһем аны чистартып бирә, тиздән русча гына сөйләүчеләр тавышы белән татарча да сөйли башлар. Ләкин ул интервью бирүченең күңел җылысын тапшыра алмас инде. Мин татар телле радио-телевидениедә эшләүчеләргә, татарча белмәгән җитәкчеләр белән эшләгәннәре өчен, 20 процент өстәмә түләү кертергә кирәк, дип саныйм. Алар кесәсеннән булса бигрәк тә әйбәт. (Көлә)

Фото: © Люция Шәрәвиеваның шәхси архивыннан

Аннан соң, бүген яза, күрсәтә торган булачак журналистларны – яшь хәбәрчеләрне барын да барлап, аларны үстереп, үсендереп торырга кирәк. Безне кечкенәдән «Яшь ленинчы», «Ялкын» редакцияләрендә эшләүчеләр шулай тәрбияләде.

Хәзер студентлар имтихан тотканда карап утырам: татар, рус төркеме дә, кытай студентлары да бар. Безнең татар яшьләре фикерле, ләкин рус студентлары кыюрак, активрак. Алар фикерләрен әйтергә курыкмый, үз сүзен бирми, синең белән рәхәтләнеп бәхәсләшә дә әле.

Татар журналистикасының киләчәге бар. Династияләр укырга килә. Мәсәлән, быел «Идел» журналында эшләүче Фәридә, «Саба таңнары» газетасы журналисты Ильмира Галимуллинаның кызы укып бетерде. Күренекле каләм осталары Илфир, Фәһим, Айрат Салаватуллиннар нәселеннән ул.

«Олы бала булу – зур җаваплылык»

Саба районы Олы Кибәче авылына багышлап саллы китаплар язгансыз. Туган авылыгыздан алган тәрбия, тамырларыгыз сезнең журналист буларак формалашуыгызга ничек йогынты ясады?

Без гаиләдә 4 бала, мин – иң олысы. Иң олы бала булу – зур җаваплылык. Әти-әни вафат булгач әни урынында да каласың. Мин кечкенәдән: «Нишләп гел миңа соң?», – дисәм, – «Син, аларны карап, булышып торырга тиеш, Син бит олы бала!» – диләр иде. Дөрес тәрбияләгәннәр күрәсең, без үзара бик тату, миңа хөрмәт зур.

Фото: © «Интертат», Рамил Гали

Безнең авыл халкы бик тырыш. Бездә бер кешедә тимер капка була икән, икенче көнне үк башкалар куйдырачак. Һөнәрле, нык тормышлы, динле халык яши. Без үскәндә һәр йортта 5-6шар бала иде. Урамда уйнаганда капка төбендә утырган әбиләр күз-колак булды. Әти-әниләр көне буе колхоз эшендә. Аларның яллары да юк, әле үз эшләреннән соң әниләр чөгендер басуына китә иде. Без чөгендер чүбе утап, печән чабып, утын кисеп, урманда питомникта эшләп үстек. Әти атта йөргәч, ат алып кайту, илтү, су эчертү дә минем өстә иде әле.

Урамыбыз әбиләрен бик сагынып искә алам. Алар, минем әби барысы да намазда иде, дини йолаларны бик үтиләр иде. Студент чакта миннән, әбиең намаз укый, дип көлүчеләр, бүген, Аллаһка шөкер, үзләре дә дин юлында. Совет чорында да безнең авылда Корбан гаетендә урамнан тәкъбир әйтеп баралар иде. Әни безне: «Гает вакытында йоклап ятмыйлар, бәхетегез булмас», - дип бәйрәмдә иртүк уята иде. Минем бабай - әнинең әтисе совет заманында да мулла булып торды. Әтинекеләр ягыннан да данлыклы Сатыш мәдрәсәсендә укыганнар бар. Әти пенсиягә чыккач озак еллар имам ярдәмчесе вазифасын башкарды. Мәет юа, авылдагы дини чараларда актив катнаша иде. Балаларны мөселман Сабан туйларына алып йөрде. 1963 елда дуслары белән гает намазына барган өчен аны комсомолдан да чыгармакчы булганнар, район газетасына да язып чыкканнар.

Әти вафат булгач, авыл малайлары арасында аның истәлегенә «Азанчылар бәйгесе» уздыра башладым. Быел 35 ир бала катнашты, кайчандыр 12 баладан башлаган идек. Быел 4 нче тапкыр оештырдык. Әти балаларны бик ярата иде, 12 малайның тәравих намазларына йөри башлавын, гарәп телен өйрәнүләрен белсә, бик сөенер иде. Мин исә, дин әһелләренең, туганнарның, читтәге авылдашларның, сыйныфташларның бу чарага шулкадәр теләп булышканнарына шатланам.

Быел күрше авылда бергә укыган сыйныфташларым белән киңәштек тә, кызлар арасында да дини бәйге үткәрдек. Дәвамлы булыр, дип ышанам.

Журналист ул – психолог та, дипломат та, юрист та, укытучы да бит инде. Туган авыл миңа күпкырлы яхшы белем, тәрбия биргән, димәк.

Фото: © Люция Шәрәвиеваның шәхси архивыннан

«Журналистларыбыз үз авыллары тарихын язарга тиеш»

Безне яшь чакта олырак коллегалар «Авылыңда дошман арттырасың килмәсә, үз авылың турында язма», - дип өйрәтә иде. Чынлап та шулай. Мәсәлән, күрше әбисен язам икән, ул миңа ошарга, башка күршегә ошамаска мөмкин. 40 яшьтән узгач, башта бер фикер барлыкка килде: мин бит журналист, журналист буларак авылыма нәрсәдер эшләргә тиеш!

Фото: © Люция Шәрәвиеваның шәхси архивыннан

Шуннан туган авылым турында ике китап чыгардым. Беренчесе – авылым тарихына, кешеләренә багышланган – «Эчәр суым синдә, Кибәчем!». Басылып чыгуга сатылып та бетте. Авырлык килгән вакытта иҗатка тотына торган гадәтем бар. Архивларда эзләнеп, кешеләрне, өлкәннәрне сораштырып язган язмалар ул. Әти исән-сау чакта бик күп ярдәм итте, аның хәтере искиткеч яхшы, үзебезнең авыл тарихын гына түгел, күрше-тирә авыллар тарихын да бик әйбәт белә иде. Безнең күршедә үскән, күрше авылга кияүгә киткән Зәйнәп әби Әшрәпова бар иде. Елына, көненә кадәр әйтеп, күп кенә истәлекләр яздырды.

Икенче китабым – «Олы Кибәче авылының Хәтер китабы» аеруча кадерле. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына чыкты. Чынлап әйтәм, андый эчтәлектәге китап хәтта ил тарихында юк. Анда Бөек Ватан сугышында катнашкан, һәлак булган, җиңеп кайткан 149 авылдашымның һәрберсе турында тулы мәгълүмат: фотосурәтләре, дәүләт бүләкләре, алар турында истәлекләр бар. Мин аларның язмышын «Хәтер китабы», ОБД Мемориал сайтыннан гына түгел, «Память народа», «Подвиг народа» сайтлары, полк, дивизияләрнең сугышчан журналлары, якыннары, чит җирләрдәге туганнары, хәрби комиссариатлар, эзтабарлар аша бөртекләп ачыкладым.

Китап чыкканда 11 хәбәрсез югалган авылдашның кайда күмелгән булуын ачыклаган идем. Быел тагын берәү өстәлде. Мин әледән-әле «Память народа» сайтына кереп, яңалыклар белән танышып барам. Аны елдан-ел яңартып торалар, шуңа күрә хәбәрсез югалган туганнарын эзләүчеләргә шуннан файдаланырга киңәш итәм. Татар фамилия, исемнәре бик бозылып язылган, шуңа күрә төрлечә язып эзләгез. Әйтик, бер үк кеше - Фәйзуллин Хан бездә хәбәрсез югалган булып йөри, ә Фәйзуллин Мөхәммәтханның кайда күмелгәне билгеле.

Бу китапта 100дән артык тыл ветераны, сугыш чоры балалары турында да истәлекләр тупланган. Анысын Олы Кибәче мәктәбе укытучылары белән бергәләп яздык.

Беренче Бөтендөнья сугышында катнашучыларны да барлап, исемлеген төзедем, әфган, чечен сугышында катнашучыларны да онытмадым. Китап язганда Кече Кибәче, Төбәк авылларында яшәгән кешеләр турында мәгълүмат очрады, аларны да китапка керттем. Кыскасы, 415 битле, бик затлы кәгазьгә бастырылган басма.

Бер кызык та сөйлим әле, аны чыгаруда күренекле авылдашыбыз Зөфәр Гәрәев бик булышты. Китап чыгарыр алдыннан гына эзтабар-журналист Гөлүсә Закирова «Өч авыллы Икшермә» дигән күрше авыл китабын бастырган иде. Моны минем күрше авыл мәктәбендә бергә белем алган Мәҗит Салихов белән Рашат Җәләев чыгартты, эчтәлеге ягыннан да, бизәлеше ягыннан да искиткеч китап. Миндә «кибәчелек» уянды бит инде, «Туган, безнең китап Икшермәләр китабыннан яхшырак булырга тиеш, затлы кәгазьдә бастырырга кирәк», - дидем. Ризалашты. Суммасын әйтмим инде, бүген дә күп ул. Аның каравы, авылдашларга, киләчәк буыннарга менә дигән бүләк ясадык, сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына бушка өләштек. Әлеге китап өчен хәзер дә рәхмәт ишетеп торабыз.

«Гаиләдә тынычлык, аңлашу булмаса, иҗат белән шөгыльләнү авыр булыр иде»

Люция апа, журналист һөнәрен сайлавыгызны якыннарыгыз ничек кабул иткән иде?

Өйдәгеләр, әти-әнием беркайчан да минем журналист һөнәренә каршы булмады. Киресенчә, һәрчак булышып тордылар. Улымның әтисе фәнни диссертация яклаганда бик ярдәм итте, чөнки ул эш күп чыгымнар сорый. Яңалыклар хезмәте җитәкчесе булып эшләгәндә соңга калып кайткан, ял көннәрендә эшләгән чаклар да бар иде. Андый вакытта баланы сеңлем Рушания белән аның ире Зөфәр алып кала иде.

Фото: © Люция Шәрәвиеваның шәхси архивыннан

Әти-әнием минем белән ачыктан-ачык горурланды дия алмыйм, кешегә дә мактанмадылар, ләкин мине, эшемне яратуларын белеп тора идем. Мин әти-әниемә, туганнарыма бик рәхмәтле.

Улым быел көллиятне бетерде, хәзер ул армиядә. Әтисе белән киңәшеп, шулай карар иттеләр. Ул минем эшем белән һәрвакыт кызыксына. Өстәл янында чәй эчкәндә: «Әни, бүген эштә ничек булды? Ниләр эшләдегез? Күчтәнәч әби, Айнур абый, Артур абый ничек? Чулпан апа, Алсу апа нишли?» - дип минем хезмәттәшләр, дусларның да хәлен белешеп тора. Мин дә аның укуын, дус-ишләрен сораштырам. Кич табын янына җыелгач, көнгә йомгак ясау, серләшеп утыру икебезгә дә ошый иде.

Журналист эше – җиңел эш түгел, ул даими эзләнүдә, юлда, кешеләр арасында булуны таләп итә. Гаиләдә тынычлык, аңлашу булмаса, иҗат белән шөгыльләнү бик авыр булыр иде.

Фото: © Люция Шәрәвиеваның шәхси архивыннан

«Иҗат һәм киләчәккә планнар»

Хәзерге татар радиоларының киләчәген ничек күрәсез?

Радио беркайчан да югалмаячак, ул бары тик формасын гына үзгәртә. Элек радио дигәндә өйдәге радиоалгыч яки машинадагы FM-дулкыннарны гына күз алдына китерсәк, хәзер радио кушымталарга, интернет-эфирларга, социаль челтәрләргә һәм подкастларга күчә.

Фото: © Люция Шәрәвиеваның шәхси архивыннан

Иң мөһиме – радио үзенең төп функциясен югалтмаска тиеш: ул җанлы, эчкерсез һәм оператив аралашу чыганагы, ялгыз кешеләргә иптәш һәм сердәш, урында яткан авыруларга бер юаныч. Компьютер яки ясалма фәһем сүзләрне укый ала, ләкин кешенең йөрәк җылысын, хиссиятен тапшыра алмый. Шуңа күрә радио һәрвакыт яшәячәк.

Медиа өлкәсенә яңа гына килүче яшь журналистларга, радио алып баручыларына нинди төп киңәшләрне бирер идегез?

Беренчедән, кешеләрне, газета укучыларны, радиотыңлаучыларны яратырга кирәк. Бүген вазгыять башка: мәгълүматны тиз җиткерү таләп ителә. Беркайчан да өйрәнүдән туктамаска. Без «Яшь ленинчы» газетасына практикага килгәч шагыйрь Нияз абый Акмал чит тел өйрәнергә кушкан иде. Бүген моңа бөтен мөмкинлекләр бар. Татарстан халыкара чараларны күп үткәрә хәзер, үткәрәчәк тә. Яшь чакта, хәтер шәп чакта чит телләрне, бигрәк тә инглиз, кытай телләрен өйрәнергә кирәк. БРИКС форумында татар телен белүебез дә нык булышты. Казах, төрек, уйгыр, кыргызлар белән татарча аңлашып йөрдек. Кыскасы, татар телен дә онытмагыз һәм оныттырмагыз. Журналистлар да сакламаса, туган телебезне кем генә саклар?..

Икенчедән, тәнкыйтьтән курыкмаска. Чаманы белеп тәнкыйтьләү тормышны яхшыртырга булыша. Шулай да татарларга эчке әдәпне, цензураны да югалтмаска кирәк, дип уйлыйм. Дөньясы социаль челтәрләр белән бәйле булгач, анда да актив булып, ясалма фәһем белән эшләү үзлекләренә өйрәнергә кирәк, ләкин чаманы белеп.

Люция апа, шулай да журналистикада чынга ашмаган хыялыгыз калдымы?

Калды. «Яшь ленинчы» газетасының хатлар бүлегендә эшлисем килгән иде. Безнең чордагы бүлек мөдире Илгизәр апа Сәмигуллина кебек: чәч ясатып, аяк тырнакларын буятып, туфли киеп, редакция коридорыннан тек-тек басып…

Фото: © Люция Шәрәвиеваның шәхси архивыннан

Люция Рафаэль кызы Шәрәфиева – 1967 елның 16 февралендә Саба районы Олы Кибәче авылында дөньяга килгән. Яшел Үзән районы тарихында тәүге тапкыр татар телендә газета чыгаручыларның, татарча радиотапшырулар оештыручыларның берсе, 1995 - 2002 елларда «Яшел Үзән» газетасының баш мөхәррире урынбасары, баш мөхәррир булып эшли. 2002 елның сентябреннән 2012 елның февраленә кадәр «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Яңа гасыр» радиосында яңалыклар хезмәте җитәкчесе була, хәзер «Болгар радиосы»ның яңалыклар хезмәте мөхәррире.

«Бәллүр каләм» республикакүләм журналистлар бәйгесенең «Журналистикада исем» абруйлы премиясе иясе, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре. Филология фәннәре кандидаты. Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең «Бердәмлек» , «Яшел Үзән - Хезмәт фидакарьлеге шәһәре» медальләренә лаек булган. Күпъеллык тырыш хезмәте өчен Татарстан Рәисе, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Дәүләт киңәшчесенең Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. «Эчәр суым синдә, Кибәчем!» китабы өчен Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Мактау хаты юллаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар