Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Люция Фаршатованың улы вафат

news_top_970_100
Журналист Люция Фаршатованың улы вафат
Рамил Гали

Танылган журналист Люция Фаршатова гаиләсенә зур кайгы килгән. Аның улы Илшат вакытсыз арабыздан китеп барган. Бу хакта ул «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә хәбәр итә.

«Улым, бәгырь җимешем, йөрәк парәм, ничек яшәргә соң синсез? Син бит безнен алтын баганабыз, киләчәк тормышыбызнын өмете, ышанычы идең. Калдырдың да киттең. Рухың шат, авыр туфрагың җиңел, каберең якты, урының җәннәттә булсын, балам. Бик-бик авыр бит…» – дип яза Люция ханым.

Журналистның дуслары, туганнары әлеге пост янында кайгы уртаклашу сүзләре калдыралар. Люция ханымның улы Илшат кисәк вафат булган.

«Люция апа, Илдус абый, без сезнең белән бергә кайгырабыз… Илшат безнең йөрәкләрдә игелекле, аралашучан, гел елмаеп торучы, иң әйбәт әти һәм иң әйбәт ул булып калыр. Шулай иртә китеп баруы бик кызганыч. Сабырлыклар телибез сезгә»;

«Люция ханым, әле яңа гына ишеттем. Әй Аллам, бик авыр хәсрәткә дучар булгансыз икән бит… Аллаһы Тәгалә Сезгә нык сабырлык,түземлекләр бирсен инде. Мондый вакытта нинди генә сүзләр әйтергә дә белмисең. Урыны җәннәт түрләрендә булсын, догадан калдырмагыз»;

«Һай, балам икән… Люция ханым, ничекләр түзәргә кирәк? Түзәргә инде, түзәргә... гомере кыска булган икән, бигрәкләр кыска…»

«Әй, Аллам, нәрсәләр булды соң? Аяз көнне яшен суккан кебек булды, Люция! Ачы хәсрәтегезне уртаклашам. Сезгә сабырлык, улыгызның урыны җәннәттә булсын»;

«Люция апа, авыр кайгыгызны уртаклашабыз. Нинди генә сүзләр әйтсәк тә, сезне тынычландырып булмас, чөнки якын кешеңне югалту бик тә авыр. Авыр туфрагы җиңел булсын»;

Люция жаным, Илдус нәнәм, бик зур кайгы инде, балалар. Сабырлык телим үзегезгә, безгә дә бик авыр, җан әрни, ничек тынычланыйк соң... Безгә рәнҗеп китмәсен инде», – дип язалар.

«Татар-информ» редакциясе дә әлеге сүзләргә кушыла, Люция Фаршатова һәм аның якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100