Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Люция Фаршатова-Мавлиева: «Башлыклардан янаулар күп булды. Берсе дә чынга ашмады»

«Интертат» электрон газетасы «Татар журналисты» сәхифәсендә татар журналистикасында үз эзен калдырган, тарихка кереп калган журналистлар белән таныштыруны дәвам итә. Кунагыбыз – 26 ел буена «Ватаным Татарстан» газетасында социаль мәсьәләләрне укучыларга җиткергән, проблемаларны хәл иткән журналист Люция Фаршатова.

news_top_970_100
Люция Фаршатова-Мавлиева: «Башлыклардан янаулар күп булды. Берсе дә чынга ашмады»
Рамил Гали, Люция Фаршатованың шәхси архивы. Дизайн - Светлана Щеглова.

«Журналистика факультетына укырга керә алмагач, тимер юл монтеры булып Уралга эшкә киттем»

– Люция апа, кайсы яклардан Сез?

– Мамадыш районы Көек Ерыкса авылында туып үстем, безнең авылдан Нократ елгасы 7 чакрым. Авылыбыз бик матур, урман эчендә утыра. Шуңа карамастан, әти-әниләр белән печәнгә йөрдек, бөрлегән, җиләк җыярга, болынга каз көтәргә төшә идек. Башкалар бергәләп бара, ә мин, нишләптер, аерым йөри идем. Ялгызлыкны хәзер дә яратам. Нәрсәдер турында хыялланып, үзалдыма сөйләнеп йөри идем.

Көек Ерыкса авылының сигезьеллык мәктәбен тәмамладым. Укытучы, аннан соң кибетче, сатучы булырга хыялландым. Шигырь, хикәя, мәкаләләр яздырта иделәр, мин аларны район газетасы, «Яшь Ленинчы» газетасы, «Ялкын» журналына җибәрә идем.

Шигырьләр, поэмалар ятларга яраттым. Илдар Юзеевның озын поэмаларын ятлап, сәхнәдән сөйли идем. Бервакыт 8нче сыйныфта укыганда, Илдар абый Юзеевка хат яздым. «Поэмаларыгызны яратам, яттан сөйлим», – дип, аңа шигырьләремне җибәрдем. Озын тәнәфестә хат ташучы Илдар абыйдан хатны тапшырды. Дәрес башланды. Классыбыз белән хатны карыйбыз, бөтен кешегә кызык! Әдәбият укытучысы килеп керде. Безне сүгә. Хатны Илдар абый язганына ышанмады, чөнки авылыбызга беркайчан да язучыларның килгәне булмаган. Хат кулдан-кулга китте, аны укытучылар бүлмәсенә дә алып чыгып укыдылар. Шулай итеп, без Илдар абый белән хат языша башладык.

Сигез класстан соң күрше авыл – Дүсмәт мәктәбенә укырга күндерделәр. Дөрес, безгә – 15 яшь, зурлар бит инде! Авылдан чыгып китәсе килде, Минзәләгә авыл хуҗалыгы техникумына зоотехниклыкка укырга барырга булдык. Сыер савучы булып эшләүче апам каршы төште. «Бармыйсың! Фермада мин чиләнгән дә җиткән, укыйсың!» – диде. Ул мине җибәрмәгәч, башка кызлар да бармады. Шулай итеп, Дүсмәт мәктәбен тәмамларга туры килде.

Мәктәпне тәмамлагач, журналистика факультетына укырга керергә хыялландым. Илдар абый да: «Казанга килгәч, мине күрмичә китмә», – дип хат язып салды. Мамадыштан ерак китмәгән кеше – берүзем Казанга юнәлдем. Укырга керергә дип, документларымны алдым, кулда – Казанда яшәүче туганнарның адресы язылган кәгазь. «Кольцо»га килеп төштем, беренче троллейбуска утырырсың, диделәр. Ә нәрсә ул троллейбус, трамвай? Мин аларны беләмме? Нәрсә ул троллейбус, дип сораша торгач, күрсәттеләр.

Илдар абый белән күрештек. «Университетта Нил исемле абыем – зур галим, профессор эшли, документларыңны алып килерсең, шуның белән бергә тапшырырбыз», – диде. Очрашырга дип сөйләштек. Ә мин очрашуга бармадым. Оялдым, киреләндем. Шушы 2 олы шәхес мине – маңка бер кызны көтеп торганнары башыма да килмәде! Икенче көнне документларны үзем генә тапшырдым, аннан соң тулай торакка урнаштым.

Имтиханга бардым, хикәя яздым. Яттан белгән шигырьләремне язып тутырдым. Ә шигырьләрдә тыныш билгеләре күп! Һәм минем хикәям 4/3ле булды. Конкурс – 1 урынга 5 кеше. «Кемем бар? Керә алмыйм инде», – дидем дә авылга кайтып киттем. Менә шундый кире, үзсүзле бала булдым! Сүз уңаеннан, безнең класстан беребез дә укырга керә алмады. Кайсы – Мамадышка, кайсы Түбән Кама, Чаллы, Казанга эшкә урнашырга китте.

Ә мин авылда идем. Сентябрьнең берендә әти белән болынга утын әзерләргә төшеп киттек. Үзем пычкы тарттым, күздән яшь акты, әтигә күрсәтмәскә тырыштым. Шулкадәр рәнҗедем. Әни янына Свердловск өлкәсеннән Хәмдия әби кайткан иде. «Бездә әйберләр тулып ята, акча күп, хезмәт хакы яхшы», – дип сөйләп утырды. Ул вакытта Байкал –Амур магистрале (БАМ) төзелеше башланган иде. Шулай итеп, Хәмдия әби сөйләгәннәргә кызыгып, аңа ияреп, дус кызым Гөлсинә белән Свердловск өлкәсе Серов станциясенә барырга юлга чыктык. Буем – метр ярым, тимер юл төзергә – чуен юлга киттем. Янәсе, акча эшләп кайтабыз да укырга керәбез, эшкә урнашабыз…

Төнлә поездда барганда, әллә нинди уйлар килде: «Мин кая барам? Кая киттем? Әти-әни нәрсә уйлап чыгарып җибәрде икән?» – дим. Новая Ляля шәһәренә урнаштырдылар. Вагоннарда яшәдек. Тирә-якны әйләнеп йөри башладык. «Кара, авыл өйләре дә бар икән», – дим үзем эчемнән. Новая Ляляда бер өйдә татарча киенгән әбиләрне күрдек. Чуар яулыкларын матур итеп япканнар, күлмәк кигәннәр. «Әниләрегез юләрме әллә? Ул бит – авыр эш!» – дип әйттеләр. Татар әбиләре белән аралашып яшәдек. Алар намаз укый иде.

Без 1нче разрядлы тимер юл монтеры булып эшләдек. Бик авыр эш. Тимер юлның шпаллары астына набойка белән вак ташлар тутыра идек. Инструментлар – 20шәр килолы чүкечләр. Аларны күтәреп барырга, кайтырга кирәк. Ә безнең кебекләр күп: Татарстан, Башкортстаннан татарлар, башкортлар акча эшләргә килгән.

Дус кызым белән Свердловск өлкәсендә 1 ел эшләдек. Без – ике юләр, ике романтик – татар телендә стенгазеталар чыгардык. Урал тимер юл инженерлары электромеханик институтында укыдык. Ярты ел укыгач, институтны үз теләгем белән ташладым да кайтып киттем. Күңел тартмады. Минеке түгел иде ул. Журналист буласы идем бит! Казан университетына татар журналистикасы факультетына укырга кердем. Ниһаять!

Остазлар турында: «Асия Юнысова кебек тел бер журналистта да юк»

– Өйдә – гаилә, балалар, кулыгызда – журналист белгечлеге дипломы. Шундук журналист булып эшкә керештегезме?

– «Татарстан яшьләре» газетасына язгалый идем, ләкин эшкә чакырмадылар. Үзем дә сорамадым. Мөмкин дә булмагандыр, дим. Хатын-кыз журналистлар юк иде. Бөтен җирдә ирләр генә, хатын-кызларны алалар дип, башка да килмәде. Штаттан тыш хәбәрче булдым. Берзаман Нәбирә Гыйматдинованың ире – курсташым Рифкать Бикчуров очрады. «Социалистик Татарстан»га корректор кирәк. Иртәгә шул-шул вакытка кил, сөйләшеп карыйк әле», – ди. Җаваплы сәркатип Шәех Забиров янына кердек. Кыяфәте җитди булса да, бик яхшы кеше иде. «Корректорның нәрсә эшләгәнен беләсеңме? Кайда, кемдә укыдың?» – дип сорашты. Нәрсә икәнен дә белмичә, «әйе, әйе» дип, кыюланып җавап бирдем.

Кешенең эшләгәнен карап тордым да, икенче көнне эшкә керештем. Беребез сүзен-сүзгә чагыштырып, оригиналдан карап бара, икенчебез «полоса» укый. Ул вакытта эшебез шулкадәр катлаулы иде шул.

Бәхеткә, Исмәгыйль Шәрәфиевның хатыны – Роза Шәрәфиева туры килде. Бик белемле, эрудицияле, акыллы хатын иде. Аннан бик күп нәрсәгә өйрәндем. Бер каршы сүз әйтмичә, мине эшкә өйрәтте. Бик рәхмәтлемен.

5 ел корректор булып эшләдем. Ләкин үземнең дә мәкаләләр язасым килде. Язганнарымны өлкән журналистлардан укыта идем. Мирхәт Хөснимәрдәнов дигән бик шәп журналист бар иде. Иң беренче остазым дип аны саныйм. Ул вакытта барлык газета-журналларда бер калыпка салынган текст иде, партия заманы бит. Ә Мирхәт абый «калыптан чыгып» язды. Язмага, урыны-урыны белән, бер җыр куплеты, мәзәк, цитата кертеп җибәрә ала иде.

Икенче остазым – журналист Илсөяр Хәйруллина. Бөтен Татарстан журналистикасында аерылып торган 2 журналист бар иде, ул да булса – Асия Юнысова белән Илсөяр Хәйруллина. Илсөяргә кадәр һәм Илсөярдән соң да икътисад темасына татар телендә яза белүче журналист юк.

Асия Юнысова кебек тел бер генә журналистта да юк. Аның язганнарын хәзер дә кат-кат укыйм. Гадәттә, мәкаләләрне караламага язып эшли идек. Сез хәзер компьютерда язасыз, төзәтәсез. Бик җайлы. Элек газетада басылып чыксын өчен материалыңны язып, төзәтеп, кат-кат күчерәсең, күчерттерәләр. Чөнки «өстеңдә» бүлек мөдире, аның кураторы, редактор урынбасары, сәркатип, баш мөхәррир бар... Шуңа күрә кат-кат эшкәртергә туры килә. Ә Асия биремгә барып кайта иде дә, машинистка янына утырып, мәкаләсен әйтеп яздыра һәм менә дигән язма чыга. Алдан язмый, ручка тотмый иде ул. Менә шундый оста журналист!

Фатих Хөсни, Мөхәммәт Мәһдиевның китапларын елына 1 тапкыр булса да укып чыгам, чөнки алардагы кебек тел беркемдә дә юк. Аларның язганнарын укып ләззәт кичерәм.

«Урамда барган Президентны туктатып, аннан интервью алу берни дә тормый иде»

– Озак еллар авыл хуҗалыгы, иҗтимагый тормыш һәм сәясәт бүлегендә «кайнагансыз».

Хатлар бүлегенә 100дән артык, кайчак 200әр хат килә иде. Аларның һәрберсе диярлек минем кул аша үтте. 2 ел эшләдем. Партия съездлары яки партия җитәкчеләре вафат булганда иртәнге 4кә кадәр эшли идек, чөнки Мәскәүдән материаллар телетайп аша төнге 11дә генә килә. Аны газетага бирү өчен, укып чыгарга, тәрҗемә итәргә, җыйдыртырга, салдыртырга кирәк. Корректорлар, дежур журналистлар, мөхәррир урынбасары укырга тиеш.

Җаваплы сәркатип булып эшләвем ошады. «Кайный» торган эш. Кинәт хезмәттәшебез Илдар абый Максутов үлеп китте. Ул вакытта мөхәррир Мөнир Әһлиуллин иде, мине чакырды да: «Булса, синнән генә була. Эшләп кара әле. Без «янабыз», – диде. Ул вакытта фатир алу бик авыр, безнең редакциягә ел саен 1-2 фатир бирәләр иде. «Фатир бирсәләр, иң элек сиңа тапшырачакбыз», – дип тә ышандырды. Ул вакытта 2 балам, ирем белән 1 бүлмәле 11 квадрат метрлы «малосемейка»да яши идек. Мөнир абый сүзендә торды – фатир бирдерде. Аның өчен «Ничек инде, чиратсыз?» – дип, тавышланып йөрүчеләр дә булды.

Җаваплы сәркатип эшенә ир-атлар гына чыдый ала, чөнки көн-төн чабарга, бөтен кешене җайларга кирәк. 2 ел да булмады, хатлар бүлегенә күчтем. Кеше булмагач, авыл хуҗалыгы бүлегенә күчерделәр. Сәясәт бүлегенә кеше кирәк булды, анда да эшләдем. Иң яратмаганым – сессиягә йөрү иде.

Бервакыт вице-президент Василий Лихачевтан интервью алырга бардык. Сөйли-сөйли бу, әмма язарга әйбер юк! Сөйли-сөйли, әмма сөйләгәне «су» булып чыкты. 3 сәгатькә сузылгандыр. «Үләм, моны ничек оештырып чыгарыйм?» – дим үз-үземә. Мин ул материал белән шулкадәр чиләндем һәм бу өлкәдән күчерүләрен сорадым.

Аннан соң, хатлар һәм социаль мәсьәләләр бүлеген җитәкләдем. Хәзер бөтен журналист социаль темага яза, ул вакытта андый әйбер юк иде.

– Хәзерге проблемалар белән ул вакыттагылары ни дәрәҗәдә аерыла иде?

– Мәсәлән, 90нчы елларда пенсия фонды аерылып чыккач, пенсия реформалары башланды, социаль иминият фонды, профсоюзлар һ.б. темаларга «Ватаным»да даими яздым, укучылар да көтеп ала иде. «Люция Фаршатова шуны гына аңлатсын әле безгә», – дип, әле дә хатлар килә, диләр. Аны халыкка аңлатучы юк, авыл халкына «чәйнәп» бирергә кирәк.

Ул вакытта җитәкчеләр бик ачык иде. Безнең буын 90нчы елларны шулкадәр сагынып искә ала, чөнки матбугатка ирек бирелде, башкача яза, бик күп аралаша башладык. Урамда барган Президентны туктатып, аннан интервью алу берни дә тормый иде. Бөтен җитәкче, туктап, һәр сорауга җавап бирә. Президент, премьер-министрның телефон номерлары булмаса да, вице-премьер, хакимият башлыкларының телефон номерлары өстәлдә торды. Аларга туры шалтыраттык. Хәзерге кебек хезмәткәрләргә түгел, үзләренә мөрәҗәгать итә идек.

Суверенлык вакытында өлкән, дәрәҗәле кешеләрнең фикерен сорашырга кирәк иде. Асия Юнысова, янәсе, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллиннан фикер ала... Шалтыратып та тормый, үзе яза. Аннан соң шалтырата. «Шундый сорау иде, шулай яздым, сез ризамы?» – дип сорый. «Син шәбрәк язгансың әле», – дип җавап кайтаралар. Аяз абый Гыйләҗевның Асия апага карата әйтелгән сүзе бар иде: «Син журналистикага – әдәбият, әдәбиятка журналистика алып кердең».

90нчы елларның уртасында Татарстан хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы бар иде, аны Зилә Вәлиева җитәкләде. Аның белән актив эшләдек. Алдынгы хатын-кызларны: совхоз, завод директорларын газетада чыгара идек. Тора-бара, гаилә темасына да яза башладым. Аның турында әллә ни язу юк иде. Баштан «Чыбылдык арты» дигән рубрика керттем. Хәзер инде секс турында кем генә язмый, ә мин секс турында язмадым, гаиләнең эчке тормышын чагылдырдым.

Аермасы шундадыр – без бөтен темаларны колачларга тырыштык. Файдасы булсын, һәркөнне үзгәрешләр белән танышып барсын һәм нәтиҗә ясасын дип, гади халык күзлегеннән яздым. Бүгенге көнгә кадәр «Ватаным Татарстан» редакциясенә хатлар килә икән, димәк, нәтиҗәсе булган.

Журналистикадагы үзгәрешләр турында: «Хәзер халык журналистларга, проблеманың хәл ителәсенә ышанмый»

– Темалар ничек үзгәрде? Сезне иң күбесе нәрсә борчый?

– Стилистика борчый. Журналистика бик тә җиңеләйде. Рәмис Латыйпов белән Рузилә Мөхәммәтованы беркайчан да укымыйча калмыйм, Рузиләнең фикерен кайбер очракта кабул итәргә, кайчак бәхәсләшергә мөмкин, әмма язуын һәм үзен бик тә хөрмәт итәм. Рәмис Латыйповны да хөрмәт итәм, әмма аның «кзк» дип, кыскартып язуларын һич тә кабул итә алмыйм.

Темаларга килгәндә, кеше хакында язу юк. Җитәкчеләр һәм артистлар турында язу модада. Кайсы гына газета-журналны, сайтны алма, шоу-бизнес «чәчәк ата». Бер яктан, кызыктыр ул. Безнең заманда зыялылар һәм халык катламы бар иде. Хәзер зыялылар катламы бетеп бара. Элита һәм калган халык бар. Зыялылар – шуның арасында бер бөртек. Шоу-бизнес бөтен катламны яулап алды.

Җитәкчеләрнең нәрсә белән шөгыльләнгәннәре, нәрсә уйлаганнары турында язучы юк. Әйтүемчә, үзләренә шалтыратып, проблемаларны ачыклый идек. Гади халык белән аралашу югалды. Инвалидлар, авырулар турында темалар ешрак яктыртылсын иде, халык белән элемтәдә тору, дигән сүз бу. Аңлыйм, махсус операция темасы тыелган, әмма ул халыкка кирәк. Партия заманы, без партиячә эшләргә тиеш шикелле... Әмма без һәрвакыт «эзоп теле» белән яза идек. Хәзер дә «эзоп теле» белән эшләргә була! «Эзоп теле» белән язу да – сирәк күренеш. «Ватаным Татарстан»да «эзоп теле» белән Рәшит Фәтхерахманов һәм Наил Шәрифуллин яза.

Укытучы нәрсә эшли? Мәгариф системасындагы проблеманың иге-чиге юк... Ул проблеманы язучылар сирәк. Мәсәлән, дәреслекләр проблемасы. 5 оныгым бар, 4есе мәктәптә укый. Алар миңа татар теле буенча дәрес әзерләшергә ярдәм сорап шалтырата. 3-4нче класс баласына шундый авыр күнегүләр бирәләр икән. Филолог буларак: «Белмим», – дип әйтергә туры килә. Мин аны аңламыйм.

Авыл хуҗалыгында фермерларның проблемасы юкмы? Бал кортлары күпме үлде – ул проблема түгелме? Эшмәкәрлек өлкәсе, базарда, кафеда «кара» халык кереп тулды. Авиатөзелеш районында татар кешесе кафе ача алмый, рөхсәт юк. «Татар халык ашлары» йортын Александр Донской алып ята, ул проблема түгелме? Бауман урамы да татарныкы түгел. Язучылар да, беркем дә дәшми. Матбугат битендә күрмим.

Журналистларны надан дип тә әйтәсе килми... Вахит Имамов әйтә, яза бит. Вахитне нишләп тыймыйлар? Данил Гыйниятов та «Ком сәгате» тапшыруына чакыртып сөйләтә, Илзирә Юзаева да проблеманы яктырта.

– Элек халык проблеманы хатка язып җибәргән, ә хәзер алар журналистка...

– Ышанмыйлар. Проблеманың хәл ителәсенә ышанмыйлар. Элек «Социалистик Татарстан»да берәр җитәкче турында язма чыкса, ул кешене эштән алалар иде. Андый хатлар күп булды. Мин һәрвакыт ике якны да тыңларга, аңларга тырыштым.

Журналист тикшерүе турында: «Арттан машина ияреп йөрде, район башлыгы «тентү уздырам» дип янады»

– Журналистка мөнәсәбәт ничек иде соң? Үз мисалыгызда сөйләгез әле.

– Районга барганда «попутка»ларга, автобусларга утырып чыгып китә идек. Мәсәлән, Сарманга бер көн бара идек, икенче көнне эшли идек, өченче көнне генә кайта идек. Ул вакытта проблемалар хәл ителә иде. Түбән Камада 2 укытучыны мәктәп директоры кыерсыткан иде, анда барып хәл итеп кайттым.

Элек көчле журналистлар эшләде, аларга мөнәсәбәт тә әйбәт иде. Рифкать Сираев тәнкыйтьләп яза иде, Хөснимәрданов бара икән, димәк, проблема хәл ителә, дигән сүз. Алдан шалтыратып, районга килә идек. Каршы алып, илтеп куялар, кунакханәгә урнаштыралар иде. Иң элек, беренче секретарьгә керәсең. Ул үзенекеләргә күрсәтмә бирә. Журналистның сөйләшүен, очрашуын тыясы түгел, эшенә кысыласы түгел, дип әйтә иде.

Берзаман районнарга башлыклар куя башладылар. Алар кылана иде... «Өеңә кайтып җиткәнче өеңдә тентү була», «адресыңны белү берни дә тормый», «балаларың мәктәптә укый» һ.б. янаулар бик күп булды. Аллага шөкер, берсе дә тормышка ашмады. Әмма ул башлыклар урыннарыннан «очты». Күрәсең, мондый хәл минем белән генә булмаган, Бабай (Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев – авт.) конкрет кеше ул, үзенекеләрен яклап тормый иде. Гаепле икән, димәк, гаепле.

Үзгәртеп кору заманы. Редакциягә бер авылдан хат килде. Колхоз рәисе итеп бер «жулик»ны куйганнар, ә халык риза түгел. Халыкны рәнҗетә, сугып җибәрә икән. Халык шул колхозда үскән үз кешесен куярга тели икән. Хатта: «Килегез», – дип язылган иде, чөнки район газетасында бу проблеманы яза алмыйлар. Мондый ситуациядә, шалтыратып тормыйча, авылга кайтып керә идек.

Машинага утырып, Балык Бистәсе районына кузгалдык. Бара торгач, арттан «койрык» барлыкка килде. «Ватаным Татарстан» журналисты килә, дигән хәбәр өстәгеләргә ишетелгән, димәк. Хакимият машинасы иде ул. Бер авылга борылып киттек. Бәхеткә, каршыга бензин машинасы очрады. Тиз генә бензовозга күчеп утырдык та юлыбызны дәвам иттек. Хакимият машинасы олы юлда узган-барган һәр машинаны туктатып, тикшереп тора икән. «Теге журналист кына якын килә күрмәсен, имеш!» Безнең машинаны да туктаттылар. Игътибар итеп тормадылар, киттек.

Без кайтып җиткәндә, «гаугалы» авылда җыелыш башланган иде. Шулкадәр шау-шу! Яңа колхоз рәисе яклылар чәчрәп-чәчрәп сөйли. Мин тыңлап торам. Шулай, рәттән-рәткә: «Ватаным Татарстан»нан журналист кайткан!» – дигән сүз таралды. Мине алгы рәткә кертеп утырттылар. Җыелыш бөтенләй башка төс алды. Халык әйтәсе сүзен әйтте, үз кешесен яклап чыкты.

Мин хакимиятне күрмичә китә алмадым. Администрация бинасына төштек. Кабинеттан тавыш килә. «Җыелыш бара», – диделәр. Берзаман кызарынышып чыктылар. Хакимият башлыгы кабинетына кердем. Дәшмим. Башлык тыз-быз йөри, бер сүз әйтми. Сүзне мин башладым. «Сөйләшәбезме, әллә мин кайтырга чыгыйммы?» – дим. Районга кем чакыртып китергәне турында кызыксынды. «Хат буенча килдем. Менә хатым», – дип, хатны күрсәтәм. «Болар бит шундый кешеләр!» – ди бу. «Ә тегеләре нинди кеше? Аларны шундый дип язганнар бит», – дим. Дәшми.

Проблеманы хәл итәргә кирәклеген әйттем. «Сез кем булдыгыз әле шулкадәр? Районга килеп, иң элек, минем янга керергә тиеш идегез. Президент газетасыннан килгән журналист бит сез!» – дип җикеренә. Башлык элекке милиционер иде. «Мин – журналист, милиционер түгел. Сез миңа нигә «тиеш»ләр саныйсыз соң?» – дидем. «Нәрсә? Во-о-он!» – дип кызды бу. «Сез кемне куып чыгарасыз? Мин – Сезнең хатыныгызмы? Кул астында эшләүчеме? Мин язып барам! Кем белән сөйләшкәнегезне беләсезме? Барысы да Президент өстәленә ничек бар, шулай ятачак», – дип, блокнотымны күрсәткән булам.

Диктофоным да бар иде, ләкин мин аны тыңлап утырырга иренә идем. Һәрвакыт блокнотка язып эшләдем.

«Сезнең адресларны табу авыр түгел!» – дип куркыта башлады. «Сез нәрсә, мине гаилә белән куркытасыз?! Гаиләмә кагылырга ни хакыгыз бар? Милиционер дигәч тә... Беләм, Сез минем гаиләне үтереп, үзегез бер гаепсез калырга мөмкин. Ләкин барысы да язылып барыла! Минем гаилә белән берәр нәрсә була икән, кем икәнне беләләр, минем яклаучыларым бар», – дим. Акырды-бакырды да: «Хәзер машина була, Сезне илтеп куячаклар. Күчтәнәчләр дә бирербез», – ди бу. «Сездән машина сорамадым. Автобус белән килдем, автобус белән кайтып китәчәкмен. Гомеремдә күчтәнәч алып йөргәнем юк. Сездән миңа проблеманы хәл итүегез кирәк», – дидем.

Мәкалә чыкты. Без сөйләшкәнчә кискен булмады, ике якны истә тотып яздым.

Бу тарихның дәвамы да бар. Сәйдәш урамындагы төрмәдә мөселманнар өчен намаз уку бүлмәсе ачтылар. Ачылу чарасына мин дә бардым. Ни күрим: бу бүлмәдә элекке колхоз рәисе намаз укып утыра. Күзгә-күз очраштык. Сөйләшеп тордык. Шундый очрашулар да була!

Берьюлы Саба районына шалтыраттым: «Подпискалар начар бара, сезгә килеп китәсем бар», – дидем. «Килә генә күрмә! Син килдеңме, бездә район башлыгы алышына», – диделәр (көлә). Шундый хәлләр дә булды.

«Шоу-бизнесны язучы – журналист дигән сүз түгел»

– Люция апа, янаулар булганда ничек итеп үзеңне кулга алырга, үзеңне якларга өйрәнергә?

– Йомшак холыклы кеше журналист һөнәрен сайларга тиеш түгел. Барысы да тәҗрибә белән килә. Беренче вакытларда мин дә кыю түгел идем. Партия заманында безне кадерләп үстерделәр, без бик кадерле, дәрәҗәле, исемле идек. 4 газета, 4 журнал чыга, безне бөтен җирдә дә исемләп белделәр. Аннан соң, «Социалистик Татарстан»ның дәүләт газетасы дигән исеме бар иде.

Үзеңнән нәрсә тора? Бик күп укырга, белергә кирәк. Проблема булган районга, берәр чарага барасың икән, син ул теманың бөтен нечкәлекләрен өйрәнеп барырга тиеш. Район һәм авыл җитәкчеләренең холкын, тарихын белү дә зарур. Темаңны бик шәп белү кирәк. Ул вакытта югалып калмаячаксың.

Журналист баштан исемне ясый, аннары исем аның өчен эшли, дип әйтәләр. Бервакыт Теләчегә бардым. Чәй эчерттеләр. «Сез киләсез дигәч, усал журналист дип, шулкадәр курыккан идек. Сез нормальный журналист икән бит», – диделәр. Андый сүзне күп әйтәләр иде.

Туфан Миңнуллин белән Спас районына барган идек. Мәктәпләрдә, мәчетләрдә булдык. Мәчеткә кердек тә, хәзрәт: «Язуларыңа караганда, без сине зур гәүдәле, усал, ирдәүкә хатын итеп күз алдына китерә идек. Бигрәк кечкенә, мөлаем икәнсең. Ничек язасың син ул әйберләрне, курыкмыйча?!» – дигән иде.

– Исем дигәннән, журналистлар арасында көндәшлек буладыр.

– Ак көндәшлек булырга тиеш. Безнең коллектив дус, ярдәмчел иде. Без бер-беребезне яклап, саклап яшәдек. Әгәр дә җибәрмәсәләр, эштән китүче юк иде. Безгә очраклы кешеләр эләкмәде. Хәзер дә «Ватаным Татарстан»га журналистларны сайлап кына кабул итәләр дип беләм. Миңназыйм Сәфәров үзе укыткан студентларын эшкә чакыра иде. Шуңа күрә Миңназыйм кабул иткән кадрлар бик көчле журналистларга әйләнде.

– Хәзер яшь журналистлар югары уку йортыннан ни дәрәҗәдә әзерлекле булып чыга?

– Язуларына караганда, җөмлә төзелешләре, теманы белүләре өстән-өстән генә. Шоу-бизнесны язучылар бар. Алар аның барлык нечкәлекләрен белә. Шоу-бизнесны язучы – журналист дигән сүз түгел. Безнең замандагы журналист бик әзерлекле булды. Без бик күп укый идек. Интернет юк. Китапханә генә бар. Элек тә, һәр редакциянең журналисты китапханәгә кереп, нәрсәдер актара: китаплардан цитаталар эзлиләр, газета-журналлар укыйлар иде. Шуңа күрә без бер-беребезне белеп, аралашып, хөрмәт итеп, укып яшәдек.

Хәзер журналистлар интернет кына бар дип белә. Дөреслекне, мәгълүматны интернеттан гына түгел, халык арасыннан, тарихтан, китаплардан һәм хакимият алып барган сәясәтнең эченә кереп эзләргә кирәк. Шуны халыкка аңлаешлы, файдалы итеп бирә белү зарур. Өлкән журналистларның язмаларын өйрәнү мөһим. Алар архивларда бар.

Вахит Имамов, Асия Юнысова, Илсөяр Хәйруллина белән чагыштырганда, мин үземне наданрак дип саныйм. Алар миңа караганда күпкә белемле. Алар – әлегәчә минем өчен кумир.

  • Фаршатова (Мавлиева) Люция Сафа кызы – 1954 елның 10 ноябрендә Мамадыш районы Көек Ерыкса авылында туган. Дүсмәт урта мәктәбен тәмамлый. 1981 елда Казан дәүләт университетының татар журналистикасы факультетын тәмамлый. 1983 елдан «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясендә эшли. 2010 – 2018 елларда Татарстан Журналистлар берлегендә эшли, 2012-2019 елларда Журналистлар берлегенең ветераннар советын җитәкли. Улы Илшат, кызы Гүзәл, 5 оныгы бар.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100