«ТНВ» телеканалында чыга торган «Халкым минем» тапшыруының авторы һәм алып баручысы Ләйсәнә Садретдинова матур хәбәр җиткерә.
«Хәдичә әбиемә бүген 105 яшь тулды. «Мин синең хакта сюжет әзерлим», – дигәч: «Тукта, матурланып алам», – дип, түбәтәен рәтли башлады. Ул һәрвакыт шулай шаян булды. 105 тулса да – шундый», – дип яза ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Котлыйбыз! Нык сәламәтлек, күтәренке рух теләп калабыз!