news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Искәндәр Сираҗи: «Хәләл җефетем карта пешерде, шуннан соң, өйне сасытты, дип сүгенде»

news_top
Искәндәр Сираҗи: «Хәләл җефетем карта пешерде, шуннан соң, өйне сасытты, дип сүгенде»
"Татар-информ" архивы

Журналист, язучы Искәндәр Сираҗи хәләл җефете Эльмираның туган көнендә ресторанда сыер итеннән аш һәм ат картасы ашаган. Бу ризыклар турында ул чирек гасыр хыялланган икән.

«Минем сөекле хәләл җефетем чирек гасырда бер тапкыр карта пешерде, шуннан соң, өйне сасытты, дип, 1 атна сүгенде. Синең исәнлеккә, минем – корсакка. Ул койрыкны җиңгәгез өйләнгәнче вәгъдә иткән иде, чирек гасыр була, әле менә авыз итәм», – дип, тәмле итеп ашый ул.

«Абзагыз сыер койрыгыннан аш алды, койрыгын таба алмыйча утыра. Турап салганнар бугай аны. Мин, аш янында сузылып ятар, дип уйлаган идем», – ди хатыны Эльмира.

«И Ходаем, Сираҗи абзый бүген төнлә ат булып кешнәр, үгез булып үкерер микән», – дип тә язып җибәргәннәр.

 

Фото: © Эльмира Сираҗиның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Фото: ©Эльмира Сираҗиның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар