news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Журналист Илнур Фәйзрахманов яңа эшкә урнашкан

news_top
Журналист Илнур Фәйзрахманов яңа эшкә урнашкан
Фото социаль челтәрдән

Соңгы вакытта төрле вазгыятьләр буенча социаль челтәрләрдә үз фикерен белдерүче популяр алып баручы, журналист Илнур Фәйзрахманов яңа эшкә урнашкан. Хәзер ул «Тәртип» радиосын тыңлаучыларны үзенең «йомшак, көйле» тавышы белән куандырачак.

«Татмедиа» бинасыннан Кремльгә карап искә алып торыш әле. FM дулкынында турыдан-туры эфирда эшләмәгәнгә 7 ел булган икән. Соңгы кат туры эфир Интернет радиода 5 ел элек булган. 04.10.22! Бүген – беренче кат беренче сыйныфка, дигәндәй…

8.00-10.00 сәгатьләрдә «Тәртип» радиосында (93,1 FM) «Тәртипле иртә» тапшыруында аралашырга чакырам», – дип язган ул «ВКонтакте»да.

«Сезнең тавыш фәкать радио өчен генә бит инде, рәхәтләнеп тыңлый торган. Гел дә шулай тамашачыларны сөендереп, куанычлы хәбәрләр генә җиткереп, исән-сау эшләгез. Уңышлар сезгә!»;

«Хәерле сәгатьтә, Илнур. Тавышың күңелгә үтеп керә торган», – дигән комментарийлар да калдырган уңышлар теләп язучылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар