Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Илнур Фәйзрахманов: «Мәгънәсезгә читтә узган еллар...»

news_top_970_100
Журналист Илнур Фәйзрахманов: «Мәгънәсезгә читтә узган еллар...»
https://vk.com/ilnur_faizrahmanov

Журналист Илнур Фәйзрахманов нинди әти? Ул бу хакта кызы Сәлимәне 11 яше белән котлаган постында яза. 

«Кызым туган көн…

Безне чиктән тыш иркәләп, адым саен мактап үстермәделәр. Уку, дуслар белән аралашуда үз иркебезгә куелсак та, әти-әни тарафыннан контроль көчле иде. Мин дә улыбыз белән кызыбызга карата корырак. Катырак. Өй эшләрендә булсынмы, дәрес әзерләүдәме?! Дәфтәрләре пөхтә алып барылмаса, яңа дәфтәр башлатып, 7-8 битне кире күчереп яздырырга да мөмкинмен. Элек олысы белән шулай иде, хәзер Сәлимә, миңа үпкәли-үпкәли, ялгышын төзәтә.

11 яшь! 11 ел! Сәлимә туган мизгел, сәгатьләр – мәңге онытылмаслык бер хатирә. Искә төшерүгә, каз тәннәре чыга... Хәзер булсамы?! Төкереп бирер идем эш буенча җыелышына… Үскәннәрен дә җүнләп күреп өлгермәдем. Әүвәл – тәүлек буе игътибар сораган хезмәт... Аннан – мәгънәсезгә читтә узган еллар… Кызым! Туган көнең белән! Үз фикерең, корыч холкың, нык сәламәтлегең булсын! Акыл белән яшә! Ходай синең һәр адымыңда, һәр гамәлеңдә саклаучы, яклаучы булсын», – дип яза әти кеше. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100